Логотип Казан Утлары
Печән базары

Акыллылык мәсьәләсе

Дәртләндергеч ачы эчемлекне ләззәт белән уртлап куйгач, ошбу табигать иркәләре әле ничек кенә шаяртышмас?!

Казан дәүләт университетының тулай тораклары артындагы аулак агачлыкта каләмдәшләр Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Ләбиб Лерон очраша. Азмы-күпме кәефләнергә исәпләре. Бер-берсенә артык ышанганнармы, букчаларында кабымлык табылмый. «Ашамлыклар» кибетен эзләп китәләр. Үзара үртәшү башлана. Кем әйтмешли, телләренә шайтан төкергән: каһкаһәле көлүләр, чәнчүле кинаяләр...
Кирәклесенә юлыгыр алдыннан зоомагазинга барып төртеләләр.
– Мондый кибеттә дә шәп тәгамнәр сатыла, – ди берсе, коткы салып. – Анда койкалы консервлар, сыра эчәрдәй гранулалар, бавырсакка тартым ризыклар... Хаклары да арзанрак.
– Без бит фәкыйрь бомжлар түгел, – ди икенчесе, каршы төшеп. – Эт белән мәчегә дә охшамыйбыз.
Шулчак өченчесе, тавышын бөердән алгандай, әйтеп куя:
– Чынлыкта үзебез дә шул хайваннар җөмләсеннән. Дөресрәге, акыллы хайваннар...

Шушы форсатны гына көткәндәй, төртмәле сүзләр тәмам зәһәрләнә.
– Хайван икәнеңне күптән беләм, – дип ташлана кордашларның берсе. – Ә менә акыл мәсьәләсенә килгәндә, Мөхәммәт абыйча әйтсәк, анысы синдә «едва ли» бардыр.
Дәртләндергеч ачы эчемлекне ләззәт белән уртлап куйгач, ошбу табигать иркәләре әле ничек кенә шаяртышмас?!

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Теги: парчалар

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тузга язмаганны язып ятасын....