Логотип Казан Утлары
Повесть

Дулкыннар (ахыры)

Гомер дәвам итә. Салават күперенең әле – кояшта, әле дәрья-су дулкынында чиксезлекнең һәм мәңгелекнең үзе булып җемелдәгән төсләрендә чагыла-чагыла, кайтаваз булып дәвам итә.

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Җиденче дулкын
«Гомер төсе»

Тоташ хатирәләр сәгате булды, ахры, бу очрашу... Җырласалар, шул моң күңелне айкап, әллә кайларга бөтерде дә алып кереп китте. Шигырь укысалар, шунда чагылган хис-тойгылар вакыйга-вакыйга булып күз алдында яңарды. Кызлар-егетләр тыпырдап биегәндә дә, ярты җан әллә кайлардан әллә нинди хатирәләрне барлап кайтырга җитеште... Котлау сүзләре, истәлекләр тормыш
дәрьясының дулкыннарын кайта-кайта кузгалтты...
– Фарсель ага, җиде таҗлы чәчәгебездә әлегә җавабы ишетелмәгән бер генә сорау калды. Гомер турында ни әйтер идегез? Кешегә бик кадерле бүләк буларак бирелгән гомер нинди төстә ул?
Гомернең төсен сорыйсыз... Әгәр салават күперендәге бар төсләрне җыйган ул, дисәм, имтихан алучы мөгаллим шикелле, төгәл сорауга төгәл җавап бирүне үтенерсез микән...
Гомер... сирень чәчәге төсендәдер, мөгаен. Кемдер аны шәмәхә дияр, кемдер башкача күзаллар... Икенче берәү «ак сирень дә була бит» дип,  ирен чите белән генә елмаеп куяр... Авылда язның яме – бөтен тирә-якны хуш искә күмеп утырган сиреньнәрдә иде. Балачактан хәтер түренә менә шулай сеңеп калган. Тәбәнәк кенә бакча рәшәткәсеннән урамга үрелгән, үтеп баручы һәркемне сөендерергә омтылгандай, сизелер-сизелмәс кенә тибрәнеп торган тәлгәшләрдә шулкадәр серле төс чагыла бит. Таң атканда,
әле керфекләрен ачарга да өлгермәгән чәчәкләр иртәнге чык тамчысы белән коенганда, алар шулкадәр җете, шулкадәр куе, зәңгәргә тартым төстә; көндез, таҗларын киереп, кояш күзенә бакканда, көмеш булып ялтырыйлар; кыл уртадан бераз читкә авыша башлаган кояшка иярергә теләгәндәй, карашларын күчергәндә, алсу-кызгылт төс тә кунгандай була үзләренә. Кичкә таба, кояш баюга таба барганда, табигатьтә сирәк очрый
торган затлы шәмәхә нурга әверелеп, күзне чагылдыралар. Беркадәр сәер, беркадәр әкияти, беркадәр алдавыч, беркадәр... сагышлы нурга әйләнеп, күңелнең әллә кайсы кылларын тибрәндерә алар.
Гомер дә шулай. Салават күперенең иң серле төсенә ия. Ул төскә
кистереп кенә исем кушу да авыррак.
Иң мөһиме – иңнәргә нинди генә авырлыклар ишелеп төшмәсен,
тормышның нинди генә сынаулары аяктан егарга тырышмасын – Кеше булып калырга кирәк, дөньяның якты икәнен күреп, шул яктылыкка омтылып яшәргә кирәк. Каралык эзләмәгез! Тирә-якка кара күзлектән карарга гадәтләнмәгез! Бу дөньяда гомер кичкәндә, иң кыйммәтлесе – намус икәнне онытмагыз. Менә шул намус булмаса, кеше үзенең кешелеклелеген җуя да инде. Намусны югалтсаң, урларга да була, үзләштерергә дә, ялагайланырга да, тәлинкә тотарга да, рәнҗетергә дә, рухи байлыкларны таптап үтәргә дә...
Дулкын-дулкын булып, әллә җыр, әллә уй агыла...
Гомер итү – үзе дә дулкыннар кочагында тирбәлү, айкалу, чайкалу, көчеңне сынау һәм ...яшәү.
Гомер дулкыннары, һай, аяусыз һәм алдавыч. Кояш нурында
иркәләнеп, көзгедәй шома гына булып күренгән мәлендә мәрхәмәтледән дә мәрхәмәтлерәк тоела алар. Аны-моны уйламый, баш очындагы ак болытларга күз текәп, шул тынычлыкта үз көеңә йөзәргә ниятләсәң, һич көтмәгәндә, әллә каян гына зилзилә-давыл килеп чыга да, чоңгыл уртасында калганыңны абайларга да өлгермисең. Колач салып, йөзим дисәң – әле төпкә суырып ала, әле күзеңне томалый, әле, тәнеңне дә, җаныңны да ватып-
сындырып сынарга теләгәндәй, дивар-дивар булып күтәрелеп, һәрьяклап рухыңа китереп ора. Кеше дигәнең түзмәс, көрәшеп маташмас, җиңелдем дип кул селтәр дә барысын да дулкын ихтыярына калдырыр дип өметләнә, ахры... Яки үз җаны турында гына уйлап, тирә-яктагы һәммә нәрсәне батыра-батыра ярга омтылыр, диюеме... Адәм баласының киредән дә кирелеген, яшәү һәм намус көчен күрепме, әллә үзе тәмам көчсезләнепме,
бермәлне дулкын барыбер тына, барыбер артка чигенә.

Гомер дәвам итә. Салават күперенең әле – кояшта, әле дәрья-су
дулкынында чиксезлекнең һәм мәңгелекнең үзе булып җемелдәгән
төсләрендә чагыла-чагыла, кайтаваз булып дәвам итә.

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев