Логотип Казан Утлары
"Мәйдан - батырлар өчен!"

Нәни батыр

Сабан туйлы җәйләр җиткән мәлне, Сизеп микән, йөрәк талпына. Мәйдан дәшә көрәш батырларын, Җаным-тәнем шунда ашкына.

Сабан туйлы җәйләр җиткән мәлне,

Сизеп микән, йөрәк талпына.

Мәйдан дәшә көрәш батырларын,

Җаным-тәнем шунда ашкына.

 

Татар егетләре чын көрәшче,

Каннарына сеңгән батырлык.

Кирәк чакта җырлы-моңлы алар,

Кирәк булса таба сабырлык.

 

Гел көрәштә безнең җаннар, тәннәр,

Чын көрәшче булу теләгем.

Әни әйтә: "Яхшы туклан, балам ,

Көчкә тулыр шунда беләгең.

 

Әтием дә көрәш җанлы минем,

Кечкенәдән көчен сынаган.

Җиңүләрдән җиңүләргә килеп,

Көрәш казанында кайнаган.

 

Халкымның бер батыр улы булып,

Үсеп җитү минем теләгем .

Үз халкына тугрылыгын саклый,

Курку белмәс нәни йөрәгем.

6 нчы сыйныф укучысы

Вәлиәхметов Тимерхан

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев