Логотип Казан Утлары
Повесть

Фәйзулла (дәвамы)

– Теге кәкре танау нәрсә сөйли? – дип сорады. – Ул тагын Дүшәнбегә барырга куша. Белеп торам, әгәр дә без аның тәкъдимен кире каксак, бу йорттан исән-сау чыга алмаячакбыз. «Тагын да ике чемодан калды, шуны алып кайтыгыз», – ди. Сизеп торам, чемоданнарда юньле нәрсә түгел...

(Башыннан УКЫГЫЗ)

7

Ниһаять, көннәр дә җылытты, җиргә яз килде. Зилә туган якка – Башкортстанга кайту хәстәрен күрә башлады. Аның нинди юллар белән кулга билет төшергәнен Ходай үзе генә белә. Газап-кайгылардан, кеше мохтаҗлыгыннан да үзенә акча эшләүче бәндәләр бар бит. Соңгы елларда алар бигрәк күбәеп киттеләр. Аерым контейнер алып, әзме-күпме калган әйберләрне үзләре белән алып кайту турында уйлыйсы да юк. Булган акчаларын тиененә кадәр җыйгач, өчесенә билетка чак җитте. Ә Илдарны үзләренең фамилиясенә күчерү үзе бер газап булды. Ярый әле ришвәтчеләр бар. Кемгә күпме түләргә икәнен Зиләгә туп-туры әйттеләр. Теге йорт астында абыйлары белән бергә әтисе белән әнисенең дә вафат булганнарын, Зилә апасы белән Фәйзулла абзасыннан башка якын кешесе юклыгын әле бала гына булса да, малай да аңлый иде.

Зилә өйгә арып-талып кайтканда, ул көн дә сораштырып торды:

– Апай, ничек? Апай, булдымы? – дип өзгәләнде.

Фәйзулла белән Зилә: «Башкортстанга кайтабыз, улым, туган якларга», –  дип сөйләнгәч, ул:

– Ә минем дәү әни белән дәү әти янына кайтабызмы? – диде.

– Әгәр дә, улым, исән-сау кайтып җитсәк, дәү әниең белән дәү әтиеңне, һичшиксез, табарбыз, –  диде Зилә.

Юлга әзерләнү, төрле документ-кәгазьләр тутыру мәшәкатьләре артта калды. Тик фатирны гына сатып алырга теләүче табылмады. Чөнки Дүшәнбедә өй-фатирларын ташлап, безнең якка кайтучылар бихисап иде. Йортны бер таҗик дусларына калдырдылар. Яхшы кеше икән үзе.

– Туганнар, болай бөтенләй бушка була бит. Ичмаса, менә шуны алыгыз, – дип, бер капчык дөге белән бер капчык киптерелгән йөзем бирде. –  Мин үз илемдә, ничек тә ризык табармын. Сез исән-имин кайтып җитегез. Ходай насыйп итсә, дөньялар тынычлангач, бәлки, очрашырбыз да әле, – дип калды.

Иртәгә юлга кузгалабыз дип торганда, кичләтеп кенә фатир ишекләрен бер олы яшьтәге ханым шакыды. Гафу үтенә-үтенә, сүзен башлады:

– Якташларбыз икән, кичә генә белдем. Чиләбе ягына кайтасыз бугай. Минем сезгә кечкенә генә йомышым бар иде. Чиләбедә туганым яши. Шуңа әзрәк күчтәнәч, дару үләннәре җибәрергә иде исәп. Сеңлемнең авыру кызы бар, шуңа иде бу үләннәр. Үзем дә кайтарып килер идем дә, ирем менә бишенче ел инде түшәктә сырхаулап ята. Тора алмый, – дип, ара-тирә яшен дә сөрткәләп алды.

 Фәйзулла үзләренең ишек төбендә өелеп торган юл әйберләренә күрсәтеп:

– Үзебезнең дә йөгебез җитәрлек бит, апа. Менә бүген тагын бер капчык дөге белән бер капчык йөзем дә өстәлде, – дип санап китте. – Аннары безнең йөри алмаган гарип улыбыз да бар. Бик авырга туры килә, – дигәч, теге ханым:

– И яшьләр, яшьләр, сезгә бер капчык дөге нәрсәгә хаҗәт тә, бу йөзем нәрсәгә. Сатыгыз миңа, акчасын хәзер үк бирәм, – дип, куеныннан бер төргәк акча чыгарып өстәлгә салды. –  Ә менә шушы акчага Чиләбегә кайткач, үзегезгә күпме кирәк, шул кадәр ризык алырсыз. Анда азык-төлек бик очсыз, – дип, кире кагарга урын калдырмады.

Зиләнең чамалавы буенча, апа дөге белән йөземне ике-өч тапкыр кыйммәткә алды. Була бит кайбер кешеләр, йомышларын ничек кенә булса да, синнән үтәтә. Бу апа да шундыйрак, күрәсең. Зиләнең ай-ваена карамый, ике чемодан тоттырды.

– Менә монысы – әҗере, – дип, тагын акча өстәде. Зилә бу акчаларын алмаган да булыр иде, әмма Чиләбедән соң да кайтасы барын уйлап, ризалашты.

– Минем туганнарым вокзал янында гына тора. Мин аларга шалтыраттым. Сезне килеп төшү белән каршы алырлар. Менә шушы хатны да тапшырырга онытмагыз инде берүк, –  дип, Зиләгә хат та бирде. Ханым чыгып киткәч кенә, Зилә җиңел сулап куйды.

8

Юл газабы гүр газабы, дигәндәй, менә Чиләбегә дә якынлашып киләләр. Дүшәнбедә үк Зиләләр янына урнашып алган ниндидер ир кисәге генә, юл буе бер кәлимә сүз әйтмичә, тик боларны күзәтеп кайтты. Вакыт-вакыт югалгалап торды. Бигрәк тә теге хатын биргән чемоданнарны күзәтте. Моны Зилә хатын-кыз сизгерлеге белән аңлады. Шикләнсә дә, Фәйзуллага әйтеп тормады. Чөнки бөтен биштәр-капчыкларны алар Зилә утырып килгән урындык астындагы әрҗәгә тутырганнар иде. Шул сәбәпле, тиз генә тегеләй-болай урлап алып китәрлек түгел әле, дип, Зилә үзен-үзе тынычландырды. Шулай да йөрәге шикләнүдән сулкылдап куйды.

Юлда шулай инде: берәр тукталыш якынлаша башладымы, китә ашык-пошык әйберләр әзерләү. Бөтенесенә җан керә. Тыныч кына килгән балалар елаша башлыйлар. Бигрәк тә бер көтү чегән балаларын елата-елата, халыкның котын алып, шау-гөр килеп, вагоннан вагонга күченә башладылар. Юл өстендә караусыз торган төенчекләрне дә үзләре белән сыптыртып киттеләр. Чиләбегә җитәрәк халык шаулаша башлады, гүләп торган умарта күченә әверелде, диярсең.

Зилә дә әйберләрен барлап, теге ике чемоданны Фәйзуллага тоттырды. Үзе биштәрен аркасына асып, төенчекне кулына тотты. Илдарны да күтәреп алды. Тик әйберләр һаман калды. Ярдәм итешергә, әйберләрне күтәрешеп төшерешергә берәрсенең булышуын сорармын инде дип уйлап та өлгермәде, поезд, тәгәрмәчләрен сызгыртып, ах-ух килде дә, туктап калды. Әйберләр байтак шул. Зилә күзләрен шарландырып килгән теге ир кисәген бик өнәп бетермәсә дә, үзе теләп әйберләрне чыгара башлагач, ярдәмен кире кагарга какмады.

Әйберләрне төшереп, перронга аяк баскач, Зилә, ирексездән, тирән сулап куйды. Төнге салкын һава тынчу вагоннан төшкән кешеләргә шулкадәр саф, чиста, сулап туйгысыз тәмле тоелды. Зилә дә: «Их, үзебезнең Урал һавасы! Туган җиргә ерак булса да, үзебезнең һава – йөрәккә дәва шул», – дип уйлап та өлгермәде, яннарына фырт кына киенгән ир белән хатын килеп тә басты. Шунда ук алар:

– Исәнмесез, Зилә апа, ничек кайтып җиттегез? – дип, ни урысча, ни татарча дигәндәй, сораштыра да башладылар. Зиләләрне күзәтеп килгән ир кай арададыр әйберләрне куеп, юкка да чыккан. Ир белән хатын берберсен бүлдерә-бүлдерә, Зилә белән Фәйзулланың ничек кайтып җитүләрен сорашып, юл хәлләрен белештеләр. Зилә тәүдә аптырап:

– Бәй, мин сезне танып та бетермим бит әле. Кем дип әйтергә дә белмим,  –диде.

– Без сезне каршы алырга килдек. Әйдәгез, машина көтеп тора, – диде дә ир, кулларын селтәп, вокзалдан чит якка күрсәтте. Ул Фәйзулла кулыннан бер чемоданны алды һәм перронда торган биштәрне күтәрде. Яшь хатын Илдарны җитәкләргә чамалаган иде дә, Зилә:

– Юк, юк, әнә теге биштәрләрне алыгыз, – дип, калган төенчекләргә күрсәтте.

Илдарын чит кешегә ышанып тапшырамы соң Зилә. Бер баласын югалтты бит инде. Кабере дә чит-ят җирләрдә калды. Зиләнең күңеле әрнеп, йөрәге чәнчеште. Менә үзләре исән-сау булгач, туган якларга да аяк бастылар. Ә уллары мәңгегә читтә калды. Уфа тимер юл вокзалыннан бердәнбер чемодан белән чыгып киткән булсалар, егерме биш елдан артык вакыт узгач, кире Чиләбе вокзалына да шул ук бер чемодан белән кайтып төштеләр. Тик төенчек-биштәрләр генә күбрәк. Шушылай кайтып төшәрбез дип уйлаган идемени алар?!

Ярый әле, исән-сау монда кадәр килеп җитә алдылар. Әнә, кайбер кешеләрнең, таможня тикшерүе дип, хәтсез әйберләрен, зиннәтле алтын-көмешләрен дә алып калдылар. Бигрәк тә Казакъстан читендә. Ә Зиләләргә күз салучы да булмады, дияр иде, бер олы юан казакъ абзый гына: «Сезнекеме, сезнекеме?» дип, чемодан-биштәрләрне барлады. Фәйзуллага төртеп күрсәтеп: «Әтиегезме?» – дип сорагач, Зилә бик кыен булса да, баш кына какты. Гарип баласын күреп, Зиләгә бик бәйләнмәделәр. Исән булыйк, дип уйлап алды хатын. Исән булса башлар, мөлкәт табылыр. Аллага шөкер, әле икесенең дә кулыннан эш килә. Әзрәк туган-тумача ярдәм итсә.

Алар теге фырт кына киенгән яшь ир белән хатынга иярделәр. Менә Аллаһның рәхмәте. «Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына», дип сөйләнә-сөйләнә, каршы алучы ир белән хатынга рәхмәт укыдылар. Туган якларга исән-имин кайтып төшүләренә шатланган Зилә белән Фәйзулла үзләрен иярткән ир белән хатынның үзара шикле генә сөйләшүләренә дә, серле генә итеп бер-берсенә карашып алуларына да игътибар итәрлек түгелләр иде шул.

Тимер юлны товар вагоннары астыннан мүкәләп диярлек кисеп чыга-чыга, кара тиргә баттылар. Зилә үз гомерендә дә теге чемоданнар тоттырган хатын әйткән урамны таба алмас иде. Әле дә болар каршы алды. Илдар да, нишләптер, тынычсызлана. Зиләнең колагына пышылдап кына:

– Зилә апа, мин куркам, безне кая алып баралар ул? – дигәч, Зилә дә шомланып китте. Алдына-артына күз салгалый башлады. Алай-болай шикләнерлек бернәрсә дә юк кебек. Тик, йөрәккә шик бер кереп утырдымы, бетте. Ул үсеп зурая һәм үрчи.

Чынлап та, качып дигәндәй, кая баралар соң алар? Бөтен кеше тимер юл вокзалы алдына, автобус, такси торган якка чыгып китте, ә алар бөтенләй кире якка. Электровоз гудоклары, әле анда, әле монда яңгыраган радиодинамиклардан диспетчер  һәм  тимер  юлчыларның  үзара сөйләшкәннәре, әрләшеп кычкырышканнары гына ишетелә.

Эчне пошырып, яңгыр сибәли башлады. Дүшәнбедә әле җәй дәвам итсә дә, Уралда күптән кара көз шул. Безнең якның көзе Дүшәнбенең кышы кебек инде ул. Прожектор утлары һәм радиодан ишетелгән тавышлар артта калды. Зиләнең шомлануы артканнан-арта гына һәм ул, шикләнеп, сорап куйды:

– Еракмы әле? Бара торган йортны вокзал янында гына дип әйткәннәр иде безгә. Каршы алырга килгән хатын:  

– Юк, юк. Әнә, машина тора, – дип, караңгылыкка күрсәтте. – Хәзер барып җитәбез.

Килгән җирләре шәһәр чите икән. Өйләр биек коймалы. Күбесе беркатлы, ара-тирә икешәр, өчәр катлы бай-бай өйләр дә бар. Урам бик пычрак, шуңа да аяк киемнәре лычма су булды. Битләрне игәүләп, яңгырлы, суык җил исә. Хәтсез генә ара үткәч, алдан юл ярып барган ир туктап, тәмәке кабызды. Шул мизгелдә урамның теге башында машина тавышы ишетелде. Тәмәке кабызу шартлы бер хәбәр булды, ахры. Шул машинада түземсезлек белән Зиләләрне көтеп торучылар алар янына килеп тә җиттеләр. Зилә дә, Фәйзулла да моны искә алмады.

Машина ишеге ачылып китте. Әзмәвердәй бер ир арткы ишекне, багажникны ачты.

– Әйдә, утырыгыз, нишләп болай озак? – дип сорады.  

Хатын да, ир дә дәшмәде. Ә шофёр кайтарып сорамады. Чемодан-төенчекләрне багажникка тыгызлап-тыгызлап салдылар. Кысыла-кысыла, машинага төялделәр. Чемодан күтәреп, алдан атлаган яшь ир алга – шофёр янына утырды. Хатын Зилә янына артка урнашты. «Волга» машинасы тәүдә утырганда, бик кысан тоелса да, Фәйзулла Илдарны үз алдына алгач, бөтенләй иркенәйде.

Зилә һаман уйлана, һаман пошына иде әле. Бала күңеле дә тиккә генә шомланмый. Ах, Зилә ялгышты, нык ялгышты. Иң яхшысы – поезддан төшкәч тә, чемоданны кулларына тоттырырга да, котылырга кирәк булган. Аннан Уфага туп-туры кайт та кайт бит. Юк шул, имеш, күрсәткән адрес белән әманәтне илтеп тапшыралар. «Беркатлылык угрылыктан да яман» дип, урыслар юкка гына әйтмиләр шул. Алай дисәң, Фәйзулла белән Зиләнең аякларыннан тотып селкесәң дә, бер тиен көмеш төшмәс. Киемнәреннән үк күренеп тора. Нәрсә аласың алардан? Юлда да бит ачлы-туклы кайттылар. Ярый әле, теге күчтәнәч җибәргән хатын, йөзем белән дөгене алып, мул гына акча тоттырды. Аңа рәхмәт. Акчалары туган җирләренә кайтып егылырга җитәчәк. Әз-мәз булса да, күчтәнәч тә, бүләкләр дә алгаларга кирәк бит әле.

«Волга»га кереп утыргач, Зилә нишләптер артына борылып карады. Арткы тәгәрмәче чокырга төшү сәбәпле, машина алга китәлми торганнан соң, артка чикте һәм аның арттагы утлары бөтенләй яктырып китте, шунда Зилә поездда үзләре белән күршедә утырып кайткан теге шикле бәндәне күреп алды. Йөрәге бөтенләй «жу» итеп китте. Ул бәндә машинаны арттан этеп маташа иде. Машина кузгалып, урам буйлап чапса да, хатын тынычлана алмады. Кайда теге урам, кайда теге өй? Һич белерлек түгел. Юл караңгы, урам исемнәрен күреп тә булмый. Аллаһ сакласын, үтереп китәргә дә күп сорамаслар. Әзмени шулай кеше талап йөрүчеләр? Көпә-көндез үтереп китәләр. Әле төн. Белүче дә, күрүче дә булмаячак. Куркуы артканнан-артты. Машина һаман төрле урам-тыкрыклардан чаба да чаба. Әллә бер урамнан икешәр тапкыр үттеләр инде, белмәссең. Берникадәр вакыттан машина ниндидер бер тыкрык эченә кереп туктады. Бер бәләкәй генә авыл өе янына килгәннәр икән. Зилә тирә-якны чамаларга тырышып караса да, берни күрерлек түгел, дөм-караңгы. Машинадан төштеләр. Яңгыр һаман сибәли. Акрын гына искән җил үзе белән тимер юл станциясе тавышларын алып килә. Аның күңеленә, ничектер, рәхәт булып китте. Димәк, вокзал якында гына. Алай-болай була калса, бер ун-унбиш минутлык юл шикелле.

Зилә, курку-шикләрен эченә яшереп, тегеләргә иярде. Капка төбеннән үк эчтә эт өргәне ишетелә башлады. Тавышыннан ук билгеле, этләре бик усал һәм зур булса кирәк. Өйдә ут-фәлән юк. Әмма капканы тиз ачтылар. Көтеп торганнар, күрәсең. Сүзсез генә өйгә керделәр. Әллә ничә бүлмә аша үттеләр, гел аска төштеләр. Өй тыштан гына яртылаш җиргә сеңгән, бәләкәй булып күренә икән. Йортның әллә ничә бүлмәле һәм ишекләренең барысы да бикләнерлек итеп эшләнгән булуы Зиләнең шик-шөбһәләрен тагын да тирәнәйтте. Ул бу кешеләрнең кырын юлда йөрүче шикле бәндәләр булуына тәмам ышанды.

Бу йорттан тиз генә чыгып качармын, димә. Капкада – бозау кадәрле эт. «Ә?!» дигәнче ботарлап ташлар.

Шулчак каршыга мөлаем гына бер марҗа түтие чыкты. Үзен «тётя Маруся» дип таныштырды. Хәл-әхвәл сорашкан булды. Табын әзерләделәр. Зилә чемоданнарга ишарә ясап:

– Менә, әйберләрегезне исән-сау алып кайттык, – дигәч, Маруся түти йөгерә-йөгерә, төрле сый-нигъмәтләрне табынга куйды. Затлы рюмкаларга аракы койды. Үзенең рюмкасын күз дә йоммыйча, бер тында йотты.

– Исән-сау килеш, баеп кайта алганыгызны юыйк хәзер, – дип, табынын ачып җибәрде.

Зилә белән Фәйзулла күптән мондый бай табында булмаганга, тозлы кыяр, помидор, гөмбәләрдән авыз итәргә керештеләр. Маруся түти бик кыстагач, Зилә рюмкасындагы хәмерне бер генә кабып карады да кире өстәлгә куйды. Түти исә, такылдый-такылдый, кунакларын сыйлады.

– Ашагыз, ашагыз, кунаклар, хуҗа хәзер бер унбиш минуттан килеп җитә. Аның белән сөйләшерсез, – дигәне Зиләне тагын аптыратты. Ашаса да ашады, ашамаса да ашады Зилә. Шик-куркуын күрсәтмәс өчен генә ризыкларны капкалады. Тамак кайгысымыни, табында чак-чак утырды. Моны хуҗабикә дә сизде, күрәсең. Зиләгә куе, кайнар чәй ясады да, колагына пышылдап:

– Алай бик борчылмагыз, барысы да әйбәт. Барыгыз да сау-сәламәт булырсыз. Куркуың тышка ук бәреп чыккан, тынычлан, тегеләр сизмәсен, – диде.

Болай тынычландыру Зиләне бөтенләй куркытып җибәрде. Ул үзе өчен түгел, Илдар белән Фәйзулласы өчен хафаланды. Берәр нәрсә була калса, иренең хасталанып, яңадан урын өстенә ятачагы көн кебек ачык. Зиләләрне каршы алган ир белән хатын беркемгә дә игътибар итмичә, көлешә-көлешә, бер-бер артлы рюмкаларны бушаттылар да, күптән ризык күрмәгән кебек, ашарга ябыштылар.

Зилә дәшми генә өйне караштырды. Алар утырган бүлмәнең стеналарына калын-калын төрле бизәкле келәмнәр эленгән. Гаҗәп, тәрәзәләре юк. Шулай булгач, бу өйнең подвал өлеше була түгелме? Чынлап та, шулай шул. Алар өйгә кергәч, әллә ничә баскыч аска төштеләр. Әлбәттә, шулай. Өйнең базын нинди уңайлы итеп яшәргә яраклаштырганнар. Ә теге ишекләр кая алып керә икән? Анда нинди бүлмәләр? Ул шулай уйланып утырганда, ишектән озын буйлы, киң җилкәле, карчыга танаулы кавказ кешесе килеп керде. Бүлмәне авыр карашы белән сөзеп чыкты. Шуннан авызы тулы алтын тешләрен ялтыратып елмайды да барысы белән баш кагып, урысча исәнләште. Ул килеп кергәч, өстәл артындагылар барысы да диярлек үрә басып, бу карчыга танауны сәламләделәр. Ул Зиләләр белән аерым кул биреп күреште һәм үзен Гоша дип таныштырды. Юл хәлләрен сораштырды. Дүшәнбедәге хәл-вакыйгалар белән кызыксынды. Зиләнең күңеле урынында түгел, Гошаның бер сүзенә дә ышанмый, аңардан шикләнеп утырды. Шикләнмәслек тә түгел, хатын үзләренең язмышы шушы карчыга танау кулында икәнлеген йөрәге белән сизенде. Җитмәсә, бу кешедән ниндидер бер тискәре, авыр, күңелгә шом сала торган көч бөркелеп тора. Бигрәк тә күзләре усал, кешене үтәли тишә. Табындагылар яңадан сыйланырга керештеләр. Фәйзулла гына ризыкларны капкалап, чәй эчү белән мәшгуль. Уллары Илдар юлда арыган. Күрше бүлмәдә изрәп йоклый. Ярымачык ишек аша аның йомшак караватта чалкан ятканы күренә. Карчыга танау, Зиләгә борылып: – Ярар, юлчылар. Сез ял итегез, калганын иртән сөйләшербез, – дип, табын артыннан тора башлаган иде, Зилә аны туктатып:

– Безгә вокзалга барырга кирәк. Юл озын бит, Уфага кадәр. Егетләрегезгә әйтегез, безне озатсыннар иде. Сый-хөрмәтегез өчен рәхмәт. Без кунып тормыйбыз инде, –  диде.

– Юк, юк, сез арыгансыз, бүген ял итегез. Иртәгә әйбәтләп ял иткән баштан сөйләшербез. Иртәнге уй кичтәгедән яхшырак, – дип, ясалма елмайды Гоша.

– Сөйләшергә безнең әллә ни серебез дә юк. Әйтәсе сүзегезне әйтегез дә. Нигә иртәгәгә калдырырга? Безгә тапшырылган әманәтне исән-имин кайтарып җиткердек. Рәхмәт, каршы алдыгыз, сыйладыгыз. Безгә кузгалырга вакыт. Кем әйтмешли, юлдагылар юлда булсыннар, – дип әйтеп куйды Зилә катгый гына. Карчыга танау Гоша Зиләгә юри озаклап карап торды. Карашы авыр булса да, Зилә түзгән саен, ул җайлап сүрелде. Тора-бара гади бер карашка әйләнде.

Карчыга танау үз гомерендә беренче тапкыр җиңелде. Ул моны үзенчә бәяләде: «Йончыткан. Чемоданнарны Дүшәнбедә үк бу хатынга тапшыргач, ничә көннәр борчылу эчендә үтте. Ул да бит Зиләләр белән бер поездда кайтты. Бу хатын, чемоданнар эчендә нәрсә ятканын белсә, күптән ташлап качкан булыр иде, мөгаен. Рухи яктан көчле хатын. Карашы нинди бит әле, тик дөнья мәшәкатьләре белән бик нык таушалган. Чигә чәчләре дә агарган. Яшьрәк булса, белер идек тә без аны нишләтергә... Әйдә, ярый инде. Ни дисәң дә, чемоданнарны исән-имин кайтарып бирде бит. Олыгайта да хәзер, ни дисәң дә, алтмыш биш яшьне дә узды. Шуның уникесе Түбән Тагил лагерьларында узды. Әйе, олыгайтты».

Гоша торган җиреннән кире өстәл артына утырды да кесәсеннән алып, Зиләгә ике билет тоттырды.

– Менә сезнең Уфа билетыгыз. Ә менә монысы – сезнең юл әҗере, – дип, икенче кесәсеннән бер төргәк алып, өстәлгә куйды. – Монда биш мең...

Монысын бирмәсә дә була иде. Тик бу ике тинтәк бик ярлы киенгәннәр. Бөтен байлыклары бер чемодан белән берничә төенчеккә сыйган. Җитмәсә, гарип балалары да бар. «Әйдә, бездән булсын яхшылык», дип уйлап, хәйләкәр елмаеп, Гоша үзенең сүзен дәвам итте:

– Күреп торам, сезгә яшәве авыр. Шуңа да ярдәм итәргә телим. Алыгыз, ал, бу – сезнең хәләл акчагыз. Зилә тимер юл билетларын карарга кереште. «Нинди поезд, кайчан юлга кузгала? Бу Карчыга танау нигә бик юмартланды соң әле?» – дип гаҗәпләнде. Шунда билетларның тик унбиш көннән соң гына Уфага икәнлеге ачыкланды.

– Бу билетлар октябрьнең егерме җидесенә генә. Без унбиш көн буе биредә нишләп ятарга тиеш? Бу кадәр вакыт эчендә Уфага җәяүләп тә кайтып җитеп була. Юк, юк, рәхмәт, кунак иттегез. Акчаларыгыз да, билетыгыз да кирәкми. Безне хәзер үк вокзалга илтегез. Егетләрегезгә әйтегез, зинһар, безне озатсыннар.

Гоша һәр сүзгә диярлек басым ясап:

– Әйе, сез дөрес игътибар иттегез. Билетлар алдан алынган. Ә аңа кадәр сез яңадан Дүшәнбегә барып, калган ике чемоданны алып кайтырга тиешсез. Мин сезгә ярдәм итәргә генә телим. Аларны алып кайткач, өстәп тагын биш мең алырсыз. Аңлыйсызмы?

Зилә барысын да аңлады, бик яхшы аңлады. Каршы килсә, бу өйдән мәңге тере чыга алмаячагын да аңлады. Шулай да үзенчә нидер уйлап:

– Ярар, иртән сөйләшербез. Әлегә нык арыткан. Ял итәргә кирәк, – дигән сылтау белән сүзне иртәгәгә калдырырга уйлады.

Гоша үз чиратында:

– Бик хуп, бик яхшы, – дигән булды да җавапка канәгатьләнеп көлеп куйды: «Бу ике йолкыш кая барсын инде? Авызларын ачсалар – үпкәләре күренә. Әлбәттә, риза булачаклар. Риза булмасалар, улларыннан аерабыз. Көч белән. Юньле кеше үз баласы өчен утка да, суга да керә. Ә болар нәкъ шундыйлар. Тик ире генә әллә нинди йомыкый, дәшмәс. Әзрәк фазасы күчкән, ахры, Кеше белән бер дә юньләп сөйләшми. Түбәсе бушаган. Ярый ла, миңа димәгәе әллә кем булсыннар. Дүшәнбедә калган ике чемоданны алып кайтып бирсәләр, шул җиткән. Әйе, аны да кайтарып булса, кеше өлешенә ничек тыгылырга икәнен өйрәтер иде теге чегәннәргә». Наркотикларны Гоша гел шушы юл белән алып кайтты. Болай ышанычлы бит. Үзең читтән генә күзәтәсең, ә чемоданнар үзе кайта, бер куркынычы юк. Эләгә-нитә калсалар, юлаучылар үзләре гаепле. Без күрмибез дә, белмибез дә. Әнә, былтыр шулай ике партия героин «янды», ә без исән. Иң мөһиме: курьер-юлаучыларны дөрес сайлый белергә кирәк. Кеше күзенә бик ташланып та бармасыннар. Кызыксынучан да булмасыннар. Нәкъ менә шушы кешеләр кебек. Ир дип ияреп йөргән бабай да, аяксыз балалары да теләсә нинди кешедә кызгану хисе уята. Шулай уйланып, бераз сүзсез утырганнан соң, Гоша кинәт кенә китәргә булып, урыныннан торды. Әллә берәр ишарә булды, әллә вакытлары җитте, табында бер гамьсез ашап-эчеп утырганнар дәррәү торып, аның артыннан иярделәр. Барысы да итагатьле итеп кенә Зиләләргә тыныч йокы теләп, хушлашып чыгып киттеләр. Маруся түти табынны җәһәт кенә җыештырып алды. Йокларга урынны стена янында торган диванны зурайтып, икесенә бергә җәйде.

– Улыгыз күрше бүлмәдә йокласын, – дип, Илдарны йоклаган урынында калдырырга уйлаган иде, Зилә ризалашмады.

– Улым төнлә саташа, – дигән булып, үзләре янына алды.

Утны сүндереп йокларга яттылар. Өске бүлмәдә дыкы-дыкы килгән ниндидер музыка ишетелә. Зилә моны үзенчә яхшыга юрады. Тыңлап торсалар да, ире белән сөйләшкәнне ишетмәячәкләр. Йокларга яткач, Зилә иренең колагына акрын гына:

– Фәйзулла, ишетәсеңме? Без бер тәмугтан котылып, икенчесенә эләктек, ахры, – дип пышылдады.

Фәйзулла моны күптән сизенә иде, тик Зиләсе дәшми торганга гына сүзне башламады. Үз чиратында шулай ук пышылдап кына: – Теге кәкре танау нәрсә сөйли? – дип сорады.

– Ул тагын Дүшәнбегә барырга куша. Белеп торам, әгәр дә без аның тәкъдимен кире каксак, бу йорттан исән-сау чыга алмаячакбыз. «Тагын да ике чемодан калды, шуны алып кайтыгыз», – ди. Сизеп торам, чемоданнарда юньле нәрсә түгел: йә наркотик, йә шуның ише бүтән нәрсә. Кире һич барырга ярамый, кайтып җитә алмавыбыз бар.

Бераз сүзсез яттылар. Зилә эчтән генә үзен-үзе әрләде: нигә дип ул хатынның сүзенә ышанырга да, нигә дип ул чемоданнарны алырга булган? Ике миңгерәү. Хәзер нәрсә эшләргә? Шунда ул Фәйзулласының Чиләбедә укыганын исенә төшерде.

– Фәйзулла, син бит Чиләбедә икетуган абзыем бар, анда шуның ярдәме белән укыдым, дия идең. Адресларын беләсеңме? –  дип сорап куйды.

– Белүен беләм дә... Тик абзый пенсиягә чыккач, авылга кайтып китте. Ә уллары фатирларын Уфага алыштырды.

– Ел буе укыгач, бер танышың да калмадымыни? – дип өзгәләнде Зилә.

– Калуын калды да. Укып беткәнгә дә егерме биш елдан артык. Вася әллә анда тора, әллә бүтән урынга күчкән, кем белсен? Ә туры милициягә барсаң, ничек булыр?

Зилә кызып китеп, хәтта тавышын күтәреп:

– Әйе, анда сине көтеп торалар иде, ди. Бөтен документларың бит Русия чиген үткәч гаип булды. Кайда алар хәзер? Үзең дә белмисең бит. Аны кесәңнән генә алдырдың инде. Бу нинди хәерсез юл булды соң? Безгә гел кире килеп тора,  – диде дә мышык-мышык яшен коеп алды.

Яннарында уллары Илдар изрәп йоклый. Ара-тирә авызын чәпелдәтеп сөйләшеп тә ала. Аңа да дөньяның бозы-яңгыры берьюлы тиде шул. Шушы яшьтән әти-әнисез калып, аяктан яз инде. Исән-сау бу бәлаләрдән котылса, табибларга йөртәчәк, Ходай насыйп итсә, аякка да басар ул. «Мин үзебезнең йорт шартлагач кына, аяксыз калдым, элек йөгереп йөри идем», – дип сөйли бит.

Бераз тын яткач, Зилә кинәт:

– Кара әле, син вокзал тирәсен яхшы беләсеңме? – дип сорап куйды.

– Яхшы дип ни, әзрәк беләм инде. Тик аннан соң күпме гомер үткән. Карап торуга үзгәрмәгән кебек тә ул, бүтән тирәләре ничектер?..

Зилә дә ирен җөпләде:

– Шулай шул, СССР булып СССР таралды, вокзал гына инде кырыкка үзгәргәндер. Нигә бүген игътибарлап карамадык икән?.. Алар озак сөйләшеп яттылар. Таң алдыннан гына йокыга киттеләр. Иртәгесен аларны дөп-дөп басып, өй хуҗасы Маруся түти уятты. Зиләләрнең уянганын күргәч:

– Ну, йокының кирәген бирдегез, ә, – дип, ясалма гына көлгән булды.

Чәй эчеп алганнан соң, Зилә, җаен чыгарып, ишекләрне тарткалап карады, барысы да бикле. Селкенмиләр дә. Маруся түти үз эше белән мәшгуль арада өскә, икенче катка менеп китте. Тәрәзәләрдә тимер рәшәткә. Йорт алдыннан башка бер җир күренми. Ә йортта бозау хәтле эт арлы-бирле йөренә.

– Уйлама да, кызым, барыбер бу йорттан Гошадан башка чыга алмыйсыз, – дип, Маруся түтинең пышылдавына Зилә дертләп китте.

– Әнә, йортта нинди эт. Ә эт янында аңардан да яманрак ике аяклы эт саклый безне. Ул капка төбендәге мунча кебек бәләкәй йортта тора, – дип, Зиләне тагын да ныграк куркытты карчык.

– Ә сез кем соң? – дип, Зилә сорый гына башлаган иде, Маруся түти имән бармагын ирененә тидереп, «дәшмә» дигәнне аңлатты. Зиләнең нәрсә сорарга уйлаганын сизде, ахрысы.

– Мин дә сезнең кебек бер бәхетсез инде. Ирем хәрби кеше иде. Әфган сугышыннан наркоман булып кайтты. Аңа ияреп, малай да бозылды. Бөтен мал-мөлкәтне сатып бетерделәр. Ирем үлгәч, улым өйне дә сатып җибәрде, үзем больницада идем. Бернәрсәсез урамда калдым. Мин дә шул наркоман кебек, уколсыз тора алмыйм. Шикәр авыруы миндә. Йортны Гоша кешеләре сатып алган дип ишеттем. Ул мине жәлләп, шушы «төрмәгә» китереп тыкты. Беркая чыгып, бер җиргә барып булмый. Инсулин дигән даруны Гоша гына кайтарып бирә. Аны үземә үзем кадыйм. «Менә шуннан соң качып китеп кара инде. Туганнар юк, үзем авыру, кемгә хаҗәт мин?» – дип елый-елый сөйләде Маруся түти. Аны жәлләп, үзләренең дә шул көнгә калуларын аңлап, Зилә дә кушылып, яшь сыгып алды.

Бу марҗага Зилә ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Әллә куркытып кына сөйли, әллә чынлап та шулай. Их дөнья, бигрәк буталды бит. Ахырзаман якынлашуы шушыдыр.

– Ә капканы кем саклый соң?  – дип сорап куйды Зилә.

Маруся түти битен  алъяпкычы белән каплап, үксеп үк елый башлады.

– Сорама инде, улым саклый. Икәүләп саклыйлар. Бер көн – улым, икенче көнне – үзе кебек тагын бер наркоман. Шул бер доза наркотикка сатылганнар. Үземә үзем кул да салыр идем, тик гөнаһыннан куркам. Шулай булгач, кызым, минем хәлне үзең аңла, – дип, түти яшькә буылды.

Зилә аны юатып, бер сүз әйтә алмады, нужа йөгеннән сыгылган аркасыннан яратып сыйпап кына куйды. Зилә белән иренең борчылып, пыш-пыш сөйләшүләре Илдар улларына да тәэсир итте. Минутына әллә ничә сорау яудыра торган бала бүген бөтенләй тынып калды. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 08, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза повесть татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ай шул беркатлылыгы. Котыла ал, алслар ярар иде. Зур рэхмэт. Бик матур эсэр