Логотип Казан Утлары
Повесть

Көрәксез нефтьчеләр (дәвамы)

Без ташлИны кызганабыз. Нефть табылгач, энесен алып кайтырга акча җитәчәген әйтәбез. Ул куанып китә. Без тагын эшкә тотынабыз.

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Исай да нефть казый

Без Пикули белән сөйләшергә китәбез. Таллар янында басып торабыз, ә Исай чокырга төшеп китә. Чокыр инде шулкадәр зур

– Исай күмелә.

– Без тапкан нефтьне үзенә ала, – ди Пикули.

Ул инде еларга җитешкән.

– Без бит әле тапмадык.

– Әйтәбезме аңа? – ди Пикули.

«Әйтәбезме-юкмы» дип киңәшәбез. Шунда без уртак уйга киләбез: – Әйдә, Исайны замлА урынына алабыз!

– Әйдә! ЗамлА барыбер җир казыша алмый. Ә бу казый!

Без Исай янына киләбез.

– Илшат! Без сиңа сөйлибез. Ә син башта безне ничек тапканыңны сөйлә.

Без яирәС пешереп биргән бәрәңгеләр белән Исайны сыйлыйбыз. Ул безне ничек тапканын сөйли.

– Дуеш әйтә, алар көн саен кукуруз эченә кереп китеп югалалар, ди. Ул сезнең арттан барып караган, таба алмаган. Мин башта сезне кукуруз урлап йөрисез, дип уйладым, аннары күзәттем. Сез гел өйдә була идегез. Хәзер юк. Аннары кич мин сезнең кукуруз эченнән чыгып өегезгә кереп киткәнне карап тордым. Бүген иртән сезгә кердем.

– Безгә кердең?

– Әйе. Сезне эзләдем, ә сез юк. Аннары эзегездән киттем.

– Нәрсәгә?

– Миңа да кызык бит. Кайда йөргәнсез икән?

– Аннары?

– Аннары мин кукуруз эчендә сезнең сукмакны күрдем. Шуннан киттем. Агу өенә килеп чыктым. Сез анда юк. Полоса буйлап киттем. Сез анда да юк. Аннары имәнлектән өске полосага бардым. Шуннан кайтып барганда, бу якка караган идем, басу эчендә ак башлык күреп алдым. Мин аны сез, дип тә уйламаган идем. Чокыр янына килгәч тә, сез дип белмәдем. Мондый зур чокыр кемнеке икән, дип уйладым. Аннары шыпырт кына килгән идем, сезне күрдем. Сез мине күрмәдегез.

– Аннары?

– Аннары миңа һөҗүм итеп, ектыгыз!

Без көләбез. Исайның безнең белән дусларча сөйләшүе рәхәт.

– Әйдә, сөйләгез. Сез нигә штабыгызны шулай еракта ясарга булдыгыз?

– Бу штаб түгел!

– Штаб түгел? Ничек?

– Штаб инде. Бу гадәти штаб түгел. 

– Ә нинди?

– Монда без нефть табабыз!

– Нинди нефть?

– Җир астындагы нефтьне.

– Шушында казыйсыз да, нефть чыгамы?

– Әйе!

– Кит инде.

– Чынлап!

Исай ышанмый. Тегеләй дә әйтеп карыйбыз аңа, болай да. Ул барыбер ышанмый. Без аңа карта күрсәтәбез. Исай мәктәптә начар укый. Картаны бөтенләй аңламый. Шулай да караган була. – Монда кем нефть бар, дип әйтте?

Без аңа нефтьче йаблакаС турында сөйлибез. Ул шаккатып тыңлап тора.

– Аннары ул нефтьне нишләтәсез?

– Сатабыз. Безнең күп итеп акча була.

Акча дигәч, Исайның да күзләре яна башлый.

– Мине дә үзегез белән алсагыз, нефтьне тизрәк табабыз.

– Әйе, Илшат. Без сиңа әйтмәкче булып тора идек.

Ашап бетергәнче, без сүз куешабыз. Җир казырга үзебезнең нефть компаниясенә Исайны да алабыз. ЗамлАны да кумыйбыз. Исай аны куарга куша. Без сатулаша торгач, кумыйбыз, дип килешәбез.

– Ул иң башта безнең белән казышырга килде.

Исай шунда ук җирне казырга керешә. Ул шулкадәр тиз казый, без Пикули белән икебез балчыкны ташып өлгерә алмыйбыз.

Ул берүзе бездән өч тапкырга күбрәк казый. Ул ял иткәндә, без икәү аска төшеп казыйбыз.

Исай исемен үзгәртә

Исай юл табарга, дигәндә бик акыллы малай. Ул эт кебек – теләсә нинди тишектән юл таба. Безгә нефтькә барырга туры юлны өйрәтә. Без кайтканда, Агу өе яныннан урап түгел, кукуруз басуын турыдан кистереп кайтабыз.

Адашмас өчен кукуруз басуы эченә маяклар тезәбез. Маяк дигәнебез – ашарга алган пакетлар һәм гәзитләр. Борылырга кирәкле урыннарга шуларны куеп чыгабыз. Безнең бару-кайту юлы күпкә якыная.

Өйгә кергәч, Пикули әйтә:

– Әйдә, Исайны моннан соң Исай, димибез.

– Әйдә, ташлИ булсын.

Пикули әйтә – замлАга әйтергә кирәк ди. ЗамлА – елак малай. Исайны алдык дигәч, еламсырый башлый:

– Мине төшереп калдырасызмыни?

– Без алай димәдек. Без үзебез белән Исайны да алабыз.

– Нигә инде? Кирәкми ул! – замлА киреләнгән сарык кебек аягы белән тибеп ала.

– Син бит барыбер казый алмыйсың. Аннары инде синең ничә көн безнең белән барганың юк. Без хәзер аның белән дус.

– Ул безгә нефть бирмәс, – ди замлА.

– Бирер.

Без дуслаштык. 

Эш тизләнә

ТашлИ белән дуслашканнан соң, икенче көнне без нефть казырга туры юлдан барабыз. Шуңа да тиз барып җитәбез. ТашлИ үзе белән җир казырга яхшы көрәк алган. Нигәдер күп итеп такталар алган.

– Нигә ул такталар? – дибез без.

– Балчыкны казырга, – ди.

Без аптырашып карап торабыз. Ул такталардан балчык ташырга носилка ясый. Безнең җир казу хәзер күпкә тизрәк бара. ТашлИның көрәге яңа, ул җирне дә тиз казый. Без ташып торабыз, ул казый.

Инде бер атна тирәсе казыйбыз. Чокырга хәзер баскыч белән генә төшеп, менеп була. Баскычны ташлИ ясады. Безнең исәп буенча, тагын Пикули тирәнлегендә казысак, нефть чыгарга тиеш.

Алай дигәч, ташлИ тагын да кызурак казый башлый. Чокыр тирәнәйгән саен безнең «нефть күренмиме» дигән сорау ешая бара. Юк. Берни юк.

Ул казып аргач, без казырга төшәбез. Теге көрәккә сылана торган кызыл балчык тагын да әшәкеләнде. Аны икенче көрәк белән кырып төшерүе дә читен.

Ял иткән вакытларда без җирне иснәп карыйбыз. Озак иснәгәч, җирдән йаблакаС савытыннан килгән нефть исе сизелгән кебек була. Нефть ничек итеп чыга икән, дип сөйләшәбез. Безнең фикеребезчә, ул чишмә кебек бәреп чыгарга тиеш.

Тал буена сузылып ятып ял иткәндә, ташлИ бездән сорый.

– Менә без нефтьне тапкач, аны ничек итеп ташыйбыз?

– Чиләк белән, – ди Пикули.

– Чиләк белән генә аз булыр ул. Мин әтинең бидонын алып киләм. Аннары бездә иске «Жук» сәпитенең тәгәрмәче бар. Мин арба ясыйм да шуның белән ташыйм. Ә бездән нефтьне кем сатып ала?

Менә анысын уйламаганбыз.

– Гәҗиткә нефть сатам, дип игълан бирергә кирәк, – ди Пикули. Шулай хәл итәбез. Хатны Пипип язарга тиеш була. Чөнки аның хәрефләре матур чыга.

– Кайткач та, гәҗиткә хат язам, – ди Пипип.

Тал буенда утырабыз, шунда без бер гөрелте ишетәбез. Ни булды, дип карасак, Агу өе яныннан тезелешеп комбайннар килә. Алар бик күп. Алар таллык буендагы юлдан борылып, каядыр китеп югалалар. Без таллар арасына качып, аларны карап калабыз.

– Болар кая китте икән? – дип сөйләшәбез.

– Берәр ерак басуга уракка киткәннәрдер, – ди ташлИ.

Шул көннән таллык янындагы юлда йөргән машиналар саны арта. Кайта торган машиналарга ашлык төялгән. Бодай бөртекләре юл читенә дә коелып кала.

– Әһ, бу машиналар ишегалдыннан узса икән! Тавыклар рәхәтләнер иде, – ди Пикули.

Казуы читенләшә. Башта машина тавышын тыңлыйбыз. Аннары гына носилканы күтәреп алып китәбез. Кайсы вакытта ярты юлда булганда, машина тавышы ишетелә. Андый чакта бик тиз йөгерергә кирәк, чөнки әкрен мыштырдасаң, таллыкка барып җиткәнче, машиналарның килеп тә җитүләре, күреп тә алулары бар.

– Безнең штаб машинадан күренәдер, – ди ташлИ.

Ул дөрес әйтә. Без нишләргә кирәген белмибез. Ул белә.

– Безгә штабның өстен капларга һәм балчык белән томаларга кирәк.

– Ә балчыкны ничек казыйбыз?

– Чокырның ярты ягын ачылмаслык итеп каплыйбыз. Ярты ягы ачыла торган була. Ишек итеп ясыйбыз. Яңгыр яуса да, зыяны юк...

Чокырны яшерү

ТашлИ өеннән такталар алып чыга. Алар иске абзарларын сүткәннәр иде, шуңа күрә иске-москы такталар әллә никадәр. Ул шуларны кеше күрмәгәндә, кукуруз арасына ташый. Аннары без шуларны чокырга күтәреп барабыз.

Без шул такталар, полиэтиленнар белән чокырның өстен каплыйбыз. ТашлИ өйләреннән чеби оясының ишегенә кадәр алып чыга. Чокырның бер читенә шул чеби оясының ишеген беркетәбез. Такталарның өстенә полиэтилен, рубероид, аларның өстенә, рәт-рәт итеп кисеп, туфракның чирәмле өлешен җәябез.

– Киселгән үлән тиз үлә ул, – ди ташлИ.

Без чокыр өстендәге тактага җәелгән кәзләргә үлән шиңмәсен дип су да сибәбез. Хәзер, читтән карап торганда, болында чокыр бар икәне бөтенләй күренми. Кайбер көннәрдә замлА да килә. Ул безнең нефть чокырына инде әллә нәрсәләр алып килеп бетерде. Савытлар, кашыклар, кәнфитләр, прәннекләр, уенчыклар, шәмнәр дә бар хәзер безнең. Чокыр эчендә караңгы түгел – шәм яндырып утырабыз.

Без хәзер ашлык ташыган машиналарның эш сәгатен белеп бетердек. Шуңа күрә алар күп йөргән вакытта балчык ташымыйбыз. Нефть чокырына төшеп утырабыз.

– Илшат, сиңа нигә кирәк соң нефть? Синең бит бөтен әйберең дә бар.

– Акчам күп булса, мин энекәш яки сеңелкәш алып кайтырга әниләргә бирер идем. Мин әти белән әнидән сорыйм, алар гел акча юк, диләр.

– Нигә кирәк соң ул сиңа?

– Хы. Менә сез бит икәү, сезгә кызык. Ә мин сезнең белән йөрим. Энем булса, мин энем белән йөрер идем. Безгә кызык. Без бәбәй алып кайтыр өчен күп акча кирәк икәнен белмибез.

– РуннәФкә сеңлесен алып кайттылар, алайса аларның акчалары күп инде, – ди Пикули.

Без тагын бәбәй алып кайткан кешеләрне барлыйбыз. Берсе дә бай түгел кебек.

– Алар да бай түгел бит, – дибез.

– Әти белән әни акча булса, бала алып кайтабыз, дип әйтте, – ди ташлИ.

Без ташлИны кызганабыз. Нефть табылгач, энесен алып кайтырга акча җитәчәген әйтәбез. Ул куанып китә. Без тагын эшкә

тотынабыз.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 07, 2019

Фото: pixabay

 

Теги: чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев