Логотип Казан Утлары
"Мәйдан - батырлар өчен!"

КАРА КАПЛАН (хикәя)

Үзе горур, Хәсәнне ошатып йөри-йөрүен, әмма сер бирмәгән була. Гәрчә бөтен авыл Нурияне Хәсәнгә ярәште инде... Ә бәла көтмәгәндә килде. Хәсән армия сафларында туган илгә бурычын үтәп йөргәндә, алар авылына колхоз рәисе итеп, бөтенләй чит-ят бер кешене китереп куйганнар.

 

«Әгәр татулашып була икән – татулаш,

юк икән – көрәш киемнәрен ки дә билбау тотып көрәш».

Йосыф Баласагунлы

 «Котадгу белек» (XI гасыр)

 Кара Каплан – төрки халыкларның сугыш сәнгате. Ул билгеле булган барлык сугыш коралларын (ук, кылыч, сөңге, хәнҗәр һ.б.) куллана белү техникасын; көндәшеңне җиңү өчен кул астында булган әйберләрне куллану техникасын; кул сугышы техникасын; яшертенлек техникасын; ат асрау буенча белемнәрне һәм атта йөрү, ат чабышы техникасын; чыдамлылык, исән калу, үз-үзеңне контрольдә тоту техникасын; теоретик белемнәр һәм рухи үсешкә китерә торган практикаларны үз эченә ала. Кара Капланның төрле дәрәҗәләре, шул исәптән һәркемгә мәгълүм булмаган серләре дә бар. 

Беренче тарих 

Агыйдел төн караңгылыгына күмелеп, күктә йолдызлар кабынырга да өлгермәде (нибарысы унбишләп кенә йолдыз күренсә күренгәндер), офык чите ястү намазы алдыннан була торганча алланып та килә башлады. Төннәр якты вакыт, хәтта ки җәядән аткан ук ераклыгында кеше торганны абайлап була. Ай да күк турысына ук менеп тормый, яртысына кадәр җитеп, кырыйда берәр сәгать чамасы эленеп тора да офык сызыгын күзәткән арада юкка да чыга.

Таң атканда, Агыйдел үзе дә алсу-кызыл төскә манчыла. Кояшы да бит аның болыт кадәр, олы шар булып тәгәрәп килеп чыга. Чыга да кызыллыгын шактый вакыт җуймыйча тора.

Бу якларның кырыс табигатенең оҗмахка тиң бер фасылы бар, дисәләр – ул да булса, елның шушы иң озын көннәредер. Әнә шундый көннәрнең берсендә бу җирләргә аягын нык терәп яшәүче халык эштән арынып, тугарылып, кинәнеп, бер бәйрәм итеп ала. Бүген – шундый көн. Бүген – Сабан туе.

Барыс төн йокысы белән туеп, таң сызылганны күзәтергә дип, гөлбакчада күтәрмәгә куелган чыбылдыгының бер читен генә күтәреп чыкты да күлмәк-ыштаннарын, йомшак сафьян күннән теккән өр-яңа читекләрен киеп, ак таш түшәлгән сукмактан елга буена төшеп китте. Сабан туе иртәсенең ләззәтен күбрәк татып калырга иде исәбе. Таңнан ук Агыйдел суында коенып, тәнне язып алсаң, шифасы көн буена җитәрлек була, аруның ни икәнен дә белмисең. Барыс колачын киң алдырып, елга уртасына ук йөзеп керде дә ярга борылып туктап калды.

Үзәкләрне өздереп, чут-чут килеп сайраган былбыллар, су өстеннән тәгәрәп искән таң җиленә толымнарын сүтеп салган иркә таллар, зифа камышларның талгын пышылдашуы – Агыйделнең буеннан-буена моң җәелгән, еламыйча, җырламыйча түзеп кара! Сөекле хатыны Карлыгачы боларны күрсә, һичшиксез, шатлыгыннан күз төпләренә бөялгән яшь тамчысын күрсәтмәс өчен озын керфекләрен түбән төшерер, бит алмаларына алсулык йөгерер, озын толымнары уйнаклап алыр, шул вакытта ул дөньядагы гүзәлләрнең шаһинәсе булып күренер иде. Барыс аны уятырга базмады: хатын-кыз өчен таң йокысы кирәгрәк, чөнки ул иртәгәсе көнне хәстәрләп, иң соңгы булып ята. Карлыгачын исенә төшереп, ир елмаеп куйды. Ыруларының Алып батыры Барысның үзенә охшаган нинди уллар табып бирде бит! Нәсел-нәсәп терәкләре булып үсеп киләләр әнә. Буласының бишегеннән үк күренә, малайлары бишектә чакта ук кулларына эләккән әйберләрен күтәреп чөя иде. Нәни генә куллары белән эләктереп алуларына караганда, беләкләренең юан буласы әллә каян билгеле иде.

Барыс ел буе ир балаларын Сабан туендагы ярышларга әзерләде. Бүген алар башка малайлар белән бер тигездән колгага менеп, аркан тартып, чүлмәк ватып, кашыкка йомырка салып йөгереп караячак. Нәкъ менә быел ул аларның Кара Капланга әзерлеген сынамакчы. Сабан туе – егетлеккә сынала торган чак. Вакыты җитте, батырларны бәләкәй җиңүләрдән әзерли башларга кирәк. Быел җиңмәсәләр, җиңелүләрдән башларлар, әүвәл аның файдасы күбрәк тә булырга мөмкин.

Кашыкка йомырка салган көенә, аны ватмый-нитми, беренче булып килә икән – димәк, анда капланга хас сыгылмалылык, җитезлек, төгәллек бар. Күзен бәйләгән килеш чүлмәк вата икән, димәк, әйләнә-тирәне караңгыда да тоя ала. Ат ярышын, аркан тартуны әйткән дә юк – көч, елгырлык билгесе. Капчык киеп йөгерсә, колгага, кыек баганага менсә, тигезлекне саклый, гәүдәсенә үзе хуҗа дигән сүз. Ә гәүдәңнең үзеңнеке булуы – ул ирек дигән сүз. Гәүдәсенә үзе хуҗа булмаган адәм баласы кол инде ул, тагын кем? Юк, улларына кол язмышы теләми ул, моңа юл да куймаячак.

Әнкәләре дә ир балаларының алып гәүдәле әтиләре кебек булып үсүләрен тели: иртәдән кичкә кадәр учак, казан янында кайнаша. Тәмле булсын дип кенә түгел, файдалы булсын дип әзерли. Ага-базарга барганда, Барыска җиде дәрья кичеп килгән әллә нинди үләннәр, тәмләткечләр алып кайтырга кушып җибәрә. Тыйб гыйлеменә дә осталыгы бар үзенең.

Барыс татлы уйларына бирелеп, аръякка йөзеп чыгуын сизми дә калды. Ярга чыгып, сулу алыйм әле дип аяк басуы булды – нәкъ каршына җәядән атылган бер ук килеп төшеп, ярның кызыл балчыгына кадалды.

«Баскынчылар!» Башыннан сызылган беренче уй шушы булды ирнең. «Сабан туенда!» – бусы икенче уе. Хәер, сине буйсындырып тезләндерергә, байлыгыңны таларга килгән дошманыңнан хәерхаһлык көтү артыгы белән беркатлылык булыр иде. Бәйрәм үткәнне көтеп торса, дошман саналамыни ул? 

Ул шулай ук каплан җитезлеге белән суга сикерде һәм кондыз кебек су астыннан гына бу якка йөзеп чыкты. Тиз генә киемнәрен киеп, биленә билбавын да урап куйгач, «Мин сөйләшергә әзер!» дигән кебек яу каршына килеп басты. Тын да алмый күзәтте бу сәер кешене дошман гаскәре. Һәрхәлдә, Барысның кыланмышлары аларга сәер тоелды.

Сөйләшү кыска булды. Ике аягы белән дә җиргә нык басып, курыкмыйча, ике уйларга урын калдырмаслык итеп сөйләште Барыс.

– Без – җир кешеләре. Җиргә береккәнбез. Әле монда үзем генә булсам да, без бердәм. Чәк-чәк кебек. Иген игеп яшибез. Без беркайчан да сугышмыйбыз, әмма без көрәшәбез. Шушы җир – ул иелеп, учына туфрак алды, – туган җир хакына соңгы тамчы канга кадәр көрәшәчәкбез. Шуның өчен яхшы чакта сез әүвәл минем белән көрәшеп карагыз. Әгәр мине җирдән аерып ала аласыз икән, бу җир дә, байлыкларыбыз да – сезнеке. Юк икән, бигайбә, мин әйттем! – диде Барыс, чабаталы гаскәрнең каршына берүзе басып. Сүзен әйтүгә ул тынып калды. Ике арага тынлык эленде һәм бер мизгел үттеме-юкмы, ул шартлап ярылды: теге як ук-җәясен, сөңгеләрен селкетә-селкетә шаркылдап көлә башлады.

Әмма Барыс аларны ишетми иде, ул нәкъ кендек турысында бер гайрәтле көчнең гүләвен тоеп алды. Ул көч тимерче мичендәге ялкын сыман дөрләп кабынды да тиз арада чүлмәкче мичендәге кебек кайнарлыкка җитеп, аның бөтен тәнен чорнап алды. Озакламый ул бармак очларына килеп җитте, куллар йодрыкка төйнәлде. Бармак араларыннан очкын чәчрәп чыкты. Барыс каш астыннан сөзеп кенә, яу башлыгына карады. Тегесе утлы карашның кызуыннан куырылып килде, көлүеннән кинәт туктады, хәтта ки артка чүгеп куйды һәм башкаларга да тын калырга боерды.

– Синеңчә булсын, – диде ул, Барысның күзләренә туры карарга тырышып. – Көрәшеп карыйк. Син берәү генә, без күп. Хәлең беткәч, барыбер җиңелерсең.

Әмма Кара Каплан рухы биләгән Барысны җиңәрлек көч булдымы икән ул көнне? Алып батыр Барысның аяклары җиргә береккән кебек, аерып алырлык түгел. Ул көрәшкәндә, читтән карап торучылар аның җитезлегенә, елгырлыгына, осталыгына, хәрәкәтләренең зәрканчыларныкы кебек төгәллегенә, сыгылмалылыгына, уйланганлыгына сокланмыйча булдыра алмады. Сандалга салып чүкегән кебек әйләндереп кенә сала барды аларны Барыс. Тегеләре таудан түбән тәгәрәгән чүлмәк кебек тәгәрәп чыгып, мәйдан тирәли тезелешә бардылар. Көрәшкә кергән берсе хәле бетеп егыла, ә бу Алыпка көч өстәлә генә кебек. Ул күзгә күренеп зурая, гүя һәркайсының җелеген суырып, үзенә ала бара. Ә инде билендәге сөлгесен дә алып, бер очын кулына да урап тоткач, тегеләр ягыннан бергә-бер чыгарга теләүче калмады. «Без күбәү, күмәкләшеп юк итик!» – дип шаулаша башлаганнар иде, гаскәр башы аларны ым кагып кына туктатты.

– Әгәр сез барыгыз да шундый икән... – диде ул, батырга карап.

– Барыбыз да. Алтыдан алтмыш яшькәчә. Без сугышмыйбыз, без көрәшәбез! Шушы җирдә яшәү өчен, ярату хакына, балалар хакына! – дип, нокта куйды Барыс бу алышка.

Агыйделдә колмак йөзеп, таш батты бу мизгелдә. 
 

Икенче тарих 

Сабан туйлары җитә башласа, Хәсәнне эчтән ут ялмап ала. Башта кендек турысында әйләнә ул, тора-бара күкрәгенә менә, беләкләренә төшә, бөтен тәненә үрли. Бәләкәй чагында малай бу утны танымый, төннәр буена саташып, манма тир булып, бәргәләнеп чыга иде. Әнисе төн буена улының маңгаен салкын чишмә суында чылатып, чүпрәк белән сөртеп чыга. Сабан туйлары үтүгә үзеннән-үзе бетә шушы зәхмәте. Тәмам аптырадылар шушыңа, ник бер дәвасы булсын! Ел әйләнәсе үзен бер дә сиздерми, җәй җитүгә ега да сала малайны. Бер даруның шифасы да тимәгәч, Хәдичә өшкерүчегә алып барып карыйк дисә дә, әтисе Хәйрулла коммунист булгач, андый ырым-шырымга ышанмады. Шулай да Хәдичә ел саен Сабан туе вакытында улының чирләп ятуына эче пошып, кача-поса гына, улын сукыр Сабир картка алып китте.

– Көрәшче бит синең бу малаең! – диде Сабир карт, Хәсәннең күрешергә сузган кулын кысып карауга. – Эчендә көрәш уты яна моның. Сүндермә ул утны, батыр бул!

Хәсәнне алыштырып куйдылармыни?! Чирләшкәдән батырга бер адым: туп-туры Сабантуй мәйданына атылды ул. Җиде яшендә беренче тапкыр чордашлары белән көрәшеп карады, кемнедер җиңде, кемнәндер җиңелде. Батыраеп китеп, үзеннән яшькә дә, гәүдәгә дә олырак Җәмилгә каршы чыкты. Икесе дә бер авылда туып, бер чишмә суын эчеп үскән малайлар. Җәмил олы була белде, егып салгач юатырдай сүзен тапты: «Син беренче генә көрәшкә керсәң дә, җиңүләрең бар. Беренче елны мин берәүнең дә билен ала алмаган идем!» – диде. Моны ишетүгә Хәсәннең күзләрендә мөлдерәгән яшьләре шундук кипте. Шушы сүзләр егылгач торырга курыкмаслык көч бирде. Әтисе Хәйрулла да өйгә кайткач, Хәсәнгә беренче тапкыр катнашкан өчен бүләк итеп бирелгән бәләкәй сөлгене түргә элде. Булачак көрәшче малае белән горурлануын шулай белгертте. Мәйданда күзәтеп торды: малайда көрәшчеләрдә була торган бер чаткы бар, сүндермәскә кирәк. Басып торышларына кадәр алдан өйрәтеп куйган кебек, югыйсә көрәшне беренче күрүе. Әтисе: «Улым, син тәпи атлап киткәндә, гел егыла идең. Егылгач, торырга курыкмый идең, егылуың турында уйлап та карамый идең», – дип искә төшергәндәй, кыеклатып әйтеп куйды һәм Хәсәннең аркасыннан кагып алды.

Әнә шул рәвешле Сабан туйлары Хәсән өчен ел саен түземсезләнеп көтеп алына торган бәйрәмгә әйләнде. Кендек турысындагы ут та тора-бара идарә ителә торган көч чыганагына әйләнде. Хәсәннең бик борынгыдан килгән нәсел-нәсәбендәге кан үзе турында шулай белгертә, шул аны мәйданга алып чыга, тыныч, мул, ирекле тормышта яшәүнең бер шарты булган бил алышта катнашырга чакыра иде.

Җиңүнең дә, җиңелүнең дә тәмен күп татырга туры килде аңа. Җиңүче бер сыналса, җиңелгән ике сынала. Җиңелгәндә, бик гарьләнсә дә, җиңүченең хаклыгы, көрәшнең чисталыгы, киресенчә, аны колагыннан тартып торгыза; иреннәрен кысарга мәҗбүр итсә дә, колачын кыршау кебек ныклы итәргә, күңелен киң тотарга өйрәтә иде. Көрәш мәйданы аннан алмаз ясады, булат итеп чыныктырды. Аңа сукыр Сабир карт юл күрсәтсә, әткәсе Хәйрулла фатихасын бирде, кордашы да, көндәше дә Җәмил үзе белгәннәрен өйрәтеп, көрәш серләренә төшендерде. «Көндәшең үзеңнән көчлерәк булсын», – дип әйтә торган иде. Сабан туе мәйданы исә теләктәшлек белдереп, көч биреп торды. Шул рәвешле, балигълык яшенә җиткәндә, тирә-як авылларда Хәсән батырга каршы торырдай көрәшче исеме башка юк иде диярлек. Тиңе юк көрәшче, яшь комбайнчыны бөтен район халкы данлады. Һөнәрне дә ата-бабаларының мирасына тугры калып сайлый белде Хәсән: игенче булды. Иксез-чиксез иген кырларына комбайн түбәсенә менеп карап торырга ярата ул. Штурвал артыннан җиргә сикереп төшә дә җиргә башын игән тук башакны ала, ышкып, бодай бөртекләрен киң учларында тәгәрәтә...

Мәңге-мәңге шулай булыр кебек, чөнки шулай иң дөресе: игенче иген игәргә, гаилә корып, балалар үстерергә тиеш. Көрәш Сабан туенда гына булырга тиеш. Әти кеше ир балаларын бил алышка – көрәшкә әзерләргә тиеш. Әйе, мәңге шушылай дәвам итәргә тиеш. Менә Хәсән батыр да авылның иң гүзәл кызы, укытучы Нурия белән гаилә корып җибәрер, алар да берсеннән-берсе матур, берсеннән-берсе батыр балалар үстерерләр. Гүзәл генә түгел, уңган да, чая да әле аның Нуриясе. Бер челтерәтеп көлеп җибәрсә, тәнгә чишмә суы эчкәндәге кебек сихәте тарала, елмаюы күңелгә бал-май булып ягыла. Үзе горур, Хәсәнне ошатып йөри-йөрүен, әмма сер бирмәгән була. Гәрчә бөтен авыл Нурияне Хәсәнгә ярәште инде...

Ә бәла көтмәгәндә килде. Хәсән армия сафларында туган илгә бурычын үтәп йөргәндә, алар авылына колхоз рәисе итеп, бөтенләй чит-ят бер кешене китереп куйганнар. Үзләренең элеккеге колхоз рәисе Мансур абыйлары бик мактаулы, абруйлы ил агасы булырлык кеше иде – тәки ил агасы иткәннәр, югарырак урынга күтәргәннәр булып чыкты. Яңа рәис – Хәмит исемле, базык кына гәүдәле, урта яшьләрдәге бер ир баштарак тыйнак кына булып күренсә дә, Хәсән армиядән кайтыр вакытка авыл урамнарыннан хуҗаларча басып, дөресрәге, «Волга» машинасында каз-үрдәкләрне, бала-чаганы тузанга күмеп, выжылдатып үтә торган эре кыяфәтле бер бәндә булып өлгергән иде инде. Җитмәсә, Хәсәннең күңеленә тигәне, ниндидер бер сизгер тойгысын сискәндереп җибәргәне шул булды: Хәмит, имештер, үзен көрәш белгече итеп белеп, Сабан туенда чын, матур көрәш күрсәтәм мин сезгә дип, ике ел инде көрәшкә үз малаен чыгара, ди. Дамир гәүдәгә таза булса да, камыр кебек – ничек әвәләсәң дә, булдыра алмый. Тагын да начаррагы, Хәмит бирегә килүгә йомшаграк үзәкле кешеләрдән үз тирәсенә яраннар, куштаннар да туплап өлгергән, ә инде авылның дөреслекне яратучы сөрәнчесе Әхмәт абыйны көн саен исертеп, үз ягына аударып бетергән, ди. Әнисе авыл яңалыкларын бер җепкә тезеп сөйләгәндә, егет күңелен шик корты тәмам кимерә иде инде. Нурия көткәндер бит?

– Көтте, көтте, улым. Хәмит тә – очлы күз – бик тиз күреп алды чибәр кызны, үзенең малаена димләп йөргән, ди. Нурия әйбәтләп тә әйтеп караган, кырт кисеп тә җавап биргән, тегесе бертуктамый юлына төшә икән. Шуннан бөтен кеше алдында кыз бала: «Мин Сабан туе батырына гына чыгам!» – дип, вәгъдә биргән. Армиягә киткәндә, батыр башың белән шул орчык кадәр кызның вәгъдәсен дә алып китә алмагансың, – дип шелтәләп тә алды Хәдичә улын. – Менә хәзер вәгъдәсен бөтен кеше аша җиткерергә мәҗбүр булган.

Нуриянең чыннан да армиядән кайткан елны ук, ул Сабан туе батыры булып калачак Хәсән белән никах укыту иде исәбе. Муенына тәкә атландырган батыр – Сабан туе күрке. Ул бәйрәмнең иң югары ноктасы. Кая, бәйрәмнең генә түгел, бөтен елның иң матур мизгеле. Бу адәм баласының табигать белән берлегенең, берегүенең, таза көчнең җиңүе тантанасы. Менә шул вакытта Нурия Хәсәнгә үзе чиккән сөлгене бүләк итәр. Ул иң матур чигүле сөлге булыр. Шунда «Мин риза!» дигән газиз сүзләрне әйтер. Батыр янында тагын да гүзәлрәк булып күреним дип, кыз күк йөзе төсле җирлеккә вак кына чәчәкләр төшкән тукымадан бик килешле итеп күлмәк тектерде, күпереп торган чәчләрен икегә аерып, чәчәкләр кушып үрде. Иң гүзәл пар булсыннар әле менә бөтен авылга дип ниятләде ул.

Хәсән армиядән кайтканны ишетүгә Хәмит аны үз янына чакыртып алды. «Комбайныңа икенче берәүне утырттык, син әнә искесенә утырырсың. Көзгә кадәр вакыт бар, ремонтлап өлгерәсең әле», – диде колхоз рәисе, бик эшлекле кыяфәт чыгарып. Үзе Хәсәнне күзәтте. Сындыра алмасам да, бөгә торыйм, ничек тә Сабан туенда җиңелергә тиеш бу, дип уйлады. Хәсән дә төшеп калганнардан түгел, быелгы Сабан туеның киеренке буласын сизеп-белеп торды. Үзен тыныч тотарга, курку, шик кебек хисләргә игътибар итмәскә тырышты. Көндәшеңнең йомшак якларына түгел, үзеңә таянырга кирәк татар көрәшендә, шуңа да жирәбә салып хәл ителми анда келәмгә кем белән кем чыгасы. Көчле көчле белән генә чыга ала.

Ә үзенә, үзенең көченә ышана иде ул. Дамирга карап торды-торды да, быел батыр исеменә Җәмил белән көрәшергә туры килер, бу камыр чүлмәген дә ул әһ дигәнче чөеп атар дип ышанды. Күңеле ярсыды, йөрәге җилкенде. Үзе күз кырые белән генә Нуриягә карап-карап ала: кызның борчылуы йөзенә чыккан. Кызый, борчылыр урын юк, тагын берничә минуттан син – минеке, мин синеке булачакбыз, дип тынычландырасы килеп, күз алдына ләззәтле мизгелләрне китереп елмаеп куйды.

Тик ул уйлаганча булмады: Җәмилнең озын аякларының терәк эзләп, һавада чәбәләнүен күргәч, Хәсән үз күзләренә үзе ышанмыйча торды. Халык аһ итте. Мәйдан гөж килде. Хәсән «Сез дә күрдегезме моны? Нәрсә булды соң әле бу?» дигән кебек як-ягына каранды. Җәмил янына килеп утыргач, Хәсән аның күзләренә карарга тырышты. Тик тегесе Хәсәнгә таба башын да бормый, карашын яшерә иде.

– Син нәрсә? – дип, кабыргасына төртте аптырагач. Тегесе җилкәсен генә сикертте.

Мәйданга Хәмит атылып чыкты.

– Хәсән, чык. Куркасыңмы әллә? – дип, өстән генә дәште ул егеткә. Аннан Нуриягә ымлап: «Сабан туе батырына чыгам, диде», – дип өстәде.

Хәсән урыныннан торды. Бер тын күзләрен йомып, кендек турысындагы көчне барлады. «Үзеңә таян!» диде ул үз-үзенә. Аннан соң карашы белән Нурияне эзләп тапты, аңа карап елмайгандай итте. Әтисе белән әнисенә ым какты. Әнә, халык арасында сукыр Сабир баба да утыра. Сөрәнче Әхмәтне эзләде, тапмады. Мөгаен, исергәндер дә берәр куак төбендә йоклыйдыр инде. Эх, Әхмәт абый... Мәйданның иң алдында Хәмитнең яраннары, куштаннары тезелешеп утыра. Рәис кушуы буенча килгәннәрдер инде...

Бер, ике, өч... Тукта, Хәсән Дамир белән көрәшә, ә Хәмит аяк астында бутала. Боларның ничек көрәшкәнен кеше күрмәсен дигәндәй, бөтен гәүдәсен әле алай килеп җилфердәтә, әле теге якка алып селки. Чыгып кит, комачаулыйсың, диючесе дә юк, әдәп саклап, авызларына су капкандай утыралар. Хәсән игътибарын җыеп, бу борчак чүмәләсе кебек ташып торган көндәшен күтәреп алган иде, Хәмит чырыйлап кычкырып җибәрде:

– Иптәшләр, хәрәмләшмәгез!

Кем хәрәмләшә? Хәсәнме? Менә тагын Хәсән батырга шул яланы гына ягасы калган иде. Моңа кадәр көрәштә хәрәмләшү дигәнне аның исенә дә алганы юк иде, чын батыр өчен хәрәмләшеп җиңүнең ояты җиңелүгә караганда да зуррак аның, беләсең килсә! Ә шулай да Хәсәнгә балл бирмәделәр. Тагын шулай бер-ике тапкыр санамадылар. Нишләгән соң бу казый Гамил абый? Авылның мәңгелек казые кебек иде бит ул, иң гаделе, иң белгәне. Картаюы җиткәнме?

Бер, ике, өч... Ул көрәш утын барлар өчен эченә йомылды. Сүрәнәя төшкән... Әйдә, көчеңне җый, җыел Барыс батыр нәселеннән Хәсән Хәйрулла улы!

Бер, ике, өч... Һәм менә инде Дамирны алып чөям дигәндә, мәйданның асты өскә килде дә офык әйләнеп капланды. Хәсән аны-моны аңлап өлгергәнче, колак төбендә янә Хәмитнең чәрелдек тавышы ишетелде:

– Чистага салды, чистага! Дамир батыр калды!

Хәсән телгә килүгә Дамирга эндәште:

– Хәрәмләштең бит!

– Шайтан аягымы, фәрештәнекеме? – дип ыржайды тегесе. Хәсән торып басты. Ул өмет белән мәйданга текәлде. Халык күргәндер бит, дәшми калмас дип уйлады. Мәйдан телсез калган иде. Ул аһылдамый да, гөжләми дә. Тып-тын калып карап тора. «Нәрсәсе аңлашылмый, күрмәдегезмени?» дигән кебек ул таныш йөзләргә инәлеп бакты. Мәйдан әйләнә, Хәсән тирәли әйләнә, әмма тавышсыз гына, тарая-тарая әйләнә, гүя батырын тереләй төрбәгә тыгарга әзерләнә...

Хәмит инде ул арада колгага бәйләнгән тәкәне өстерәп алып килеп, Дамирның җилкәсенә салып та куйган. Моңа кадәр бернидә гаме булмаган үшән тәкә дә «мине дөрес муенга салмадыгыз» дигән кебек тыпырчынган була. Әнә анда йөзен каплап, Нурия мәйданнан йөгереп чыгып китеп бара... Хәсән дә мәйдан уртасында кукраеп басып торуының мәгънәсе юклыгын абайлап, чыгу ягына юнәлде.

Мәйдан көрәшчене көрәшче итә, ул аны юк та итә. Көрәштә көндәшләр генә түгел, мәйдан да хәлиткеч көчкә ия. Батыр егет шуны аңлады һәм хәрәмне күтәрә алган мәйданнан өметен өзде. Кулына урап тоткан ак сөлгесенең бер очы яшел чирәмнән сузылып барды да, сөлге бераздан «минем кирәгем бетте» дигәндәй, кыл уртада сузылып ятып калды...

– Мин синең батыр каласыңа ышанып бирдем ул вәгъдәмне! – дип такмаклый-такмаклый елады Нурия, Хәсәннәрнең өенә үзе килеп. Әмма Хәсән ул көнне берәү белән дә сөйләшмәде. Кайтты да караватына ауды. Стенага карап, күкеле сәгать әллә ничә тапкыр кычкырганчы селкенмичә ятты да ятты. «Мин җиңелмәдем әле, ул сез җиңелдегез!» – дип калды үзалдына, Нурия чыгып киткәч, үпкәсенә тыгызланып тулган һаваны чыгарып бетерергә тырышып.

Икенче көнне ул сукыр Сабир карт янына китте.

– Сүнде. Көрәш уты сүнде, – диде ул керә-керешкә.

– Җиңелү – бетү дигән сүз түгел әле, көрәшне дәвам итәрлек көчең калган икән, димәк, син җиңелмәгәнсең, – дип җавап бирде Сабир карт аңа.

– Ә мин башка көрәшмим, – дип киреләнде Хәсән. – Мәйданга көрәш кирәкми. Чисталык бетте. Китәм мин моннан.

– Үзеңне җиңсәң, син әле мең көрәштә җиңә алыр идең.

– Көрәшче чиста көрәш күрсәткәннән соң да, гаделлек даулап йөрергә калгач – юк инде ул. Көрәшкә өндәмә мине, Сабир баба, түбәнлеккә каршы көрәштә үзеңнең дә түбән тәгәрәвең ихтимал. Ул көрәшкә чыксам, мин ирегемне югалтачакмын. Миңа үз ирегем кадерлерәк. Мәйдан хәрәмләшкән кешене батыр итеп таныды.

– Танымады ул аны.

– Алайса нигә каршы чыкмады?

– Тук башак башын ия, диләр бит.

Хәсән чыгып киткәч, Сабир карт озак уйланып утырды бу турыда. «Әй, бала, синең көрәш башлана гына әле. Бик озак булачак ул», – диде аннары үзалдына.

Шул китүдән Хәсән туган авылының Сабан туйларына кырык ел рәттән кайтмады. Нурия Хәсәнне икенче Сабан туена кайтып, үзенең хаклыгын раслар дип көтсә дә, аның да өметләре акланмады. Бер елдан соң Хәсәнне күмер шахталарына барып эзләп тапты, кайтырга үгетләде. Тыңлата алмады. Шул китүдән Нурия дә туган авылына кайтып тормады. Алар икесе ике якта гомер кичерде, гаилә кордылар, балалар үстерделәр. Хәсән улына катгый рәвештә әйтеп куйды: көрәш дип авыз ачасы түгел. Ә менә оныгын аралый алмады, аңа көрәш уты кагылган иде.

Җәйнең иң кыска төннәрендә дә ут эчендә саташып яткан оныгын күрүгә үк аңлап алды ул: Сабан туйларына алып бармыйча булмый малайны. Менә бит язмыш дигәнең ничек, күпме генә качарга тырышмасын, барыбер куып тотты. Тик кире Хәсән язмышына бер шарт куйды: оныкны ул авылга әзер батыр итеп алып кайтачак. Һәм шулай итте дә. Алар яшәгән Кемеровода татарлар күп иде, арада көрәшчеләр дә җитәрлек. Көрәш секцияләренә йөртүдән тыш, Хәсән үзе генә белгән алымнарын да өйрәтте оныгы Азаматка.

Хәсән батыр Сабан туена кайткан дигән сүз яшен тизлегендә таралды авылга. Туган нигезенә атлап кергән саен Хәсәннең күзе түрдә эленеп торган иң беренче сөлгесенә төшә торган иде. Күпме генә алырга кушса да, тәки урынында сакладылар бит шуны Хәдичә белән Хәйрулла. Бүген алар үзләре фани дөньяларда юк инде, әмма өмет-ышанычлары өйләре түрендә эленеп тора, бу бусагадан батырларның тагын бик күп тапкырлар үтәсенә тамчы да шикләре булмаган. 
Хәсән кичтән үк Сабан туе таңын каршылармын, Агыйделгә төшеп менәрмен дип уйлап куйган иде. Төнлә дә күзенә йокы эленмәде, таң сызыла башлауга ул торып, ак ташлар җәелгән сукмактан елгага төшеп китте. Нәкъ аның яшь чагындагы кебек былбыллар өздерә, иркә таллар таң җиленә толымнарын сүтеп салган, су эченә үк кереп үскән камышлар пышылдаша. Бу хөрлеккә, бу хозурлыкка сәйран кылып, хет ела, хет җырла. 
«Ай былбылым, вай былбылым,

Агыйделдә таң ата...»
Хозурлыкка кинәнеп торганда, аркасы белән генә артында кемдер барлыкны тоеп борылып караса, Дамирны күреп имәнеп китте. Кинәт борылгангадырмы, әллә Хәсәннең бөркет карашыннанмы, Дамир артка чүгеп куйгандай булды. Әмма үзен тиз кулга алды.

– Җиңелүемне син китүгә үк аңладым инде мин, – диде Дамир, кыюсыз гына саулык сорашкач. – Үземең хәрәмләшүемне танырга куркып яшәдем. Заяга узган гомер булды бу, – диде, үкенечле карашын офыкка төбәп.

– Ә авыл халкы? Мәйдан?

– Сабан туйларының яме китте шуннан бирле. Әтине дә әйтер идем инде, – диде ул, кулын селтәп.

– Әйе, мәйданга әти белән чыкмыйлар шул аны. Көрәшче үзенә генә таяна.

Аңлаштылар, иңнәрдән тау төшкәндәй булды. Сабан туенда аларның бергә утырганын күреп, халык эчтән сөенде. Кырык ел элек булган хәлләр авыл халкының хәтерен тырнап, кичә генә булган кебек саклана иде әле. Ә инде бәйрәмнең иң югары ноктасы – Азаматның иңнәренә мөгезләре кояшта елкылдап торган кашка тәкәне салганда, мәйдан аягүрә торып алкышлады. Авыл уянды, авыл дәртләнде, авыл тантана итте.

– Чиста көрәш, матур көрәш булды! Рәхмәт, батыр! – дип, шау-гөр килеп, кепкаларын күккә чөеп сөенделәр.

Азаматның кендек турысында кайнаган ялкын – Кара Каплан уты Сабан туеның кайнар җиле булып, мәйданны бер камлап, бәйрәмгә килгән һәркемне иркәләп үтте дә колгага эленгән сөлгеләрне аралый-аралый җилфердәтә башлады. Шунда арадан бер сөлге – иң матур чигүлесе бәйләнгән җиреннән сүтелеп очып китте һәм каурый сыман талгын гына итеп, кыл уртага төшеп ятты. Тәкәсен җиргә куярга иелгән җиреннән Азамат батыр аны күтәреп алып, муенына салды. Һәм сөлге хуҗасын эзләп, мәйданга күз йөгертте.

– Кем сөлгесе? – диештеләр анда.

– Нурияттәй оныгыныкы, – дигән җавап ишетелде. 

 

"КУ" 09, 2022

Фото: unsplash

Теги: хикәя проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев