БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (дәвамы)

(Әсәрне башыннан укыгыз)

***

Коридор буйлап, күк күкрәгән тавыш чыгарып, әллә арба, әллә носилка тәгәрәтеп барганнары ишетелде. «Тагын берәрсе киткәндер». «Чират миндә микән?» Уйларны мәгънәлегә һәм мәгънәсезгә бүлсәң, икенче өем биегрәк булыр иде...

Курку һәм өметсезлекнең йөзен аеру мөмкин түгел иде. Ирек чикләнү җанны өненә куып кертелгән җәнлектәй бәргәләнергә мәҗбүр итә. Югыйсә акыл аңламый да түгел: бәргәләнеп кенә хәлне үзгәртеп булмый. Бәлки аның белән килешергә, әлеге мизгелне ничек бар – шулай кабул итәргә дә бу минутта исән икәнеңә, фикер йөртү сәләтен югалтмаганыңа шөкер итеп, тыныч кына ятаргадыр? Депрессиянең юньлегә илтмәгәнен, төшенкелеккә бирелүнең куркыныч икәнен бик яхшы белә Фәйзелхан, тик сәер хәл: шул куркынычны аңлаудан тагын да куркыныч. Табиблар борчылмаска куша кушуын, коронавирус белән авыручыларның бик күбесе шушы халәт белән көрәшә, үтеп китәр, дип юаталар. Үзеңнең хис-тойгыларыңа баш була белүнең дә олы бер йөк икәне турында моңарчы уйланганы юк иде, менә җай чыкты. Ул тойгыларны күрмәмешкә салышырга, алардан качарга, аларга бирелергә була; сөенергә, нәфрәтләнергә, еларга, үзеңне гаепләп кыйнарга була – бу халәттән курыкмаска һәм шул халәткә берегеп катмаска гына кирәк. Әкрен бару түгел, бер урында туктап тору куркыныч. Җанны берөзлексез кимергән бушлык хисен җиңәр өчен үзгә көч кирәген чамалый Фәйзелхан. Ә нинди көч ул, каян алырга – менә анысына җавабы юк әле. Тәненә көч кирәксә, перчатка киеп бокс грушасын төяр, гер чөяр, куна-төнә спорзалда ятар иде, җанга дигән көчне каян табарга?..

Әллә соң бу таҗлы вирус дигәннәре саташты микән, Фәйзелханның шул ук көрәшче Фазыл икәнен белмичә, ялгышып кына килеп ябышты микән?.. 

***

Буй җиткереп килгән, көчен кая куярга белмәгән Фәйзелханны бәхет басты. Алар сыйныфына җитәкче булып кайткан яшь укытучы – Равил абыйлары көрәш ярата, Сабан туе батыры. Уртача гына буена, чандыр гына гәүдәсенә карап, бер дә алай димәссең тагын... Эштән башканы белмәгән-күрмәгән авыл малайлары өчен бер могҗиза кебек тоелды ул. Үсмер малайның көрәшкә дәрте барлыгын каян сизеп алгандыр, әллә ни арада гына үз итте дә куйды. Дөресрәге, карачкы ясады... Үзенең кулы кычытып торамы, формасын югалтырга теләмәве булдымы – спортзалдагы иске маталар өстендә Фәйзелханны көрәш алымнарына өйрәтергә тотынды. Сигезенчедә укыган, буе 155 сантиметр, авырлыгы илле биш кило булган Фәйзелханны чөя дә ата, чөя дә ата. Малай да үҗәт: елыйсы килсә дә, бирешергә, ташлап качарга исәбе юк, тешләрен кысып укытучының биленә ябыша. 
Тугызынчыга күчкәч, буе 165кә, авырлыгы 65 килога җитте Фәйзелханның. Ул инде мәктәп спорт залына тәмам береккән иде. Укытучысы белән көрәшеп арыгач, ял иткән арада стенага арка терәп утыралар да тиңдәшләр шикелле гәп куерталар.

– Көчеңне тиккә әрәм итмә, малайлар белән кыйнашып йөрмә анда. – Ни дисәң дә, класс җитәкчесе бит – Равил абыйсы остазларча гына сабак биреп алмакчы.

– Кит инде, Равил абый, булмаганны. – Фәйзелхан күзен дә йоммый аңа карап, шаян елмаеп куйды.

-нәрсә, менә анысына вәгъдә бирә алмас. Дөнья бит бу.

– М.ны кыйнаганыңны беркөн генә үзең сөйләдең бит. – Укытучы да хәйләкәр елмайды.

– Ә-ә... Анысы әллә кайчан ла. Әләкләшмәсен иде.

Малайның йөзендә тагын шаян яктылык җемелдәде. Чыннан да күптән, башлангычта ук булган вакыйганы теленнән ычкындырган иде шул. Әй, кыйнау дип инде... Фәйзелхан үзе дә гаепле иде лә. Шуклык инде, нишләтәсең. Классташ кызны елатты. Укытучы апасы, ата-анаңнан башка килеп күренмә дип, кайтарып җибәрде дә җибәрүен, тик менә шулай дип өйдә авыз күтәреп ничек әйтмәк кирәк?.. Атна буе тинтерәп йөрде: иртән өйдән букчасын күтәреп, мәктәпкә дип чыгып китте дә, көнне Акай тау башында уздырып, башкалар укудан кайтканда гына кайтып керде. Беркөн чуан тишелде: кайтып, ишегалдында кер элеп йөргән әнисенең күзенә генә күренде дә, бер төркем сабакташының алар капкасына якынлашуын искәреп, болан күк уйнаклап, өйгә чумды. Кызлар арасында бердәнбер малай – М.ны гына чамалап калды Фәйзелхан, хәлнең кыркулыгын аңлап, ялт кына мич башына үрмәләде.

– Мөкәррәмә апа, Фәйзелхан нишләп мәктәпкә килми ул? – Бер кызның чатнап торган тавышы ябылмый калган ишек аша мич башына ук менеп җитте.

– Кит аннан, әнәтерәк кенә шуннан кайтты бит. – Әнисенең тавышы өй түреннән үк урап, кире ишегалдына атылды.

– Ю-ук, атна буе килмәде, әллә авырды микән дидек.

– Авырган ди... – Монысы – М. тавышы. – Теге көнне курыккан да шуңа килмәгән инде.

– Кайсы көнне? – Бетте, болай булгач, морҗа торбасыннан шуып чыгып кына да котыла алмассың, әнисе кызлардан сорау ала иде...

Бераздан җил-җил атлап, өйгә кергән Мөкәррәмә кулындагы җиз тасны мич алдына юл уңаеннан гына очырды да Фәйзелханны эзләп, күзе белән башта өй эчен айкады, аннан магнитлы таяк белән тапты диярсең, ялт кына үрелеп, мич башында, киез итекләр арасында үзенчә качып яткан малайны ботыннан сөйрәп төшерде. Ничек өлгергәндер: сөйрәгән шәйгә, цирк артисты диярсең, шундагы итекләрне дә эләктереп, саммай йомшак җиргә каты-каты гына итеп биргәләп тә алды.

– Ах, пүтсез, шайтан малай, кара, ничек котылмакчы, әй...

Икенче көнне Фәйзелхан М.ны кыйнады. Әләкләшмәсен иде, малай кеше лә ул... Егет була белсен иде... Равил абыйсына сөйләгән иде, шуны искә төшереп төрттерә хәзер. 
– Андый холкың белән башлангычта син каян рус классына барып кердең соң, анда бик «элитный»ларны гына алалар бит.

– Әй, яңадан укытучылар да, «Раузалия апасы бик әйбәт укыгач, тәртипле булгач, бусы да шулай булыр дигән идек», – диде инде... – Ярар, ярар, борыныңны салындырма, болай гына әйтәм. Башың шәп эшли синең, укуың зарлана торган түгел. Физика-математикадан олимпиадаларда җиңәрлек булгач инде...

Морт авылы элек-электән аягында нык басып торган авыллардан санала. Заманында район үзәге дә булгач, хәл-әхвәле зарланырлык түгел. Кулы эш белмәгән беркемне тапмассың, эшкә дә ныклар, телгә дә осталар. Кайчандыр алпавытныкы булган йортны бирегә мәктәп итеп күчереп салганнар. Сугыш елларында, авылга Ленинградтан дүрт йөзгә якын бала эвакуация белән килгәч, беренчедән унынчыга кадәр рус сыйныфлары да ачканнар. Равил абыйсы әйтмешли, андый классларга балаларны сайлап кына алалар иде. Фәйзелханның да төшеп калмаганнардан икәнен белгәннәрдер... Мәктәп формасы үзе генә дә ни тора: малайларның башында йолдызлы фуражка, өстә костюм, бил каеш белән буылган, аякта күн итек!..

Фәйзелханны күпләр артист булыр бу дип уйлый. Телгә җорлыгы, осталыгы өстенә, әтисенә охшап, матур җырлый, татарча да, русча да өздерә генә. Мәктәптә Маяковский шигырьләрен сөйләп җибәрә – артистларың бер якта торсын. Бәләкәйрәк чакта унике телле тальянда да уйнарга исәбе бар иде дә соң, гармунның телләре генә аның бармакларына чыдамады – беренче көнне үк ватылдылар да куйдылар. Шуннан соң, бәласеннән башаяк дип уйладылар микән, «борчак чапкан акчага алган идек, әрәмнәр иттең», – дип зарлана-зарлана, гармунны малайның күз уңыннан ераккарак яшерделәр. Ярар, спорт барында ансыз да ничава болай... Менә Шәрифҗан абыйсы өйрәнде. Ватык телләрне ыштан җыймасы, шөрепләр куя-куя рәткә салды да бераздан сыздырып уйный да башлады.

– Спортсмен чыгар синнән, үҗәтлегең бар. – Яшь укытучы укучысына өметле караш ташлады.

– Чаңгыда да шәп йөрисең, ялкауланмаска гына кирәк.

– Чаңгыны калдырган юк!

– Чаңгы дигәннән, иртәгә урманны урарбыз. Зыбин белән икегезгә биш круг! Ярышка төшкәнче табаныгызны шомартырсыз бераз.

Авылга терәлеп диярлек торган урман – олысына-кечесенә ишегалды кебек инде ул. Җәйме, кышмы – сукмакны өзгәннәре юк. Равил абыйлары Фәйзелхан белән Женяны район ярышына әзерли иде.

Икенче көнне, Морт урманындагы наратлар шикелле төп-төз, мәһабәт булып үсеп килгән егетләрне чаңгыда ярыйсы гына чаптыргач, үзе дә арыды булса кирәк:

– Мондагы лесничий минем дус малай, әле генә өйләнде. Килгән-килгән, тиз генә котлап чыгыйм үзен, сез көтеп торырсыз, – дип сүз катты.

Егетләргә нәрсә, ике дөнья – бер морҗа, котларга икән – котларга. Ябалдашларына бүрек-бүрек кар утырган ак якалы агачлар арасыннан күңелле сызгырган чаңгы көенә үзләре дә җыр белән кушылып, абыйлары артыннан юл тоттылар.

«Хәзер чыгам» дип кереп киткән җиреннән шактый озакка гаип булды укытучылары. Малайларның аягына суык йөгерә башлады. Борылып китсәң, яхшы түгел – көтеп торабыз дигәч, аймыл булулары бар.

Яланөс, башына бүрек чәпәп кенә урманчы өеннән килеп чыккан бер егет, аларны абайлап, яннарына килде дә кемнәр икәнен ачыклагач:

– Айн маминт, – дип, кире кереп китте. Бераздан, ике кулына ике калай кружка тотып, ишекне терсәге белән генә ябып, кабат пәйда булды.

– Хәзер чыга укытучыгыз. Болай кәкрәеп торсагыз, катып үләсез бит. Мәгез, тотып куегыз әле, җылынып китәрсез.

– Чәймени? – диде Женя Зыбин, шул арада бияләен салып, кружкага үрелеп.

– Чәй, чәй... самадильный... җылынырга шәп дим бит, эчегез, эч. Аны-моны уйламаган малайлар «чәй»не ялт кына бушатып, кружкаларны рәхмәтле йөз белән егеткә суздылар. Ул арада өйдән, хуҗалар белән гөр килеп саубуллаша-саубуллаша, Равил дә килеп чыкты. Чаңгысын киеп, малайларны әйдәкләде, бераздан, аларның артка калып, нишләптер бик сәер генә, йөзгәндәй генә шуып килүләренә игътибар итеп, яннарына борылып килде.

– Болваннар, эчтегезме әллә сез? – диде ул, малайларның саф һавадан түгел, бөтенләй башка сәбәптән кызарган йөзләренә, йомшарып-йомшарып киткән тез буыннарына шаккатып карап.

– Туңган идек...

– Вәт болваннар, вәт болваннар! Исән-сау авылга кайтып җитсәләр, ата-аналарына ни дип җавап бирәсе булыр?

Равилнең башында бер генә сорау бөтерелергә тотынды. Евгений Зыбинның әтисе Алексей Яковлевич үзе дә укытучы, алтын куллы рәссам, унҗиде яшендә сугышка китеп, яу кырын иңләп-буйлап кайткан фронтовик. Хатыны Неля Алексеевна (Наилә Әюповна) мәктәптә тарих укыта, гаҗәеп яхшы кешеләр, аларның күзенә ничек карарга хәзер? Шул арада бит, шул арада... Хурлыгы ни тора...

Ярый әле авыл урамына кайтып кергәндә, караңгылык иңәргә өлгергән иде. Кеше күзенә артык чалынмый гына Зыбиннарның капка төбенә килеп җиткәч, аларны көтеп кенә торгандай, капка ачылып та китте, аннан Женяның әтисе килеп тә чыкты. Күрәсең, малаеның озаклавына борчылып, ут йотып торуы булгандыр. Мондый җәһәт очрашуны күзалламаган Равил, тотлыга төшеп:

– Вот, Алексей Яковлевич, Женя... выпил немного... – дип, сүзен әйтеп тә бетерә алмады, җилкәсенә юка шәл бөркәнеп, капкада чәчрәп пәйда булган Неля Алексеевнаның аһылдаулы авазы ишетелде:

– Что выбил? Что выбил? Глаз штоли? – дип еларга да тотынды ул бер култыгыннан Равил, икенчесеннән Фәйзелхан эләктергән улына коты очып төбәлеп.

– Мать! Иди домой! – Алексей Яковлевичның әмереннән соң, ничек күренгән – шул тизлек белән күздән дә юк булды хатыны. Ата кеше малаеның якасыннан гына эләктерде дә, чаңгысы белән бергә сөйрәп, ишегалдына алып кереп тә китте.

Ни көләргә, ни еларга белмәгән Равил чаңгысына таянып, авыз ерып басып торган Фәйзелханның җилкәсенә шап итеп берне кундырды.
– Болваннар! – диде ул, бу юлы беркадәр җиңел сулап...

Инде буйга 178 сантиметр, авырлыкка 78 кило булган Фәйзелхан, көрәш техникасын белеп бетермәсә дә – күпме шөгыльләнсәләр дә, шул бер үк тактикадан ерак киткәннәре юк бит – беләк көче белән теләсә кемне урынына утыртырлык иде. Егет үзе өчен шуны ачыклады: көрәш беләкне генә түгел, йөрәкне ныгыта икән; үз сүзеңне турыдан өздереп әйтергә, гаделсезлекнең күзенә туры карап каршы чыгарга, һәр адымыңны алдан ук кыл иләктән иләргә өйрәтә икән. Әтисе дә, Шәрифҗан абыйсы да шул ук сүзләрне кабатлый иде, тормышның язылмаган кагыйдәсен аларның эзенә бастырып килгән энеләре Шәфкатькә дә төшендерәсе булмасмы әле...

Бу елның авыл Сабан туе, кызлар толымында тирбәлгән аллы-гөлле тасмалар шикелле, салават күпере төсләрендә балкыды. Бакчы, кояш күзеннән агылып төшкән һәр нур бөртегендә асылташ чагылышы бар икән бит. Дус-ишнең аркадан шапылдатып китүендә дә, күрше урам кызларының керфекләрен түбәнрәк кагып үтүендә дә, кәкре мөгезле тәкәне матай бишегенә салып маташканда, әти кешенең, «Кара, даны бар икән шул моның... Мин сине болай уктыр дип уйламаган идем», – диюендә дә моңа кадәр һичкайчан татымаган татлы бер тәм бар икән. Унҗиде яшендә беренче тапкыр авыл батыры булып калган Фәйзелхан, шул тәмне озаккарак сузарга теләгәндәй, тирә-якка күз салды.

Моңарчы өч улының мәйданда беренчелекне бирмәвенә күнеккән авылдаш апай, янәшәдә генә биленә таянып:

– И Алла, өчегез шул Кытай малаена ектырдыгызмыни? – дип, шул хәлгә ышанып җитә алмыйча аптырап, үз малайларының әле берсен, әле икенчесен тинтерәтә иде.

– Әллә Алабугага да барып карыйбызмы? – диде үзе батыр калган кебек дәртләнеп киткән Гарифҗан, Рабиганың сүзен бөтенләй ишетмәгәндәй, улының баһадир гәүдәсенә баштан-аяк күз йөгертеп.

– Мужыт җиңеп тә ташларсың, кем белә...

Чыннан да, ә нигә әле көчне сынап карамаска?

– Киттек соң, – дигән булды Фәйзелхан, эчендә дөртләп кабынган янгынны сиздерми генә, артык каударланмый гына, кулындагы чигүле сөлгегә маңгай тирен сөртә-сөртә.

Район Сабан туе башкачарак. Халык көрәшкә чыгучыларны исемләп белә, һәрберсенең үз җанатары бар, алдан ук фаразлаучылары та табыла. Керәшен егетләре, бертуган Степан һәм Николай Кузнецовларның да, Алабуга милиция мәктәбе тренеры Володя Солгуновның да батыр дигән даннары тирә-якка таралган. Менә, быел да көрәш мәйданында шулар бил тота.

– Икенче, өченче урынга барганнар белән алышып кара да, булмаса, кайтырбыз да китәрбез, – диде Гарифҗан, улының болар янында әле «яшел» икәнен тиз чамалап.

Тик «яшелмен» дип тормады Фәйзелхан, көч белән алдырды, Кузнецовны да җиде секунд эчендә егып салды. Беренче урынга көрәшкәндә генә, Солгунов тиз арада «чистага» екты үзен. Тактиканы белмәгәч, артык бөтерелә алмыйсың, ни хәл итмәк кирәк...

– Маладис, көчең бар! – диде ата кеше, матай рулен тотып җилдереп кенә кайтып килгән мәлдә, горурлануын, соклануын артык җәелеп сиздермичә.

– Институтта да ташламассың көрәшеңне. Бүгенге җиңелүне кырык иләктән иләп, күңелендә буран уйнап кайткан егет әтисенең сүзләрен башта тиз генә аңышып бетермәде. Аңлагач, мыек астыннан гына елмаеп куйды. Әле тәгаен гына кая укырга керәсен хәл итмәгән ләбаса... Эрләмәгән, сукмаган, Шыгай, сиңа ыштанлык, дигән сыманрак инде бу...

– Нигә көләсең? Авыл хуҗалыгы институтына җибәрәм мин сине. Җир хуҗасы булырсың. Кыяфәтең килгән. Синең ишеләр дә кайгыртмаса, бу басулар кем кулына кала дисең... Һе, авылга баш инженер йә агроном булып кайтып төшсәң, мишәйтләмәс... Колхозның тоткасы шулар инде... 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 10, 2022

Фото: unsplash

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: