Логотип Казан Утлары
"Мәйдан - батырлар өчен!"

КӨРӘШЧЕ ТУГАНЫМ

Нәкъ Казан артында бардыр Бер авыл- Яңа Кырлай. Бөтен дөньяга танытты Аны Габдулла Тукай.

Нәкъ Казан артында бардыр

Бер авыл- Яңа Кырлай.

Бөтен дөньяга танытты

Аны Габдулла Тукай.

 

Икенче бер танытучы-

Сәйфуллин Рәдис абый.

Милли көрәш каһарманы

Гел  беренчелекне яулый.

 

Россия спорт мастеры,

Сабантуйлар батыры.

Ул катнашкан ярышларда

Иң зур бүләк алучы.

 

Ул чордагы матбугатта

Аны язып торганнар.

Гади колхозчы егетнең

Көченә таң калганнар.

 

Ике потлы герләрне

Чөеп кенә уйнаган.

Рекордларны ярышта ул

Берне генә куймаган.

 

Гомер буе шофер булып,

Хезмәт иткән ул илгә.

Данлы авылдашыбыз шулай

Кереп калган хәтергә.

 

Авылдаш кына түгел,

Ул- бабамның туганы.

Сәйфуллиннар арасында

Көчлесе һәм уңганы.

 

Бүген безнең арада

Юк инде Рәдис абый.

Якты истәлеге яши,

Һәр кеше аны данлый.

 

Масель Таһиров абый

Чыгарган китабында

Икенче урын ала

Батыр Хафиздан кала.

 

Менә шундый абый ул-

Авылыбыз батыры.

Һәр кешегә үрнәк ул,

Нәселем горурлыгы.

 

Кәбирова Адилә Рәйхан кызы,

Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбенең

 8 нче класс укучысы

Укытучы: Зарипова Миләүшә Рафис кызы

Фото: pixabay

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев