БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (дәвамы)

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Шул-шул... Улың авылда «вәжнәй» генә урында булса, йорт хуҗалыгында да, әпәйт-теки мал-туар тирәсендә дә күңел тынычрак булыр иде. Дан-дәрәҗәсе, курмысы-мазар дигәндәй... Ата кеше киң алдырып уйлый... Тыныч тормыштагы һәр көне авыл туфрагында, аның кырларында үткән, шул кырларга маңгай тире тамган Гарифҗан өчен туган җир дигән төшенчә дә бик кыйммәт, бик газиз. Җир кадере белүчеләр кирәк авылга, аның киләчәге булсын өчен белемле яшьләр кирәк! Күр, яшим дигән кешегә колач җәеп яшәрлек бит монда. Шәһәрдән ким җире юк. Салам түбәле йортлар калмады диярлек, һәркемдә шифер йә калай түбә. Һәр йортта диярлек радиосы, телевизоры бар. Урта мәктәп, больница, китапханә, клуб дисеңме... Мортның һавасы гына да соң... Күмәч өскәйләренә ягып ашарлык... Урманы өстеңә аварга тора. Елгасында балык тулы. Һәр бакчада умарта. Кирпеч заводы бар. Ярар, анысында кирпеч сугу бетте инде. Ат, сыер, сарык фермалары, бер түгел, әллә ничә кибет, чәйханә эшли. Биш ел элек «Сельхозтехника» берләшмәсе ачылды, эшлим дигән кешегә эш җитәрлек. Җитмешенче елга шулай кергәнне, тагын ике-өч дистә елдан чәчәк атарга тиеш бу авыл, гөл булып балкырга тиеш!.. Шәһәреңне бәреп екмасмы әле... Татарның тамыры бит ул авыл, җаны бит ул. Калага китеп, әлләкем булып йөргәннәрнең дә кендек каны авыл туфрагына тамган, тәпи басуы шул туфракта булган. Татар барда хәтәр түгел, татар барда эш бар, авыз тутырып ашарлык икмәк бар, сәке тулып тәгәрәгән бала-чага бар. Иллә мәгәр эштән аерсаңмы... Бетте, тамыры корый, сулышы өзелә авылның. Эшсез эленке-салынкы бер көн, бер атна, бер ай селкенеп йөргән ир-ат йә эчүгә сабыша, йә кәтүмкәсен төйнәп, читкә чыгып китә. Шахтасында күмер чаба, заводында станок артында бил бөгә, чит кавемне үрчетә башлый ул.

Өч улына да зур өмет баглый иде Гарифҗан. Шәрифҗаны ветеринария институтын бетерер, Фәйзелханы авыл хуҗалыгыныкына керер; Шәфкатьләре әле бәләкәйрәк, анысына да шәп кенә бер һөнәр табылыр... Типсә тимер өзәрдәй өч пәһлеван булып, авылга кайтып, гөр килеп яшәсәләрме...

Сабан туйлары шаукымы җилдереп кенә узып китте, авыл янә үзенең тыштан салмак, эчтән кырмыска оясыдай кайнап торган тормышына күмелде. Фәйзелханның да ике кулына бер эш табылды: ишегалдында, җәй үткәнче, лапас төзеп куярга кирәк иде. Ике катлы булачак: кышлыкка дигән печәнне шунда, өскә өячәкләр моннан соң. Күз курка, кул эшли дигәннәре хак: тырыша, җиренә җиткереп эшли торгач, аскы өлеше шәп кенә булып сафка да басты лапасның. Өске өлешен дә биек итеп, дүртпочмаклы итеп эшләргә исәбе егетнең. Алайса, кыек түбәгә печән менгергәндә, йөдәп бетәсең, билеңне турайта торган түгел, башың белән такта санап, кадак санап тик йөрисең... Анысына тотынганчы, вакыт табып, Казанга институтка документлар илтеп кайтсаң да ярар иде...

Бирим дигән колына, чыгарып куяр юлына, нәкъ шул көнне әтисе янына хәл белергә сугылган ахире Казанныкы булып чыкты, җитмәсә, кайдадыр доцент икән. Әллә дусты белән күрешү шатлыгыннан, әллә Мөкәррәмә пешергән тавык шулпасының тәменнән май кояшы кебек балкыган кунак ике сөйләшергә урын калдырмады: документларны үзем алып китәм, үзем илтеп тапшырам дип, катлы-катлы вәгъдәләр, шул вәгъдәләр өстенә адресы язылган кәгазь дә калдырып, кайтыр юлына кузгалды.

Көннәрне сиздерми генә кыскартып, җәй узып бара иде. Лапасның икенче каты да күзгә күренеп, түбәсен ябасы гына калды. Сабакташларының барысы да документларын кайсы кая үз куллары белән илтеп тапшырган, клубка чыктың исә, телләрендә шул. Фәйзелханның да эченә корт төшә башлады, ничек тә Казаннан урап кайтырга кирәк дигән уй күңеленә тынгы бирми иде. Әтисенә үзе дә шулай дип сүз кузгалтты. Әнисе дә:

– Гарифҗан, әллә соң барып кайтсынмы, бер хәбәрсез ятканчы, – дип, җайлап кына сүз катып карады.

– Ничу вакыт әрәм итеп йөрергә... Лапасның түбәсе ябылмаган. Кәгазьләрне ахиргә бирдем, илтәм дигәч илтә бит инде, юкка көяләнмәгез, – дип кырт кисте Гарифҗан.

Фәйзелхан «доцентның» адресын, әнисе әзерләгән юл төенчеген куенына кыстырып, Казанга юл тотканда, гөнаһ шомлыгына, лапасның эше генә түгел, югары уку йортларына документ тапшыру вакыты да бетеп киткән булып чыкты. Әллә кайда, Боровое Матюшинода яшәп ятучы доцентны эзләп тапканда, аның бу кәгазьләрне беркая да илтмәве ачыкланды. Караңгы төшкәндә, Казан урамында каңгырап йөргән Фәйзелханны гарьлек тойгысы биләп алды. Җитмәсә, үтереп тамагы ачты. Төенчектә әнисе юлга дип тыккан икмәк һәм ит телеме бар да соң, аларны монда, урам уртасында авыз күтәреп ашап утырмассың, оят бит... Әйләнеп-тулганып йөри торгач, Кабан күле буендагы комлыкта зонтик түбәләр күзенә чалынды. Аларның су коенучылар өчен киенә-чишенә торган корылма икәнен авылдан килгән егет әле каян белсен – тотты да шуларның берсе астына кереп чүмәште. Тамак ялгаган мәлдә онытылып торган баягы гарьлек тойгысы, елга суында битен-кулын чылатып алганнан соң, янә баш калкытты, егет, үзен тотып кыйнардай булып, яралы аю кебек бәргәләнде. «Вәт дурак! Кәгазьләрне атасы биргән, имеш. Үз башың юкмыни синең? Үзең уйлый белмисеңмени син?» Егет гарьлектән күз яшьләре белән елый иде.

Тормыш биргән беренче ачы сабак иде бу. Үз сукмагыңны үзең ярырга өйрән! Берәүгә дә салынма! Сикәлтәсе, упкыны, гарасаты, зилзиләсе очраганда да, бары үз көчеңә ышан!

«Баерга киткән түтекәй үлеп кайткан, ләң-ләң» дигән әкияттәге кебек, авылга сөмсере коелып кайтырга, этләрне дә, әтәч-тавыкларны да сөендерергә исәбе юк иде Фәйзелханның. Җәйнең бер саплам төне аңа уй йомгагын сүтеп җыяр өчен җитәрлек булды. Беркем алдында мескен булып күренмә, ир-егет булып тугансың икән, башыңны югары тот! Юлыңа аркылы тәгәрәгән таш ул сиңа абынып егылыр өчен түгел, туганкай, ә шуңа басып, үз максатыңа тагын да тизрәк үрелер өчен генә... Онытма!

Өйдәгеләр бу хәлне фаҗига итеп кабул итмәделәр шикелле, артык ах-ух килгәннәре колакка чалынмады. Раузалия апасы, кияүгә чыгып, Әлмәттә төпләнгән иде, телефоннан сөйләшкәндә, энесенең шундый хәлгә таруын белгәч, тотты да аны үзләренә чакырды:

– Бездә кичке институт бар бит, әле анда документ алалар, әйдә, җыен да кил, – диде ул, ире, каенанасы, ике малае белән яшәп яткан дөньяга киң күңел белән энесен дә сыендырырга әзер булып. Әллә ни озак баш ватмады Фәйзелхан, Казанга дигән өметләрен урлаган, шулай да ишегалдында кукраеп утырган өр-яңа лапас тирәли йодрыкларын учка кысып, бер-ике әйләнде дә, уй-фикерен тәртипкә салгач, Әлмәткә юл тотарга булды. Нефтьчеләр каласы аны салкынча көз белән каршыларга җыена иде. Автобус тәрәзәсенә бәреп-бәреп яуган яңгыр тамчылары, егетне үртәргә теләгәндәй, качышлы уйный-уйный пыяладан тәгәрәп төшәләр дә күздән юк булалар. Ни авыл, ни шәһәр урамы дияргә белмәссең; зонтик тоткан, башына портфель каплаган, муенын якасына чүмәштергән кешеләрнең яңгырдан тизрәк качарга теләп, адымнарын ешайтканы күренеп кала.

Ярый әле апасы яшәгән йортта җылылык хөкем сөрә иде. Әсләм җизнәсе дә, аның әнисе Хурлыҗинан әби дә егетне көтелгән кунак итеп каршы алдылар. Рөстәм белән Илгиз әле акны карадан аерырлык яшьтә булмасалар да, дәү гәүдәле, башкаларны гел көлдерергә яратучы абыйларына бик тиз ияләштеләр.

Фәйзелхан институтның кичке бүлегенә бер каршылыксыз укырга керсә дә, берничә көн үтүгә үк нефть, газ темасы буенча дәресләрнең үзе өчен коточкыч күңелсез бернәрсә икәненә төшенде. Юк инде, тартмагач тартмый күңеле. Калын дәфтәрне, ручканы алдына сала да чукмар йодрыкларын аптыраулы халәттә тез өстенә куеп уйланып утыра: болай үз-үзен җәфалавы озакка чыдамас, пажалый...

Әлеге уе кич институттан апаларына кайтып барганда да, әрсез черки урынына башында бөтерелә бирде. Укырга киткәнче колхозның үләксә базын кул белән казып киртәләгәч, байтак хезмәт хакы тоттырганнар иде, шул акчага алынган вельвет якалы, тирән кесәле өр-яңа пәлтәсен киеп, аулак тыкрыкка борылган мәлендә каршысына бер төркем яшьләр килеп чыкты. Фәйзелхан, аны-моны уйламый, аларны әйләнеп үтәргә җыенган иде, төркемнән берсе аерылып, пәлтә җиңеннән бөтереп тотты:

– Деньги есть?

Тәкәллефсез сораудан Фәйзелханның җен ачуы кабарды. Аһа, шәһәр шпаналары, акча кирәкме сезгә? Булса да әллә тоттырыр дип өметләнгән идегезме? Тәненнән шыбыр тир агыза-агыза, сезгә китереп бирер өчен учлары сөялләнгәнче баз казып изаланган, ди, колхозда...

Пәлтәгә ябышкан кул мизгел эчендә сыдырылып төште. Мондый каршылыкны көтмәгән ач яңаклы егет, бөгелгән уңайга, чыраен сытып чинап җибәрде. Төркем исә, эт өере хәрәкәте белән Фәйзелхан өстенә ыргылды. Аның таза йодрыклары әле берсен, әле икенчесен төрле якка мендәр мамыгы урынына очырып җибәрсә дә, егетләр күп иде, аяктан егарга теләп, алдан да, арттан да килеп куна тордылар. Фәйзелханның баш миен яшен утыдай ярып, әле күптән түгел генә үзе өчен үзе ачкан алтын кагыйдә сызылып үтте: бары үз көчеңә ышан! Шушы ярсулы уй аңа көч өстәдеме, егетнең йодрыклары тагын да елгыррак селтәнергә тотынды, җиңел табышка өметләнгән егетләр кайсы ияген, кайсы яңагын, кайсы төшкән тешен тотып, читкә тайпылдылар.

Алар күз бугандай юкка чыккач, Фәйзелхан яңа пәлтәсенең умырылган яка-кесәсенә, коелып беткән төймә урыннарына мыскыллы караш ташлап, үзалдына да мыскыллы елмайды: «Нәрсә, вельвет яка, авыл гыйбады, эләктеме үзеңә?» – диде ул, бу минутта тормыш китабына икенче сабаккагыйдә язып куясын күңеле белән тоемлап. Үз көчеңә таянганда акыл да мишәйт итмәс!.. Алда ни көткәнен алданрак чамаларга өйрән!..

Фәйзелхан институтны үз итә алмый тагын бер-ике ай тинтерәп йөрде дә, моның вакытны суга салу икәнен анык белеп, ахыр чиктә тотты да ташлады. Туганнары җилкәсенә салынып ятарга җыенмый иде, өстеннән авыр тау төшкәндәй җиңел сулап, эш эзләргә тотынды егет. «Йөк ташучылар кирәк, хезмәт хакы 180 сум» дигән белдерүгә тап булгач, ике дә уйламый, шул конторага юл тотты.

– Үскәнем, анда цемент ташырга кирәк, сиңа 18 яшь тулмаган, алалмыйбыз, – диде кадрлар бүлегендә утырган, чәчен сап-сарыга буяп бөдрәләткән, кылыч борынлы хатын, паспортны сузып.

– Һәй, апа, тулмаса да, ике кулга ике капчык тотып ташый алам мин. – Фәйзелхан шаярту белән отарына өмет итте.

– Гәүдәңә карасаң, өчне ташыйм дисәң дә аптырамыйм. Ярамагач ярамый шул. – Шулай да, көче ташып торган егетне кире борып чыгарырга теләмәдеме, апа бер мизгелгә уйланып торды да өстәлдә таралып яткан кәгазьләренә җитез генә күз төшереп:

– Әйдә, без сине слесарь өйрәнчеге итеп алабыз. Аннан карарбыз, – диде, егетнең кулындагы паспортка кире үрелеп... Уйлап баксаң, тормышта бер генә кеше дә, бер генә нәрсә дә башкалар юлында тикмәгә һәм очраклы гына пәйда булмый. Күзгә күренмәгән ниндидер тылсымлы көч җир йөзендәге тереклекне бербөтен итә, кичәге белән бүгенгене, үткән белән киләчәкне тоташтыра. Көннәр-атналар агышындагы һәр мизгел – күпер...

Кулларын юып, өстәл янына килеп утырганда, Әсләм җизнәсе шунда ук Фәйзелханның көндәгедән кәефсезрәк икәнен чамалады.

– Ни булды, кайнеш, балтаң суга төшкәндәй күренә? – диде ул, егетнең калын җилкәсенә үз итеп каккалап.

– Әй... грек-рим көрәше секциясенә язылырга дип барган идем, алмадылар. Авылда көрәшә идем диюемнән көлделәр генә... – Фәйзелхан үртәлүен яшереп тормады. Үзен шулай борып чыгаруларына җаны көйрәгән иде.

– Безнең Фәйзелханның ничек көрәшкәнен күргәннәре юктыр, – дип, Хурлыҗинан әби дә сүзгә кушылды. Аның болай диюеннән аш бүлеп маташкан Раузалия кычкырып көлеп җибәрде.
– Әнкәй, инде кызларың да көнләшә, «үз баласымыни, безнең Фәйзелхан дип авызыннан төшерми», диләр.

– Серләр килешә безнең аның белән, әйме, улым, – диде каенана, сүзгә кеше кесәсенә керми генә.

– Фәйзелхан, ашагач, малайларны паркка алып чыгып керерсең әле, синең кайтуыңны көтеп, күзләре күгәрде. – Апасы аның алдына хуш ис бөркеп торган шулпалы аш китереп куйды. Фәйзелхан кашларын җыерды, урындыгы белән арткарак чигенде. – Юуук, алып чыкмыйм бүтән. Теге юлы да, сез Мәскәүгә киткәч, Илгизне алып барган ием, тач үзең, улыңмыни дип теңкәгә тиделәр...

– Соң, туган булгач, охшар инде, аның ни гаебе бар...

– Мин бораулаучы кадрлар мәктәбенә укырга кереп кайттым әле, алты ай гына укыйсы. Берәр белгечлек кирәк бит инде, – диде егет, соңгы яңалыгын уртаклашып.

...Шулай дип кенә барып кергән мәктәпнең үз тормышында өр-яңа сукмак булырын Фәйзелхан бөтенләй күзалламаган иде. Андагы физкультура дәресе егеткә уен кебек кенә тоела. Кайчандыр Равил абыйсы үзен чөеп «уйнаган» шикелле, чүрәкәй егет-малайларны ала да чөя, ала да чөя – кул көчен чарлап торырга шул да яраган шикелле.

– Кая, кил әле монда. – Физкультура укытучысы Миннәхмәт Мөхәммәтҗанов егеткә беренче көннәрдән үк игътибар иткән икән, беркөнне дәрес вакытында үз янына чакырып алды да:

– Әллә көрәшкә йөрисеңме син? – дип кызыксынып куйды.

– Йөрүен йөрмим, авылда мәйданга чыкмый калган юк анысы. – Фәйзелханның тавышы бөердән чыкты, үз бәясен белә; тик алдында республиканың милли көрәш призёры, көрәшче басып торганын гына белми әле.

– Кил, тартып карыйм үзеңне. – Күзләрендә күмер чаткысы көйрәгән укытучы, башы белән генә ымлап, аны спортзал читендәге мата өстенә чакырды.

Фәйзелханга ни, анда Равил абыйсы өйрәткән шул бер алым гына инде – бот белән сугып төшерү. Шунысы да комачаулый: авылда эш белән көч туплаган булса да, гәүдәдә сыгылмалылык юк. Ә Миннәхмәт әллә нинди алымнар кулланып, җәйран җитезлеге белән китерә дә бәрә үзен, китерә дә бәрә.

– Синнән була, үзем өйрәтәм мин сине! – диде ул бераздан, маңгай тирен сөртеп, читкә атлаган киң җилкәле егеткә чын-чынлап ышаныч белдереп. – Батыр чыгачак синнән!

Шул сүзе фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килгәндер. Үзе дә яшь кенә булган көрәшче-укытучының киң күңеллелеге, ярдәмчеллеге тагын бер татар егетенең киләчәгенә якты юл сапкандыр. Миннәхмәт Мөхәммәтҗанов исеме, еллар үткәч, туган ягы Зәйдә генә түгел, татар көрәше дөньясында «бик күп чемпионнар әзерләгән остаз, лидер», дип олылап телгә алыначак; ул чорда чын-чынлап татар көрәше башкаласы булган Әлмәт командасының зур җиңүләре башында да тренер Илгизәр Димеев һәм шушы остаз торачак, соңрак Мамадышта көрәшне үстерүгә зур өлеш кертәчәк, Казанда, ветеринария академиясендә яшь көрәшчеләр тәрбияләячәк. Соңыннан, ике шәкерте – Фәйзелхан Әхмәтҗанов һәм Гакыйф Борһанов «Татарстанның атказанган спорт остасы» дигән исем алгач, остазлыгы өчен «Татарстанның атказанган тренеры» исеменә лаек булачак. Әлегә ул Фәйзелханны татар көрәше серләренә өйрәтә.

Өйрәтәм дип торучы барында шул мөмкинлеккә ике кулы белән түгел, җаны-тәне белән чытырдап ябышты Фәйзелхан. Ике ай үттеме, юкмы, соры төстә тоелган кала урамнары да яктырып киткәндәй хәзер, кайчагында туктап калгандай җелеккә үткән вакыт та тизлеген арттырды, тик, ни гаҗәп, тәүлекнең сәгатьләре эшкә, укырга йөрергә дә, бокс түгәрәгенә барырга да, көрәш серләренә иркенләп төшенергә дә җитә иде.

...Менә ул! Менә ул көч, акыл һәм гыйлемнең аерылгысыз бербөтенгә әверелүе! Шәһәр беренчелегенә үткәрелгән милли көрәш бәйгесендә моңарчы әлмәтлеләргә бөтенләй таныш булмаган егет җиңүче калгач, халык та, хөкемдарлар да гөж килде. Кем бу, шәһәргә генә түгел, тирә-якка даны таралган көрәшчеләрне бер-бер артлы егарлык бу малай истә-санда юкта каян пәйда булган? Миннәхмәт Мөхәммәтҗанов укучысы икәнен белгәч, янә тел шартлаттылар: остазны узып китәрлек шәкерткә охшаган...

Җиңү тәме тәннең һәр күзәнәгенә үтеп керә, әфьюн шикелле, канны тилертә, аны ярсып, кайнарланып агарга мәҗбүр итә, үз көчеңә ышандыра һәм... бераз куркыта да икән. Яуланган биеклектән чигенергә ярамый! Баскычның тәүге бусагасыннан югарырак үрмәләсәң үрмәлә, иллә дә мәгәр артка чигенмә! Тормыш китабында урын алган чираттагы кагыйдә шушы иде. ...Үзалдына күңелле көй сызгырып энекәшләре белән әвәрә килгән Фәйзелхан, апасының бераз аптыраган йөз белән карап-карап куюын сизгәч, сорамый түзмәде:

– Апа, минем чырайга әллә теш пастасы сылаганнармы? – Күзләрең урлап май ашаган мәченеке кебек елтырый, берәр нәрсә булмагандыр бит? – Раузалияне шул сорау күптәннән борчыган, ахры.

– Булды. Чапанымны күрделәр.

– Ниткән чапан? – Берни төшенмәгән апасы аңа каш астыннан янә аптыраулы караш ташлады.

– Хуҗа Насретдин мәзәген белмисеңмени? – Анекдот, мәзәк дигәндә, Фәйзелханга куш, мөмкин булса, көне буе да тел чарлап утырыр иде. – Хуҗа иске генә чапан киеп, берәүләргә кунакка килгәч, моны ишек төбенә генә утыртканнар, калдык-постык белән генә сыйлап җибәргәннәр, ди. Икенче көнне Хуҗа өстенә бик затлы чапан киеп килгән, моны хөрмәтләп түргә утыртканнар, алдына тәмле сый тезгәннәр. Хуҗа, өстәлдәге ризыкны алып, чапан итәгенә «аша, чапаным, аша», ди икән. Тегеләр аптыраган инде. Нишләвең бу, Хуҗа абзый, диләр икән. Сездә кунакны түгел, аның чапанын сыйлыйлар икән бит, менә, чапанымны ашатам, ди икән Хуҗа... – Фәйзелхан мәзәген керфеген дә селкетми, көлми-елмаймый сөйләп бетергәч кенә ачыклык кертте. – Шәһәр беренчелегендә җиңгәнемне күргәч, мине грек-рим көрәше секциясенә алдылар, үзләре эзләп килде.

– Ә-ә, әйтәм аны айның ундүртенче кичәсе шикелле балкып утырасың... Теләк булса, беләк карышмый, диләр, дөрес икән. Өйрәткәнне йотып кына бара Фәйзелхан. Тыштан ипле генә, салмак кына күренсә дә, келәмгә чыгып басса, хәрәкәтләренә күз иярми...

Республиканың юниорлар бәйгесенә барганда, җиңү теләге әйдәкләде аны. Ул теләкнең үзе генә белгән, күңел түрендә йөрткән кечкенә генә сере бар иде. Әгәр җиңсә, әгәр җиңсә...

Көндәшләре балачактан район-шәһәрнең спорт түгәрәкләрендә шөгыльләнгән, тик кәнфит-прәннек ашап сыеграк буынлы булып үскәнме, әллә алар еллар буена алган гыйлемне Фәйзелхан шушы берничә ай эчендә чүмеч белән генә чумырып өлгергәнме – ни булса да булды, егет башкаларны кочаклап ала торды, капчык урынына бөгәрләп сала торды. Әлмәткә ул республика чемпионы исеме белән кайтып төште. Хәер, алай гына түгел, үз исеме дә, Фәйзелханнан Фазылга калып, Фазыл Әхмәтҗанов булып кайтты егет, телгә җайлы дип таптылармы, иптәшләре кыскарттылар да куйдылар. Киткәндә бөре хәлендә булган хыялы чәчәк атарга әзерләнеп, тизрәк Сабан туена ашкына иде. Егетнең исәбе – Алабугага кайтып, үзен сынап карарга. Чит шәһәрнең сине җиңүче дип тануы ул барыбер чын җиңү түгел әле. Менә туган ягы ни дияр?.. Бу юлы ничек тә туган туфрак йөзенә кызыллык китермәскә иде бит, көрәшчеләр авылы булган Морт данын, әткәсеннән килгән көрәшче канын, Әхмәтҗановлар данын якларга иде... Алдыңдагы чүлмәккә карап, аяк астындагы түмгәккә абынма, диләрме? Абынмас өчен көпә-көндез йолдыз санап, борын чөеп йөрмәскә, җир улы икәнеңне, туфрактан яралганыңны гына онытмаска кирәк. Аяк астына караган кеше базга очмас. Әткәсе авызыннан ишеткән иде микән бу фәлсәфәне, авылдагы башка берәү әйтте микән – әллә каян гына яшь егетнең исенә шул сүзләр килеп төште...

Борынгы Алабуга каласында, аның туфрагын сугарган чал Чулманның ярларында, бөдрә башлы нарат урманнарында әллә нинди могҗизаи бер сер бар: ял итәргә генә килеп туктасаң да, көлсу дулкыннарның, уйнак кылганнарның, җырчы кошларның нидер сөйләгәнен, нидер көйләгәнен ишетеп аласың. Ирексездән, Сөләйман йөзегенә ия булып, шулар телен аңлыйсы, кушылып сөйләшәсе, колак яфрагын иркәләп сизелер-сизелмәс агылган моң канатында тибрәләсе килә башлый. Кылганнар бу җирләрнең батырлар җире булуы хакында сөйли күк; бу җирләрдә җилдән җитез җайдаклар ат менеп кыз куу йоласында катнашкандыр; сәхтиян читекле болгар гүзәлләре ут йөрәкле егетләр арасыннан үз ярын эзләгәндер; кала капкалары янында, Чулмансу ярында кәрван-кәрван мал һәм изге ният белән килгән сәүдәгәрләрнең эзе ярылып калгандыр. Шайтан каласы янәшәсендәге манарадан азан тавышы, яу килгәндә, көрәшкә дәшкән чаң авазы яңгырагандыр. Алабуганың батыр йөрәкле ир-егетләре, денен-көнен, илен-җирен яклап, көрәшкә күтәрелгәндер.

Чал тарихтан килгән чакыру аһәңе тыныч тормышта Сабан туе мәйданына килеп сарыла. Сарыла да, кан хәтерен яңартып, егетмен дигән егетләрне көрәшкә дәшә. Бил алышырга, борынгы бабайлардан килгән көрәш дәртен яңартырга, буыннар чылбырының өзелмәгәнен расларга чакыра ул.

Фәйзелхан келәм тирәли ышанычлы адымнар белән урап килде. Соңгы талпынышта беренчелек өчен быел да Владимир Солгунов белән бил алышасы, димәк... Милиция мәктәбендә тренер булып эшләүче егет былтыргы көндәшенә әллә ирония белән, әллә дустанә елмайды. Фәйзелхан, сабырлык һәм тынычлыгын бер ноктага тупларга теләп, сөлге тоткан кулларын бер җыеп, бер язып алды. Күз кырые белән генә мәйдан читендә ак кепкасын кырын салган әтисенә, аякларын бөкләп, үләнгә утырган энесе Шәфкатькә карап куйды. Ничек тә сынатмаска иде... Сынатмаска... 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 10, 2022

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: