БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (дәвамы)

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Чүпләмле сөлге әле егетләрнең биленә салынмаган. Хөкемдарның әмерен көтәләр. Татарның йөз аклыгын саклаган сөлге дә көтә. Баш-башларына яшь кызларның, апа-җиңгиләрнең йөрәк сере булып төшерелгән чигүле чәчәк таҗында буыннан-буынга килгән хәтер яшеренгән. Халык хәтере ул, онытылырга хакы булмаган тиңдәшсез хәтер. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, дигән гыйбарәне саклаган ак хәтер анда. Бусагасына килгән кунакны татар кулына ак сөлге тотып, сөлге өстенә ипи-тозын куеп каршылый. Йөзе ачык, күңеле шушы сөлгедәй ак: үзенең тамагы туя ризык күрмәгән мәлдә дә кунакны йә мосафирны сыйсыз җибәрмәс. Мичтә күпереп пешкән кайнар ипекәйне дә, никадәр авыз суын китереп тормасын, йөзенә пычак тигерергә ашыкмастан, башта ап-ак сөлгегә әйләндереп тезәр: үзе үскән басулардан йөгереп кенә урап кайтсын әле, янәсе... Кәләшлеккә өлгереп килгән кыз баланың бирнә сандыгында да булачак ир хатынының, ананың уңганлыгына дәлил рәвешендә, таслап төреп куелган чигүле сөлгеләр ятар. Фани дөнья белән хушлашу сәгатьләренә әллә кайчан, күптән үк әзер торган әбекәйләр сандыгында да, әйтелгән йә әйтелмәгән васыять булып, гүргә иңдерер ап-ак сөлгеләр үз вакытын көтәр.

Юк, болар хакында уйланганы юк әле унсигезе туларга гына маташкан Фәйзелханның, яшьлекнең күлмәге җилбәгәй, канаты күбәләк аның... Егетнең җаны да, тәне дә тыгыз йомгакка әверелеп, «сынатмаска иде» дигән бер уй тирәсендә бөтерелә, шул уйга ияреп, ул кулындагы сөлгене уйната.

Халыкка икмәк кенә түгел, канны кыздырып җибәрә торган тамаша да кирәк. Елга бер килә торган Сабан туенда иң куәтлесе – көрәш инде, мәйданны аһылдарга, ухылдарга, көрсенергә, кычкырырга, тынсыз калырга, үзе чыгып бил алышканнан битәр кызарга, арып-талырга мәҗбүр иткән бу тамаша күз өстендә каш булырлык ир-егетнең исемен ачыклый. Ел саен бер үк көрәшчеләргә тап булганда, мәйданның тавышы беркадәр сүрелә төшә, чөнки кемнең җиңүче буласы көн кебек ачык тоела; шуңа да йөрәкне кайнар кан белән ярсытып җибәрердәй яңа йөз, яңа исем эзли ул.

Менә хәзер дә, моңарчы җиңүче исемен горур йөрткән Солгунов белән әлегәчә күз уңында булмаган Фазыл Әхмәтҗанов дигән яшь егетнең бил алышасын белгән мәйдан гөж килә. Яңа исем! Шушы мәйданда Степан һәм Николай Кузнецовлар белән көч сынашкан егет! Фазыл-Фәйзелхан! Кызыксынып, теләктәшлек белдереп төбәлгән исәпсез-хисапсыз карашлар җелеккә кадәр үткәндәй; умыртка сөяге буйлап кайнар дулкын йөгерә. Йә, сына үзеңне, сына! Тик... сынатма, яме. Авылда, балачактан бөтен эшне умырып эшләп, икенче класста укыганда ук колхоз басуында әниең белән гектарлап борчак чабып, юкка гына беләкләреңә көч җыйдыңмыни?.. Әлмәттә ничә ай буе татарча көрәшкә, грек-рим көрәшенә, классик көрәшкә өйрәнәм дип, спортзалларда тикмәгә генә селкенеп йөрдеңмени?.. Көндәшеңне биленнән кысып, аякларын келәмнән аерып, аркасына әйләндереп салырга, туган ягыңда батыр калырга дигән максатың үз көчендәдер бит? Тормыш китабыңа теркәп куй, егет: максат куйдыңмы, артка юл юк! Мәзәк сөйләргә яраткан телеңдә ниндие бар әле? – Бер рус кешесе татар кешесеннән:

– Как будет «вперёд» по-татарски? – дип сорый икән.

– Алга! – дип җаваплаган татар.

– А «назад» как будет?

– У татар нет такого слова, поворачиваемся и опять «алга», – дигән татар.

Синең дә артка чигенергә хакың юк, Фәйзелхан. Туган туфрагыңда басып торасың, онытма. Әнә, синең өчен җан атып, фронтовик әтиең келәм уртасына күзен төбәгән...

Арбитр, сыбызгысын сызгыртып, аларны уртага чакырды. Сөлгеләр билгә салынды, аларның бер ягы уң кулның беләзегенә салынып, кулдан шуып чыкмаслык итеп, баш бармак белән имән бармак арасына кысып тотылды. Егетләрнең хәзерлеге тикшерелгәч, сыбызгы икенче тапкыр аваз салды.

Ике көрәшче, аякларын чүгә төшкән халәттә келәм өстендә бөтерелгәндә, мәйдан урыныннан купты. Тәҗрибәле көрәшче каршындагы авыл егетенең көчен тиз чамаладылар, яшь булса да, төшеп калганнардан түгеллеге күренеп тора.

Фәйзелхан былтыр үзен чистага еккан Солгуновның көрәш алымын онытмаган иде: тәҗрибә дә, көч тә ташып торган көндәшен сыртка салу җиңелдән булмаячагын яхшы аңлады. Тренерларының өйрәткәне тагын бер кат яшен утыдай баш миеннән сызылып үтте. Монда да тормыш мәйданындагы кебек: көч кенә түгел, акыл да, уйлау сәләте дә, елгырлык та, алдый белү дә, хәйләкәрлек тә кирәк. Көндәшеңнең нинди алым кулланасын беләсең икән, аңа бу алымны ясарга мөмкинлек бирмәү, ничек тә каплап кую җаен карау мөһим. Әллә психологик яктан үзен әзерләве, әллә зеңләп торган һаваның һәр күзәнәгеннән үз җирем, үз җилем дип сыену табу, әллә әтисенең күренмәсә дә арка миенә үтеп кергән өмет тулы күз карашы, әллә максаттан чигенмәскә дигән уй Фәйзелханга җен көчләре өстәде, ни булса да булды, быел Алабуга батыры дигән исем аның иңнәрендә иде. Җитмеш икенче елның 18 нче июне иде бу.

Көрәшчегә дигән иң олы бүләкне – багана төбендә ятып тәмам арыган тәкәне җилкәсенә салып, түгәрәк буйлап әйләнгәндә, Фәйзелхан туган ягында алган шушы исемне, туган якта яуланган шушы җиңүне гомер буе иң зур җиңү дип санап яшәячәген белми иде. Яуланачак. Соңыннан әллә нинди үрләр яуланачак, Әлмәттә дә, Түбән Камада да, Чаллыда да әллә ничә тапкыр баш батыр калачак; Казанда да, Чиләбедә дә, үзбәк илендә дә, тагын әллә кайларда, әллә кайларда затлы-затлы җиңүләр булачак; Үзбәкстанда атаклы пәһлеван Каратай Юсупов истәлегенә үткәрелгән турнирда баш батыр булып, үзбәкләрне шаккаттырып, аларның түбәтәй-чапанын гына түгел, хөрмәтен алып кайтачак; Фидаил Шакиров, Данил Галиев, Раббани Гайфуллин, Бастам Газизов, Әсгать Фәхретдинов, Рәкыйп Хәмитов, Фоат Шәйдуллин, Габбас Әхмәдиев, Әүхәт Мөхәммәдиев кебек татар алыплары белән бил сынашачак, күп тапкырлар җиңүгә дә ирешәчәк; бөтенсоюз бәйгеләрендә катнашып, җиңүче исемен алып кайтачак; Җәлил турнирларында дүрт тапкыр җиңү яулаячак; еллар аның тормыш китабына Татарстанның өч тапкыр абсолют батыры, ике тапкыр Рәсәй чемпионы, РСФСРның милли көрәш буенча спорт мастеры, СССРның грек-рим көрәше буенча спорт мастеры, Татарстанның атказанган спорт мастеры дигән титулларны язачак. Батырга бирелгән һәр бүләк артына, әнисе, бик кадерләп, бик тәфсилләп, кәкре-бөкре хәрефләр белән бу бүләкнең кайсы числода, кайсы бәйгедә бирелгәнлеген теркәп барачак. Бөтен нәрсәгә кытлык һәм талон чорында әллә ни булып тоелган бүләк-келәмнәргә, йорт җиһазларына, чәй сервизларына, быелныкын безгә бирерсең дип, туган-тумача алдан ук чиратка басачак. Дистәдән артык машина, батырның батырлыгына дәлил булып, бүләкләр исемлеген арттырачак. Әмма! Әмма... туган якта алынган менә шушы исем – Алабуга батыры дигән сүз бүләкләрнең дә бүләге булып, күңел түренә җуелмаска дип язылачак. Аклы-каралы фото артына числосын күрсәтеп, олы бер горурлык белән сырланачак та, соңыннан, гаиләнең кадерле ядкарьләре арасында иң-иңе, иң-иңе булып сакланачак...

Ә читтә, кеше күзеннән ераккарак китеп, яшьлеген утлы көрәш кыры урлаган көрәшче-фронтовик күз яшьләре белән елый иде... Күңел нечкәлеген якыннарына күрсәтергә яратмаган, усал дигән атына тап төшерергә теләмәгән Гарифҗан өрлектәй улының Әлмәттә электрик булып эшләп, «селкенеп» йөрүенә риза түгел иде.

– Институтта да укымагач, нишләп йөрисең анда? Электрикка авылда да эш бетмәгән, әнә подстанциягә кеше кирәк. Кайт, – диде ул, Фәйзелханны авылга чакырып.

Улына әйтеп бетермәгән сере дә бар иде. Авыл туфрагыннан аерылмасын иде дигән яшерен теләген көчләп тагарга теләмәде. Кайтсын, өйләнеп җибәрмәсме, шушында төпләнеп, җир хуҗасы булып күкрәп яшәмәсме... Бригадир булып, җан тамыры җиргә, авылга береккән Гарифҗанның тагын бер сере бар иде. Гәүдә-кыяфәткә тыштан нык күренсә дә, сугышта кичергән михнәтләр үзенекен итә; белә Гарифҗан, саулыгы эчтән какшады, әкренләп булырмы, тизләнеп китәрме... Шуңа да малайларын йорт-нигезгә дә, авылга да терәк булыр дип өмет итә.

Кайтуын кайтты да Фәйзелхан, шәһәр ыгы-зыгысына, аның спортзалларына ияләшеп өлгергән рухы гына ел буе тынгылык табарга ашыкмады. Подстанциягә бара-кайта, ә ярты җаны шәһәрдә калгандай тоела. Мәктәпнең иске маталары өстендә күнегүләр ясап маташу сусаган җанга дәва түгел. Энесе Шәфкатьне көрәшкә өйрәтеп мәшәләнүе, аның елгырлыгын күрү генә беркадәр тынгылык бирә. Аның җан халәтен әнисе дә сизенә, ахрысы, кайчагында, нидер сорарга теләгәндәй, эзенә бастырып, әйләнеп-тулганып йөри.

Беркөнне әбәдкә ДТ тракторы белән кайткан иде Фәйзелхан, эшкә киткәндә, кузгала алмый тинтерәде. Капка төбенә чыгып баскан әнисе:

– Улым, син аның муфтасын әкрен генә җибәрә-җибәрә генә скурыстка тык, – дип өйрәтеп куймасынмы.

– Кара, әни, трактордан төшкәнеңә әллә кайчан, онытмагансың икән, – дип шаккатты Фәйзелхан, трактор кабинасын тутырып торган гәүдәсе белән тышка сузылып.

– Җелеккә төшкән ул чакларны алай гына онытырсың, бар...
Эшкә барып җиткәнче дә, аннан соң да Фәйзелхан кырык кат уйланып, авылның көйгә салынган тормышында үзенә ямь тапмавына тәгаен төшенде. Ни генә димә, барыбер укырга, үз юлыңны эзләргә кирәк.

Кичен шул хакта әтисенә өздереп әйтте. Кире Әлмәткә китәм, физкультура техникумында көрәш бүлеге ачыла, шунда укырга керәм, диде.

Гарифҗан тач үзенә охшаган улына берара текәлеп кенә торды, актан-карадан сүз дәшмәде. Киң маңгаенда сизелер-сизелмәс биешеп куйган буразналар хәрәкәтеннән генә аның үз-үзе белән гәпләшеп алуын чамаларга була иде.

– Китәм дисең, алайса... – Ата кеше, мич кашагасында торган чапалакны алып, күзгә күренми генә безелдәгән чебенгә селтәнде. – Ал-лай... Татарның канында инде ул. Бәхетен гел читтән эзләп изалана... Ахыр чиктә каф тавы артында түгел, туган җирендә икәнен аңлый да аңлавын, соңга калган була...

– Нигә алай дисең, әти? Кайтмаска китәм димим лә мин.

– Киткәндә, барсы да шулай ди... Шушында гөрләтеп кенә яшисе дә бит. Эх! Әнә, минем әткәй, Әхмәтҗан бабаңны әйтәм, егерме биш ел патша гаскәрендә унтер-хорунжий булып хезмәт иткән, урысның үзен сатып җибәрерлек итеп урысча сөйләшә, әллә нинди телләр белә иде. Туган җир дип, барыбер шушында кайтып төпләнгән. Шухри-мухри түгел, вулыс рәисе иткәннәр үзен!

– Кайтуын кайткан да, утызынчы елларда кулак дип сөрергә җыендылар, дип, үзең сөйләгән идең. Тыныч яшәргә барыбер ирек бирмәгәннәр. – Фәйзелхан әтисен кыздырып җибәрергә ярата, андый чакта Гарифҗан бөтен нәсел тарихын әйләндереп сала, хәтереннән әллә нинди вакыйгаларны тартып чыгара.

– Чоры шундый иде. Эшкә нык, булдыклы бөтен кешене юк итмәкче булдылар, авылның әллә күпме кешесен Магнитогорск төзелешенә озаттылар, күпмесен себер җибәрделәр. – Ата кешенең йөзеннән күләгә йөгереп уза. – Колхоз җыелышында безнең әткәйне дә куарга кирәк дип, пыр туздылар. Миңа ничә яшь була? – Тәк... унсигездә туганмын... ундүрт яшь кенә, ушлы булганмын инде, малай, елый-елый торып бастым: мин колхозда эшлим, әнә көне-төне буа будык, нишләп минем әткәй кулак булсын, мәйтәм... Калдырдылар әткәйне. Бер елдан үлеп тә китте инде ул... Бабай Сабир, аның атасы Садыйк исемле булган, данлыклы умартачылар ие, ди торган иде әткәй... Алты бала иек без. Бану апа – колхоз активисты, баскан җирендә ут чыгара, үзе шигырьләр чыгара, үзе оратор... Братлар нинди нәсел тоткасы иде, ә! И-их, анасын корт чаккыры... Галимҗан Курск дугасында ятып калды. Ярый, анысы сугышта үлсен, ди. Калганнары, калганнары... Бәхет эзләп киткән җирдән бит, анасын корт чаккыры... 
Китә казлар, китә казлар,

Китә казлар Донбасска...
Гарифҗанның йөрәк сагышы, күкрәк читлегенә сыеша алмыйча, башта йомры-йомры әчкелтем сүзләр, аннан «Шахта көе» булып, тышка ургылып чыга. Бәгырьнең әллә кай җирләрен чемер-чемер китергән җыр, бәхет эзләп шахтага юл тоткан татар ирләренең авыл капкасына сарылып калган соңгы сәламе, аларны көтеп зарыккан сөйгәннәренең сагынудан саргайган бит алмасы, Донбасс туфрагында, таш астында өзелеп калган бихисап гомерләр булып, халыкның җан ярасы, тарихы, фаҗигасе булып, йорт бүрәнәләренә ягыла. Мөкәррәмәнең шау чәчәктә балкыган яраннарына, матчаның кайчандыр талбишек эләр өчен кагылган кәкре кадагына, карават өстендә кукраеп утырган мендәр чигүләренә кагылып уза.

Җыр кинәт өзелә. Йорт хуҗасының сүзе бетмәгән. Нәсел тарихын, туганлык җебен канга сеңдереп калсыннар, туачак балаларына да җиткерерлек булсын дипме, инде таныш, кат-кат барланган исемлекне малайлары алдында янә кабатлый.

– Заһри, ай, оста иде безнең, мал-лай! Теләсә нинди пичәтне, дукәминтне чыныннан аермаслык итеп эшли белә иде. Авыл кешесен кулына паспорт бирми тинтерәткән чакта, үзенә паспорт ясап, шахтага чыгып китүен кара син аның... Күрәчәгенә ашкынгандыр, шунда үлеп калды. Вахит та шунда вагонетка астында калып изелгән. Низамгали дә шахтада харап булды... Шушында, авылда колхоз рәисе иде бит! Туган җирдән... бәхет эзләп кит тә...

Олпат ир дым бәргән күзләрен малайларыннан яшерде. Тамчы тамып таш тишәр дигәндәй, туган җир кадере турында уратып та, турыдан ярып та улларына әйтә алган кадәр әйтә килде, муен өстендә чүлмәк түгел, үз башлары. Өч малайның берсе колакка элмәсә, бәлки икенчесе эләр...

Уку йортыннан бәхете тәки үзенчә булды Фәйзелханның. Әлмәттә физкультура техникумында көрәш бүлеге гүя аның өчен генә ачылган... Шунда, СССРның халыкара класслы спорт мастеры, атаклы көрәшче, грек-рим көрәше буенча тренер Хафиз Тимашев дәресләрендә җиң сызганып укый башлаган җиреннән, укуын остазының хәер-фатыйхасы белән Омск физкультура институтында дәвам итәргә, Чиләбе институтында тәмамларга насыйп булды үзенә. Нәкъ менә Хафиз Шәйхулла улы аны бөтен ярышларга йөртте, грек-рим көрәше алымнарына, күкрәк аша ыргытырга, унике төрле ыргым серенә өйрәтте. Болай да таш астыннан чыккандай үткер, җор телле, аралашучан егеткә яңа дөнья, яңа кешеләр белән танышу, спорт серләренә ныграк төшенү файда өстенә файда иде: тормыш китабына торган саен яңа кагыйдәләр өстәлә барды. Мине берәү дә ега алмый дип беркайчан масайма, көлкегә калуың бар! Бүген син көчле, иртәгә синдәй көчле яки синнән дә көчлерәк башка берәү пәйда булачак...

Җитмеш дүртнең Сабан туенда аның алдында әнә шундый берәү пәйда булды да. Инде Әлмәттә батыр дигән исемен күпләргә таныткан Фәйзелхан аңа тиклем үз көндәшләрен, бил алышуга бирелгән ун минутның икенче-өченче минутларында ук һавага чөеп, әйләндереп салган, бәйгенең шул рәвешчә дәвам итәсенә шактый инанган иде. Мәйдан уртасында Куйбышев каласыннан килгән унсигез яшьлек Хәбил исемле егет белән кара-каршы калгач, аның шактый каты чикләвек икәнен тоемлады. Әйткәннәр иде аны, җиденче класста укыганда ук, 120 килолы штанганы уймак урынына күтәргән, дип... Хактыр, әнә бит, соңгы алышка чыкканчы, бил бирмәс Иван Максимовны да ничек җиргә сылады бу егет!.. Кыл кебек тартылган тәннең һәр күзәнәге хәлиткеч алышка әзерләнә, йөрәк, сабырлык таләп итеп, туктук ишек шакый; сулык-сулык килгән ике чигә кайнарланып ала. Давай, бирешмә! Былтыр Әлмәт батыры дигән данны яуладыңмы, быел да Әлмәт данын яклап көрәшәсең икән, ул данны әллә кайдагы Куйбышевка тоттырып җибәрергә җыенмыйсыңдыр бит... Кан суына төшә. Сөлгеләр билгә ята. Сыбызгы тавышы ишетелә. Көрәш башлана. Мәйданның гүләвеннән келәмдәге ике пәһлеван мендәр йоны урынына икесе ике якка очар шикелле. Икесендә дә үгез көче, тау күчерерлек үҗәтлек... Мәйдан шартлый. Быел да Әлмәт батыры дип Фазыл Әхмәтҗанов исемен игълан итәләр. 

Аны котлап кулын сузган көндәше берничә елдан соң үзенең дзюдо буенча Европа һәм СССР чемпионы булып таныласын бу минутта белми, шушы ук Фазыл белән Чаллы Сабан туенда кабат бил алышасын, татар көрәшчеләре исемлегендә Хәбил Бикташев исеменең дә алтын хәрефләр белән языласын күзалламый әле...

Шәһәр башкарма комитетында «Фатир бирәбез» дип ышандырып йөрүләре шактый озакка сузылып, Фәйзелханның тәмам эче поша башлаган иде. Апасы белән җизнәсе янында үзенә ялгыш кына да кырын караучы булмаса да, үз өемдә үз көем дигәндәй, үз почмагын булдырырга күптән вакыт. Бер центнерлы гәүдәң белән кайчанга кадәр кеше түрендә аунарга була... Ниһаять, бәхет елмаерга уйлады. Соңгы елларда үзенең җиңүләре белән Әлмәтнең данын күтәргән, инде ике тапкыр Россия чемпионы титулын яуларга өлгергән, Калмыкиянең Элиста шәһәрендә узган бөтенсоюз турнирында беренче урын алып, СССРның спорт мастеры исеменә ия булган егет фатир турындагы соравын янә кузгалткач, спортклубта барысы да хәл ителде: Кудряшев фамилияле берәүгә ике бүлмәле фатир биргәннәр, аның бер бүлмәле фатиры Фәйзелханга булачак. Кудряшев ул фатирның ачкычын Фәйзелханның кулына ук тоттырып куйды. Документларны рәсмиләштереп, кулга ордер алгач, өй туе гына ясыйсы кала!..

Ләкин бәхетеңне сыер сөзсә, көтү көткән акчаңны да җыеп алалмассың диюләре вакыт-вакыт хак булып куя икән.

Ордер алырга дип профком бүлмәсенә кергәндә, Фәйзелханның адымнары нык, йөзе май кояшыдай иде. Ләкин җирән чәчле ир-ат сузган ордерны кулына тотып, ныклабрак карагач, аптырап калды: аңа ышандырган бер бүлмәле фатирга түгел, каядыр вокзал тирәсендәге малосемейкага иде ордер.

– Миңа бит малосемейка түгел, квартира булырга тиеш...

Егетнең кыю гына шулай диюеннән ирнең йөзе үзгәреп китте, аңа мыскыллы елмаю таралды.

– Какая тебе квартира.. радуйся, что эту дали... Если не нравится, могу обратно забрать... – Тук чырайга янә мыскыллау йөгерде, ул, үзенең монда патша икәнен искәртеп, кәнәфи аркасына киерелебрәк утырды.

Фәйзелханда да бар ул горурлык, өстәлгә ике кулы белән таянып, йөзенә иелде:

– А ты кто такой? Ключи-то квартиры у меня!

Бу бүлмәдә һәрвакыт түше белән шуышып йөрүчеләрне күреп гадәтләнгән ирнең күзе маңгаена менде, ул урыныннан сикереп торды, өстәлне урап чыкты да:

– Ты, говно, с кем так небрежно говоришь? Сдай ключи и вон отсюда! – дип, сөякчел куллары белән Фәйзелханның изүенә үрелде.

Шул минутта сабырлык күрсәтсә, ялагайлана, төчеләнә белсә, кем белә, язмышның бормалы сукмаклары бөтенләй башка юлга алып кереп китәр иде аны. Ә ул тотты да үзенә карата әйтелгән мыскыллау сүзен күтәрә алмыйча, тегенең ияк астына чәпәде. Өстәл аша очып төшкән ир заты артыннан кесәсендәге ачкычны да томырып, бүлмәдән чыгып китте. Ачкыч белән бергә аерым фатир турындагы якты хыяллар да очты. Икенче көнне шәһәр башкарма комитетына чакырганда, Фәйзелханга салкын акыл кайткан иде, әмма үкенәм дип, йөзендәге төген дә селкетмәде.

– Нишләп алай кыландың? Хәзер квартира дип авыз да ачып булмый; уголовное дело кузгатырга мөмкиннәр, – диюләренә дә тыныч кына җавап кайтарды.

– Бугазга ябышмасын иде. Мин аңа үземнең «говно» түгеллегемне генә аңлаттым, – диде ул, берсе-берсе бала башыдай йодрыкларын тыныч кына әйләндергәләп. – «Ловить нечего» икәнен аңлыйм, китәм мин моннан...

Урамда 1976 елның көзе иде. Кайчандыр авылдан килгән егетне соры көзе белән каршы алган Әлмәт аны шундый ук көздә Түбән Камага озатып калды.

Ә бит... ә бит... кулга балык урынына шуып кергән мөмкинлекләрнең барысын гел үз файдаңа аударып торсаң, әллә кем булырлыгың да бар иде! «Үз көчем, үз акылым», имеш...

Калтырча автобуста Түбән Камага үз яннарына дәшкән дуслары тарафына юл тотканда, өермә урынына бөтерелгән уйлар, кайчак бер эзгә төшеп, кайчак бер-берсенә каршы килеп, башны кайната иде.

Синдәй көрәшче егетләр аяк астында аунап ятмый! Шәһәр данын якларга, җитәкчеләрнең йөз аклыгын акларга кирәктә, синдәйләрне кулда күтәреп йөртергә әзерләр! Исеңә төшер, былтыр, шәһәр батыры исемен яулаган көнне мәйданда «Татнефть» берләшмәсенең генераль директоры Әгъзәм Вәлиханов үзе килеп кочаклап алды, соңыннан өенә дәшеп, түренә утыртты. Су сөлеге кебек кызы белән таныштырды. Ә син авыллыгыңны иттең, алтын кашык тезелгән табынны, алтын каминны күреп, ашык-пошык табан ялтырату ягын карадың. Янәсе, мондый тормыш синең өчен түгел. Башыңа төшсә өйрәнер идең. Чалгы тотып печән чапкан, кувалда белән селтәнеп, цехта эшләгән кулларның алтын кашык кына тотарлык рәте булыр иде әле... Үзең дә алтын кияүләр исемлегенә эләгеп, күн кәнәфиләрдә кемгәдер әмер биреп утырыр идең...

Юк һәм тагын бер тапкыр юк! Күңеленә уеп язылган, «үз көчеңә, үз акылыңа ышан» дигән кагыйдәгә хыянәт итәргәме? Егет сүзе шул булырмы? Юк, агайне, юк... Тормыш үзенең сынаулары белән кызык. Чын тормыш белән яшисе, янып, ялкынланып, үз сукмагың өчен көрәшеп яшисе килә...

Тормыш китабының яңа бите ачыла иде.

Түбән Кама – яшь тарихлы кала. Рәсәй иленең ихтыяҗы, канун-имзалары нәтиҗәсендә татарның җан җирендә калкып чыккан нефтехимия комбинаты – каланың, алай гына да түгел, халыкның ярасы да, дәвасы да. Яшьлек дәрте белән шәһәр һәм завод төзелешенә эшкә килгән, сулар һавада да хыялый ак болытлар гына күргән ал күзлеклеләр дә, гаеп-хаталарыннан качып сыену эзләгәннәр дә, тормышын чиста биттән башларга җыенганнар да, болганчык суда балык тотарга теләп, маҗарага сусап юл сапканнар да, шәһәр читендәге төрмәләрдә җан асраучылар да җитәрлек монда. Халык телендә заводларны китапча атау юк, «химия» дә «шинный» дип кенә җиппәрәләр.

Фәйзелханның техникумда бергә укыган дуслары Альберт Садыйков белән Таһир Вәлиуллин «Нижнекамскнефтехим» спортклубында тренер булып эшли иде, алар чакырды егетне. Тулай торакта урын булачагын да әйтеп кызыктырдылар.

Бар яклап үсәргә тотынган калага яшь белгечләр һәр өлкәдә кирәк иде, Фәйзелхан кебек спортчыны ике түгел, биш куллап эшкә алырга әзерләр. Чыннан да, хезмәт кенәгәсенә нефть-химия комбинатында аппаратчы дип язып, үзе тренер булып спортклубка урнашуга, Студентлар урамындагы тулай торактан бүлмә ачкычы да тоттырдылар.

Юл сумкасын җилкәсенә асып, бүлмәгә барып кергәндә, анда балта элеп куярлык төтен иде, ике егет тәмәке тартып утыра. Исәнләшеп, стена буендагы тар караватка сумкасын ташлауга, Фәйзелханның тыны кысыла башлады.

– Егетләр, пажалысты бүлмәдә тартмагыз!

– Нәрсәәә? – Егетләрнең күзе маңгайга менде. Кем бу, башы керсә аягы кермәгән, үз тәртибен урнаштырмакчы булып маташа инде әллә...

Фәйзелханның каприз күрсәтүе түгел иде. Ишек буендагы саргылт шкафны ачты, курткасын салып, шунда элде, сумкасын идәнгә төшереп куйды. Танышуны сүз көрәштерүдән, холык күрсәтүдән башларга исәбе юк иде, куе кашларын язып, киң итеп елмайды.

– Бәләкәй чактан калган, бүре тәмәкесе акылга утыртты...

– Да ну... Егетләр әллә аптырап, әллә сүзнең дәвамын көтеп, бер-берсенә караштылар.

– Каз сакларга баргач, бала-чага килеш коры чирәм тартып маташа идек. Берәрсе әтисенең кесәсеннән «Байкал» чәлдереп килсә, шуны суырабыз. Берсендә бүре тәмәкесен төреп тарттык, мал-лай, аның агулы икәнен кем белгән. Менә костырды, менә костырды, агуланып, чак исән калдым... Шуннан бирле тәмәке исе башка ярамый, егетләр, җенем сөйми, психоз башлана минем. Шуңа әйтәм, пажалысты, хет баштан йөрегез, түлке бүлмәдә тәмәке генә тартмагыз...

Әллә Фәйзелханның ихласлыгы, әллә артист шикелле елмая-елмая мавыктыргыч итеп сөйли белүе үзенекен итте, бая гына киерелеп тартылган кыл шунда ук йомшарды, бу таләпне баш бәласенә санамаган егетләр (киләчәктә аларның берсе цех начальнигы, икенчесе баш инженер булып билгеләнәчәк!) уйлап карарбыз дигәндәй, җилкә җыерып куйдылар... 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 10,2022

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: