Логотип Казан Утлары
"Мәйдан - батырлар өчен!"

Потап (хикәя)

Нәтиҗәдә, туплаган баллар аермасы буенча республика Сабан туе баш батыры исеменә Мамадыш районыннан килгән, моңарчы спорт сөючеләргә бөтенләй таныш булмаган яңа көрәш йолдызы – Рафаил Мөхәммәтшин лаек дип табылды. Барлы-юклы ике атна эчендә өч Сабан туе батыры булуга ирешеп, үзенең гаҗәеп матур көрәше белән бар халыкны таң калдырган Түбән Ушмы авылы егете!.. 

Атаклы көрәшче Рафаил Ясәви улы                                      

 Мөхәммәтшинның якты истәлегенә

Тавыш көчәйткечтән: «Көрәштә катнашырга теләүчеләр хөкемдарлар янына җыелыгыз!» – дип оран салуга, ир-атлар бер-бер артлы мәйдан читендәге өстәл тарафына ашыкты. Әле мәктәпне дә тәмамламаган яшьҗилкенчәк, имтиханнарын тапшырып җәйге ялга кайткан студентлар, инде ир уртасы булганнар, җиңәме-юкмы, бер генә Сабан туенда да катнашмый калмаучы, чәчләре генә түгел, сакалларына кадәр чал сарган олы яшьтәге бабайлар – барысы да шунда. Ә иң арттан баручы, гәүдә авырлыгыннандыр инде, бераз сөйрәлебрәк атлаган кебек тоелган ир затын күргәч, халык, үзе дә сизмәстән, дәррәү кул чабарга кереште.

Дөрес, монда да һәр нәрсәгә канәгатьсезлек белдерүчеләр юк түгел иде. Мәйдан тирәли утыручылар тарафыннан:

«Һаман шул Потап булыр инде. Тагын баш батыр булып калачак икән. Җитмәсә җитмәс икән кешегә...» дигән сүзләр дә ишетелеп китте.

– Матур көрәшә бит, чукынмыш! – дип куйды берсе.

– Шулаен шулай да, тик башкаларның да бүләк аласы килә бит... Бил алышырга теләк белдерүчеләрнең барысыннан да диярлек зуррак гәүдәле, кыяфәткә шактый яшь күренүче, якты кояш нурларында ялтырап торучы кыска кара чәчле Рафаил турында әйтүләре.

Авыл кешеләре кушаматсыз яшәми инде ул. Гәүдәгә хәйран зур булгангамы, бераз сәеррәк, алпан-тилпән атлап йөргәнгәме – Рафаилгә авылдашлары, иске рус мультфильмнарында еш очрый торган Михайло Потапыч исемле аю белән чагыштырып, «Потап» дигән кушамат такты. Еш кына хәтта үзенә дә шулай гына дәшәләр.

...Элек-электән Сабан туйларында авыл халкы телендә, беренче чиратта, көрәш булды. Рафаилнең көрәшче булып китүенә дә шул йогынты ясамый калмагандыр. Кызыгырлык та шул, бөтен авыл кешеләре каршында көндәшләреңне бер-бер артлы отасың, син көчле! Бар халык сиңа карап соклана, җан ата, алкышлый. Горурланмаслыкмы әллә?! Ә инде баш батыр дәрәҗәсен ала калсаң, бөтенләй күтәреп йөртәләр, әле генә сине сырт салырга маташкан көндәшләрең җыелышып, күккә чөя! Моңарчы татар көрәшен тамаша буларак кына күзәтеп утырырга күнеккән, аның нечкәлекләрен, тәртибен бөтенләй дә аңламаган малайда көннәрдән бер көнне милли спорт төренә кызыксыну уянуы, бәлки, шуның белән дә бәйледер.

Аның беренче тапкыр кулына сөлге тотып, көрәш мәйданына чыгуын авыл халкы әле дә хәтерли...

Рафаил хәрби хезмәттән иртәгә Сабан туе буласы дигән көнне, бәйрәмдә үткәрелә торган төрле уен-бәйгеләрдә катнашучыларга өләшү өчен авыл халкыннан бүләк җыю көнендә кайтты. Бу чара – үзенә бер төрле бәйрәм. Яшьҗилкенчәк гармун тартып, җырлый-җырлый, бии-бии, өйдән-өйгә йөреп, бүләк җыя. Күпчелек кешеләрнең сөлге-тастымал, шәл-яулык кебек чүпрәк-чапрак бирүен исәпкә алып булса кирәк, бу чараны «Яулык җыю» дип йөртәләр. Рафаил сабакташлары белән икенче көнне Сабантуй буласы урында очрашырга сүз куешты.

...Бер сыйныфта укыган яшьтәшләренең яртысы диярлек бәйрәмгә кайта алмаган – кемдер график белән эшли, кемнеңдер имтихан тапшырасы бар, кайсыныңдыр башка мәшәкате чыккан. Шулай да уннан артык кеше җыелды. Хәл-әхвәлләр сораштылар, мәктәпне тәмамлап таралышканнан соң кемнең кая барып төпләнүе, кайда эшләве хакында гәпләшеп алдылар...

– Карале, Рафаил, әйдә көрәштә катнаш әле бүген, – дип куйды кинәт бәйрәм башланмас борын кәефләнеп өлгергән сыйныфташы Равил.

Рафаил көтелмәгән тәкъдимнән аптырап китте:

– «Сүз югында сүз булсын – ата казың күкәй саламы?» дигән шикелле килеп чыкты бу синең, ахир, – диде ул, елмаеп.

– Ни сөйлисең? Нинди көрәш?

– Ә нәрсә? Гәүдәң бар, армиядә көч туплап, чыныгып кайттың. Мәктәп елларында ук Хәлим абыйдан дәресләр алып йөрдең бугай...

Дөрес анысы, мәктәпне тәмамлар алдыннан гына булса да, Рафаил физкультура укытучысы булып эшләүче Хәлим абыйдан милли көрәш нечкәлекләренә өйрәнә башлаган иде. Аның бер сүзе әле дә исендә: «Көрәшчеләр келәмдә вакытта бер-берсенең сулышын, йөрәк тибешен тоя», – дип әйтә торган иде Хәлим абый. Инде шактый алымнар, көрәш хәйләләрен үзләштергән кебек тоелса да, Рафаил ни өчендер кулына сөлге тотып, Сабан туе мәйданына, авылдашлары каршына чыгарга батырчылык итмәде. «Келәмгә чыгучы өчен иң әһәмиятлесе – үз-үзеңә ышаныч. Миндә бармы ул? Әгәр ышаныч юк икән, мәйданга чыгып та торма: күпме генә шөгыльләнсәң дә, матур көрәш алымнарын күрсәтә алмыйсың, җиңүгә теләгең дә югала», дигән карашта иде егет.

Шуңа күрә Рафаил уены-чыны белән әйтелгән бу сүзләргә күнәргә ашыкмады.

– Шул гына җитмәгән иде! Шаярасыңдыр дип кабул итәм. Әйдә, осталар көрәшен күзәтеп, иркенләп сөйләшеп кенә утырыйк әле, – дигән булды.

Ләкин Равилнең тәкъдимен башка сыйныфташлары да күтәреп алды, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә дигәндәй, әле кичә генә армия сафларыннан кайткан егетне үгетләргә тотындылар. Рафаилнең тәне чемердәп китте. «Әллә соң...» Ул мәйдан читендә көрәшкә керергә теләүчеләрне теркәп утыручы хөкемдарлар янында мәш килгән укытучысы Хәлим абый янына китте.

Кочаклашып күрештеләр, хәлләр сораштылар. Рафаил сабакташлары ясаган тәкъдим турында әйтте.

– Нишләргә икән, Хәлим абый? – диде ул остазының күзләренә туры карап. – Ничек уйлыйсың, мин әзерме?

