Логотип Казан Утлары
"Мәйдан - батырлар өчен!"

СӘЕТ БАТЫР ТОКЫМНАРЫ (ахыры)

Ике улымны да көрәшче итә алсам дип хыялланган әтиләре Зөлфәтнең көрәштәге беренче уңышларына куанган булса, улларының уңышына хәзер әниләренең куанычы куенына сыймады! Их, әтиләре дә исән булса!

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

* * *

Ә-ә-ә, әйе! Безнең, авызын йомарга да онытып, әтисенең көрәшен күзәткән Булат та бар бит әле. Тиресен текмәгән, әнисен куандырып ул да егет булып килә. Төпчеген дә укытырга, һөнәрле итәргә кирәк. Әтисенең фатихасы белән көрәшкә кереп киткән, соңыннан баш-аягы белән чумган егет Тойгелде урта мәктәбен тәмамлау белән «кая барырга икән» дип, баш ватып тормады: Әлмәт физкультура һәм спорт техникумына укырга керде. Ул да Салават абыйлары кул астында көрәш серләренә өйрәнде. Иренмәде, ялкауланмады. Келәмгә беренче булып чыкты, көрәш залыннан иң ахырдан китте. Дәрт иткән – морадына җиткән, ди. Булат спорт дөньясында әкияттәге батыр сыман «ай үсәсен көн үсте». Баш әйләнерлек тизлек белән бер-бер артлы югары үрләр яулады. Җитмеш биш килограммга кадәрге авырлыктагы көрәшчеләр арасында 2004 елда Татарстан чемпионы булды. Россия беренчелегендә икенче урынга чыкты. Спорт остасы исемен алды. Абыйсы укыган институтны тәмамлап, ихътисадчы дипломы алырга да өлгерде.

Ике улымны да көрәшче итә алсам дип хыялланган әтиләре Зөлфәтнең көрәштәге беренче уңышларына куанган булса, улларының уңышына хәзер әниләренең куанычы куенына сыймады! Их, әтиләре дә исән булса! Энҗенең күңелен юксыну хисе телгәләп узды.

2005 елда, Казанның меңьеллык юбилее уңаеннан, башкалабызда билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионаты уздырылды. Анда планетаның кырык ике иленнән иң көчле көрәшчеләр җыелды. Төркия, Иран, Үзбәкстан, Кытай һәм Япониядән дә көрәшчеләр бар иде. Кыскасы, санап бетергесез! Хәтта тешләре белән күзләре генә елтырап торган, чуен кебек кап-кара тәнле Африка көрәшчеләре дә килгән иде. Төшеңә керсә, куркып уянырсың. Беләк мускуллары да, ай-яй, хәтәр! Буар еландай уйнаклап тора.

Җанатарлар арасында Булатның тренеры, дуслары, туганннары... Әнисе утыра. Җаваплылык бизмәнгә салып кына үлчәрлек түгел. Булат келәмгә чыкканда, алар сулышларын кысып, тын алырга да куркып утыралар. Өметләр акланырмы? Булат әлегә көндәшләрен бер-бер артлы җиңеп бара. Алда тагын үзбәк, таҗик егетләре белән бил алышасы бар. Ә аларның көрәшендә аяк чалу хәрәмләшү саналмый, рөхсәт ителә. Салават абыйлары юкка гына «көрәш ул – сәнгать» дими инде. Монда беләк мускулларыңны гына түгел, башыңны да эшләтергә кирәк. Әтисенең: «Тизлек! Җитезлек!» – дигән сүзләре дә Булатның бүгенгедәй хәтерендә. Аяк чалырга омтылган көрәшченең гәүдә авырлыгы да, җирдәге терәге дә сыңар аягында кала. Шул мизгелне җитезлек белән файдалана алсаң, җиңү – синеке! Ә уяулык дигәнен бер секундка да югалтырга ярамый.

Менә келәмдә хәлиткеч минутлар якынлашты. Булат монгол көрәшчесе белән финалга чыкты. Бу – соңгы алыш. Монда кемнең кем икәне күренәчәк. Монгол егете килде-китте генә көрәшче түгел, үз иленең чемпионы! Байтак тартыштылар. Берсенең дә бил бирәсе, җиңеләсе килми иде. Тәнәфес игълан иттеләр. Булат монгол егете сыман көрәшчеләр өчен куелган эскәмиягә утырмады, келәмнән чыгып, яшел чирәмгә чүгәләде. Шешә борыныннан гына берничә йотым су эчте дә аякларын сузып җибәрде. Шуны гына көткәндәй, каяндыр үләннәр арасыннан килеп чыккан кырмыска җәһәт кенә аның аягына үрмәләп менде. Егетне дәртләндергәндәй, аяк йөзен кытыклап, әрле-бирле йөренә башлады. Теле булса, мөгаен, нәрсәдер әйткән дә булыр иде...

Туган туфрак куәт өстәдеме, ахыр чиктә, Булат монгол егетен селтәп, сыртына салды!

Бу минутларда җанатарларның шатлыгын тасвирлау өчен сүзләр дә, язар өчен кәгазь дә җитмәс иде. Барысы да дәррәү аягүрә басты. Кемдер котырып кул чабарга тотынды. Кемдер йодрыкларын һавада селки-селки тыпырдый башлады. Кемдер бөтенләй таныш түгел кешене кочаклап үпте. Трибунада утырган җитәкчеләр, мәртәбәле кунаклар да, ихтыярсыз, аягүрә бастылар. Дөньяларын онытып кул чабарга, бер-берсенең кулларын кысарга тотындылар. Тамаша инде, чын тамаша! Сирәк була торган ихлас тамаша иде бу.

Шулай итеп, Булат бу мәртәбәле дөньякүләм бәйгедә үз үлчәвендәге көрәшчеләрнең барысын да җиңеп, егерме биш яшендә Дөнья чемпионы исемен яулады. Бу – татар көрәшчеләре арасында иң зур казаныш! Бу урында, үзеннән-үзе, күренекле шагыйрь Зөлфәтнең:
Томырылдык көрәш уртасына

Сабан туе атлары сыман.

Безнең мәйдан – шаулы планета,

Без көрәшче халык затыннан! – 
дигән шигъри юллары хәтердә яңара. Әйтерсең, шагыйрь йөрәге якташларының планета шаулатып, мәйдан тотасын, татар данын еракларга таратасын алдан ук фаразлаган...


Эпилог

...Үз әхлак кодексы белән яшәүче мөслимлеләргә рәхмәт. Район үзәгендәге бер урамга данлыклы көрәшче Булат Вәлиев исемен биргәннәр. Зат – затка, тилчә – тамырга, ди. Киләчәктә келәмгә Вәлиев фамилияле көрәшчеләр чыкса, белеп торыгыз: алар Сәет батыр токымнары булыр!

 

"КУ" 12,2022

Фото: unsplash
 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев