Логотип Казан Утлары
Повесть

КҮКЛӘР ҖИРГӘ ТОТАШКАН (дәвамы)

Кояш чыкмый да, батмый да, аның үз юлы. Җирнең без белгән халәте ниндидер серле очраклылыкка бәйле. Җир дигәнебез кайчандыр, ничектер шушы галәм ноктасына урнашып калган да чыршыдагы мөһер сыман әйләнеп-тулганып тик тора. Ахыры ничек булыр, кешелекнең җавабы бар да, юк та. Без әле мәңгелектә түгел һәм анда беркайчан да булмабыз да кебек. Без мәңгелеккә бер якынаябыз, бер аннан ераклашабыз.

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

6

Кояш чыкмый да, батмый да, аның үз юлы.

Җирнең без белгән халәте ниндидер серле очраклылыкка бәйле. Җир дигәнебез кайчандыр, ничектер шушы галәм ноктасына урнашып калган да чыршыдагы мөһер сыман әйләнеп-тулганып тик тора. Ахыры ничек булыр, кешелекнең җавабы бар да, юк та. Без әле мәңгелектә түгел һәм анда беркайчан да булмабыз да кебек. Без мәңгелеккә бер якынаябыз, бер аннан ераклашабыз. Дин галимнәре «очраклылык» дигәнне яратмыйлар, Җирне илаһи канун яшәтә, ул канунның серен бер Аллаһ кына белә, диләр. Җир яралган икән, анда без булганбыз икән, димәк, кемгәдер, ни өчендер бу бик кирәк. Котылгысыз дәрәҗәдә кирәк. Уйласаң да, гомер үтә, уйламасаң да...

Уйласаң, гомер тизрәк үтә, чөнки тизрәк картаясың.

Заманалар үзгәргән саен Әлфир абыйга эш артып кына барган шикелле.

 Үткәннәрне тарих итеп сөйли башласаң, кызык хәлләр җитәрлек ул. Авылны гына алыйк – кайчандыр куыклы лампа белән көн күргән авыл илленче елларда электр дигән хикмәтле нигъмәтне дә «татып» карады. Авылда генератор, трансформатор, электр баганасы (анысын авыл буйлап һәр алтмыш метр саен утыртып чыктылар), электр чыбыгы, розетка, вилка, патрон, предохранитель (саклагыч) кебек яңа атамалар барлыкка килде. Башта иске НАТИ хәрәкәткә китергән генераторны соңрак кабинасыз «Владимерец» тракторы әйләндерә иде, соңыннан аерым рамага утыртылган дизель двигателен эшкә җиктеләр. Шул ук елларда безнең яклардагы Сөн, Ык елгаларын буып, колхозара электр станцияләре төзеп куйдылар. Колакка «Чуракай ГЭСы», «Мәлкән ГЭСы» дигән сүзләр керә башлады. Шунысы кызык: Әлфир абыйның классташы Һади абыем Мәлкән ГЭСын электромеханик буларак, беренче хутка җибәрүче иде.

Кыш көннәрендә генератордан ут алсак, җәен Чуракай ГЭСы хутка җибәрелә иде. Аны яз ахырында тирә-як авыллардан колхозчылар җыелып, сафка бастыралар, октябрьнең соңгы атнасында корыч колонналарга урнаштырылган калын тактадан эшләнгән буучы блокларны җай белән генә сүтеп алалар. Дизель белән эшли торган генератордан, соңрак Чуракай ГЭСыннан ут алган йортларны тикшереп йөри башлады абзабыз. Генераторның да, ГЭСның да җегәрләре аз, ихтыяҗны канәгатьләндерә алмый иде. Өйләргә электр уты иртәнге алтыдан кичке тугызга кадәр генә бирелә,  һәр йортка кырыклы бер генә лампа куярга рөхсәт итәләр, әгәр дә инде, нәфесеңә булышып, йөзле лампа куясың икән, ишекне Әлфир абый шакымыйча калмый.

Өйгә керсә, хуҗа белән сөйләшүе төксе була аның.

– Нәмәгә дип йөзле лампа куйдың? Генератор янып чыксын, дисеңме? Яз башында ай ярым утсыз утырганны оныттыгызмы? Хәзер үк алыштыр, а то... – Әлфир абыйның йотып калынган сүзләренең ниндирәк икәнен хуҗа белә инде. «Генератор белән андый-мондый хәл булса, прокурорга язып бирәм» – янавы инде аның. Җәй көннәрендә, ут Чуракай ГЭСыннан килгәндә, кайберәүләр зуррак лампа да куярга җөрьәт итәләр, хәтта электр плитәсендә аш пешерергә азапланучылар да табыла. Андыйларга Әлфир абый бигрәк тузына. Чөнки бер йортта электр плитәсен розеткага тоташтыруга, бөтен авыл чүгеп куйгандай була, көчәнеш кимеп, утның януы сүрәнләнә дә куя. Андый чакларда Әлфир абыйның күзен дә ачырмыйлар: «Йөргән буласың, бер файдаң юк, ике көннең берендә тычкан утында утырабыз. Плитә яндыручыларның эзенә төшә алмыйсың, әллә төшәсең килмиме?..» – Бусы инде Әлфир абыйны гаепләүгә охшый. «Имеш, кайберәүләргә кереп, йөз грамм саласың да, тегеләр, өрекми-нитми электр белән эш итәләр. Ашаган авыз ояла, ди. Кайберәүләргә күз йомасың, чамала, үзеңә прокурор юлында йөрергә калмасын. Хәзер кеше грамотный, яза белүчеләр күп...»

Ил мантыган саен көнкүреш тә үзгәрә торды. Озакламый радиодан яңгыраган, газеталардан укыган «Зәй ГРЭСы», «Уруссу ГРЭСы» дигән сүзләргә дә күнегеп беттек. Хәтеремдә, мин, яшүсмер малай, Аяз Гыйләҗевнең «Зәй энҗеләре» дигән китабын укып, шактый хисләнеп йөргән идем. Хәзер әдипнең ул китабын сирәк искә алалар, күпләр инде бөтенләй хәтерләмиләрдер дә. Мин исә аны бик яратып укыдым, андагы тормышчан вакыйгалар арасында йөрдем, җанга ятышлы персонажгеройларны үз иттем. Безнең буын йотлыгып укыган «Матур туганда», «Намус», «Язгы җилләр», «Саф күңел» кебек калын романнардан соң үзебезнең чор турында язылган әсәр җаныма яңа сулыш, чып-чын саф җил сыман тоелган иде.

Зәй ГРЭСының безнең авылга тәэсире шул булды – авылга яңа баганалар утыртып чыктылар, басу-кырлар аша куәтле электрүткәргечләре сузылды. Йортларга гына түгел, урамнарга да электр утлары эленде. Элек кичке сәгать тугыз тулуга йокларга яткан авыл соңрак ятарга өйрәнде, урамнар төннәрен дә яп-якты, җиргә төшкән шырпы бөртеген дә табып була башлады. Радиоузелның элекке роле кимеде, аннан һәр көнне кич бригадир колхозчыларга нәрәт әйтә дә, шуның белән бетте, узелны алдагы көнгә кадәр бикләп куялар. Шәп радиоалгычлар, телевизорлар килеп керде йортларга.

Аннан безнең як кешеләренә Зәй ГРЭСының да кирәге калмады, ут Түбән Кама ГЭСыннан килә башлады. ГЭС үзе Чаллы тирәсендә урнашкан булса да, беренче төзүчеләр Түбән Камадан килеп эшләүчеләр булгангадыр инде (алар арасында минем Рәис җизни дә бар иде) ут станциясен Түбән Каманыкы дип йөртәләр. Халык заманча яшәүгә ияләште, чыра, керосин лампасы астында көн күрүләрне онытып та куйдылар. Кеше яхшыга тиз ияләшә бит ул.

Әгәр Әлфир абыйга эш бетеп китте, дисез икән, ялгышасыз, эш -мәшәкатьләр артты гына. Электротехник белемле, армиядә элемтәче һөнәрен үзләштергән абзыйга гозере төшмәгән кеше сирәктер. Кемнең радиосы эшләми башлый, кемнеңдер телевизоры ватыла. Йортларга электр энергиясен чутлый торган санагыч (счётчик) дигән нәрсә куеп чыктылар, безнең авылда контролёр эзләп йөрисе юк – бу эшне, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән контролёр булып туган Әлфир абыйга тапшырдылар. Җитмәсә, колхозга яңа техника кайта, аларда приборлар катлаулана, электр чылбырының төбенә сызым-схеманы укып кына төшенеп була, барысына да Әлфир абый кирәк. Сәрхушләнеп йөрсә дә, аны сәрхуш ясаучылар да авыл кешеләре инде, гозере төшкән һәр кеше абзыйның «тамагын чылатмый» җибәрми. Саранлансаң, икенче тапкыр янына барасы түгел...

Әлфир абый партия члены иде. Әле заводта эшләгәндә үк кабул иткәннәр аны. Пролетариат вәкиле! Еллык хисап җыелышында сүз алмыйча калмый Әлфир абый. Кайчан карама, килешле киенә иде ул. Хатыны Фәрдия апа бик уңган булып чыкты, иренә юылмаган күлмәк кидертмәде, костюмчалбары да һәрвакыт пөхтә, үтүкләнгән булыр, аягында – елтырап торган ботинка. Үзе дә ыспайлыкны ярата, килеш-кыяфәтен чамалап, һәрвакыт кеше алдында үзен көяз тота торган Әлфир абый, сүз сөйләргә трибуна артына чыгып баскач, беренче чиратта колхоз белгечләре пошалана башлый. Чөнки ул аларның һәрберсенең эшеннән гаеп табып чыга иде.

– Быел сүз алмам дигән идем, тыңлап тордым да, иптәш Гашимов, барысын да әйтеп бетермәде ул, мин өстәсен дигәндер инде, докладны тулыландырасы килеп китте. Шәп булды доклад, иң мөһиме – критика бар. Дөрес, әмма алай түгел! Менә зоотехник Шәмсетдиновны алыйк. Фермада йөри инде ул, әйеме. Күрмиме – андагы электр двигательләренең ата-анасы юк бит. Күпме исраф ителә энергия. Санап чыктым, фермаларда егерме җиде двигатель эшли, барысының да җегәрләре тиешеннән дүрт-биш мәртәбә артык. Артык электр энергиясе бит ул, колхоз аңа акча түли. Димәк, кирәкмәгән чыгымнар барлыкка килә. Колхоз түли бит аны. Безнең акча сарыф ителә. Моны баш экономист Фәйзетдин дә күрергә тиеш! Кәнсәдә чалбар төбе шомартып утырып кына булмый ул, йөрергә кирәк, күрергә, тиешле нәтиҗә ясарга. Экономия экономияле булырга тиеш! Ишетмәдегезме иптәш Брежневның сүзләрен? Санап чыгардым, шушы биш айда гына да колхоз двигательләр аркасында килеп чыккан артык энергия өчен айга мең биш йөз сум акча артык түләгән. Баш бетмәле цифрлар бит бу! Бер «Москвич»лык акча! Елга унике колхозчыга машина алып бирер иде колхоз. Ун елда машинасыз колхозчы калмас иде, менә бит чутлый белсәң, ничек килеп чыга. Фәйзетдин утыра тәмәке төтененә уралып. Агай-эне күкрәкләрен җилгә куеп, матай белән чапмаслар иде, ялтырап торган «Москвич»та җилдерерләр иде. Кая монда экономия? Кем җавап тота?!

Гашимовның йөзенә кызыллык йөгерә. Гаепләү җитди, партия чакыруын аяк астына салып таптау дип тә аңларга була моны.

Районнан килгән вәкилгә табан иелеп, нидер аңлата башлый, пеләш башында эре тир тамчылары пәйда була. Райком вәкиле исә Әлфир абыйның сүзләрен күңеленә салып куйган икән, җыелыштагыларга күз ташлап:
– Җитди мәсьәлә бу, кем дә булса аңлата алырмы? – дип, кулындагы карандашы белән  шык-шык итеп өстәлгә бәргәләп ала.

Әлфир сүзен тәмамламас борын, зоотехник Шәмсетдин күтәрелә. – Ни бит, иптәш райком вәкиле, әгәр тиешле җегәрлектәге двигательләр куйсак, өч көннән артыкка чыдамыйлар. Трансформатор көчәнешне тигез бирми (бусы Әлфир абзыйны гаепләү), обмоткалар яна да чыга, яна да чыга. Бөтен нәрсә электрдан тора бит, тирес чыгару, саву агрегатлары, су эчертү җайланмалары. Двигательләр эшләмәсә, фермада афәт башлана. Катастрофа! Аптыраганнан эшләнгән нәрсә. Урыныннан сикереп торып, Фәйзетдин сүз ала:

– Әлфир ачыш ясамый монда, иптәш вәкил. Җегәрле двигательләр куелмаса, югалтулар коточкыч булачак. Мең биш йөз генә түгел, ун меңнәрчә сум югалтачакбыз. Шуннан уйлыйсың инде, һәр медальнең ике ягы бар, дигәндәй. Трансформаторы да көйсезләнә, моны Әлфир яхшы белә, ни өчен яңасын кайтартып куймый? Ул чыбыкларны әйтерием, Бану кортканың бауга элгән ыштан балаклары кебек асылынып торалар. Җил чыкса, замыкание, кыска ялганыш. Двигательләргә тимәскә инде, акыл белән эш итәргә кирәк. Монда чыгып, тел чарлау бер нәрсә, тормыш икенчене күрсәтә. Әлфирне партия җәзасына тартырга кирәк дип саныйм!

Әлфир бу сүзләргә артык колак салып тормый, баш инженерга гаепләү ташлый:

– Кыш көннәрендә күрә торгансыздыр, машиналарны өстерәтеп кабызалар. Тәгәрмәчләр кыймылдап та карамыйлар,  бүкән сыман өстерәлеп кенә баралар. Арт күпергә негрол салынган. Салкында ул каткан сумалага әйләнә. Ә бит кышка негролга бер стакан солярка өстәсәң, күпме ватылуҗимерүдән котылып була. Әйтеп тә карадым, санламыйлар.

Баш инженер Хәйретдин күтәрелә.

– Негрол – негрол инде ул, салкында куера, җылыда суга әйләнә. Солярка салып карадык. Машина хутка киткәч, май кыза да, басым артып, солярка клапанны бәреп, тышка чыгып бетә. Барыбер ката арткүпер. Әкият сөйли Әлфир, баш катыра.

– Синең үзеңнең арткүпереңне катырырга кирәк! – дип җикеренә Гашимов. – Кышка керсәк, машина ремонтлаудан бушамый шофёрлар. Җаен табарга кирәк, баш инженер бит син!

– Двигательләр чыдамый, ремонт ясап кына чыгалар, тагын мотор шакылдый. Иске запчастьләр куялар, – дип, гаепләү актын дәвам итә Әлфир абый. – Иске клапаннарга протирка ясаган булалар да, яңа прокладка тыгып, моторны кире җыялар. И вәссәлам! Шатун втулкалары җыйганда ук шыкылдап тора, рульдә люфт – бәрелеп үлмәле. Ничек йөрсен ул машина? Баш инженер запчасть юллыйм дип, көн саен юлга чыгып китә. Колхоз акчасын бирә, итен, балын кыстыра. Яңа запчастьләр кая китә торгандыр?

Бу сүзләрдән соң Хәйретдин урынына сеңеп бетә.

– Инде агроном Фәндәскә килик. Күрше «Правда» колхозы агрономы Хәсән Гәрәев иптәш һәр гектардан егерме биш центнер уңыш алды. Күз күрмәгән уңыш! Безнең колхозда унтугыз тирәсе. Аерма алты центнер. Колхозның өч мең гектар чамасы чәчүлек җире бар, һәр гектарны алтыга тапкырласак, күпме ашлык алып җиткермәгән булып чыгабыз?.. Шул шул, – ди Әлфир абый, канәгать рәвештә. – Исәпләсәң, һуш китә...

Агроном Фәндәс, түзеп утыра торганнардан түгел, башына килгән сүзләрне ычкындыра:

– Безнең колхоз җиренә яңгыр яумады дияргә була, ел коры килде...

Халык «коры» сүзен ишетүгә дәррәү көлеп җибәрде. Хәтта моңарчы сүзгә кушылмаган кырыс холыклы колхоз рәисе Вәдүтовның да йөзендә елмаю чагыла.

Әлфир сүз җебен югалтмаска тырыша.

– Сыныкка сылтау табыла ул. Ышанмыйм, унбиш чакрым арада зур үзгәрешләр булмагандыр. Инде әйтәсе килгән төп сүзгә күчәм. Кайчан Тавык урамын рәткә китерергә уйлыйсыз, иптәш Гашимов? Ул урамда да колхозчылар яши, һәр йортта дүрт-биш бала. Җәй көннәрендә кайбер чокырлар аша трактор үтә башласа, түбәсе күренми...

Гашимов сорауга җавап бирүне артык саный булса кирәк.

– Бу сорауга авыл советы рәисе җавап бирсен. Партия комитеты секретаре юл төзеп йөрми.

– Юл да төземәгәч, партия нигә кирәк соң ул? Без коммунизмга кайсы юлдан барырга тиеш? – дип үҗәтләнә Әлфир.

Эш уеннан үтеп баруын күреп, Вәдүтов җыелыш дилбегәсен үз кулына ала.

– Күп сөйлисең, Әлфир, сүз боткасы тамак туйдырмый, утырып тор әле. Тавык урамына быел тотынмакчы идек, ишеткәнсездер, Хәйретдин ел коры килде ди (халык тагын күңелле гөжләп ала),  хикмәт дими ни дисең – Тавык урамында җәй буе юеш булды. Саз, боламык. Сазлык өстенә күпме ком салсак та, юкка чыга бара. Таш җәяргә кирәк анда башта, аннан соң гына ком. Үткән ел булмады, быел карарбыз, – дип, җыелышны тизрәк төгәлләтү ягын карый.

Әлфир яшәгән Тавык урамын рәткә китертмәвенең сәбәбе бар – үзенчә бу күп күрүче, күп белүче эшем иясеннән үч алуы иде авыл җитәкчеләренең. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 01, 2023

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев