Логотип Казан Утлары
Новелла

Таҗлы мәхәббәт (дәвамы)

Буранның юеш карлары йөзне камчылый, аннары гарьлек яше белән бергә алар бөтен битне каплап ала.

( Башын МОНДА укыгыз)

...Әнинең миңа матай түгел, яңа велосипед алырга да акчасы юк. Без хәерчеләр, юксыллар идек... Әтисе иске тракторда йөргән Сәлимнең дә сәпите юк. Ләкин Сәлим бик үҗәт һәм үзсүзле, белмим, бәлки, артык һавалыдыр, ул андый чакта: «Апам Сергеев абыйга кияүгә чыкса (чаңгы буенча ниндидер чемпион), мин дә әллә кем булачакмын әле! Сәпитләрем дә миллион булачак! Менә күрерсез әле!» – ди, кем алдындадыр акланып маташкандай.

Их, яшьлек – җүләрлек, дип уйлыйм хәзер. Ул чакта беренче чиратта үз-үземне кимсеткән булганмын, үземне Хәмиттән түбәнрәк итеп күрүем белән рухымны шул пыяла химик «пробирка» эченә куып керткәнмен! Фән юлыннан китмәдем бит. Тиз генә төзелеш фирмасы оештырдым, теге измәне эштә куллану миңа зур уңышлар китерде. Бай эшмәкәргә әйләнеп киттем. Шуннан ни?

Йә, мин бүген бик бай кеше инде... Әйе шул, шуннан ни? Шуннан шул: теге чакта үз кулларым белән тышаулаган рух һаман «пробирка» эчендә. Зөһрә- йолдызга булган мәхәббәтем дә шунда ук. Гомер буе бәргәләнә гыйшык җаным, тик иреккә чыгарга соң инде... Шунда гына яшәсен... Аны хәтта минем чит ил банкларындагы долларларым да сөйрәп чыгара алмый аннан! Бернинди акчалар белән дә коткарып булмый инде «коллыктагы» рухны... «Азатлык» оешмасы егетләре милли тәрәккый өчен иганәче ярдәме сорап килгәли. Күпме кирәк, шул чаклы бирәм. Тамчы да кызганмыйм. Ләкин бары бер нәрсәне кызганам, ул да булса – үзебезне. Гасырлар буе холкыбызда тамыр җибәргән «коллык фәлсәфәсе»н нинди акчалар бәрабәренә юкка чыгарып булыр икән? Исәпләгез әле шуны, егетләр, дим. Акчасын табарбыз, дим. Яшьләр көлә, минем ни хакында әйткәнне аңлап көләләр. Үзләреннән, миннән көләләр... Әйдәгез, хор коллективлары, ансамбльләр төзик, җыеннар, Сабантуйларны күпләп уздырыйк. Рухыбызның коллыкта икәнлеген балаларыбызга сиздермәс өчен, уйныйк-көлик, шаярыйк, җырлап яшәгән булыйк...

 

Бу, беренче чиратта, үз-үземнән көлүем: система калыплаган кабыкта яшәүче әкәм-төкәм дип атыйм мин үземне, үзем белән беррәттән бар татар җәмәгатьчелеген. Мин бит, әнә, аның бер вәкиле, таза-сау бәндәсе, малай чактан үз ихтыярым белән шул кабыкка куып керттем үземне. Кыскасы, әкәм-төкәм фәлсәфәсе миннән башланды... Барысына да мин гаепле. Мәгәр шундый куркак, тыйнак, оялчан, коты табан астына тәгәрәгән йомшак мәсләкле булмасам, калганнар да башка сурәттә тереклек итәр иде... Мин тугач та башлангандыр кебек бу курку... Әллә әтидән киләме? Колхоз рәисе белән дә дуслыгы юк иде аның. Бер урамда, бергә уйнап үскәннәр. Әти алтын куллы безнең. Оста инде менә! Ләкин, әни әйтмешли, аны һәрчак яңадан җыеп торырга кирәк. Казандагы химия-технология институтын да өченче курстан соң ташлап кайткан ул. Алтын коюга, ювелир эшләренә бик маһир иде әти. Ләкин бу шөгыльне гел тыеп торганлыктан, иркенләп эшли алмадымы, әллә үзе теләмәдеме – ташлады, дип сөйли әни. Аның каравы төнбоеклы күл төбеннән ниндидер гаҗәеп үзле балчык тапты ул. Кирпеч салырга менә дигән. Цемент та кирәкми. Хәер, аңа тагын ниләрдер куша бугай. Элек әби унҗиде тавыкның ник берсе күкәй салсын дип зарлана торган булган. Әти аларны измәгә тондырып барган дип шикләнәләр. Чөнки өй кырыендагы кирпечтән салынган мунчага ничәмә-ничә машина килеп төртелгән булган, әле дә бер чите дә кителмәгән, җимерелмәгән, өр-яңа кебек утыра.

Колхоз рәисе исә әтине «шабашник» дип кенә атап йөрткән, чөнки колхоз эшендә көрәк-сәнәк күтәреп йөрергә вакыты булмаган алтын коючының. Хәтерлим, юксыл кешеләргә ата-бабаларыннан калган брошка, беләзек, иске алка ише чималдан бушка менә дигән яңа алка-йөзекләр, шуның ише бизәнү әйберләре ясап бирә дә, акчасын алмый торган иде. Ә персидәтел хатыныннан, йә райком кешеләреннән каера торган булган. Монысын мин дә беләм. Димәк, әти дә авылда читлек эчендә яшәгән кебек яшәгән. Яңа калада ирекле булам дип уйлагандыр, күрәсең.

Бәхетсез мәхәббәтем, әнә, нинди фикерләргә этәрә мине. Җавапсыз гыйшкым, эчкерсез ярату хисләрем, халык холкы турында мескен фәлсәфә кайнатып чыгара. Канлы җәрәхәткә «перекись» салган кебек, файдалы булырга тиеш ич инде бу, чистартырга, рухны сафландырырга тиеш. Алтын дәүләтләр төзегән, аңа кадәр римлеләрне тезләндергән бабамнарның гаярь, көчле генофондына кайчан зыян салынды икән соң? Җанны чукындыру башлангачмы, әллә аңа кадәр үк, мәсәлән, ханлык егылгачмы?..

Пычагым да, химик реакция түгел ул мәхәббәт! Адәмнәренә Ходай тарафыннан бирелгән иң гүзәл, әмма бик серле хиссият -

бүләктер, миңа калса...

Мәктәптә төрле кичәләр булып тора. Хәмит ул көнне энәдән-җептән киенә, һәр кичәдә аның яңа кәчтүм-чалбары була торган иде. Мин, кичтән үк, үземнең сүсәрә башлаган көрән чалбарны үтүклим. «Стрелкасы» кулны кисәрлек булсын өчен эчке ягыннан юеш сабын сылыйм, шул килеш кайнар үтүк белән бастырам – катып кала, чыннан да, кылыч шикелле була. Хәмитнең киеме өр- яңа булса да, ул һәрвакыт җыерылган, бөгәрләнгән. Түшендә, комсомол билгесе янында, һәрчак селәгәй тамчысы каткан булыр. Ә Зөһрә андый кичәләргә купшы киенергә яратмый. Беләм ич инде, мин аның янында хәерче күренмәс өчен ул иң гади күлмәген, кофтасын кия. Затлы, матур киемнәре дә бар бит югыйсә.

Урамда буран чыккан. Мәктәп директорына Зөһрәнең әтисе шалтыраткан. Ул Хәмитне чакыртып ала. Беләм нәрсә сөйләшкәннәрен, Зөһрәне үзеннән калдырмаска, машинасына утыртып кайтырга куша. Җиденең алтысы Хәмитнең калтырша машинасына төялә. Зөһрә мине дә чакыра. Юк инде, ишетмим, мине буран үз эченә йолып алган. Шулай да Сәлимнең, чын күз яшьләре белән елый-елый, машинага үрмәләгәнен күреп алам. Хәмит аны киез итек башы белән этә, әмма тегесе аның саен карышып менәргә тырыша.

Буранның юеш карлары йөзне камчылый, аннары гарьлек яше белән бергә алар бөтен битне каплап ала. Мин абына-сөртенә Хәмит машинасының сүрән утын маяк итеп, бар көчем белән авылга таба ыргылам. Машина фарасы күздән югалгач, авылга хәтле мине төнбоеклы күл өстендәге бозда шуган ай яктысы алып кайта. Дөресрәге, күл өстендә ай яктысында пәри кызлары шуа. Алар миңа көч өсти, кар өстенә утырып, изри башласам, көлгән тавышлары белән шундук уяталар. Төнбоеклы күлнең пәри кызлары мине ярата. Ә мин үзем

Зөһрәгә гашыйк... Үпкәли, көнләшә беләме икән ул чибәр пәри кызлары?..

Икенче көнне Зөһрә минем белән сөйләшми дә. Юкса кичә генә икәү бергә барысын шаккатырып кара-каршы биегән идек. Хәер, бергә биюгә исләре китмәгәндер, безне болай да «йөриләр» дип сөйлиләр бит. Имеш, Зөһрә минем белән «йөри», Ә Хәмитнең машинасына гына «утырып йөри»...

***

...Менә өченче ел инде Ранияне пәри кызы итеп кабул итмәкче булам. Пәри кызы түгел ул... Аптырагач, мин аны бер кайтуда төнбоеклы күлгә дә алып бардым. Озак басып тордык без яр буенда. Җәйге җылы яңгыр да сибәләп китте, аның артыннан Казан ягыннан балкып салават күпере күренде. Әлеге гаҗәеп нурлар күперенең бер очы күлгә тоташты. Шуның буйлап, әнә, бер кыз төшеп килә. Менә ул төшеп җитте дә күлдән аллы-гөлле чиләгенә су алды. Гадәттә, алар икәү булалар иде. Ник бүген ялгызы икән ул?

- Син дә күрмисеңме? – дип, ялгыш кына Раниядән сораганмын.

-Нәрсәне?! – диде ул, миңа аптырап карап.

-Нәрсәне түгел, кемне!

-Хыялый! Химик түгел син, шагыйрь! – дип көлде ул, аңлап алгач.

Теге кыз югалды, аның көлү тавышыннан куркып, юкка чыкты суга килгән кыз. «Зөһрә ич бу!» – дип уйладым мин. Янымда аның урынына Рания басып торганын шәйләп, кәефем төште.

Монда хатыным Гадилә белән дә килгән булды. Ул да берни күрмәде, ул да миннән көлде генә.

Гадилә дә мине яратмый иде. Яшь чакта бу сизелмәде, бала тугач исә, бөтенләй икенче дөнья башланган иде кебек. Малай үсеп җиткәч, ул дөнья да сүнде.

-Рания! – дип сорадым мин карантинның соңгы көннәре җиткәч. – Теге чакта бикле ишектән ничек кердең син

-Авылдамы? Һе... Гадилә апа запас ачкычын биреп җибәргәние! – Һәм Рания шырык-шырык көлә башлады. Көлүе ихлас иде, беркатлы иде. Әйбәт хатын Рания, уңган, чибәр хатын. Кемне дә булса бәхетле итәргә сәләтле, ләкин мине түгел. Ә Гадиләгә рәхмәт! Безнең аерылу сәбәбен нинди хәйләгә корган. Безнең арадагы мөнәсәбәтнең салкынаюын тойган сизгер Рания Гадиләгә:

«Сиңа кирәкмәсә (барыбер аерылышасыз, янәмәсе!), читләргә дә тәтемәсен җизни, мин аны яшьтән яратам, үземне яратырга мәҗбүр итәчәкмен!» – дигәндер, бәлки. Хәер, бу минем гарип фантазия генәдер? Алай дисә, Гадилә, бәлкем, киресенчә, миңа чат ябышыр, сеңлесенә кукиш кына күрсәтер иде?.. Ни әйтсәң дә, буласы булды инде: Гадилә икенче ачкычы белән өйне ачып, өстебезгә килеп керде. Тик нигәдер, мине түгел, Ранияне гаепләде. Болай гына, сүз өчен генә әйткәләшә башлаганнар иде, соңыннан, кызып китеп, сеңлесенең чәченә ябышып, битен дә тырнап алды. Көнчелек уты Гадиләмнең миңа карата мәхәббәтен уятты, хисләрен кабызып җибәрде бугай. Бәлки, аерылышып та тормас әле, дигән фикер дә узган иде баштан. Әмма, җәтмәне үз куллары белән үрсә дә, горур хатын иде, судка гаризаны беренче булып, ул илтеп бирде. Ни генә әйтсәң дә, икебезгә дә җиңел түгел иде мондый карарга килү...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 09, 2020

Фото: pixabay

 

 

 

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев