Логотип Казан Утлары
"Мәйдан - батырлар өчен!"

БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (ахыры)

Бүген. Берничә сәгатьтән ул «кичә» булып калыр. Иртәгә яңа «бүген» туар. Мәңгелек үлчәү бизмәнендә мондый «бүгеннәр» бәлки тузан бөртегенә дә тормыйдыр... Ул «бүген»дә синең шушы урында, шушы халәттә булуың тикмәгә түгел, димәк, синең өчен шулай хәерле – шуны аңлау хәлне җиңеләйтә, ахры.

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

***

Салулады, кәлиядән чыкты, әллә нинди эзгә керде дөнья. Чир йоктырмыйм дип, авыз-борыныңны томалап, көнозын битлектә йөрсәң дә, котылып калышлы булмады әле бу... Моңарчы күренми торган катлы-катлы битлек киеп яшәгәннәргә өсте-өстенә йөзне каплау тагын да кыенрактыр...

Көндезге эчпошыргыч халәт сәгать уклары кичкә кереп барганда, отыры көчәя төште. Бая утны кабызып чыгып киткәннәр иде, шулай да ул пыскып янган тычкан утыдай гына тоела, өскә ябылган ак җәймәне пыр тузып болгап атасы да дөбердәп аякка басасы, кайда нинди лампочка бар – барысына-барысына ут элдерәсе, дөньяны яктыртасы килә иде.

Ә менә сулыш алу бераз җиңеләйгән шикелле. Гүя күкрәкне сытып торган ташны кемдер аз гына күтәргән дә бармак чите белән генә эләктереп тора.

Кара, акыллы кеше белән сүзсез генә сөйләшү дә рәхәт икән үзе... Фәйзелхан, нишләргә дигән сорауга җавап эзләп, байтактан үз-үзе белән гәп куертып ята иде. Көрәшергә, көрәшкәч җиңәргә кирәклеген бик яхшы аңлый да соң, тик һаман шул бер балык башы: ул тиклем көчне каян алырга... Теге вакытта, үлем белән тартышып яткан авылны коткарырга алынганда, җиңелрәк булган: аның ялантәпиле балачак эзләрен саклаган туган туфрак үзе көч биргән. Туфрак кына микән? Бәлки... бәлки... аны җир хуҗасы итеп күрергә хыялланган әтисе Гарифҗанның рухы да таяныч булгандыр?

Ә бит Түбән Камада аяк тибеп яшәр мөмкинлеге бар иде. Көрәшче буларак дан яуланган, Сабан туйларында бүләккә тигән машиналар кайберәүләрнең төшенә дә керми. Базар мөнәсәбәтләре башланганда, дөньяның кай якка тәгәрәгәнен бик тиз абайлап, үз вакытында товарны акчага, акчаны товарга алыштырып өлгергән, бизнесы гөрләп бара. Машина кую урыннары, гараж кооперативлары, сату нокталары...
Кайчандыр вельвет якалы пәлтә кидертеп, яшь егетне авылдан алып киткән сукмаклар ир уртасы Фәйзелханны авылга алып кайтты. «Фидан» дип аталган крестьян-фермер хуҗалыгыннан башлап, Алабуга районында гына түгел, Татарстанда үз урынын яулаячак куәтле «Морт» агрофирмасына әверелгәнче, байтак сикәлтәле юлларны узарга туры килде. Канатын сындырган, борынын канаткан чаклар да булмый калмагандыр, тик авырлыкларның барысын җиңәргә күнеккән көрәшчене алар гына туктата алыр идеме...

Ул елларны исеңә төшер әле, Фәйзелхан. Банкротлыкка чыккан авыл хуҗасызлыктан күз алдында таркалып ята иде. Колхозның бар булган байлыгы гүя дию пәрие сыбызгысыннан юкка чыккан... Элек, Совет власте төзелгән елларда, кешенең үз көче, тырышлыгы, акылы белән эшләп тапкан бар малын – йортын, җирен, кибетен, заводын, фабрикасын каняшь түктереп тартып алганнан соң, халык байлыгы итәбез, уртак итәбез дигәннең бумеранг булып ил өстенә кайтып төшүе бу. Ваучер, приватизация дигән сүзләрнең телгә үз булып килгән чагы...

Фермерлыкка тотынгач та, иң беренче эш итеп, салына башлаган йортың янына унсигез көн эчендә склад төзеп куйдың: урып-җыю чоры җитә, ашлыкны урнаштырырга каплаулы урын кирәк иде. Әллә кайчан алынган тегермән Түбән Камада җиде-сигез ел үз сәгатен көтеп тик яткан икән, аны кайтарып, беренче, икенче сортлы он чыгара башладыгыз. Сенаж базларында ким дигәндә бер еллык азык запасы булырга тиеш дип, ул тирәне рәткә китерергә ниятләдең. Кредит алуның упкын системасы икәнен белә идең, шуңа да үзең нәрсәнедер сатып, нидер алуны хуп күрдең, Сабан туе бүләге булган «УАЗ»ик машинасын тракторга алыштырдың, тәмам финансистка әверелдең ул чорда. Техниканы арендага алып акча түкмәдең, лизингка биш «МТЗ», ике «ДТ» тракторы, өч «Дон» комбайны кайтардың. Сыерларның күбесендә лейкоз авыруы иде – баш санын киметүдән курыкмыйча, туксан җиде сыердан нибары утыз сыер калдырдың.

Директор булып, ак күлмәк киеп, галстук тагып йөргәнеңне хәтерләмисеңдер дә. «Галстук таксам, буылам мин», – дисең бит. Өстеңә спорт костюмы киеп, ферма тирәләреннән урап кайтудан, берәрсенең техникасы ватылса, янына барып булышудан җан рәхәтлеге аласың түгелме?

Иң беренчеләрдән булып егылган авыл иң беренче булып аякка да басты. Хәзер, күр, эшлим дигән кешегә күпме эш урыны! Яшим дип кайткан белгечкә, рәхим ит, фатир ачкычы! Буш торган йортларны сатып ала да, гөл итеп рәтләтеп бирә Фәйзелхан абыегыз. Ноль процент ипотека белән, үз бәясенә бер тиен өстәмичә!.. Ат, сыер, бозау фермаларында хәзер элекке шикелле резин итек киеп, авыр бидонны кул белән күтәреп йөри торган түгел – ялтырап тора, бөтен нәрсә техникага көйләнгән. Әнә, тагын дүрт йөз сыерга дип, өр-яңа ике ферма төзелеп килә. Комбайннар, тракторлар – чит илнеке, эчендә рәхәтләнеп ак якалы күлмәк киеп утыр – климатконтроль анда, тузанга батасың юк. Машиналарга, КамАЗларга ягулык кирәксә, заправка төзелгән. Ашлык киптерү, ашлык чистарту корылмалары, чәчү комплекслары – ялт иткән. Биш мең гектар җирдә үзебез үстергән ашлыктан үзебез он тартабыз, ипи пешерәбез. Үзебез чәчкән кукуруз, люцерна малларга кышкы азыкка җитә. Мөселманча мал сую цехы да бар, дүрт тонна ит сыйдырырлык суыткычлар да шунда; хәләл ит кирәк дисәң, алдан әйтеп кенә куй... Ял итәм дисәң, буаны менә дигән итеп эшләттек, кармагыңны күтәреп төш тә, карп, сазан, алабуга каптыр...

Уйларында авылның һәр почмагын, урамын урап, эшләнгән эшләрне барлап ята торгач, Фәйзелханның борынына яңа пешкән ипекәйнең хуш исе килеп бәрелгәндәй булды. Монысы ышанырлык түгел иде, чөнки вирус зәхмәте ис тоюны күптән оныттырды. Тик каяндыр өсте кояш төсенә кереп кызарып, күпереп пешкән, чит-читләре кетердәп торган ипи исе килә бит! Авыз тәме югалуны да оныттырып, тәмле булып килә! Киң йөзле пычакны алып, кибән башын каерып кисәсе иде дә, кәрәзләнеп торган телемгә, кетеркетер китереп, тешләрне батырасы иде! Шуны күзаллагач, балачактагы кебек, әнисе мич куеныннан алып, мендәр яки кызыл башлы сөлге өстенә каплатып тезгән ипекәйләрнең суына төшкәнен сабырсызланып көткәндәгечә, ирнең авыз сулары килде. Яңа пешкән ипи телеменә өйдә язган май сылап, өстенә писүк тә сибеп җибәрсәңме... Шушы телем кулыңа килеп кергәнче, күпме кешенең маңгай тире түгелгәнне, кул көче кергәнне малай гына Фәйзелхан ул чакта каян белсен, әтисенең «туган туфрак, туган җир» дигән сүзләренең мәгънәсен кайлардан төшенсен... Менә хәзер аңлый, әтисенең улларын авылга кайтарам дип, сүзсез өзгәләнүен дә аңлый. Туганнарының, уенын-чынын кушып: «Әти сине күбрәк ярата иде ул, син бит аңа охшагансың, шуңадыр инде», – диюләрен дә аңлый. Әтисе белән икесе арасында гомер буе күзгә күренмәгән җепләр булганлыгын да аңлый. Яши-яши, әтисезлек белән тулы буш еллар аңлатты аны. Нибары алтмыш дүрт яшь иде бит әтисенә, нибары алтмыш дүрт... Аның шулай бик иртә китеп баруы кырыс чынбарлыкның гади дә, гали дә фәлсәфәсен тизрәк төшендерергә теләү булганмы? – Күпме генә йөгерсәң дә, бу дөньяны куып тота торган түгел; үзеңне генә кайгыртып яшәүнең бәһасе сукыр бер тиен. Адәм баласы сабый бала булып туганда, дөньяны менә шулай учлап тотармын дип өметләнеп, йодрыгын йомарлап туа. Мәңгелеккә киткәндә, ике буш учын җәеп, хакыйкатьне аңлатып китеп бара... Әтисе дә шулай дип китте. Бәгырьгә кан саудырып, иртә китте. Менә хәзер Фәйзелхан үзе җиденче дистәсен түгәрәкләп килә, әле дөбердәтеп яшәр чак тоела. Һәр мизгелнең кадерен белеп яшәр чак. Кулыңнан килгән кадәр савап эшләп калдырыр чак. 

***

Аръякка, Мөкәррәмә чишмәсенә төбәлеп торган Фәйзелханның карашы бер ноктада берегеп калды.

Кайбер авыллар чите чатнаган бәллүр касә шикеллерәк: бәхете китек була. Җир күкрәгеннән чишмәсе бәреп тормаса, андый авылны ничекләр бәхетле дип әйтәсең... Морт туфрагын бәрәкәтле яралткан Аллаһы Тәгалә: кай җирдә аяк басма – чишмә тибеп чыга. Акай тау итәгендәге, Мәмет, Бурсык, Морт, Киленбиегән елгаларының ике ярындагы чишмәләрне генә күр, учларыңа җыеп, зәмзәм суыдай шифасын тоеп кына эчмәле...

Кайчан гына, шушы урында басып торганда, «Менә монда басма салып куйсаң, хатын-кыз керт-керт кенә басып, аръяктагы чишмәгә йөрер иде дә соң, эш дип чабып, һаман кул җитми тора бит», – дип, үзен битәрләгән иде. Җәй башы иде ул, яр астында гына ниндидер тавыш ишетеп, якынрак килеп карагач, авыл аксакалы Тимерхан агайны күреп алды.

– Ни җимерүең, Тимерхан абзый? – дип исәнләште Фәйзелхан, аның бөкрәя төшеп нидер эшләвенә игътибар итеп.

– Менә дигән чишмә, әрәм ята. Кондызлар еккан агачларны юнып, чистартып куйыйм, мин әйтәм. Басма салсаң, йөрүчесе дә табылыр ие. – Агайның кулында балта-пычкысы ялтырап китте.

– Тимерхан абзый, икебез бер уйда икән. Берүзеңә авырга туры килер, мин сиңа ярдәмчеләр дә җибәрәм, тактасын-кадагын да китерәм. Шәп кенә итеп эшләп куйыйк әле шушы чишмәне.

– Һии, тотынсаң, курчак өе кебек итәргә була.

– Алабуганың Шайтан каласы кебек эшләтсәк? – Фәйзелхан башына килгән уйдан сөенечле елмайды. Нинди эшкә тотынса да, рәссам күзе белән карау канында бар инде, нишләтәсең. Булдымы-булды итеп түгел, үзенчәлекле, сыйфатлы, затлы итеп эшлисе килә!..

«Мөкәррәмә чишмәсе» булачак ул. Әнисе шикелле, бер генә минутка да тынгы белми торган чишмәгә газиз кешесенең исемен кушыйк дисә, авылдашлар каршы килмәс. Әни бит ул! Җиде кат күк катыннан «пүтсез малаеның» һәр гамәлен карап-барлап торучы, кайчагында ак күбәләк булып бакчадагы чия куагы, умарталар тирәсендә бөтерелүче, таң җиленә әверелеп, тәрәзәгә сарылучы әни бит ул! Җирдә яшәгәндә, намазлыгына сәҗдәгә иелгән саен балаларына да, үзенә дә ике дөнья җәннәте сорап дога кылган әни бит ул! Мәңге яшәтергә теләсәң дә, көннәрдән бер көнне бөтенләйгә калдырып киткән әни бит ул!.. Яшәтәсе килә, бик килә иде, алты тапкыр инсульт булганда, кулдан килердәйне-килмәстәйне эшләп алып калдылар әниләрен, җиденче тапкырында Мөкәррәмә күзен йомды. Күпме генә сузарга тырышсаң да, гомер чиксез түгел иде...

Иске фермалар ягындагы су башнясын да төзекләндерәсе бар иде, анысын да Шайтан каласы кебегрәк эшләтергә ниятләде Фәйзелхан. Астына табигый таш түшәп, һәйбәтләп эшләп куйсаң, гасырларга җитәчәк әле ул...

Тимерне кызуында сугып, алтын куллы егетләргә эш кушып кына өлгерделәр – чишмә дә, су башнясы да тарихи ядкарьләрдән һич ким булмыйча балкып утыралар иде. «Гали Хөсәене белән Гали Хәсәне эшләде, Чандыр Вәли Рамиле түбәсен япты», дип, башняга беркетелгән тактага язарга да онытмадылар. Кайсы Хәсән дип баш ватканчы, болай, ичмаса, күз төшерүгә, олысы-кечесе аңларлык...

Аның кулы җиңел булдымы, Мортның булдыклы егетләре Нурулла уллары Назимулла белән Разим авыл уртасындагы Балавыз чишмәсен төзекләндерергә тотынганнар иде. Күз явын алмалы булып утыра хәзер, халык су алырга гына түгел, рәхәтләнеп ял итәргә дә шунда килә.

Гәзитне ачсаң, тоталар да «хәзер чын ир-атлар калмады» дип, чаң сугалар. Нишләп булмасын, бар алар, бүтән җирдә тапмасагыз, әнә Мортка килеп эзләгез. Рөстәм Шиһапов нинди матур мәчет төзетеп куйды, менә сезгә бер мисал. Узган гасыр башыннан калган ике катлы иске мәчет совет чорында ниләр генә күрмәде. Яңасына бәхетле язмыш язсын берүк. Шунда йөри-йөри, Хәйдәр абыйның вәгазьләренә колак сала-сала, ипләп кенә намаз-кыямына да өйрәнеп килгән чак... Сугышта һәлак булганнар һәм тыл ветераннары истәлегенә куелган стеланы күрегез – 1970 елда ачылып, соңыннан халыктан җыелган үзара салым хисабына төзекләндерелде ул, аның авторы – авылның аксакалы, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Расих Хисаметдинов. Асыл җегетләр турында Фәйзелхан абыегыз әйтеп бетермәсә, авыл башлыгы Фәиз Закировтан сорарсыз. Авылның бөтен кешесен биш бармагы шикелле ул белә.

Ахырзаманда, кемне уйласаң, шул алдыңа килер ди – Фәйзелхан үз янына Фәизнең машинасы туктаганны абайламый да калган икән.

– Фәйзелхан абый, тагын берәр идея белән минем башымны катырырга җыенасың микән?.. – Шаярып әйтсә дә, Фәиз аның еракка төбәлгән уйлы карашыннан ук сизеп алды: тәгаен бер-бер план белән янарга тотынган... Шулай булып чыкты да.

– Слушай... – Фәйзелхан башын авыл уртасына борды. – Гает намазына халык клубка җыела бит.

– Шунда инде, мәчеткә генә сыеп булмый. – Фәиз башындагы кепкасын арткарак шуыштырды. – Корбан ашлары да шунда үтә. – Шунда, шунда... Хореография залы да шунда. – Фәйзелханның тел төбенә төшенмичә, монысын да өстәп куйды Фәиз.

– Беләм инде... «Көзгеләр кирәк», дип килгәннәр иде, алдык, ясадык.

– Башта миннән сораганнар иде. «Фәйзелхан абыйдан сорап карагыз әле, бик күп кешегә ярдәме тия, сезгә дә булышмас микән», дип, сиңа җибәрдем.

– Вәт төлке... Бер дә җиңел түгел синең белән эшләве.

– Анысы, син үзең дә хәйран җайсыз кеше инде, Фәйзелхан абый... Шаяртам инде. Давай, сузма, тагын ни майтарырга җыенасың? Берара тынлыктан соң гына Фәйзелхан күңелендә күптән йөрткән, инде менә тәмам аркылыга-буйга уйланган ниятен ачып салды.

– Мәчеткә тоташтырып, спорткомплекс эшләргә исәп. Малайларга көрәш түгәрәге ачып җибәрербез. Тренер табарбыз. – Аңа зарплата... – Фәизнең соравы ярты юлда калды.

– Анысы синең проблема түгел. Өйрәтсен генә – түлим... Зур итеп эшләргә исәп. Гает намазына халык шунда килер. Корбан ашларын да шунда уздырырбыз, аш бүлмәсе дә көйләрбез. Иркен итеп, кеше сыярлык итеп эшләргә кирәк. Клуб залын карадым мин...

– Әйтәм аны шунда кергән саен бер сүз эндәшми генә идәнен-түшәмен күзең белән үлчәп чыгып китә идең. Аптырый идем аны. – Бу юлы баш чүмечендәге кепка Фәизнең учына кереп йомарланды. Була икән хәлләр, тагын бөтен кешене биетә башлый икән Фәйзелхан... Ниятләгән икән – таш яуса да эшләячәк.

– Түлке... нигә үз өстеңә үзең мәшәкать эзләп йөрисең икән син, ә?

– Савап булыр... Бу заманның ыбыр-чыбыры да өйрәнсен татар көрәшенә. Морт малайлары алар!.. Мичкә керсәләр артларыннан танырлык булсын! Каенлысы, Имәнлесе, Чишмәлесе бөтен районда бар, Морт дигән бүтән авыл юк Татарстанда, безнекеләр икәнне әллә каян белерлек булсын!

– Үтерәсең син, Фәйзелхан абый... – Андагы горурлыкның йөзендә ялкын булып уйнаганын күреп, бу зур эшләрнең бик тиздән башланып та китәсен аңлады Фәиз. Таякның иң авыр башы Фәйзелханның үз җилкәсенә төшсә дә, башкаларга да читтән генә карап торырга туры килмәячәк иде.
Авылның исеме дә, галимнәрнең язганына ышансаң, кайда «умарта», кайда «кеше» дигәнне аңлата бит. Бал кортыдай тынгы белми торган кешеләр дисәң, дөресрәктер дә әле... Икенче берәүләр мортны галәмдә үз урынын табалмаган дәрвиш дип тә атый. Имеш, аларның һәркайсы дошманнарына куркусыз, үз кешеләренә бик таләпчән. Буйлары зур түгел, әмма таза, ныклар, сугыш чукмарлары икән: һәр нәрсәне бары сугышып кына хәл итеп була дип ышанганнар... Ялгызлык яраткан, үз эченә бикләнгән кешеләрне дә мортлар дип атаганнар, алар яшьтән үк бары үз көчләренә генә ышанган, ди...

Авылның нәсел башында торучыларның берсе, Бигәй батырны тирә-якта бер көрәшче булган, диләр, аңа каршы чыгарга берәүнең дә батырлыгы җитмәгән. Кызык итепме, имеш, бер татар бае, күп җирләрен һәм кызын бирергә вәгъдә биреп, бер урысны Бигәй батыр белән бил алышырга күндергән. Үз исеменә тап төшерәме соң инде Морт батыры? Егып салган көндәшен. Тегесе шул хурлыкны кичерә алмаган, Чулман елгасын аркылыга йөзеп чыкканда, көймә белән килеп, Бигәй батырны батырып үтергән, диләр.

Көрәшчеләр чылбыры өзелсә, бабайлар рухы гафу итмәс дип уйлавы микән Фәйзелханның? – Машинасын кабызып кузгалып киткәндә, Фәизнең башыннан шулар йөгереп узды.

«Җайсыз кеше» диме Фәиз? – Аның артыннан уң кулын йодрыклап, өскә чөеп саубуллашып калган Фәйзелхан кинәнеп елмайды. Бүтәннәрнең шулай дип ачуланып әйтүләре түгел, үзләренчә төрттерүләре инде. Бер-бер эшкә тотынганда, киңәш-табыш иткәндә, башкаларның фикерен яхшырак, саллырак дип таба икән, үз туксанын туксан иткәне юк Фәйзелханның, киресенчә, сөенеп ризалаша. Дөрес түгел дип таба икән, бөтен кеше шимбә дип кычкырганда, берүзе җомга дия торган гадәте бар, бүген килеп кенә үзгәртә торган түгел. Бервакыт район башлыгы аны үзенә урынбасар булып эшкә килергә чакырды, кырт кисте Фәйзелхан. «Мин бит кеше кушканны гына үтәп йөри торган түгел. Үз фикерем бар икән – әйтми тормыйм. Сез минем белән өч көн дә эшли алмаячаксыз», – диде ул боргаланмый гына. Районда-мазар җыелышта утырса да, кайберәүләр шикелле «әйе шул» дип, баш селкеп кенә торуны белми, телен тешләп калмый.

Бер елны, республиканың авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре киңәшмәсендә, халыкны ничек авылга кайтарырга дигән сорау күтәрелде. Фәйзелханның сүзе кыска иде:

– Өй бирергә, эш бирергә, зарплатаны шәһәрдәгедән артыграк түләргә кирәк. Аны бирер өчен керем күп булырга тиеш. Яңа техника кирәк, төзелешләр кирәк.

Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готыф улы Әхмәтов үзе дә катнаша иде, эшләгән кешенең дә, эшлекле сүзнең дә кадерен белә торган акыллы җитәкче, Фәйзелханның хөрмәте зур аңа.

– Марат Готович, минем шундый тәкъдимем бар. Менә безнең авылда тузган торак программасы белән төзелгән буш йортлар тора. Әгәр шуларны сатып алып, рәтләп, газын-суын үткәреп, эшкә килгән авыл хуҗалыгы белгечләренә ноль процент ипотека белән бирү җае табылса, агрономын да, инженерын да авылга кайтарып булыр иде, – диде Фәйзелхан, бу проектны ничегрәк күзаллавын тәфсилләбрәк аңлатып. 
– Бер каршылык та юк. Хуплыйм гына, – диде министр, аның фикерен куәтләп. – Кулдан килгәнчә булышырбыз, өй туена чакырырга онытмассыз.

Егет сүзе бер булыр. Йортларны җиң сызганып, курчак өе кебек итеп төзеп тә куйдылар, өй туена да дәштеләр, эшкә кайткан мал табибына ачкычны Марат Әхмәтов үзе тапшырды.

Һәр авылда менә шулай эшлим дип яна торган, икътисадчы да, архитектор да, төзүче дә, артист та, көрәшче дә, эшмәкәр дә була белгән ир-егет җитәкчелек итсәме?!. Ә менә кайбер хуҗалык җитәкчеләре еш кына зарланырга ярата, эшчеләренә хезмәт хакы түли алмый тинтериләр.

– Булдыксызлар алар, ничек инде эшчегә хезмәт хакы түләп булмасын?! Менә шулай эшләсәңме... – Фәйзелхан, агрофирманың басу-кырларын, фермаларын күрсәтеп йөргән арада үзенең бетмәс-төкәнмәс идеяләрен ярып салды.

– Район белән җитәкчелек итәрлегең бар, тик җайсызрак кеше син, Фәйзелхан Гарифҗанович, «неугодныйрак», бигрәк турысын әйтеп сөйләшәсең, – дип шаяртып алды министр, авылның аякта нык басып торуына соклануын яшермичә.

Фәйзелхан бу сүзләрнең хаклыгын белә бит, киресен раслап маташмады, күзләрен хәйләкәр кыса төшеп, елмаеп кына куйды. Келәмгә чыгып көрәшкәндә дә, кайчак хәтта хаксыз әйтсәләр дә, хөкемдарлар белән бәхәсләшкәне булмады аның, чиста ук екмадың дисәләр, кабат чыга иде, көрәшә һәм үзенең көчен дәлилли иде. Җайсыз кеше диюләренә дә үпкәләми: бөтен нәрсәне йон уңаена сыпырырга күнеккән кеше тормыш келәмендә үзе тоткан сөлге башына абынып егыла ул, аягында озак басып тора алмый... 

***

Төнгә кереп барыш иде. Моңарчы утыз тугыз-кырыктан кими белмәгән температура әллә төшәргә итте микән, маңгайга салкын тир тамчылары бәреп чыккан. Фәйзелхан учы белән йомарлаган җәймәне йөзенә якынайтып, маңгаен, йөзен сөртте. Тагын бер көннең үтеп баруын аңлау җанны башта тагын тынгысызланырга, аннан кинәт гаҗәеп бер җиңеллек белән таганда атынгандай тирбәлергә мәҗбүр итте. Үз-үзе белән фәлсәфә кору инде тәмам туйдырган да шикелле, тик күздә йокының әсәре дә юк, бердәнбер юаныч – уй, уй, уй... Ярый соң, уйлансын. Икенче берәүне чәйнәп ятмый бит, үзен кыйный. Башкага бармак төртеп күрсәтмә, калган өч бармагың үзеңә карый, диләр, шуңа үзеңне сүтеп җыюың мең хәерле.

Бүген. Берничә сәгатьтән ул «кичә» булып калыр. Иртәгә яңа «бүген» туар. Мәңгелек үлчәү бизмәнендә мондый «бүгеннәр» бәлки тузан бөртегенә дә тормыйдыр... Ул «бүген»дә синең шушы урында, шушы халәттә булуың тикмәгә түгел, димәк, синең өчен шулай хәерле – шуны аңлау хәлне җиңеләйтә, ахры. Менә бит, гомер буе йөгергәндә туктап уйланырга да җай чыкмаган, вак-вак шатлыкларга иркенләп сөенергә вакыт табылмаган; тел очында йөргән җылы сүзләр дә әйтелмичә калган, әрнүләр дә читкә атып бәрелмәгән. Кызык: әрнүләр генә түгел, уйлар да, вак сөенечләр дә, әйтелмәгән сүзләр дә ташлап калдырылмаган лабаса, алар барысы да йөрәкнең ерак почмагына яшерелә генә килгән. Үз-үзеңнән качырып... Ашыкканда, кием шкафына агын-карасын этә-төртә тутырган шикелле... Берсе өстенә икенчесе, өченчесе, дүртенчесе... сыена биргән. Һәм, аларның авырлыгын да абайламыйча, шушы йөкне өстерәп, гомер юлы буйлап барасың да барасың икән.

Җай чыкты. Күкрәк читлеген ачып, җанны чистартырга, яшәү дәверендә җыела килгәннәрнең тузанын кагарга, кирәксез дип тапканны бөтенләйгә алып ыргытырга, тиңсез хәзинә булып та, моңарчы бикләнеп ятканны кояш күзенә чыгарырга җай чыкты.

Җанга энә булып кадалып, сызлатып торган әрнүләрне кабат урынына куюдан мәгънә юк. Җилләр белән очыртып җибәрергә дә онытырга, онытырга, онытырга гына кирәк. Уй калсын. Уйлаудан туктасаң – яшәүдән туктыйсың. Яктылары, самимиләре калсын. Каралары... Андыйлары әллә күренми инде? «Болай әйтсәм рәнҗетмәм микән» дип тормыйча, уйлаган берен турыдан ярып әйтә торгач, шулай тузгып-чәчелеп беткәннәр микән...

Вак сөенечләр бигрәк күп икән, алмаз бөртекләредәй җемелдәп яталар. Улы Фидельнең, кызы Фиданиянең тәүге кат тәпи басып китүләре. Эш белән мавыгып, шул кәкре адымнарны көлә-көлә күзәтергә дә вакыт булмаган... Нәни кызының су коену костюмы кечерәеп киткән. Фәйзелхан, кулына энә-җеп ала да, бавына киңрәк резинка өстәп, җәлт кенә зурайтып та бирә. Фиданиянең ул чактагы сөенүен, күзләреннән ташып торган горурлык һәм шатлык чаткысын менә хәзер генә абайлап алды... Резида өйдә юк. Фидания беренче тапкыр чебурек пешерә. «Кызым, син аның чит-читләрен менә болайрак ит, матур була», – дип, Фәйзелхан чәнечке тотып камыр читен бизәкләргә өйрәтә. Кызының шомырт күзләрендәге җылылыкны да хәзер генә тотып алды...

Сөенечләрнең елгыр йомгагы булып, оныклар тәгәрәп йөри. Улы белән киленендә – нишләп бабаема да, миңа да бер исем дип дәгъва белдерүче Фазыл һәм гөлчәчәктәй Айсель, кызы белән киявендә – күбәләк кебек биюче Әмилә һәм Тәминә.

Әйтелмәгән сүзләр хәйран күренә. Әйтелгәннәре арасында да корылары күбрәк... Улы Фидель, юридик белем алып, шул өлкәдә эшли башлагач: «Кара аны, берәрсеннән ришвәт алсаңмы?!..» – дип, шактый каты итеп әйтеп ташладымы?.. Анысы да... кай арада ир булган... Подполковник! Нәсел дәвамчысы! Кытай Гарифҗан нәселе анда дәвам итә! Кайчан гына, өйләнәм дигәч, Гүзәлнең кулын сорарга Чистайга юл тотканнар иде. «Безнең нәсел кушаматы – Кытай», – дип таныштыра башлагач, булачак кода-кодагый шаулатып көлеп җибәргән иде... Аларның да кушаматы «Кытай» булып чыкты... Улы булдыра! Ни тотса, шул кулыннан килә. Мәгәр көрәш юлыннан китмәде. Әтисеннән уздыра алмасын белә иде, уртакул булып йөрергә теләмәгәндер... Ничава, үз һөнәрендә бер дә уртакул түгел, эш рәтен дә белә, таләпчәнлеге дә, гаделлеге дә бар. Иптәшләре арасында тикмәгә генә «шиш обманешь» дигән сүз йөрмидер...

Җылы сүзләрнең күбесе нишләптер еракка яшерелгән. Әллә соң көрәшче ир-егетнең тел очына килеп кунса, йомшаклык, көчсезлек дип саналганмы? Уйлап карасаң, аларны иң якын кешеләреңә вакытында әйтә белү, киресенчә, бик көчлеләр эше түгелме соң?

Чылбыр-чылбыр уйлар өзелә дә ялгана, өзелә дә ялгана. Җан яктырып китә. Бу авыру янәшәсендәге билгесез бер куркудан, үз-үзеңне гаепле тоюдан, кичә һәм иртәгә дигән төшенчәләрдән арына барганда, ике чигәдәге тукылдау авазлары да тына төшә.

Шулай. Бер генә җиңү дә ансат кына бирелми. Менә бит, җаныңа үрмәләгән авыруны сыртына салыйм дисәң дә, караватта чалкан ятып, иң әүвәл үз-үзеңне җиңү кирәк булып чыкты. Теге юлы, келәмдә, данлыклы бер көрәшчене җиңеп куйгач, ул ризасызлык белдергәч, нәрсә дип ымлаган идең әле аңа? Башта үзеңнең беләгеңә төртеп күрсәтеп: «Бу гына җитми», – дидең, аннан, башыңа төртеп: «Бу да кирәк», – дидеңме, үзеңчә шаяртып? Чөнки беренче тапкыр гына көч сынашуыгыз түгел иде, синең нинди алым белән «бәрергә» яратуыңны онытып җибәрмәсә, исенә төшерсә, ул алымны ясарга мөмкинлек тудырмаган булыр иде. Синең бу ым-хәрәкәтең, телдәнтелгә күчеп, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка да барып җиткән иде. Алабугага килгәч, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре арасында сине күреп, «Бу гына җитми, бу да кирәк»... дип, беләгенә һәм башына төртеп күрсәтеп, шаяртып куйган идеме?..

Шулай. Бер генә җиңү дә, бер генә үр дә, дан-дәрәҗә дә, исемеңә булган ихтирам да алмагачтан өзелгән алма шикелле тып итеп кенә алдыңа килеп тәгәрәми. Алдагы бәхеткә дә, хөрмәткә дә үз көчең һәм үз акылың белән барасың; кем әйтмешли, без барабыз, ул килми...

Яңа таң туарга күп калмагандыр.

Әлегә – бүген. Ул синең яныңда, җаныңда. Тирә-якта да бүген хакимлек итә. Җиргә мул уңыш юрап, тасма-тасма яуган кар да бүген ява, палата ишеге өстендә төнгелеккә кабызылган сүрән ут та бүген яна, сулыш алу да – димәк, яшәү дә – бүген. Аллаһтан сиңа яшәр һәм уйланыр өчен бирелгән көн ул – бүген.

***

Фәйзелханның спорткомплекс төзергә дигән нияте тикмәгә түгел иде: шушы залга көрәш серенә өйрәнергә килгән малай-шалай бәләкәйдән үк яшәеш серенә дә өйрәнеп үссәме... Аларны ватсап, инстаграм әллә юньлелеккә өйрәтә, дисеңме... Авылның гына түгел, илнең, җирнең булачак сакчылары бит алар, беләк көче дә, йөрәк көче дә нык булсын. Акны – карадан, хәләлне – харамнан, хакыйкатьне ялганнан аера белеп үссеннәр.

– Бу якны да чистартып бетерергә кирәк, гает көнне машиналар күп була, урын эзләп тинтерәмәсеннәр, – диде ул үзе белән янәшә атлаган Шәфкатькә, төзелеш эшләре төгәлләнеп килгән бинаның тирә-ягын сөйләшә-сөйләшә әйләнеп чыккач. – Малайларга тренер таптым, Мамадыштан Айнур Гатияуллин дигән егет килеп өйрәтәчәк. Урам якка элмә такта ясатырбыз. «Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга лаеклы зат һич юк. Мөхәммәд – аның колы һәм рәсүле» дип, иман кәлимәсен татарча да, гарәпчә дә, русча да язарга кирәк. Ат бәясе түгелдер. – Ярар, малайларга бишәр йөз меңлек маталар алып кайтып куйганыңны, тактага гына калгач... – Абыйсыннан торган саен бер яңа идея ишетергә күнеккән Шәфкатьнең колагына монысы гына үзгә тоелмады. – Стенд матур итеп беркетелгән, күрдеңме?

– Булган. – Нәкъ әтисе шикелле, Фәйзелханның да соклануы, мактавы шушы рәвешлерәк. 

Залның түр стенасына Сабан туе батырларының фотоларын зур итеп эшләтеп элделәр, кайсы елда авылда кем батыр калган – әнә, ишектән керүгә, каршы якта, түрдә тезелеп торалар. Илтөзәр, Азат, Мөдәррис, Илгизәр, Камил, Рифкать, Нурулла, Фәрит, Рәис, Шәфкать, Шәрифҗан, Фәйзелхан... Алтмыш сигездә авыл батыры булган, аннан соң малайларга көрәш чире йоктырган Равил абыйларының сурәте дә шушында.

– Үзеңнең шәһәрдә татарча көрәш буенча судьялар коллегиясендә биш-алты ел буе баш судья булганың язылмаган, төшеп калган бит, абый, – диде Шәфкать, болай, төрттереп кенә. – Гадел булгач, куркып торалар, дип сөйли идең...

– Язганы җитәр. Синең «Татарстанның атказанган табибы» икәнең, сигез тапкыр Алабуга батыры булганың төшеп калмаган бит... – Төрттерергә дигәндә, Фәйзелхан да кимен куймый. – Нәрсә инде ул, халык үзенең көрәшчеләрен дә белмәсә... Санаулы гына алар. Хәтер болай да кыска ул, барлап торсаң да, таманга туры килә... Әнә, Данил Галиевны кара, татар көрәшендә легендар кеше бит, 45 яше дә тулмый үлеп китте. Биектауда үзенә бюст куеп ничек шәп эшләделәр, җыйнаулап бардык туган ягына. Түбән Камада Данил истәлегенә ел саен кайчаннан бирле милли көрәш турниры үткәреп киләләр. Хәтерне яшәтәм дисәң, шунсыз булмый. Сабан туе батырлары йөзек кашы ул, исемнәре менә шулай түрдә эленеп торырга тиеш, кыр батырларыныкы кебек.

– Абый, сиңа, бераз ут төртсәң, хәзер дә мәйданга чыгып бил алышыр идең. – Шәфкать көрәш турында сөйләгәндә, Фәйзелханның күзләре түгәрәкләнеп, тавышы күкрәп, тагын да җанланып киткәнен күреп, көлемсерәп баш чайкады: чыгар да, әнә бит, көрәшчеләр каршына ике кулын бөеренә куеп, аякларын як-якка аерып килеп баскан. – Чыгарсың... Яшеңне санамасаң... Һәр кешенең үз вакыты, үз мизгеле була. Үзеңнең көчсезләнгәнеңне сизсәң, ничу йөрергә... Келәмнән матур итеп, җиңүче булып китүең хәерле. Йөрәк ярсый инде ул, тыеп торсаң гына... Йөрәген тыңлата алмаганы чыга, хәлсезләнсә дә, чирләсә дә, җиңәм дип түгел, шул ярсуны басам дип чыга. Яшьләр, шуларны җиңсә, «мин фәләнне җиңдем!» дип күкрәк каккан була. Син аны күкрәп торган чагында ек, шуннан соң сөйләрсең... Әле Данилга бюст ачарга туган ягы Биектауга баргач, бер көрәшче: «Минем аны екканым булды», – дип сөйләп маташа. Аңа да әйттем, кеше гомер буе формада тора алмый, абсолют батыр булып кала алмый, син аның белән Россия чемпионы булган чагында көрәшеп кара идең, дидем. Данил Галиев ул татар көрәшендә генә түгел, классикада да бер феномен! Бюст ачканда, район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да шулай диде. Син аның титулларын гына кара... Грек-рим көрәше буенча СССРның спорт мастеры, татар-башкорт көрәше буенча РСФСРның спорт мастеры, татар-башкорт көрәше буенча Татарстанның атказанган спорт мастеры. Россиядә 8 тапкыр, Татарстанда 12 тапкыр чемпион, 2 тапкыр Татарстанның абсолют батыры исемен яулады, Җәлил турнирында да 6 тапкыр җиңеп чыкты. Мизгел эчендә «взрыв» ясап, ул гына шулай тотып ата торган иде, аныңча беркем аталмый; китереп эләктерсә, чыбыркы урынына төшерә...

Спорт сәхнә түгел шул, күпкә рәхимсезрәк. Яшьлегең, көчең бар чагында ул сине лимонны сыккандай сыга да аннан чүп чиләгенә тотып атарга да күп сорамый... Көрәш аеруча кырыс: монда син яшькә-өлкәнгә карап түгел, гәүдә авырлыгыңа карап көч сынашасың. Кайчагында яшьлекнең җиле дә көчлерәк булырга мөмкин... Фәйзелхан үзен 42 яшендә ветеран-көрәшче буларак Түбән Кама Сабан туенда сынап карады. Аны да, бәлки, кемдер «бу бабай нишләп йөри икән» дип, мыек астыннан гына елмаеп каршылагандыр да... Бик тиз авызын җыйгандыр: абсолют батыр исемен дә, аңа бирелгән тәкәне дә, «Ока» машинасын да Фәйзелхан алып китте. Башка болай «шаярырга» уйламаган иде, тик Сабан туйлары якынлашкан саен шартлар дәрәҗәгә җитеп ярсыган йөрәкне басар бүтән чара тапмады: 2008 елда, илле бишем тула дип тормады, Алабуга Сабан туенда мәйданга чыкты. Үз вакытында классик көрәштә дә, милли көрәштә дә, ирекле көрәштә тә, грек-рим көрәшендә дә җиңәсен җиңгән, исемен яңгыраткан пәһлеванның, әле дә бил бирмичә, финалга барып җитүен күргәннәр аһ итте. Каршысында – билбау көрәше буенча берничә тапкыр Россия чемпионы булган яшь егет Ринат Әхмәтшин. Фәйзелхан сизеп тора: исәп тигез, өчкә өч булса да, кайчандыр 18 яшьлек Фазыл-Фәйзелхан шушы мәйданда көрәшкәндә, аның өчен ничек җан атсалар, бүген дә халык... яшь көрәшче өчен, яңа исем өчен җан ата. Шуны аңлап, җиңүче дип танып, көндәшенең кулын кысты Фәйзелхан.

Дөнья бер урында тормый. Дәвам итә, тормыш мәйданына яшьләр килә. Аларга шөгыльләнер өчен бөтен мөмкинлек бар хәзер. Анысы, Фәйзелхан үзе гер, штанга күтәреп маташмады, келәмгә партнёр алып кереп, дүртәр-бишәр кеше белән көрәшеп, җитезлеген чарлый торган иде. Бүген спорт сарайлары да, бассейннар да, тренажёрлар да җитәрлек, һәр районда берсеннән-берсе талантлы көрәшчеләр туып тора. Тусыннар, көрәш тәмен белеп көрәшсеннәр, акыллары да, өлкән буынга хөрмәтләре дә булсын. Картлык, иртәме-соңмы, исән булса, бөтен кешегә дә килә ул, гел яшь, гел көчле булып кына калалмыйсың... Исәннәрнең дә, үлгәннәрнең дә кадере булса иде... Фәйзелхан, берәр көрәшченең юбилее җитсә, бәйрәмнәр көтелсә, үзе дә тынгысызлана, башкаларны да кыбырсыта башлый. «Менә шуның юбилее җитә иде, үткәреп алыйк әле», – дип, спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдиновка да эндәшеп ала. «Марат Готович, бөтен абсолют батырларны бергә җыеп очрашу уздырсак...» – дип, Татарстан көрәш федерациясе президиумы рәисе Марат Әхмәтовка да үз идеяләрен җиткерә.

Исән-сау чакта бергә күрешү – истәлекләрне яңарту, үткәннәрне барлау гына түгел бит әле ул, бүгенге көн дә бар бит! Бүген дә көрәшчеләр бар. Картлар сүзен капчыкка сал, яшьләр сүзен янчыкка сал, ди. Әле картлар исемлегенә керергә ашыкмасалар да, кайчандыр мәйдан тоткан буынның әйтер сүзе бар аның...

Аның, әнә, хәзер үз мәйданы: «Морт» агрофирмасының данын шушы биеклектә тотарга, тагын да югарырак күтәрергә кирәк. Моңа кадәр беркем алдында ким-хур булырлык түгел иде: республика бәйгесендә «Агропромышленность комплексы предприятиесенең иң яхшы җитәкчесе» дип бүләкләделәр үзен. Хезмәтен бәяләп, «Казанның 1000 еллыгы», «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре бирделәр. Туган якның иң олы бүләге – «Алабуганың почётлы гражданины» исеме белән хөрмәтләделәр. Терлекчелектәге, игенчелектәге уңышлар белән танышасың килсә – рәхим ит, баш очында тургайлар биегән басу-кырларны да, амбардагы көшелкөшел ашлык өемнәрен дә, иркә кызлардай бил уйнатып атлаган озын торыклы атларны да, көн саен Алабуга комбинатына тонна-тонна сөт озатып калган сөтлебикә сыерларны да үз күзләрең белән килеп күрә аласың...

Фәйзелханның үз-үзенә ясаган иң олы бүләге – ул бүген туган туфрагында күкрәген киереп басып тора. Кайчак, сабый бала кебек, шул туфракка яланаяк басканда, табан астын чемер-чемер китереп, рәхәт бер дулкын күтәрелә; гүя ул янә көрәш мәйданына, келәмгә чыгып баскан; тик туфрак ярып бөтенләй башка, нәзберек тойгылар – камылларның кытыклавы, бәбкә үләннең иркәләве, ат тоягы эзендә җыелып торган яңгыр суының җылысы, сары күзле ромашкаларның ак сулышы җанга үрмәли. Алар һич кенә дә сиңа көндәш түгел. Киресенчә, туган якның кычытканы да, мең шифага ия тигәнәге дә үзеңнеке, үз...

– Эх, гомергә бер үкенечем булды: күбрәк бала алып кайтасы калган! – Фәйзелхан, зур, иркен спортзалны күзе белән айкап, уфтанып куйды. – Кара, авылга Дагыстаннан кайткан лезгин гаиләләрендә итәк тулы бала! Барысы да монда, көрәш түгәрәгенә киләм дип атлыгып торалар. Бүтәннәрне дә кушкач, егермегә якын бала йөрердәй.

– Эше күп калмады, йөрерләр. – Шәфкать тә уты-суы кергән, җылылыгы үткәрелгән, вак-төяк эшләре генә калган бинаның эчен карашы белән барлап алды. Мәчет белән тоташкан коридорга күз ташлады. – Без үскәндә булсамы болар...

Аның ни уйлаганын бик тиз эләктереп алды абыйсы.

– Без шул әнинең фатихасы белән яшәгәнбездер инде...

– Ул чагында кем аңлаган диген. – Шәфкать, җөпләп, ияк какты.

– Сугышканда да әнинең намазы аркасында гына исән калганбыздыр...

– Әле сугышып та йөрдеңмени син? – дигән булды абыйсы, үзе әүлия шикелле, кашларын җыергалап.

– Әллә шәһәр сине битеңнән үбә-үбә каршы алдымы... Ничава, авыл малае булсак та, эшләп җыйган көчнең нәрсә икәнен тиз күрсәттек... «Тяп-Ляп»ларның Казанны дер селкеткән чагы бит ул, алар каршында җебек булсаң, көчең булмаса, исән калуың да икеле... Таксилар белән килеп, общаганы әйләндереп алалар... Андагы бер кыз байтактан соң бер очрашкач сөйләде: моның бүлмәсенә дә килеп кергәннәр, чишен дип бәйләнә башлаганнар. «Мин Шәфкатьнең сеңлесе, дип кенә котылдым», – ди...

– Авторитетың булган инде... – Фәйзелханның кисәк уйчанланып калган карашы мәчет ягына төбәлде. Көчне дә, акылны да кемнән, ни рәвешле сорарга икәнен хәзерге балаларга төшендерәсе иде. Бөркет булып очарга теләгәннәр күркә көтүендә буталып йөрмәс – монда килсеннәр, яшәү серенә өйрәнсеннәр. Иманның һәм көрәшчеләрнең бик кирәк чагы! Әтисе әйтмешли, үзен яклый алмаган ир-егет ничек итеп җирен, илен якласын... 

***

Иң гадел хөкемдар Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән яңа таң туды. Аның могҗизасы белән үз урыннарын, үз вакытларын һич бутамыйча, бер-берсен алыштырган Ай һәм Кояш хәрәкәтендә бүгенге көн башланды.
Коридор буйлап әллә арба, әллә коляска тәгәрәтеп үттеләр. «Болар да... тынгы белми».

Ирнең көнне төнгә ялгап эшләгән санитаркаларны күздә тотуы булды.

«Резида йоклый алды микән...»

Кичәге уе кабатланмады, ул кичәгедә калган иде.
И Ходаем, рәхмәт Сиңа,

Рөхсәт бирдең

Бу дөньяда яшәргә.

Моннан соң да язсын шулай

Сынауларыңны үтәргә.

Рөхсәт бирче безгә

Сине мактап, намаз кылып,

Аллам диеп дәшәргә.
Эх, тәки бер ручка юк кул астында... Илһам килгән моментында теркәп куймагач аны, кабат искә төшереп булырмы?..

Кайдадыр нәрсәдер үзгәргән шикелле.

Яшәүнең ике дөнья арасындагы мизгел икәнен ныграк аңлауданмы? Ул мизгел көрәш һәм сынаулар белән тулы. «Бу миңа ни өчен бирелде, җиңеп чыга алырмынмы?» дигән уйларын бер толымга үрә-үрә, кеше яшәү өчен көрәшә. Кайчагында авырлыкларга юлыгасыңны алдан беләсең, кайчак алар бөтенләй көтмәгәндә, башыңа ишелеп төшә. Сынауларның һичшиксез булачагы һәм аларның иртәме-соңмы яныңа килеп басачагы гына көтелмәгән нәрсә түгел дә соң... Тешләрең белән килеп ябышсаң да, җиңел генә җиңеп булмаслыкны аңлаганда, ул сынауларга бәлки ераккарак китеп караргадыр? Чишәр юл эзләп, Аллаһы Тәгаләдән шул юлларны күрсәтүдә, булышуда ярдәм сорап... Сынауларны котылгысыз бер хәл дип кабул итәргәме, аларны җиңү серен өйрәнергәме; кайсы сынау безгә тормышта өр-яңа юл күрсәтә, ә кайсы бары тик гади чишү юлы гына таләп итә – шулар хакында уйланып...

Яшәү – мизгел.

Кеше дигән зат, шул мизгелне үтәр өчен үз куллары белән алдына күпер сала-сала, гомер юлыннан атлый. Кадагы дөрес кагылмаганмы, тактасы күтәрелеп калганмы – үкенү, артка борылып, нидер төзәтү мөмкин түгел, кирегә юл юк, ул үткәндә, кичәгедә калган. Үтелгәнне барларга гына була, әмма нидер үзгәртергә – юк. Иртәгә күпернең кай басмасын салырсың, ерак китә алырсыңмы, аргы очта ни көтә – кешегә анысын белү сәләте дә бирелмәгән. Анысы – иртәгә. Тәкъдир китабының бит санын үзгәртү дә, язмышыңны язу хокукы да җир-күкләрнең бердәнбер хуҗасы Аллаһы Тәгалә кодрәтендә генә. Кем белә, бәлки ел саен, Кадер кичендә, язмышлар да, кылдан нечкә, кылычтан үткен күпер аша үтәсе мизгел дә үзгәртеп языладыр. Анысы – иртәгә. Анысын белә алмый адәм баласы. Ул бары тик шулар хакында уйланып, бүген яши. Һәр сулышы, фанилыктагы һәм бакыйлыктагы урыны өчен көрәшеп. Бүген, шушы мизгелдә... Яши. 

Тәмам.

 

"КУ" 10,2022

Фото: unsplash

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев