Фәйзулла (дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

13

Фәйзулла, хатыны белән улы Илдарны машинага утыртып җибәргәч, җиңел сулап куйды. Исән-сау кайтып җитәрләр, Ходай боерса, дип юрады. Юлдан машиналар чаж да чож үтә тордылар. Җитмәсә, җил чыгып, яңгыр да яңадан сибәли башлады. Хәтсез генә торып, бөтенләй өшеп-туңгач, Башкортстан номеры танылып торган бер «горбатый» «КамАЗ» килеп туктады.

– Башкортстанга кайтырга иде, – дип, урысча сорады Фәйзулла. Шофёр елмаеп:

– Без дә шунда кайтабыз. Утыр җәһәтрәк, – дигәч, ир җитез генә кабинага үрмәләде.

Таныштылар. Шофер Николай исемле икән. Фәйзулла да үз исемен әйтте. Икесенең дә яшьләре бер чамадарак булгач, уртак телне тиз таптылар. Николай да сүзгә һәвәс булып, юлда сөйләшергә дип, гел юлчылар утыртып йөртергә ярата икән.

– Авызыңа су уртлап барсаң, ун чакрымнан төшереп калдырам, – дип, башта ук кисәтеп куйган иде, Фәйзуллага бер-бер артлы сорау яудырырга тотынды. Җавап биреп кенә өлгер.

– Нишләп, браток, бик пычраксың? Син әллә сукбаймы? Хәзергечә әйтсәк, бомжмы? Миңа үз гомеремдә кемнәрне генә утыртып йөрергә туры килмәде. Ә менә сукбайны утыртканым юк иде әле. Шуңа да сине бушка алып кайтам. Нишләп бу хәлгә калдың? Мөгаен, хатының куып чыгаргандыр. Әллә үзең чыгып качтыңмы? – диде ул, түземсезләнеп.

Фәйзулла кыскача гына сөйләп бирергә уйлаган иде дә, сүз бик озакка сузылды. Юл буе сөйләшеп кайттылар. Юлда Николай Фәйзулланы үз исәбенә ашханә-кафеларга алып кереп ашатты.

Николай үзе Белорет шәһәрендә корыч кою заводында эшли икән. Атнасына ике тапкыр шушы юлдан Чиләбе трактор заводына кирәк-ярак детальләр илтеп тапшыра.

Белоретка кайтып җиткәндә, ярты төн узган иде. Фәйзулла карышып торса да, Николай аны өйләренә алып китте. Машинаны гаражга урнаштырып, «вахта» машинасы белән Николайның өенә кайтып җиткәнче, таң да ата башлады.

Ашап-эчеп, юынып алуга, бөтенләй яктырды. Николай хатыны белән тормыйча, үзе генә яши. Шулай да хатыны янына баргалап йөри һәм ике баласын үстерешергә ярдәм итә икән. Николай Фәйзулланы үзендә бер-ике көн ял итеп китәргә кыстаса да, ул ризалашмады, мең рәхмәтләр әйтеп, кайтыр юлга чыкты. Николай хәтта аңа юлга дип, йөз сум акча да тоттырды. Фәйзулла аңардан Стәрлетамакка ничек тизрәк кайтып булуы турында сорашты. Николай Үрге Әүҗән аша кайтырга була, тик анда юл бик шәптән түгел, диде. Шулай да, Фәйзулла турыдан кайтырга булды.
«Кеше күрәчәген күрми, гүргә керми», – диләр, дөрес икән. Фәйзулланы да күрәчәге тарткан, күрәсең. Юл буендагы бер ашханәгә кереп, чәй булса да эчеп алырга уйлаган иде, юлда бер төркем яшь кенә салмыш егетләр очрап, Николай биргән йөз сумны да талап алып, бәргәләп киттеләр. Аларга Фәйзулланың аякларын көчкә өстерәп, алпан-тилпән килүе ошамаган. Әүҗәнгә бер «Беларусь» арбасына утырып барды. Тәмам өшеде. Әүҗәндә берәрсенә кереп, әзрәк җылынырмын инде, дип уйлаган иде дә авылның теге очыннан бу очына атлап килә-килә, тәмам җылынды.

Автобус тукталышында халык байтак кына. Ул да шунда барып басты. Озакламый автобус та килеп җитте. Шофёрга ул:

– Акча юк инде, туган. Бар акчаны калада яшьләр кыйнап, талап алып киттеләр. Мөмкин булса, утыртсагыз иде, – дип әйтеп караган иде дә, кайда ул, шофёр кеше якын да килмәде. Халык шау-гөр килеп утырып бетте. Автобус зәңгәрсу төтенен пыскыта-пыскыта кузгалып китте. Әмма күп тә үтмәде, автобус туктады. Шофёр егет тәрәзәдән:

– Әй, абзый, әйдә, нәрсә торасың, йөгер, – дигәч, Фәйзулла җәһәт кенә барып утырды. Шулай могҗиза белән Колгынага кадәр килеп җитте. Шофёр егет:

–  Агай, безне юлда хәзер тикшерәчәкләр. Әнә каршы очраган машиналар кисәтеп киттеләр, ачуланма, бүтән алып бара алмыйм инде, – дигәч, күп рәхмәтләр әйтеп, Колгына кибете янында төшеп калды.

Җәяүләп, авылның Эстәрле очына барып җитте. Тукталышта халык хәтсез генә. Теге автобуска сыймаганнармы, әллә яңа килгәннәрме, белмәссең. Ул төпченеп тормыйча, бер читкә барып басты. Ник бер машина туктап карасын. Туктаганнары да Фәйзулланың өс-башын күреп, кузгалып китү ягын карыйлар. Тукталышта кешеләр азайды. Көзге ачы җил җелекләргә үтә. Таякка таянып басып торган Фәйзулланың аяклары йөрмәс хәлгә килде. Ачыгудан эчендә бүреләр улый башлады. Ачлык аның өшүен тагын да көчәйтте.

Үкереп килгән тракторны Фәйзулла ерактан ук күрде. Шушы трактор да туктамаса, ул елап җибәрергә дә әзер иде.

«Килделе-киттеле киенгән бу адәм, бер эчкечедер, ахры. Юлга аркылы килә түгелме соң!» – дип, тракторын туктатырга ашыкты трактор йөртүче егет. Туктавын туктады, тик янында урын бер кешелек кенә икән. Шуңа да ашыгырга, юлда кул күтәреп торган хатыннан алдарак барып җитәргә тырышты ул. Ә хатын болай да арып, суыктан өшеп, нык хәлсезләнгән Фәйзулланы читкә этеп, тракторның баскычыннан беренче булып үрмәләп менеп китте. «Бу хатын утыргач та трактор кузгалып китәчәк һәм Фәйзулланың соңгы ышанычы, соңгы өмете челпәрәмә киләчәк» – шушы уйлар белән ул да аның артыннан менә башлады.

Шул мизгелдә әллә нәрсә булды. Әллә хатын үз итәгенә үзе басты, әллә бүтән сәбәптән, ул кинәт кенә артына борылды да янбашы белән Фәйзулланың битенә бәрелде. Бер аягы белән генә трактор баскычына баскан Фәйзулла тигезлеген югалтты. Инде егылам дигәндә, сул кулы белән теге хатынның итәге каплаган ишек тоткасын ябышты. Барыбер тигезлеген югалтып, трактор баскычыннан шуып төшә башлады. Ул ялгыш яртылаш диярлек хатынның итәген тартып төшерде. Эшнең нәрсәдә икәнен юньләп аңлап та өлгермәгән хатын чак басып торган Фәйзулланың битенә каты итеп китереп типте. Аны-моны көтмәгән Фәйзулла пычракка очты. Ул гына җитмәгән, яртылаш төшкән итәген рәтләргә дип, кире җиргә сикереп төшкән хатын, бөтен ачуын берьюлы чыгарып:

– Хәшәрәт, сукбай, берәдәк, сволочь... –  һәм тагын әллә нәрсәләр әйтеп сүгенә-сүгенә, шул ук вакытта ничәмә көннәр җыелган күз яшенә ирек биреп елый-елый, Фәйзулланы типкәләргә, дөмбәсләргә кереште...

14

Сания гаиләдә бишенче бала булып, 1971 елны дөньяга килгән. Олы апасы Зилә аңа ике яшь чагында ук кияүгә чыккан. Кече апасы да олы апасыннан соң озак тормаган. Ике абыйсы бер-бер артлы армия сафында хезмәт итеп, озак та тормый, «озын акча» артыннан Себергә чыгып киттеләр.

Солтан абзый белән Галимә җиңгинең иң төпчекләре булганга, Санияне алар курчак урынына уйнатып кына үстерделәр. Бик иркәләп боздылар дип әйтеп булмый. Хатын-кызлар белергә тиешле эшләрне Галимә апа Саниягә бәләкәйдән үк өйрәтеп, эшләтеп үстерде. Кирәгенчә белем дә бирделәр. Тагын укыйм дисә, укыталар иде, тик Сания генә кооператив техникумын бетергәч: «Бүтән укымыйм», – дип, кырт кисте. Аны Сибай каласына эшкә җибәрделәр. Өч елын шунда төрле кибетләрдә эшләп үткәрде. Җаен туры китереп, Уфага күчте.

Баштагы мәлләрдә кыенга туры килде Саниягә. Берничек тә пропискага керә алмый җәфаланды. Ничек итсә итте, анысын булдырды. Танышлары, туган тиешлерәк якташлары аша, бер кешесез калган ялгыз бер карт бабайга «кияүгә чыгып», пропискага керде. Кайсына ришвәт биреп, кайсын ресторанда сыйлап, ел буе җыйган акчасын шул пропискага керү өчен тотып бетерде.

Башкала, башкала инде. Эше тиз табылды. Әлеге шул кибет тирәсенә урнашты. «Кияүгә чыктым» дип исәпләгән картка үз куллары белән акчасын да, күчтәнәчен дә вакытында илтте. Бабайның кием-салымнарын юып, ай саен барып, бер бүлмәле фатирын да җыештырды. Әйдә, жәлмени?! Үзенә яхшылык эшләгән кешегә Сания теләп ярдәм итте. Үзе бер заводның тулай торагыннан урын алды. Әлеге шул танышлык белән инде. Яшьләр белән бергә күңеллерәк тә. Чынлап торып кияүгә чыгасы, гаилә корасы бар. Шуны уйлады кыз.

Еллар үтә торды. Кияүгә чыгулар гына һаман насыйп булмады. Ялган никах ясап, пропискага керергә ярдәм иткән карт, бөтенләй чирләп урынга яткач, аның бүлмәсенә күчте. Бабайны карады. Ашарга пешерде, керләрен юып, кирәк чакта, күршедәге бер абзыйны яллап, ваннада юындырды. Бик авыр булды чирле кеше белән бер бүлмәдә көн күрү. Ярый әле бабай озак ятмады. Аяктан егылып, алты ай узгач, дөнья куйды.

Шулай итеп, Сания Уфада бер бүлмәле фатирга бөтенләе белән хуҗа булып калды. Бабайның иске-москы әйберләрен чүплеккә түккәндә, документ, төрле кәгазьләр арасында үз исеменә язылган хат тапты. Хатта бабай аңа рәхмәтләр укыган. Үзен әтисе кебек караган өчен мең-мең саваплар теләгән һәм Сания исеменә саклык кенәгәсе дә калдырган. 

Анда әллә ни күп булмаса да, фатирны яңартып, өр-яңа җиһазлар алырга җитәрлек акча бар иде.

Тик кызга «җаныем» дип торган кеше генә табылмады. Егетләр булмады түгел, булды. Тик берсе дә аның күңеленә ятмады. Шуңа да ул һаман берүзе яши бирде. Кияүгә чыккан иптәш кызларының инде мәктәпкә йөри торган балалары да бар. Кыенсынды, әмма берсенә дә белдермәде. Берчак шул ниндидер ахирәтенең ире уенын-чынын кушып:

– Син, Сания, бик чибәрсең. Нишләп һаман кияүгә чыкмыйсың? Өйләнмәгән булсам, билләһи, үзем өйләнер идем. Авылда егетләр кәләшсез интегә, менә дигән чибәр кызлар шәһәрдә ирсез көн күрә. Их, дөнья, – дип әйткәнен ишеткәч, аңа каты итеп: – Син элек үз хатыныңны юньләп кара. Аннан сөйләрсең. Ирләр бит бездә дә ике хатын белән торалар. Берсе – хатыны, икенчесе – аракы шешәсе, – диде.

Кемдер Саниягә үзенең ирен Йоматау ял йортында очратуы турында сөйләгән иде. «Хәзер кыш көне ял йортларында авыл ир-егетләре күп була ул. Чөнки кышын авылда юньле эш бармыни? Шуңа да авыл халкы ял итә. Аларга ял йортларына юлламаларны кышын бирәләр», – дигәнне ишеткәч, Сания озакка сузмады. Беркемгә дә әйтми-нитми, еллык ялын алып, Учалы районындагы бер ял йортына китте.

Тик илдәге буталышлар белән дөньялар үзгәргән иде шул. Ярымбуш ял йортында «кайчан үтәр инде бу көннәр», дип, килеп җитмәс борын кайту көннәрен саный башлады.

Чиләбе каласыннан килгән Әкълимә түти белән сөйләшәсе сүзләр күптән беткән. Ул гына төбенә тоз коеп, сораша да сораша. Аптырагач, Сания иртә таңнан спортзалга китә йә китапханәгә бара башлады. Ә Әкълимә түтинең Саниягә карата бүтән уй-фикерләре бар иде. Танышып, бүлмәдә яши башлауларына өч көн дә үтмәде, Чиләбедә берүзе калган улы Рудикка шалтыратты:

– Тиз генә үз исәбеңә ял ал да, ару гына киемнәреңне киенеп, монда кил. Берсекөнгә ял йортының капка төбендә шул сәгатьтә көтеп торам, – дип хәбәр салды.

Рудик бик аптырады. Әмма әнисе кушканча эшләде. Ә Әкълимә түти ничек итсә итте, Рудигын күршедәге бүлмәгә урнашырлык итеп сөйләшеп, бер юллама тапты. Ярымбуш ял йортларына кайчан телисең, шунда барырга була. Әкълимә түти бик хәйләкәр. Акчаны жәлләмәде. Иң кыйммәт «люкс» бүлмәдән урын алды улына. Аны капка төбендә каршылап, кичкә кадәр диярлек күрсәтмәләр бирде. Әкълимә түти улын, шушы Сания дигән бик акыллы, төпле күренгән, иң мөһиме – авылда үскән кызга өйләндерергә карар кылды. Сәбәпләре күп инде. «Картаеп барган улы һаман гаиләсез. Юлдан язып бара. Күз-колак булу кирәк. Чак кына күз яздырдыңмы, аракысын да читкә куймый, үләнен дә тарта. Өйләнсә, акылга утырыр иде. Исән-имин булып, берәр баласы да туса». Шул бер бала җитәр иде аларга. Шулай итеп, Әкълимә түти улын ял йортына урнаштырды. Ә үзе Саниягә: – Монда бик ошап бетмәде, мөгаен, кайтырмын. Ял йорты килешмәде. Кан басымым күтәрелде, – дип, кайту ягын хәстәрләде. Тик ул кайтмады. Икенче корпуска гына күчте. Сания белән очрашмас өчен күп хәйләләр корды. Хәтта ашны да бүлмәгә генә китертте.
Әнисенең күрсәтмәләрен тотып, Рудик Сания белән тиз танышты. Ашханәдәге диетолог белән сөйләшеп, Әкълимә улын Сания утырып ашаган өстәл артына утыртуга иреште. Рудик та Сания алган ризыкларны алып, ул эчкән суларны гына эчте. «Әнисе улы» булса да, кеше белән танышып сөйләшү ягына болай оста гына иде үзе. Төскә-башка уй-хыялларына туры килеп бетмәсә дә, ял йортында кичке танцы-киноларга йөрергә кеше табылгач, Саниянең дә күңеле күтәрелеп китте. «Алдагысы ничек булыр, тәртибенә карарбыз», – дип уйлады кыз. Рудик сагызак кебек ябышып та бармады. Саниянең үтенечләрен берсүзсез үтәп, аның алдында өлтерәп торуы белән ошаса да, ничектер, ирләргә генә хас үҗәтлеге һәм төпле фикерле булмавы шикләндерде. Андый чакларда гел әнисенең сүзләре исенә төшә:

– Өйләнеп, кияүгә чыга-нитә калсагыз, иптәшегез, тормыш юлдашыгызны тулы булган гаиләләрдән сайлагыз. Әнисез үскән кыз-киленнән, атасыз үскән кияү-улдан Аллаһ үзе саклый күрсен, – дип әйтә иде ул. «Кешедә нинди тискәре яклар булмас, Саниянең үзендә юкмы андый сыйфатлар? Монысына гына түзәргә буладыр», – дип, үзен-үзе тынычландырды кыз. «Әнә, Дүшәнбедәге олы апасы Зиләнең ире тома ятим. Ә нинди матур яшиләр».

Шулай итеп, алар ял йортында вакытларын гел бергә үткәрделәр. Соңгы кичне Рудик Саниянең күзләренә карап, бергә булуларын үтенеп сорагач, бергә кундылар. Ә Рудик ир буларак бик дәрманлы түгел. Моны ул үзе дә алдан ук әйтте:

– Синең янда мин тәҗрибәсез бер сарык бәрәне инде. Хатын-кыз белән йоклавым да әле беренче тапкыр гына, – диюе дөрестер, ахры. Ә Саниянең сирәк-мирәк булса да, ирләр белән кунганы бар. Тик аны, үзе әйтмешли, бу «сарык бәрәне»нә әйтеп буламыни?

Ял йортыннан соң да очрашулар дәвам итте.

Рудик атна саен диярлек Уфага килеп торды. Бүләккә, чәчкәләргә акча жәлләмәде. Әллә кайдагы «принц»ларны көтеп утырып булмый бит инде, бер ел үтүгә Рудикның тәкъдименә Сания риза булды. Ул бер-ике тапкыр Чиләбегә барып кайтса да, бианай буласы кеше белән таныша алмады. Туры килмәде, йә эштә, йә командировкада булды. Ә чынлыкта исә, Әкълимә түти Гошадан әз-әзләп кенә, наркотиклар алып, чүпрәк-чапрак базарында таныш-белешләренә сатып, мыштым гына акча эшләде. Исем өчен генә Рудигын да бер кантурга эшкә урнаштырган булды. Аена җиде-сигез йөзгә йөргән була шунда, Рудикның килмәгән җире юк. Тик бер җитешсезлеге генә бар – карап тормасаң, наркоман кыз-егетләрне җыеп, оргияләр оештырырга ярата. Алла кушып өйләнсә, бу алама гадәтен ташлар, дип уйлады әнисе.

Туйны Уфада «Таң» кафесында үткәрделәр. Саниянең картайган әти-әниләренә туйга әзерләнеп, күп көч сарыф итәргә туры килмәде. Себердәге абыйлары туйга дип, акчаны төргәкләп кайтардылар. Әкълимә түти дә бердәнбер улына кысмырланып тормады. «Үзебезнең дин, үзебезнең милләт кешесе», – дип, бигрәк тә Саниянең әтисе белән әнисе шатланды. Фәйзулла кияү белән кызлары  Зилә туйга да кайта алмадылар, әнә. Дүшәнбедә сугыш, ачлык, ди. Туй шаулап-гөрләп үтте. Бик ясанган, төзәнгән бианасын Сания, өч көн ял йортында бергә булсалар да, танымады. Дөресрәге, Әкълимә түти үзе танытмаска тырышты.

– Сез, яшьләр, Чиләбедә яшәрсез, мин Уфада килен фатирында торырмын. Син, килен, һич шикләнмә. Фатирың үз исемеңдә булыр. Чиләбедән бизеп китсәгез, Уфага кайтып торырсыз, – дигәч, Сания берсүзсез риза булды. Ә Әкълимә түтинең бу җәһәттән үз планы бар иде. Чөнки аның базарда саткан урынын милиция хезмәткәрләре берничә тапкыр тентеп карадылар. Тик берни тапмадылар. Ярый әле этләре юк иде. Әкълимә түти күбрәк шул турыда уйлады. Исәбе – берәр җаен табып, тиз арада икенче урынга күчү. Менә җае да табылды. Өйләнгәч, малаеның да күз-колак булырдай кешесе бар. Барысын да уйлады Әкълимә түти. Килене дә үз каныннан – сатучы. Аны да җайлап кулга ияләштереп, акчалы сәүдә һөнәренә өйрәтер. Әлегә «Универсам» кибетенең бер бүлегенә урнаштырды.

Яшьләр матур гына яши башладылар. Тик нишләптер, хатын менә ике ел инде һаман балага уза алмый. Ә бит гомер дигәнең, атлап түгел, йөгереп үтә. Сания өлкә дәваханәсенә барып, иң атаклы гинекологларда тикшеренеп, бер атна тирәсе ятып чыкты. Күңеле тынычсыз булды. Юкка булмаган икән. Өенә кайтып керсә, чәчләре үрә торды. Өй эченең асты-өскә килгән. Табак-савытлар пычрак, күбесе ватылып ята. Идән-стеналарга карарлык түгел. Фатирдан әллә нинди исләр аңкып тора. Ире карават астында. Әллә йоклый, әллә исерек, аңларлык түгел.

Хатыны больницага киткәч, җай чыгудан файдаланып, Рудикның дуслары  җыелганнар иде. Үзләренең наркоман фахишәләре белән өч көн, өч төн оргия оештырып, Сания кайтыр алдыннан гына таралыштылар.

Елый-елый, ирен торгызырга тырышып караса да, Рудик тонган күзләре белән карап, әллә нинди бәйләнешсез сүзләр сөйләнеп ятты. Бүлмәләрдә буш шешә һәм шприцлар ауный. Аңлады Сания, барысын да аңлады. Уфага шалтыратып, бианасын кайтарды. Наркотиклар шаукымыннан һаман айный алмаган Рудикның килделе-киттеле сөйләнүеннән ачулары килеп, бәргәләп тә алдылар.

– Бүтән кабатланмас, әнием-бәгърем, гафу ит, –  дип, антлар итте улы.

Чынлап та, Рудик ару гына йөри башлады. Бигрәк тә Саниянең авырга калганын белгәч, йөгереп кенә йөрде. Әкълимә түти дә чиксез шатланды. Атна саен диярлек килеп, Саниянең хәлен белеп торды. Ә Сания, үз шатлыгына үзе исереп, берни белми яшәде. Бианасы башкалага наркотиклар сатарга ышанычлы юллар, клиентлар табып, яңа урында яңа көч белән элекке кәсебен башлап җибәрде. Зур-зур акчалар эшли башлады. Җаен таптылар бит. Этләр сизмәсен дип, бер-ике пакетны жәлләми, поезд вагоннары эчендә төрле җиргә сибеп чыгалар. Хәтта авызы ачыграк пассажирларның сумка-төенчекләренә дә сибәләр. Наркотик эзләргә өйрәтелгән этләр шунда буталалар, ялгышалар. Чөнки кайда гына карама, бөтен поезд, бөтен кешенең аяк киемнәреннән наркотик исе килә. Эзләп кара да, табып кара шундый хәлдә. Ис хәтта вокзал идәннәренә кадәр тарала. Ә милиционерлар шуны сизмиләр. Әз-әзләп ташысаң, кем белсен инде, йә шунда эштән бөтенләй миңгерәүләнгән берәр авыл иренә тоттырасың. «Ярдәм итегез әле, рәхим итеп», –  дип. Ярдәм итәләр, үзләре поездда саклап алып баралар. Ә эләксә ни – үзе гаепле.

Ниһаять, көткән вакыт җитте. Үзләренең районына кайтып, шундагы бала табу йортында табачакмын баламны дип хыяллана иде Сания. Бала тапкан хатыннар да: «Районда бала табу мең тапкыр җиңелрәк, табиблар да, шәфкать туташлары да бик миһербанлы, кешелекле. Синең өчен үлә язып торалар. Кайсы вакытта телисең, шул вакытта аша, эч. Чәйне инде, сөйләп торасы да юк. Яткан җиреңә китереп бирәләр. Кыскасы, бала табу шартлары – бер оҗмах», – дип сөйлиләр.

Бер уңайдан, әниләр янында да булырмын, саф авыл һавасы сулармын дип, вакыты җитәргә бер атна кала, Сания авылга кайтып төште. Кайтышлый ук әнисенең якын гына туганы Сабит абзасы белән сөйләшеп, больницага өч көннән соң килергә килештеләр. Әнисе белән әтисе бик шатланды. Өч көн кунак булгач, сөйләшкән вакытка Сания больницага барды. Анда:

– Әле, туганым, йөрисе вакытың бар, малайдыр, шуңа азрак көт, өеңдә генә ят. Тулгак тота башласа, китерерләр, – дигәч, ул янә әниләренә кайтты.

Төшкә таба әллә нәрсә булды. Санияне сагыш басты. Әллә нинди, аңлата алмаслык сагыш. Чыгып йөреп тә керде, юк, басылмый гына эч пошуы. Елыйсы да килә, күккә карап, авыз күтәреп, бүре кебек улыйсы да. Елап та булмый. Эч пошуы көчәйгәннән-көчәйде. Түзәр әмәл калмагач, әйберләрен җыйды да берничә йорт түбәндәрәк яшәгән классташы Римнәргә китте.

– Рим, зинһар ярдәм ит. Үтермә. Бүген ничек тә Уфага барырга кирәк, –  дип, чак әйтә алды.

Бергә үскән, бергә каз көтешкән күршесенә каршы киләме соң Рим?! Өч сәгать дигәндә, Санияне Уфаның тимер юл вокзалына китереп тә җиткерде. Сания бианасы янына да кермәде, такси яллап, туры Чиләбегә китте. Акчаң булса, Чиләбегә генә түгел, тәүлек эчендә Мәскәүгә кадәр барып була. Бу йөрәк нигә ашкына соң? Әллә Рудикка бер-бер хәл булдымы? «Әллә машинасын жәлли, әллә үзе тәҗрибәсез, нигә бу шофёр акрын йөри?» – дип, таксистны эчтән генә әрләп барды.

Сания кыңгырау төймәсенә басканда, өйдән көчле музыка тавышы ишетелә иде. Ишектәге «күз»дән караган Рудикның дус егете Феликс:

– Әһә, тагын бер карлыгач килде, әзерләнегез! –  дип, калганнарны кисәтте дә, ишекне ачып, Санияне кинәт кенә эчкә тартып алды.

Ишек шап итеп ябылды. Ару гына кәефләнгән ярымшәрә ирләр, хатыннар Санияне уратып алдылар. Бүлмә эченә үк, шау-гөр килеп, этеп диярлек алып керделәр. Түгәрәккә алдылар.

Сания аптырап һәм куркып:

– Рудик, Рудик, син кайда, болар кемнәр? Хәзер үк чыгып китегез, югыйсә милиция чакыртам, – дип, телефонны эзләде.

Телефон бөтенләй ватылып, трубкасы асылынып төшкән. Саниянең сүзләренә шаркылдашып көлделәр генә. Барысының да күзләре сәер, вәхши елтырый. Күз каралары бөтенләй зураеп, әллә нинди җанвар күзенә охшап калганнары да бар. Почмакта бер үсмер кыз елый-елый, үзенең шәрә тәнен көзгедән карап утыра. Кеше сыйфатларын югалткан наркоманнар арасына килеп эләгүен Сания аңлады, тик соң иде инде. Нәрсә эшләргә? Корсагы булмаса, белер иде дә бит, юк шул, корсакта туачак бала бар.

Саниянең гөл кебек җыештырып тоткан фатиры кеше ышанмаслык хәлгә төшкән. Карават, диван өстендә ярымсаташкан хәлендә әллә кемнәр ята. Бу Рудикның хатыны авылга китүеннән файдаланып оештырган чираттагы «ялы» иде.
Сания үзен пәри туена эләктем, ахры, дип уйлады. Ул Рудигын эзләде. Ә ире күренмәде. Аптырагач, нишләргә дә белмичә:

– Рудик, Рудик, –  дип ачыргаланып кычкырырга тотынды. Рудик хатынын ишетерлек хәлдә түгел иде шул. Ул татлы бер саташу белән саташып ята. Күзләре ярымачык. Түшәмгә текәлгән, телевизор караган кебек йә шаркылдап көлә, йә шыңшып елап ала. Шунда ниндидер бер адәм актыгы Санияне килеп кочаклады. Сания, кычкырып, бу хәшәрәттән ычкынырга тырышып чәбәләнә башлагач, Феликс аның кулларын артка каерып тотты. Җан ачу белән үзәк өзгеч итеп кычкыра башлаган Саниянең авызына ниндидер чүпрәк тыктылар. Тибенә башлагач, ак җәймәне уртага ертып, аякларын карават башына бәйләп, караватка салдылар. Аңнары томаланган адәм актыклары Санияне, менә-менә бала тудырырга әзерләнгән авырлы хатын итеп түгел, ә үзләре кебек бер наркоман хатын дип кабул иттеләр. Ә инде ачыргаланып кычкыруын һәм дулавын, артык доза кабул иткәннән дип уйладылар... Сания дуламаска кирәген аңласа да, эш үткән иде.

Үзе әле һаман Рудигын, «менә, менә кайтып керер дә, бу мәхшәрдән, бу мыскыллаудан коткарыр», дип уйлады. Авызга тыккан чүпрәктән тын алулары бигрәк читен, тамагы кипте. Җитмәсә, өздереп, тулгак тота башлады..

Менә хәзер бәйләгән кул-аяклар белән бала тудырып кара инде. Их, бу хатын-кыз башының сантыйлыгы! Әниләрендә авылда ятса, ни була иде инде?! Рудикка бер хәл булдымы әллә дип кайгыра бит. Эткә нәрсә булсын?! Кухняда ята, ахры. Тулгак тотмаган арада Сания шундый уйлар белән яшь түкте. Аңарда беркемнең дә эше юк. Барысы исерешеп, үз-үзләрен белмичә, идәндә ауныйлар. Инде ярты төн үтеп бара, ник берәрсе айнысын. Юк шул, тагын ниләр генә күрер газиз башы? Саниянең хәле бетте. Тын җитмәүдән манма тиргә батты. Тырыша торгач, ниһаять авызындагы чүпрәкне теле белән этә-этә төртеп чыгарды. Тын алуы бераз иркенәйде.

Югыйсә тын җитмәүдән ул әллә ничә тапкыр һушын да югалтты. Авыртуга түзәрлек түгел, кычкырып та булмый. Үләр чиккә җитеп сусады. «Мөгаен, шушында үләрмен инде», – дип уйлый башлады. Тагын тулгагы тотынды. Бөтен дөнья томан эчендә төсле тоелды. Авырту яңадан кабатланды. Ул үрсәләнеп көчәнә башлады.

Нәкъ шушы мизгелдә үзенең ике баласы, гаиләсе булган бер хатын айный башлап, нидер эзләнеп йөргәндә, Саниянең яртылаш туып яткан баласын күреп, нәрсәнедер исенә төшергән кебек тукталып калды, көч-хәл белән уйлый алырлык хәлгә килеп, баланы тартып алды. Югыйсә бала тончыгып үләчәк иде. Кулындагы баланың авызларын сөрткәләде. Кендеген өзеп бәйләде.

Ниһаять, газаплардан котылган Сания хәлсез тавыш белән:

– Су, – дип ыңгырашты.

Теге хатын кухня өстәленнән чынаяк алып чыгып, Саниягә тоттырды. Яшь ана иреннәрен чалшайтып елмайгандай итте. Теге хатын шунда гына Саниянең куллары бәйле икәнен күрде. Ул аның башын күтәреп, иреннәренә теге чынаякны терәде. Моңа кадәр аяк очында ни үле, ни тере яткан бала, Саниянең суга үрелеп кымшануыннан караваттан тәгәрәп төште. Һәм тирән тын алып, тамак ярып акыра башлады. 

Сания, бернәрсәгә дә игътибар итмичә, бер тында сыекчаны эчеп бетерде. Ул нәрсә эчкәнен аерырлык хәлдә түгел иде. Тирән тын алды да:

– Тагын, – диде.

Теге хатын аның кулларын чиште. Алып килеп тагын су эчерде. Сабый җир ертып акыра. Сания бер мизгел тик кенә ятты да торып басты. Баласына игътибар да итмичә, кухняга кереп, туйганчы тагын су эчте. Башы шаулап, әле генә эчкән сыекчадан исерә дә башлады.

«Исән чакта моннан чыгып качарга һәм бу фатирга мәңге әйләнеп кайтмаска» дигән уй башына сеңеп калган иде, шуңа хәле аяныч булуга карамастан, бу фатирдан ничек тә тизрәк чыгып китәргә теләде. Чыгып китешли нәрсәдер эләктерде. Үзенә бала табарга ярдәм иткән хатынның:

– Тукта, миңгерәү, балаңны ал, имез, – дип кычкырып калуы да аны исенә китермәде.

Наркоман хатын:

– Әзрәк айнысын, саф һавада йөреп керсен, аннан имезер әле, – дип, баланы шунда яткан иске-москы свитер-күлмәкләргә төреп, караватка кире салды... 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 08, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 24 август 2021 - 15:28
    Без имени
    Йорэк ярылырлык хэллэр.