Логотип Казан Утлары
Повесть

Кайту (ахыры)

Поезд инде тизлеген арттырды. Вагон ераклаша барды. Ничек кенә шәп йөгерсәң дә, ул ераклаша иде. Бераздан әтисенең сүзләре дә ишетелмәс булды. Бары тик аның бер сүзе генә Тәнзиләнең колак төбендә яңгырап калды: - Кыз-зым!... Мин фронтка китәм... Мин кайтырмын...

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

15

Эштән кайтуларына капка төбендә дүрт полицай көтеп тора иде.

Күреп алу белән каршыга килделәр дә бер сүз әйтеп тормастан, ике яклап

култыклап, Тәнзилә белән әнисен кәнсәләр ягына алып киттеләр.

- Җибәрегез, нәрсә эшлисез сез?

Әнисе карышып чәбәләнеп караган иде, файдасы тимәде, кулларын

ныграк каерып тоттылар да аякларын җиргә тидерер-тидермәс күтәреп бара

башладылар.

- Җибәрегез әнине! - дип кычкырды Тәнзилә. – Авырттырасыз бит,

күрмисезмени?

- Ачма авызыңны, маңка! - Полицайларның берсе йодрыгы белән

аның авызына тондырды. - Тагын бер сүз ычкындырсаң, атып үтерәм.

Шулай да әнисен култыклап кына бара башладылар. Кәнсәләргә

барып җиткәнче, беркем берсүз әйтмәде. Бары тик полицайлар гына үзара

мыңгырдашты:

- Читтән караганда, бер гөнаһсыз кебек кыланалар, ә үзләре...

- Урманнарда кызыл армия калдыклары йөри, диләр. Бәлки, шулар

белән бәйләнеш тоталардыр.

Кәнсәләргә җиткәч, полицайларның берсе сакта торган немец

солдатына хәлне аңлатты. Тегесе эчтәге сакчыга нәрсәдер кычкырды.

Бераздан кәнсәләр эченнән немец солдаты чыкты да аларны комендант

бүлмәсенә озатып куйды. Полицайларның өчесе тышта калды, берсе генә

алар белән узды.

- Тентү вакытында яшереп куелган пистолет таптык, - диде полицай. -

Менә сезнең хозурга алып килдек.

Тәнзилә инде күңеле белән немец режимын кабул итеп бетергән кебек

иде. Әмма үзләре эштә чагында полицайларның өй-кураны тентеп йөрүе

сәер тоелды. Күз алдында яткан нәрсә булса - бер хәл, яшереп куелган

әйберне тапканнар бит әле.

Комендант Саша полицайлар биргән пистолетны кулында әйләндерә-

әйләндерә ана белән кызны күзәтте.

- Сәндерәдә печән астына яшерелгән иде, - диде полицай. - Кызыл

армия арсеналыннан.

- Рәхмәт, - диде комендант. - Барыгыз, эшегезне дәвам итегез.

Полицай "Һайл Гитлер!" – дип, кулын күтәрде дә кырт борылып

чыгып китте. Ә комендант дәшми-тынмый гына пистолетны кулында

әйләндерүен белде. Шул рәвешле бераз утыргач, Тәнзиләнең әнисенә

төбәлде:

- Кайдан килгән бу? Ник тапшырмадыгыз?

Әнисе иңнәрен генә җыерды:

- Белмим, беренче тапкыр күрүем.

- Аны мин алып кайттым, - диде Тәнзилә. - Олы юл буйлап, кызыл

армия чигенә иде. Көтмәгәндә, бер самолет килеп чыкты да аларны кырып

салды. Самолет киткәч, мин яңадан олы юлга чыгып, солдатларның

биштәреннән икмәк алдым, берсенең пистолетын да эләктердем. Алар ыгы-

зыгыдан арынганчы, авылга йөгердем. Кайткач, әни күрмәсен дип, сәндерә

түбәсенә яшереп куйдым.

Комендант аңа сынап карап торды.

- Икмәк кенә алдыңмы? Ә нигә тушенка алмадың?

- Белмим, - дип чатнатып җавап бирде кыз. - Курыктым мин. Икмәк

булгач, җитте дип уйладым. Актарынып торсам, солдатлар ут ачар кебек

тоелды.

Комендант аңа озак кына текәлеп торды.

- Ә пистолет сиңа ни өчен кирәк иде?

- Атып карыйсым килде.

- Аттыгызмы?

- Юк. Бер тапкыр да.

Комендант кычкырып көлеп җибәрде. Һәм Тәнзиләнең әнисенә

борылды:

- Сез кайта торыгыз, ә без кызыгыз белән сөйләшеп алыйк. - Әнисенең 

йөзен курку каплаганын күреп елмайды. - Юк, юк, борчылмагыз, бар да

тәртиптә булачак.

Әнисе теләр-теләмәс кенә чыгып китте, аның шиге барыбер

таралмаган иде.

- Менә нәрсә, Тәнзилә, - диде комендант җитди итеп. - Әгәр син

пистолеттан яки автоматтан атып карарга телисең икән, менә дигән

мөмкинлек бар. Мин сине яшүсмерләрнең хәрби мәктәбенә урнаштырам.

Анда син иң кирәкле һөнәрләргә өйрәнеп, чын солдат булып чыгачаксың.

Тәнзилә ни әйтергә дә белмәде. Кызыктыра иде, әлбәттә. Тирә-якта

сугыш барган чакта һич югында үз-үзеңне, якыннарыңны сакларлык

дәрәҗәдә генә булса да, хәрби һөнәрне үзләштерү зыян итмәс иде. Тик

әнисе ни әйтер бит әле? Хәер, комендант куша икән, әнисе нишли ала инде?

- Ә урман эше? - диде ул нәрсә әйтергә белмәннән генә. - Ул бит...

- Яхшы... - Комендант елмайгандай итте. - Уку вакыты ай-ай ярым

чамасы. Бу вакыт эчендә синең хезмәт хакың сакланачак, ә көндәлек ашың

һәм паегыңны әниең алып барачак.

- Белмим, әни нәрсә әйтер бит әле... - диде кыз, кыюсызланып. - Әгәр

баш тартсам?

Комендант теге пистолетны кулында уйнатырга кереште. Тәнзилә

аның ни әйтергә теләгәнен аңлаган кебек булды, корал саклау җитди

җинаять, аның өчен атып үтерергә дә мөмкин, дип кисәткән иде теге

офицер. Әгәр баш тарта икән, әнисен дә... Ләкин комендант бөтенләй бүтән

сүз әйтте:

- Барсы да үз ихтыярыңда, - дип елмайды ул. - Беркем дә мәҗбүр

итми. Телисең икән, иртәгә сәгать тугызга мәктәпкә кил, теләмисең икән -

урман эшенә чык. Сау бул, Тәнзилә.

Кыз бер мәлгә баскан урынында катып калды. Аннан соң

саубуллашып, ишеккә юнәлде. Урамга чыккач та, кайсы якка барырга

белмичә аптырабрак торды. Комендантның соңгы сүзе бөтенләй аяктан

екты, ул һич көтелмәгәнчә иде. Барысы да үз иркеңдә. Телисең икән... Юк, 

хурлап булмый инде бу немецларны. Берничек тә. "Барысы да үз иркеңдә" -

дигән сүзне аның власть әһелләреннән мәңге ишеткәне юк иде. Ә монда...

Утлы корал белән эш итә белсәң, сугыш алымнары өйрәнсәң, яхшы

инде. Әнә бит, полицайлар кулларын каерып тоткач, әнисен дә яклаша

алмады. Әтисе әллә исән, әллә юк. Гаиләне кемдер якларга тиеш. Бер ай

әллә ни күп вакыт түгел бит.

Әнисе аның өчен борчылып тора иде бугай, кайту белән кочаклап

алды:

- Балакаем! - Һәм сораштырырга тотынды: - Нәрсә турында

сөйләштегез, кызым?

Рөхсәт сораса, әнисенең каршы киләчәген белгәнгә, кыз бераз

хәйләләшергә булды:

- Бер айга укырга җибәрәләр, - дип елмайды ул. - Хезмәт хакы

саклана. Көндәлек ризыкны һәм паекны сиңа бирәләр.

- Туктале, кызым, нинди уку соң ул? - Әнисенең йөзендә тагын

борчылу шәүләсе пәйда булды. - Хезмәт хакларын да сакларлык булгач...

Кыз шул шәүләне эретерлек итеп елмайды:

- Фельдшерга укыталар, әни.

Әнисенең йөзенә нур кайтты, тик шулай да:

- Сугышка җибәрмәсәләр ярый ла, - дип куйды.

* * *

Мәктәпнең зур гына бер бүлмәсен спортзал итеп эшләгәннәр икән.

Тәнзилә кергәндә, 11-15 яшьләр тирәсендәге егермеләп кыз җыелган иде,

стена буендагы эскәмияләргә тезелешеп утырганнар.

- Тәнзилә!

- Әйдә, монда кил!

Ахирәтләре икән. Наташа да, Ольга да, Катя да килеп җиткән. Кыз

алар янына килеп, хәл сорашуга, бүлмәгә комендант белән берничә солдат

килеп керде. Саша кызларны барлап чыкты да тезелешеп басарга кушты.

Шуннан: "Син! Син! Алга чык!" – дип, кызларны төркемнәргә бүлде. Янәшә

басып торгангамы, Тәнзилә ахирәтләренең берсе белән дә бер төркемгә

эләкмәде. Моңа бераз эче пошып куйды, тик каршы эндәшерлек түгел иде.

Бишәр кешедән торган биш төркем хасил булды. Комендант дүрт төркемне

дүрт стена буена күчерде, бер төркем уртада калды.

Уртада калган төркем алдына солдатларның берсе подноска салынган

зур таяк колбаса куйды. "Хәзер безне сыйларга җыеналар икән," - дип

уйлады Тәнзилә. Тик комендант аның өметен акламады:

- Сез хәрби һөнәргә өйрәнергә теләдегез, - диде ул кырыс тавыш

белән. - Хәрби булу - ул сугышта булу. Сез сугыша белергә тиеш. Хәзер сез

шушы колбаса өчен сугышырга тиеш. Кем аңа хуҗа була, шул җиңүче.

Бишегездән берегез генә аңа хуҗа була. Бишегездән берегез генә укуга бара.

Сугышка хәзерләнегез.

Тәнзилә уртадагы төркемдә иде. Димәк, ул беренчеләрдән булып

сугышачак. Янындагы кызлар ярыйсы ук таза гәүдәле. Болар белән күзгә-

күз сугыша башласаң, күрмәгәнеңне күрсәтерләр. Бер мизгелгә ул

төшенкелеккә дә бирелеп алды. Юкка гына әйтте әнисенә укырга барам дип.

Хәзер ул үзенең колбасаны эләктерәчәгенә, димәк, укуга бара алачагына

бераз шикләнә иде. Тик үзен кулга алырга тырышты. Эш гәүдә зурлыгында

түгел инде, бер карасаң. Сугышу бит ул көчләрне чәкәштерү генә түгел,

сугыш ул башны эшләтү дә. Кемнең башы яхшырак эшли, шул җиңә. Ә

кемнең башы яхшырак эшли? Тәнзиләнеке, әлбәттә...

Ул шулай үз-үзен юатып торган арада комендант команда бирде һәм

төркемдәге кызларның барысы да колбасага ташланды. Тәнзилә өлгерми

калды. Хәзер инде болар арасына башны да тыгарлык түгел иде. Колбаса

әле берсенә, әле икенчесенә күчте. Кулына колбаса эләккәч, берсе аны

куенына яшерергә тырышты, тик кызларның берсе тегенең күлмәген ертып

җибәрде. Аннан соң бер-берсенең чәчләренә ябыштылар. Болар белән

сугышу түгел, яннарына якын барырга да куркыныч иде. Тәнзилә читтән

карап кына күзәтеп торды. Ә хатын-кыз бер-берсенең чәченә ябыштымы, 

аларны аерып алып булмый. Бу юлы да шулай этләнделәр. Китә дә

алмыйлар, чәчләрен дә ычкындырмыйлар – чыйный-чыйный селкенеп тик

торалар. Хәзер инде нәрсә өчен сугышканнарын да оныттылар бугай, бары

тик бер-берсенә ныграк зарар китерергә, авырттырырга, хәлсезләндерергә

генә булсын. Бер мәлне боларның колбасалары идәнгә төшеп китте. Аны

иелеп алучы булмады. Бер-берсенең чәчен тарта-тарта, селкенешә-

селкенешә әйләнергә тотындылар. Тәнзилә дүрт аяклап, боларның уртасына

керде дә колбасаны эләктереп алды. Кызлар анда да бер-берсен

ычкындырмадылар. Тәнзилә аларны беркадәр күзәтеп торды да колбасаны

тотып, ишеккә юнәлде. Моны карап торган кызлар көлешә-көлешә кул

чабарга тотынды:

- Молодец, Тәнзилә! - дип кычкырды ахирәтләре.

Комендант та, солдатлар да көлеште. Ниһаять, Сашаның:

- Туктагыз! - дигән боерыгы ишетелде. - Җитте! Җиңүче билгеле.

Әмма кызлар туктамады. Солдатлар аерып алгач кына, түгәрәк ясап

басып, бер-берсенә нәфрәтле күзләрен төбәп, еш-еш сулап тордылар. Һәм

карашлары белән җиңүчене эзләделәр. Колбасаның үзләреннән ике башка

кечкенә кыз кулында икәнен күргәч, авызлары ачылып, күзләре

маңгайларына менде.

- Сезгә кайтырга мөмкин, - диде офицер, Тәнзиләләр төркемен тезеп

бастыргач. - Ә син, Тәнзилә, юлга әзерләнеп, сәгать уникегә килеп җит.

Соңга калырга ярамый.

16

Машинага кергәнче үк, Тәнзиләнең башына капчык сыман нәрсә

кидереп куйдылар да кирәкле җиргә барып җиткәч кенә салдырдылар.

- Үзара сөйләшергә ярамый, - дип кисәтте аларны китерүче офицер. -

Көлешү-шаярышу тыела. Корыч тәртип булырга тиеш.

Кызлар бишәү иде. Арада Наташа да бар, алар бер-берсен күргәч

шатланыштылар. Әмма яннарындагы офицерның кырыс карашын тоеп, 

артык шаулашмадылар, елмаешып кочаклаштылар да бер-берсенең

аркасыннан сөеп кенә куйдылар. Бергә килгән кызлар спортзалдагылар

түгел, ә бөтенләй ятлар иде. Кызыксынулы карашларын төбәшеп торсалар

да, авыз ачып сүз әйтергә кыймадылар.

Килгән җирләре мәктәп тә, башка уку йорты да түгел, ә шәһәр

читендәге дача шикеллерәк нәрсә иде. Зур ике катлы йорт, аның

каршысында зур сарай. Икесенең дә ишек төпләрендә кораллы ике солдат

сакта тора. Арткы якта төрле спорт корылмалары тезелеп киткән мәйдан.

Тир да шунда бугай.

Качкы авылыннан артык ерак булырга тиеш түгел, бик озак

килмәделәр - берничә сәгать тирәседер. Кайдадыр берничә минутка гына

тукталып та тордылар әле. Тәнзилә башта ник килгәненә үкенеп куйды, ә

Наташа сөенә иде, авызы колагында. Офицердан куркып кына, үзен тыярга

тырыша.

Бераздан өйдән костюм кигән кеше чыкты. Озын буйлы, ябык, төз

гәүдәле. Һәм офицер белән нәрсәдер сөйләштеләр дә, ул кызларга үзе

артыннан иярергә кушты. Сарайга уздылар. Эчендә ике җиңел машина, ике

йөк машинасы тора. Төпкәрәк үткәч, тар гына коридор хасил була, анда ике

яклап, бүлмәләр тезелеп киткән. Костюмлы кеше тукталып калды. Елмайды.

- Петр Иванович Федоров булам, - диде һәм ишекләрнең берсен ачты.

- Ике кеше.

Тәнзилә Наташаны шунда сөйрәде.

- Без.

- Яхшы, - диде Петр Иванович. - Бу сезнең бүлмә. Ә монысы...

- Без өчебез? - Кызларның берсе әллә сорады, әллә ризалашты. - Өч

кеше.

- Юк, ике кеше.

Ике кыз бүлмәгә кереп югалды. Ялгыз калганы үпкәләгәндәй итеп:

- Ә мин?

- Синең бер үзеңә бер бүлмә. Кереп урнашыгыз да йорт алдына 

килерсез. - Петр Иванович кинәт борылып китеп барды.

Бүлмәдә бернәрсә дә юк иде. Тумбочка да, карават та. Таш стена,

такта идән һәм бетте. Хәтта тәрәзәсе дә юк. Кызлар үзләре белән алган

биштәрләрен идәнгә ташладылар да коридорга чыктылар.

- Сездә дә буш бүлмәме? - дип аптырашты кызлар. - Кая килеп эләктек

без?

Ул арада бер-берсе белән танышып та өлгерделәр. Кызлар күрше

авылдан икән. Лена белән Фирдәвес һәм берүзе урнашканы Эмма. Алар

медичка булырга әзерләнеп килгән. Медиклар хәрби осталыкны, хәрбиләр

медицинаны белергә тиеш, дип шаяртышып та алдылар. Һәм йорт алдына

чыктылар. Петр Иванович көтеп тора иде инде.

- Мин сезнең инструктор булам, - диде ул. - Тәрбияче дип әйтергә дә

мөмкин. Без бер ай яки ай ярым буена бергә эшләячәкбез. Тәртип каты.

Өйрәнәсе әйберләр күп. Шуңа күрә һәрвакыт җыйнак һәм игътибарлы

булыгыз. Көн тәртибе болай: сәгать җидедә уянасыз, бәдрәф һәм зарядка

өчен ярты сәгать. Сигезенче яртыдан сигезгә кадәр - иртәнге аш. Аннан дүрт

сәгать дәресләр. Бердән икегә кадәр төшке аш. Аннан соң - дәресләр, алтыда

кичке аш һәм унынчы яртыга кадәр тагын укулар. Сәгать унда йокларга

ятарга. Аңлашылдымы?

Кызлар баш какты. Петр Иванович дәвам итте:

- Хәзер киемнәр аласыз. Аннан бүлмәләргә урнашасыз. Юынып, яңа

киемнәрегезне кигәч ашап чыгасыз һәм кинозалга керәсез. Әйдәгез.

Йортка уздылар. Тыштан да зур гына күренә иде, ә эченә керсәң, ялан

кебек икән. Бер бүлмә янына тукталдылар. Петр Иванович ишек какты.

Бүлмәдән таза гәүдәле ханым чыкты, кызларга күз йөгертеп алды һәм

шүрлектән киемнәр сайлап, һәркайсының кулына тоттырды. Аннан соң

үзләре яшәячәк бүлмәгә уздылар. Монда шифоньер, биш тумбочка, биш

карават, бер өстәл һәм берсе өстенә берсе өелгән биш табуретка бар иде.

- Менә монда бәдрәф һәм юыну бүлмәсе. Юыну һәм кием алыштыру

өчен ярты сәгать вакыт.

Иркенләп тормыйча гына чайканып чыктылар. Тәнзиләнең иң

курыкканы - киемнәрнең зур булуы иде. Тик барысыныкы да үзләренә

үлчәп тегелгән кебек булып чыкты. Теге ханымга ирексездән хөрмәт уянды,

бер караштан ничек шулай белеп була икән! Йокы киемнәрен

тумбочкаларга төреп куйдылар. Монда әле эш киеме кебек нәрсә дә бар

икән, монысы гамәли күнекмәләр өчендер инде, анысын да тумбочкага

ташларга туры килде. Ә зәңгәрсу кара төстәгесе немец солдатларыныкына

охшап тора иде, иңендә киң погоннары да бар, җиңенә ак җирлектә кара

тәре төшкән бизәге дә матурлык өстәп тора, үзеңне чын солдат итеп тоярга

рухландыра. Бу киемнәрне кигәч, Тәнзилә үзен бер башка үсеп киткәндәй

сизде.

- Килешәме?

- Бу төше ничегрәк?

- Ә моннан тартып торган кебек түгелме?

Шулай бер-берсе алдында көязләнеп алдылар да вакыт кысканын

чамалап, залга чыктылар.

- Ашханә монда, - дигән таныш тавыш ишетелде. - Тиз булыгыз.

Аш тәмле иде, тик ул азрак булып тоелды. Ләкин өстәмә сорап

утырып булмый, монда әнкәң юк - ни бирсәләр, шуңа ризалашырга туры

килә.

Кинофильм рус телендә иде. Монда Германия шәһәрләре, аның матур

авыллары, истәлекле урыннары, бәхетле һәм фидакарь кешеләре турында

сөйләделәр. Чынлап та матур иде Германия. Качкының салам түбәле

нечкәреп беткән буралы өйләре белән чагыштырырлык түгел инде.

Урамнары тип-тигез, ялтырап тора. Берәр җирендә бер пычрак урын

күрмәссең. Барысы да пөхтә, барысы да тәртип белән тезелгән.

Моның барысына да фюрерның алдан күрүчәнлеге, халык турында

кайгыртуы, халыкның тырышлыгы сәбәпче икән. Әгәр Сталин һәм

большевиклар буып тормаса, СССРда да шундый ук тормыш булыр иде.

СССР аббревиатурасын болай дип зурайту дөп-дөрес булачак - "Смерть 

Сталина Спасет Россию". Бәхеткә, Өченче Рейхның кыю солдатлары бар,

алар Россиядә яшәгән халыкларга азатлык алып килә. Большевикларны

себереп түккәч, Россиянең дә нәкъ менә шундый матурлыкка, муллыкка,

бәхеткә ирешү мөмкинлеге бар. Һәм һәр кеше шушы көннәрне якынайту

өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләргә тиеш.

Кинодан Тәнзилә үзенең Германиядә тумавы өчен чын күңеленнән

үкенеп чыкты. Тизрәк бетсен иде бу сугыш, себереп түгәсе иде шул

большевикларны һәм матур, бәхетле ил төзеп, шунда шатланып яшисе иде.

Югыйсә үз-үзен белгәннән бирле курку, газап, ачлык, авыр эш, михнәт.

Тагын әллә нәрсәләр. Ни гаебе бар инде аның шундый тормышта яшәрлек?

Әнә ичмасам, Германиядәге яшьтәшләре... Бер кайгы-хәсрәт күрмичә

рәхәтләнеп яши бирәләр. Нинди булуың гына түгел, кайсы халык вәкиле

булып, кайсы илдә тууың да мөһим икән.

Кинодан соң, күнекмәләр өчен киемнәрен киеп, тирга чыктылар. Петр

Иванович һәркайсының кулын дөрес куеп, киңәшләрен биреп торды:

- Сулышыгызны тыегыз. Талгын гына итеп, тәтене тартыгыз.

Колакны тондырырлык шартлау тавышлары яңгырады. Шул рәвешле

биш-алты тапкыр аттылар. Тик берсе дә тидерә алмады. Борыннары бераз

салынган кызларга карап, инструктор елмайды гына:

- Борчылмагыз, кызлар. Әле сезгә төз ату түгел, ә атып карау мөһим.

Өйрәнерсез.

Аннан соң спорт мәйданы тирәли берничә тапкыр йөгереп уздылар да

җайланмаларда гади генә күнекмәләр ясадылар. Бераздан инструктор өч

килолы гантельләрне кулны алга сузып күтәреп торырга кушты:

- Мондый статик күнегүләр төз ату өчен файдалы, - диде ул. - Ләкин

кулга көч килмәсен өчен статик күнегүләр белән динамик хәрәкәтләрне

чиратлаштырып торырга кирәк.

Сәгать чамасы шулай шөгыльләнгәннән соң, класс бүлмәсенә

керделәр. Монысы топография буенча лекция иде. Петр Иванович

һәркайсына калын дәфтәрләр таратып чыкты да язып барырга кушты, ә үзе 

топографиянең нәрсә икәнен, җир өсте турында төгәл мәгълүмат алу,

тауларны, урманнарны, елгаларны, кеше кулы белән төзелгән әйберләрне

картада күрсәтү һәм әзер карта белән файдалану алымнары турында

сөйләде.

Беренче дәрестә берни дә аңлашылмаган шикелле иде. Тора-бара

барысы да көйләнде, урманнарга чыгып, карта төзеделәр, яшерелгән

әйберләрне карта һәм компас буенча эзләп табарга өйрәнделәр. Вакыт үткән

саен дәресләр кызыклырак, күнекмәләр катлаулырак була барды. Әлек

Тәнзилә яткан килеш тә мишеньгә тидерә алмаса, хәзер ул йөгереп барган

уңайга да төз атарга өйрәнде.

Кул сугышы күнекмәләрен яратты. Һәр алымны йөзәр тапкыр

кабатлады. Ахырдан аларны чын сакчылар янына алып бардылар.

Кызларның бурычы - шушы солдатларны коралсызландырып, склад эченә

үтү иде. Бик шома гына килеп чыкмады, әмма складны алдылар. Бу әле

поездларны саклаган солдатлар белән дә кабатланды.

Аннан соң һәртөрле шартлаткычларны сүтеп җыйдылар, кул

астындагы химикатлардан үзләре шартлаткыч ясарга өйрәнделәр. Махсус

чакырылган сакчыларны коралсызландырып, төрле урыннарга шартлаткыч

куйдылар.

Фронт сызыгы аша сиздермичә генә чыгарга да өйрәттеләр. Монда

инде бөтен белгәнеңне эшкә җигәргә кирәк иде: кайда шуышырга, кайда

сугышырга, кайда алдашырга, мескенгә сабышырга туры килә. Еш бирелә

торган дежур сорауларга уйлап та тормыйча җавап кайтару серенә

төшенделәр.

Әлбәттә, барысы да җайлы да кызык кына булмады, җиде кат тиреңне

түгәргә туры килгән чаклар да күп булды. Урманда ничек төн үткәрергә,

сазлык аша ничек чыгарга, парашюттан сикерергә... Һәм иң авыры -

кыйнауларга ничек чыдарга.

Бер мәлне Тәнзиләне, серен алырга теләп, ике әзмәвердәй солдат

кыйнады, тырнак арасына энә тыкты, тәнен пласкалар белән чеметте, 

башын суга тыгып җәзалады, тагын кыйнадылар, тик ул сатмады. Ахыр

чиктә аягына да басып торалмас хәлгә җиткереп, беренче көнне биштәрен

калдырган буш бүлмәгә кертеп ыргыттылар. Һушына килгәч тә чыгарырга

ашыкмадылар, берничә көн торып, тәмам ачыгып, хәлсезләнеп беткәч,

тагын сорау алырга чакырдылар. Ул сатмады. Бары тик шулай сынагач

кына, йорттагы махсус бүлмәгә кертеп, табиб чакырдылар. Ул тиз аякка

бастырды.

Кечкенә гәүдәле яклаучысыз кыздан Тәнзилә җен кебек сугыша

торган солдатка әверелде. Ул моның өчен Өченче Рейхка, аннан да бигрәк,

Фюрерга рәхмәтле иде. Большевикларны себереп түккәч, ул мотлак

Германиягә барып яшәячәк. Чөнки андагы матурлык, андагы бәхетле

тормыш, андагы камил кешеләр дөньяның бер илендә дә юк. Камиллеккә

Тәнзилә үзе дә беркадәр якыная, азатлык хакына батырлыклар кылса, тагы

да күтәреләчәк. Аңа Германиянең үзе теләгән шәһәрендә яшәү мөмкинлеге

һәм бушлай фатир бирәчәкләр. Әнисен дә шунда күчерәчәк, әтисен дә азат

итеп алып киләчәк. Халык дошманы булудан да, бернәрсәдән дә, беркемнән

дә курыкмыйча шунда яшәячәкләр.

- Котлыйм, хәзер син Өченче Рейхның асыл солдаты, - ди инструктор

Петр Иванович. - Бөек фюрер өчен зур эшләр башкарырга сәләтле кеше,

чын ариец. Син илеңне азат итү хакына батырлык эшләргә әзерме?

- Әзер, Петр Иванович! Хет хәзер үк.

Инструктор елмайды.

- Яхшы, яхшы. Бик яхшы. - Һәм ул карта салып, кызның алдына

куйды. - Кызыл армиянең танклар һәм артиллерия корылмалары төягән

поезды менә шушы маршрут аша уза.

Тәнзилә баш какты.

- Аңлашыла.

- Менә бу станциядә ул ярты сәгать туктап тора. - Петр Иванович

кызга текәлде. - Ярты сәгать эчендә өлгерергә кирәк. Димәк, бу унынчы

яртыдан унга кадәр дигән сүз.

- Сакчылары күпме? - диде Тәнзилә. - Урнашу тәртибе ничек?

Петр Ивановичның йөзенә борчылу билгеләре чыкты:

- Бездә андый мәгълүмат юк. Ләкин шушы поездны шартлата алсак,

без дошманның гаять зур техникасын һәм артиллерия җайланмаларын

сафтан чыгарабыз. Бу искиткеч батырлык булачак.

- Яхшы, - дип елмайды Тәнзилә. - Мин риза.

- Бу пароль, - дип, нечкә җилем белән капланган тукыма кисәге сузды

инструктор. - Үзеңнән калдырма, эшеңне бетереп, бу якка чыкканда,

үзебезнең солдатларга күрсәтерсең, алар сине тиешле җиргә илтеп куярлар.

Әзерлән. Төнлә ташлыйбыз.

- Мин әзер, Петр Иванович.

17

Вакыт җитәрлек иде әле. Кыз ашыкмыйча гына киемнәрен

алыштырды. Кояшта уңып, нинди төстә икәнен дә төгәл әйтеп булмаслык

күлмәк, ертылып беткән иске бишмәт, соры төстәге яулык... Уңайлы хәрби

киемнән соң, мондый иске-москы кию ничектер үз-үзеңне кимсетү кебегрәк

тоелды, әмма бүтән чара юк иде. Тәнзилә парашютын, хәрби киемнәрен

җиргә күмде дә көрәген якындагы куак төбенә ыргытты. Иске биштәрен

ачып, әйберләрен барлап чыкты: өч кисәк ташкүмер, өч брикет - болары

шартлаткычлар, атналык ризык, 400 сум акча, карталар, компас... Кире

кайту планын Петр Иванович белән билгеләгәннәр иде, тик вакыйгалар

үзгәреп тора, көтелмәгән очрак чыкса, ул вазгыятькә карап, үзенчә хәрәкәт

итәргә тиеш. Биштәрдән карта белән компас тартып чыгарды да айдан

төшкән яктылыкка туры китерергә тырышып, барасы юлын билгеләде. Җил

аны бераз читкәрәк алып киткән икән, хәтсез генә җәяүләргә туры киләчәк.

Шәһәргә ул таң атканчы кереп җитте. Туп-туры станциягә бармады,

урамнарны әйләнде, арттыннан күзәтүче юкмы, берәрсе иярмәдеме дип,

кабат-кабат тикшерде. Шикләнерлек нәрсә күренмәде. Шәһәр котсыз иде.

Хәтта таң атып, алтын бизәк булып, кояш нурлары сибеләч тә, берни 

үзгәрмәде. Ярым җимерек агач йортлар, салам түбәләр. Ара-тирә

очраштырган икешәр катлы кирпеч йортларның да нуры-фәләне юк. Теге

киноларда күргән немец өйләре түгел инде, алар үзләре үк матурлык

таратып тора, ә мондагы өйләр кояш нурларының, табигатьнең гүзәллеген

йотып торучы шикелле.

Тәнзилә станциягә кермәде. Якындагы калкулык сыманрак урынга

басып күзәтергә тотынды. Башта шушылай гомум картина белән танышып,

үз хәрәкәтләреңне билгеләп куйсаң, уңайлырак булыр сыман тоелды.

Станция дә котсыз иде. Таштан булса да, буяуы уңып беткән, кайбер

урыннарында тоташы белән штукатуркасы кубып төшкән. Зур тәрәзәләрен

үрмәкүч пәрәвезе сырган, пыялаларын тузан баскан. Бина алдында да

пероннарда да кешеләр кайнаша. Өсләрендә - иске-москы киемнәр,

кулларында - төенчекләр. Карап, күз сөенерлек бер генә нәрсә дә юк. Шулай

булуы, бәлки, яхшыгадыр да инде аның. Германиядәге кебек матурлык

булса, шартлаткыч куярга кул бармас иде. Ә монда... Бу чын тормыш түгел,

ә аның күп хаталы караламасыдыр кебек тоела һәм аны кичекмәстән чүп

савытына ташлыйсы килә.

Перроннарда сакчылар да, милиция хезмәткәрләре дә күренми.

Станция бинасы алдында гына ике милиционер ары бире йөрештереп тора.

Әмма бу куркыныч түгел, бинаны читтәнрәк урап узарга да мөмкин. Туктап

торган поездлар тирәсендә пассажирлардан башка кеше күренми.

Кайберләре иркенләп кереп-чыгып йөри. Тикшергән кеше юк. Читтән

караганда, барысы да җайлы кебек. Әмма бу - пассажир вагоны. Танклар

төяп, фронтка китеп барган составта сакчылар булмый калмас.

Тәнзиләне уйларыннан бүлеп, гудок тавышы ишетелде. Станциянең

сул ягыннан санап бетергесез вагоннар тагып, "Эшка" паровозы якынлаша

иде. Тәнзилә утырган урыныннан ничек сикереп торганын да сизми калды.

Йөрәге дөп-дөп типте. Тамагы кибеп киткәндәй тоелды. Бу аның поезды

иде. Тәнзилә аны тагын бер кат күздән кичерде. Алдарак ике "теплушка", өч

пассажир вагоны, алардан соң танклар төялгән биш платформа, артиллерия 

корылмалары төялгәне унга якын һәм тагын өсләре брезент белән капланган

ярымачык һәм ябык вагоннар...

Тагын гудок тавышы ишетелде. Уң яктан түбәсенә "ИСталин" дип

язылган тагын бер паровоз станциягә кереп бара иде. Кыз станциягә төшеп,

үз поезды туктаган перронга чыкты. Бәхеткә каршы, анда кеше күп, яңа

туктаган поездан төшүчеләр "Эшка" вагоннары астыннан чыгып, станциягә

табан атлый. Каршы алырга килүчеләр теге якка чыга. Кораллы сакчылар

аларны кисәтә, әмма каршы төшмиләр, туктатмыйлар. Ә кешеләр бик

игътибар итеп тә бармый, чөнки башка юл юк, ә беркемнең дә көтеп торасы

килми. Тәнзилә дә поездның койрыгына табанрак барып, артиллерия

корылмалары төялгән ярымачык вагоннар астыннан күршедәге перронга

шуышты.

- Әй, кызый! Анда керергә ярамый! - дип кисәтте кораллы сакчы. Тик

Тәнзилә илтифат итеп тормады, поезд астына чүгәләп керде дә сумкасыннан

магнитлы брекетны алып вгон астындагы тимергә беркетеп куйды.

Күршедәге перронга чыккач, алгарак китеп, танклар төялгән платформа

астына керде. Игътибар итүче табылмады. Кешеләр ашыга, үз хәстәрләре

хәстәр иде. Ә сакчыларның күзләре шиклерәк тоелган өлкән кешеләрне

күзлидер, бот буе кызчыктан кем шикләнсен инде. Тәнзилә тагы да алгарак

китеп, вагон астына өченче брикетны беркетте дә паровоз ягына атлады.

Хәзер топкага кереп, ташкүмер кисәкләрен ташларга кирәк иде. Монысы иң

мөһиме, чөнки әле беркеткән брикетлар ташкүмер рәвешендәге шартлаткыч

мичкә кереп шартлагач кына хәрәкәткә киләчәк, шунсыз алар түшкә

тагылган значок кебек файдасыз. Кешеләр таралышып беткәнче тизрәк

өлгерергә кирәк иде. Әмма паровоз тәңгәленә җиттем генә дигәндә, юлына

кораллы сакчы аркылы басты:

- Кая барасың! - диде ул, кызның җилкәсеннән эләктереп. - Анда

барырга ярамый.

- Җибәр! - дип кычкырды Тәнзилә. - Анда минем әти. Миңа ярый.

Сакчы моны көтмәгән иде бугай, бераз шикләнеп кызга текәлде.

- Әти! - дип кычкырды Тәнзилә, паровоз ишеге янында кемнедер

күргән кебек итеп, - Әти, әйт әле... Мине җибәрсен әле...

Сакчы артына борылып карады. Беркем дә юк иде. Шуннан Тәнзиләгә

иелде:

- Бар, тиз генә бул, - диде ул, аны ишеккә табан этәреп. - Кеше

күрмәсен.

Тәнзилә елтлап кына эчкә чумды. Аның паровоз эченә кергәне юк иде,

бер мизгелгә тукталып, өскә күз салды: төтен кайдан чыга, мич шул тирәдә

булырга тиеш. Иң түргә үтәргә кирәк икән. Ишектән керү белән фуражкалы

абзый очрады, машинисттыр инде.

- Син кая? - дип көлемсерәде ул. Кечкенә кызның шушында атылып

керүе сәер тоелгандыр инде.

- Әти янына! - Кыз эчкә узды. Мич янында кеше юк иде.

- Нинди әти? - Фуражкалы кеше бу якка атлады. - Кем ул?

Тәнзилә алдан ук җайлап әзерләп куйган шартлаткычларны тиз генә

ташкүмер савытына бушатты. Үзе шул арада җавап бирергә ашыкты:

- Виталий. Кочегар.

- Юк монда андый кеше, - диде фуражкалы кеше ачусыз-нисез генә. -

Бәлки, син паровозларны бутагансыңдыр?

Тәнзилә тирә-ягына каранып алды. Хәйләләшергә кирәк инде.

- Юк, - диде ул, тавышын беркатлырак итәргә тырышып. - Нәкъ

шушы. Иосиф Сталин паровозы.

Фуражкалы кеше кычкырып көлеп җибәрде:

- Бутагансың шул, кызый. "Иска" менә ул, күршедә тора. Бар, йөгер

тизрәк, кузгалып китмәсен.

Тәнзилә шатлыгыннан ишеккә ташланмакчы булып талпынып куйды

да тукталып калды. Нәрсәдер дөрес түгел иде монда, тик кыз аның ни

икәнен генә аңлый алмады.

- Бар, бар тизрәк, - дип ашыктырды абзый.

Тәнзилә перронга сикереп төште дә станция ягына табан атлады.

Хәзер аның йөгерәсе, бу урынны тизрәк ташлап китәсе һәм мәңгегә онытасы

килде. Әмма сабыр итәргә кирәк иде. Ашыкмаска, берни булмагандай

тыныч кына атларга.

Нәкъ шул вакытта тагын бер фуражкалы кеше каршы очрады. Тәртип

сакчысы түгел, машинистмы, ярдәмчесеме шунда. Паровоз ишегендә

карашлары белән кызны озатып торган теге абзыйга карап:

- Аз гына соңларга туры киләчәк, - дип кычкырды ул. -

Штрафникларны безнең белән җибәрәләр. Әлегә килеп җитмәгәннәр.

- Шайтан алгыры!.. Ул солдатлар болай да ике вагон бит инде.

- Болары өченче вагонга.

Тәнзилә барган җиреннән шып итеп туктап калды. "Теплушка"лардан

соң тагылган вагонга солдатлар кереп бара иде. Икенчесе янында да бер

төркем тәмәке тартып тора. Менә шунда гына ул нәрсәнең дөрес түгел

икәнен чамалады. Кешеләр!

Тәнзилә бит кешеләр турында бөтенләй дә уйламады. Ул танкларны,

башка төрле коралларны шартлатам да Рейхка файда китерәм дип исәпләде.

Ә монда пассажир вагоннары да бар, имеш. Поезд шартлый икән, бу

кешеләрнең бит барысы да һәлак булачак иде. Ә анда солдатлар. Үз

авылларыннан сугышка киткән ирләр кебек кешеләр. Бер генә мизгелгә

аның күз алдына Ләйсәниянең Ревмирны озаткан вакыты килеп басты.

- Иптәш офицер... - Ләйсәния ярсып, хәрбинең изүеннән эләктерә дә

куллары салынып төшә. Ул хәлсез адымнар белән Ревмиры ягына атлый,

егет инде аның янына килеп җиткән, кыз аның муенына асылына да

сулкылдап еларга керешә. - Кайт, кадерлем. Бөтен үлемнәргә үч итеп кайт.

Мин сине көтәрмен. Мин сине үлгәнче көтәрмен.

Боларның да көтәр кешеләре бардыр бит. Әниләре, хатыннары, сөйгән

ярлары, балалары... Хәтта беркем көтеп тормаса да, аларның яшәүгә хакы

бар. Һәрхәлдә, аларның гомерен Тәнзилә өзәргә тиеш түгел. Өченче Рейх та

өзәргә тиеш түгел. Бернинди кешенең дә, бернинди дәүләтнең дә кеше

гомерен өзәргә хакы юк. Кешегә гомерне халык та, дәүләт тә бирмәгән.

Тәнзилә кинәт борылды да каудырланып, паровоз ягына атлады.

- Нәрсә инде тагын? - дип каршылады аны фуражкалы кеше. - Әтиең

китә бит инде.

- Кәшилүгем төшеп калган...

Абзый аны җилкәсеннән генә күтәреп алды да паровоз ишеге төбенә

бастырып куйды:

- Йөрисең инде шунда эч пошырып, - дип көлемсерәде ул. - Бар, тиз

бул.

Тәнзилә мич янына ташланды. Ташкүмер кисәкләре баягы урында

яталар иде. Тәнзилә аларны тиз генә биштәренә яшерде.

- Аһ, син, карак кыз! - дигән тавыш ишетелде артыннан. - Урынына

куй әле ташкүмерне...

Тәнзилә чүгәләгән җиреннән торып басты да әтисенә иркәләнгән кыз

кыяфәтен алды:

- Алыйм инде, сезнең күп бит әле...

- Нигә кирәк ул сиңа?

- Икмәккә алыштырам, - диде кыз аңа мөлдерәп карап. - Зинһар...

Фуражкалы кеше кул селтәде һәм ниндидер тартманы актарып, зур

гына кисәк икмәк тартып чыгарды:

- Мә, ал, - диде ул ниндидер хәстәрлекле тавыш белән. - Болай булгач,

әтиеңне тиз генә күрә алмыйсың инде син.

Тәнзилә бер икмәккә, бер абзыйга карап катып калды. Ни өчендер

тамагына төер утырды. Керфекләренә яшь эркелде. Ул икмәкне алып,

биштәренә салды да рәхмәт тә әйтә алмыйча чыгып китте. Күз яшьләре

сөенечтән иде. Үзен кызганып, икмәк сузып торган шушы абзый да

шартлаячак иде бит... Ә ул... Ярый әле вакытында җитешеп калды.

Вакытында... Җебеп торырга вакыт юк... Тегеләренә дә...

Бәхеткә каршы, "Иска" китеп өлгермәгән иде әле. Элек поезддан

төшүчеләр булса, хәзер утырырга теләүчеләр сырып алган. Шуңа күрә

магнитлы брикетларны җыеп алуның кыенлыгы булмады. Менә хәзер 

алардан ничек котылырга? Станциядән уңышлы гына чыгып җитәлсәң, бу

бик кыен булмас иде, әлбәттә. Тик анда милиция, НКВД хезмәткәрләре

күбәя бара.

18

Пассажирлар ыгы-зыгы килгән чакта станциядән чыгып китү

хәерлерәк иде. Әмма Тәнзилә алай итә алмады. Вагоннарга керүчеләрнең

һәркайсын җентекләп карарга тырышты, таныш йөзләр эзләде. Ләкин

кешеләр күп һәм аларның барысын да күзләп бетерү мөмкин түгел иде.

Танышлар да күренмәде. Хәер, монысы артык мөһим дә түгел, үзе үлемнән

аралап калган бу кешеләр аңа шултиклем якын иде. Хәтта поезд да якын.

Тыштан караганда гына ул вагоннар тезмәсе булып күренә, ә эченә керсәң,

үзе бер дөнья икән. Кешеләр дөньясы.

Немецлар янына кайткач, башыннан сыйпамаслар инде. Җәзага

тарттырырлар. Ләкин Тәнзилә бәхетле иде. Әле дә вакытында аңлап

өлгерде. Әлдә, Ходай саклап алып калды. Шушы өч вагон кешене

җәһәннәмгә очырсаң, ничек яшәр идең? Ни намусың белән кешеләр күзенә

карар идең? Шунда ул олы юл буйлап чигенеп барган солдатларны кырып

киткән самолетны исенә төшерде. Ул самолоет эчендә дә кеше утыргандыр

бит инде. Немец кешесе. Ә ул бер кызганусыз ут сиптерде.

Очучы... Тәнзилә...

Ул очучыга да шундый бурыч йөкләнгән булгандыр инде,

большевикларны себереп түгү, Өченче Рейхның куәтен арттыру хакына шул

солдатларны юк ит дигән әмер булгандыр. Югыйсә беркем дә тик торганнан

гына мондый эшкә алынмас иде.

Тәнзиләгә дә шундый бурыч йөкләделәр бит. Өченче Рейх йөкләде.

Бер карасаң, Тәнзиләнең ул очучыдан әллә ни аермасы юк инде. Хәер,

бар... Очучы үз бурычын намус белән башкарып чыкты. Кырып кына салды

яклаучысыз солдатларны. Кайткач мактаганнардыр инде аны, бәлки, түшенә

орден такканнардыр. Эшен батырлык дип бәяләгәннәрдер. Шуныңча 

дошманны юк итте, дигәннәрдер. Ә батырлыкмы соң?

Ә Тәнзилә булдыра алмады. Үз бурычын башкарып чыгарга аның

йөрәге җитмәде. Югыйсә әллә нәрсәсе дә юк бит инде, ул бары тик

башкаручы гына. Солдат кына. Аның эше үзенә кушылган боерыкларны

җиренә җиткереп үтәү. Ул түгел, ә боерык биргән кеше гаепле. Шулаймы

соң? Шулай булган очракта ул җинаятьче, хәтта хыянәтче дә.

Ә икенче яклап карасаң... Нәрсә соң ул батырлык? Кешеләрне

үтерүме, әллә гомерләрен саклап калумы?

Әгәр поездны шартлатса, Петр Иванович аның бу гамәлен батырлык

дип бәяләр, мактар, башкаларга үрнәк итеп куяр иде. Хәзер ул аны җинаять

дип билгеләячәк. Боерыкны үтәүдән баш тарту, хыянәт...

Ләкин Тәнзилә өчен кешеләр гомерен саклап кала алу батырлык кебек

тоела. Батырлык ук булмаса да, җинаять түгел. Ә шартлатса, бу - җинаять

булыр иде. Үз-үзен җинаятьтән, гөнаһтан, пычраклыктан саклап кала алу да

кешеләрне бәхетле итә ала. Тәнзилә бәхетле иде.

Ләкин күңелен тырнап торган нәрсә дә бар иде. Өченче Рейх... Үзенә

хезмәт итүчеләрнең җинаятен батырлык дип бәяләүче шул түгелме соң?

Шул бит... Тәнзилә уйларын бер җепкә тезәргә тырышты. Кәнсәләр

алдындагы хәлләр... Полицайларны һәм ике коммунистны атып үтерү

күренеше... Бер хиссез аттылар бит. Чебен үтергән кебек кенә... Олы юл

буендагы самолет та шулай... Тәнзиләгә дә үтерү бурычын шулай

йөкләделәр. Бер хиссез... "Кызым, менә бу тәлинкәләрне күрше апаңа кертеп

кенә бир әле", дигән кебек. "Әнә шул поездга шартлаткыч кына куеп кайт

әле..." Монда нәрсәдер дөрес түгел иде.

Перронда кешеләр саега башлаган иде инде. Паровоздан соң ук

тагылган ике вагон алдында солдатлар юкка чыккан, өченчесенә керүчеләр

дә берничә генә кеше калган. Болары штрафниклардыр инде, тирә-

якларында мылтык тоткан НКВД хезмәткәрләре сакта тора. Поезд

баскычыннан менеп барган ир Тәнзиләгә таныш кебек тоелды. Аның йөзе

күренмәде, әмма гәүдәсе, сөяк-санагы, хәрәкәтләре кемнедер хәтерләтә 

кебек иде. Бәлки, тоелган гынадыр. Таныш кеше юкмы дип карасаң, бөтен

кеше дә танышың кебек күренә башлый бит. Бәлки, әле дә шулай

булгандыр. Тәнзилә барыбер якынрак килде, эндәшүче булмагач, баскыч

янына ук килеп басты. НКВД хезмәткәрләренең берсе нәрсәдер дип әйтте,

тик Тәнзилә ишетмәмешкә салышты һәм вагоннар тәрәзәсеннән теге кеше

күренмәсме дип, ары-бире йөрергә тотынды. Бераздан сакчылар да вагонга

кереп китте. Ишекләрне яптылыр. Паровоздан чыккан төтен көчәя төште

һәм ул гудок биреп алды да көчле итеп пошкырып җибәрде.

Поезд кузгалды. Тәнзилә туктап, иркен сулап куйды. Ул шартлатырга

тиешле поезд исән-имин кузгалып китте. Барасы җирләренә кайгы-

хәсрәтсез барып җитсен, исән-имин әйләнеп кайтсын. Гомумән, бер

үлемнән калган бу поездның юллары озын, уңышлы булсын. Хәзер бу гади

генә поезд түгел инде. Бу хәзер Тәнзиләнең поезды.

- Тәнзилә!

Кыз башта берни аңламый торды. Тавыш әллә тыштан, әллә үзенең

күңел төбеннән ишетелә иде.

- Тәнзилә!

Тыштан ишетелә. Тик монда аны кем белергә мөмкин? Беркем дә.

Шулай да кыз ирексездән тавыш ишетелгән якка карады. Әле генә

штрафниклар кереп утырган вагон тәрәзәсе ачылган, бер ир шунда

капланган да кычкыра иде:

- Тәнзилә! Кызым!

Кинәт дөньяның асты өскә килгәндәй тоелды. Өн түгелдер бу.

Өннәрдә болай була алмый. Төштер. Саташудыр. Ничек инде аның әтисе

монда була алсын, ди? Ул бит... Әллә кичерешләр кискенлегеннән кызның

аңына көч килдеме соң? Әмма тавыш тагын кабатланды:

- Кызым, Тәнзиләм! Мин монда...

Кыз үзе дә аңламастан, тавыш артыннан иярде, башта йөгерә-атлый

барды, аннан йөгерүгә күчте.

- Әти! Әтием!...

Тик поезд тизлеген арттыра барды.

- Кызым! Мин фронтка китәм. Үзем сорадым. Фронтка китәм, кызым.

Мин хәзер тоткын түгел...

Әтисе тизрәк сүзләрен әйтеп бетерергә теләгәндәй, ашыгып-ашыгып

кабатлады:

- Мин хәзер иректә, кызым. Сез ничек? Әниең ничек?

Тәнзилә башта бер сүз дә әйтә алмады. Соңыннан ничектер теле

ачылды, тамагына утырган төер йотылган кебек булды.

- Без әйбәт, әти. Әйбәт. Без сине сагындык, әти. Син кайт, әти.

- Исән-сау торыгыз, кызым! Әниеңә сәлам әйт. Мин кайтырмын.

Поезд инде тизлеген арттырды. Вагон ераклаша барды. Ничек кенә

шәп йөгерсәң дә, ул ераклаша иде. Бераздан әтисенең сүзләре дә ишетелмәс

булды. Бары тик аның бер сүзе генә Тәнзиләнең колак төбендә яңгырап

калды:

- Кыз-зым!... Мин фронтка китәм... Мин кайтырмын...

Тәнзилә үзен-үзе белештермичә, поезд артыннан йөгерде. Поезд инде

бик еракка китеп кечерәя төшсә дә, туктамады. Бары тик ул күздән югалып,

үзе хәлсезләнеп, сулыш алганда, үпкәсе сызгыра башлагач кына туктап,

җиргә чүгәләде. Кулларын поезд киткән якка сузды да тигезлеген тота

алмыйча, җиргә капланды. Бераздан ул сулкылдарга тотынды. Һәм

хисләренә хуҗа була алмыйча кычкырып елый башлады.

Күңелендә давыл котырды. Үкенечнең чиге юк иде... Их, нигә генә

шул вагон төбендә күзәтеп тормады икән? Әтисен күргән булыр иде.

Күрешерләр, кочаклашырлар, аз булса да, сөйләшерләр иде. Нигә генә

шунда тормады соң?.. Теге кеше... таныш кебек тоелган кеше... шул әтисе

булган инде аның... Нигә артыннан бармады икән Тәнзилә, нигә

кычкырмады икән?.. Их, күрешә алмадылар... Шулкадәр сагына иде бит ул...

Шул ук вакытта күңелендә шатлык та әйтеп бетергесез иде. Әтисе

исән аның. Исән-сау... Исән-сау һәм ирекле... Ирекле! Төрмәдә түгел! Бөтен

ирекле ирләр шикелле үк фронтка китеп бара.

Һәм бөтен булмышын тетрәнергә мәҗбүр иткән бер яктылык

кабынды. Кинәт кабынды ул, яшен суккан кебек... Җанының үзәгендә кинәт

пәйда булган яшен ташы сыман тоелды. Ул яшен ташы кебек кайнар әрнүле

дә, якты да, нур сыман ягымлы да иде. Шул яктылык күңелен әрнетеп тә,

назлап та узды. Күз яшьләре булып, керфекләренә кунды, сүз булып,

иреннәреннән саркылды.

- Әти... Мин бит сине дә үтерәчәк идем... Әти...

19

Фронт сызыгында әллә ни үзгәрешләр булып өлгермәгән иде әле,

шуңа Тәнзилә алдан билгеләнгән план буенча хәрәкәт итеп, район үзәгенә

маҗараларсыз гына кайтып җитте. Кызыл армиячеләр күзенә дә,

партизаннарга да, немец солдатларына да бик чалынмаска тырышты. Хәзер

ул аларның барысы өчен дә дошман икәнен чамалый иде.

Район үзәгеннән җәяүләп кайтырга туры киләчәк. Әллә ни авырлыгы

булмас аның, әмма солдатлар кулына эләксәң, документ күрсәтергә кирәк. Ә

Тәнзиләнеке юк иде. Ул хәзер теләсә кайсы төбәктә хәрәкәт итә белә,

биштәрендә карта да, компас та бар. Шуңа урман аша элдерергә булды.

Болай күпкә турырак та чыгачак әле. Урман да хәзер бик тыныч түгел,

бүленеп калган кызылармиячеләр төркеме дә, партизаннар да, немец

солдатлары да йөри. Тик анда яшеренер урыннар күп һәм саклык белән генә

барсаң, бәла-казага юлыгу куркынычы азрак.

Тәнзилә урманга кергәч, иркен сулап куйды. Рәхәт иде монда. Җиргә

сузылып ятарга да күктәге зәңгәрсу болытларга карап онытылырга иде.

Болытлар агымы һәрвакыт серле дә, гүзәл дә була. Аларга озаграк карап

ятсаң, үзеңне дә мәңгелекнең бер өлеше итеп тоясың. Җаның шул болытлар

аклыгына төренеп, чистарынып кала, иңнәреңнән йөк төшә, тормышың

җиңеләеп киткәндәй тоела.

Ләкин Тәнзилә хисләргә бирелмәскә кирәклеген аңлый иде. Уяу

булырга тиеш ул. Урман һәм күкләр мәңгелек булса да, заман бүтән иде. Ул 

артык ашыкмыйча гына, саклык белән генә атлады. Бик тавышланмаска,

кирәкмәгән ботакларга басмаска, кемнәрнеңдер тозагына эләкмәскә,

күзләренә чалынмаска тырышты. Тавыш-фәлән ишетелсә, тынып калды,

яшеренде. Ә узгынчылар булды. Кызылармияче киеме кигәннәре дә, авылча

киенгәннәре дә, немец солдатлары да... Тәнзилә аларны сулыш та алмыйча

уздырып җибәрде. Киеменә карап кына, кемнең кем икәнен әйтә торган

заман түгел иде. Хәзер урманда гади кеше сирәк йөри, шуңа күрә монда

йөрүчеләрнең һәркайсыннан сакланырга туры килә иде. Бары тик Качкы

урманнарына кергәч кенә, бераз иркен тын алды. Монда ул үз кеше иде. Бу

аның үз урманы иде.

Елның кайсы фасылында килсәң дә, урманның һәрвакыт үз

матурлыгы. Ул сине шундук арбап ала, тормыш мәшәкатьләреннән, ыгы-

зыгылардан, җаныңны телгән газаплардан аралап, үз дөньясына чакыра.

Табигатькә якынрак бул, син үзең дә табигать баласы бит, аның

кануннарыннан артык ераклашма, ясалма өстенлекләргә, ялган

биеклекләргә алданып, үзеңне корбан итмә, адәм баласының һәр мизгеле

берәү генә бит, шуларның кадерен белеп кал, тәмен тоеп яшә дигән сыман

тоела.

Урман ул бөтенләй икенче дөнья шикелле. Әкият кебек серле,

тылсымлы. Әниләр кебек юмарт. Һәр адымда нәрсәдер тәкъдим итә. Әнә,

алтынга манылган каен яфраклары бөтен тирә-якны яктыртырга теләгәндәй

балкып утыра. Эчкәрерәк җимешләре тулышып, тәмләнгән миләш агачы

үзенә чакыра. Җимешләремне тәмләп кара әле, синең өчен генә үстердем

бит, дигән сыман була. Арырак узсаң, балан җимешләре кызгылт нурлар

сибеп җемелди. Кайда гына атласаң да, нәрсәгә генә карасаң да, күзне

сөендерә, матурлык өләшә.

Урман, табигать һәрвакыт кешеләр белән аралашырга тели, нәрсәдер

тәкъдим итә - нур, җылылык, күңел иркенлеге, гүзәллек, тагын әллә

нәрсәләр... Тик кешеләр генә аның белән сөйләшергә, ул биргән байлыкны

кадерләргә теләми. Кешеләр аны кол итәргә, файдаланырга тели... Их, ни 

кадәр табигатьтән ераклашкан бу адәм балалары. Алар хәтта бер-берсен

файдаланырга, бер-берсен кол итәргә тырыша. Шуның өчен талаша,

ямьсезләшә, сугышлар оештыра, тоташ илләр һәм халыклар язмышын канга

һәм күз яшенә батыра. И урман... Булдыра алсаң, гафу ит син адәм

балаларын. Син мәңгелек тә ул, алар әле чынлап та бала гына бит. Алар

үзләренең нәрсә кылганын үзләре дә аңлап бетермиләр...

Шулай уйларына бирелеп кайта торгач... Юк, берничә минут элек үк

тойды аны Тәнзилә... Тик ул вакытта сизелер-сизелмәс кенә иде, борынны

кытыклатып кына узган кебек булды. Көчәя барды. Тик кыз үз дөньясында

иде. Хәзер менә хыялый хисләргә бирлергә бер мөмкинлек тә калдырмыйча,

кырыс солдатлар катгыйлыгы белән чынбарлыкка тартып чыгарды. Тәнзилә

үзе дә искәрмәстән, яулык чите белән борынын каплады. Чыдап булмаслык

бу сасы иснең кайдан килгәнен ачыкларга теләп, тирә-ягына каранды. Һәм

күрде...

Үләт базы... Кайчан казыганнардыр инде аны, элек-электән үк бик

тирән булдымы икән, әмма Тәнзилә үз-үзен белгәннән бирле бәла-казага

юлыгып, җан биргән малны авыл халкы шушы "Үләт базы" дигән җиргә

китерә иде. Авыл зур булып, малларның күпләп каза күргән елларында да

бу баз тулмады да, бу тиклем сасы ис тә таратып ятмады. Хәер, ул чорда

каравылчысы да бар иде бугай, нәрсәләрдер сибеп эшкәртеп торгандыр

инде. Тик бүген монда чыдап булмаслык сасы ис иде.

Тәнзилә тизрәк китәргә ашыкты. Ләкин кинәт туктап калды.

Күңелендә ниндидер шик тә яралган кебек булды, кызыксынуы да көчле

иде. Башындагы яулыгын салып, авызын бәйләде дә үләт базына атлады.

Баз ким дигәндә дә, ун метрга ун метр зурлыгында, ә авызы эре маллар да

сыярлык итеп эшләнгән иде. Тәнзилә сак кына баз авызына килеп басты да

түбәнгә карады һәм чайкалып китте. Үз-үзенә ышанмыйча, күзләрен ачып-

йомып алды. Күренеш үзгәрмәде.

Үләт базында кеше мәетләре ята иде. Кайберләренең өстендә юка

гына нәни тукыма, калганнары анадан тума ялангач. Өлкән яшьтәгеләр дә, 

сабыйлар да бар. Аларның күбесе инде шешенеп шартлар чиккә җиткән,

кайбер гәүдәләр тишелеп, теткәләнеп беткән, сүлләре агып ята.

Кемнәрнеңдер яңак очлары ярылып, тиреләре шуып төшкән дә, сөякләре

күренеп тора. Шулай да кайсылырының йөзе үзгәрмәгән һәм кем

икәнлекләрен танырга мөмкин иде.

Тәнзилә аңына килә алмыйча озак торды. Бу куркыныч, чиркангыч,

коточкыч күренеш... Ул кешене һушсыз итә, аңын томалый, хәрәкәтсез

калдыра, мондый чынбарлык башка сыя алмый. Кешеләр үзләрен нинди

генә бөек затка санамасын, беркемнең дә үз ишләре белән болай кыланырга

хакы юк. Мондый нәрсәләрне эшләргә генә түгел, ә башка китерергә, уйга

кертергә дә ярамый. Ләкин бу уй гына түгел, ә кылынган гамәл һәм хәзер

инде бер нәрсәне дә төзәтеп, кире кайтарып булмый иде.

Тәнзилә үзе дә искәрмичә акрын гына артка чигенде. Укшыды.

Битендәге яулыгы иягенә шуып төште. Ул аны күтәреп куя алмады. Хәзер

инде сасы ис сизелми иде. Аңы томаланган, күзләрендә томан, борыны ис

сизми... Ул китәргә ашыкты... Кая булса да... Бары тик бу урыннан

ераккарак китәргә... Тәнзилә йөгерергә омтылды. Тик аяклары тыңламады.

Исерекләр йөгерүе шикеллерәк килеп чыкты. Ул чайкала-чайкала ашыкты...

Күз алдында төрле төсләрдәге ут шарлары биеште. Шул шарлар

арасыннан юантык офицерның сөйләгәннәре калкып чыкты:

- Әмма каты чирлеләрне Германиягә алып барып дәвалау мөмкинлеге

бар. Анда медицина алга киткән һәм мөмкинлекләр бик зур. Әгәр теләсәгез,

старостага килеп язылыгыз, без аларны тиз арада озату хәстәрен күрербез.

Әлеге чыгышны Үләт базындагы күренешләр алыштырды. Һәм тагын

юантык офицер күз алдына басты. Ул инде кәнсәләр баскычына таянып

түгел, ә үләт базындагы мәетләр өеме арасыннан чыгыш ясый иде:

- Әгәр теләсәгез, старостага килеп язылыгыз... Без аларны тиз арада

озату хәстәрлеген күрербез... Сезнең сәламәтлек безнең өчен бик

әһәмиятле...

Шулай үз-үзен белештерми йөгерә торгач, Тәнзилә нәрсәгәдер 

абынып җиргә мәтәлде. Авыртуны сизмәде, тик кабат аягына басарлык хәле

юк иде.

- Германиядә дәваларбыз, - дип пышылдады ул көйдергеч нәфрәт

белән. – Кабахәтләр! Ка-ба-хәтләр...

Аның соңгы сүзләрен күкрәк түреннән ургылып чыккан әрнү

дулкыны юдырып алып китте дә үксеп елауга әйләндерде. Бу күз

яшьләрендә алдану ачысы да, үкенү дә, өметсезлек тә - барысы да бар иде.

Бераздан ул хәлсезләнеп тынып калды. Еларлык күз яшьләре дә, көче дә

калмады бугай. Бары тик күкрәк түреннән ыңгырашу авазлары гына

сытылып чыкты. Һәм кайвакыт сүзләр ишетелде:

- Урман... Урман... Гафу ит син кешеләрне, урман...

20

- Әй, нишләп ятасың монда! - полицайларның берсе Тәнзиләнең

кабыргасына типте, - Тор! Кем син?

Кыз күзләрен ачты. Аңын каплаган караңгылык пәрдәсен кояш

нурлары ертып үтте. Тәнзилә күзләрен кыса биреп, тирә-якка каранды,

үзенең кайда икәнен хәтерләргә тырышты. Тик аңа ирек бирмәделәр, теге

полицай җилкәсеннән күтәреп алып китте.

- Әйдә, кайткач ачыкларбыз, - Монысы ат арбасында дилбегә тотып

утырган полицай тавышы иде. - Сал арбага. Киттек.

Җилкәсеннән эләктергән кул кызны ат арбасына ыргытты.

- На-а! – дип, ат куган тавыш ишетелде. - Әйдә!

Тәнзилә шунда гына үзенең нинди хәлләргә тарыганын исенә

төшерде. Әрсезләнеп, күз алдына килгән үләт базы корбаннарын куып

җибәрергә тырышты. Хискә бирелергә ярамый иде. Салкын акыллы булырга

кирәк. Ашыгырга, кабаланырга, кызып китәргә ярамый. Акылсыз кыюлык -

ахмаклыкка бәрабәр.

Кыз уйлады. Немецларның ничек кабул итәчәге хәзер билгесез, әмма

Петр Иванович биргән парольне күрсәтергә мөмкин иде әле. Кирәктер дә.

Шулай эшләмәсәң, документсыз, димәк, рөхсәтсез йөргән, димәк, режимга

каршылык күрсәткән кешене нинди җәза көткәне билгесез иде. Штраф

салырга да, төрмәгә ябарга да, атып үтерергә дә мөмкиннәр. Барысы да

илбасарларның кәефеннән, очраклы хәлләрдән тора... Ә очраклылыкка

таянырга ярамый.

Качкыга кайткач, Тәнзиләне кәнсәләргә керттеләр. Атларга да, тирә-

якка караш ташларга да ирек бирмәделәр хәтта. Теге әзмәвердәй полицай

култык астына бөгәрләп тыкты да ниндидер бүлмәгә алып кереп, идән

уртасына ыргытты. Һәм өстәл башындагы кешегә кайдан табуларын сөйләп

бирде. Биштәрендәге ташкүмер һәм брикет кыяфәтендәге динамитларны да

күрсәтте.

Монда барысы да үзгәргән иде бугай. Элекке комендант та, күз

өйрәнгән солдатлар да күренмәде. Комендант өстәле артында таза, әмма төз

гәүдәле СС гауптштурмфюреры утыра иде. Полиция начальнигы инде бу.

Димәк, элеке хуҗалар каядыр киткән, хәзер авылда СС хакимлек итә.

Гауптштурмфюрер Тәнзиләгә карап, нидер әйтте. Өстәлнең ян ягында

утырган тәрҗемәче аңлатып бирде:

- Кем син? Урманда нишләп йөрисең?

Тәнзилә торып басты. Итәген аз гына күтәрә төшеп, җилемгә төрелгән

кәгазь кисәген яшергән урыныннан тартып чыгарды һәм полиция

начальнигы өстәленә куйды. Гауптштурмфюрер чирканып кына, кулына

алды, күз йөгертеп чыкты һәм кабат Тәнзиләгә текәлде. Елмайгандай итте.

Һәм алдында торган телефон трубкасына үрелде. Кем беләндер нәрсәдер

сөйләште дә тәрҗемәчесенә борылып, нидер әйтте. Тәрҗемәче аны тыңлап

бетерде дә Тәнзиләгә эндәште:

- Хәзер синең арттан килеп җитәрләр. Аңа кадәр үзеңне тәртипкә

китер. - Һәм ул полицайга борылды: - Илтеп урнаштырыгыз. Анда беләләр.

Тәнзилә бу йортның кемнеке икәнен төгәл хәтерләми инде. Кечкенә

чакларында урамда да уйныйлар, өлкәннәр дә үзара аралаша торган иде.

Тик соңыннан, кешеләрне дошманлыкта гаепли башлагач, аралашу 

сирәкләнде, ә сугыш чыккач, бөтенләй диярлек бетте. Шуңа күрә ул

авылдашларын йөзгә таный, ә исемләп белми иде. Немецлар килер

алдыннан йортларын ташлап киткәннәрдер инде болар да. Хәзер монда

кунакханә шикеллерәк нәрсә иде. Аны немец солдатлары тәртиптә тота

икән.

Тәнзиләне бер бүлмәгә кертеп урнаштырдылар. Аннан соң яңа

киемнәр, сөлге китерделәр һәм мунчага озатып куйдылар. Мунча яхшы иде.

Тәнзилә бөтен дөньясын онытып, рәхәтләнеп юынды, мул итеп эссе салды,

аннан салкын су белән коенып кинәнде. Тәнендәге керне, арыганлыкны

гына түгел, ә күңелен тырнап торган кыйпылчыкларны, җанын әрнеткән

газапларны да юып төшерергә теләгәндәй кабат-кабат эссе салды, коенды...

Мунча юынып таза киемнәр киюгә, тормыш беркадәр матурланып

киткәндәй булды. Бүлмәгә кереп, бераз хәл алгач, ашарга керттеләр.

Тәнзилә ачыккан иде. Тамчысын да калдырмый сыпыртып куйды. Тамакны

туйдыргач, бөтен тәне изрәп киткәндәй булды, йокы баса башлады һәм ул

иснәнә-иснәнә караватка барып ятты да бераздан йоклап та китте.

- Хәзер ни әйтерләр инде, нинди хөкем көтәр? - дигән уй калка

башлаган иде, тик шундук каядыр китеп югалды. Тәнзиләнең бөтен

булмышын йокы биләде. Төшләнмәде дә ул, саташмады да, бары тик йокы

хөкеменә бирелде. Әйтерсең, табигать аны аз гына вакытка сүндереп

торырга, фани дөнья газапларыннан бераз гына ял иттерергә тели иде.

Тәнзилә йокысыннан торып, залга чыкканда, Петр Иванович түрдәге

өстәл башында утыра иде. Алдында - яртылаш бушаган коньяк шешәсе һәм

тулы бокал.

- Уяндыңмы? - дип елмайды ул кызны күрүгә. - Яхшы. Бераз һушыңа

кил дә сөйләшеп алыйк.

Кыз елмайды. Петр Ивановичның үз-үзен тотышы начарлыкка

юрарлык түгел иде. Тәнзилә юынып, өстен-башын тәртипкә китерүгә, ул

кофе ясап китерде. Өйдә алар икесе генә иде.

- Йә, сөйлә, - диде Петр Иванович, бокалыннан уртлап. - Нәрсәләр 

майтарып кайттың?

Тәнзилә барысын да җентекләп сөйләп бирде. Яшереп торуның

мәгънәсе юк, аннан соң күңелдә җыелган уй-кичерешләрне кем беләндер

уртаклашу теләге дә көчле иде. Ул хәтта үләт базында күргәннәрен дә

яшереп тормады. Германиядә дәваларга дип җыеп алып киткән чирле

кешеләрне шунда илтеп ташлаулары башка сыймаслык хәл иде. Ул аны

берничек тә үз эчендә генә саклап тота алмый иде.

Петр Иванович бүлдермичә генә тыңлады. Аннан соң бокалын

корытып куйды. Ул бүген элекке кебек түгел, ничектер сәер, авыру кешегә

охшап тора иде. Бәлки, коньяк тәэсире генәдер, бәлки, чынлап та

авырыйдыр... Кыз ул хакта сорашырга кыймады. Аннан соң бурычын үти

алмаган өчен аклану теләге дә бар иде. Шуңа да ул сүзен:

- Анда минем әти бар иде... - дип тәмамлады. - Мин аны берничек тә

шартлата алмый идем.

Петр Иванович көрсенеп куйды.

- Ярый... - диде аннан соң. - Син борчылма. Сугыш бу. Ә сугышта

беркем дә бөтенесен дә дөрес кенә эшли алмый. Гомум алганда, бу

башлангыч уңышлы тәмамланды һәм киләчәктә мондый эшчәнлек киң

колач алачак. Абвер инде җирлек әзерли.

- Ничек уңышлы? - Тәнзилә урыныннан ук сикереп торды. - Поезд бит

шартламады. Әллә?

Петр Иванович дәшмәде.

- Әллә шартладымы? - Тәнзилә үзен кулда тота алмады, ул ярсуның

чигенә җиткән иде. - Кем?

Петр Иванович дәшмичә озак торды. Башы иелде.

- Кем шартлатты? - дип кабатлады кыз. - Кем дип сорыйм?..

- Наташа.

Тәнзилә үзен-үзе белештермичә ишеккә ташланды да кире борылды:

- Кайда ул?

- Тәнзилә, тынычлан. Утыр әле... - Петр Ивановичның кыяфәте җитди, 

ул хәтта бераз үтенеп сораган да кебек иде, Тәнзилә утырырга мәҗбүр

булды, ир дәвам итте: - Утыр да тыңла. Беренчедән, Наташа әйтүенчә,

поезда пассажирлар булмаган. Икенчедән... Авылда хәл үзгәрде,

документсыз килеш урамга чыгасың икән, сине хәзер үк кулга алачаклар.

Петр Иванович өстәл читендә торган портфелен өстәлгә куйды. Бераз

актарынгач, катыргы китереп чыгарды һәм Тәнзиләгә сузды:

- Моны үзеңнән калдырма, - диде ул тирән хәстәрлек белән. - Бу сиңа

немецлар кул астындагы биләмәдә каршылыксыз хәрәкәт итәргә һәм

өстенлектән файдаланырга мөмкинлек бирә.

- Рәхмәт.

- Беләсеңме нәрсә?.. - Петр Иванович бераз текәлеп торды, аның

күзләре мөлдерәмә иде. Тәнзилә хәтта бераз уңайсызланып куйды. - Менә

син ни өчен немецларга хезмәт итәсең?

Немецларга хезмәт итәсең... Тәнзилә бер мизгелгә катып калды. Әйе,

ул моңа кадәр әтисен төрмәгә япкан, әнисен, үзен һәм үзе кебек бик күп

кешеләрне шом һәм курку эчендә яшәтүче совет властен яратмый иде. Әле

дә өнәп бетерми. Элек аңа матур сүзләр сөйләп, якты тормыш вәгъдә итүче

немецлар ошый иде. Ул аларга өметләнә иде. Әйе, ул алар файдасына эшли

иде. Авыллары белән шулай итәләр бит. Ләкин беркем дә СССР тылына

барып, поездларга шартлаткыч куеп йөрми. Куйса ни, кире алды бит инде,

шартлатмады. Шулай да Петр Ивановичның "Немецларга хезмәт итәсең"

дигән сүзе сәер ишетелде. Гаепләү карары кебек...

- Ә сез? - Тәнзилә моны сүз таба алмаганнан гына әйтте. - Сез ни

өчен?

Петр Иванович бераз уйланып торды. Аннан бокалына коньяк койды,

тик эчмәде.

- Совет власте өметләрне акламады, - дип авыр сулады аннан соң. -

Илне канга батырды. Унҗиденче елдан алып, халык кан һәм күз яшьләренә

батып, туктаусыз курку эчендә яшәргә мәҗбүр булды. Мин бу властьның

дошманы идем. Сугыш башлангач, әсирлеккә төштем. Үз теләгем белән 

түгел, шулай туры килде. Һәм немецларның матур сүзләренә алданып,

хезмәттәшлек итәргә булдым. Бүтән чарам да юк иде, концлагерьда көн саен

иллеләп кеше үлә, ачлык, ялангачлык, авыр эш һәм мәңге бетми торган

чирләр. Ләкин "большевиклар коллыгыннан азат итәбез, ирекле тормыш"

дигән сүзләре булмаса, мин чәнечкеле тимерчыбык артында үләргә дә риза

идем.

Петр Иванович бокалыннан авыз итеп куйды да дәвам итте.

- Минем Россияне ирекле һәм бәхетле кешеләр иле итеп күрәсем

килде. Юк, патша дәверенә кире кайту мөмкин түгел, мин ул хакта башыма

да китермәдем. Ниндидер яңалык, яңа юнәлеш кирәк иде. Гитлер иле шуны

бирер шикелле тоелды. Һәм мин, Россиянең якты көннәрен якынайту

хакына... Һе... Сазлык шикелле нәрсә инде бу, читтән караганда, үләннәр

үсеп утыра, чәчәкләр тырпаеп тора, суы да чиста кебек. Ә эченә керсәң

батасың... Хәрәкәтләнсәң дә, батасың, тик торсаң да, батасың...

Петр Иванович бераз йомшара иде бугай. Ләкин ул тагын бокалыннан

уртлап куйды.

- Россиянең иң зур проблемасы менә нәрсәдә: ул уйлый белми,

акыллы кешеләренә таяна белми, аларны күрми. Башта уйларга кирәк.

Шуннан соң - эшләргә. Ә Россия башта эшли. Пыр туздыра. Ә аннан соң...

Аннан соң - соң. Уйладың ни дә, уйламадың ни - берни дә үзгәртеп булмый.

Ул "тыңлыймы бу, берәр нәрсә аңлыймы" дигәндәй, Тәнзиләгә

текәлеп торды. Елмаеп куйды. Һәм дәвам итте:

- Ә син - маладис кыз! Кечкенә булсаң да, син вакытында уйлый

белгәнсең. Вакытында уйлап өлгермәсәң, шартлаткач, соң булыр иде. Ә мин

менә уйлый белмәдем...

Соңгы сүзләре калтыранып чыкты. Тик ул үзен тиз кулга алды.

- Тәнзилә, - диде Петр Иванович, иң ышанычлы кешесенә сер чишкән

кебек итеп. - Бу синең җирең. Тик җир ул үзең хуҗа булганда гына синеке,

әгәр аңа ятлар хуҗа була икән, ул синеке түгел. Шуңа аны сакларга кирәк.

Һәртөрле хакимнәр килә дә китә ул, аларның хәтта каберләрен дә белүче юк, 

ә җир кала. Син җиреңне сакла. Җиреңә кайт. Син боларга хезмәт итмә,

кызым.

Тәнзилә нәрсә әйтергә дә белмичә аптырап калды. Моңа кадәр немец

тормышына дан яудырган, шундый кинолар күрсәткән, совет солдатларына

каршы сугышу серләрен өйрәткән остаз авызыннан бу сүзләрне ишетү сәер,

хәтта акылга сыймаслык хәл иде. Тик ул аларны әйтте. Бәлки, исерек

булганы өчен генәдер.

- Ә хәзер кит, Тәнзилә.

Кыз баскан урынында бераз аптырап торды да ишеккә юнәлде.

- Хуш!

- Сау булыгыз, Петр Иванович.

- Бәхил бул. Үзеңне дә сакла.

Өй ишеге төбендә дә капка алдында да икешәр сакчы тора иде.

Урамга чыгып, тәрәзә яныннан узганда, өй эчендә шартлау тавышы

ишетелде. Тәнзилә бер мәлгә тукталып калды. Шунда гына Петр

Ивановичның "Бәхил бул" дигән сүзләренең мәгънәсен аңлады.

Их, һәркемнең үз нияте, үз хыяллары инде. Тормыш давылында шул

хыяллар чәлпәрәмә килә дә кыйпылчыклары үзенең йөрәгенә кадала.

* * *

Авырту әле бер җирне камчылап алды, әле икенчесен... Күзләрдән

утлар күренде... Утлар төрле төсләргә кереп биеште дә юкка чыкты... Һәм

кайдандыр атылып кергән көч тагын һөҗүмгә этәрде... Алар сугыштылар...

Күзләренә ак-кара күренмичә, бер-берсен бәргәләделәр...

Тәнзилә кечкенә гәүдәле булса да, ут кебек иде, бер арада кызның

аякларына типкәләде дә изүеннән алып, Наташаны җиргә сузып салды һәм

өстенә менеп утырып буарга тотынды:

- Анда минем әти бар иде, - дип ыңгырашты үзе. - Әти, аңлыйсыңмы?

Кешеләр бар иде анда...

Тик Наташа бирешергә җыенмый иде, ул дошманының бармакларын 

каерып, муенныннан аерды һәм мәтәлчек атып алды да Тәнзиләне аста

калдырды. Тик сугарга да, буарга да уйламады. Бары тик бөтен авырлыгын

салып, кызның кулларын җиргә беркетеп куйды һәм:

- Тәнзилә! - дип ялварды, - Син мине ишетәсеңме? Син бит мине

ишетмисең... Тыңла әле... Әтиең юк иде анда, аларны башка поездга

күчерделәр. Мин күрдем аны, аз гына сөйләшеп тордык, аннан соң ковбой

алып китте. Штрафбатта ул.

Штрафбат сүзен ишеткәч, Тәнзилә һаман да карышып, тыпырчынып

маташкан кулларын йомшартты. Машинистларның: "Штрафникларны

китерәләр" - дигәне исенә төште. Димәк, күргән... Димәк, алдамый...

- Мин өч вагонны да карап чыктым, беркем дә юк иде... - Наташа

Тәнзиләне ычкындырып торып басты. - Әйтеп торам бит, кеше юк иде ул

поездда.

Тәнзилә дә сикереп торды. Һәм тагын ахирәтенең якасына үрелде:

- Кеше юк иде? Ә "теплушкалар"?

Наташа аңа текәлде:

- Ә анда НКВД офицерлары иде, - дип ысылдады ул, нәфрәтенә

тончыгып. - Аларга минем үз исәбем. Алар әтине үтерде.

- Ә машинистлар? - дип җикерде Тәнзилә. - Аларның ни гаебе бар

иде?

Наташа тыны чыккан туп кебек җебеп төште.

- Гаепле мин, беләм... - диде ул әрнү катыш ярсу белән. - Ялгыштым.

Бөтенләй тиясе юк иде. Тик нишлим соң хәзер, асылыныйммыни?

Тәнзилә аңа карап, үзе дә җебеп китте. Буыннары тотар-тотмаска

әйләнде. Кызганыч иде Наташа. Ә гаепләргә хакы бармы Тәнзиләнең? Үзе

дә бит аның хәлендә, хәтта аннан күпкә авыррак хәлдә калырга мөмкин иде.

Ышандылар алар, алдандылар. Әгәр тыныч, матур, җитеш тормышта

яшәсә... Хәтта авыр, ямьсез, ярлы тормышта яшәсә дә... Әгәр бер гаепсез

әтисен алып китеп атып үтермәсәләр, Наташа мондый адымга барыр идеме

соң? Уйлар идеме ул үч алу турында? Гаеплеләрне эзли башласаң, 

тормышның әллә нинди катламнарын актарырга туры киләчәк әле, шунсыз

гадел хөкем чыгару мөмкин түгел. Ә кирәкме соң ул хөкем?

Кем белсен? Тик Наташа кызганыч иде. Тәнзилә аны кочаклап алды

да аркасыннан сөеп юатырга кереште. Күзләренә яшь эркелде. Наташа да

сулкылдый иде.

Бераздан алар тынычландылар, һәм Наташа кинәт дертләп китте:

- Аһ, Тәнзилә... - диде ул нәрсәнедер исенә төшергәндәй. - Безгә

ашыгырга кирәк.

- Кая?

- Әйдә, йөгердек... Юлда сөйләрмен...

21

 

Кызлар йөгерә-атлый, кәнсәләр ягына киттеләр. Наташа анда барып

җиткәнче барысын да сөйләргә ашыга иде. Юлда полицайлар очраганда,

ярым пышылдауга күчә, аннан тагын кычкырып сөйли башлый, кайчагында

тавышы калтыранып куя да күзләрен сөртеп ала...

Алар укырга киткәч, авылда ярыйсы гына үзгәрешләр була.

Немецлардан качып баручы кызылармиячеләр, коммунистлар, каза күргән

авыл ирләре урманда берләшеп, партизаннар отряды оештыра. Аларның әле

совет гаскәрләре белән бәйләнеше юк, башка төркемнәр белән дә үзара

килешеп эшләмиләр. Бөтен максатлары - илбасарларга күбрәк зыян салу,

аларның көчен киметү...

Әле күптән түгел генә алар урман кисүче немецларга һөҗүм итәләр.

Барысын да үтереп бетергәч, агач төялгән вагоннарны шартлаталар.

Качкыда немецларның солдатлары егермеләп кенә, алар авыл халкы белән

әйбәт мөнәсәбәт көйләп җибәргәч, хәтта автоматларын да үзе белән йөртми

башлый. Партизаннар авылга һөҗүм итеп немецларның барсын да үтереп

бетерә.

Хәтта староста белән бригадир Барбосны асар өчен дар да әзерләп

куялар. 

- Фашистлар табанын ялаучыларга үлем! – дип, кәнсәләр янына

җыелган халык алдына чыгаргач, авылныкылар каршы төшә.

- Алар безгә начарлык кылмады, киресенчә, бәла-казадан аралап

килде, - дип яклап алып калалар.

Партизаннар кабат урманга китә, ә авылга ССның полиция батальоны

килеп тула. Болар инде элекке немецлар түгел. Боларны хәтта Вермахт

солдатлары да күрәлмый, "палачлар" дип атый икән. Алар хәтта чын

немецлар да түгел, ә төрле илләрнең җинаятьчеләреннән җыелган

башкисәрләр төркеме икән. Шулар килгәч, авылда мәхшәр башлана.

Кешеләрнең мал-туарын, каз-үрдәген талап алалар, хәтта сандыкларына

кадәр актарып, йөзек-беләзекләренә кадәр алып чыгып китәләр.

Әмма боларның килү максаты - кешеләрне талау гына түгел. Алар

партизаннар белән бәйләгән кешеләрне эзли, шиклеләрне алып китеп

җәзалыйлар, атып үтерәләр. Менә бүген дә урман кисүчеләрне партизаннар

белән элемтәдә гаепләп, сорау алалар икән. Гаеплеләрне кәнсәләр

алдындагы мәйданда җәзаларга итәләр, шуны күрсен өчен бөтен авыл

халкына килергә кушканнар. Килми калучыларны өй борынчаә йөреп атып

чыгачаклар икән.

Наташаның дулкынлана-дулкынлана сөйләвеннән Тәнзилә шуларны

аңлады. Һәм йөрәге жу итеп куйды. Аның әнисе дә урман кисүдә иде бит,

аннан да сорау алалар микәнни? Шулай булып чыга инде. Нишләргә соң

хәзер? Петр Иванович та юк ичмасам. Ә бәлки, әнисен бүтән эшкә

күчергәннәрдер? Озак кына вакыт узды бит, әнә нинди үзгәрешләр булып

өлгергән. Бәлки, әнисе дә... Болай уйлау рәхәт кебек тоелса да, шикләрне

тарата алмады. Тыныч булырга кирәк. Салкын канлы булырга. Берәр җае

чыкмый калмас әле.

Ләкин бернинди дә җай чыкмады.

Кәнсәләр янында халык җыелган иде инде. Полицайларның бер

төркеме тыгыз түгәрәк ясап, аларны уратып алган, калганнары төркем-

төркем булып өйдән-өйгә йөриләр. Ишегалларында ара-тирә ату тавышлары 

ишетелеп куя. Кәнсәләр алдындагы мәйданда да тыныч түгел, җиде-сигез

полицай этләр тотып чыккан. Аларны халыкка өсләтеп-өсләтеп алалар,

этләр өрә-өрә ыргыла, хуҗалары көч белән генә тотып тора. Этләр өргәнгә

балалар елый, хатын-кызлар да куркуларыннан кычкырып җибәрәләр. Шул

рәвешле шау-шу барлыкка килә.

Халыкны әйләндереп алган полицайлар чылбырын үткәндә үк,

кызларны төркем эченә төрткәләделәр:

- Тиз булыгыз! Нәрсә йоклап торасыз...

Тәнзилә әнисен эзләде. Полицайлар халыкны тыгыз итеп кысып

бетергән, хәрәкәт итү мөмкинлеге юк иде. Тәнзиләнең кемне табарга

тырышуын сизеп Наташа:

- Безнең әниләр монда түгел, - дип пышылдады. - Аларны иртән үк

җыйдылар. Сорау алалар.

Бераздан кәнсәләр ишеге ачылып китте һәм партизаннар белән

бәйләнештә гаепләнгән кешеләрне чыгардылар. Болар, нигездә, урманда

эшләүчеләр иде. Барысының да йөзләрендә күгәргән урыннар, кан эзләре,

кайберләре аягында чак басып тора. Тәнзилә әнисен күреп калды да мәйдан

уртасына ташланды:

- Әни!

Ләкин шундук аяк астында пулялар биешергә тотынды. Берсе дә

тимәде, әмма кызны тукталырга мәҗбүр итте. Шундук полицай тавышы

ишетелде:

- Тукта! Урыныңа бас...

Тәнзилә тагын алга омтылды. Бу юлы атмадылар. Полицайның көчле

кулы кызның җилкәсеннән эләктереп, җыелган халык өстенә ыргытты.

Тәнзиләне кемнәрдер тотып калды да ипләп, кенә җиргә төшерде. Башкалар

мәйдан уртасына омтылмасын диптер инде, этләр тоткан команда халыкның

каршысына ук килеп басты. Шау-шу тагын көчәйде. Ул бераз дәвам итте дә

кинәт тынып калды.

Кәнсәләр күтәрмәсендә гауптштурмфюрер күренде. Халык тын да 

алмыйча аның сүзен көтте. Бары тик этләр генә һаман өрә иде. Полиция

начальнигы ым какты һәм эт сөйрәгән полицайлар элекке урыннарына

барып басты.

Тәнзиләне кемнәрдер тотып тора иде. Мәйдан уртасына укталып-

укталып куйса да, җибәрмиләр. Аның бәлагә таруыннанмы, полицайларны

нәфрәтләндерүдәнме куркалар. Кыз беркая да китә алмады, тыпырчынды-

тыпырчынды да тынып калды. Тик күзләрен әнисеннән алмады.

Әнисенең кыяфәте коточкыч иде. Чәчләре тузган, сул як күз төбе нык

итеп шешеп, күзен каплаган, өске ирене күбеп ярылган, борыныннан да,

авыз читеннән дә куе кан агып төшкән. Ул көч-хәл белән аякларын

шуыштырып килде, хәзер менә егылам дигәндәй чайкалып басып тора. Боз

кебек туңып калган сыңар күзен Тәнзилә ягына төбәгән, тик ул берни дә

күрмидер, берни дә сизмидер кебек тоела. Юк... Сизә икән... Әнә сизелер-

сизелмәс кенә итеп башын кагып куйды. Күз читләрендә ике тамчы пәйда

булды. Ул тамчылар керфек очларына шуышып, бераз дерелдәп тордылар

да яңаклары буйлап агып киттеләр.

- Без сезгә азатлык алып килдек, - дип, сүз башлады

гауптштурмфюрер. - Үзегез теләгәнчә яшәргә мөмкинлек бирдек. Ләкин

алар...

Гауптштурмфюрер сорау алудан чыккан төркемгә төртеп күрсәтте.

Һәм чиксез җирәнү белән чыраен сытып куйды. Аңа ияреп, тәрҗемәче дә

чыраен сытты һәм дәвам итте:

- Алар килешүне бозып, авылга партизаннар алып килде.

Партизаннар, коммунистлар һәм башка дошманнар белән бәйләнешкә

керүчеләрнең барысын да шушы язмыш көтә.

Гауптштурмфюрер янындагы офицерга ым какты. Тегесе сорау

алудан чыккан төркем янына барып, саф русча команда бирде:

- Бегом марш!

Сорау алудан чыгучыларны полицайлар төрткәли башлады:

- Бегом! Бегом! 

- Шнель!

Полицайлар басымы астында тоткыннар авыл ягына карап йөгерергә

тотынды.

- Шнель! – дип, кемдер аларның аяк астына автоматтан сиптерде.

Тоткыннар тизрәк йөгерә башлады. Ярсып өргән этләр тоткан команда алар

артыннан төште. Йөз илле метр чамасы баргач, тоткыннарны кире борып,

кәнсәләр ягына куалый башладылар, этләр белән өркетеп, автоматлардан

сиптереп ашыктырдылар. Хәлләре болай да беткән кешеләр, бөтен көчләрен

туплап йөгерә-йөгерә, кәнсәләр алдындагы мәйданга килеп керде. Аларның

бөтен күзәнәген курку ялмап алган, үзләрен-үзләре белештерерлек хәлдә

түгелләр иде бугай. Шуңа авыртуны да, хәлсезлекне дә тоймыйлар, бары

тик гомерләрен саклап калу өчен җән-фәрманга чабалар.

Калганы мизгел эчендә булды. Авыл ягыннан ярсып өрә-өрә этләр

килеп чыкты да тоткыннар төркеме өстенә ташланып, сорау алудан чыккан

кешеләрне җирдә ауната-ауната таларга тотынды. Аларның барысы да

хатын-кызлар иде. Чырылдашкан, авыртудан әрнеп кычкырган,

ыңгырашкан тавышлары һаваны ярып торды. Киемнәре канга батып, кып-

кызыл төскә керде, кемнәрнеңдер эт умырудан асылынып төшкән балтыр

итләре, беләкләре ялтлап калды. Ә этләр ырлый-ырлый талавын белде, инде

кычкырырлык кына түгел, ыңгырашырлык та хәлләре калмаган ярым үлек

хәлдәге хатыннарны җирдә тәгәрәттеләр.

Тәнзилә үзәк өзгеч кычкыру ишетеп тынып калды.

- Әни! Ән-ни-ем!..

Һәм моның үз тавышы икәнен аңлагач, аяклары белән җиргә бәрә-

бәрә чәбәләнергә кереште. Үзен тотып торган куллардан арынырга

тырышты, тик алар көчле иде, җибәрмәделәр.

- Күзеңне йом! - дип пышылдады кемдер. - Тынычланырга тырыш.

- Син берни дә кыла алмыйсың, үзеңне генә...

- И, бала... - дип куйды кайсыдыр.

Полицайлар җыеп алып киттеме, кай арададыр этләр юкка чыкты.

Бары тик мәйдан уртасында ыңгыраша-ыңгыраша чәбәләнүче ярым үле

кешеләр, җан бирә алмыйча тартышып ятучы гәүдәләр һәм бу тамугтан

котылган мәетләр генә торып калды. Бу күренеш озак дәвам итте. Бәлки,

коточкыч булганга гына озак кебек тоелгандыр. Әмма авыл халкы тын да

алмыйча күзәтте. Аларның башларын читкә алырлык, йә күзләрен йомарлык

та чарасы юк, әлеге коточкыч күренеш барысының да аңын томалаган иде.

Бераздан мәйданда тартышып яткан кешеләр янына бер төркем

полицайлар килеп, автоматтан сиптерде. Корычтай тынлык урнашты.

Кешеләр каккан казык кебек селкенергә, сулыш алырга да куркып басып

тора иде.

Гауптштурмфюрер тавышы тынлыкны бозды:

- Безгә каршылык күрсәткән һәр кешене шундый һәм моннан да

хәтәррәк язмыш көтә, - диде ул.

Аның тавышы шушындый коточкыч хәлдә дә тыныч һәм битараф

кала алуы белән куркыныч иде.

Көтмәгәндә, мәетләр өемендә кемдер селкенеп куйды. Һәм бер хатын

тырмаша-тырмаша дүрт аяклап басты да күтәрелергә тырыша башлады.

Күзләр аның ягына төбәлде. Бер мизгелгә хәтта немецлар белән полицайлар

да катып калды. Ә хатын чайкала-чайкала, аягына басты да полицайларга

табан килә башлады. Аның кыяфәте кот алынырлык иде. Күлмәкләре

ертылып челтәргә әйләнгән, битенең бер ягын этләр умырып алган,

ботларыннан, балтырларыннан кубарылган ит кисәкләре асылынып тора,

ялангач күкрәкләре ит һәм кан боткасына әверелгән. Ул полицайлар алдына

килеп басты да:

- Атыгыз мине, - дип ыңгырашты һәм тегеләрнең өнсез торуын күреп,

җан әрнүе белән ярып салды: - Атыгыз... Зинаһар, үтерегез... Җәзаламагыз...

Бер мизгелгә дөнья тынып калды. Бераздан җыелган халык арасыннан

шундый ук җан өзгеч аваз ишетелде:

- Әнием! Әни...

Тавыш дәвам итте, хәзер инде сүзләре аңлашылмый, бары тик ярсып 

ыңгырашу, күз яшьләре аша ыңгырашу гына һаваны телә иде... Бу Тәнзилә

иде. Бераздан ул хәлсезләнеп калды һәм сулкылдарга кереште.

- Атмаска! - дигән тавышы ишетелде гауптштурмфюрерның. -

Бандитлар белән бәйләнгән авыл кешеләре үзләрен ни көткәнне күрергә

тиеш. Якынрак китерегез.

Ике полицай хатынны ике ягыннан алып, авыл халкы янына ук алып

килде. Ул чайкалып куйды, әмма егылмады. Хәлсез һәм чалыш адымнар

белән Тәнзиләгә табан килә башлады. Тәнзилә тыпырчынды. Үзен тотып

торган куллар бушап калды. Һәм кыз төркемнән чыгып, әнисен кочаклап

алды.

- Ән-ни-ем!..

- Кыз-зы-ым... - диде әнисе иреннәрен көч хәл белән тибрәтеп. - Кайт-

тың-мы?..

Ул кызының чәчләреннән сыйпарга теләп калтыранган хәлсез

кулларын өскә күтәрә башлады. Нәкъ менә элеке чаклардагы шикелле итеп,

әниләрдә генә булган ярату белән тагын бер тапкыр шушы баланың

чәчләреннән сыйпарга, ана назын тапшырып калдырырга иде. Иркәлисе иде.

Бу назлары, бәлки, соңгысыдыр... Ул иреннәрен кысып, бөтен тәнен

көчәндереп, кулларын күтәрде. Кызының чәчләренә кагылды. Һәм кинәт

нәрсәдер өзелде. Буыннары йомшарды, сулышы кысылды, күкрәгендә нидер

шартлаган кебек булды. Һәм ул акрын гына сыгылып төште дә җиргә ятып

тынып калды. Тәнзилә дә аның белән бергә егылды һәм әнисен кочаклап

үбә-үбә үксергә кереште.

- Әни!.. Ән-ни... Әйе, мин кайттым, әни... Ташлап китмә, әни...

22

Кайгы-газапның чиге-чамасы юк иде. Газизләрдән газиз әниеңне

этләрдән талатып, вәхшиләрчә җәзалап үтергәнне үз күзләрең белән күреп

тор да... Ичмасам атып кына үтерсәләр дә бер хәл әле... Ә монда... Әнисенең

әрнү-сызланулары үз җанына күчеп, бөтен булмышын көйдергәндәй 

булды...

Мәйдандагы корбаннарны полицайлар йөк машинасына ыргыта

башлаганнар иде, Барбос полиция начальнигы янына килеп, аларны

җирләүне авыл халкына калдыруны үтенде. Озак кына ялынганнан соң,

гауптштурмфюрер кул селтәде: "Теләсәгез нишләгез". Бөтен авыл халкы

зиратка китте. Һәркайсына аерым кабер казып, шунда җирләделәр. Тәнзилә

боларны төш кебек кенә хәтерләде. Ул өстенә ишелеп төшкән кара

кайгыдан хәлсезләнеп кенә түгел, аңгыраеп та калган иде.

Ул берни эшли, берни уйлый алмыйча кояш баеганга кадәр әнисенең

кабере янында утырды. Хәрәкәтләнерлек хәле, уйларлык уе юк иде. Хәтта

әрнү-сызланулары, җан газаплары да юкка чыккан сыман булды. Ул

тормыш читенә ташлап калдырылган буш савыт шикелле иде. Беркемгә дә

кирәкми һәм үзенә дә берни кирәк түгел.

Кинәт кемнеңдер кулы иңенә кагылуга дертләп китте. Бу Наташа иде.

Ул да кайгыдан кара көйгән, елый-елый күз төпләре шешенеп беткән.

Шулай да Наташа бераз тынычланып өлгергән иде:

- Әйдә, кайтабыз, - диде ул Тәнзиләнең кулыннан алып. - Әйдә...

Тәнзилә дәшмәде. Шулай да Наташага иярде. Бу дөньяда ахирәтенең

дә булуы, аның янына килеп хәл белешүе, кул сузуы бөтен дөньяны каплап

алган өметсезлек пәрдәсен шудырып төшергәндәй булды. Ул әле япа-ялгыз

түгел, тормыш белән бәйләп тотучы җепләрнең барысы да өзелеп бетмәгән.

Менә бит, Наташа бар... башка ахирәтләре... Әтисе фронтта... Сугышып

йөри... Ә әнисе юк...

Ләкин ничек кенә авыр булмасын, моңа күнегергә кирәк иде. Әнисен

җәзалап үтергән кешеләрдән үч алырга, үзләрен дә иң ачы газапка дучар

итәргә кирәк. Әнә бит, Наташа ничек нык тора. Әтисен "тегендә" алып

китеп атып үтергәннәр, әнисен этләрдән талатып... Ә ул Тәнзилә кебек

җебеп төшми. Нык булырга кирәк.

- Безнең кораллар бар иде, - диде Наташа аның уйлар агымын

сизенгәндәй. - Аларны кулланырга вакыт җитә бугай.

Тәнзилә дә нык булырга тырышты, әмма тавышы мескен чыкты:

- Бар алар.

Наташа кире каккысыз бер катгыйлык белән әйтеп куйды:

- Үч алырга кирәк.

Наташаның бу сүзләре иң зур юаныч шикелле яңгырады, хәтта

күңелдәге газапларны да арткарак күчереп куйгандай булды. Үч алырга

кирәк. Бу инде бушлык эчендә яшәү түгел. Бу - максат. Әгәр кешенең

максаты бар икән, ул хәрәкәт итәргә тиеш.

- Алырбыз. - Тәнзиләнең дә тавышы ышанычлы иде.

- Бүген үк! - дип кистерде Наташа. Аның йөзендә тәвәккәллек,

күзләрендә ярсу очкыннар пәйда булды. - Мин бүген үк

гауптштурмфюрерны үтерәм. Полицайлар отряды авыл клубын казарма

кебек итеп ясаган, аларны да шартлатырга була.

- Ашыкма, - диде Тәнзилә. - Монда барысын да уйлап эшләргә кирәк.

Наташа аңа текәлде:

- Нәрсәсен уйлап торасың?!. Бардың, аттың, шартлаттың...

- Юк... Ашыгырга ярамый. - Тәнзилә кабат үз хәленә кайта баруын

тойды. Менә бит ничек. Әгәр максатың бар икән, ул иң коточкыч

кайгылардан да сөйрәп чыгара, җаныңдагы бушлыкны яшәү мәгънәсе белән

тутыра һәм уйларга, хәрәкәт итәргә этәрә. Тәнзиләнең дә бөтен уйлары үч

алу максатын гамәлгә ашыру өчен эшли башлады.

- Ашыгырга кирәк, - дип карышты Наташа. - Бүгенге вәхшилекләре

җавапсыз калды дип шатланмасыннар.

Наташа да хаклыдыр инде. Тик алар авылда хәлләрнең ничек торуын

төгәл белмиләр, хәрәкәт итү планы да, алда торган эшкә ярашлы кораллары

да юк. Ә автомат белән гранаталар гына әллә ни файда китермәскә мөмкин.

Китергән хәлдә дә аларны Тылсымлы йорттан барып алырга кирәк әле.

Шуңа күрә артык ашыгу куркыныч иде. Ләкин Тәнзилә бу хакта әйтеп

тормады.

- Наташа, әйдә, хәзер безгә кайтабыз. Шунда барысын да уйлап 

бетерербез.

Наташа бу юлы ризалашты:

- Карале, ахирәт? - Аның күзләре очкынланып китте. - Бәлки, Оля

белән Катяга да әйтербез?

Тәнзилә уйга калды. Кызлар, әлбәттә, ышанычлы иде. Кешенең

күбрәк булуы да әйбәт.

- Риза булмасалар?

- Ә без әйтеп карыйк. Ризалашмасалар да, сатмыйлар бит инде.

- Әйдә, башта икәү уйлашыйк әле. Иртәгә аларга да әйтербез.

Ләкин Наташа үзенекендә нык торды:

- Юк, Тәнзилә, сузарга ярамый, - дип, кырт кисте ул. - Мин хәзер

кызларны җыеп киләм. Син шунда берәр нәрсә әзерли тор. Ачыктырды.

Тәнзилә кул гына селтәде дә өенә кайтып, бәрәңге пешерергә куйды.

Һәм түземсезләнеп, ахирәтләрен көтә башлады. Өй салкын да, котсыз да

кебек тоелды. Кай почмакка гына күзе төшсә дә, анда әнисе басып торадыр

дип өмет итте, тик ул беркайда да юк иде. Аның юклыгы күңелен талады.

Өйдә торасы килми иде. Ул ихатага чыкты. Абзарда сыер мөгрәгәне

ишетелде. Шайтан алгыры! Ул бит бүген савылмаган да, ашатылмаган да.

Тәнзилә чиләк алып, сыер саварга кереп китте.

Савып, малларның ашарына салып чыгуга капка ачылып китте.

Тәнзилә ахирәтләре дип уйлаган иде, әмма бу Барбос булып чыкты. Ул

тирә-ягына каранып алды да чатанлый-чатанлый, кыз янына ашыкты.

- Тәнзилә кызым, кайгыңны уртаклашам, әниең бик әйбәт кеше иде, -

диде ул, килеп җиткән уңайга аның аркасыннан сөеп. - Әтиең белән дә бик

тату яшәдек. Тик әле болай итеп йөрүемнең сәбәбе ул гына түгел.

- Рәхмәт, Барый абый... - диде Тәнзилә. - Әйдәгез, өйгә керик. Менә,

яңа сауган сөт... Бәрәңге дә пешеп утыра...

Барбос өй ягына бер адым атлады да туктап калды:

- Юк, кызым, кереп тормыйм, - диде ул һәм сөткә ымлады. - Берәр

көрешкә салып бирсәң ярар. Сусадым бик нык. Ә өйгә кереп тормам, 

караңгы төшкәнче йөреп чыгасы җирләрем күп.

Тәнзилә бер чынаяк сөт салып биргәч, голт итеп эчеп куйды да

бишмәт җиңе белән авызын сөртеп алды һәм:

- Иртәгә немецлар бик хәтәр план кора, - дип, Тәнзиләгә текәлде. -

Унбиш яшьтән утыз бишкә кадәрге хатын-кызларны каядыр алып

китмәкчеләр.

- Германиягәме әллә? - диде Тәнзилә. - Шунда кол итеп эшләтәләр дип

әйтәләр бит.

- Смоленскины сөйләделәр шикелле. - Барбос аклангандай башын иде,

- Немец теле бераз онытыла төшкән, барысын да төгәл аңлап бетермәдем.

Анда булса, хәлләр бик хәтәр, диләр. Син үзең ышанган кешеләргә хәбәр ит

тә урманга качу ягын карагыз.

Хәбәр яхшы түгел иде, тик Тәнзилә сер бирмәскә тырышты:

- Барый абый, миңа унбиш яшь юк бит әле, - дип елмайган булды ул. -

Әни бөтенләй унбер итеп яздырды.

Әмма Барбос җитди иде:

- Монда калучыларны нәрсә эшләтәселәрен дә әйтеп булмый. - Аның

хәтта тавышы калтыранып китте. - Өмет юк бу палачларда хәзер.

Немецлары да башкисәрләр, полицайларын әйтеп тә торасы түгел.

- Тагын эттән талатырлар микән?

- Юк, алай итмәсләр хәзер, - дип җиңел сулап куйды карт. - Этлеләр

командасы район үзәгенә китте. Тик боларның бит кеше мәсхәрәләү

ысуллары чикләнмәгән. Син, кызым, качарга тырыш. Алып китсәләр дә,

монда калсаң да, юньлелек көтмәс.

- Рәхмәт, Барый абый! - диде Тәнзилә ихлас күңелдән. - Ә үзең соң?

Монда каласыңмы?

Карт җавап бирмәде, "нишлисең инде" дигәндәй, иңнәрен генә

сикертеп куйды да хушлашырга ашыкты:

- Ярый, кызым, мин урап килим инде. Кабат күрешәлмәсәк, рәнҗемә.

Әтиеңә сәлам әйт. Әтиең кайтыр, ул мировой кеше...

Тәнзилә аның артыннан беркадәр карап торды да өйгә атлады.

Күтәрмәгә җитүгә бакча ягыннан кызларның тавышы ишетелде:

- Пссс.

Тәнзилә елмаеп, ишекне киереп ачып куйды да "узыгыз" дигән ишарә

ясады. Ахирәтләре тавыш-тын чыгармый гына өйгә үтте. Кереп ишекләрне

бикләп куйгач, Наташа телгә килде:

- Күрдеңме, мин хаклы булып чыктым, - диде ул Тәнзиләнең

борынына җиңелчә генә чиртеп. - Ашыгырга кирәк безгә, тиз булырга

кирәк. Хәлләр күз ачып йомганчы үзгәреп тора.

23

Кызлар белгәннәрен уртаклаштылар, әмма мәгълүмат җитәрлек түгел

иде.

- Безгә кораллар кирәк, - дип, Тәнзиләгә текәлде Наташа. - Алар синең

абзардамы?

- Урманга яшердем.

- Алып кайтырга кирәк.

- Яхшы, - диде Тәнзилә. - Хәзер болай итәбез... Безнең мәгълүмат бик

чамалы. Беренчедән, немец офицерлары һәм полицайлар яшәгән урыннарны

тикшереп чыгарга кирәк - ничә кеше саклый, нәрсә белән коралланганнар,

кыскасы, барысын да ачыкларга. Йөк машиналары ничек?

- Безнең төп максат хәзер үч алу гына түгел, - дип йомгаклады

Наташа. - Без авыл кешеләрен Смоленскига озатуны туктатырга тиешбез. Ә

хәзер Тәнзилә урманга китә, ә без урамга...

Башкача сүз озайтып тормадылар. Кызларның барысы да алдан

әзерләнгәндәй, кара киемнән иде. Төн куенында эрер өчен бик җайлы.

Караңгылыкның бер өлеше булып, кызларның дүртесе дүрт якка сибелде.

Наташаның ашыктыруы ярап куйды. Тәнзилә урманнан бернинди

маҗарасыз әйләнеп кайтты. Ялгызы гына барырга кирәкмәгәндер инде,

тылсымлы йортта байлык хәтсез иде. Тик ул барысын да күтәреп кайта 

алмаячагын

чамалап,

кызылармиячеләрдән

алган

гранаталарны,

автоматларны, пистолетны эләктерде. Теге бүлмәләрнең берсендә маузерлар

да бар иде, кыз аларны да алды. Патроннар алырга да онытмады. Ә

мылтыкларны калдырды, күтәрергә дә авыр, атарга да бик уңайлы кебек

тоелмады. Кызларның берәрсен ияртеп менсә, күп кенә итеп кәрәчин алырга

да мөмкин иде. Нишлисең инде, аларның үз эше бар.

Урап кайтып, күпмедер вакыт узуга, урам тынгысызлана башлады.

Моңа Барбосның кисәтүе сәбәпче иде бугай. Һәм кешеләрнең беркатлылыгы

да. Урманга качарга теләүчеләрнең бер өлеше, капчык-төенчекләрен

күтәреп чыккан да бала-чагасын ияртеп, урам буйлап атлый... Кунакка

баралар диярсең, билләһи. Урам буйлап тикшереп йөрүче полицайлар

аларны кыйный-кыйный йортларына куа. Яшьрәкләрен тартып-сөйрәп

караңгырак урынга алып кереп китәләр. Полицайлар кычкырган, хатын-

кызлар ыңгырашкан, балалар елаган тавышлар ишетелә. Ара-тирә мылтык

шартлаган авазлар да яңгырап китә...

Озакламый Оля белән Катя кайтып җитте. Алар күзәтүләре белән

уртаклаштылар. Гауптштурмфюрер Ольгалар урамындагы зур гына бер

йортта тора, аның белән сигез СС солдаты, немецлар, урнашкан. Күршедәге

йортларда - ваграк офицерлар, шулай ук җиде-сигез солдат белән.

Полицайлар - җитмешләп кеше. Аларның беразы - мәктәптә, иллесе клубта

казарма кебек нәрсәдә яшиләр. Машиналар кәнсәләр алдында тора.

Бераздан Наташа да кайтып җитте. Аның авызы колагында иде. Керү

белән стакан рәвешендәге ике минаны өстәлгә чыгарып утыртты:

- Шпрингминен, - дип елмайды Тәнзилә дә. - Каян таптың моны?

Наташа җавап бирмәде:

- Кызлар, сез монда каласыз, - диде ул әмер биргән шикелле. - Без

Тәнзилә белән йөреп киләбез.

- Без дә... - Ольга сүзен әйтеп бетермәде, Тәнзилә каршы төште

элгән арада Наташа ындыр ягына барып, бер капчык күтәреп килде, аннан

сарайдагы китаплар саклана торган бүлмәгә керделәр. Тылсымлы йорттан

алып кайткан кораллар шушында иде.

- Автоматлар әлегә кирәк булмас, - диде Наташа, аларны читкәрәк

шудырып. - Ә менә маузер шәп! Егерме патронлы! Каян алдың?

Тәнзилә аңа серле караш ташлады:

- Үзең әйтмәдең ич.

Тәнзилә күтәреп алып кергән капчыгын өстәлгә куйды:

- Хәтереңдәме, безне кинога кертми торганнар иде? - Ул елмаеп,

Тәнзиләгә төбәлде. - Авыл клубы бит ул элек мәчет булган, подвалы да бар.

Әни элек китапханәдә эшли иде бит, алар шул подвалдан иске китапларны

чыгардылар. Ә мин бер баштан икенчесенә сугылып йөрдем дә тар гына

коридор сыман җиргә килеп чыктым. Ул мәчет артындагы бакчага чыга

торган яшерен юл булып чыкты. Ә кино килә башлагач, шуны искә

төшердем. Вәт, шунда мин клубның идән астыннан кереп карый идем.

Тәнзиләнең күзләре маңгаена менде:

- Вәт сиңа ахирәт... Миңа әйтмәдеңме?

- Сине бит Ревмир болай да уздырып җибәрә иде, - дип көлде Наташа,

- Менә шул подвалда немецларның корал склады. Ә анда менә мондый

уенчыклар бик күп...

- Яшерен юлны немецлар белмиме? - дип көлемсерәде Тәнзилә, -

Сәер...

- Ә нәрсәсе сәер? - Наташа аңа текәлде, - Эчтән бөтенләй сизелми ул,

үзем дә ялгыш кына таптым. Бакча ягыннан - куак төбе кебек күренә. Аны

бит мәчеттәге акыл ияләре ясаган, синең белән минем кебек кенә кешеләр

түгел.

Тәнзилә бер мизгелгә катып калды. Колак төбендә теге чакта кергән

солдатның сүзләре яңгырап киткәндәй булды: "Власть кемнеке булса да,

җире үзебезнеке бит..." Әле менә Наташаның үзенең яшерен урыны

ачыкланды. Тәнзиләнеке - тылсымлы йорт. Тикшерә башласаң, бәлки, Катя 

белән Ольганыкы да, башкаларныкы да бардыр әле. Менә бит ничек килеп

чыга! Ата-бабалар, әйтерсең, илбасарлар килерен алдан сизгәннәр дә,

балаларына, оныкларына ярдәм булсын дип, шундый серле корылмалар

әзерләп куйганнар. Ата-бабаларның өнсез әманәте...

- Нәрсә катып калдың? Әй... - Наташа бармакларын Тәнзиләнең борын

очында уйнатып алды. - Син мине ишетәсеңме ул?

- Әйе...

- Ишетсәң, шул... Гауптштурмфюрер торган йортка якын килеп

булмый. Анда дүртәр сакчы, берсе - капка, берсе ишек төбендә, берсе

ындыр ягында, дүртенчесе өй тирәли йөренеп тора. Болар чын эсэс

солдатлары, полицайлар гына да түгел. Калган офицерлар торган өйләрдә дә

шундыйрак хәл.

- Аларга безнең көч җитмәс шул, - диде Тәнзилә. - Әйдә, болай итик.

Мин кәнсәләр янындагы машиналарга шартлаткыч куям һәм кәнсәләргә

кереп, гаупманның өстәл астына тарттыргыч сузам. Монысы болай гына,

бәлки, эләгер дип. Ә син клубта шрапнель миналарыңны...

Наташа аңа әйтеп бетерергә ирек бирмәде:

- Клубта - барысы да эшләнгән инде, - дип елмайды ул,

"шпрингминен" дип аталган шрапнель миналарына ымлап. - Мин аларга

менә бу "бака"ларны куеп чыктым. Һәм берничә магнитлы брекет.

- Кит аннан? - Тәнзилә аптыраулы карашын ахирәтенә төбәде. - Кай

арада өлгердең?

- Ә мин яхшы укыдым, - дип елмайды Наташа. - Немецларның

диверсантлар әзерләү мәктәбендә.

Тәнзилә аның аркасыннан какты:

- Хәзер мәктәпкә куябыз да урамда ыгы-зыгы оештырабыз. Бөтен

полицайларны урыныннан кузгатырлык итеп.

- Алайса, автоматларны да алыйк, - диде Наташа, - Әйдә, урамдагы

шау-шу беткәнче җитешеп калырга кирәк.

Барбоска рәхмәт. Аны-моны уйламый, урманга кузгалучы кешеләргә 

дә. Алар үзләре дә аңламастан, полицайларның игътибарын таркатырга

ярдәм иттеләр. Кизүдәге полицайларның бөтен уе урманга качарга җыенган

кешеләрдә иде. Бу исә кызларга эшне җайлады гына. Алар ихатадан ихатага,

бакчадан бакчага күчеп, мәктәп алдына килеп җиттеләр. Капка янында ике

полицай сакта тора иде. Аларны автоматтан атып ектылар. Мәктәп ишеге

янындагылар нәрсәдер кычкыра-кычкыра бу якка йөгерә башлады. Аларга

да автоматтан сиптерделәр. Авыл урамында инде полицайлар

кайберәүләрне үтерә башлаган иде бугай, әлдән-әле шартлау тавышлары

ишетелә. Шулай булгач, кызларның атуына игътибар итүче булмады. Ул

полицайларның чираттагы атышы булып тоелды бугай.

Мәктәп ишегеннән чыгып, унбиш-егерме адым үткәннәр эләгерлек

итеп, кер бавыннан тарттыргыч суздылар да авып китмәсен өчен якындагы

эре ташлар белән терәтеп, ике якка ике шрапнель минасы куйдылар.

Шундый ук бер минаны капка янына да урнаштырдылар. Эшне тәмамлауга

мәктәп ягына атлаучы дүрт полицай күренде. Алар нәрсәдәндер шикләнеп,

кызлар ягына борылдылар.

- Кем бар анда? - дип кычкырды полицайларның берсе. - Тукта!

Кулыңны күтәр!

Наташа алар ягына граната ыргытты да клуб ягына йөгерде, Тәнзилә

аңа иярде.

- Автоматтан гына атарга иде, - дип чәйнәнде Тәнзилә. - Яки

пистолеттан.

- Шау-шу кирәк! - дип кычкырды Наташа дәртле тавыш белән. - Хәзер

казармадагылар урамга ташланачак.

Һәм ул тагын бер граната ыргытты.

- Дошманныкы бит, жалкы түгел, - дип көлде үзе. - Аны тагын кайда

шартлатасың?

Күп тә үтми, мәктәптән полицайлар төркеме йөгереп чыкты. Болар

әллә шуны гына көтеп торганнар, барысы да киенгән һәм коралланган иде.

Ул арада тыкрыктан тагын җиде-сигез немец солдаты пәйда булды да ата-

ата кызлар артыннан йөгерергә тотынды. Мәктәп ихатасында шартлау

яңгырады. Урамга табан йөгергән егермеләп полицай бер-бер артлы җиргә

ауды. СС солдатлары бер мизгелгә тукталып калды һәм кычкырыша-

кычкырыша мәктәп ихатасындагы полицайларга ярдәмгә ташландылар.

Бераздан тагын шартлау тавышы ишетелде.

Шрапнель минасы бик үзенчәлекле һәм куркыныч корал иде. Кеше

тарттыргычның җебенә аягы белән эләгә дә шартлаткычны хәрәкәткә

китерә, стакан рәвешендәге нәрсә метр-метр ярымга кадәр сикереп бөтен

тирә-якка тимер ярчыклар сиптерә башлый һәм 15-20 метрдагы бөтен җан

иясен кырып сала. Кемдер үлә, кемдер яралана...

Клуб алдына җиткәч, кызлар сакта торучы полицайларны атып

ектылар да тагын берничә граната тондырдылар. Граната шартлавы

беркемгә дә зыян салмады, ул бары тик ыгы-зыгы куптару өчен генә иде.

Ләкин монда бер мизгел дә тоткарланмыйча, алар койма аша сикереп, клуб

артына чыктылар һәм елга буена хәтле йөгерделәр дә кәнсәләр ягына

киттеләр. Клубта да шартлау тавышы ишетелде. Ул бик ныклы итеп

төзелгән һәм тиз генә җимерелә торган түгел иде, ә менә эчтәге полицайлар

өчен чын мәхшәр булгандыр.

Кәнсәләр янына җитәрәк, туктап калдылар. Бөркәвечле MAN F-2H6

автомобильләренә граната гына ташласаң да, җитәчәк иде. Тик бу бик гади

булып тоелды. Җитмәсә, кәнсәләр алдында ике генә солдат сакта тора иде.

Яшеренгән урыннарыннан аларны атып ектылар да ул-бу булмасмы дип,

беркадәр тын тордылар.

- Әйдә, бакларына ком гына салабыз, - диде Наташа. - Бу якта

шикләнерлек нәрсә булмасын иде.

- Яхшы, ә мин гауптштурмфюрер өстәленә тарттыргыч куеп чыгам. -

Тәнзилә сакчыны тентеп, ачкыч тартып алды да ишеккә атлады. - Елга

буендагы үзебезнең урында очрашабыз.

24

Тәнзилә кәнсәләргә кергәч, күзе караңгылыкка ныклап өйрәнгәнче

ишек төбендә басып торды да эчкә узды. Гауптштурмфюрер бүлмәсендә

тәрәзәдән ай нуры да төшә иде. Бу бик вакытлы булып чыкты. Түрдәге

өстәлнең бер аягына граната бәйләп куйды да боҗрасын җеп белән

эләктереп икенче якка сузды. Гауптштурмфюрер керп утыру белән аягы

җепкә тиячәк һәм граната хәрәкәткә киләчәк иде.

Эшен бетергәч, бүлмәгә күз йөгертте. Сейф. Монда кызыклы

документлар саклана торгандыр инде. Әмма аны тиз генә ачу мөмкинлеге

юк иде. Эшкә ярарлык нәрсә күренмиме дип каранганда, ян яктагы ишеккә

күзе төште. Ул ачык булып чыкты. Тәнзилә эчкә узды һәм үз күзләренә үзе

ышанмый торды. Монда радиоүзәк урнашкан иде. Мондый җайланмаларны

файдаланырга өйрәткәннәр иде кызны. Ул радионы кабызды да микрофонга

сугып карады. Багана башындагы тәлинкәдән ишетелгән тавыш монда кадәр

үтеп керә иде. Тәнзилә беркадәр уйланып торды да микрофон алдындагы

утыргычка утырды.

- Хөрмәтле авылдашлар! Йокыларыгыздан уяныгыз һәм игътибар

белән мине тыңлагыз! Таң атуга дошманнар 15-35 яшьлек хатын-кызларны

концлагерьга озатырга җыеналар. Ә монда калучыларны нәрсә көткәне

билгесез. Әмма бер нәрсә ачык - немец фашистлары кулында сезнең

берегезне дә бәхетле тормыш көтмәячәк. Шуңа күрә бөтен мөмкинлекләрне

файдаланып, качу, яшеренү ягын карагыз. Һәр адымда каршылык

күрсәтегез. Партизаннар инде якында, алар авылда. Алар сезне яклап калу

өчен барысын да эшләячәк. Хөрмәтле авылдашлар! Сезнең киләчәгегез үз

кулыгызда. Аны дошман кулына тапшырмагыз.

Төнге тавыш әллә нинди сәер була, кирәгеннән артык көчле ишетелә

икән. Тәнзиләнең тавышы да әллә кайларга кадәр ишетеләдер кебек тоелды,

һәрхәлдә, тәрәзә пыялалары зеңләп торды. Ә ул тиз генә туктый алмады,

авылдашларына бөтенесен дә җентекләп аңлатып бирергә теләде.

- Тәнзилә! - дип тыны-көне бетеп йөгереп керде Наташа. - Нәрсә,

үзеңне Левитан итеп сиздеңме әллә? Немецлар килә. Качарга кирәк.

Алар урамга атылып чыктылар. Авыл эченнән бер төркем СС солдаты

ата-ата бу якка йөгерә иде. Алар әлегә ерак кына, әмма җитезләр, ә

пулялары ерактан алдыра торган иде. Кызлар алан-йолан каранып алдылар

да елга буена йөгерделәр.

- Ком салдыңмы?

- Юк... - Наташа бер мәлгә тукталып калды да машиналарның берсенә

граната тондырды. - Хәзер болай итсәк тә була.

Тәнзилә икенче машинаны шартлатты.

- Болай да ярый.

Хәзер алар үзләренең кәнсәләргә кергәнлеген сиздерделәр һәм

машиналарны ачыктан ачык шартлатсаң да, мөмкин иде.

Гауптштурмфюрерның минага эләгүе бик икеле. Гомумән, саперлар

тикшереп чыкмыйча, кәнсәләргә дә кермәскә мөмкиннәр әле. Болар андый-

мондый полицай гына түгел, ә махсус өйрәнү узган һәм сугышларда

чыныккан СС солдатлары. Болар белән беркатлы булырга ярамый иде.

Тәнзилә белән Наташа елга буйлап бераз йөгерделәр дә теге ягына

чыгып, бар хутларына тизлек арттырдылар. Ярый әле төн һәм кызлар бу

тирәдәге яшерен сукмакларны да беләләр иде. Монда аларны беркем дә тиз

генә тота алмаячак.

Тәнзиләләрнең өендә ут булмаса да, кызлар йокламаган иде. Анда

шау-шу, монда шартлау булганда йокы килмидер инде ул. Кызларны алар

шатланышып каршылады:

- Кайттыгызмы? Исән-саумы?

- Кайттык...

"Кайттык... - дип кабатлады күңеленнән Тәнзилә. - Урау юллар узып,

үзебезгә кайттык. Үз җиребезне саклаучылар сафына. Дәверләрнең төрле

чагы булыр. Хакимнәр дә берсен-берсе алыштырып торыр. Ә туган җир -

бер генә. Алыштыргысыз."

* * *

Ләкин өйдә озак юанырга туры килмәде. Авылдагы кешеләрнең

барысы да аякка баскан иде инде. Тәнзиләнең багана башындагы

тәлинкәләрдән ишетелгән чыгышы барысын да кузгатып җибәрде. Кешеләр

торып, юлга җыена башлады. Аларны тыярга дип, исән калган полицайлар,

солдатлар урамга чыкты. Гауптштурмфюрер моның тиз генә туктамаячагын

аңлап, әмер бирде:

- Бөтен авыл халкын кәнсәләр янына җыегыз! Тиз генә!

Аның боерыгын белдерүгә әйләндереп, урам саен урнашкан радио

тәлинкәләре кабатлап торды:

- Бөтен авыл халкы, яшеннән алып картына кадәр тиз арада кәнсәләр

алдына җыелырга тиеш! Бу - боерык. Килми калучыларны барысы да

җәзалап үтереләчәк.

Полицайлар шактый кимеп калган иде. Бөтенесе бергә егермеләп

булыр. Солдатлар да сирәгәйгән. Хәзер аларның барысы да икешәрләп авыл

урамнарына таралды һәм халыкны кәнсәләр ягына куа башладылар. Алар

аяусыз иде. Аз гына каршылык күрсәтүчеләрне дә атып куркыттылар.

Үтерүен үтермәделәр, әмма аяк-кулларына атудан тайчанып тормадылар.

Беркадәр вакыттан соң, халыкны кәнсәләр алдына җыеп китерделәр.

Гауптштурмфюрер староста белән Барбосны чакырып алды. Тегеләр килеп

каршысына басу белән яман итеп төкереп куйды да нәрсәдер әйтте. Һәм

пистолетын чыгарып, икесенең дә маңгаена атты.

Халык дерт итеп куйды. Гауптштурмфюрерның сүзләрен тәрҗемәче

халыкка җиткерде:

- Авылда тәртипсезлеккә юл куйган һәм партизаннар белән

хезмәттәшлек иткән өчен болар үлем җәзасына хөкем ителә.

Гауптштурмфюрер тәрҗемәчесенә ниндидер кәгазь биреп, ым какты,

тегесе халык алдынарак чыгып, исемлек укый башлады. Исеме чыкканнарга

аерым урын күрсәтеп, күчеп басарга кушты.

Ул арада полицайлар төркеме кәнсәләрдән ерак түгел урнашкан

ашлык җилләтә торган амбар капкаларын киереп ачып куйдылар. Ә 

амбарның тирә-ягына басудан ат арбасына төяп алып төшкән салам

күбәләре өяргә тотындылар. Бераздан канистра күтәреп килүчеләр дә

күренде.

Исемлек укылып беткәч, бу төркемне немец солдатлары уратып алды

да олы юлга табан куаларга тотынды.

- Җәяү алып китәләр, - дип куйды Наташа - Вәт, кабахәтләр.

Ахирәтләр үзләренең елга буендагы яшерен урыннарында кеше-кара

күрмәслек итеп урнашканнар иде. Ә полицайлар калган халыкны амбар

ягына куарга тотынды.

- Сез әйбәтлекне аңламыйсыз, - дип, гауптштурмфюрерның сүзләрен

җиткерде тәрҗемәче. - Әйбәтлекне аңламаган хайваннарның яшәүгә хакы

юк.

Халык амбарга кермәскә тырышып карышса да, полицайларның

кулларында корал иде. Алар берничә кешене атып үтергәч, калганнарының

карышу теләге юкка чыкты һәм күрсәтелгән тарафка күндәм генә

атладылар.

- Әйдә! - диде Наташа. - Юкса өлгермибез.

- Шайтан алгыры!

Гауптштурмфюрер җайлы мишень булып күтәрмәдә басып торган

җиреннән кузгалып, җиңел машинасына табан атлады. Тәнзилә сулыш

алудан туктап калды. Һәм тәтегә басты.

- Бик яхшы! - диде Наташа һәм гауптштурмфюрер гәүдәсе янына

җыелган офицерларга автоматтан ут сиптерде дә башка урынга күчте, -

Әйдә...

Тәнзилә мылтыгыннан тагын ике тапкыр атты да автоматын алып,

бүтән урынга шуышты. Баягы урынга якынлашып килүче өч полицайны

атып екты. Ул арада концлагерьга китүче тоткыннарны озатып барган

төркемнән унлап солдат кәнсәләр ягына йөгерә башлады.

Халыкны кертеп ябып, амбар ишеген бикләделәр. Кайбер урыннарда

ут төрттеләр бугай, тирә-якка төтен исе таралды. Кәнсәләр алдындагы 

солдатлар уч төбендәге кебек иде. Бары тик бераз чүпләргә дә урыныңны

алыштырырга. Беркадәр шулай эшләделәр дә. Дошманның берничә солдаты

авып калды. Әмма алар тиз һушларына килде һәм кызлар ягына гранаталар

ыргытырга тотындылар. Болар кем ничек тели шулай түгел, ә гранаталарны

билгеле бер тәртип белән, бер җир дә буш калмаслык итеп ташлыйлар иде.

Ярый, кызлар вакытында чигенеп, амбар ягына күчеп өлгерде, элекке

урыннарында калсалар, көлләре күккә очасы иде. Гранаталар белән

эшкәрткәч, эсэсчылар ата-ата, елга ярына табан атладылар.

Амбарга инде ут төртеп җибәргәннәр иде. Ул әлегә бик куркыныч

булып күтәрелмәгән, әмма тиздән ялкынга уралачак. Тәнзилә канистра

тотып йөгергән полицайга сиптерде. Канистра шартлады, полицай әллә кая

очып барып төште. Наташа да ут ачты. Полицайлар амбар турында онытып,

җиргә яттылар, мөмкин булган урыннарга ышыкландылар һәм бераздан ут

ачтылар.

- Елганың теге ягына! - дип кычкырды Тәнзилә. - Тиз! Тиз!

Наташа инде шул якка йөгерә иде. Өлгерәлмәсәң, ике ут арасында

калуың көн кебек, алдан - полицайлар, арттан эсэсчылар ут сиптерәчәк.

Әмма кинәт нәрсәдер булды. Амбарның теге башыннан килеп чыккан бер

төркем кеше полицайларны кырып салды да кәнсәләр ягындагылар белән

атышырга тотындылар. Эсэсчылар ягында да кыска вакытлы көчле атышлар

булып алды да тынып калды.

- Әлегә сугыш бетте. - Наташа елмаеп урман ягына ымлады. -

Партизаннар...

Чынлап та сугыш тынып калды. Бераздан партизаннар амбардагы

халыкны чыгара башладылар. Олы юл буйлап китүчеләр кире кайтты.

Кәнсәләр янында халыкның шатлыклы авазлары ишетелде. Наташа

иңендәге автоматын кычыткан арасына ташлады да Тәнзиләгә эндәште:

- Пссс!

Тәнзилә дә коралын яшерде. Наташа аны култыклап алды:

- Яшь кызларга автомат асып йөрү килешми.

Һәм алар кәнсәләр алдына, халык җыелып торган урынга атладылар.

Монда авыл халкы да, партизаннар да, кызылармиячеләр дә бар иде.

- Әй, кызый...

Ахирәтләр тавыш ишетелгән якка борылды. Анда яшь кенә бер егет

елмаеп тора иде.

- Ә мин сезне беләм, - диде ул Тәнзиләгә карап. - Без сездә ашап

чыккан идек.

- Нәрсә?

- Мин синең әниеңә "Без кайтырбыз әле," – дип, вәгъдә биргән идем...

Егет һаман елмая иде.

- Менә... Кайттым...

Шунда гына кызның башына барып җитте. Бу бит теге егет ләбаса.

Тәнзилә дә елмайды:

- Кайтырга кирәк, - диде ул, күзләрен кыса биреп. - Хакимнәр нинди

булса да, җир бит үзебезнеке.

 

25.11-09.12.2020.

Фото: pixabay

 

 

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Абау,күпме китаплар укып,мондый эчтәлеклене укыганым юк иде,төн йокыларым качты.Бу көннәр яңадан кабатланмасын.Өстебез бөтен,тамагыбыз туе,илебез тыныч Раббым шул тормыштан аермасын.Авторга рәхмәт.

    • аватар Без имени

      0

      0

      алла сакласын