– Нәрсә дип әйтим икән, энекәш? Үз-үзеңдә ышаныч сизәсең икән – тәвәккәлләргә була. Иң мөһиме көрәштә көндәшеңне җиңү түгел, ә үз-үзеңне җиңү! Әлбәттә, төрле сүзләр ишетергә мөмкинсең. Син моны булдыра алмаячаксың, көчең, түземлегең җитмәячәк, бу синең өчен түгел, дип әйтүчеләр дә, сине хуплаучылар, мактаучылар да табылыр. Максат куясың икән, аңа ирешергә кирәк. Һәм бетте! Беренче адымны ясыйсыңмы, әллә урыныңда басып каласыңмы – монысы үзеңнән генә тора, – диде Хәлим абый, көрәктәй киң учларын Рафаилнең җилкәсенә куеп. Егет кабат сабакташлары янына килде.

– Ярар! Чыгам! Тик көләсе түгел! Беләсез, минем Сабан туенда гомергә көрәшкәнем юк, – диде ул һәм, кырт борылып, янә мәйданга, көрәшкә язылу өстәле тарафына юнәлде...

Сабан туе батыры исемен алырга теләүчеләр хәйран күп булып чыкты. Кемнең кем белән бил алышачагын билгеләү өчен башта әзерләп куелган аркан гына җитмәде. Шобага гадел булсын өчен гадәттә авыл халкы яратып тамаша кыла торган «Сәлим-Сәлимә» уенына дип тәгаенләнгән гаять озын баудан файдаланмыйча булмады.

«Сәлим-Сәлимә» дигәннән... Бу урында әлеге уенның тәртибе белән дә таныштырып үтү мәслихәт булыр. Мәйдан уртасына ике потлы гер куялар. Озын арканны гернең тоткасы аша чыгарып, бер башына ир-атның, икенче башка хатын-кызның биленнән бәйлиләр. Күзләрен яулык белән каплаган килеш, ир белән хатын, әледән-әле «Сәлим! Сәлимә!» дип кычкыра-кычкыра, бер-берсен куып тотарга тиеш. Мәйданның шактый киң булуын, уенчыларның берни күрмәвен һәм бер карашка тип-тигез күренгән мәйданның кайбер урыннарында чокыр-чакырлар булуын исәпкә алганда, гаять мавыктыргыч тамаша килеп чыга...

Шобага нәтиҗәләре буенча Рафаилнең Салих исемле, үзеннән ике яшькә өлкән, спорт ягыннан әллә ни алга китмәсә дә, Сабан туенда берничә тапкыр бил сынап карарга өлгергән авылдашы белән алышачагы билгеле булды. Рафаилгә бәхет елмайды. Юк, хикмәт көндәшенең профессиональ дәрәҗәгә ирешкән чын көрәшчеләр исәбеннән булмавында гына түгел. Армиядә хезмәт иткәндә физик яктан шактый көч туплаган булса да, Рафаилнең моңарчы татар көрәшендә катнашканы юк, нечкәлекләрен белеп бетерми, Хәлим абый өйрәткәннәр дә онытылып беткән. Салих белән алышка чыкканчы, көрәшне мәктәптә үк тәртибенә китереп өйрәнүче үсмерләр, бик күп ярышларда, узган Сабан туйларында шактый уңышларга ирешкән ир-атлар көрәшен дикъкать белән күзәтеп, алардан төрле алымнар өйрәнү мөмкинлеге бар...

Мәйдан уртасына чыкканда, Рафаилнең башында әлеге дә баягы «кеше көлкесенә калмасам ярый инде» дигән уй бөтерелде. Каш астыннан гына әйләнә-тирәне күзләп алды. Ул да булмады, мәйдан көлү тавышларына күмелде. Бу мизгелдә аңа авыл халкы аннан көләдер кебек тоелып китте. Бактың исә, мәйданның бер почмагында мәңге айнымас Хәмит гер күтәрергә азаплана икән.

Спорт белән ныклап шөгыльләнмәсә дә, Салих «төптән юан», шактый нык гәүдәле күренә. Алай дисәң, кем белә бит, ә бәлки башкаларга сиздерми генә берәр секциягә дә йөри торгандыр. Буйга да Рафаилдән калышмый...

«Ярар, анысы аның эше. Иң мөһиме – сер бирмәскә, оятка калмаска!»

Көндәшләр, сөлгеләрен бер кулга тиешенчә төенләп, кара-каршы бастылар, кул бирешеп күрештеләр дә бер-берсенең билләрен кочып алдылар. Хөкемдарның сыбызгы сызгыртуы булды – Салих Рафаилне чалып та екты. Бу күренештән канәгатьсез калган җанатар тамашачылар дәррәү кычкырырга, сызгырырга тотынды. – Хәрәмләшмә, Салих, ник чаласың?!

– Хөкемдар, ни карап торасың, Салихка штраф бир!

– Татар көрәшен башка нәрсә белән бутама...

Һәм башкалар, һәм башкалар. Дөрес, Рафаилнең бу хәлгә һич кенә дә ачуы чыкмады. Ул моны хәтта көткән иде. Тик Салихның җитезлеге бераз аптырашта калдырды. Көндәшенең алыш башлануга ук чалып егуы бары тик «психологик һөҗүм» генә икәнлеген яхшы аңлады Рафаил. Хөкемдар да Салихка штраф билгеләп тормады. Беренче очракка дип, кисәтү генә ясады.

Бер-берсенең биленнән җайлап эләктерү, күтәреп салу өчен уңайлы мизгелне тотып алырга ниятләп, көндәшләр мәйдан уртасында байтак таптандылар. Ниһаять, андый мизгел килеп тә җитте. Рафаил кинәт кенә алга талпынды да Салихның биленнән нык итеп кысып тотты һәм җирдән күтәреп алды. Мәйдан кинәт сүндерелгән радио кебек бер мәлгә тынып калды.

– Ну! Әйдә, солдат, манчы! – дип кычкырды Рафаилнең бер сабакташы, Сабан туе мәйданын яңгыратып.

Тирә-як көлү тавышларына күмелде. Рафаил Салихны күтәргән килеш берничә мизгел торды да, аның авырлыгыннан үзе дә авар дәрәҗәгә җиткәч, гәүдәсен бора төшеп, көндәшен җиргә ыргытты. Салих уң җилкәсе белән яшел чирәмгә килеп төште. Халык бердәм кул чабарга кереште. Әле тегендә, әле монда хуплау авазлары ишетелеп китте. Ләкин хөкемдарның фикере башкачарак булып чыкты.

– Сыртка сала алмады. Бер балл! – дип игълан итте ул.

Чиста җиңү түгеллеген Рафаил үзе дә яхшы аңлый иде. Шуңа күрә каршы сүз әйтмәде, көрәшне дәвам итәргә әзер икәнлеген белдереп, сөлгене кабат кулына чорнады. Ләкин... Салих җилкәсен каты авырттырган иде, күрәсең. Йөзен сытып, уң җилкәсен уа-уа, мәйданнан чыгып китте. Хөкемдар Рафаилнең кулын күтәрде.

– Алыш тәмам. Техник җиңү яулаган Рафаил икенче турга үтә... Ләкин, иптәшләре күпме генә кыстаса да, хөкемдар микрофоннан берничә тапкыр исемен әйтеп кычкырса да, Рафаил көрәшкә бүтән кермәде. Чынлыкта үз гаебе бөтенләй булмаса да, аның белән көрәш вакытында кулын имгәткән Салихны кызганды ул, үзен гаепле хис итте...

Рафаилнең көрәштә беренче тапкыр чирканчык алуы шулай тәмамланды...

Сабан туеннан соң берникадәр вакыт үткәч, бил алыш барышында Салих белән килеп чыккан хәл бәгырен шактый вакыт тырнап торса да, күңеленә көрәш җене кереп оялаган Рафаил күнегүләрен дәвам итәргә булды. Көн саен ук булмаса да, буш вакытларында Хәлим абыйдан дәресләр алды, район үзәгендәге спорт комплексына барып шөгыльләнде, анда үткәрелә торган турнирларда катнашты. Сирәк-мирәк кенә булса да, призлы урыннар өчен алган дипломнар, истәлекле бүләкләр аның көрәшче буларак үзүзенә ышанычын шактый көчәйтте. Һәм... өч елдан, Әлмәт физкультура техникумында белем алып кайтканнан соң, авыл Сабан туенда күптән хыялланган максатына иреште – баш батыр исеменә лаек булды. Алай гына да түгел, икенче елны үзен район үзәгендә уздырылган бәйрәмдә сынап карарга булды. Төрле авыллардан килгән көрәшчеләр арасында гәүдәгә Рафаилнең үзеннән һич калышмаган әзмәвердәй егетләр байтак иде. Тик, ни генә булмасын, Рафаил аларны, кайсын баллар аермасы буенча, кайсын чиста җиңү белән берсе артыннан берсен ота барды.

Баш батыр исеме өчен көрәш. Рафаил әле ел башында гына Казанда үткәрелгән бәйгедә Татарстан чемпионы исемен алып кайткан Вадим исемле керәшен егете белән бил алышырга тиеш. Көндәшенең спорт белән ныклап шөгыльләнгәнлеге әллә кайдан күренә – гәүдәсе тыгыз, мускуллары уйнап тора. Авырлыгы да Рафаилнекеннән әллә ни ким булырга охшамаган. Ул моны көндәшен биленнән кочып күтәреп карагач та аңлады. «Моны сыртка салуы җиңел булырга охшамаган, – дип уйлап куйды ул. – Зыян юк, бөтен кеше дә җиңәргә теләп көрәшә инде», – дип, үзен үзе тынычландырырга тырышты.

Ләкин Рафаил һич кенә дә оятка калырлык көрәшмәде. Дөрес, күпме генә тырышса да, чиста җиңүгә ирешә алмады, әмма очколар буенча барыбер Вадимнан өстен чыкты.

Бу – Рафаилнең район Сабан туенда беренче тапкыр баш батыр булып калуы иде...

Шулай гадәтләнгән инде, район Сабан туе батырларын Казанга, республика бәйрәменә дә чакыралар. Сүз дә юк, авыл яки район Сабан туе батыры исемен яулау – зур мәртәбә. Ә менә Татарстан күләмендә беренчелекне алу бөтенләй икенче нәрсә. Шуңа күрә анда катнашырга чакыру килгәч, район бәйгесендә беренчелекне алудан канатланган, үзенә ышанычы ныгыган Рафаил икеләнеп тормады, шундук риза булды. Шулай да, бу хакта Хәлим абый белән киңәшеп алырга кирәк тапты.

Ул килеп кергәндә, остазы ишегалдында, лапас ишеге янына куелган тумранда малларга башак бирү өчен балта белән салам турый иде.

– Районның баш батыры булуыңны исәпкә алганда, һичшиксез, катнашырга кирәк. Мондый мөмкинлек теләсә кемгә бирелми. Ләкин аңлыйсың булыр, анда инде син Рафаил түгел, безнең район данын яклаучы вәкил буларак көрәшәчәксең. Җаваплылык бермә-бер артачак, – диде ул, Рафаилнең тел төбен аңлап алгач. – Шунысы бар шул, – Рафаил кыска итеп киселгән чәчләрен сыйпап куйды. – Шүрләтә бераз...

– Шүрләмә! – дип, кырт кисте Хәлим абый һәм балтасын тумранга кадап куйды да аркасын лапаска терәп чүгәләде. – Мин сиңа ышанам. Сиңа бөтен район ышана. Синең тормыш өчен бары тик син җаваплы. Бүген кем булуыңны кабул ит, кем булырга теләвең өчен җаваплылыкны үз өстеңә ал. Кичә синең белән нәрсә булган, бүген нәрсәләр кичерәсең – берсе дә мөһим түгел. Үткәннәр сиңа нәрсә бирде – шул хакта гына уйлан һәм нәтиҗә ясап, максатыңа таба атла. «Бу юлы мине берни, беркем туктата алмаячак. Төгәл беләм – мин булдырачакмын!» – дип, үз-үзеңне ышандыр! Тормыш тәгълиматың шул булсын!

– Ә җиңелсәм?

– Җиңелсәң... Уйлама ул турыда. Республика бәйгесендә катнаша алу – үзе үк зур җиңү. Аңлыйсыңдыр, анда барысы да – синең кебек үк кешеләр, синең кебек үк батырлар. «Мин – монда көчле кеше! Үземне сындырырга, кимсетергә һичкемгә ирек бирмәячәкмен!» Үз-үзеңә шулай әйтергә кирәк!..

Рафаил берара сүзсез утырды. Аның уйларын Хәлим абый бүлдерде:

– Тик синең бер зур кимчелегең бар, энем.

Егет мондый сүзне ишетермен дип бөтенләй уена да китермәгән иде, шундук борчуга калып, остазының күзләренә сораулы караш ташлады.

– Сиңа яхшылап «мостик» ясарга өйрәнергә кирәк. Бөтен алышларыңны күзәтеп бардым. Көндәшеңне очко белән оту начар түгел. Оста итеп мостик ясый белсәң, көндәшеңнең кем булуына, нинди авырлыкта булуына карамастан, бөтен гәүдәң аркылы әйләндереп салу бермә-бер җиңел булачак. Әйдә күрсәтәм...

Шулай диде дә Хәлим абый сикереп торып басты.

–  Киттек бакчага! – дигән сүзләр белән йөгереп кенә өенә кереп, ике сөлге тотып чыкты һәм бакча капкасына таба атлады. Рафаил сүзсез генә остазы артыннан иярде. Хәлим абыйның элек бөтенләе белән диярлек бәрәңге утырту өчен файдаланылган галәмәт зур бакчасының яртысы яшел чирәмгә күмелгән.

– Карчык белән икебезгә ярты бакчага утырткан бәрәңге дә күп әле, – дип аңлатты Хәлим абый, Рафаил тарафыннан һичшиксез бирелергә тиеш дип уйлаган сорауга җавап итеп. – Әйдә, тот әле, энем!

Хәлим абый алып чыккан сөлгеләрнең берсен Рафаилгә тоттырды. Татар көрәшенең күп кенә серләренә өйрәткән остазының кечкенә гәүдәсенә күз төшереп, Рафаил ихлас елмаеп куйды.

– Хәлим абый, шаярасыңмы әллә, син бит мине күтәрә алмыйсың.

– Күрербез! – диде остаз, хәйләкәр елмаеп һәм Рафаилгә карап күз кысып алды.

Бер-берсенең билләрен сөлге белән урап тоттылар. Җайлы мизгелне көтеп, берникадәр мизгел таптанып торганнан соң Хәлим абый кинәт Рафаилгә таба кискен адым ясады да аның билен нык итеп кысып тоткан килеш артка таба бөгелеп төште. Шулвакыт Рафаил һич көтмәгән хәл килеп чыкты. Туксан тугыз килограмм авырлыктагы егетнең аяклары җирдән аерылды. Ул да булмады, Хәлим абыйдан бик күпкә авыррак Рафаил яшел хәтфә чирәм өстенә гөрселдәп килеп төште.

– Аңладыңмы инде?

– Ничего себе!.. Нәрсә булды бу, Хәлим абый? – Рафаил, әле генә булган вакыйгага ышаныргамы-юкмы дигәндәй, чирәмдә ятуын дәвам итте. – Мондый хәлне күз алдына да китермәгән идем...

Остазының сүзе бетмәгән иде әле. 

– Казан авыл түгел, анда таләпләр катгый. Хәтта бик яхшы көрәшсәң дә, кагыйдә бозу җиңелүгә китерәчәк. Шуңа күрә онытма, билбауны дөрес итеп тот. Аны көндәшеңнең корсак турысына китереп тоту, боргалау, бөтерү, өстән аска күчереп йөртү, төртеп яки этеп җибәрү, көндәшеңнең битенә һәм кулларына баш белән терәлү, каршы як аста калганда, аның күкрәгенә төшү тыела...

Рафаил, остазы әйткәннәрне «мыегына чорнап», ике атнадан булачак республика Сабан туена әзерләнергә кереште.

Район спорт комплексына барып шөгыльләнергә тырышты. Ләкин авыл кешесенең башка эшләре дә муеннан бит әле. Эш урынында да, шәхси хуҗалыгында да һәрдаим чыгып торган мәшәкатьләр белән өзлексез «көрәшергә» туры килә. Атлаган саен йорт-җирне калдырып йөреп булмый. Шуңа күрә Рафаил дә клубтагы спорт залыннан күнекмәләр ясау өчен үзенә кирәкле кайсыдыр җиһазларны йортына алып кайтты, ике метр озынлыгындагы ашлама капчыгына ком тутырып куйды. Анысы – Хәлим абый өйрәткән алымнарны ныгыту өчен хезмәт итәчәк «көндәш» ролен башкарды...

Хәрби хезмәткә китәсе елны эретеп ябыштыручылар курсында укып кайтканнан бирле Рафаилнең Казанга аяк басканы юк иде. Нык үзгәргән башкала. Ул чакларда әле кылган, алабутадан башка берни үсмәгән ялан кыр урынында зур-зур йортлар калкып чыккан. Юкса, әллә ни күп вакыт та үтмәде бит үзе. Үсә Казан, үсә...

Хәлим абый, Рафаил һәм район бәйгесендә батыр асты калган Вадим – өчәүләп, шәһәр үзәгендәге «Казан» кунакханәсенең бер номерына урнаштылар. Кичкә кадәр шунда ял итеп, беренче каттагы ресторанда тамак ялгап алдылар. Ә кичкырын аларның номерына бер ир килеп керде.

– Мин Сабан туен оештыру комитетыннан. Милли көрәш бәйгесен үткәрү өчен җаваплы, – дип таныштырды ул үзе белән. – Хәзер сезгә Үзәк стадионга барып теркәләсе булыр. Шунда ук, теләсәгез, шөгыльләнеп, кем әйтмешли, бил яздырып алырсыз. Үзегез белән спорт киемнәрегезне, документларыгызны алырга онытмагыз, – диде дә кая, ничек барырга кирәклеген аңлатып чыгып та китте.

Кремльдән һәм әкияти «оча торган тәлинкә»гә охшаган цирк бинасыннан кул сузымы гына урнашкан Үзәк стадионга җәяүләп тә барып була. Казан урамнары буйлап, матур заманча йортларны, берсенә-берсе терәлеп торган кибет витриналарын күзәтә-күзәтә бардылар.

Республика Сабан туе батыры дәрәҗәсен дәгъвалап, төрле районнардан килгән алтмышлап көрәшче арасында Рафаил кебек мәһабәт гәүдәлеләр дә, карап торышка бик ябык, кечкенә буйлылар да бар. Шактый яшьләр дә, инде чәчләренә чал кереп өлгергән ир-атлар да күренә. Теркәп торучылар әйтүенчә, республика Сабан туенда көрәшчеләр гәүдә авырлыгы буенча төрле төркемнәргә бүленеп, көч сынашачак икән. Иң күп дәгъвачылар Рафаилләр төркемендә. Ә Сабан туе башта шәһәрнең халык яратып йөри торган биш мәйданында үтәчәк, районнардан килгән батырларны да иртәнге якта шул урыннарга таратачаклар, ди. Төштән соң исә, шул биш җирдә беренче-икенче урыннарны алучылар арасында шәһәр читендәге «Каенлык» дип аталган гаҗәеп матур аланда үткәрелә торган төп бәйрәмдә Татарстанның иң оста көрәшчесе ачыкланачак...

Рафаил Дәрвишләр бистәсенә баручылар арасына эләкте.
Ямь-яшел чирәм белән каплаган зур мәйдан тирәли тамашачылар өчен эскәмияләр көйләп куелган. Ике келәм. Алардан бераз читтәрәк, өстәл янында – баш хөкемдар, аңа ярдәмгә чакырылган көрәш тәртибен яхшы белүче казый, сәркатип, келәм арбитры, ян-як хөкемдарлар һәм табиб гәп кора. Янәшәдәге кәнәфидә, үзенең яшь, дәртле чакларында көрәшеп йөргән мизгелләрен хәтеренә төшерептер инде, үзалдына елмаеп, сакалын сыпырып,  андый-мондый низаг чыккан очракта аны җайга салу өчен махсус чакырылган мәртәбәле аксакал, көрәш ветераны утыра.

Иң беренче эш итеп, көрәштә катнашырга теләгән ир-егетләр табиб тикшерүе үтәргә тиеш. Шунсыз көрәшче келәмгә чыга алмый. Барысының да кан басымын, тән температурасын тикшерделәр, нинди дә булса хроник чирләре барлыгын-юклыгын ачыкладылар. Көрәшергә теләгән кешене табиб бик җентекләп тикшерергә тиеш. Рафаил шуны да искәрде: авыл Сабан туйларыннан аермалы буларак, исерек яки авызыннан аракы исе килгәннәргә, шулай ук кан басымы югары булганнарга мондый ярышларда катнашырга рөхсәт ителми икән.

Бил алышырга теләгән һәр кеше кебек Рафаил дә бер бит кәгазьгә үзе турында мәгълүматлар тутырды – исем-фамилиясен, туган елын, эшләгән урынын язды. Бу анкеталарны җыеп алгач, баш хөкемдар көрәшчеләрне үлчәүгә бастырып, нинди авырлыкта булуларыннан чыгып, аерым төркемнәргә бүлде. Һәр үлчәү авырлыгында аерым шобага салынды. Көрәшчеләр шактый күп иде. Шуңа күрә баш хөкемдар микрофон аша очрашуларның олимпия системасы буенча, ягъни оттырган кеше шундук төшеп кала торган итеп үткәреләчәген аңлатты.

Исемнәре аталгач, арбитр, сыбызгы сызгыртып, Рафаил белән шобага буенча аның көндәшен келәмгә чакырды. Көрәшчеләр кул биреп күреште һәм билбауларын бер-берсенең билләренә салды. Арбитр ике якның да әзерлеген тикшерде дә, сыбызгысын икенче тапкыр сызгыртып, көрәшә башларга боерды.

Көндәшләр, беренче минутларда бер-берсен сынап, «кылларын тарткалап», кискен хәрәкәтләр ясаудан тыелып, келәм уртасында таптанып кына тордылар. Бу хәл озакка китте булса кирәк, аларның һәр хәрәкәтен дикъкать белән карап утыручы тамашачылар арасында шау-шу, көрәшчеләрне пассивлыкта гаепләп, канәгатьсезлек белдерү башланды. Бу хәлгә арбитр да битараф кала алмый иде, билгеле. Сыбызгы сызгыртып, көрәшне туктатты һәм егетләрнең икесенә дә кисәтү ясады, активрак хәрәкәтләнергә кирәклеген искәртте.

Шуннан соң, ниһаять, көрәш җанланып киткән кебек булды. Әле берсе кискен хәрәкәтләр ясарга тырышып карый, әле икенчесе. Берничә талпыныш ясаганнан соң, Рафаил үзе кебек үк таза гәүдәле көндәшенә якынаеп, аның билен кысып тотуга иреште. Мизгелне кулдан ычкындырырга ярамый иде, бар көчен бер йодрыкка туплап дигәндәй, көндәшен күтәреп алды да аны ыргытырга теләп, артка таба бер-ике адым атлады, ләкин аның гәүдә авырлыгын дөрес чамаламаган булып чыкты. Шуңа күрә яңадан аягына бастырырга мәҗбүр булды. Тәнәфескә озак калмаган иде инде, Рафаилнең көндәше дә «уянып» китте. Кинәт кенә алга ыргылып, аның билен каты итеп кысты да күтәреп ыргытырга ниятләде. Тик ул теләгәнчә барып чыкмады, ахыр чиктә үзе аста калды.
Тәнәфес вакытында Рафаил янына Хәлим абый килде. Кыяфәте җитди.

– Йә, ничек, энекәш, үзеңә ошыймы көрәшүең? – диде ул киная белән. Рафаил аңа берничек тә җавап кайтармады.

– Җитте, энекәш, икегез дә күп таптандыгыз. Кая активлык, кая мин өйрәткән алымнар? Мостик куллан, мостик! – Җиңелчә генә шәкертенең җилкәсенә төртеп алды да – бар да әйбәт булыр, Алла боерса! – дигән сүзләр белән, тамашачылар арасына кереп югалды.

Рафаил яхшы аңлый, саф җиңү өчен көндәшеңне җирдән күтәреп, күкрәк яки янбашы аша аркасына ташлау кирәк.

«Ләкин бу галәмәт авыр көндәшне сыртына салу мөмкинме соң? Ул бит миннән дә күпкә авыррак. Алай дисәң, Хәлим абый да миннән ике мәртәбә җиңелрәк...»

Ул тагын көндәшен күтәреп, аны ыргытырга тырышып карады, тик көндәше кулларының берсен билбавыннан ычкындырды, аяк чалырга маташты. Моны ачык күреп торган баш хөкемдар да, арбитр да көрәшне туктатмады, алымны төгәлләргә мөмкинлек бирде. Рафаил, нәтиҗәдә, көндәшен ыргыта алмады. Билбавын кулыннан ычкындырган, тезләре белән аның билен кысып, ыргытырга комачаулаган егеткә штраф баллы, ә Рафаилгә активлык өчен бер очко бирелде.

Бу хәлдән соң Рафаилнең көндәше бөтенләй төшенкелеккә бирелде кебек. Үзе һөҗүмгә күчмичә, келәмнән читкә чыгу ягын карады, көндәшен этеп чыгарырга маташты. Шулай итеп, тагын бер штраф баллы алды.

Үз-үзенә ышанычы арта барган Рафаилнең саф җиңүгә ирешәсе бик килгән иде. Ләкин, ул да булмады, казый алышны туктатты. Әгәр көрәш тиешле вакыт аралыгында бер якның да саф җиңүе белән төгәлләнмәсә, җиңүчене, көрәшнең сыйфатыннан, кемнең күпме балл җыюыннан чыгып билгелиләр.

– Булды, вакыт чыкты, – диде баш хөкемдар микрофонга. – Өстенлек көндәшен дүрткә бер исәбе белән откан Рафаил Мөхәммәтшинга бирелә...

Икенче әйләнештә Рафаил ничек тә Хәлим абый өйрәткән алымнарны кулланырга булды. Һәм бик урынлы. Көрәш башланып, бер минут та үтмәде, Рафаил көтмәгәндә көндәшенә ташланды да, аның билен нык итеп кысып, касыгы белән «чөеп» тегенең аякларын җирдән аерды һәм артка таба бөгелде. Көндәше аркасы белән яшел чирәмгә килеп төшкәнен сизми дә калды. Чиста җиңү. Мәйдан хуплау авазларына күмелде... Сабантуйда баш батырны билгеләү өчен төрле үлчәүдә җиңеп чыккан көрәшчеләрне очраштыралар. Рафаилнең ничек оста көрәшүен җентекләп өйрәнеп утырган, гәүдәгә дә үзеннән ике мәртәбә диярлек авыр булуын яхшы аңлаган көндәше аның белән бил алышып та тормады, мәйданга чыгуга Рафаил янына килеп, аның кулын күтәрде. Шулай итеп, Рафаил Дәрвишләр бистәсендә үткән Сабан туеның баш батыры булып калды. Аңа, гадәт буенча, галәмәт зур тәкә бүләк иттеләр. Аңа өстәп, биредә башка кыйммәтле бүләк тапшыру гадәте дә бар икән. Рафаилгә заманасы өчен шактый затлы исәпләнгән видеомагнитофон бирделәр. Ә шулай да тәкә Сабан туеның иң кыйммәтле символы, бизәге булып тора. Батырның тәкә күтәреп, мәйданны әйләнеп чыгуы – үзе үк зур вакыйга!..

Казанга Рафаил белән Вадимның тренеры сыйфатында килгән Хәлим абый, «Потап» һәм бил алышудан баш тартып икенче урынга калган Мансур исемле көрәшче «Каенлык»ка республика Сабан туеның финалына киттеләр...

Район бәйгесендә батыр асты калган Вадим да килеп җиткән. Ул Горький исемендәге Үзәк ял паркында узган Сабан туенда икенче урын яулаган булып чыкты. Вадимга бүләкне акчалата гына биргәннәр. Димәк, финалда ул да катнашачак...

Инде республика беренчелекләрендә үзен күрсәтеп өлгергән Вадимның исеме көрәш сөючеләргә азмы-күпме таныш булса, Мамадыш районыннан килгән тагын бер егет – моңарчы милли көрәш өлкәсендә исеме-фамилиясе бер генә тапкыр да колакка чалынмаган Рафаил Мөхәммәтшин бәйрәм тамашачылары өчен көтелмәгән сюрприз иде. Аның матур, чиста итеп көрәшүен, оста алымнар ясавын зур кызыксыну белән күзәтеп утырдылар.

Финал көрәше башлану белән Рафаил алга ыргылды һәм бер баллык алым ясады. Ул гына җитмәгән, аркасына ятты дип, хөкемдарлар тарафыннан көндәшенә бер кисәтү дә ясалды. Җиңү мизгеле якынлашуын җаны-тәне белән тоя башлаган Рафаил янә рәттән ике актив алым эшләде. Хөкемдар аның көндәшенә автомат рәвештә икенче кисәтү бирде. Вакыт чыкты. Нәтиҗәдә, туплаган баллар аермасы буенча республика Сабан туе баш батыры исеменә Мамадыш районыннан килгән, моңарчы спорт сөючеләргә бөтенләй таныш булмаган яңа көрәш йолдызы – Рафаил Мөхәммәтшин лаек дип табылды. Барлы-юклы ике атна эчендә өч Сабан туе батыры булуга ирешеп, үзенең гаҗәеп матур көрәше белән бар халыкны таң калдырган Түбән Ушмы авылы егете!.. 

***

...1999 ел. Чираттагы Сабан туена бер ай чамасы вакыт калган иде. Мөхәммәтҗан абый Рафаилне үз хозурына дәште. Егет кергәндә, аның кәефе шактый күтәренке иде. Рафаилне дә аягүрә басып каршы алды. Бер-берсенең хәл-әхвәлләрен сораштырып утырганнан соң, хуҗалык рәисенең йөзенә җитди төсмер керде. Берара Рафаилнең күзләренә туп-туры карап утырды да сүзен дәвам итте:

-Потап! – Хуҗалык рәисе, үзенең шаяруыннан канәгать кыяфәттә картларча кеткелдәп көлеп куйды. – Алга таба нишләргә исәплисең?

Рафаил мондый сорауны көтмәгән иде. Ил агасының яшьтәшләре, көрәшче дуслары кебек үзенә «Потап» дип сүз катуына аптырамады да, үпкәләмәде дә. Шулай да хуҗалык рәисенә сәерсенеп карап куйды.

– Ә нишләп «Потап» әле? Син бит миңа «Бүре» кушаматы таккан идең, – дип көлде егет.

Чынлыкта, уйлап карасаң, аңа «Бүре» кушаматы да туры килер иде. Ни өчен дигәндә...

...Рафаил, һава шартлары нинди булуына карамастан, көн саен диярлек, авылдан ерак булмаган урманга барып, төрле күнекмәләр ясарга, йөгереп кайтырга күнекте. Тугыз ай чамасы элек тә урманнан кайтып килә иде. Көн салкынча. Тау итәгендә, басу-кырларда инде октябрь башында ук яуган кар ята. Җылысы бөтенләй диярлек булмаса да, көзге кояш күзләрне иркәли. Егет юл уңаендагы буага күз салган иде, ярдан ерак түгел генә, су эчендә мәш килүче бер аксыл тапны күреп алды. «Берәрсенең эте суга төшкән инде әллә?» – дип кычкырды ул. Әйтерсең лә, янәшәсендә кем дә булса бар. Аяклары Рафаилне үзләреннән-үзләре шул тарафка әйдәкләде.

Якынрак барып карагач, егет үзенең ялгышканын аңлап алды. Салкын судан юка шома боз өстенә чыгарга азапланучы хайван һич кенә дә эт түгел иде. Бүре!

«Ак бүре инде әллә?! Каян килеп чыккандыр бу якларга? Мондый бүреләр Себердә, суык якларда гына яши түгелме соң?»

Алай гына да түгел, яр буенда иптәшләренә ничек ярдәм итәргә белмичә аптыраган тагын ике ерткыч таптана. Алары да шул ук токымнан булырга охшаган. Ярдагылар: «Коткар әле безнең дусны!» – дигән кебек ялварулы күзләрен Рафаилгә төбәделәр. Бүреләр белән күзгә-күз очрашудан каушап, берара каккан казык кебек хәрәкәтсез басып торганнан соң, ни булса шул булыр дигәндәй, егет ярдәмгә ташланды.

Көннәр шактый салкын тоелса да, әле ныгып өлгермәгән көзге боз, билгеле, аның авырлыгына түзмәде, чатнама салкын су гәүдәсен куырып алды. Рафаил калтыранган бармаклары белән бүренең муен артыннан эләктереп алды да, юка бозны вата-вата, ярга таба атлады. Кулларына күтәреп алгач кына, ерткычның йөкле икәнен шәйләде. «Сине коткарыр өчен Аллаһы Тәгалә мине шушы мизгелдә шушында китергәндер инде, – дип елмайды Рафаил, ана бүренең күзләренә текәлеп. – Әнә бит, туачак балаларыңны да саклап калырга насыйп булды».

Ул ярга чыгып җитүгә, янына кара төстәге «Джип» килеп туктады. Иптәшләрен судан чыгарганны карап торган бүреләр, куркышып, урманга таба чаптылар. Машинадан көяз генә киенгән хуҗалык рәисе Мөхәммәтҗан абый белән урман караучы Харис чыкты.

– Рәхмәт, энекәш! – диде урман караучы, Рафаилгә булыша-булыша. – Чын батырлык эшләдең бит, безнең чибәркәйне үлемнән коткардың. Тыюлыкта шушы бүреләрне үрчетеп карамакчы булабыз. Белмим инде, барып чыгармы, юкмы. Менә, син күреп алмаган булсаң, ана бүрене дә, туачак балаларын да югалткан булыр идек. Рәхмәт...

– Бүре үрчетмәкче?! – Харисның бу сүзләре Рафаилгә сәер тоелды.

– Бүре дигәч тә... Беләсеңме алар нинди файда китерә? Безнең якларда кабан, төлке, бурсык ише тәртипсез җанварлар артык күбәеп китте, ә бүреләр бөтенләй калмады. Бүре бит ул – урман санитары, энекәш...

– Харис, күп сөйлисең. Тизрәк машинага кереп утырыгыз, – дип ашыктырды аларны Мөхәммәтҗан абый. – Рафаилне катырып үтерәбез бит инде. Бозлы суда коенып чыгу уен эш түгел. Әйдә, миңа кайтабыз, җылынып алырбыз...

Шушы вакыйгадан соң Рафаил, чынлап та, авылдашлары телендә күпмедер вакыт «Бүре» булып йөрде. Ләкин бу кушамат, ни өчендер, озын гомерле булмады. Спортчы дуслары да, район халкы да аны, элеккечә, «Потап» дип кенә йөртте. Тора-бара ана бүре белән булган әлеге вакыйга бөтенләй дә онытылды кебек... – Нигә алай дисең, Мөхәммәтҗан абый? «Алга таба...» Тел төбеңне аңлап бетермәдем.

– Нигә дип... Шушы әзмәвердәй гәүдәң белән гомер буе мәдәният йортында эшләп йөрмәссең бит инде...

Мөхәммәтҗан абый Рафаилнең хәрби хезмәткә чакырылганчы ук эретеп ябыштыру серләрен өйрәнгәнлеген яхшы белә. Белә дип, хуҗалыкта андый һөнәр ияләренә кытлык булгач, Рафаилне, кулына юллама тоттырып, үзе үк Казандагы махсус курсларда укыткан иде бит. Ләкин, ни хикмәт, ике айдан эретеп ябыштыручы таныклыгы белән кайткан егет барыбер бу һөнәр буенча эшләмәде, фермада мал караучы, абзар чистартучы булырга теләүчеләр табылмагач, аңа Казанга киткәнче башкарган хезмәтендә калырга туры килде. Мәктәптә «дүрт»ле, «биш»легә генә укыган егет, алга таба институтларда югары белем алу мөмкинлеге булса да, хәтта армия хезмәтеннән соң да, авыр, пычрак эш дип тормады, фермада эшләвен дәвам итәргә булды. Туган авылын калдырып, матур тормыш эзләп, каядыр китү дигән уй аның башына кереп тә карамады. Сөйләшүләр бу мәсьәләгә кагылган мәлләрдә: «Тегесе дә китсә, монысы да чыгып шылса, авылда кем генә калыр да, кем генә эшләр соң?» – дип кенә әйтә торган булды ул.

Өстәвенә, Рафаилгә кечкенәдән үк көрәш җене кагылган иде бит. Хәлим абыйдан дәресләр алуын ташламады.

– Карале, энекәш, – диде Хәлим абый көннәрнең берендә. – Күрәм, ярыйсы гына өйрәнеп киләсең. Үзең дә сизә торгансыңдыр. Синдә потенциал зур. Сабантуйда көрәшү – бик яхшы. Тик сиңа, мөмкинлегең барында, зур спорт юлын сайларга кирәк дип исәплим. Ләкин Рафаил профессиональ спортчы булу турында уйламый иде.

– Бу хакта сөйләштек бит инде, Хәлим абый, – диде ул, кулын селтәп. – Авылдан беркая да китмим!

– Беләм. Шулай да... Әлмәттә физкультура техникумы бар. Шунда укып кайтсаң шәп булыр иде, диюем. Мин өйрәткәннәр белән генә әллә ни ерак китә алмассың. Ә анда, үзең дә чамалыйсыңдыр, профессионаллар укыта. Анда профессиональ спортчылар әзерлиләр. Ә авыл... Беркем дә сине авылдан җибәрергә ашкынып тормый. Моннан китмичә дә зур уңышларга ирешергә була. Район үзәгенә йөрисең бит әле, беркем тыймый. Нәрсә, сыерларың синнән башка сөт бирми башлар, дисеңме әллә?..

Ничек итсә итте, ләкин Хәлим абый Рафаилне Әлмәткә барырга күндерде. Күмәк хуҗалык җитәкчесе Мөхәммәтҗан абый баштарак, аның ниятен белеп алгач, бераз кәефсезләнеп киткән кебек булды. Ни дисәң дә, үз эшен авырлыклардан зарланмый гына җиренә җиткереп башкаручыларны, кем әйтмешли, көндез шәм кабызып эзләп тә табып булмаган бер мәлдә шундый сүз ишет әле! Ләкин рәис күңеле белән аңлый – Рафаил дә киләчәген уйларга, яхшырак, яктырак тормышка лаек...

Әлмәттә укып кайтканчы Рафаил урынына кеше тапканнар иде инде. Гомер буе механизатор булып эшләп, лаеклы ялга чыккан Мәлик абый, өйдә эшсез ятуны күз алдына да китерә алмаган алтмыш яшьлек ир, үзе бу эшкә алынган. Ә Рафаилне авыл клубы директоры итеп билгеләделәр. Бер карашка бу эшнең әллә ни авырлыгы да юк иде кебек. Авыл халкы арасында абруй казанган Рафаил җитәкчеләр белән дә уртак тел таба белде. Хуҗалык рәисе Мөхәммәтҗан абыйга рәхмәт, клубка яңа җиһазлар кайтартты, кечкенә генә булса да, спорт залы ачып җибәрде. Моңарчы яшьләр бу бинага әллә нигә бер кайта торган киноны карарга яки бильярд уйнарга гына килә иде. Хәзер исә көне-төне шунда диярсең – клуб ишеге иртә таңнан караңгы төнгә кадәр бикләнми башлады...
Өзлексез күнегүләр ясау үз нәтиҗәләрен бирми калмады. Физкультура техникумында укып кайткан елдан башлап, авыл, район Сабан туйларында әллә ничә ел рәттән Потап-Рафаилгә тиңнәр табылмады...

– Синең белән сөйләшәсем бар, энем, – дип дәвам итте сүзен Мөхәммәтҗан абый, Рафаилнең җилкәсенә җиңелчә генә төртеп. Егет җитәкченең күзләренә текәлде.

– Синең көрәш яратканыңны беләм. Шөкер, уңышларың да җитәрлек. Кайбер зур спортчылар да мондый җиңүләр белән мактана алмый. Шулай да... Әйт әле, энем, туйдырмадымы? Рафаил тыйнак кына елмаеп куйды.

– Төрле чаклар була, Мөхәммәтҗан абый. Кайвакыт кирәкме бу, дип тә уйлап куям. Бер-бер артлы шушы күнегүләрне ясап, нәрсә исбатлыйм? Кем артыннан чабам, кемне узып китәргә омтылам? Мине нәрсә этәрә моңа, дим. Чөнки кайчандыр, көрәш белән шөгыльләнә башлаган елларда үз алдыма куйган максатларыма ирештем бит инде. Әллә кайчан ирештем. Кем әйтмешли, алмаган бүләк, яуламаган үр калмады.

– Кызык сүз әйттең, «ирештем», дисең. Ә нигә... Нигә һаман Сабан туйларында елның елында сине күрәбез соң алай булгач? Димәк, нәрсәгәдер ирешмәгәнсең булып чыга, һаман да нәрсәгәдер омтыласың?

– Мин беркайчан да дан артыннан кумадым. Башкалардан аерып торучы ниндидер осталыгым да, белемем дә юк. Хикмәт җиңүләр яки оттырышларда түгел бит. Болар барысы да үзеңнең мөмкинлекләреңне ачыклау өчен. Медальләр, дәрәҗәләр җыймыйм мин. Көрәш – минем бөтен барлыгым. Мин үз-үземне җиңәргә тиеш. Дан, хуплаулар, бүләкләр үзләренә булсын. Миңа алар кирәкми. Мин көрәшсез булдыра алмыйм, Мөхәммәтҗан абый. Хәзергә шулай. Бу – минем тормыш. Минеке генә! Кем генә, нәрсә генә әйтсә дә.

– Ә шулай да... Бернәрсә дә, беркем дә мәңгелек түгел. Киләчәкне дә уйларга кирәк бит, энем. Көннәрдән бер көнне Рафаил дигән көрәшче дә пьедесталга менми башлар. Шул чаклар күз алдыңа киләме? Тарих битләрендә генә калу куркытмыймы?

– Үземнең мәсьәләдә генә әйтмим, бу бар кешегә дә кагыла. Курку хыялларны, өметне үтерә. Нәкъ менә курку кешегә үзе чын-чынлап сәләтле булган гамәлләр кылырга комачаулый. Ул сине параличлый. Берәр нәрсә телисең икән – ал! Бүген ал! Синеке булырга тиеш нәрсә синеке булырга тиеш! Курыкмаска, бернидән курыкмаска кирәк! Мөхәммәтҗан абый Рафаилне авызын ачып тыңлап утырды.

– Син, энем, чын философ булып киткәнсең бугай. Әллә ниләр сөйлисең, – диде ул, ихлас елмаеп. – Тик... Беркөнне Салих белән сөйләшеп утырдык. Халык бәйрәмендә көрәшкә профессионаллар кермәсен иде, ди. Ул сине профессионаллар исәбенә кертә. Ул гына түгел, бик күпләр. Ничәмә-ничә ел рәттән авыл Сабан туе батыры, район, республика, хәтта бөтен Рәсәй күләмендә мәртәбәле урыннар алган кешене профессиональ спортчы дию дөрестер дә.

– Бу сүзне миңа да еш әйтәләр. Тик мин көрәшчеләрне «профессионал» яки «һәвәскәр»ләргә бүлеп карау ягында түгел. Без барыбыз да диярлек авылда туып-үскән егетләр бит. Шәһәрдә тәрбияләнгән «профессионал»лар белән бил алышудан тартынырга кирәкми. Кагыйдәләр, көрәш шартлары бөтен кеше өчен бер үк. Сабан туе ул – бөтен халык бәйрәме. Шәһәрдән кайткан өчен генә кешене көрәштә катнаштырмау гаделлек булмас иде...

– Ярар, Рафаил энем, көрәш мәсьәләсендә синең белән бәхәс корып утыра алмыйм инде мин. Сүзем башка нәрсә турында иде. Гомер уза. Күреп торасың, мин дә олыгайдым. Беркөнне район җитәкчеләре белән шул хакта сөйләштем. Эштән китәргә теләвемне әйттем. «Үзеңә алмаш тапсаң, рәхим ит», – диделәр. Рафаил улым, мин бу урында сине күрәм.

Рафаил, чынлап әйтәме бу дигәндәй, Мөхәммәтҗан абыйга сынаулы караш ташлады. «Ни сөйли бу? Нинди рәис? Нигә мин?» – Йә, нәрсә диярсең?

– Туктале, Мөхәммәтҗан абый, шаярма. Нинди җитәкче чыксын миннән? Белемем дә юк, шул физкультура техникумы гына. Хуҗалык рәисе үз фикереннән кире кайтырга уйламады да.

– Белем мәсьәләсендә борчылма, кирәк булса, читтән торып, авыл хуҗалыгы институтында укырсың. Халык сине хөрмәт итә, район җитәкчеләре дә уңай карашта. Ризалаш.

– Ә көрәш?..

Хуҗалык рәисе вазифасына керешкән очракта спортны ташларга туры килергә мөмкин. Моны Рафаил яхшы аңлый. Беренчедән, вакыт мәсьәләсе, икенчедән, рәис башың белән ничек кулыңа сөлге тотып, мәйданга чыкмак кирәк?! Сүзе күп булачак...

Рафаил рәис тәкъдименә тәгаен җавап кайтарырга ашыкмады.

– Мөхәммәтҗан абый, синең сүзләрдән әллә ничек булып китте әле. Бераз уйларга вакыт бир. Сабан туйлары үтсен инде...

– Аңлыйм, аңлыйм, энем. Сабан туена бер ай вакыт бар әле. Күреп торам, чабыш аты бәйгене алдан сизә дигәндәй, синең дә йокың качкан, күңелең мәйданга ашкына.

– Син әйткәнчә эшләсәм, зур спорт ярышларында катнашырга вакыт булмаячак бит. Ә минем спорттан бөтенләйгә китәсем килми. Минем бер «чир» бит инде ул. Нишләтим, башкача булдыра алмыйм. Килер бер көн, туктармын. Ә әлегә...

– Ярар, Рафаил энем, сөйләштек. Озын сүзнең кыскасы, бәйрәмнән соң җавабыңны көтәм, – диде Мөхәммәтҗан абый, сөйләшүгә нокта куеп.

Хуҗалык рәисе башын аска иеп, әле генә ишеткәннәре турында уйлана-уйлана, бүлмәдән чыгып киткән Рафаил артыннан карап калды.

«Шәп егет! Хәзерге яшьләр арасында аның кебек рухи һәм физик яктан нык кешеләр бармак белән генә санарлык шул. Спорт, милли көрәш яшь буынны упкынга тәгәрәүдән саклауда мөһим чараларның берсе дип, юкка гына әйтмиләр бит. Беренчедән, малайлар физик яктан чыныгу алып, көчле, сәламәт булып үсәләр, икенчедән, тәрбиялелек ягыннан да алар башка яшьтәшләреннән бер башка өстен. Андыйлар тормышта да үз юлларын таба, кеше була...»

Бу сөйләшүдән соң ун көнләп вакыт үтте. Хатыны белән улы йоклаган иде инде. Рафаил дә, вак-төяк эшләрен тәмамлап, ятарга әзерләнде. Утны сүндергән иде, ишегалдындагы Бурзайның ярсый-ярсый өрүе ишетелде. Аннары эт чиелдап куйды да тынып калды. Өйдәгеләрне уятмас өчен аяк очларына гына басып, егет ишегалдына чыкты. Баскыч төбендә зур гына гәүдәле өч ир-ат басып тора. Рафаил аларның берсен дә танымады.
– Нәрсә кирәк иде, егетләр? Төн уртасында нишләп йөрисез? – дип сорады Рафаил.

Ул да булмады, тегеләрнең берсе аңа таба талпынды һәм Рафаилгә кизәнде. Ир, билгеле, моны көтмәгән иде, шуңа күрә тегенең йодрыгы Рафаилнең яңагын сыпырып үтте. Шуны гына көткәннәр иде, күрәсең, – аның иптәшләре дә Рафаилгә ташланды. Физик яктан нык кеше булса да, көчләр тигез түгел иде. Өчесе бергә өстенә ябырылып, Рафаилне җиргә егып салдылар һәм типкәләргә тотындылар. Егеткә куллары белән йөзен каплап ятудан башка чара калмады.

– Быелгы Сабан туенда эзең булмасын, ишеттеңме? Бу авылда да, башкаларында да, районда да!.. Кинәт алар янында ук соры шәүлә пәйда булды.

– А-а! Бел...! – дип кычкырып җибәрде кыйнаучыларның берсе, балтырын уа-уа. – Пшол! Егетләр, эт! Сак булыгыз, сезне дә тешләмәсен.

Шул ук мизгелдә караңгы почмактан тагын бер ерткыч килеп чыкты. Аның артыннан икенчесе, өченчесе.

– Бүре бит болар! – дип җикерде «башлык». – Сарайлары ачык, тизрәк шунда кереп качыгыз.

Ләкин алар качып өлгерә алмады. Берничә мизгелдән өчесе дә бүре тешләгән аякларын ышкый-ышкый, ыңгыраша-ыңгыраша, җирдә яталар иде инде. Ул арада уянып, тышка чыккан хуҗабикә тиз генә милициягә, Мөхәммәтҗан абыйга шалтыратты. Хокук сакчылары район үзәгеннән килеп җиткәнче, Мөхәммәтҗан абый һәм аның машинасына утырып килгән берничә ир-ат бандитларның кул-аякларын бәйләп куйган иде.

– Яз көне мин сине коткарган идем, хәзер син мине бәладән йолып калдың. Рәхмәт сиңа! – Рафаил канлы куллары белән ана бүренең йонын сыйпады. – Нәрсә, бурычыңны үтәдең, алайса? Ул кат-кат рәхмәт сүзләре әйтә-әйтә, ана бүренең колак артын кытыклады. Ә бүре, аңа җавап итеп, бары тик авызын зур ачып иснәп кенә куйды. Аннары юеш борынын Рафаилнең битенә тигереп алды да урман тарафына юл алып, күздән юк булды. Иптәшләре дә, инде шактый үсәргә өлгергән булсалар да, әлеге тамашага катнашмыйча читтән генә күзәтеп торган көчекләре дә, аның артыннан караңгыга кереп югалды.

Рафаилнең хатыны беренче тапкыр иренең күзләреннән саркып чыккан яшь тамчыларын күрде...

– Коткаручыларыңмы? – дип куйды Мөхәммәт абый, ерткычлар киткән якка текәлеп. – Бүре дигәч тә... Акыллы җанвар шул алар, бүтән сүз юк...

Рафаил аңа тегеләрнең ни «йомыш» белән килгәнлеген сөйләп бирде. Мөхәммәтҗан абый әлеге дә баягы тәкъдимен кабатларга дип авызын ачкан гына иде, сүзнең кай якка борылачагын шундук чамалап алган Рафаил кистереп әйтеп куйды:

– Сабан туйлары үтсен дидем бит, Мөхәммәтҗан абый, аннан соң күз күрер, яме...

Рафаил, кулына микрофон тотып, мәйдан уртасына чыгып басты. Бу хәлне күзәтеп торучы халык тын калды.

– Потап нәрсә сөйләмәкче? – дип куйды берәү.

– Җырларга җыенадыр, – диде янәшәдә генә берәү һәм, үзенең тапкырлыгыннан канәгать калып, мәйданны яңгыратып көлеп җибәрде.
– Җәмәгать, авылдашлар, – дип башлады сүзен Рафаил. – Авыл Сабан туенда катнашмаска булдым быел. Кирәкми. Гел мин генә батыр калырга димәгән. Ә мин, көрәшсәм, бил бирмим. – «Потап» эчкерсез елмаеп куйды. – Яшьләргә дә үсәргә мөмкинлек бирик...

Бу хәбәрне төрлечә кабул итүчеләр булды, билгеле. Кемдер: «Менә, ичмасам, ир-егет сүзе! Афәрин!» – дип уйлап куйды. Кемдер исә: «Күптән шулай кирәк иде, юкса елның-елында бөтен затлы бүләк «Потап»ка эләгә», – дип фикер йөртте. Ә кемдер: «Әһә, теге көнге кисәтү башына барып җитте бугай», – дип тә уйлап куйгандыр. Шушы уйны ишетеп алган, диярсең, Рафаил сүзен дәвам итте:

– Кайберәүләрегез ишеткәндер инде, беркөнне миңа «кунаклар» килде. Өйгә. Көрәштә бүтән катнашмаска киңәш иттеләр. Моның кем кушуы буенча эшләнгәнен яхшы беләм. Ул кеше бүген дә биредә. Алай ярамый. Матур түгел. Ләкин шуңа күрә көрәштән баш тарта икән дип уйламагыз. Әйтүемчә, миңа дан-шөһрәт тә, затлы бүләкләр дә кирәкми. Аллага шөкер, бар нәрсәм җитеш. Яшьләргә юл бирергә кирәк дип исәплим. Ә мин... Мин район бәйгесендә катнашырга исәпләп торам. Анысы да соңгы тапкыр. Сәбәбен әйтеп тормыйм, соңыннан үзегез дә аңларсыз. Тагын бер кат бәйрәм белән сезне, авылдашларым!

Рафаил авызыннан ишеткәннәрдән авыл халкының хәтере калды. Инде ничә ел рәттән беркемгә дә бил бирмәгән алыштыргысыз батырның кинәт кенә шундый карарга килүенә, инде әйтелгәнчә, кайсыдыр көнче бәндәләрнең эчтән генә булса да куанып куйганлыгы, кемнәрнеңдер чын-чынлап кәефе кырылуы көн кебек ачык иде. Җиренә җиткереп, матур итеп көрәшүче Рафаилнең Сабантуйда катнашмаячагын белеп алгач, мәйдан тирәли утыручылар арасында хәтта кулын селтәп торып китүчеләр дә булды...

Озак уйланды Рафаил хуҗалык рәисенең тәкъдиме турында. Хатыны, туганнары белән киңәшләште. Һәм ризалашты.

Вакыт дигәннән, күмәк хуҗалык рәисенең никадәр авыр, үтә җаваплы эш башкаруын аңлатып тору кирәкмидер. Әмма Рафаилне эшнең авырлыгы, үтә җаваплылыгы һич куркытмады. Аның фикеренчә, кешенең күңелендә берәр төрле теләк-омтылыш була икән, аңа ирешү өчен шартлар тудыру да әллә ни кыен түгел. Рафаилне иң борчыганы – аның «чире». Көрәш. Егет яхшы аңлый – чынлап та хуҗалык рәисе булып эшли башлаган очракта көрәш турында бөтенләй үк онытмаса да, аңа башкачарак карарга, гомумән, яшәү рәвешен тамырдан үзгәртергә туры киләчәк. Ләкин...

Ләкин бәйрәмнән соң хуҗалык рәисе эшенә керешкәч тә, ул милли көрәшне ташламады. Күренекле көрәшче Рафаил Ясәви улы Мөхәммәтшин, тулаем алганда, Мамадыш районы Сабан туйларында унҗиде мәртәбә баш батыр дәрәҗәсен яулады, «Ватаным Татарстан» газетасы каһарман шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә уздыра торган татар көрәше буенча Бөтенроссия кубогында беренчелекне алды, Россия һәм Татарстан чемпионы, Россиянең спорт мастеры, Татарстан Республикасының физкультура отличнигы исемнәренә лаек булды. 

 

"КУ" 11, 2022

Фото: unsplash

 

Теги: хикәя проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афффаррин шундый егетларебез куп булсын идееее👍👍👍🙏🙏🙏💪🤼‍♂️