Логотип Казан Утлары
"Мәйдан - батырлар өчен!"

Көрәшчеләр – милләт бизәге

Туган ягым нурлы эштә уңган, Егетләре, кызлары белән. Туган җирем  данлы баһадирдай, Мәйдан тоткан уллары белән!

Туган ягым нурлы эштә уңган,

Егетләре, кызлары белән.

Туган җирем  данлы баһадирдай,

Мәйдан тоткан уллары белән!

Туган ягым – көрәшчеләр ягы,

Горурланып сөйлим бу хакта.

Татар данын еракларга илткән,

Чемпионнар ускән бу якта.

Бабамнар да сынатмаган минем,

Бил бирмәгән күрше-күләнгә.

Көндәшләрен гадел, чиста итеп,

Җайлы гына салган чирәмгә.

Дөнья буйлый көрәш мәйданында,

Эмиль Мәүлин, Муса абыйлар.

Чемпионнар, билбау осталары,

Һәр бәйгедә җиңү яулыйлар.

Хәлил, Тәфкил, Азат Шәйхетдиннең

Исемнәре илем түрендә.

Маягыбыз - Раил Нургалиев

Көрәш мәйданында бүген дә.

Безнең якташ Марсель Кадыйров та,

Остаз булды милли көрәшкә,

Тренерыбыз Илдар абый барда,

Бил бирмәбез бер дә көндәшкә.

Россия чемпионы исеменә,

Лаек быел тугыз көрәшче.

Әнә шундый батырлары белән

Горурланып яши Теләче!

Мин дә бүген көрәш мәйданында,

Тапламамын якташлар эзен.

Курыкмыйча, гадел көрәшермен,

Мәйдан бары – батырлар өчен!

Камил Минһаҗев

Теләче районы Баландыш төп мәктәбе, 8 нче сыйныф

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев