Логотип Казан Утлары
Повесть

Дулкыннар (дәвамы)

Гомер көзендә тормышны өр-яңа биттән язарга тырышу беркем өчен дә җиңел түгел. Инде һәркемнең күнегелгән үз гадәтләре, үз холкы, сагынып, искә төшерер кадерле кешеләре бар... Шулай да Фарсель дә, Венера да бер- берсендә таяныч күрделәр. Ни дисәң дә, йөрәкләр яралы булса да, канатлар парлы чакта, очарга җиңелрәк.

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Алтынчы дулкын
«Ялгыз авыр дулкын яруы»

– Фарсель абый, сүзебезне тагын сынаулар хакында дәвам итәргә теләр идек. Ир кеше өчен олыгаеп килгән көннәрендә сыңар канат торып калу һич кенә дә җиңел булмагандыр. Үзегез үк язганча, тормыш диңгезендә ялгыз гына дулкын яру бик авыр бит. Бәлки, менә шушы чорда булгандырул язмышның кара мәле, кара төстә чагылышы?
Әй, кыз бала!.. Кичәнең ахырында булса да, Фарсель абыеңның
авызыннан тормышның каралыгы турында зарлану ишетергә өметләнүең түгелдер бит?.. Күреп тора: чәчәк таҗы итеп киселгән җиде кәгазь кисәгендә – юбилярга әзерләнгән җиде сорау. Аларга беркадәр җавап табылган саен, таҗлар берәм-берәм кими бара... Тик үзе дә җиде кат күк, җиде кат җир арасында гомер кичергән адәм баласы өчен Яшәү бүләк ителгән икән, аның кайсы мәлен кара итеп күзаллыйсың? Югалтулар, сынаулар – болар
барысы да тәкъдиргә язылган сукмаклар, кара көеп утырудан гына үзгәртә торган түгел ләса... Салават күперендә кайсыгыз кара төс күрә? Күңел күзе сукырлар күрсә генә...
Ялгыз калуга килгәндә... Ул ялгызлыкны бүлешер, алда көткән
шатлыкларны да, авырлыкларны да уртак итәргә әзер кеше булды
янәшәсендә – беркемнән дә сер түгел. Шуңа күрә гомернең бу кишәрлеген күк төсендә дип бәяләсә, дөресрәк булмас микән... Җете кызыл чаклар уңган, зәңгәр хыяллар да еракта калган. Көзләр төсенә, бераз моңсу күк төсенә кереп барган чор бит бу...
Түбән Кама шәһәрендә яшәгән Венера ханым белән күптәнге танышлар иде алар. Фираяның үлгәненә нәкъ бер ел тулган көнне Фарсельнең эш урынына кулларына китап тотып, ике ханым килеп керде. Венера шушы китапның авторы Һәдия Хәбибуллина белән килгән, биредә Фарсель белән Венераның танышу тарихын бәян иткән хикәя дә урын алган икән – менә шуны бүләк итеп калдырырга дип сугылулары. Фираяның үлеме хакында
ишетмәгән булганнар – Фарсель кич белән үзләрендә хатынын искә алу мәҗлесе булачагын әйтеп, шунда чакыргач, бик аптырашта калдылар.
Шушы очрашу беркадәр вакыттан соң аларның тормышын төбе-тамыры белән үзгәртте дә куйды.
Фарсельнең: «Миңа да ялгызыма авыр, сиңа да җиңел түгелдер, Казанга кил, бергә яшик», – дигән тәкъдимен кырык кат үлчәүгә салгач, Венера, тәвәккәлләп, Түбән Камадан күченеп килде.
Бу фатирга беренче тапкыр аяк басканда, Айвазның – авыру егетнең үзен бик якын итеп калуы да сәбәп булды, ул да әнисез калгач, терәк- таянычка мохтаҗ иде. Венераның күз алдыннан китми ул көн: Фарсельнең чакыруына каршы килмичә, Һәдия апа белән фатирларына юл тотканнар иде, ишекне Айваз ачты. Әтисе кибеткә чыгып киткән икән, ханымнар, озаклап көтеп торуны яхшысынмыйча китәргә кузгалдылар. Шулчак Айваз: «Апа, китмәгез инде, әти хәзер кайта бит ул, китмәгез», – дип, күзләрен
мөлдерәтеп, Венерага төбәлде...
Яшьлектәге самими танышлыктан башланган сукмаклар беркөн килеп шулай бергә кушылыр дип, кемнәр уйлаган... Юкса, Фарсельне 1957 елда тәүге тапкыр күргәндә унбиш яшьлек кенә булган Венера егетнең исемен дә, төсен дә хәтерләп калмаган иде. Гаиләләре белән Пучыга күченеп килгәч, вакытлыча бер апа йортына фатирга кергәннәр иде. Бер кичне, бөтен бала-чага идәнгә тезелешеп йокларга җыенганда, фатир хуҗасының
туганы килеп керде, кунып китәргә икән исәбе. Идәндә аңа гына урын җитәрлек анысы, тик менә балаларның берсе дә читтә, аның янәшәсендә ятарга теләмиләр – ятсыналар. Фатир хуҗасы:
– Апаем, бик тәртипле егет ул, курыкма, ят, йокла, – дип үгетләгәч,
Венерага ничарадан бичара кыяфәттә читкә барып ятарга туры килде.
Икенче очрашулары Актанышта булган икән. Фарсельнең КДУның
башка студентлары белән бергә диалектология буенча практика үтеп йөргән мәле иде ул. Иңнәренә көянтә-чиләк асып, чишмәдән кайтып килүче кызны күрде дә: «Тамагым кипте, су эчерт әле», – дип, кызның артыннан иярде. Ул чакта да әле бер-берсе белән рәтләп сүз алышырга өлгермәгәннәр иде.
Өченче тапкыр сукмаклары Минзәлә аэропортында кисеште. Венерага Мәскәү янындагы ял йортына юллама биргәннәр дә, кызның Минзәләдән Казанга очарга җыенуы иде. Озата килгән әнкәсе:
– Кызым, моңа кадәр беркая да барганың юк, әйберләреңне югалта күрмә инде, сак йөр, – дип, үгет-нәсыйхәт биргән мәлдә, кемдер берәү кызның кулындагы чемоданын ялт кына эләктереп алды да самолётка таба йөгерде. Коты очкан ана: – И Ходаем, менә бит, хәзер үк алып киттеләр! Ни эшләп кенә бетәрсең,
– дип, ах-ух килергә тотынды.
– Самолётта тапмый калмам, борчылма, – дип, әнисен көч-хәл белән тынычландыргач, Венера да салонга кереп китте. Караса, түрдән берәү: «Венера, мин сиңа урын алдым, монда кил!» – дип, кул болгый. Исемен каян белгән диген...
Ул чактагы очрашулар – яшьлекнең сагынып искә төшерер матур
көннәре булып хәтердә калган. Бәйрәмнәрдә котлап шалтыратулар, сирәк- мирәк хәл-әхвәл белешүләр дә...
Байтак еллар үтеп, күпме сулар аккач, күпме җилләр искәч, тормыш юллары менә шул рәвешле кушылды да куйды. Олы йөрәкле Венера ханым Айваз исән чагында аның өчен чын-чынлап терәк булды, аһ-зар ишеттермичә, аны карады, тәрбияләде. Егет больницада яткан чакта, ике көннең берендә күчтәнәч тутырып, хәл белергә йөрде. Андагылар, кәгазь тутырганда: «Сез аның кеме буласыз?» – дип сорыйлар иде. «Мачеха», – дигән иде Венера, «Юк, мачехалар мондый больницага хәл белергә килеп
йөрми... Без сезне «мама» дип язабыз», – дип җаваплады шәфкать туташы.
Казанга күченеп килгәнче, җан җылысын үз кызына, оныкларына
биреп, алар белән бүлешеп яшәгән Венераның күңел түрендә башкаларга да җитәрлек мәрхәмәт бар иде. Түбән Камада элегрәк – шәһәр партия комитетында бүлек мөдире, соңыннан муниципаль институтта методист булып эшләп, лаеклы ялга чыккач, инде тыныч кына, үз көенә генә яшәп ятканда, мондый борылышлар булыр дип күз алдына китермәгән иде дә...
Гомер көзендә тормышны өр-яңа биттән язарга тырышу беркем өчен дә җиңел түгел. Инде һәркемнең күнегелгән үз гадәтләре, үз холкы, сагынып, искә төшерер кадерле кешеләре бар... Шулай да Фарсель дә, Венера да бер- берсендә таяныч күрделәр. Ни дисәң дә, йөрәкләр яралы булса да, канатлар парлы чакта, очарга җиңелрәк. Тормыш диңгезендә дулкыннарны ярып бару да җиңелрәк тоела.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев