Логотип Казан Утлары
"Мәйдан - батырлар өчен!"

Яңа юллар

Ярлы булса да кадерле туфрак Газиз ядкаре – ул бала чакның!

Әй, яңа юллар! Бармы, юкмы сез?

Мүкле туфрагым корыды сусыз.

Бик үкенечле юллар сайладым –

Онытылыр, дидем. Киттем. Югалдым.

Ерак юлларда күз нурым калды.

Сагыну-сагыштан йөрәгем талды.

Аһ, ана телем! Саф суың синең

Җанны сугара – күренми төбең!

Исемә төшә әнкәм көйләгән

Табында капкан ипи телеме.

Балны уртлагач рәхмәт әйтергә

Оныткан чагым, йотып телемне.

Мул тормыш күреп үсмәсәк тә без,

Фәкыйрьлек күреп чикмәдек иза.

Әти-әниләр әүвәл өйрәтте

Намуслы һәм чын кеше булырга.

Керәм буш өйгә, йомам күзләрне.

Колакта аваз: «Елама, кызым!
Бу җирдә һәркем синдәй мөсафир –

Килә ялгызы, китә ялгызы».

«Елама, көрәш! Артка чигенмә!

Тор да алга бар! Юл юк кирегә!

Кеше бул!» – диеп, һәркем сөйли лә,

Тик әнкәм сыман беркем сөйми лә...

Яшьлек ташлады ерак җирләргә,

Ләкин туган җир күңел түремдә.

Кемдер «акыллы», кемдер «ахмак» ди,

Һич исем китми кеше сүзенә.

Һәр әйткән сүзне тыңлау артык эш,

Ямь табып яшим бүгенге көннән!

Нинди хозурлык, нинди гүзәллек!

Бу озын юлда күпме җан миндәй!

Ярлы булса да кадерле туфрак

Газиз ядкаре – ул бала чакның!

Мин аңа мәңге тугры каһарман

Арабыз – ерак, күңелебез якын! 

МИЛА  КУРУДИМОВА

Гагауз теленнән Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ тәрҗемәcе

"КУ" 11, 2022

Фото: unsplash

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев