Логотип Казан Утлары
"Мәйдан - батырлар өчен!"

Без – көрәшче егетләр

Милли көрәш – Сабантуй үзәге, Көрәшчеләр – мәйдан бизәге.

Милли көрәш – Сабантуй үзәге,

Көрәшчеләр – мәйдан бизәге.

Бабайлар да көрәшче,

Абыйлар да көрәштә,

Энем дә йөри көрәшкә

Үзе бары биш яшьтә.

Дустым Муса остарак,

Ул чыга беренчегә.

Энем Ихсан да сынатмый,

Ул кала өченчедә.

Мин дә көрәш яратам,

Энем өчен җан атам.

Мусаны ничек җиңәргә?

Шуның өчен баш ватам...

Ризван Минһаҗев

Теләче районы Баландыш төп мәктәбе, 2 нче сыйныф.

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев