Логотип Казан Утлары
"Мәйдан - батырлар өчен!"

   Cабан туе мәйданы

Дәшеп  тора  ераклардан Сабан туе әләме. Сабан  туе - халкыбызның Язгы  хезмәт  бәйрәме.

Дәшеп  тора  ераклардан

Сабан туе әләме.

Сабан  туе - халкыбызның

Язгы  хезмәт  бәйрәме.

Бу  бәйрәмнең  тарихы

Үткәннәргә  тоташа

Милли  төсен  югалтмыйча

Күчә  буыннар аша.

Әнә  атлар  чабып  килә

Урман  буе  юлыннан,

Ат чабышын күзәтергә

Күпме халык җыелган!...

Мәйданга  бүген  агыла

Олысы  һәм  кечесе.

Очраша  дуслар, туганнар,

Күңел  ача  һәрберсе.

Теләсәң, капчык  киеп,

Йомырка  кабып  йөгер.

Җиңеп  бүләк  тә  алырсың

Булсаң  җитез  һәм  өлгер.

Мәйданның  нәкъ  уртасында

Бил  алыша  ир-атлар

Халыкның  күзе  мәйданда:

Батыр  исемен  кем  аклар?

Көрәш  бара... Шау- гөр  килә

Сабан  туе  мәйданы...

Сабан  туе батырының

Еракка  китә  даны...

Сабан  туенда  сынала

Батыр  егетләр  көче.

Чыныкканга  юллар  ачык:

Мәйдан - батырлар  өчен!

 

Яшел Үзән  районы  Мулла Иле  мәктәбенең 

4  нче  класс  укучысы Кабиров  Нияз  Фәнис  улы

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев