Логотип Казан Утлары
Повесть

Кайту (дәвамы)

Мондый хәлне Тәнзиләнең беренче күрүе иде. Бөтен халык бергәләшеп елагач, һәр аваз җанны актарырлык булып ишетелде. Барлык елауларны берләштерерлек булгач, димәк, илгә килгән афәт тә бәләкәй түгел инде. Бөтен ил елыйдыр инде бүген. Соңгы кабат күрешәбез бит дип, күз яшьләрен түгәләрдер.

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

3

Сәгать тугыз тулуга авыл ирләренең фронтка китәргә риза булганнары кәнсәләр янына җыелып бетте. Хатын-кызлар да ияргән, кемнең хатыны, кәләше, әнисе, туганнары – барысы да килгән. Барысы да шом катыш моңсулык белән сабыр булырга тырышып басып торалар. Ара-тирә кешегә сиздермәскә тырышып сыктаган хатын-кыз тавышлары да колакка чалынып кала. Ирләрнең: «Елама, озакка түгел бит... Куып җибәрәбез дә кайтабыз...» – дип пышылдаганы ишетелеп китә.
Кәнсәләр авыл читендәге зур йортта урнашкан иде. Зур булса да, иске йорт инде бу, бүрәнәләре бөрешеп, какланып беткән, тәрәзә капкачлары – коба, түбә такталары күгәреп, зәңгәрсу-яшькелт төскә кергән. Аны ниндидер кулак йорты булган, дип сөйлиләр. Үзен Себергә сөргәннәр дә йортын кәнсәләр иткәннәр. Әллә кайчан инде, ул вакытта Тәнзиләнең теле дә ачылмаган чакта. Бу йортның утарында силсәүит атлары. Берничәү генә, әмма яхшы атлар, уйнаклап торалар. Аларны түрәләр тарантаска җигеп
йөри. Басу-кырга чыгармыйлар, бүтән эшкә җәлеп итмиләр. Йортның артына терәлеп диярлек янгын каланчасы тора. Анда бераз гына менеп карасаң, кәнсәләр эчендәге кешеләрнең нәрсә эшләгәне аермачык күренә, бары тик тавышлары гына ишетелми. Тавышсыз да кызык чаклар була. Кызганычы да...
Бераздан район үзәгеннән килгән ике полуторка кәнсәләр ишегалды янына туктады. Берсенең әрҗәсеннән өч хәрби төште. Кабинадагы офицер җыелган халык белән баш кагып кына исәнләште дә кәнсәләр баскычындагы трибуна шикелле җиргә менеп басты. Колхоз рәисе дә бригадир да аны көтәләр иде инде. Колхоз рәисе килүче белән күрешеп, нәрсәдер киңәшләшеп алды да сүз башлады:
– Хөрмәтле иптәшләр, кадерле авылдашлар! Барыгыз да белеп торасыз, илебез куркыныч астында. Мондый чакта безнең барыбыздан да корычтай тәртип, оешканлык, бердәмлек таләп ителә. Бөек җиңү хакына, туган илебез хакына үзебезне аямыйча көрәшү сорала...
Шунда төркемдәгеләрдән бер хатын кычкырып елап җибәрде, икенче яктан тагын берәү кушылды. Колхоз рәисе бер мәлгә тынып торды да сүзне озакка сузмаска булды:
– Без – дөньяда иң көчле дәүләт. Без җиңәчәкбез! Ә бүген авылдашларыбыз шушы шанлы җиңү юлын узарга чакырыла. Еламагыз. Кайгырышмагыз. Бу данлыклы юл. Авырлык килгәндә, үз Ватаныңа терәк була алу, һәр кеше өчен горурлык ул.
Аны сыек кул чабулар белән озаттылар да, сүзне район үзәгеннән килгән офицер алды. Ул да илдәге хәлләр белән беркадәр таныштырып үтте. Юатты. Дәрт өстәргә тырышып, берничә сүз әйтте һәм эшнең асылына күчте.
– Бүген без сезнең авылдашларны шанлы юлга – Ватаныбызны
илбасарлардан чистартырга чакырабыз. Хәзер мин исем-фамилияләр атармын, исеме чыккан ир-егетләр менә бу якка сафка тезелерсез.
Халык тынып калды. Хәтта бая күз яшьләрен тыялмаган хатыннарның да тавышы басылды. Офицер кулындагы кәгазьгә карап, фамилияләр укый башлады.
– Аркадий Аверченко.
Биштәр аскан таза гәүдәле ир офицер күрсәткән урынга килеп басты.
– Георгий Абазадзе.
Битен сакал баскан ир дә теге урынга юнәлде.
– Әхмәтгәрәй Әминев.
Әхмәтгәрәй, егерме биш яшьләр тирәсендәге ир, янында басып торган хатынын кочаклап үбеп алды, аннан соң дүрт яшьләр тирәсендәге кызын күтәреп сөйде. Инде китәргә омтылгач, кире борылып, хатынының эчен сыпырды. Хатыны авырлы иде. Шуннан соң күрсәтелгән урынга юнәлде.
Офицер инде ул арада тагын бер фамилияне әйтеп өлгергән иде. Бу юлы эндәшүче дә, хәрәкәтләнүче дә күренмәде. Кешеләр бер-берсенә карап чыш-пыш килгән арада, офицер, түш кесәсеннән ручка алып, кәгазьгә ниндидер билге куйды да чираттагы фамилияне атады. Шул рәвешле офицер бик күп фамилияләрне барлап чыкты. Ул инде хәзер тизрәк укый иде. Биштәрлеләр дә ияләшә төште, исеме чыгу белән ялт итеп урыннарына барып бастылар. Тезелергә кушылган урында кеше бик күп җыелды, биштәр күтәреп килүче ир-егетләрнең барысы да диярлек
шунда күчеп бетте. Шулай да ул атаган кешеләрнең монда булмаганнары да хәтсез генә иде. Офицер берни дә әйтмәде, кәгазенә билге куеп барды.
Исемлекне әйтеп чыккач, офицер авыл түрәләре ягына борылды.
Нәрсәдер сөйләшеп алдылар. Исемлеккә төртә-төртә киңәшләштеләр. Аннан тагын халыкка эндәште.
– Исем-фамилиясе әйтелми калган ир-егетләр бармы?
– Бар, бар! – диештеләр ирләр кулларын күтәреп. – Монда.
Шундыйларның берсе янында торган хатын иренең авызын учы белән каплады да нәзек кенә тавыш белән:
– Юк, юк! – дип кычкырды.
Тәнзилә пырхылдап көлеп җибәрде. Башкаларның да ирен читенә елмаю кунды.
– Сез менә монда җыелыгыз, – диде офицер, читтәрәк торган хәрбиләргә ымлап. – Хәзер сезнең исем-атны язып алырлар.
Хәрбиләрнең берсе исемлек төзергә кереште, калган икесе исеме чыккан ир-егетләрне читкәрәк алып китте. Алар халык төркеменнән берничә метрга аерылып, саф булып тезелеп бастылар.
– Солдатка китүчеләр белән хушлашу өчен унбиш... – Офицер сәгатенә карап алды да дәвам итте, – юк... ярты сәгать вакыт бирелә.
Моны ишетүгә хатын-кызлар солдатка китәчәк ирләр ягына ташланды. Җыелган халык саегып, сирәкләнеп калды. Бераздан исемлек төзүче хәрби дә эшен бетерде һәм биштәр күтәреп килүчеләрнең барсын да читтәрәк торган сафка илтеп кушты.
Кай арададыр солдатлар янында Тәнзиләнең ахирәтләре пәйда булды. Аркаларына биштәр аскан Наташа, Ольга, Катя солдатка китүче ирләр янына килеп бастылар да горур кыяфәт белән тирә-яктагыларны күзәттеләр.
– Сез нишләп монда торасыз? – диде хәрби кеше аларны күреп алгач.
– Барыгыз әле әнә тегендә.
– Юк, без сугышка китәбез! – дип чатнатып җавап бирде Наташа.
Хәрби, көлемсерәп, һәркайсына күз йөгертеп чыкты да:
– Бу юлы сезне алмыйбыз, – дип җитди җавап бирде. – Повестка килгәнен көтегез. Әлегә сез авылда кирәгрәк.
– Ә сугыш бетсә? – дип авызын бөрештерде Ольга. – Безнең дә җиңүче буласы килә.
– Әйе, – дип кушылды Катя. – Без үзебез барабыз сугышка! Сез безне машинага гына утыртыгыз.
– Юк, – хәрби көлеп җибәрүдән үзен көчкә тыеп тора иде бугай. – Сез кайтыгыз. Повестка көтегез. Ул тиздән килер.
– Көтмибез! – дип кистерде Наташа. – Бүген китәбез. Сугыш беткәч, безгә повестка кирәкми. Хәрби авыр сулап куйды да ары атлады. Бераздан Наташаның әнисе кызлар янына йөгереп килеп, Наташаның җилкәсеннән эләктереп алды:
– Син монда нишләп йөрисең?
– Сугышка китәбез.
Ана кызларга күз йөгертеп чыкты. Бер көләргә, бер тиргәргә итте. Ахыр чиктә үзен кулга алды, тыныч, әмма кире каккысыз катгый тавыш белән:
– Барыгыз, өйгә кайтыгыз! – диде.
Хушлашучыларны күзәтү җан өзгеч күренеш иде. Колхоз рәисе белән офицер «данлы юл, горурлык» дип дәртләндерергә тырышса да, Левитан инде кичәдән бирле фронттагы хәлләр белән таныштырып тора һәм эшләрнең горурланырлык түгеллеген күпләр аңлый иде. Фашистлар коточкыч тизлек белән алга бара, Кызыл Армия чигенә, зур-зур шәһәрләрне дошман кулына калдыра. Мондый хәлләрдә данга да, горурлыкка да урын
юк, монда бары тик үлем генә хакимлек итә иде.

Әнә тегендә бер ир чүгәләп, ике баласын кысып кочаклаган да тынып калган. Ул сулыш та алмый шикелле. Бары тик күзләреннән аккан яшь кенә тасмалардай яңакларына шуып төшкән. Янында басып торган хатыны да аларга карап тавыш-тынсыз гына сулкылдый. Рәссам булсаң, картина язарлык мизгел. Ирнең үлемгә китүен икесе дә аңлап тора. Бу тиклем дәһшәт булып килгән сугыштан исән кайта алуың бер могҗиза сыман тоела. Ил бәхете хакына үзләрен корбан итәргә җыенган кешеләрнең соңгы
хушлашуы. Тавыш-тынсыз, сүзсез бәхилләшү. Хәтта күз яшьләре дә юаш кына, язмышка буйсынып аккан сыман тоела...
Якында гына бер кыз сөйгәненең якасыннан тотып җилтерәтә, үзе күз яшьләренә буылып ялвара:
– Китмә!
Тәнзилә ул кызны белә. Ләйсәния ул. Медпунктта эшли, ә егете – Ревмир исемле. Клубта эшли иде. «Әпә кино» килгән чакларда бала-чаганы кертмиләр, ә Тәнзиләне Ревмир уздырып җибәрә торган иде. Менә бүген ул да биштәр аскан... Соклана иде Тәнзилә аларга, шулкадәр матур парлар булыр икән, болар бит бер-берсе өчен генә яратылган, дип уйлый һәм үзенең сөйгән кешесен күз алдына китерергә тырышып карый, тик берни дә килеп чыкмый иде.
– Китми тор... Өч кенә көн калды бит...
– Кайткач, бәгърем, кайткач... – дип юатырга тырыша Ревмир.
– Өч кенә көн! – Ләйсәния, әйтерсең, аны ишетми. – Өч кенә. Минем хакка. Карынымдагы сабыең хакына... Китмә...
– Шулай кирәк, бәгърем.
Ләйсәния тагын ярсып, Ревмирның якасына үрелә. Җилтерәтә.
– Илең генә түгел бит синең... – ди ул үртәлүнең чигенә җитеп. –
Сөйгәнең дә бар бит. Мин дә бар. Карынымда балаң да бар... Хет бер тапкыр тыңла сүземне... Илең генә түгел бит...
Һәм ул сөйгәнен читкә этеп җибәрә дә офицер каршысына килеп
баса:
– Иптәш офицер, зинһар өчен бүген алып китмәгез Ревмирымны. Өч көнгә генә калдырыгыз. Өч көннән безнең туй булырга тиеш иде. Кунаклар да чакырылган иде. Ә ул китә. Калдырыгыз өч көнгә генә, ә... Хатыны булып калыйм... Өч көнгә генә китми торсын. Аннан соң барыр. Беркая да качып китми бит ул. Иптәш офицер, сез мине ишетәсезме?
Офицер уңайсызлана. Күзләрен яшерергә тырыша. Тик үзен кулга ала.
– Ярамый.
– Ничек ярамасын? Өч кенә көн бит ул!
– Кайткач, туй ясарсыз, – дип дәртләндерергә тырыша офицер. –
Кайткач...
– Иптәш офицер... – Ләйсәния ярсып, хәрбинең изүеннән эләктерә дә, куллары салынып төшә. Ул хәлсез адымнар белән Ревмиры ягына атлый, егет инде янына килеп җиткән, кыз аның муенына асылына да сулкылдап еларга керешә. – Кайт, кадерлем. Бөтен үлемнәргә үч итеп кайт. Мин сине көтәрмен. Мин сине үлгәнче көтәрмен!
Һәм аның куеныннан кинәт арынып, кесәләрен капшый башлый,
беркадәр шулай мәшәләнгәч, шакмаклап киселгән марля кисәге тартып чыгара.
– Менә! Бу сине саклап йөртәчәк. Кайткач, улыңа имезлек ясап
каптырырсың.

Марля кисәген үбә дә Ревмирның кулына тоттыра, егет аны шундук түш кесәсенә тыгып куя һәм сөйгәнен кочаклый:
– Кайтачакмын, Ләйсәния. Син көт... Сез көтегез...
Ләйсәния бераз тынычланып кала һәм кинәт килгән ярсу белән
Ревмирның муеныннан кысып кочаклап, иреннәреннән үбә, бөтен булмышы белән егетенә сарыла. Бер-берсенең тән җылысын, җан җылысын, мәхәббәтен сеңдерергә теләгәндәй, шул халәттә катып калалар.
– Биш минут вакыт калды, – дип кычкырды хәрбиләрнең берсе. – Биш минуттан сафка тезеләбез.
Бу сүзләр хушлашучыларны тагы да җанландырып җибәрде. Алар
әйтәсе сүзләрен әйтеп калырга, теләкләрен теләп бетерергә ашыкты. Әмма мондый чакта вакыт бик тиз үтә. Һәм офицерның көр тавышы яңгырады:
– Тезелеп басарга!
Ир-егетләр тезелеп баскач, офицер аларны карашы белән генә санап чыкты да:
– Машиналарга! – дип боерды.
Сугышка китүчеләр машина арбасына менеп басты. Утырырлык чама юк, әле баскан килеш тә көч-хәл белән сыешып беткәннәр иде. Халык арасында елаган, кычкырышкан, теләк теләгән авазлар көчле шау булып яңгырап торды. Машиналар кузгалып киткәч, төркем беркадәр алар артыннан ияреп барды. Бераздан кычкырышу авазлары күмәк кешеләрнең берләшеп елавына әверелде. Елау авазлары Тәнзилә өчен яңалык түгел иде. Ул аларны кечкенәдән ишетеп үскән. Кайда гына булсаң да, кинәт бер почмактан кемнеңдер елаганы ишетелә. Иртә таңда да, көндезләрен дә, кара төннәрдә дә. Хатын- кызлар елый. Кемнеңдер баласы үлгән, кемнеңдер ирен алып киткәннәр,
кемнеңдер тагын бүтән төрле кайгысы бар. Аларына күпмедер дәрәҗәдә күнегелә дә инде. Чөнки бу авылның күз яшьләреннән өзелеп торганы юк. Ләкин мондый хәлне Тәнзиләнең беренче күрүе иде. Бөтен халык бергәләшеп елагач, һәр аваз җанны актарырлык булып ишетелде. Барлык елауларны берләштерерлек булгач, димәк, илгә килгән афәт тә бәләкәй түгел инде. Бөтен ил елыйдыр инде бүген. Соңгы кабат күрешәбез бит дип, күз яшьләрен түгәләрдер.
Кешеләрнең мондый халәтен күзәтү рәхәт түгел иде, Тәнзилә кәнсәләр яныннан китте дә елга яры буйлап атлады. Шактый ераклашса да, елау авазлары һаман колагында чыңлый иде әле. Кинәт кыз урманга китүчеләрне исенә төшерде. Алар гына еламыйдыр бүген. Ләкин аларның еламавы бәхет түгел, ә бөтен халык елавына, бөтен илнең күз яшьләренә хыянәт итү кебек тоелды. Яхшы түгел инде барыбер. Кыз, әлбәттә, аларны аңлый
иде. Ул үзе дә шундыйрак язмыш кичергән, аларча фикер йөрткән һәм ниндидер үзгәрешләр көткән кеше иде. Сугышны шатланып каршылавы да батырлыклар кылып калу ниятеннән түгел, ә тормыш рәвешенең үзгәрүен өмет итүдән иде. Кем белә, яңа власть килсә, бәлки, әтисен дә азат итәрләр, әнисе дә гел күзәтү астында булмас...
Әлеге хисләренең хаклыгын дәлилләргә теләгәндәй, Тәнзиләнең уйлары үткәннәргә юлланды, фаҗига башланган көнгә кайтты. Тәнзилә өчен ул әтисен алып киткән мәлдән башланды...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 06, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев