Логотип Казан Утлары
"Мәйдан - батырлар өчен!"

БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (дәвамы)

Күз ачып йомган арада Фәйзелхан белән Вилне бүре өередәй әйләндереп алган төркем аларга артык сораулар биреп маташмады. Фәйзелхан үз өстенә берьюлы ташланган берничә малайны уңга-сулга селтәп томырырга җитеште, карлы боз өстендә аяк тая, кызлар озатырга гына яраган үкчәле ботинкалар өерелеп сугышканда комачау итә.

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ) 

* * *

Гаделлеккә нигезләнгән ярыш-көрәшнең генә чын җиңүчеләре була. Егерменче гасыр Рәсәй халкын, диненә-милләтенә, яшенә-җенесенә карамастан, җитәрлек талкыды. Революцияләре, сугышлары белән җелеккә төште; җитәкчеләрнең үз халкына геноциды нәтиҗәсендә иң асыл, иң зыялы, иң гыйлемле, фикер йөртә белә торган затлар бер гаепсезгә төрмә стеналарына терәп атылды; Себергә озатылган җиреннән, хайван ташый торган вагоннарда ачлыктан, сусызлыктан, авырулардан җан тәслим кылды, андыйларның кабык-гәүдәсен кайчак поезд барган уңайга урман эчләренә томыра тордылар; артык йөк һәм артык кашык саналган тоткыннар баржага төялгән килеш дәрья-суларга батырылды. Каһәр төшкән сугыш елларында нәсел сакчысы булырга дип дөньяга килгән ирләр миллионлап кырылды; кан-яшь түктереп, күкрәк баласыннан, сабыйларыннан аерып, окоп казырга, торф чыгарырга, урман кисәргә озатылган аналар, бетләп беткән завод баракларына, ФЗӨгә җибәрелгән яшь кызлар көчләнде, мәсхәрәләнде, үтерелде. Соңгы кабым ризыгы, күз текәп торган сыеры йә заем түләргә, йә фронтка дип тартып алынгач, күпме әби-бабай, бала-чага ачтан шешенеп үлде; тамакның тәмугка керткәнен белә торып, басудан бер уч бодай уып кайткан ач аналар төрмәләргә илтеп ябылды. Анда көчләнеп, кайберсе бала күтәреп кайтканнары үз йортының ишек төбеннән янә мәсхәрәләнеп куылды, аяк астына салып тапталды. Ярыш дәрте белән күзләр тонып, башта социализм, аннан коммунизм төзергә маташкан елларда кеше күз яшьләре һәм кеше сөякләре өстендә Магнитогорск кебек калалар калкып чыкты. Күпме язмышларны гарипләндереп, яңгыравык исемле төзелешләр гөрләде. Ялгыш юлдан барганны халыкка аңлатырга теләп, тел тибрәткәннәрнең күпмесе психушкага озатылды. Дөнья гүя берьюлы ике яссылыкта яши; социалистик ярышта көч сынаша-сынаша, җиңүләрнең аръягына чыгып, аяк салындырып утырган дәүләттә чын һәм ялган икесе бербөтенгә әверелгән; күчмә кызыл байракка, күчмә кубокка, грамоталарга, мактау кәгазьләренә күмелергә әзер дөнья шуларга ирешү өчен күзе-башы тонып көрәшә. Колхозлар көрәшә, заводлар көрәшә, калалар көрәшә, кешеләр көрәшә... Айлык ризыгыңны бер көндә ашап бетереп мактанган шикелле, бишьеллык планнарны өч елда үтәдек дип шәрран яралар; кәгазьдәге саннарга, план үтәлешенә, җиңүләргә карасаң, сөт елгалары шаулап ага, фермадагы сыерлар гына түгел, үгезләр дә бозау китергән дип уйларлык; фабрикаларда җитештерелгән җиһазлардан күз камаша.

Татар авылында көнне-төнне ялгап эшләгән колхозчылар гына, кемнеңдер Мәскәү кибетендә «сгущёнка» күргәнен, икенче берәүнең каладан колбаса алып кайтканын, хәлвә дигән нәрсә тәмләп караганын, түбән очтагы өченче берәүләрнең ялтырап торган, ике ишекле шифоньер алганнарын аһ итеп, шаккатып сөйли дә, андый көннәрнең бик тиздән, коммунизмга барып ирешкәч, һәркемгә килеп җитәсен күзаллап, күңеленнән генә куана. Ялган җиңү һәм ялган дан артыннан куган җирдә син – миңа, мин – сиңа кануны, җинаятьчелек чәчәк ата. Ул җинаятьчелекнең төп сәбәбен беркем дә берәүнең дә күзенә төртеп күрсәтергә теләми. Иң уңайлысы – эчкечелеккә сылтау. Кибет басканмы, кеше үтергәнме, ут төрткәнме – салган баштан кылынган гамәлне сүтеп-җыю, андыйларга җәза бирү кемнәргәдер күпкә уңайлырак. Шуңа да аракыны «валюта» урынына күтәреп, аның дәрәҗәсен арттыру, җепкә кәгазь бәйләп, мәчене мавыктырган шикелле, ил өчен мавыктыргыч бер шөгыль кебек...

Шәһәр урамнарында төркемнәр оешып, кичләрен генә түгел, көндезләрен дә олысы-кечесе күңеленә шом салган чорда да җинаятьләрне исерекләргә бәйләп аңлату гадәте дәвам итә иде. Ләкин без иртәме-соңмы капчыкны төртеп чыга. Ил бу гасырдагы тагын бер фаҗигале тупсасына аяк баскан иде. 


* * *

Фәйзелханның шәһәр шпаналарыннан куркыр күлмәге юк, спортклубта классик көрәш белән шөгыльләнгәнен инде белеп өлгергәннәр, якын килеп, «борчып» йөрмиләр. Габбас Әхмәдиев, Наил Зәйнуллин кебек көрәшче егетләр дә үзләре баш, үзләре түш булып көн күрә. Вакытына карап, дуска йә көндәшкә әверелгән мәл дә булгалап тора. «Шинный»да эшләгән Габбас белән җитмеш бишенче елда Бөгелмәдә, самбо ярышына баргач күрешеп-танышып калганнар иде. Ул чакта Әлмәттә грек-рим көрәшенә йөргән Фазыл-Фәйзелхан, бөтенесен җиңеп, беренчелекне алып китте. Ярышның кайда-ничек булганлыгы кемнеңдер исеннән дә чыгып куярга мөмкин, ләкин егетне бер күргән кеше аны гомерендә дә онытмый инде: мәһабәт гәүдәле, бөдрә чәчле, төз буйлы, бөтен кешене авызына каратып торган Фазыл яшенең-картының хәтер төпкеленнән җуела торганнардан түгел.

Сөйли белгән авызда йомычка да йомры була: телгә-сүзгә осталыгы белән Фәйзелхан инде монда да байтак дус-танышлар табып өлгергән, кызларга да бер күз кысуы җитә. Җырлы-биюле «пятачок»лардан соң Корабельная урамындагы тулай торакка әле берсен, әле икенчесен озата кайта. Кыяфәт тә кәттә: нейлон куртка, нерпа папаха, мохер шарф, болай да алып гәүдәне тагын да биегәйтеп күрсәткән үкчәле ботинка...

Көз белән кыш бил тартышкан бер кичне кызлар тулай торагыннан кайтырга кузгалып, урам ишеген ачканда, артыннан моңарчы таныш булмаган бер егет тә чыкты. Сәлам бирде дә:

– Сиңа кайсы якка? – дип, дустанә сорап куйды. Студентлар урамына икәнен белгәч: – Давай, миңа да шул якка. Вил булам, – дип, үзе белән таныштырды да бергә атлый башладылар. Тулай торак почмагына борылуга, шәрә артын ялтыратып йомышлап басып торган берәүне күрүгә, Фәйзелханның яңа танышы ялт кына аның янына атылды.

– Ну-ка, что-это такое?

Тирә-якны кинәт яралы аюдай үкергән тавыш яңгыратты.

Мизгел эчендә ни булганын юньләп аңламый да калган Фәйзелханның аптыравы йөзенә таралды.

– Нәрсә булды? – дип сорады ул, алны-артны күрми ук шикелле каядыр атылган егет тарафына күз ташлап. – Ник акыра ул? Вилнең кулында пычак йөзе ялтырады.

– Моның белән төртеп алдым, – диде исе дә китмичә.

– Соң, кул белән генә аңлатсаң да булыр иде...

– Андыйлар алай гына аңламый... Ничу монда, кызлар тәрәзәсе алдында...

Сөйләшә-таныша әкрен генә атлап кайтып килгән җирдән, Химиклар урамын узып китүгә, үз артларында дөп-дөп чапкан тавышлар ишетеп, икесе берьюлы артка әйләнеп карасалар, ни күрсеннәр: кулларына күсәкләр тоткан егетләр төркеме болар артыннан куып килә иде.

– Аһ, с...-и! – Вил, алар арасында баягы егетне күреп, катлы-катлы сүгенеп куйды.

Торып йөгерүдән мәгънә юк иде. Йөзгә-йөз сугышканда да, бу хәтле кешегә икәүләп кенә каршы торырга. Ай-һай...

Күз ачып йомган арада Фәйзелхан белән Вилне бүре өередәй әйләндереп алган төркем аларга артык сораулар биреп маташмады. Фәйзелхан үз өстенә берьюлы ташланган берничә малайны уңга-сулга селтәп томырырга җитеште, карлы боз өстендә аяк тая, кызлар озатырга гына яраган үкчәле ботинкалар өерелеп сугышканда комачау итә. Ул бераздан үзенең өер астында изелеп калганын абайлап, тешләрен кысты. «Сыталар икән болар». Ни гаҗәп, шул уй сызылып үткән мәлдә үк, әле генә өстенә өелгән егетләр чебен урынына выжылдап кирегә очарга тотындылар. Ул да булмады, Вилнең, ачы итеп:

– Всех зарежу, падлы! – дип, сөрән салганы ишетелде.

Соңыннан билгеле булганча, «мондыйларның баш белән генә аңламасын» чамалаган Вил, Фәйзелхан өстенә өелгәннәрнең һәрберсенең артына пычак очы белән аңлатырга тотынган икән... Фәйзелхан шунысына гына аптырады: шундый мәлдә дә кайсыдыр берсе аның муенындагы мохер шарфны эләктереп китәргә өлгергән иде...

Яшьлек күкрәк киереп яшәргә ярата. Түш кесәңдә акча да булса, күкрәк тагын да киерелә, адымнар тагын да ышанычлыракка әйләнә, кызлар янында да үзеңне бетле хәерче итеп хис итмисең, бәяңне белеп кенә сөйләшәсең... Тик бер хезмәт хакына гына бик киерелеп булмый шул...

Шабашка булганда, төзелештә дә эшләп алалар, кәҗә маеңны суырса да, акча була дип юаналар.

Көннәрдән бер көнне Фәйзелханның кулдашы, Ростов егете Виктор, шундый шабашкадан эт булып арып кайтып барган мәлләрендә:

– Слушай, а чё мы так мучаемся?.. Әйдә, ресторанга швейцар булып урнашабыз, беләсеңме, анда күпме акча эшләп була?! Ресторанда аракы ат бәясе тора... – дип, акча эшләүнең яңа ысулын тәкъдим итте.

Илдә аракыга каршы көрәш игълан ителгән, виноград куаклары киселгән, кайдадыр аракы сатылса, чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килгән, ул чиратларда үз урынын сатып, кемнәрдер акча эшләгән, шул чиратларда кешеләр кысылып-басылып үлгән чор бу. Шулай да егетләр кайсы нокталардан бу «валюта»ны алып булганын беләләр, склад мөдирләре, сатучы кызлар үзләре белән матур итеп, тәмле итеп сөйләшә белүчеләрне дошман күрергә тормыйлар...

Шулай эшләделәр дә. Ничек кирәк алай табылган аракыны, ресторанда типтерүчеләргә, биш бәягә арттырып, ишек төбендә җайлап кына аткарырга ниятләделәр. Сату дигәндә, Викторда үзеңне дә сатып җибәрерлек сәләт бар. Фәйзелхан «страховкада»: көченең дә, һәр эшне дипломатларча хәл итә белүенең дә кирәге чыгуы бар, алай-болай бәйләнүче, тавыш чыгаручы, йодрыгы кычытучы күренсә, эшне ничек тә зурга җибәрмәскә кирәк... Кесәгә кергән акча күзгә күренеп артты. Инде егетләр үзләре дә ресторанда сыйланып, кызларны да таксида гына озатырга өйрәнеп килә башлаганнар иде дә...

Бер кичне ресторанда компания белән күңелле генә утыралар иде. Арадагы бер егеткә ашыгыч кына каядыр китәргә туры килде, ул үзенең йөргән кызын озатып куюны Фәйзелханга ышанып тапшырды. Мәҗлес азагына якынлашкач, Фәйзелхан белән Виктор такси чакырдылар да кызны өенә илтә киттеләр. Кыз, үзләренең подъезды янында төшеп калды да почмакта торган бер машина фараларын яндырып алуга, ялт борылып, шул машина эченә чумды.
Кузгалып китәргә җыенган таксистны шап туктатып, Фәйзелхан белән Виктор икесе дә атылып чыктылар. Ни дисәң дә, иптәш егет алдында җаваплылык дигән нәрсә бар, кызны исән-сау өенә кайтарырга вәгъдә бирделәр. Ә монда нәрсәдер аңлашылып бетми...

Сул ишекне каерып ачуга, Виктор кулындагы шарфы белән шофёр егетнең муеныннан эләктереп тә алды.

– Ты, гон...он, пид...рас, чё творишь, а? – дия-дия, аның башын руль астына китереп тә тыкты.

Фәйзелхан, кыз утырган яктан ишекне ачып:

– Галя, ты чё? – дияргә генә өлгерде, мизгелнең кайсыдыр бер өлешендә, бөкрәеп төшкән шофёрның иңбашында ялтыраган капитан погоннарын абайлап, машинаның теге ягына сикерде. Кабина эчендә шофёрны дөмбәсләп маташкан Викторга ябышып, аны йолкып алырга теләде:

– Виктор, тукта, җүләрләнмә!

– Ты чё меня тащищь? Яма берне үзең дә! – Викторның каны кызган, тиз генә туктатам, димә. Шулай да колак төбендә Фәйзелханның «мент бит бу» дип пышылдаганын ишетеп алды, тураеп басканын сизми дә калды. Фәйзелхан шофёрның муенындагы шарфны бушатып, тураеп утырырга булышты, «Кызлар аркасында була инде, гафу ит, брат», – дигән булып, хәлне үзенчә йомшартырга маташты...

Виктор да, Фәйзелхан да шәһәргә «уголовный розыск» начальнигы итеп яңа кеше билгеләгәннәрен ишетеп өлгермәгәннәр иде, шуңа да аларга руль артындагы егетнең йөзе бер дә таныш түгел иде шул...

Кемгә кул күтәрүләрен белгәч, Виктор:

– Мин үземнең Ростовка качам, – дип өтәләнергә тотынды. Фәйзелхан ашыкмаска киңәш итте.

– Бездә, татарларда, кәтмәнгә каршы кәйлә бар, хәйләгә каршы хәйлә бар, диләр. Берәр җай табылыр, – диде, үзенең дус-танышларын күздә тотып. Үзләре гаепле, кәнишне, шулай да авыр хәлдә калган шушы минутта ярдәм кулы сузучы нужәли булмас...

Яңа начальник аларны икенче көнне үз янына кичке тугызларда чакыртты.

– Ну, кто гон...он, пид...рас, а? – диде ул, Викторның йөзенә гаҗәеп бер тынычлык белән карап.

– Нууу... я, наверно, – диде Виктор, шулай ук тынычлыгын җуярга ашыкмыйча.

– Иптәш капитан... – Фәйзелханның башланган сүзе һавага эленеп калды.

– Мин бит сезне теләсә нинди статья белән рәшәткә артына тыгып куя алам!

– Иптәш капитан...

– Яныгызга берәр кызны җибәрәбез, көчләде дип гариза яздырабыз, шуның белән вәссәлам. Йә, ничек? – Капитан аларның сабырлыгын сыный идеме, артык тыныч иде.

– Иптәш капитан... Ярар инде, салган авыздан әллә нинди сүзләр оча бит инде ул... Хрущёв булып Хрущёв шулай дигәнне... – Суга батучы саламга тотына, ди, Фәйзелханның да нияте шундыйрак.

– Причём монда Хрущёв? – Капитанның кашы җыерылды.
– Теге, ни... авангард рәссамнар күргәзмәсендә... «ясый белмисез, пид... расы проклятые» дип сүккән ди бит авторларны... Әйтелә инде ул... була инде ул... – Мондый четерекле сорауларны һәрчак йодрык белән генә хәл итеп булмаганны, кайчак таныш-белеш, кайчак хәйләкәрлек, кайчак йомшаклык кирәк икәненә төшенеп килә инде Фәйзелхан. Бу бүлмәдә анекдот сөйләп кенә башыңны саклап кала алмассың...

Җан биргәнгә җүн бирде тагын, начальник үзен егетләрчә тота белде, бу бәладән ничек кирәк алай исән-сау котылдылар. Кабинеттан тәмам аңлашып, Сабан туйлары җиткәч, су буенда тәкә ите ашарга кунакка чакырып, тыныч күңел белән чыктылар. Башка юлы очрашканда, алар инде үзләрен бөтенләй дусларча хис итә иде.

– Иптәш начальник, мә, мороженое ашыйсыңмы? – диде Виктор, каршысына очраган капитанга, кулындагы яртылаш ашалган туңдырманы сузып. Үзе туңдырма дигәндә үлеп китә торган булгач, әллә ни урынына күрүе булдымы...

– Әллә шушының белән котылмакчы буласыңмы? Син миңа бер ящик мороженое йә бер ящик коньяк куярга тиеш, беләсең килсә, – диде капитан, уенын-чынын бергә кушып, егетләргә кул биреп исәнләшкәч.

Шулай дисә дә, җил кайсы якка иссә, шунда авыша торганнардан түгел иде ул...

Тәкә суеп, су буенда бәйрәм иткәндә, төрле уеннар да оештыралар иде. Уртага сызык сызып, ике якка ике кеше сузылып ята да, муенга бау бәйләп тартышалар. Капитан погоннары инде майорныкына алышынган начальник белән көч сынашуның ни белән төгәлләнәсен чамалап булмый, көч җитәрлек, җиңүен җиңәрсең аны, менә шуннан соң ни булыр... Андый чакта Фәйзелхан хәйләкәрлеген эшкә җигә. Аны сызык янына диярлек тартып китерә дә туктап кала:

– Иптәш майор, әйдә болай итәбез: мин биреләм, ә син, безнең малайлар кулыңа килеп эләгә калса, эшне йомасың...

– Йомармын менә мин сиңа!.. Күп сөйләшмә, тартуыңны бел... Шуннан соң инде тыныч күңел белән тартырга була... 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 10, 2022

Фото: unsplash

Теги: проза повесть Язучылар союзы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев