Логотип Казан Утлары
Повесть

Дулкыннар (дәвамы)

– Ник, оныттыңмыни? Мин бит сине яшь чакта парктан озата кайткан идем! – диде, тәмам аптырауга төшкән карчыкны бөтенләй телсез калдырып. Аннан икенчесенә борылды: – Ә сине танцыга чакырган идем, исеңдә түгелмени? Ә дияргә дә, җә дияргә дә белмәгән ханымнар уйлары белән әллә кайлардан урап кайтырга өлгергән арада, Фарсель җил-җил атлап, алар яныннан китеп барды.

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Дүртенче дулкын
«Безнең гомер»


– Фарсель абый, «Безнең гомер» дигән шигырегездә кайчандыр
«Эшләнмәгән әле күп эшем», дип язгансыз... Болай зарлану – кемгә-кемгә, ә менә сезгә һич кенә дә килешми кебек! Сиксән яшегез тулган көннәрдә эшләнмәгән эш калды микәнни?!
Юбилей кичәсе барганда, һәркемнең авызыннан юбилярга мактау һәм дан сүзләре яңгырау гадәти хәл. Фарсель ага кызыл сүзләрне, үтереп мактауларны яратмый, андый чакта, шаян сүз кыстырып, бүлдереп туктаткан мәлләре дә була, яки, үзенә урын таба алмыйча, кыбырсынып түзеп утыра. Шулай да бернәрсәгә үзе үк шаккатмый булдыра алмый: узылган гомер юлында, кара, никадәр эш эшләнгән, никадәр хезмәт түгелгән шул! Менә монда баядан бирле сиксән яшь, дип кабатлыйлар, ә бит, ныгытып уйлап карасаң, сиксән түгел, йөздән артыкны яшәгәнсез ич инде... Арттырып әйтү түгел: мәктәпне, ике институтны, аспирантураны,
докторантураны саный башласаң, уку еллары утызга тула. Хезмәт
елларын аерым да, кушып та санасаң, җитмеш елдан артып китә... Барысы да – бүтәннәргә файда китерсен, игелек күрсәтсен өчен... Уйлап карасаң, аның бит беркемнән үзе өчен берни даулап-дәгъвалап йөргәне булмады...
Бер язучы аның фатирын килеп күргәч, гадәти бүлмәләрне, китап
шкафын әйләнеп-тулганып күзәтте дә баш чайкады:
– Мин сине шәһәр читендәге ташпулатта аяк тибеп яшисеңдер дип уйлаган идем, абзый, – диде гаҗәпләнүен яшермичә. – Бакча дигәнең дә бер уч җир кисәге, ди күрмә тагын, үзең гомер буе җир, бакча дип яшәп...
– Бер уч. Безгә җитә. – Фарсель, аның йөзендәге аптырауның хикмәтен бик яхшы аңлап, елмаеп куйды. – 5-6 сутый, башкаларныкы кебек.
– Кит инде, абзый, ышана торган түгел! Соң, ул «Идел» бакчачылык ширкәтен үзем оештырдым, үзем рәисе булдым, ди идең түгелме соң?
– Әйе, анысы хак, җир бүлеп бирергә рөхсәт алгач, үзем оештырдым ул ширкәтне. Өч кешелек гаилә булса – өч сутый, дүрт кеше булса – дүрт сутый эләкте. Без бишәү идек – үземә биш сутый булды, нигә исең китте әле? – диде Фарсель, дөньялары түгәрәк чакта үзләре өчен җәннәтнең бер почмагы тоелган
бакчасын, андагы алмагачларны, карлыган куакларын юксынып искә төшереп. Һай, Фираясы да ярата иде шул бакчаны. Дус-туганны чакырырга, өлгергән җимешләрдән авыз иттерергә, чиләк-чиләк күчтәнәч биреп җибәрергә ярата иде. Карлыганы өлгерсә, дус кызларын – Розаны, Ләләне карлыган җыярга чакыра. Тегеләре кайчак аптырап та куялар: янәсе, безгә таратырлык булгач, нигә дип шулай күпләп үстерәсез соң җиләк-җимешне...
«Аның каравы, кунакка килергә, аралашырга сезгә дә, безгә дә бер сәбәп», – дип елмая Фирая. Юмарт иде шул, бигрәкләр дә юмарт иде... Берәрсенә кунакка барса да, сумка тутырып, күчтәнәч җыяр. Аның янына «истәлегем булып калсын әле», дип, һичшиксез, кечкенә генә булса да, берәр бүләк куяр... Бакчада шулкадәр яратып, гөлләр-чәчәкләр үстерә иде. Фираяның күңел җылысына җавап итепме, ул гөлләр гел шау чәчәктә утыралар иде...
«Бакчачы!» дип дан казанган Фарсельнең гектар-гектар бакчасы
булмауга аптыраган иде аңа кунакка килгән язучы...
Булганы бик җитә иде. Гаилә түгәрәк чагында, фатир да, бакча да җир шарыннан да зуррак булмады микән әле... Ә тәҗрибәләр үткәрү өчен махсус җир участогы бар, анда һәртөрле сынаулар уздыра иде Фарсель: женьшень дә үстереп карады, җиде еллык тамырының файдасын сынарга теләгән иде. Алтын тамыр да үстерде. Тагын әллә ниләр, әллә ниләр... Чөнки балачакта,
әтисе кайтуга өй янындагы бакчаларында кыяр үстерүдән башланган «чир» аны беркайчан да үзеннән калдырмады... Студент чагында, Татарстан радиосында авыл хуҗалыгы редакциясендә хәбәрче, аннан редактор булып эшләгәндә, бик еш кына районнардан командировкада йөреп кайтканнан соң, татар авылларында халыкның бакча карау, җиләк-җимеш, яшелчә
үстерү белән мавыкмаганына аптырый иде ул. Эшкә килгәч, менә шундый темаларны күбрәк яктырту кирәклеген уртаклаша иде.
– Материалны үзем эзлим, үзем табам, тапшыруны үзем алып барам – татар халкы өчен файдалы тапшыру булачак, кирәкле тапшыру! – дип, үз дәлилләрен саллы итеп китерде Фарсель, нәтиҗәдә «Авыл таңнары», аннан «Авыл офыклары» дигән тапшыруларда бакчачылык турындагы сораулар күбәйгәннән күбәйде һәм халыкны иң кызыксындыра торганнарга әйләнде.
Фарсельнең теләсә кем белән уртак тел таба алуын, четерекле дигән мәсьәләләрне дә ничектер уңай хәл итә белүен, эшкә гаять җаваплы каравын барысы да беләләр, еш кына, катлаулырак хәл чыкса, аңа тапшырып котылырга тырышалар иде.
Радиога башы керсә, аягы кереп җитмәгән көннәрдә үк күрсәттеләр аңа бу ышанычны. Казанга ил башлыгы Никита Хрущёв килергә тиеш булып, шәһәрнең бөтен почмагында аны каршы алуга әзерлек бара иде. Журналистлар мондый вакыйгадан читтә каламы – амбразурага иң беренче
булып шулар ташлана... Ил башының авызыннан яңгыраячак сүзне өтере- ноктасына кадәр яздырып алыр өчен редакциягә өр-яңа магнитофон алып куйдылар, редакция мөдирен, шул магнитофонны кулына тоттырып, башлык чыгыш ясаячак урынга җибәрделәр.
Авызы колагына җитәрдәй булып кайтып кергән мөдир магнитофонны тыңлатам дип әйләндереп караса – бер генә сүз дә язылмаган!
– Микрофонны Хрущёвның авызы алдында тотып тордым.
Магнитофонның тәгәрмәче әйләнә иде, – дип өзгәләнде мөдир, кайсыдыр бер төймәгә генә басып җиткермәгәнен аңлап.
– Хрущёв Казаннан соң Такталачык авылына очачак. Ничек булса да, шунда барып, чыгышын яздырып кайтырга кирәк, без аны радиодан бирергә тиешбез! – диделәр дә, калтырчага әйләнсә дә, беркайчан сынатмаган иске магнитофонны тоттырып, Фарсельне ашыгыч командировкага чыгарып җибәрделәр.
Мондый хәлләр бер генә булмады инде... Таш яуса да, эшләнергә тиеш булган һәм чыннан да эшләнгәннәрне тау итеп өйсәңме... Каф тауларың бер читтә торырлык...
Финанс-икътисад институтында, Ислам институтында студентларга укылган лекцияләр! Ул лекцияләрнең күбесе татар телендә укылды, икътисад фәнендә никадәр терминнар татар теленә тәрҗемә ителде!

«Татарстан», «Тәртип», «Болгар» радиоларында бакчачылык турында алып барган тапшыруларны йөзләр түгел, меңнәр, йөз меңнәр тыңлап, күпме файдалы киңәш алгандыр! Телевизордан да күпме чыгышлар ясалды – санын исәпли торган түгел. Җанын җылытканы – алар берсе дә
болай гына, вакыт уздыру өчен генә сөйләнгән сүзләр түгел иде. Чөнки һәр тапшыру дәвамында тыңлаучылар шалтыратып, сорау арты сорау яудыралар, үз тәҗрибәләре белән дә уртаклашалар, проблемаларын сөйлиләр, җавап көтәләр. Үз гомерендә сораулар тулы күпме хат килеп кергәндер кулына! Хәтта Владивостоктан да язып җибәргәннәр иде. Ә бер мәлне Кытайдагы ниндидер үсемлек турында сораган бакчачыга җавап бирү өчен хәтта Пекин университеты белән бәйләнешкә керергә туры килде.
Барсына да өлгерергә тырышты Фарсель. Радиога килеп китегез әле дип шалтыратканда, үзенең авырып ятуын да әйтеп тормый иде, йөрәкнең чыгымчылануын, аяклар сызлавын да телгә алмады, «тыңлаучыларыбыз сезне көтә» дигән сүзне ишетүгә, хәленең хәл икәнен онытып, тизрәк өстенә киенә башлый иде. «Сез ничек киләсез, мөмкинлегегез бармы, машина җибәрикме» дигән сорауларга күнекмәгән ул, кеше тулы шәһәр транспортында үз уйлары белән япа-ялгыз калырга тырышып, чакырган җиргә юнәлә... Дөрес, ялгыз калырга туры да килми: чөнки кайда гына
булмасын – урамдамы, автобуста, троллейбустамы – аны шунда ук күреп, танып алалар, янына килеп елмая-елмая, шул хакта искәртәләр, җайлап кына: «Менә минем бакчада крыжовник куаклары корый да төшә.... алмагачым алма бирми... бәрәңгене агулап утыртсаң, чынлап та зыяны юкмы соң аның...» дип, сорауларга күмеп ташлыйлар. Радиотапшыруга барып җиткәнче үк, автобуста ук «тыңлаучылар» белән аралашу башланып
китә... Менә шушы күренешләр, кешеләргә кирәк булуыңны тою йөрәкнең көйсезлеген дә, төннәрен җелеккә төшкән сызлануларны да җиңәргә көч бирә, ахры...
Урамда да шулай якын танышларыдай танып исәнләшеп китүчеләр бик күп, аларның кайберсе: «Беркөн шулай дип сөйләгән идегез, үзем дә шулай эшләп карадым, файдасы тиде, сезгә зур рәхмәт!» – дип, тагын бер кат канат өстәп китәләр.
Танышы итеп күреп, тиз генә исенә төшерә алмый тинтерәгәннәре дә юк түгел... Бервакыт Фарсель, Казан урамы буйлап атлаганда, каршыга килеп ятучы ике карчыкның ерактан ук бик төбәлеп, кызыксынып карауларын тоеп алды. Ялгышмаган икән. Янына килеп җитүгә, зыялы гына кыяфәтле, башына тар читле эшләпә кигән карчык аны җиңеннән эләктереп алды да:
– Туктагыз әле, мин сезне беләм бит! Без таныш бит, әйме? Тик кайда күрдем соң әле мин сезне? – дип, үз хәтерендә актарынырга кереште.
Ханымнарның икенчесе дә, тәгаен таныш икәнлекләрен, тик кайда,
ничек «күрешкәннәрен» исенә төшерә алмыйча:
– Минем дә күргәнем бар! Кем соң әле син? – дип төпченергә тотынды.
Нишләсен инде Фарсель, җиңен тиз генә ычкындырырга җыенмаган ханымнарга биографиясен сөйләп торсынмы? Сүзне, гадәтенчә, шаяруга борды да куйды:
– Ник, оныттыңмыни? Мин бит сине яшь чакта парктан озата кайткан идем! – диде, тәмам аптырауга төшкән карчыкны бөтенләй телсез калдырып. Аннан икенчесенә борылды: – Ә сине танцыга чакырган идем, исеңдә түгелмени?
Ә дияргә дә, җә дияргә дә белмәгән ханымнар уйлары белән әллә
кайлардан урап кайтырга өлгергән арада, Фарсель җил-җил атлап, алар яныннан китеп барды.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

 

Теги: чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев