Логотип Казан Утлары
"Мәйдан - батырлар өчен!"

ТАШ ТҮККӘН – СИХРИ БОҖРА (дәвамы)

Тау түбәсеннән алга карады. Каравы булды, барча тәненнән ток булып, курку хисе йөгереп үтте. Чынлап та еракта астан юл үтә, һәм иң куркынычы – юлда ике БТР янып бетеп бара. Ара ерак кына булса да, ул БТР тирәсендә үлеп яткан солдатларны ап-ачык шәйләде. Болар безнекеләр иде.

(Романны бшыннан УКЫГЫЗ)

Сержант, егетләрне аптыратып, һич тартынмыйча өч тапкыр чукынып алды. Юлга кузгалдылар. Ашарга юк, хәтта эчәргә су да бик аз. Фляжкалардагы берәр литр су күпмегә җитә инде? Кояш ныклап кыздыра башласа, ике сәгатькә дә җитми. Һәркайсысында дүртәр магазин патрон. Барлыгы унике магазин. Бик нык саклап атканда да ун-унбиш минутлык нәрсә. Икешәр лимонкалары бар инде. Сержант егетләргә катгый гына:

– Син уң якны һәм арт якны күзәтеп бар. Ә син сул яктан күзеңне алма һәм арт якка да күз салгалап алырга онытма. Ал як һәм тау башлары минеке.

Шулай килештеләр. Йөгерә-атлый калкулыктан аска, юлга таба төшеп киттеләр. Юлга җиткәч тә, сержант йөгерүеннән туктамады. Әмма йөгерүен әкренәйтте. Хәзер салмак кына йөгерә башладылар. Берәр сәгать шулай лырт-лырт йөгерүдән тәмам һушлары алынды. Командир ролен үтәгән сержант аңлый иде, болай йөгереп, әллә ни эшли алмыйлар. Бу эсседә тагы берәр сәгать йөгерсәләр, соңыннан атлап барырлык та хәлләре калмаячак. Шуңа да бер уйсурак урында шып туктады да:

– Унбиш минутлап ял итеп алабыз, – диде дә, ухылдап, җиргә үк сузылып ятты. Башкалар да бер сүз әйтми-нитми, аның янына сузылдылар. Ул тау башларын күзеннән кичерә-кичерә: – Чынлап та безгә моннан тизрәк шылырга кирәк. Шуңа йөгердек. Качып китүчеләр җәяү атласалар, куып җитәргә ышаныч булыр иде. Күрәсез бит, ике БТРга төялеп киткәннәр. Ну инәләрен саткыры! Сержант ямьсез итеп сүгенеп алды.

Йөгергәндә генә сизелмәгән икән, талгын гына җил искәләп ала. Нәкъ менә шул җил аларның колагына еракта күк күкрәгән сыман тавышлар алып килде. Командир, корт чаккандай, капыл торып утырды да ярым пышылдауга күчеп:

– Тавыш! Тыныгыз! Тыныгызны да арт ягыгыздан алып утырыгыз! Тавышны егетләр дә ишетеп, алар да торып утырдылар. Тыннарын да чыгармый тыңларга тотындылар. Тик уң яктагы таулар ягыннан ниндидер кошның гына сайравы ишетелеп, якында гына үлән арасында чикерткәләр безелдәште. Бераздан тагын тонык кына шартлау тавышы ишетелгән кебек булды.

– Ишеттегезме?

Командир шат ялтыраган күзләрен егетләрнең әле берсенә, әле икенчесенә күчерде. Егетләр колакларын торгызып, тыңлауларын дәвам итә-итә, сүзсез генә башларын кактылар. Ерактагы күкрәү тавышы тагы кабатланды. Монысы инде ачыграк ишетелде. Сержантның күзгә күренеп, кәефе күтәрелеп китте. Ул тантаналы тавыш белән:

– Безнекеләр рухларны миномёт белән үтүклиләр. Мөгаен, вертушкалар да килгәндер әле. Әйдәгез, егетләр, үзебезнекеләргә таба җил булып очыйк. Тавыштан чамаларга була, моннан унбиш-егерме чакрымнарда булырга тиешләр. Безнең бәхеттән ун-унбиш чакрымда да булырга мөмкиннәр. Тау арасында тавышны үзегез беләсез, ничек таралганын һич аңларлык түгел.

Алар тагын торып йөгерделәр. Йөгерү башта җитез булса да, берәр сәгатьтән тәмам салмакланды. Аннан бөтенләй атлауга күчтеләр. Бу кадәр йөгерүдән тыннары капты. Өсләрендәге китель манма су булды. Ә күктә кояш рәхимсез кыздыра.

Бу кадәр ялсыз йөгерүдән Вася бөтенләй мәлҗерәп, җебеп төште. Ул инде беркемгә дә карамый:

– Бетте. Мин бүтән бара алмыйм. Хет атып егыгыз, – дип, җиргә ауды һәм еш-еш тын ала-ала: – Сезгә рәхәт, ә бит минем аркада – автоматтан башка, дарулар тулы санитар сумкасы.

Сержант барган уңайга артына да борылып карамыйча туктап калды. Ул да автоматын җиргә ташлап, басып торган урынында җиргә чүгәләде һәм тау башларына күзен йөгертеп, Ринатка:

– Нәрсә, салабон, син дә җебеп төштеңме? – диде.

Ринат та җиргә сузылып ята-ята:

– Әлегә түзәрлек, – дип куйды. Аның да һушы алынган иде. Тик шәһәрдә үскән Вася кебек бөтенләй бетеренмәде. Ни дисәң дә, авыл малае. Мондый гына хәлләргә тарыганы бар.

Ун-унбиш минутлап ятып алгач, командир тагы:

– Әйдә, торыгыз! Кузгалырга кирәк. Болай ятып, Алладан мәрхәмәт көтеп булмый. Алга атлыйк.

Санитар бөтенләй еламсырап:

– Нигә тудым мин? Нигә шушы каһәр суккан армияга килдем? Хезмәткә бармый калырга да мөмкинлегем бар иде бит, – дип, инде хәзер елый ук башлап: – Хет шушында атып китегез, мин башкача бара алмыйм. Аякны көзән җыера башлады, – дип, сул аягындагы итеген салып, балтырын уарга тотынды. – Бу аяк минем тугызынчы сыйныфта укыганда сынган иде. Шуның зарары инде, – диде.

Сержант тәмам ачуы кабарып:

– Синең медицинаң нәрсә ди соң бу вакытта? Китапларыңда нәрсәләр язалар? Шул гына җитмәгән иде. Сумкаңда юкмыни шунда берәр уколың? Кадап җибәр!

– Бар да ул, тик мин куркам. Үземә-үзем укол кадаганым юк.

– Кайда, нинди укол? Күрсәт әле!

Вася сумкасын актарып, уколлар арасыннан берсен чыгарып, командирга күрсәтте.

Командир:  

– Кайсы урында көзән җыера? – дип сорады.

– Менә бит. Үтерә инде.

Сержант аптырап карап торган Ринатка эндәшеп, күз кысып алды да:

– Тот! – диде.

Үзе кырагай җәнлек җитезлеге белән аягын уып утырган санитарның өстенә менеп тә атланды. Һәм Ринатка: – Ныграк тот! – дип кабатлады. Анысы да эшнең кая таба борылганын чамалап, санитарның аягына ябышты. Вася аны-моны аңлап алганчы, сержант тегенең көзән җыерган балтырына уколын китереп тә батырды. Бу хәрби-кыр шартларыңда авыртудан була торган шокны баса торган әзер укол иде. Санитар тыпырчынырга да өлгермәде. Тик җир ертып:

–А...а..аа! – дип акырып алды да сүгенергә тотынды. Һәм лышкылдый-лышкылдый еламсырап: – Укол кадыйсы урынга башта йод сөртәләр. Югыйсә ярасы бозылырга мөмкин, – диде.

– Соң, сөрт! Нәрсә утырасың. Барысы да үзеңнең кулыңда бит, – диде командир, тегенең өстеннән төшә-төшә.

Бераздан Васяның бер якка кәкрәеп каткан аягы турайды. Күрәсең, көзән җыеруы басылды. Командир моны чамалап, Ринатка ымлап:

– Күтәр слабакның сумкасын. Мин автоматын алам.
Шулай иттеләр дә тагы юлга кузгалдылар. Әллә бераз ял итеп алу, әллә укол тәэсир итте, санитар да алар артыннан җәһәтрәк атлый башлады. Аның билендәге каешында эленеп торган өч магазин патрон гына калган иде. Флягасындагы суны ул күптән эчеп бетергән иде инде.

Бераз баргач, барысын да сискәндереп, каршыдагы тау артыннан ап-ачык итеп, бер-бер артлы ике ату тавышы яңгырады. Бу шомлы ату тавышы иде. Чөнки безнең «калашкаларның» тавышы болай яңгырамый. Ниндидер ят тавыш. Алда барган сержант уң кулын өскә күтәреп туктап калды. Бу аның туктагыз дигән ишарәсе иде. Тынып калдылар. Командир усал ысылдап:

– Яшеренегез! – диде дә, үзе юлдан читтә яткан олы гына бер таш артына посты. Аңа буйсынып, Ринатлар да артыннан иярделәр. Алар икесе дә ничек булса да, командирга якынрак елышырга тырышты. Шулай озак кына таш артында ятып, тирә-якны күзәттеләр. Андый-мондый шикле нәрсәләр дә күренмәде һәм башкача шик тудырырлык тавышлар да колакларына чалынмады. Табигать кенә барысына да битараф иде. Чикерткәләр үзләренең эчпошыргыч көйләрен сызгырды. Һавада сирәк-саяк тилгән тавышы һәм дә егетләргә таныш булмаган кошлар сайрашты.

Сержант тамагын кыргалап алды да:

– Беребезгә разведкага барып килергә кирәк булачак, – дип, санитар Васяга карады. Ул инде баягы хәлдән айнып бетмичә:

– Минем аяк бит, аяк. Аннан мине үтерсәләр, сезнең яраларны кем бәйли? Командир, ачы лимон капкан шикелле йөзен чытып, бер Василийга, бер Ринатка карады:

– Рәхим итеп шыңшымый гына тор әле. Синнән башка да чиркангыч. Укшыта башладың, Васькин кот. Санитар хреновый!.. Бераз дәшми торгач, каршыдагы зур булмаган сөзәк тауга карап: – Ярар, яшь шурави. Ни булса, шул була. Кемгәдер барырга кирәк. Бәхетеңне сынап карыйк. Кул артың ничек икән? Иптәш рядовой, бу ефрейтордан он да юк, йон да юк, – дип, башы белән ефрейтор чинлы санитарга ымлады. Һәм Ринатка кыскача гына күрсәтмәләр бирә башлады.

– Таштан-ташка кача-поса гына бар. Шул ук вакытта тирә-ягыңны һәм тау башларын да карарга онытма. Менеп җитәр алдыннан бөтенләй шуышып кына бар. Тау башында басып торган кеше әллә каян күренә. Кара, калкулык артында нәрсәләр бар. Нәрсәләр ишетелә, тыңла. Бу юл шул якка борыла. Аннан без теге вакытны засадага эләккән урын да күренеп торырга тиеш. Засада корырга бик уңайлы урын ул. Әйдә, братан, кузгал. Алай-болай шикле нәрсәләр күзеңә чалынмаса, баш киемеңне болгарсың. Санитар сумкасын калдыр. Җитте, үзе күтәрсен. Саклыкка ефрейторның ике лимонкасын да ал. Дөнья хәлен белеп булмый. Патроннарыңны саклап ат. Без ярдәмгә килеп җитәргә тырышырбыз. Әлбәттә, киләчәкбез. Айболит, лимонкаларыңны бир әле салабонга.

Санитар, зур канәгатьсезлек күрсәтеп, каешындагы лимонкаларны ычкындырып, Ринатка суза-суза:

– Нигә разведкага үзең генә бармыйсың? – диде.

– Цыц, черпак-чүмеч! Югыйсә тоткаңны сындырырмын. Унлап чакрым үтмәдек, җебеп төштең. Озакламый бөтенләй таралып китмәсәң ярый әле. Миңа үземне дә, сезне дә исән-имин базага алып кайтып җиткерергә кирәк. Әйдә, туган, кузгал.

Ринат артык сүз катып тормыйча, йөгерә-атлый, ташлар артына кача-поса, кузгалып китте. Ярый әле тау битендә анда-санда төрле зурлыктагы ташлар тәгәрәшеп ята. Тау башына исән-сау менеп җитте. Командир өйрәткәнчә, азаккы дистә метрларны шуышып кына менде. Тик тау өстеннән алдарак тагы бер тау сырты барлыгы ачыкланды. Ул тау башыннан ачылган панорама-күренешне җентекләп өйрәнде. Шикле нәрсә күренмәгәч, алдагы тауга таба торып йөгерде. Ярый әле, ара әллә ни ерак түгел – дүрт йөзләп метр гына.

Кинәт борынына резина янган ис килеп бәрелде. Әллә ни уйлап тормыйча, кырдагы зур гына таш артына барып ятты. Җилнең кайсы яктан искәнен чамаларга тырышты. Юк, чамаларлык түгел. Карт солдатлардан күргәненчә, имән бармагын төкерекләп, өскә күтәрде. Җил алгы яктан аңа таба исә икәнен чамалады. Аңа да бик ышанмыйча, кырдагы тузганакның башын өзеп алып туздырып өскә атты. Тузганакның мамыгы җай гына артка таба очып китте. Талгын гына һава агымының аңа таба искәнен ачыклады. Шуыша-шуыша алга китте. Резина янган ис хәзер бигрәк тә нык сизелә башлады. Тау түбәсеннән алга карады. Каравы булды, барча тәненнән ток булып, курку хисе йөгереп үтте. Чынлап та еракта астан юл үтә, һәм иң куркынычы – юлда ике БТР янып бетеп бара. Ара ерак кына булса да, ул БТР тирәсендә үлеп яткан солдатларны ап-ачык шәйләде. Болар безнекеләр иде.

Озак күзәтте ул юлны, тик шикле берни дә күрмәде. Һавада гына үләксә козгыннарының тавыш биреп, бер-берсен чакырганнары ишетелде. Аһ, нәләт төшкере нәрсәләр. Кайдан сизеп алалар диген, дип уйлап куйды. Кабат, беренче тау түбәсенә, артка торып йөгерде. Үзен иптәшләре күреп калачагына ышангач кына, бер таш артына ышыкланып, афганка-эшләпәсен салып, аларга шартлы ишарә бирде. Алай гына да түгел, гимнастёркасын салып болгады. Күрделәр. Командир белән санитар шулай ук кача-поса, йөгерә-атлый дигәндәй, тауга күтәрелә башлады.  

Алар килеп җитмәстән, Ринат тагы теге түбәгә торып йөгерде. Сержант та нәрсәдер чамалап, аның артыннан иярде. Түбәгә җитмәстән, Ринат бер зур гына таш артына посты. Кулын болгап, үзе кырына чакырды. Тыннары бетеп килеп җиткән иптәшләренә хәлне аңлатып бирде. Яшеренеп кенә, тау түбәсеннән асны күзәтә башладылар. Юлдагы ике БТРның тәгәрмәчләре янып бетеп бара. Тик бер БТР гына болай янганга охшамаган. Тирә-якны һәм юлны озак күзәттеләр. Һичбер шикле нәрсә сизелми. Мәет исен сизгән козгыннар гына бөтенләй әрсезләнеп, юл өстенә үк төшеп утырганнар.

– Тере кеше булса, козгыннар болай оятсызланмаслар иде. Шулай булгач, дошман юк дияргә була. Безнекеләрнең дә исән калулары шикле. Кузгалдык! Әмма барыбер сак булырга кирәк, – диде сержант.

Шуравиларның таудан кача-кача төшеп килүләрен күргән козгыннар читкәрәк очып киттеләр. Егетләр янган БТРлар янына килеп җиткәндә, алар һаман да һавага сасы ис таратып төтиләр иде. Тирә-якта безнең солдатлар ята. Бигрәк тә БТР тирәсендә күпләр. Күрәсең, түгәрәк оборона оештырырга чамалаганнар. Лейтенантның гәүдәсе дә шунда гына ята. Кырында тагы ике яшь солдат мәете. Бу солдатлар Ринатлар белән хезмәткә килгән Самара егетләре. Ринат елап җибәрмәс өчен тешләрен кысты. Ә инде ефрейтор Вася бөтенләй җиргә капланып, истерикага бирелеп еларга кереште.

Сержант бөтен мәетләрне дә карап йөргән арада Ринат теге баштагы янмаган БТР янына барды. Тирә-ягын бик җентекләп карап чыкты. Астын да иелеп карады. Юк, шикле нәрсә күренми. Ирексездән кулы белән тимергә тукылдатып алды. БТР эченнән тонык кына:

– Кем анда? Үзебезнекеләр булсагыз, коткарыгыз мине. Ишектә растяжка. Чамалап, шартлый күрмәгез, – дигән тавыш ишетелде.

Нәрсә булса да, Ринат аптырамас иде, эчтән шундый тавыш килгәнгә, бөтенләй шыр җибәрде. Бер мизгел аптырап торды да, җай гына командирга сызгырды. Тегесе борылып карауга, бармагын ирененә тидерде дә, кулын болгап, аны үз янына чакырды. Сызгыру тавышын ишетеп эчтән тагы дәштеләр.

– Кем бар анда? Мине минага утыртып куйдылар. Сак булыгыз шартларга мөмкин. Шунда Ринат түзмәде:

– Үзебезнекеләр. Без хәзер сине коткарырга чамалап карыйбыз. Урыныңда тик кенә утыр.

Сержант та килеп җитте. Бераз гына киңәшләшеп алдылар. Һәм кабаттан җентекләп, БТРның ишекләрен карап чыктылар. Чынлап та арттагы ишектән нечкә генә тимерчыбык БТР астына таба сузылган иде. Күрәсең, мина куйган рух бик тәҗрибәле булмаган. Егетләр бу минаны тиз зарарсызландырды. Алар БТР эчендә кемне күрсәләр дә аптырамаслар иде, анда карт солдат Руслан утырганын күрделәр.

Ул ишек ачылган көе:

– Егетләр, мин лимонка өстендә утырам. Күрәсез бит, куллар өскә күтәреп бәйләп куелган. Селкенеп тә булмый. Менә утырам инде. Ринат Русланга мөрәҗәгать итеп:

– Селкенмә! Үлсәк икәү үләбез. Хәзер чамалап карыйм.

Ринат сак кына кулы белән Русланның бот арасыннан аска кереп китте. Әһә, чамалап алды: лимонка нәкъ уртада урнашкан. Бармаклары белән сак кына капшап, аның ничек ятканын белде. Чека тоткасы аскы якта икән. Лимонканы селкетмәскә тырышып, ничек итсә итте, учына ала алды. Тотканы кысып, җай гына дустының астыннан шудырып чыгарды. Ярый әле, рухлар тагы берәр этлек-табышмак уйлап куймаганнар иде. Шулай да бәйләнгән кулларын ычкындырганчы, тагы бер карап, тикшереп чыктылар. Алай-болай шикле нәрсә тапмагач кына, Русланның кулын бәйләгән бауны кисеп алдылар. Аның инде шатлыгыннан күз яшьләре бәреп чыкты.

– Менә бит әй, егетләр, гомер бетмәгәч, сез дә исән, мине дә коткардыгыз. Рәхмәт инде, рәхмәт сезгә. Ә бит сезнең кышлакта калганыгызны лейтенантка әйттек. Ул БТРда приказ алып килгән капитан белән дә сөйләшеп карады. Анысы сезне көтеп торырга кискен каршы төште. Кышлакка барып килик дип тә сорадык. Юк, имеш, яшерен приказ. Кичекмәстән юлга кузгалырга. И баста! Менә нәтиҗәсе. Ярар, болай булуы сезнең исән калуга, минем исән калуыма бер сәбәп. Мөгаен, күктәге канцеляриядән шундый күрсәтмә булгандыр инде...

Коткарылган карт шулай бертуктаусыз сөйләнде дә сөйләнде. Гадәттә, Руслан алай күп сөйләшә торганнардан булмаса да, котылу шатлыгы аның күңел читеннән таша иде. Ринат үзенең кулындагы лимонкага күрсәтеп:

– Нишләтәбез?

Сержант:

– Очыр ераккарак.

Моны ишетеп алган Руслан сөйләнүеннән туктап:

– Тукта, очырмый тор. Бу бит мине үтерергә әзерләнгән нәрсә. Шулай булгач, ул минеке. Һәм ул бер очы ишеккә, икенче очы минага эләктереп куелган нәзек тимерчыбыкны сындырып алды да лимонканың саклык келәсе итеп тыгып та куйды. Һәм Ринатның кулыннан лимонканы алды.

– Бу талисман кебек була инде. Минем бердәнбер коралым. Рухлар бит барча коралны җыеп алып китте. Ә минем бернәрсә дә юк. Ичмасам миндә лимонка булыр.

Чынлап та тирә-якта чыра яндырып эзләсәң дә, корал табарлык түгел иде. Хәтта коры паекларга чаклы алып киткәннәр. Сержант һаман сөйләнүеннән туктамаган Русланга карап:

– Йә, әйт, син ничек уйлыйсың, бу мәетләрне нишләтәбез? Болай калдырырга ярамый бит. Әзрәк җыештырмасак килешеп бетмәс. Базага кайтып хәбәр бирер идек тә. Безнең позиция кебек алар да күчеп киткән булса, нишлибез?

Руслан, сержантны яңа гына күргәндәй, сөйләнүеннән туктап, аңа карап, бер мизгел тын калды да:

– Нәрсә дисең?

– Мәетләрне нишләтәбез дим?

– Бер урынга җыярга кирәк. Аннан күз күрер.

Шулай иттеләр дә. Үлгәннәрне теге янмаган БТР кырына китереп тезеп салдылар. Ай, ул мәет җыюны... Ринат гомерендә беренче тапкыр мәетләр күтәреп йөрде. Мәеттән бала чактан ук шикләнеп курка иде. Ярый әле, Руслан:

– Йөзләренә карама. Әллә нәрсәләр дә уйларга тырышма. Үлгән – үлгән инде, ни эшлисең. Әмма без исән. Без исән бит, браток. Син коткардың мине. Югыйсә нәселсез дә кала идем, үлгән дә булыр идем. Ә теге дөньяда андый кеше кемгә кирәк? Тәмугка да кертмәсләр, оҗмахка да алмаслар. Ике арада адашып йөрерсең шунда. Хур кызлары да якын китермәс.

Руслан шулай юк-бар, оятлы-оятсыз, тозлы-тозсыз сүзләр сөйләп, үзен коткарган бу яшь солдатны күңелсез уйларыннан арындырып, кәефен күтәрергә тырышты. Егетләрнең һушлары алынып, әфган кояшының рәхимсез кыздыруыннан качып, төзек БТР күләгәсенә тезелешеп утырдылар. Сержант тамак кыргалап алды да мәетләр ягына башы белән ымлап, Русланга мөрәҗәгать итеп:

– Монда нинди мәхшәр купты? Нәрсә булды?

– Нәрсә булсын инде. Без килгәндә, шушы БТР юл уртасында утыра. Ни тегеләй, ни болай урап үтәрлек түгел. Туктадык. Мин ишек кырында утыра идем. Шуңа да безнең янда утырган капитан нәрсә булганын миңа барып белеп килергә кушты. Үзе дә минем арттан килеп төште. Ул тәмәкесен кабызды, икәүләп БТР кырына килеп җитмәдек, безнең янда гына мина шартлады. Шуннан бернәрсә дә хәтерләмим. Һушыма килгәндә, барысы да беткән иде. Тере икәнемне белгәч, теге җаһилләр мине өстерәп, шушы БТР эченә кертеп кулларны күтәртеп бәйләделәр дә чекасы алынган лимонка өстенә утыртып куйдылар. Шушы вакыт эчендә әллә нәрсәләр уйлап бетердем. Әллә, мин әйтәм, кинәт кенә торып шартларгамы? Рухлар яңадан килсә, шулай итә идем дә. Шулай да, егетләр, үләсе килми. Әле дә сез килдегез. Сусап үлә идем.

Сержант берни дә дәшмәде. Бераз таулар ягына карап торды да: – Эх, бик шәпләп мунча керәсе иде. Эссе мунча күрмәгәнгә дә ике атнадан артып китте.

– Әйе, бик тә таман булыр иде ул. Җитмәсә арка ышкырга берәр яшь тана да булса, бөтенләй оҗмах булыр иде. Лазареттагы юмарт Вера да ярап куяр иде.

Шулай ике карт бернәрсә дә булмаган кебек, мунча, хатын-кызлар турында тыныч кына сөйләшә алуларына Ринат гаҗәпләнеп карап торды. Янда гына кырыкка якын мәет ятканда, шулай сөйләшеп була микәнни? Ичмаса әзрәк оялырлар иде дә, һәлак булган хезмәттәшләргә хөрмәт йөзеннән дәшми утырырлар иде дип, эчтән генә аларны тиргәде. Ну, бу кяферләрне, һичнәрсәдән чирканмыйлар. Ә тегеләр, сүзләрен икенче якка борып, битараф кына яңадан алга таба нәрсә эшләргә икәнлеге турында киңәшләшә башладылар. Берсе, мәетләрне исән БТРга төяп, базага кайтырга дисә, икенчесе, мәетләрне калдырып, үзебез генә кайтыйк, диде. Ринат аларны тыңлап торды да үзе дә сизмәстән:

– БТР миналанган. Алдагы юлга да миналар куелган, – дип куйды. Барысы да аңа борылып карадылар.

Сержант:

– Мина куелган булса, Русланны коткарганда ук, күптән күккә очкан булыр идегез, – дип, Руслан ягына башы белән ишарәләп куйды. Һәм: – Тик кем БТР йөртә белә?

Фельдшер Вася урыныннан ук сикереп торды да:

– Мин бераз чамалыйм, – дип, БТРның ачык ишегеннән эчкә кереп тә китте.

Менә БТР бер-ике төчкереп пошкырып алды да тигез генә эшли башлады. Егетләр БТР тәгәрмәченнән читкәрәк китеп торып бастылар. Һәркемнең йөзендә шатлык нурлары балкый. Ә нәрсә, бронетранспортёрга утырып, базага кайтып керсәләр, нинди шәп булыр иде. БТР башта бераз чыгымчы ат кебек алга-артка тартылып торды. Аннан кара төтенен чыгарып, кинәт кенә артка чигенде. Тагы шып туктап үкереп алды да, алга ыргылды. Бер биш метр да алга китә алмады, ул ничектер очып китәргә җыенып, гаҗәеп бер көч белән астыннан чыккан ут өстендә берничә метр өскә күтәрелде. Башкасын Ринат абайламый да калды һәм шартлау дулкыны аны читкә атып бәрде. Ул һушын югалтты.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2023

Фото: unsplash

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев