Логотип Казан Утлары
"Мәйдан - батырлар өчен!"

Сабан туен көтәм

Һәр ел саен Сабан туен көтәм Түземсезлек белән үрелеп. Чаба-йөгерә китәмен мәйданга Кызыксынуларга бирелеп.

Һәр ел саен Сабан туен көтәм

Түземсезлек белән үрелеп.

Чаба-йөгерә китәмен мәйданга

Кызыксынуларга бирелеп.

Чүлмәк вату, колгаларга менү,

Ат чабышы кызык узадыр.

Тик, һичшиксез, мин ышанып әйтәм,

Иң кызыгы – көрәш буладыр.

Ыбыр-чыбыр башлый бу уенны,

Дәвам итә олпат батырлар.

Сулыш алмый күзәтәм уенны,

Быел кемнәр батыр калырлар?

Елдагыча җиңү яулаучылар –

Биектау батырлары.

Күпме көчләр сарыф иткән,

Районның тырышлары.

Горурланып карыйм бил алышны,

Көрәш рухы халкым сагында.

Иң югары үрләр алда әле –

Лачындай егетләр барында.

Халкыбызның яшәү көчен

Күрсәтәдер бу спорт төре.

Эзләнү һәм әзерләнү белән

Үтәдер көрәшченең һәр көне.

Көрәш – татар халкы күңеленең

Тибрәтә иң нечкә кылларын.

Зур уңышлар һәрчак көтеп торсын

Тырыш, батыр милләт улларын.

 

Захарова Анжела,

Бертуган Максудилар исемендәге Биектау 5нче номерлы  гомуми урта белем мәктәбенең 9 нчы А сыйныф укучысы

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев