Логотип Казан Утлары
Повесть

Кышкы яшен (дәвамы)

Зиннур гел әнисен күзәтте. Ул яшәреп киткәндәй булды, битләренә алсулык йөгерде, йөзеннән елмаю китмәде, Зиннурны өзлексез җылы карашы белән иркәләде. «Их, без таш бәгырьләр, әнкәйне сагынудан саргайтканбыз, авылга алып кайтып килмичә тилмерткәнбез икән», – дип кайтты самолётта очканда.

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

3

Билетлар алынгач, тынгы бетте. Бүләкләр, күчтәнәчләр, Коръән ашы өчен җиләк-җимеш, бүтән тәм-том юнәттеләр, хәерлек акча әзерләделәр. Бөтенесен тутыра башлагач, шакмаклы сандыктай ике зур сумка шыплап тулды. Малайлары Ирек дүшәмбе көнне үз «Мерседес»ында аларны аэропортка илтеп куйды. Зиннур гел әнисен күзәтте. Ул яшәреп киткәндәй булды, битләренә алсулык йөгерде, йөзеннән елмаю китмәде, Зиннурны өзлексез җылы карашы белән иркәләде. «Их, без таш бәгырьләр, әнкәйне сагынудан саргайтканбыз, авылга алып кайтып килмичә тилмерткәнбез икән», – дип кайтты самолётта очканда.

Бигеш аэропорты аларны кояш нурларында җем-җем итеп торган ак карлары, салкынча саф һавасы белән каршы алды. Траптан төшкәндә, әнисенең күзләре дымланган иде. Тамагына тыгылган ят тавыш белән:

– Их, туган якның һавасы ничек ягымлы! – дип куйды.

Зиннурга да шулай тоелды, әнисенең сүзләрен «әйе шул», дип ихлас хуплады. Әнисен сумкалар янында калдырып, таксилар тукталышына китте. Шактый кеше шул якка ашыга, кемнәрдер барып җитеп, инде такси хуҗалары белән сөйләшә дә башлаганнар иде. Зиннур берәм-берәм шофёрларга мөрәҗәгать итсә дә, кая кайтасын әйткәч, бер сүз белән «юк», дип кистеләр. Бер таксист мыскыллагандай мыек астыннан елмаеп, уң якка баш кагып күрсәтте. Сатарга куелгандай тигез рәт булып тезелгән таксилардан еракта, аэропортның читендә үк зәңгәр төстәге бер «Лада» тора иде. Зиннур шунда таба атлады. Килеп җиткәндә, ул машинаның бик үк яңа түгеллеген, кайбер урыннары яньчелгәнлеген дә күрде. «Лада»ның ишеге ачылып, аннан урта яшьләрдәге ир чыкты. Зиннур кая кайтасын әйткәч, ир кешенең калын кара кашлары дугаланып өскә күтәрелде, йөзенә бик якын кешеләргә генә бүләк ителә торган җылы, мөлаем елмаю җәелде. «Киттек», диде ул руль артына утырып. Зиннур кызу-кызу атлап әнисе янына ашыкты. Сумканың җиләк-җимеш, яшелчә-мазар тутырылганын, өшемәсен дип, машина эченә алдылар, икенчесен багажникка урнаштырдылар. Таксист, үзе белән таныштырып, Илшат исемле икәнлеген әйтергә дә өлгерде.

Күк йөзе зәп-зәңгәр, ак кар юрганы өстендә энҗеләр елкылдап аларны озата бара. Юл буендагы кура-кораларның ярылып яткан күләгәләре күзгә чалынып кала. Таксистның кулдан бәйләнгән ак свитеры машинага утырганда ук Зиннурның игътибарын үзенә җәлеп иткән иде. Түзмәде, сорап куйды:

– Каян табып була мондый свитерны?

– Сеңлем бәйли, – диде Илшат, горур тавыш белән. – Кәҗә мамыгыннан.

– Әйтәм җирле күпереп тора ул. Сатарга да бәйлиме?

– Сатарга бәйли дә инде ул аны. Авыл мәктәбен башлангычка калдырдылар да, хәзер эшсез.

– Сез авылда яшисезмени?

– Сеңлекәш авылда. Мин Чаллыда.

Илшат тизлекне кинәтрәк баскан иде, арткы тәрәзә турында яткан бүреге утыргычтагы сумка өстенә шуып төште. Бүрек әллә эт, әллә бүре тиресеннән тегелгән, колакчыннары күпереп тора. Зиннур аны урынына алып куйгач:

– Сез бик җылы киенергә яратасыз ахры, – диде.

– Әле багажникта киез итегем, тире бияләйләрем дә бар. – Илшат башын Зиннурга борып, көлемсерәп алды. – Төрле хәлләр була. Асфальттан барганда, офыктан офыкка җәелгән ак кар диңгезендә йөзгәндәй генә җилдерсәләр, басу юлына килеп кергәч, машина буйсынырга теләмәгәндәй боргалана-ергалана башлады. Әнисе дә, Зиннур да ишек өстендәге тоткага ябышырга мәҗбүр булдылар. Тар гына итеп ярылган кар ике яктан текә стена булып күтәрелгән, юлның соңгы вакытта юньләп чистартылмаганлыгы күренеп тора. Шофёр газ педален соңгы чиккәчә баса, чөнки тизлекне әз генә киметсә дә, көпчәкләр батып калачак. Карны дөбер-шатыр яра-яра, машина иләктә иләнгәндәй, әле бер якка, әле икенче якка салулый, юл читендәге кар стеналарына шытырдап ышкылып ала. Зиннур «Лада» янына килгәндә аның яньчелгән урыннарына кимсетебрәк караганлыгын исенә төшерде һәм үзенең никадәр хаксыз булганлыгын хәзер генә аңлады. Бер авылдан үткәндә, кызганыч хәлдә түбәсез, тәрәзәсез ферма торакларын күреп, Зиннур шофёрдан:

– Әллә сездә дә давыл үттеме? – дип сорады.

– Үтмәде, давыл көчәя генә, – дип куйды Илшат.

– Аңлап җиткермәдем.

– Авыл корый. Хуҗа булмагач, түбәләр дә, ишек-тәрәзәләр дә, башкасы да оча. Давыл шул була ул.

Авылга инде җиде-сигез чакрым гына калып бара. Менә шушы турыда уңга борыласы да... Борылуын борылдылар, тик машина буксовать итәргә тотынды. Шофёр аны туктаусыз үкертте, тик тизлек кими-кими барып, машина туктады. Илшат аны бер алга, бер артка кузгатмакчы булып азапланса да, әз генә дә кыймшата алмады. Авылга кайта торган юл юньләп чистартылмаган иде. Карны ерып үткән тирән эз алга бару өметен сүндерде. Илшат свитердан гына юлга төште, багажниктан алып киез итекләрен киде, совковой көрәге белән көпчәкләр тирәсендәге карны читкә атарга тотынды. Зиннур кыенсынып кына аның янына чыкты, акланып күңелен җиңеләйтмәкче булды:

– Сезгә булыша алмавым өчен гафу итегез, – дип башлады ул сүзен.

– Ә нишләп сез булышырга тиеш ди? – Илшат маңгаена бәреп чыккан тирләрен бияләй сырты белән сыпырып куйды.

– Машинаны алып бару, сезне тиешле урынга исән-сау илтеп җиткерү минем эшем ул.

– Юлның чистартылмавында сезнең дә гаеп юк. Мин бик җитди операцияләр кичердем. Әгәр эшләргә яраса, болай читтән карап тора алмас идем.

– Борчылмагыз, кереп утырыгыз, – диде Илшат.

Ул машина алдындагы юлның кырын тагын ярты сәгатьтән артык көрәде. Бераздан кузгалсалар да, тагын туктап калдылар.

– Карны шушылай ача-ача барырга туры килмәгәе, – дип, Илшат машинадан төште.

Аңа озак җәфаланырга туры килмәде. Авыл ягыннан юлның карын эттереп болайга якынлашучы бульдозер күренде. Биш минуттан ул килеп тә җитте. Тракторчы янындагысы – зәңгәр куртка, ак бүрек кигәне сикереп төшеп, аларга таба борылуга, Зиннур чак артына аумады. Бу – Арслан иде! Алар бер-берсенең кочагына ташландылар һәм, кайнар сулышларын тыңлап, бер мизгелгә хәрәкәтсез тордылар. Бернигә дә алыштыргысыз татлы, кадерле, тамак төпләрен кайнарлаткан мизгел иде бу.

– Ачуланма, Зиннур, аэропортта каршы ала алмадым, – дип, сүзен акланудан башлады Арслан. – Юлны ачарга тиешле трактор кабынмаган. Бусын агрофирма үзәгеннән үк алып килдем...

Ул арада Арслан алар янына килеп җиткән Фатыйманы да кочаклап алды...

Иң элек юлга уенты ясап, «Лада»ны шунда керттеләр. Аннары бульдозер карны асфальтка таба эттереп китте. Алар келтерәп кенә кайтып җиттеләр, машина Арсланның яшел коймалы, яшел түбәле йорты каршына килеп тә туктады. Хуҗа кыстаса да, шофёр өйгә керүдән баш тартты. Арслан белән әнисе, әйберләрне алып, аңа рәхмәт әйтеп, өйгә кереп киткәч, Зиннур таксистка акча бирде. Илшат акчаны учында җәеп карады да яртысын кире сузды.

– Юк, юк, алмыйм, – дигән арада Илшат җитез сузылып акчаны аның кесәсенә тыкты.

– Мин жәлләп бирмим лә...

– Мин әле кеше талаучылар өеренә басмадым. Шунысы җиткән. Ул рульгә утыруга, Зиннур сорыйсы итте:

– Илшат, ике-өч көннән безгә кайтасы да була бит инде. Килеп ала алмас идегезме икән?

– Шалтыратырсыз. – Ул визиткасын бирде. – Таш яумаса, килермен.

– Үзегезнеке кебек берәр ак свитер алып килсәгез дә ярар иде.

– Алып килермен.

Машина китеп барды. Ул да булмады, капкада чәчәкле сарафан кигән Раушания күренде, иңбашына төшеп торган дулкын-дулкын кара чәчләрен җилфердәтеп килде дә Зиннурны кочаклап битләреннән үбеп алды.

– И, сыйныфташкаем, җаннарың юктыр синең!

– Ник алай дисең?

– Өч көн буе син мине ничегрәк яратырсың икән, дип баш ваттым. Ә син әйләнеп тә карамыйсың. Ул башын сузып, яңагын куйды, Зиннур үбеп алды. Раушания көлә-көлә икенче битен борды, Зиннур көлә-көлә анысын да үбеп алды.

– Булды, на всю катушку булды бу! – диде Раушания.

– Әйдә, тизрәк өйгә, табын әзер.

– Салкыннан курыкмыйсың син! – диде Зиннур, аның кайнар кулларын ычкындырмыйча.

– Безгә, җаныкаччаем, салкын түгел, кризислар гына бәрә!

Алар кызулап өйгә керделәр. Арслан Зиннурның пальтосын, бүреген салдырып шифоньерга элде. Чишенеп юынгач, әнисе белән Зиннур «мондагы әйберләрне алыйк әле», дип, сумкаларына бара башлауга, чүмечен күтәргән Раушания алар каршына байларны саклаучы охранник кебек килеп басты:

– Юк, бернинди әйбер актару юк. Абыстайлар куера, токмачларым соңара. Яңадан, яңадан, беркая да качмаслар, – дип, аларны туктатты. Шуны гына көткән Арслан кунакларны алып кереп китте. Тупсаны атлауга, Зиннур уң як стенада үзенең зурайтылган алтын рамдагы фотосын күреп хәйран калды. Бокс бияләйләре белән рингта сугышкан чагы иде ул аның.

– Каян алдың моны?

– Бер журнал тышлыгыннан.

Аның белән янәшә икесенең мәктәптә укыган чактагы фоторәсеме зурайтылган, муеннарында пионер галстуклары. Әти-әниләре, Раушания, балалар, оныклар белән төшкән фотолары да зәвык белән урнаштырылган иде. Шулвакыт Арслан зур альбомны алып күрсәтте.

– Карагыз әле, абзагыз нинди бай! Анда аларның өч оныгы елмаеп басып тора иде. – Өчесенә бергә унөч яшь! – диде ул, тантаналы төстә авызын ерып. – Болар кызымның балалары. Искәндәр, Сания, Зәйнәп. Язмыш адәм балаларына гел елмаеп кына тормаса да, шушындый шатлыкларын да бүләк итә икән! Моның өчен беренче чиратта Раушаниямә мәңге рәхмәтле мин! Ахырда Раушания өчесен дә табынга утыртты, алларына үзе чиккән сөлгеләрне җәйде, бокалларны үзе кайнаткан җимеш сулары белән тутырды, ике төрле яшелчә салаты бүлде. Һәрберсен мактый-мактый ашадылар, шулай да кечкенә чынаяклардагы чөгендер катыгы, Фатыйма апаларының бәяләвенә караганда, иң тәмлесе булды бугай. Аның артыннан Раушания токмачлы аш, бәлеш, ит алып килде, тартынып утырмагыз дип кыстады, кайтканнары өчен аларга берөзлексез рәхмәт укыды, карагыз әле, сез утыргач, өйләребез ничек ямьләнеп китте, дип чын күңелдән сокланды. Аның йөзе кояштай балкый, күзләре шатлыктан очкынланып яна, хәрәкәтләре җитез, сыгылмалы, тавышы җырлагандай көйле, моңлы иде. Өчесе дә аңа сокланып карадылар, Арслан эченнән генә күз тия күрмәсен дип курыкты, ә асылда Раушаниянең аларга ихлас күрсәткән кадер-хөрмәте күңелләренә әйтеп бетергесез рәхәтлек алып килде. Фатыйма белән Зиннур бу рәхәтлектән оеп, таң калып утырдылар. Бөтен дөнья түгәрәкләнгән, берни дә кирәкми иде...

Чәй эчкәннән соң, Зиннур сумкаларны түр якка алып чыкты. Фатыйма Раушаниягә күбәләк төсендәге аллы-гөлле күлмәк сузды. Раушания күлмәкне күкрәк турыннан тезләренә кадәр төшергән килеш сабый баладай кычкырып җибәрде:

– Әләй, әләй, үләм! Матурлыгы! Җаны бар бит моның! Каян алдыгыз?

– Франциядән, – диде Зиннур.

Раушания күз иярмәс арада югалып, күлмәкне киеп тә чыкты. Ул аңа үлчәп теккәндәй таман иде.

– Сезгә нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә аз булыр, – диде Раушания, куанып. – Гомерем буе шушындый күлмәк кияргә хыялландым, гел җай килмәгән иде.

– Валлаһи, дөрес әйтә, – дип, Арслан аның сүзен җөпләде. Зиннур җитез генә килеп, Раушаниянең муенына елкылдап торган асылташлар тезелгән муенса такты һәм:

– Егерме елга яшәрдең, – дип өстәде.

Раушания елмая-елмая көзге каршына килеп, әле уңга, әле сулга борылып үзен карагач, җырлый-җырлый биеп тә китте: Французски күлмәгемнең

Сәдәфләре тезелгән.

Бармы икән минем кебек

Сезнең өчен өзелгән.

Аны мактап бетермәделәр, Зиннур Арсланның кулына күксел куртка, шундый ук төстәге чалбар тоттыргач, Раушания:

– Ки тизрәк, парлашып французча биибез, – дип, аны йокы бүлмәсенә алып кереп китте. Ике минут үтмәде, алар авызларын колакларына кадәр ерып килеп тә чыктылар. Арслан тальян гармунын да тоткан иде. Гармунын сыздыра башлауга, икесе дә бии-бии җырлап та киттеләр:

Карурманнар уртасында

Кошлар кунган куакка.

Өебезгә ямьнәр керде,

Дуслар кайткач кунакка.

Агыйдел алкын булсын,

Сулары салкын булсын.

Аралар ерак булса да,

Күңелләр якын булсын.

– Булдырдыгыз, – дип, кунаклар аларны мактап кул чапты.

– Кайлардан уйлап алдың бу куртка белән чалбарны? – диде Раушания.

– Чалбарының унике кесәсе бар. Арсланның малларга бирәсе дарулары, шприцлары, кайчы-мамыклары – бөтенесе кереп бетә бит монда.

– Мал янына моны киеп барсаң, Алла сугар! Мин аның кесәсенә кызларга бүләк итәргә хушбуй-кершәннәр генә салып йөриячәкмен! – Ә мин аларны юллап, үземә алачакмын, – диде Раушания аны үртәп.

Сумкалардан җиләк-җимеш, тәм-том, чит ил чәйләре, башка ризыклар да алынды.

– Әллә ярты Петербургны төяп килгәнсез инде сез! – дип, тел шартлатты Раушания.

Ул һәрберсен «Ә-ә-әәх! Исе дә исе!» – дип, Арсланның борынына китерде, парлашып мактый-мактый, күчтәнәчләрне кабул иттеләр, Фатыйма белән Зиннурга аларның рәхмәтләрен ишетү, ихлас шатланганнарын тою шулкадәр ләззәтле иде. Шушының өчен генә булса да меңнәрчә чакрым җирдән, һичшиксез, кайтырга кирәклеген, дөресрәге, әледән-әле кайтып торырга кирәклеген аңладылар. Зиннурның чит илләрдән беркайчан да бүләксез, күчтәнәчсез кайтканы булмады. Ләкин алар ни әнисендә, ни хатынында, ни балаларында мондый шатлык уятмадылар. Нишләптер моның тылсымы, могҗизасы югалган иде. Нишләп алай? Аерма нәрсәдә? Моңа җавап эзләгәне булмады Зиннурның. Бу бит үзе онытылмаслык бәйрәм икән. Бу Раушанияләрнең ярлылыгыннан түгел, күңелләренең сизгерлегеннән, кешедән кечкенә әйберне дә зур итеп, куанып кабул итүләреннән икәне аңлашыла иде. Ләкин кечкенә әйберне ничек зур итеп кабул итеп була соң? Моны кешеләргә туктаусыз игелек кылучы, башкаларга үзләрен ваклап-ваклап өләшүчеләр генә аңлый аладыр, мөгаен. Күпме бирсәң – шул биргәннәрең меңе белән үзеңә кайта, диләр бит. Әлбәттә, алар бу хакта уйлап та карамый. Аларның куанулары яз килгәч кошларның шатлануы кебегрәктер. Сыерчыклар, сандугачлар, тургайларның һаваларны күтәреп сайрауларыннан кемнәрнең генә йөрәге дулкынланып типмәгән соң?! Монда берсе икенчесен тудырган, икенчесе өченчесенә әверелгән тоташ бер түгәрәк барлыкка килә...

Авыл хәлләрен сораштырулар беткәч, Коръән укыту көнен билгеләделәр. Бүген чәршәмбе, иртәгә пәнҗешәмбе, берсекөнгә җомга. Җомга көнне укытырга килештеләр. Мәҗлескә халык җыю да җиңел түгел икән. Ирләр аз, күбесе Коръән ашларына йөрми.

– Шәкуров абый килерме икән? – дип кызыксынды Фатыйма. – Ничек яшәп ята ул?

– Бер дә төшенкелеккә бирелми, – диде Арслан. – Балалары еракта, сирәк кайталар. Аңа ике айдан туксан җиде тула бит инде. – Караучы билгеләделәрме соң?

– Бөтен авылны укыткан кешене караучыга бирәмме соң?! – Раушания кемгәдер янагандай кулын селтәп куйды. – Үзем ашарына да әзерләштерәм, керләрен дә юам. Үзе аш-суны миннән ким әзерләми. Арслан атна саен мунча кертә. Өйне бер җыештырып куйсаң, тузан да төшерми. Ике аяксыз кеше димәссең. Иртүк култык таяклары белән урамны урап кайта.

– Кеше түгел, могҗиза инде ул, – дип сүзгә кушылды Зиннур. – Безнең яшьти Сәүбәнне чакырыйк. Ул килми калмас.

– Сәүбән дә таякка калды, – диде Арслан. – Кәефенә карар инде... – Үзегез кемне телисез, шуларны дәшәрбез, аерым-аерым ирләргә дә, хатыннарга да урын җитешле, – дип сүзне йомгаклады Раушания. Авылда мулла юк икән, аны Арслан агрофирма үзәгеннән алып килергә булды.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 08, 2017

Фото: pixabay

Теги: чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев