Логотип Казан Утлары
Повесть

Кышкы яшен (дәвамы)

Балаларны аңа операция кирәклеге, операция өчен шулкадәр акча җыясы була, дигән хәсрәт белән борчымаулар бик әйбәт булды. Арслан, шаярган кебек, «лотереяга оттык» дию белән чикләнде. Әниләренә шалтыратмаска, үзенең монда икәнен әйтмәскә кушты.

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

* * *

Җомга көнне Сәүбән хатынына ишекне өстән бикләтте. Малае Казанда, киләсе кеше юк. Кан басымы күтәрелде, дип, хатыныннан Арсланнарга шалтыраттырды. Иртәдән әбәт турына кадәр телефон шалтыраса да трубканы алмады. Мәҗлескә барырга, аларның канәгать йөзләрен күрергә теләмәде... Бүген шимбә көнне кагылырга мөмкин икәнлекләрен күздә тотып, тагын өстеннән бикләтте. Бикләтүе юкка булмаган, капка тавышын ишетүгә, курткасын, бүреген киеп верандага чыкты. Челтәр пәрдәнең читен бармак сыярлык кына ачып, ишегалдын карады. Фатыйма апа, Зиннур, Арслан ишеккә кадәр килделәр дә йозакны күреп туктадылар.

– Күрешә алмый китәргә туры килә инде болай булгач, – диде Зиннур, берәрсе күренмәсме дигәндәй, як-ягына каранып.

Сүзгә әнисе кушылды:

– Мөгаен, больницага салып куйганнардыр...

– Тагын бер-ике кичкә калыгыз дигән кыстауны искә алмадыгыз бит, – дип, Арслан үпкә белдергәндәй итте.

– Минем федерациядә эшләрем муеннан. – Зиннур үкенгән тавыш белән сүзен төгәлләде: – Очрашмаска язган булгандыр инде... Сәүбәннәргә безнең сәламнәрне тапшырырсың, Арслан.

Сәүбән маңгаен пыяла рамына терәп, алар капкадан чыгып киткәнче артларыннан карап калды. Аның күзләрен яшь томалады. Ул маңгаен рамнан кинәт читкә алуга, башындагы бүреге идәнгә төште. Сәүбән ыңгырашып тешләрен кысты, корышкан аягына учы белән шапылдатып сугып алды. Аннары яшерен көч артыннан эткәндәй, ике учы белән веранда идәненә таянып, аякларын югары чөймәкче булып талпынды, ләкин егылып китте. Үкереп аягына басты, көчле талпынып куллары белән идәнгә таянды һәм аякларын югары күтәрде. Бер генә кулын күчереп, ишеккә таба атларга ниятләде. Әмма корыган аяк тотмыйча артка китте, веранда тәрәзәсенә дөпелдәп барып тиде, тәрәзә челтерәп коелып төште. Сәүбән үкереп елап идәнгә капланды...

* * *

Алар Сәүбәннәрдән кайтып килгәндә, капка төбенә җыелган халыкны күреп хәйран калдылар. Монда Фатыйманың яшьтәшләре, өлкәнрәкләр дә, бала-чагалар да бар иде. Күбесе кичә Коръән ашына килгән кешеләр булып чыкты. Һәрберсе кулларына букча тоткан. Исәнлек-саулык сорашкач, аларның күчтәнәчләр алып озатырга килүләре мәгълүм булды. Ул арада Илшат та машинасы белән килеп туктады. Урам күңелле шау-шуга күмелде. Өйдән ике зур чемодан-сумканы алып чыгуга, озатырга килүчеләрнең һәрберсе үз бүләген сузды. Фатыймага шәл, оекбаш, Зиннурга зәңгәр йон шарф белән перчатка бәйләгәннәр. Бу эшкә аларның авылга кайтасын ишеткәч тә тотынган булганнар икән. Шәлне Мәрьям түти бәйләгән. Төенчек-төенчек сарымсак, кызыл чөгендер, кара торма, кабак төше, төрле-төрле дару үләннәре җыелды. Ярулла белән Хәнифәтти өр-яңа мендәр алып килгәннәр. Мәчтүрә тозлы үрдәк сузды. Кайсылары белән кул бирешеп, кайсылары белән кочаклашып, кошлардай сайраша-сайраша аерылдылар. Барысы да: «Исән-сау, бәла-казасыз кайтып җитегез, авырмагыз, Ходай барлык теләкләрегезне дә үтәп барсын, безне ташламагыз, авылга кайтып куандырып торыгыз», – дип елашып, куллар болгап калдылар. Арслан, Зиннур, Фатыйма, Раушания бөтен халык алдында берәм-берәм кочаклаштылар, күзләренә яшь тулды, Зиннурдан кала берсе дә авыз ачып сүз әйтә алмады...

Бу көннәрдә бураннар булмаганлыктан, юл чиста иде. Машина келтерәп аэропортка килеп тә җитте. Илшат Зиннурга нәкъ үзенеке төсле йон свитер да алып килгән иде. Зиннур аның белән исәп-хисап ясагач, аэропорт эченә кассага үттеләр. Халык күп түгел иде, билетны алуга, регистрацияләү дә башланды. Илшат сумкаларны тотып кереп, аларны озатып җибәрде.

Ун минуттан алар һавада иде инде. Әнисенең урыны алга, аныкы арткарак туры килде. Зиннур бер яшь кенә, сакал-мыеклы, башына түбәтәй кигән мөселман кешесе төсле пассажир янына утырды. Ул хәзрәт булып чыкты.

– Мин сезне телевизордан күрдем, – диде хәзрәт. – Сез бит боксёр.

– Әйе.

– Бокс сезнеңчә ни ул? – дип сорап куйды хәзрәт.

– Бокс – спорт уены.

– Уенның төрлесе бар, – диде хәзрәт уйчан гына. – Әгәр акчалы икән – ул инде уен була алмый.

– Ни соң? – дип сорады Зиннур.

– Анысын үзегез уйлап карагыз...

Зиннур, әллә шаяртып сөйләшәме соң бу, дип аңа карап куйды. Ә хәзрәт сорау яудыруын дәвам итте:

– Шулай да сез нәрсәгә ирештегез соң? Нәрсәгә кирәк бу уен? Кешенең дөпе-дөпе бәрүгә күпме түзгәнен ачыкларгамы? Борын сөяген сындыру өчен нинди көч белән бәрергә икәнен белергәме?

– Сез нигә көләсез болай?

– Мин көлмим. Соңгы нәтиҗә, соңгы максат ни соң? Хәзрәт самолёттан төшкәч, аерылганда:

– Минем туганымның малае да боксёр, – диде. – Хәзер сөйләшә дә алмый. Калтырап кына тора. Шуларга хәл белешергә барышым. Берәү шундый нык суккан...

– Сез сугучыны гаеплисезме?

– Һич тә! Алар бит уйнаганнар. Уен кагыйдәсен бозмаганнар. Ә кагыйдә екканчы сугарга куша...

Кайткач та Зиннур иң элек Арсланга тиешле акчаны күчереп, аңа операциягә баруны сузмаска үгетләп шалтыратты һәм бераз җиңеләеп калгандай булды. Тик бу җиңеләю саклык банкыннан чыккач та бетте. Хәзрәт белән башланган сөйләшү аның күңелендә үз-үзе белән тарткалашуга әверелде. Бокс федерациясеннән дә күрәсе кешеләренең барысын да күрмичә, тиз генә әйләнеп чыкты. Җәяүләп, уйлана-уйлана, кайту ягына атлады. Аларның хатыны белән култыклашып, беркая ашыкмыйча, шушылай атлап барганнары ничә мәртәбә булды икән? Табигатькә икесе генә чыгып, агачларга, суларга карап, җаннарын ял иттереп ярты сәгать кенә булса да тып-тын гына басып торганнары булды микән? Шәкуров абый: «Сиңа хәзер йомшарга кирәк», – дип юкка әйтмәде бугай. Ял итәбез дип чит илгә диңгез буена ук, экзотик табигать кочагына китсәләр дә, шул ук спортчылар белән янәшә булып чыгалар, тагын шул күнегүләр, спорт дөньясындагы хәлләрне җыйналып сөйләшеп яллары үтә дә китә. Кояшта кызынуын, коенуын исәпкә алмаганда, Питердагы тормыштан берние белән дә аерылмый.

Көннәр үтә торды.

Ул ачык бер нәтиҗәгә килде: тормышын үзгәртергә кирәк иде. Ә ничек үзгәртергә? Бу сорауны ни әнисе белән, ни Венера белән уртага салып тикшерергә, бергәләп җавап эзләргә аның әллә горурлыгы комачаулады, әллә батырчылыгы җитмәде.

11

Арслан: «Акчаны алгач та, хирург белән сөйләштем, килергә кушты», – диде. Раушания кием-салымнарын, сабын-сөлгесен, башкасын җыйнады. Агрофирма җитәкчесенә утырып, Чаллыга китеп тә барды. Бер дә дулкынланмады, алай-болай булсам, дип, Раушаниянең бәгырен телгәләмәде. Ул тыныч кына киткәч, Раушания дә артык борчылмады. Берәр ерак юлга киткәндә дә Раушанияне кысып кочаклап, битләреннән үбеп китә торган Арслан бу юлы кибеттән әйләнеп кайтырга гына чыккан кебек кыланды. Шалтыратмаска кушты, телефонымны барыбер алмыйм, операциягә кергәндә шалтыратырмын, диде. Сүзендә торды, Раушаниянең түземсезләнеп шалтыратуларына җавап бирмәде.

Арсланның планы әзер иде инде. Ул туп-туры кызы белән кияүләренә юл тотты. Өченче балалары Зәйнәп тугач, бирелергә тиешле җирне җиде ел көтәсе, алда өй салу өчен бушлай биреләсе йөз җитмеш физметр агачның булмаячагын кистереп әйткәннәр. Шулай итеп, өй салу планы җимерелде. Ә оныкларын авылда яшәтү ниятеннән Арслан баш тартырга уйламады. Кызы белән киявенә акчаның ничек барлыкка килгәнен аңлатып тормады. Балаларны аңа операция кирәклеге, операция өчен шулкадәр акча җыясы була, дигән хәсрәт белән борчымаулар бик әйбәт булды. Арслан, шаярган кебек, «лотереяга оттык» дию белән чикләнде. Әниләренә шалтыратмаска, үзенең монда икәнен әйтмәскә кушты. Балалар эшли торган шәһәрдән ерак түгел бик матур татар авылы бар икән. Шунда сатыла торган җыйнак кына агач йортны барып карадылар. Ул барысына да бик ошады. Газы, суы кергән, абзар-курасы бер дигән. Сыер-сарык, кош-корт асрарлык. Инеше бар. Урманы, әрәмәсе, болыны янәшә. Җәй көннәрендә монда җәннәт почмагы була, диделәр. Йорт хуҗаларына бик ашыгыч Якутия якларына китәргә кирәк икән. Ире шунда йөреп егерме ел эшләгән, өч бүлмәле фатир алган. Йортка ике миллион сорыйлар иде. Күп тарткалаша торгач, бер миллион алты йөз мең, шуннан ун сум да төшмибез, диделәр. Арслан тарткалаша, сатулаша белми иде. Әле бу кадәресен дә кияү сатулашып кына киметте. Инде йөз меңен каян алырга? Балаларның кредитлары болай да өч кисәк. Арслан коелды да төште. Бабай, дип муенына килеп асылынган оныкларына: «И, балакайларым, булмады бит, әздән калды бит», – диде, бугазына тыгылган яшьләрен көч-хәл белән йотып. Алар тавыш-тынсыз гына капкадан чыктылар. Арслан борылып өйгә тагын күз атты. Аның иңбашлары төшкән, чырае көл төсенә кергән иде. Алар авылда кичәдән бирле өй эзләп йөрделәр. Иң очсызы шушы иде. Аларның хәлен хуҗалар да авыр кичерде.

– Карале абзыйны, гел бетте бит, – диде хатыны, иренең күзләренә карап.

– Бик сәер кеше бит бу. Йә рәнҗеше төшәр. Йөз мең белән әллә ни кыра алмабыз. Ходай булышыр әле себер җиренә баргач. Ире уйлап торды да:

– Ярар, бар, әйт, – диде.

Хатыны шатланып урамга йөгерде. Барысы да машинага утырган, Арслан гына ни эшләргә белмичә, балаларның да эндәшүен ишетмичә, өйгә карап басып тора иде.

– Абый, ярар инде, сезнең бәягә килешәбез, – диде хатын, килеп җитеп.

– И, кызым! – Арслан дулкынланудан чайкалып куйды. – Менә күрерсез, шушы сабыйның, әти-әниләренең, минем рәхмәтләрем сезгә гомер буе ярдәм итәр!

Бер атна эчендә нотариус, милек комитеты, регистрация палаталары аша өйне милек итеп рәсмиләштерделәр. Икенче атнада торган фатирларыннан әйберләрен бер йөк машинасына төяп алып кайттылар. Өстәл, диван, урындыклар алынды. Арслан ни булмаска кассадан үзләренең бер җитмеш меңен алып килгән иде. Кияүнең, кызы Резеданың дуслары ял көннәрендә эшләштеләр. Арслан оныкларына бер чана, икесенә бәләкәй чаңгы алды. Ул көн саен идәнгә дүрт аякланып басып, оныкларын атландырып идән әйләнеп, атлы уйнатты. Оныклардан да бигрәк үзе шатланды. Аның балачактан бирле мондый бәхетле мизгелләр кичергәне, болай тәмле итеп ашаганы, болай татлы итеп йоклаганы юк иде.

Унөченче көнне ул дөбердәп кайтып керде. Февральнең яз исе сеңгән бер көне иде, төш туры иде, кояш көлә иде, түбәдән беренче тамчылар тама иде, Арслан үзе кояштай елмая иде.

– Ничек бик тиз?! – дип, бер кат күлмәктән, яланбаш йөгереп чыгып каршы алды Раушаниясе.

– Әллә ясамадылармы?

– Ясадылар. Бик зур операция булды, карчык.

– Акчаң җиттеме?

– Җитте. Сиңа күчтәнәчлек артып та калды әле.

Кергәч, ул сумкасыннан Резедасы пешергән гөбәдия, кызы гына пешерә торган урама, җиләк-җимешләр чыгарып тезә башлагач, Раушания аңа шикле караш ташлады.

– Болар бит Резеда күчтәнәчләре...

– Әйе шул.

– Анда кагылдыңмыни?

– Анда кагылу гына түгел, сугылдым, әнисе.

– Син... әллә, Ходаем...

– Әйе, Раушаниям... Балаларга бер дигән агач өй сатып алдык... Раушаниянең керфекләрендә яшь тамчылары күренде, ул шатланырга да, кайгырырга да белмәүдән гаҗиз булып, Арсланга мөлдерәп карап тора иде...

– Кочакла әле мине... Куяным, акыллым, диген әле.

– Акыллым... Арсланым...

– Куяным, диген инде..

.– Куяным...

– Рәхмәт мине аңлавыңа...

– Ә операция?

– Шушыннан да зуррак операция булуы мөмкинме соң, Раушаниям?! Оныкларның куануын күрдем. Мин нинди бәхетле! Бүген үлсәм дә риза. Зинһар, кичер мине!.. Сиңа караганда башкаларга җылымны күбрәк тә биргәнмендер... Кичерә алсаң, кичер инде, матурым... Алар бер-берсенә карап сагышлы елмайдылар...

12

Уйлый торгач, үзгәрү юлын тапты Зиннур. Тренерлыктан, гомумән, спорттан китәргә карар кылды. Үзенең китү сәбәпләрен әйтеп гариза язгач:

– Укып кара әле, ни әйтерсең икән? – дип, аны әнисенә бирде. Әнисе укый башлау белән, Зиннур, читкә китеп, үзе алган бүләкләр тирәсендә нидер эзләгән кебек маташкан булып кыланды, ә үзе күз чите белән генә әнисен күзәтте. Ниһаять, әнисе укып бетерде.

– Минем фикеремне түземсезлек белән көткәнеңне күреп торам. Бу синең өчен бик зур, хәлиткеч адым, улым. Шушы адымны ясаганда, минем киңәшне соравың өчен рәхмәт. Фикерем мондый: спортка беренче адымнарыңны ясаганда ук мин сиңа «ташла» димәкче идем.

– Нигә әйтмәдең соң, әни? – диде Зиннур, аның бу сүзләренә хәйран калып.

– Әйтсәм, дошманыңа әвереләсемне тойдым. Син шулкадәр мавыккан идең. Синең ялкыныңны сүндерерлек көч юк иде.

– Тыныч кына күзәтеп тора алгансың икән...

– Ә кем әйтте тыныч дип? Ике инфаркт каян килгән миңа? Синең һәр матчта, һәр ярышта катнашкан көннәрең... алар иң газаплы көннәр, йокысыз төннәр булды... Без аларны әтиең белән бергә кичердек... Син башка планетада идең... Илт гаризаңны, мин бик шат. Килен дә хуплар, дип уйлыйм. Бокс федерациясендә ул керәсе кеше аны беренче мәртәбә нокаутка җибәргән Яков Наумович иде. Ул җиңелүдән соң күпме сулар акты, күпме җилләр исте, тик Зиннурның аңа карата шул чакта уянган рәнҗеш тойгысы күңелендә бүгенгәчә сакланды. Бүлмәсенә кереп, Яков Наумовичның көрәктәй кулын кысып күрешкәндә, ул тойгы кабат яңарды.

– Сизәм, сез эшкә керешергә килдегез, – дип сүз башлады мастер. – Сез көткәнчә түгел, – диде Зиннур, елмаерга тырышып. – Мин башкача уйладым әле.

Ул гаризасын аның алдына куйды. Яков Наумович аны йөзен чытып укып бетергәч, сораулы карашын Зиннурга төбәде:

– Ни булды?

– Шулай хәл иттем. Сәламәтлек тә элеккечә түгел.

– Без сезнең белән утны-суны бергә кичтек. Минем янымда иң ышанычлы бер дистә кеше булса, шуларның теләсә нинди шартта да иң таянырлыгы сез идегез. Димәк, сезне нидер канәгатьләндерми? – Яков Наумович Зиннурга соры күзләре белән сынап карады.

– Әйе.

– Авария эзсез үтмәгәндер. Хезмәт хакыгызны да арттырырбыз. Кая телисез, шунда ял итәргә җибәрүләрен үтенермен.

– Сез мине дөрес аңламадыгыз, – диде Зиннур.

– Миңа акча да, башкасы да кирәкми. Мин үземчә генә тынычлап яшәргә телим. 

Яков Наумовичның йөзе караңгыланып китте. Ул озын өстәл аша Зиннурга таба иелде:

– Безгә үзебез өчен генә яшәү юк, дускай! Әйе, әйе! Минем сезгә кардиналь таләпләр куярга да хакым бар. Аның соры күзләре усал ялтырадылар. «Кардиналь таләпләр» аның яраткан сүзе иде. Һәм ул аны бик ачуы килгәндә генә куллана иде. Яков Наумович якын килеп, авыр кулын Зиннурның иңбашына салды. Йөзен аның йөзенә якын ук китерде. Соры күзләрен кан баскан, кашлары тырпайган, күз төпләрендә, ирен тирәләрендә вак җыерчыклары да күбәйгән икән.

– Бер тәүлек бирәм уйларга, – диде ул акрын гына. – Мин әйткән һәм әйтмәгән әйберләрне бизмәнгә салып карагыз. Сез берни дә отмаячаксыз, оттырачаксыз гына. Нәкъ шушы вакытка килерсез. Мәгез гаризагызны. Кич йокы бүлмәсендә ул гаризасын Венерага укытты. Хатыны аның ниятен ул фаразлаганча кабул итмәде:

– Мин бушка яшәгән булып чыгаммыни? – диде ул гаризаны кабат Зиннурга биреп.

– Син минем белән яшәдең.

– Эпизодик төстә кайтып күренгәләгән кеше белән ничек яшәп була соң ул? Мин бокска хезмәт иттем. Мин син җиңсен дип тырыштым. Хатынының соңгы сүзләренә мышык-мышык елау кушылды. Зиннур залга чыгып, диванда шактый озак уйланып утыргач, шундый нәтиҗәгә килде: Венера хаклы! Аны да, балаларны да назлый алмады, балаларны тәрбияләүдә дә өлешем зур дип әйтә алмый. Ул кабат кергәндә Венера тынычланган иде инде.

– Оныкларга син шушы югары дәрәҗәдә булганда гына юлларын табарга булышып булачак, – диде ул лекция укыгандагы кебек ачык, инандыручан тавыш белән.

– Безгә кем юл ярды соң?

– Син безнең заманны оныт! – Венера ярсып кулларын чәбәләндерде. – Күрмисеңмени, бер югарыда утыручының итәгенә икенчесе ябышып баскычтан баскычка үрмәлиләр, урлашалар, миллионнарын чит илгә озаталар.

Зиннур кулларын хатынының биленә салып, аның күзләренә ялварып карады һәм:

– Венера, аңлыйсыңмы – арыдым мин! – диде ул, өзгәләнеп. – Әйе, син хаклы. Гомер буе бокстан башканы белмәдем. Минем инфаркт яисә инсульт алуымны теләмисеңдер бит?

Хатыны маңгаен аның күкрәгенә куйды, кабат дәшмәде...

* * *

Зиннур икенче көнне федерациягә нәкъ шул вакытта барды. Кул биреп исәнләшүгә, гаризасын Яков Наумович алдына салды.

– Аңлашылды... – диде Яков Наумович, теш арасыннын сыгып. – Сезнең бу адымыгыз бокс спортына таш ату буларак кабул ителәчәк. Чөнки сез – билгеле фигура. Сезгә хәзер журналистлар ябырылачак. Ә сез таш атуыгызны дәвам итәчәксез.

– Минем беркайчан да бокска тулаем каршы килгәнем булмады. Уенның аерым кагыйдәләре буенча килешмәгән нәрсәләрем бар – аларын сез беләсез.

– Хәзер безгә аңлашырга соң инде. – Ул аның гаризасына резолюция салды. 

– Без киңәштек... сезнең китүегезне өнәмиләр. Ә тыныч яшәү... Тыныч яшәү кабердә генә була. Алар үз гомерләрендә беренче мәртәбә кул бирмичә аерылыштылар...

Зиннурның кайтуына Арсланнан хат килгән иде. Ул аны бер тында укып чыкты:

«Дустым Зиннур! Сиңа кайнар сәламнәр юллап, авылдан Арслан (Раушаниянең куяны дисәң дә була). Хатны төнлә яшерен генә язам, ә колак төбемдә Раушаниямнең сулышы ишетелеп торган шикелле. Ни дип башларга да белмим. Ни дип башласам да, синең алда гаебем дә, бурычым да коточкыч зур. Моны үзгәртә торган түгел, шулай калачак. Әллә гафу үтенүдән башларгамы? Юк, сиңа рәхмәтемнән башлыйм әле. Синең олы ярдәмеңне кабул итмәсәм, мин чыннан да рәнҗеткән, нык кимсеткән булыр идем, дигән нәтиҗәгә килдем. Кыскасы, мин сине тәмам аңлап бетердем, икеле-микеле уйлар калмады, акчаны кабул итеп алдым. Хатымның гафу сорау өлешен башлыйм. Син бит инде беләсең Башкортстанның иң ерак чигендә яшәп ятучы минем укытучы кызым Резеда белән киявебез Фаилне, минем былбылларым Искәндәремне, Рөстәм белән Саниямне. Алар өй салмакчы иде. Закон буенча бушлай җир дә, өйлек агач та бирелергә тиеш. Ләкин моны әллә ничә еллар буе көтәсе икән. Чират бик зур ди. Раушания белән икебезнең йөрәкләребез сулкылдаудан елый иде шул балакайларыбыз өчен. Мин операциягә дип чыгып киткән җиремнән буталып, шул балаларым янына барып чыкканмын. Түзә алмадым, син җибәргән акчага аларга авылдан бер өй саттык та алдык. Син мине зинһар кичерә күр инде, дустым. Син ичмасам биш яшь җанны бәхетле иттең. Мине теләсә ничек хөкем ит, тиргә – мин барысын да күтәрергә риза, чөнки син ни генә әйтсәң дә, хаклы булачаксың. Аның урынына, син Раушаниям белән икебезне дә талкыган, шашыныр дәрәҗәгә җиткергән җәһәннәм утын сүндердең. Ул балаларның сөенүен, сиңа рәхмәтләр укуларын сөйләп аңлата торган түгел. «Әти, чынмы соң бу? Төш түгелме? Без чыннан да өйле булабызмыни?» – дип, сиңа рәхмәтләр укыдылар. Ә өч былбылым минем җилкәмә атланып сайрады да сайрады. Яшермим, алар сайраганда, шатлыктан күзләремнән яшьләрем мөлдерәп коелды. Шатлык тулы күз яшьләрен татыган кеше ничек бәхетле! Мин тагын шуны аңладым: күз яшьләрендә көлүгә караганда шатлык күбрәк тә икән әле ул... Бөтен уем шул өч былбылымны җиргә, яшел үләннәр, җиләкләр, яшел агач-куаклар төбенә якынайту иде. Алар өйләреннән йөгереп чыккач та, тавык-казлар белән сөйләшсеннәр, чыклы яшел чирәмгә яланаяк бассыннар, шул чирәмдә, җиләкле болыннарда мәтәлчек атсыннар, арыш серкә очырганын күрергә үзләре бара белсеннәр, үз куллары белән бәрәңге, суган-сарымсак, кыяр-кәбестә утырта белсеннәр, дип тырышкан идек. Рәхмәт сиңа, инде хыялыбыз тормышка ашты.

Син әйтерсең инде, мин бит ярдәмне сиңа җибәргән идем, диярсең. Тик мин аны куллансам, чирем көчәер генә иде. Кулымны йөрәгемә куеп әйтәм, шулай булачак иде. Шул балаларны кеше өстендә калдырып, җир йөзендә йөри ала идемме соң, дустым? Юк, йөри алмый идем. Син минем холкымны беләсең. Мин хәзер дә яшь чактагы сыман ярсу, дуамал һәм башсыз әле. Мин берәр диварга бәрелеп, шунда су булып сеңәр идем. Йә булмаса янып көлгә әйләнер идем. Бер әйбер өстим әле. Мин ул диагнозга һаман ышанып та бетә алмыйм. Врачның операциягә кыставы нык булды. Бездә бит әнә ничек: бер кампания үз ризыгын шулкадәр мактый, котылышлы түгел, халык мескен ябырыла теге ризыкларга. Ә алар суррогат, кеше симерә, өреп кабарткандай күперә, май баса адәм балаларын. Ул инде эшкә дә, яшәргә дә сәләтсез, көчкә гыжлап йөри. Икенче кампания сезне ябыктырабыз, кеше итәбез, дип симезләрне үзенә тарта. Теләсә нинди көчле химик чаралар белән бавырын, бөерен, ашказанын җимергәч, симезләр ябыга, нәтиҗәсе бар дип куана. Алардан күрмәкче әле симерергә өлгермәгәннәре дә теге ябыктыручыларга акчасын сузып бара. Ике кампаниягә дә бу кешеләр табыш китерүчеләр буларак кирәк, әмма сәламәт кеше буларак гүпчим дә кирәкми... Икесе дә кеше организмын җимерү хисабына табыш каера, байый.

Инде син, әлбәттә, диагноз дөрес дип уйлыйсың. Шул чир беленгәч тә, Раушания күз яшьләренә батты, ничә карасаң да миннән яшереп кенә үксегәнен күрәм. Сызлый моның йөрәге. Шуннан мин моның белән ачыктан-ачык уртага салып сөйләштем. «Үлми торган кеше буламы?» – дип тотындым тегеңә. Сиңа алай димим. Синең белән без тәпи йөри башлаганнан ук бер-беребезне бик тиз аңлый идек. Хәзер дә аңларсың, дип уйлыйм. Без синең белән бу дөньяның иң зур вакыйгаларын, иң зур шатлыкларын үзебезнең суыбызда, бәрәңге бакчаларыбызда, җиләк-җимеш җыйган болын-әрәмәләребездә, дөнья кубарып коридорында чапкан, маңгайларыбызны җыера-җыера белем алган иске мәктәбебездә, чана шуган тауларыбызда, кызларның чәчләрен тартып елатканда, бераз үскәч, кич клубтан аларны өйләренә кош тоткандай куанып озатканда, шулар белән үртәшкәндә татыдык – иң олы бәхетебез шунда булды. Иң олы шатлыкларыбыз шулдыр дип беләм. Аларны бернинди Яңа Зеландияләр, Канар утраулары, джунгли урманнары, Төркия курортлары, Сочи, Ялталар белән тиңләп, хәтта чагыштырып та булмый. Безнең икебезнең әрәмәдә ярты көн елый-елый адашып йөрүебезне президентларның яхталарында, ак комга басып ял итүләре белән дә, космонавтларның айга төшеп хәйран калып азан тавышларын ишетүләре белән дә чагыштырып булмый. Безнеке мәңгелек, безнеке кан белән, җан белән генә чыга ала. Ә миңа әнә шул үзебез күргән бәхетле күренешләр, искиткеч мизгелләр җитә. Сочи-Ялталарга, Урта диңгез буйларына, Австралия, Яңа Зеландия ярларына мин омтылмыйм. Бушка алып барабыз, дисәләр дә, мин анда бармыйм. Ник дисәң, мин эшсезлектән бер көндә үләчәкмен. Үлмәгән сурәттә дә мин дөньямның ул могҗизаларына, – җиде түгел, җитмеш җиде булса да – кул селтәп кенә, «әйе, матур икән», дип кенә караячакмын. Мин аларны аңламаячакмын да. Минем аңламавым ул могҗизаларга зыян салмаган кебек, ул могҗизалар да минем аңыма йогынты ясый алмый. Кыскасы, мин бу якты дөньяның күрергә тиешле яктылыкларын күрдем, шатлык, бәхет бирердәй мизгелләрен татыдым. Моннан да артыгын киләчәк көннәремдә күрмәм, дип уйлыйм. Шушы чик мине канәгатьләндерә. Мин шушы чиккә килеп җитүем белән бәхетле. Тагын кая ашкыныйм, кая талпыныйм? Коръәндә «бәндә булганына шөкеранә итәргә тиеш», диелгән. Әгәр булганына шөкеранә итмәсә, аны нәфес әллә кайларга алып китә. Бусы бер яктан.

Икенче яктан, язмыш миңа туганнан бирле шактый таяк тыкты. Авиация училищесына укырга китүемә киртә салды, әнкәйгә чир биреп, әтине бу дөньядан алып китеп сынады, кияүне эшсез калдырды һәм башкалар, һәм башкалар. Кыенлыклар күп булды, тик беләм, ниләр генә булса да, мин инде күргәннән дә авырракны күрмәячәкмен.

Шулай булгач, минем югалтыр әйберем юк. Тормыш, бу дөнья миңа күргәннәремнән артык шатлык, кичергәннәремнән артык җәфаланулар да китерә алмаячактыр. Югалтыр әйберем калмады минем. Бар иде югалтыр әйберебез – бәгыребез телгәләнгән, сулык-сулык кан саркып торган урын – оныкларыбыз һәм балаларыбыз – син аларны коткардың, син безнең дә төзәлмәс йөрәк җәрәхәтебезне төзәттең. Аллага шөкер, югалтыр әйберебез калмады. Монда нинди тап икән, дип уйлама, минем күз яшем генә ул. Моннан да ачы, моннан да татлы күз яше булмастыр. Бу күз яшендә минем гомерем, туганнан бирле барлык казгануларым, чынга ашмый калган өметләрем, сиңа булган рәхмәтләрем сыгылып чыккандыр...

Яшьти! Синең белән бер елда бу дөньяга килүем белән, бергә үсүебез, бергә яшәвем белән мин бәхетле һәм миңа күпме аяк чалып маташкан язмышны гафу итәм. Мин язмыш белән көлеп кенә сөйләшәм хәзер. Хатым бик буталчыктыр. Аклана алмыйм. Бозауны тартып чыгарган кебек авыр туды. Җитмәсә, теге кызыл ыштанлы малай кебек, Раушания чәрелдәп килеп керер кебек. Төне буе интегеп яздым. Бу хат өстемдә бик авыр йөк иде. Ничекләр языйм икән, дип күпме вакыт баш ватып йөрдем. Язучы халкына Ходай ярдәм бирсен. Ничәмә-ничә көннәр ул ак кәгазь битеннән, аның янындагы ручканы тотудан куркып йөргәнемне очрашкач сөйләрмен. Китап язуны татлы газап, дип сөйләде телевизордан бер кеше. Күзгә карап алдаша. Нинди татлы булсын ул! Әрем, гәрчич ачылары килә ул газаптан.

Шушында туктыйм. Хуш, дустым. Фатыйма апага, Венерага, балаларыгызга вә оныкларыгызга бездән күп сәлам.

Арслан. Раушания дип тә куям. Аның шәүләсе артымда иелеп, колагыма сулышын өреп торды.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 08, 2017

Фото: pixabay

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев