Логотип Казан Утлары
"Мәйдан - батырлар өчен!"

БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (дәвамы)

– Ярты ел элек мин машинага гариза калдырган идем, ничегрәк икән анда? – диде ул, теге вакытта үз кәгазе кереп чумган папкага ишарәләп. – Ярты ел? Соң, апаем, син түгел, саллы-саллы директорлар ничә еллар чират көтә... – Ханымның яшькелт күзләренә, нечкә иреннәренә көлемсерәүле елмаю йөгерде.

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

* * *

«Химиклар» мәдәният йорты янындагы «Факел» спортклубына көрәш серләренә өйрәнергә дип килгән егет-малайлар арасында төрлесе бар. Холык холыкка охшамый: кемдер матур итеп җиңелә, көндәшенең күзенә туры карап, кулын кыса белә; кайберәүләр, җиңелә калса, хаксызга санап, кырык сүзгә җитә, һаман кемгәдер нәрсәдер расларга маташа. Андыйларны бер-ике сүз белән генә урынына утырта Фәйзелхан:

– «Гнилой» булмагыз! Егет була белегез!

Шәкертләре арасында үзенә охшаган, тәвәккәл һәм максатчаннарны күз уңыннан һич ычкындырмый: алар белән тау күчерергә мөмкин икәнен чамалый ул. Әнә Шәңгәлче мәктәбеннән килеп йөрүче Геннадий Муллинны гына кара, ком суны ничек сеңдерсә, өйрәткәнне шулай сеңдереп кенә бара. Юниорлар ярышына баргач, Казанда, спорт мастеры белән өч периодта бил алышып, үзен ничек күрсәтте! Тегесе нибары бер балл эләктерә алды...
– Гена, давай, ирекле көрәш буенча көрәшәсең, – диде ул беркөнне истәсанда юкта, үзендә классик көрәш серләренә өйрәнүче егеткә, ярышлар башланыр алдыннан.

– Фәйзелхан Гарифҗанович, мин бит классика буенча шөгыльләнәм, ирекледә бер дә тотынып караганым юк, – диде Гена, якты күзләренә аптырау галәмәте чыгарып.

– Менә, берочтан өйрәнерсең дә. Көндәшең мондый алым ясаячак, син менә болайрак эшлә. Ул болай итсә, менә мондыйрак итеп алдыр, ничек тә капларга тырыш, – дия-дия, кыска гына вакыт аралыгында Фәйзелхан аңа дәрес тә биреп алды. Укытучысына каршы төшәргә базмаган егеткә, ни булса шул булыр дип, келәмгә чыгып басудан башка чара калмады.

Көндәшенең ирекле көрәш буенча биш ел буе шөгыльләнүен белә иде егет, шуңа бу ярышка әллә ни өмет баглап маташмады. Шулай да бәйге башлануга, тренерының күрәзәлек кылгандай әйтүен бик тиз исенә төшерде: көндәше нәкъ ул күрсәткән алымны ясауга, Гена аны Фәйзелхан өйрәткәнчә егып та салды. Көрәш башлануга нибары унбиш секунд үткән иде. Бераздан, келәмнән читтәрәк, тренеры Таһир Вәлиуллинның әлеге малайны:

– Бу нинди хәл, биш ел буе шөгыльләнәсең, ә монда спортклубка килүенә ярты ел да булмаган колхозниктан ектырып ятасың, – дип пешекләвен ишеткәч, көндәшен жәлләүдән йөрәге сызды...

Фәйзелхан үз егет-малайлары өчен авторитетка әйләнгән иде. Күрми түгел: аныңча сөйләшергә, аныңча йөрергә омтылалар... Үзе дә егет кенә абыйлары алар өчен теләсә кайсы мизгелдә җилкәсен куяр булышчы да, киңәшче дә. Спорт серләренә төшендерү белән беррәттән, тормыш сабакларын да һәйбәтләп биреп куя: кайсы мәлдә үзеңне ничегрәк тотарга, кемгә ниндирәк сүз белән якын килергә – психологларың бер читтә торсын, әтиләреннән ишетмәгән киңәшләрне малайлар күбрәк аның авызыннан ишетәләр. Корылыгы да бар: «Авызыңны ачып торма!» – дип кенә җиппәрә. Малайларны иң шаккаттырганы – ул һәр көрәшченең алымнарын яттан белә, алдан күрүчәнлеге белән таң калдыра. Ярыштан соң хаталарыңны энәсеннән җебенә кадәр сүтеп тикшерә мәгәр: нигә болай эшләмәдең, көндәшең менә болай итте; син бу рәвешле каплап куярга тиеш идең... Ул мондый алым ясый башлаганда, аның юлың өзәргә, капларга тиеш идең, шулай балл алырга була иде... Нигә моны күрмәдегез? Күрә белмисез, дип шәпләп кенә сабак бирә.

Малайлар гына җилкә җыера: алар әле чыннан да күрә белми. Күрә белмәгәнне ничек күрәсең инде дип аптырыйлар гына. Һәм абыйларының «Ач күзеңне!» дигән сүзенә ияреп, дөньяга күтәрелеп карыйлар...

Түбән Кама көрәшчеләре ноябрь аенда Казанга, «Социалистик Татарстан» газетасының герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге призлары өчен үткәрелә торган бәйгесенә әзерләнә иде. Үзләре телендә аны «Җәлил турнирлары» дип кенә йөртәләр, моңарчы дүрт ел рәттән, җитмеш икенче елдан бирле, команданың беренчелекне беркемгә биргәне булмады. Быел да шәһәр данын югары тотарга, җиңү яулап кайтырга ниятләре. Шуңа да спортзал түшәменнән төтен чыга. 

Янә Казанны яуларга дип, юлга кузгалган командада быел Фәйзелхан да бар. Башкаланы дер селкетергә исәпләре! Данил Галиев үзе генә дә ни тора! Рәсәй, Татарстан чемпионы, йөз килограммнан артып киткән баһадир гәүдә! Наил Зәйдуллинны кара – дүрт тапкыр Түбән Кама Сабан туе батыры!..

Бу көннәрдә Казан чыннан да дер селкенде. Биш авырлык үлчәвендә Түбән Кама командасының һәр биш көрәшчесе дә үз үлчәүләрендә беренчелекне яулап, рекорд куйдылар, шәһәрнең көрәшчеләр каласы икәнен исбатладылар. 60 килограммда көрәшүчеләр арасында Нариман Әхмәтшин келәмгә җиде тапкыр чыгып, алты көндәшен «чистага» җиңде. Иң күп көрәшчеләр җитмеш һәм сиксән килограммлы авырлыктагылар булып, Әлмәт, Азнакай, Балтач, Казан егетләрен Наил Зәйдуллин җиңеп ташлады. Алардан авыррак үлчәүдә көрәшүчеләрне Михаил Минеев егып салды. Миша да, Наил шикелле үк, Зәй районыннан. Наил – Әхмәт авылыннан булса, Михаил – Сарсаз-Баграҗ авылында туып-үскән егет; Түбән Кама командасы белән мондый ярышка тәүге тапкыр гына килүе түгел.

Фәйзелхан туксан килограммда көрәшүчеләр исемлегендә иде. Казанның быелгы Сабан туе батыры Фидаил Шакиров белән, бер-берсен ега алмыйча, штраф очколары алып, байтак көч сынашты алар, ахыр чиктә Фидаил дә, аннан соң келәмгә чыккан Саба егете Әсгать Гайфуллин да финалдан төшеп калдылар. Беренче урын өчен Зәй батыры Исмәгыйль Баязитов белән бил алышып, җиңү Фәйзелханга тәтеде. Фәйзелхан Фидаилнең дә, Исмәгыйльнең дә алымнарын белә: икесе дә, күрер күзгә тотарга, эләктерергә бик җайлы тоелсалар да, көрәшә башлаганда инде тартып кына китерәсең – гәүдәләренең аскы ягы артка чыгып, пружина шикелле борыла да куя. Чамаламый калсаң, тотып бетердем дигәндә китереп бәрүләре дә бар...

Физкультура техникумында укыганда, психологик факторның спортчы өчен буш сүз түгеллеген баштан чыкмаслык итеп өйрәткәннәр иде, тормыш тәҗрибәсе аны үз сабаклары белән тулыландырып кына торды. Кайчак, көндәшеңне алдан ук сындыру өчен янына килеп, җилкәсенә суккалый-суккалый: «Да-а, малай, син быел тагын да мощныйрак күренәсең әле, җиңеп тә ташламассың микән», – дип сүз катып китү дә җитә... Татарстанның милли һәм классик көрәш буенча танылган тренеры Мәгазь Сәхәбетдинов Фәйзелханның уйлап, акыл белән эш итәргә яратканын тиз төшенгән иде, шуңа да аны күрсә, «Аһа, профессор килде. Алдый инде хәзер бу боларны...» – дияргә ярата...

104 килограммлы Данил Галиев иң авыр үлчәүле пәһлеваннар арасында көрәшә иде, барлык көндәшләрен ул берничә минут эчендә аркаларына төшерә торды. Бераздан, газета призына алтынчы мәртәбә ия булган пәһлеван исемен күтәреп, ярышны төгәлләде.

Җәен Түбән Кама Сабан туенда Фәйзелхан да Данил Галиев белән йөзгә-йөз калды. Татар көрәшенең затлы исеме – батыр исеме өчен көрәшә иде алар. Аңынчы, «мәйданда үз батырларыбыз гына сынаша, Әлмәт батырын кертмәскә», – дип, Фәйзелханны келәмгә якын китерергә теләмәгәннәр иде. «Хәзер безнеке ул, «химия»дә эшли», – дип раслаганнан соң гына аяк бастырдылар.

Мәйдан акылдан язар дәрәҗәдә гүли: бер сәгать буе барган көрәш ике пәһлеванның көч-куәтен күрсәтеп, инде тирә-яктагы халыкны арып-талырга мәҗбүр итте, егетләрнең берсенең дә бирешергә исәбе юк иде. Икесендә дә үгез үҗәтлеге: моңарчы Түбән Камада гына түгел, республикада исемен яңгыраткан Данилда горурлык җитәрлек, шәһәрдә үзе кебек үк көчкә ия тагын бер көндәшнең барлыкка килүе гәүдәне туп шикелле тыгыз бер түгәрәккә җыярга, данга тап төшермәскә дип, сөлгене тагын да ныграк тартырга мәҗбүр итә. Былтыр Казан Сабан туенда Европа һәм Украина чемпионы, классик көрәш буенча халыкара класстагы спорт мастеры, СССР чемпионы Дмитрий Задверняк белән бил алышуы күз алдыннан сызылып үтә. Нинди көчле көндәшне кыска гына вакыт аралыгында биленә китереп салганны...

Фәйзелханның үз уе. Яңа шәһәрдәге яңа сукмагың батыр исеме белән башланса ярап торыр иде... Әнә бит, аны «Әлмәт батыры» дип олылыйлар. Тик ул – үтелгән юл. Бу шәһәрдә тормыш китабының яңа битләре ачыла. Батыр исеме белән башланса мишәйт итмәс иде... Көрәше матур! Чын пәһлеван белән бил алыша!

Икесенең дә канга батып беткән йөзендә, комарга бирелгән күзләрендә ярсулы бер чаткы уйнап алды.

Данилның көрәш алымын белә Фәйзелхан. Син аңа таба уң аяк белән атлыйм дигәндә, аягың җиргә басканчы, каплый да үзенең бот арасына аягыңны да, кулыңны да кыстырып куя. Аннан аяк аркылы, корсак аркылы елан урынына, пружина урынына бөтерелә-бөтерелә барып төшәсеңне көт тә тор. 120, 130 килограммлы көрәшчеләрне дә шулай төшерә. Шуңа да Фәйзелхан аягын кыстырырга бирми, Данилга үзен күтәрергә, ян-ягына, дүрт аяклатып җиргә ыргытырга, балл алырга җай калдырмаска тырыша. Көндәшенең үзен дә алып булмый, ул инде азу ярган...

Хөкемдарлар тагын унбиш минут бирде. «Давай, быелга икенче урынга ризалаш!» – диделәр Фәйзелханга, бүгенге көрәшнең ахырын көтеп арыгач...

Түбән Кама аның көчен таныды, егетне үзенеке дип кабул итте. Тик койрык урынына үзенә ияреп килгән бер сорау бар иде: егеткә фатир кирәк иде. Спортклубтагы иптәшләре белән профкомга кереп, шулай дип сүз кузгалткач:

– Сиңа хәтле күпме кеше чиратта тора! – дип, иронияле елмайдылар. – Спортсмен, имеш... Берәр результатың бармы?

– Соң, бу бит Әлмәтнең Сабан туе батыры, Рәсәй чемпионы!.. Мондагылар егетнең көрәш буенча Россия беренчелегендә катнашып, Уфадан да, Чабаксардан да чемпион булып кайтканын каян белсен...

Әлләкем булсаң да, алай тиз генә тәтеми икән шул фатир дигәннәре. Аның өчен дә бәхетле очрак кирәк икән...

Ни гаҗәп, андый бәхетле очраклар, бармак бөкләп санасаң, байтакка җыела икән. Тик һәркайсында да үзеңнең көчеңне раслау таләп ителә иде.

Акыллы җитәкченең берсе дә үзе утырган кәнәфи култыксасына гына берекми. Үзе җитәкләгән оешмамы, авылмы, шәһәрме – аның җан сулышын тоеп яшәргә омтыла, рухыннан хәбәрдар булып тора, шәхесләрен барлый. Моңы бар икән – кушылып җырлаудан, кулыннан килә икән – гармун телләрендә сандугач сайратудан, бии белсә – табаныннан ут чәчрәтүдән тайчанмый, халык җанына кушылып, бәйрәмгә ямь өсти. Ә Сабан туе... Сабан туе – татарның хезмәт бәйрәме генә түгел, җан бәйрәме! Әйе, әйе, җанның, изүләрен җилбәгәй җибәреп, тугарылган, биек багана өстенә менеп кунаклаган мәле: монда дөнья кыры җәйрәп ята – тирә-як имин, яу чапкан дошман күренми дип сөенә җан. Ялларын тузгытып, җилләрне узып чапкан ат өстендә елгырлыгын сынаган мәле: илнең ут уйнатыр егет-малайлары бар, күрәсезме, берсе дә төшеп калганнардан түгел! Күзләрен бәйләп, алдында торган балчык чүлмәккә күсәк белән кизәнгән мәле: күңел күзең ачык булса, теләсә нинди каршылыкны орып атарга була!

Җитәкчеләр көрәш карарга ярата. Татар көрәше! Менә кайда иң гадел, иң хак көрәш! Юк, хөкемдарларның гаделлеге турында түгел сүз, анысы – һәркемнең намус-вөҗданында, үз алдыңдагы гаеп тойгысы гомер буе баш миеңне борау урынына бораулап, игәү урынына игәүләп торудан курыкмыйсың икән, намусыңа колак салмасаң да була... Шуңа да кем өчендер Сабан туе көрәшен тамаша кылу – үз җанын мунча кертеп кайтуга тиң ул. Көче белән сокландырган пәһлеваннарга хөрмәт тә шуннан: монда – чиста көрәш, хәрәмләшүгә, аяк чалуга урын юк...

Алдагы елның Сабан туенда Фәйзелхан үзен Чаллыда сынап карарга булды. Яшьләр каласында Фриль Әхмәтов кебек көрәшчеләрнең ат уйнатканын белә, шундый көчлеләр белән бил алышып карау кызыктыра да инде. Көрәшчеләр арасында 43 яшьлек атаклы Раббани Гайфуллинны күргәч, «Бу бабай нишләп йөри икән инде?» – дигән җилбәзәк уй йөгереп үтте башыннан. Ул мәлдә Фәйзелхан үзенең 55 яшендә дә көрәшкә керәсен әле каян белсен – яшь чагы, җүләр чагы...

Тик егетне келәмгә чыгарырга ашыкмадылар, читтән килгән, кертмибез, дип ыгы-зыгы куптардылар. Шулвакыт кырыйдагы төркем янында елмаеп нидер сөйләп торган берәү, күзлек кысасын төзәтә-төзәтә, егетләр янына килеп басты. Мәсьәләгә ачыклык кертергә теләп:

– Кемне кертмисез, әллә бу егетнеме? – дип шаяртып, үз итеп Раббаниның кулын кысты.

Киң маңгайлы, уртачарак гәүдәле, күзлек астыннан ачык елмайган бу ирнең КПССның Чаллы шәһәр комитеты беренче секретаре Рәис Беляев икәнен таныды Фәйзелхан.

Ике-өч сүз белән генә хәлне аңлаттылар.

Рәис Кыямович ашыкмыйча гына башта аның буй-сынына бер кат күз йөгертеп чыкты, аннан, каршысына килеп, егетне күтәреп карарга ниятләде. Моны кызык тапкан Фәйзелхан, ирен читенә йөгергән елмаюын яшереп, аяк очларына күтәрелгән булды. Күтәрелерсең дә, хәзер көрәштә катнашу-катнашмау шушы җитәкченең нибары бер сүзеннән торырга мөмкин...

– Мин үзем көрәшкәндә, бот белән сугып ата торган идем, – диде Беляев, күзлек астыннан туп-туры карап. – Керсен, көрәшегез. ...Җиңелергә тиеш түгеллеген әллә кайсы күзәнәкләре белән тойды Фәйзелхан. Тик, ай-һай, насыйп булырмы? Башкаларны җиңүгә ирешсә дә, әнә, баш батыр исеме өчен Минзәләгә генә түгел, бөтен татарга данлыклы Раббани Гайфуллинның үзе белән бил алышырга туры киләчәк... «ГАЗ-53» машинасының двигателен берүзе күтәрә, дип сөйлиләр аның турында! Раббаниның сабыр хәрәкәтләре, салкын канлылыгы аның тынычлыгын урлады. Егетнең күз алмалары атылып чыгар дәрәҗәгә җитте. Әле бер, әле икенче алымны куллануы нәтиҗәсез: азу ярган көрәшче җай чыккан саен аны корсагына күтәреп бәрә. Шулай итеп Раббани үзенә ике балл алган иде. Көн кебек ачык: аз гына калган вакытны болай гына сузып торса да, аны җиңүче дип игълан итәчәкләр. Һавадагы торнага ымсынып, кулыңдагы чыпчыкны ычкындырма диюләренә дә колак салырга кирәк шул... Ул, булгач булсын, чистага егыйм дигәндер, егетне сөйрәп үзенә якын китереп, корсагына терәде. Мизгелнең кайсыдыр бер өлешендә Фәйзелхан, үзенә кулай шушы алымны көтеп кенә торган диярсең, көндәше аның аякларын җирдән аерырга омтылган мәлдә, бот аша сугып, аны күтәреп тә алды, әйләндереп тә салды.

– Үпкәләмә инде, Раббани абый, – диде ул, үз җиңүе өчен уңайсызлангандай, самими генә итеп.

– Ялгыштым шул, туганкай, ялгыштым... – дип аның кулын кысты Раббани, үзе дә аптырап туймаган бер кыяфәттә.

Көрәшнең һәр мизгелен керфек йоммый күзәткән Рәис Беляев Фәйзелхан янына килеп, кочаклап алды да:

– Ну, егет, син бит минем приём белән суктың! – диде, үзе җиңгән күк, чын күңелдән шатлануын яшереп тормыйча.

– Әйе шул, нәкъ вакытында әйттегез, рәхмәт! – дигән булды Фәйзелхан, йөзен тутырып елмаеп.

Мәйдандагы халык урыныннан купкан иде. Гөрләгән, шаулаган авазларның кайтавазы егетнең үзеннән дә алда Түбән Камага барып җитәчәк иде...

Куян шулпасының шулпасы булып килеп иреште микән, әллә хактан да шундый сөйләшү булган – Фәйзелхан анысын белми. Иллә дә мәгәр шул сөйләшүнең шаһите, дусты Альберт әңгәмәне текмә-тек бәян итәргә тырышты. Сабан туе бәйрәмнәре «Нижнекамскнефтехим» берләшмәсенең генераль директоры Николай Лемаев белән Рәис Беляевны урман аланында бер табын артында күрештергән иде. Мәҗлесне әзерләүчеләр арасында Альберт та булып, колагына шулар чалынган икән: «Син миңа кемне җибәрдең, Николай Васильевич?»

«Тәк-тәк-тәк-тәк... Кайчан, кайчан, кайда, кайда ул, Рәис Кыямович?»

«Синең «химия»дән диделәр, көрәштә Чаллыларны егып, бөтен бүләкләрне, тәкәне Түбән Камага алып китте».

«Да-а-а?.. Молодец, молодец однако! Тәк-тәк-тәк-тәк, кем ул?..» Менә шушы йомгактан башланган сүз Фәйзелханны Лемаев каршысына китереп бастырды да инде. Хезмәттә булса – кулыннан эш килә торган белгечкә ике куллап ябышкан, комбинат, шәһәр данын күтәрүчеләргә, көрәшчеләргә бөтенләй мөкиббән генераль директор аны колач җәеп каршылады.

– Молодец! 200 сум разовая премия!.. Нинди соравың бар – туп-туры үземә кер!..

Шуннан соң Николай Васильевич Фазыл-Фәйзелханны күз уңыннан ычкындырмады да. Үзенең дә энергиясе ташып торган, «химия»дәге эшчеләрнең күбесен исемләп белгән, теләсә кайсы проблеманы хәл итәргә омтылган директор аның нинди ярышларга баруын, нинди нәтиҗә белән кайтуын беркайчан игътибарсыз калдырмады.
Ә сораулар белән мөрәҗәгать иткән чаклар булгалады...

Хәтта акчаң ташып торса да, кибетләрдән җаның теләгән әйберне ала торган чак түгел, күрер күзгә буш алар. Куәтле тоелган илнең ялган идеалларга дан җырлаган, соңрак тарих киштәсендә «торгынлык еллары» дип урын алачак, Леонид Ильич Брежнев җитәкләгән чоры бу. Бәйрәмнәре, самимилеге, кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәте белән сагындырып та куячак чор... Алдауга, күз буяуга корылган, бер генә халыкны «бөек» дип атарга җөрьәт иткән җәмгыять, еллар үткәч, бер милләтне икенчесенә каршы куеп, гаугалар чыгарачак, үзенең ачы җимешләрен күрсәтәчәк дип азлар уйланган чак... Дүрт гасыр элек үзенең ханын да, данын да, иреген дә җуярга мәҗбүр булган, гаярьлеген – баш июгә, чәчән сүзен күндәмлеккә алыштырган татар, үз урамына авыл башындагы чучка фермаларыннан агылган яман ис белән бергә, эчкечелек, әрәмтамаклык, пычраклык сазлыгына баткан кавемнең сыйфатлары да сеңеп килгәнен абайламый гына, баш күтәрми эшли дә эшли. Эшләгәненә аяк тибеп хак сорарлык чамасы юк – телләр тышаулы. Дәшеп кара... Шагыйрьләр, язучылар, совет кешеләренең генә җир йөзендәге иң бәхетле затлар икәнен миеңә сеңдерерлек итеп, берсеннән-берсе уздырып, илгә дан җырлаган әсәрләр иҗат итә. Мәктәп балалары, чит илдәге яшьтәшләренең ачтан тилмереп үлмәс өчен урамда байларның машинасын юып йөрергә, аяк киемен чистартырга мәҗбүр булуына шаккатып, «без бәхетле шат балалар, без кайгыны белмибез», – дип, җыр суза. Ата-аналар шул балаларга сандали, велосипед, кышкы пәлтә кирәксә – сәүдә тирәсендә эшләүчеләргә, карабодай ашатасы килсә – амбар ачкычы кулында булганнарга йөз суы түгә.

Туган һәр таң, «кеше бәхетле булмасын өчен ни уйлап табарга?» дип туа, ахры... Әллә, киресенчә, вак кына бәхеткә дә сөенә белсеннәр, диюе микән?.. Әнә бит, күпме аяк табаны туздырып йөргәннән соң бакча кишәрлеге алуга рөхсәт тәтегәч, кешеләрнең куануы! Булсын, өч сутый гына булсын, шунда бәләкәй генә өен, мунчасын, бәдрәфен, көрәк-сәнәк куяр өчен җыйнак кына келәтен салып куйсаң, кыяр-бәрәңге утыртырга да бик җитә җире. Шәһәрдән әллә кайда еракта, альпинистлар шикелле үрмәләп менәрдәй тау-таш арасындамы, билчәннән гайре берни үсми торган иң уңышсыз туфрактамы, бер яктан завод торбалары, икенче яктан шәһәр чүплеге карап торган урындамы – дача ул, дача! Елга буеннан, урман эчләреннән алырга теләсәң, гафу ит, башкачарак юллар кирәк булыр...

Акчаң булып, машина алырга теләсәң дә, хәлләр шулайрак тора. Машина... бар ул... юклыгы белән генә күренми...

Фәйзелхан генераль директордан машина алуда ярдәм итүен сорарга булды. Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит, диләр бит. Соравың булса кер дип торганда... Аны-моны уйламый кабул итү бүлмәсенең ишеген ачып җибәргән иде, Лемаев янына үтәргә чират көтеп утырган җитәкчеләрне, директорларны күреп, бермәлгә югалып калды. Алай да борылып чыгып китмәде, буш урындык күреп, шуңа таба атлады. Ул да булмады, каршыдагы кабинет ишеге ачылды, кемнедер озата-озата, Николай Васильевич үзе килеп чыкты. Бүлмәдәгеләргә тиз генә күз йөгертеп, ияк кагып исәнләшкәндәй итте дә, Фәйзелханны абайлауга: «Әйдә!» – дип кабинетына әйдәкләде.

– Молодец! Но... – Николай Васильевич сул яктагы тартманы ачып, «Советский спорт» газетасын тартып чыгарды, аны өстәлгә салып, бер урынга бармагы белән тукталды.

СССРның «Труд» спорт берләшмәсе ярышларында, «Нижнекамскнефтехим» командасы составында Фәйзелхан көрәш буенча җиңү яулап, чемпион булып кайткан иде. Газетаны күреп өлгергән иде, җиңүчеләр исемлегендә ул да бар. «Фазыл Әхмәтҗанов, Казаннан» дип язганнар.

Лемаевның кашлары сораулы җыерылды.

– Но причём монда Казан? Нигә Түбән Кама дип язмаганнар? – диде ул, бармагы белән әлеге исемлеккә кат-кат төртеп.

– Татарстаннан булгач, башкаланы гына күрсәткәннәр, – диде Фәйзелхан, артык фәлсәфәгә бирелмичә. Андагы журналистлар генераль директорның үзе төзегән завод һәм үзе төзегән шәһәр, аның кешеләре өчен фанатларча җан атып яшәвен каян белсен... – Йә, әллә проблемаң бармы?

– Машина алырга чиратка басып булмасмы, Николай Васильевич? – Фәйзелхан сүздән аркан ишәргә җыенмады, алып кергән гаризасын аңа сузды.

– Мә, профкомга кертеп бирерсең. Озак тотмаслар. – Күз төшереп алуга, Лемаев, почмагына нидер язып, имзасын куеп, гаризаны кулына да тоттырды. – Синдәй егетләргә жалко түгел!

Моның шулкадәр тиз, күз ачып йомган арада хәл ителүенә ышанырга да, ышанмаска да белмәгән Фәйзелхан профком кабинетына төштәгедәй йөзеп кенә барып җитте.

– Менә, машина чиратына гариза... – дип, җөмләсен төгәлләргә өлгермәде, бер кулы белән телефон трубкасына үрелгән ханым икенчесе белән гаризаны егет кулыннан эләктереп тә алды, «ярар, калдыр», дип, ялт кына папкаларның берсе эченә шудыртып та куйды.

Ай арты ай үтеп, бер ым-хәбәр дә ишетелмәгәч, Фәйзелхан кабат профком ишеген какты.

– Ярты ел элек мин машинага гариза калдырган идем, ничегрәк икән анда? – диде ул, теге вакытта үз кәгазе кереп чумган папкага ишарәләп.

– Ярты ел? Соң, апаем, син түгел, саллы-саллы директорлар ничә еллар чират көтә... – Ханымның яшькелт күзләренә, нечкә иреннәренә көлемсерәүле елмаю йөгерде.

– Минем гаризага Николай Васильевич кул куйды, озак тотмаслар, дигән иде.

– Ә? – Күзләр мизгел эчендә төсен үзгәртте, нечкә иреннәр бөтенләй йомылып бетте, ханымның куллары үзеннән-үзе ялт та йолт килеп папкалар арасыннан шактый калын бүксәлесен йолкып чыгарды. Гаризаны эзләп тапкач, почмагындагы имзаны күргәч, тавышы да ярамаган эш өстендә тотылган мәче баласыныкыдай ишетелде. – И Аллам... карап тормаганбыз... Син берүк кереп әйтеп йөри күрмә, апаем, хәл итәрбез, яме...

Дөнья җайлап кына үз тәгәрмәчендә әйләнә иде.

Түбән Каманың соңыннан «Көрәшчеләр аланы» дип исем алачак урынында, күл буенда, Сабан туйларыннан соң казан асып, зурлап бәйрәм итү традициясен Фәйзелхан башлап җибәрде. Тәкә итеннән авыз итәргә барлык көрәшчеләр, дуслар җыела, башкаларга да жәлке түгел – киң күңел белән бөтен спорткомплекс директорларын, профком рәисләрен, директор урынбасарларын, ОБХССтагыларны, милиция, прокуратура тирәсендәгеләрне дә чакыралар. Теш үтмәс мәсьәләләрнең барысын да кабинетта гына чишеп булмасын тормыш үзе төшендерде. Әнә, кемдер уч төбе кадәр генә булса да, дача җире дип өметләнә, кемдер хатыны, баласы белән бер бүлмәле фатир турында хыяллана... Еллар үткәч, шул рәвешле «бәхеткә тиенгән»дусларының күбесе, «су буенда синең дистәләп тәкәңне ашадык инде», – дип шаяртып искә төшерәчәк әле Фәйзелханга... 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 11, 2022

Фото: unsplash

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев