Логотип Казан Утлары
Повесть

Кышкы яшен

Каен, миләш, карама кызлары йөгерә, көз йөгерә, алардан да җитезрәк яз булып, күңелләр Питерга йөгерә... Чү! Каршыда кызыл аждаһадай кызыл фура калыкты һәм дөнья юкка чыкты... Больницада Зиннурны дүрт көн буе комадан чыгара алмадылар.

1

Бүген шатлыкның чиге юк. Һәркөн күнегүләрдә тозлы тир түккәндәге киеренкелек юкка чыкты. Алар Россия чемпионатының беренче турыннан җиңү яулап кайттылар. Бокс федерациясе җитәкчесе егетләрнең һәркайсын кочагына кысып котлады, аларның тренеры Зиннурга моңа кадәр беркайчан да әйтмәгән мактау сүзләрен яңгыратты. Әлеге шатлыкны аңлагандай, ак

микроавтобус асфальттан җай гына алга элдерә. Петербургка йөз чакрымнан артыграк ара калып бара. Күк йөзен томалаган болытлардан пыскаклаган яңгыр беркемнең дә күзенә күренми. Һәркемнең күңелендә якты кояш балкый, ул кояшның җылысы очкынланып янган күзләрдә, иреннәрдән китмәгән елмаюларда якты нур булып уйный. Салонда берничә кеше берьюлы сөйли,

бер-берсен үрти, шаярта, туктаусыз көлешәләр. Җиңү яулап кайтканда гына хакимлек итүче, берни белән дә алыштырып булмый торган бәхетле мизгелләр бу. Шушы халәт әле яңадан бик озак вакытлар сине рәхәт дулкынландырып, җаныңны җылытып торачак...

Шофёр белән янәшә утырган Зиннур, салонга борылып, әле егетләрнең сүзләренә кушыла, алар белән көлеп, әле алга карап, юл буена тезелеп аларны каршылаучы сары чәчле, ак күлмәкле сылу каеннарга, кызгылт-шәмәхә шәлләрен ябынган миләш, карама кызларына каш сикертеп ала. Алар ничек тиз күренсәләр, шул арада сары, кызыл, шәмәхә ялкыннардай артка таба

сызылып юкка да чыгалар... Каен, миләш, карама кызлары йөгерә, көз йөгерә, алардан да җитезрәк яз булып, күңелләр Питерга йөгерә... Чү! Каршыда кызыл аждаһадай кызыл фура калыкты һәм дөнья юкка чыкты...

Больницада Зиннурны дүрт көн буе комадан чыгара алмадылар. Аңына килгәч, ул һәр күзәнәгенең утлы күмердәй януын тойды, авыртудан илереп кычкырмакчы булды, әмма кычкыру түгел, ыңгыраша да алмады. Авыр күз кабакларын бик озак ача алмыйча азапланды. Ахырда керфек араларыннан яктылык күрде. Беренче күргән нәрсәсе капельница һәм ап-ак түшәм иде... Ак халатлы кешеләр, ак халат кигән хатыны Венера... Димәк, больница. Нишләп кулларын кыймшата алмый ул? Нишләп аяклары тыңламый? Әллә юкмы алар? Булмагач, нишләп сызлыйлар? Нишләп бөтен гәүдәсе, башы дөрләгән уттай

яна? Йөзен күрергә кирәк иде...

– Көзге... көзге... – дип пышылдады ул, шешкән иреннәрен көч-хәл белән кыймылдатып.

– Көзге юк бит... – диде Венера, аңа иелеп.

«Тап!» дияргә теләде, ләкин барысы да караңгылыкка чумды. Кабат күзен ачкач, шул ук сүзне кабатлады:

– Көзге бир...

Аның янындагы врачларның, Венераның нидер сөйләшкәннәре ишетелде. Венера аның йөзенә түгәрәк көзге китерде. Зиннур үзен танымады. Көзгедә шешенеп, күгәреп, ерткаланып беткән коточкыч йөз күренде дә эреп юкка чыкты. Кабат исен җыйгач, кызыл фураны хәтеренә төшерде һәм барысын да аңлады. Башында кайнаган коточкыч беренче сорауны бирде:

– Аяклар исәнме?

– Борчылма, исән, – диде Венера.

– Ә куллар?

– Кулларың да исән, тынычлан...

Зиннур җиңел сулап куйды. Шундук шикле сорау йөрәгенә пычак булып кадалды: «Әгәр яшерсә? Әгәр умыртка сөяге сынса?»

– Нишләп кыймылдата алмыйм соң мин аларны?

– Вакыт кирәк, Зиннур, ашыкма, – диде хатыны.

Аның янындагы ак халатлы өлкән яшьләрдәге ир Венераның сүзенә ачыклык кертте:

– Нервыларыгызга зыян килгән. Барысы да төзәлер.

– Команда ни хәлдә?

– Тереләчәкләр.

Бер көннән Зиннурны Израильгә алып киттеләр. Самолётта очканда, ул төш күрде. Кара канга баткан зур чырай, еш-еш кайнар сулышын өрә-өрә, аңа тилмереп төбәлгән иде. Ирене ертылып асылынган авызыннан канлы тешләре тырпайган... Бу коточкыч чырайны ул таныды. Рингта Зиннур белән бокслашканда шушы хәлгә төшкән спортчы иде ул. Зиннурны Тель-Авив клиникасына салгач та, әлеге канлы чырай туктаусыз төшенә керергә тотынды. Бу кемдер җибәргән җәзаны хәтерләтә иде. Йокламаган чакларында Зиннурны эзәрлекләгәндәй, күз алдыннан китмәде. Ул кешенең башына кан савудан үлгәнлеген ишеткәч, Зиннур тетрәнеп йөрде, бик күп айлар бер генә ярышта катнашырга да көче җитмәде. Иң яхшы психологлар, невропатологлар аны кабат рингка чыгаруга ирештеләр ирешүен. Бу күңелсез хәл күптән онытылган иде инде. Менә хәзер һични уйламаганда теге дөньядан ул үзен белдерә

башлады. Бәлкем Зиннурны да үз янына чакыруыдыр?

Операция арты операцияләр белән көннәр, саташулы төннәр, атналар, айлар узды. Томаланган зиһене ачылып киткән араларда ул бөтен игътибарын бер нәрсәгә туплады, үзен шуңа инандырды: «Мин яшәргә тиеш! Мин җиңәргә тиеш! Мин җиңәм, бүтән юл юк!» Күңеленнән туктаусыз үзенең тренеры сүзләрен кабатлады: «Син җиңеп кенә күренәсең. Син җиңү бирүче, шуның белән илнең абруен күтәрүче. Синең бөтен барлыгың – рингта җиңүең. Ул

синең яшен утың.»

Һәм ул җиңде! Изелеп, сындырылып бетергән хәлсезлеген җиңде. Бу аның тормышындагы иң газаплы, иң авыр, иң зур җиңү булды.

Зиннур Петербургка кайтып төшкәндә январь башы иде инде. Сагынуның соңгы чигенә җиткән Зиннур ялгызы гына да, әнисе белән дә, Венерасы белән дә Питерның йөрмәгән, кермәгән урынын калдырмады. Улларына, кызларына барып, аларның өйләрендә гөрләшеп утырдылар. Үзләренең фатирларыннан дуслары, танышлары өзелмәде. Журналистлар газета битләрен, телевизор

экраннарын аның интервьюлары белән тутырдылар. Шул көннәрдә Зиннур эченнән генә гомерендәге бер мөһим калын сызыкны билгеләп куйды: бу дөньяга икенче мәртәбә туды лабаса ул!

Беркөнне иртән ашап-эчеп утырганда, әнисе сагыш тулы күзләре белән Зиннурга карады да:

– Их, улым, авылга кайтып киләсе иде бер, – дип куйды.

– Кайчан?

Зиннурның авызыннан урынсыз ычкынган бу соравы өчен әнисе аны тиргәп ташласа да хаклы иде. Әтисен авылда җирләгәч, әнисен Питерга алып килгәннәренә алтынчы ел китте бит! Әнисенең авылга кайту турында ләммим сүз чыгармавы гына да сабырлыкның чигедер. Зиннур спорт дөньясында кайный, ярышларда гомер үткәрә. Венерасы да университетта лекцияләр

укудан, фәнни конференцияләрдән, халыкара симпозиумнардан арына алмый. Ә әнисе аларга килгәч, йокыдан калды. Әтисенең кырыгын уздыруга, аның белән сөйләшеп йөри башлады. Иң зур профессорларга күрсәттеләр, аларның сүзе бер булды: стресс, югалткан кешесен оныта алмау. Әнисен концерт-спектакльләргә, әдәбият-сәнгать әһелләре белән очрашуларга, музейларга

йөртергә тотындылар. Аларның бәхетенә, әнисе Маһирауза исемле бер татар хатыны белән танышып, дуслашып китте, аның белән аралашу әнисенә яшәү дәртен кайтарды. Маһирауза белән әнисе үз вакытларын үзләре теләгәнчә уздырдылар. Күзләренә операция ясаткач, әнисе, татарча газета-журналларга

язылып, татарча китаплар сатып алып, баш-аягы белән укуга чумды. Ни әйтсәң дә, ул бит гомере буе татар әдәбияты укыткан иң мактаулы укытучылардан санала иде. Бәлкем ул китапларны да сагынуын басар өчен укыгандыр.

– Әтиең гел төшемә керә. Мин аңа дәшәм, ә ул читкә борыла да китә, – әнисенең күзләренә яшь тыгылды. – Без әллә ничә мәртәбә аның каберенә кайтып килергә тиеш идек бит, балалар... – Ул башын иеп шактый вакыт сүзсез торды. – Безне көтә ул, көтә...

– Ярый, әни, кайтырбыз, – диде Зиннур, күңеленә җиңеллек килүен тоеп.

– Мин бит әле барыбер ун-унбиш көнсез эшкә чыга алмыйм.

– Ай, рәхмәт, улым!

Әнисе, хәзер үк юлга җыенгандай, урыныннан җиңел генә калкынып куйды.

Венераның университетта эшләренең иң кайнаган чагы иде. Киңәш-табыш иткәч, әнисе белән икесе кайтып, Коръән укытып килергә булдылар. Авылда туганнары юк иде инде. Зиннур дүрт-биш яшьтән бергә тәгәрәп үскән ахире Арсланга шалтыратты. Аларның кайту ниятен ишеткәч, дусты җырлап

җибәрде:

Һаваларда очкан аккошларның

Каурыйлары коела җилләрдә.

Туфрагына алтын чәчсәләр дә,

Җитми икән туган илләргә.

– Әйдә, кушыласыңмы? – диде Арслан, көлә-көлә.

– Кайткач, кайткач, сабыр ит.

– Син мине бик шатландырдың, яшьти.

Арсланның дулкынланган чакта ешая торган сулышының кайнарлыгы да кагылгандай тоелды.

– Кайчан кайтасыз?

– Әле билетны белешмәдем. Алгач хәбәр итәрмен.

– Көтәбез, – диде Арслан. – Фатыйма апаны бир әле. Тавышын ишетәсем килә.

Зиннур телефонны әнисенә бирде. Алар пар былбыллар сайрашкандай рәхәтләнеп сөйләштеләр, бер-берсен туйганчы макташтылар, көлештеләр.

Дустының «Ике аккош»ны искә төшерүе юкка түгел иде. Алар ул җырны парлашып җырлап, хәтта район смотр-концертында призлы урын алганнар иде. Кайда калды икән ул бәхет-сәгадәт тулы мизгелләр? Пионер галстуклары тагып укып йөргән елларның җылысы дулкын булып бөтен кальбенә, гәүдәсенә таралды. Зиннур, гадәттәгечә, Венераны подъезд баскычына кадәр эшкә озатып чыгаруын да онытып, үз бүлмәсенә керде. Әллә нинди серле сөйкемле зат инде ул Арслан. Аның җитмәгән җире булмагандыр. Арслан койма башыннан да, өй түбәсеннән дә, агачтан агачка да чапты. Аның һәр нәрсәне күрүче күңел күзе бар, һәр кешегә әйтә торган сүзе бар. Шуңа күрә барлык кызлар, малайлар аңа тартылды. Арсланның холкы кайчакларда

җәнлекләр патшасыныкына охшап куйса да, тавышы гаҗәеп йомшак иде. Музыка укытучысы Сәрия апалары аны гел: «Әйдә, аккош мамыгыдай тавышың белән иркәләп җибәр әле безне», – дип җырлата иде. Арслан киң маңгае астындагы түгәрәк зәңгәр күзләреннән шаян очкыннар сибеп, урамга чыкса – урам, сыйныф бүлмәсенә керсә – бүлмә, сәхнәгә җырларга чыкса – сәхнә яктырып китә торган булды. Ул кайчан карасаң да елмаеп, уйнарга-шаярырга әзер тора иде. Зиннур аның күңелсезләнгән чагын хәтерләми дә. Ә, юк, ялгыша! Арсланның бик тә сагышлы, җитди чагы мәңге җуелмаслык булып хәтерендә калган икән. Ул Зиннур Казанга укырга киткәндә булды. Арслан аны Чаллыга кадәр озата килде. Алар бәләкәй буфет тәрәзәсеннән туңдырма алып ашаганда туктаусыз шаярып сөйләштеләр, үртәштеләр. Арслан Ветеринария институтына укырга керергә җыенса да, әнисе авыру булу сәбәпле, бер елга колхозда калырга булган иде. Автобус килеп туктап,

инде халык утырып беткәч, Зиннур соңгы минутта гына аның баскычына күтәрелде. Шунда, артына борылып, Арсланга күз ташлауга, йөрәге дертләп китте. Дустының ап-ак түгәрәк йөзе кара болыт каплаган күк йөзедәй караңгыланган иде. Ә күзләре шундый тирән кайгы-сагыш белән тулган. Аны канаты сынган чәүкә баласыдай мондый кыяфәттә күргәч, Зиннурның үзенә дә нидер булды. Автобусның шартлатып ябылган ишеге гүя аларның

йөрәктән йөрәккә сузылган тамырларын шартлатып өзде. Әйе, бу чыннан да шулай иде! Автобус тулып утырган ят кешеләргә карый-карый, уртадан атлап, иң арттагы үз урынына барып чөмәшкәч, Зиннур тәненә салкын тир бәреп чыгуын тойды. Ул борылып арткы тәрәзәгә карады. Әмма вокзал еракта калган иде инде. Үз гомерендә Арсланны яңадан мондый кыяфәттә күргәне

булмады аның. Шушы озату күренеше менә хәзер нишләптер «келт» итеп хәтеренә килде дә төште. Һәм ул Арсланны өзелеп күрәсе килгәнен, үтә нык сагынганын тойды...

Зиннур төштән соң самолётка билетлар алды һәм ике көннән кайтып җитәчәкләрен Арсланга хәбәр итте.

 

2

Арслан Зиннур белән сөйләшеп бетерүгә, хатыны Раушания ашарга әзерләп йөргән җиреннән бөтен нәрсәсен ташлап, аның янына килеп тә җитте:

– Ни ди?

– Сиңа сәлам, диде.

– Өч көн элек аның да, Фатыйма апаның да сәламнәрен әйткән идең бит инде!

Хатыны тәненең якынлыгы сизелерлек дәрәҗәдә аңа якынайды, тавышын гадәттәгедән бер-ике мәртәбә югарырак күтәрде:

– Кайчан кайтабыз ди? Ник сузасың?!

Ярата да инде Арслан аны үртәргә!

– Бүген Зиннур сәламнең гадие генә түгел, кайнап торган кайнары, диде.

Арслан сизә, күреп тора, шушы мизгелдә матурланганнан-матурлана Раушания: болай да алсу йөзе тагын да ныграк алсулана. Очкын чәчеп торучы шомырттай күзләре озын кара керфекләре арасында бәргәләнә, килешле матур иреннәре

дулкынланудан ачылып-кысылып куя, күкрәге дә шул дулкынга кушыла.

– Син әйтәсеңме, юкмы?! – диде хатыны, Арсланның күкрәгенә күкрәген терәп. Инде чигенер чама калмый, артта зур кактус гөле. Шулай да Арслан, «хәзер әйтәм» дип, юри тын кала. Хатынына сокланып карау өчен юри тукталып тора. Менә шушындый чакта, нидер сораганда, нидер көткәндә, Раушаниядән да матуррак берәр зат бар микән җир йөзендә?! Ул мөлдерәп тулган җимеш,

кызарып пешкән алма, учакта дөрләгән ялкын, серкә очырган арыш басуы, язгы назлы җил кебек. Ул унике баллга җиткән океан дулкыны кебек куәтле, көчле өермә шикелле сине очырып алып китәр төсле. Арслан аңа соклануын яшерергә тырышып, яратып карый. Хатынының шушы илаһи киеренке, тулышкан матур

чагын, һәр күзәнәгеннән нур чәчеп торган чагын берәрсе күрмәсә ярар иде, дип юк заттан көнләшеп тә куя. «Мин нинди бәхетле!» дип уйлый шушындый чакларда. Хәзер хатыны җавап көтеп кымырҗаудан ачулануга күчү арасында. Менә шушы араны озаккарак сузасы килә Арсланның. Раушаниясе ачуланганда да искиткеч чибәр. Тик ул чакта аның күзләре усаллана, ә инде алар усалланса, теге кымырҗау мизгелендәге соклану, горурлану, татлы көнләшү мәлләре төссезләнә. Шуңа күрә чаманы югалтмаска, хатынның ачулану мәйданына атлап чыгуын булдырмаска кирәк. Чыннан да чибәр аның хатыны. Колаклары

шундый нәфис, иягендә нәни генә чокыры бар, маңгае яңа аерткан сөт өсте шикелле ак, сыңар җыерчык та юк. Ничә еллар буе сыер сава дип уйламассың. Голливудның чибәр артисткалары бер читтә торсын. Менә Раушаниясе өлгерде, алма тәмам пеште, әз генә җил иссә, өзелеп төшәчәк. Арслан аның өзелеп төшүен теләмәде:

– Ике көннән кайталар.

– Бүгенне кертепме? Ничек соң ул? – дип сорады Раушания, кабаланып.

– Чәршәмбе көнне унбергә килеп төшәбез, диде.

– Хәзер үк әзерләнә башлыйбыз, вакыт калмаган бит инде, – диде Раушания, җиңнәрен сызганып.

– Фатыйма апа ачы катык белән кабыклы бәрәңге булса, берни дә кирәкми, диде.

– Һе, кунак әйтер инде ул! – диде Раушания. – Шуларга кабыклы бәрәңге ашатыр идеңме әллә?!

– Бәрәңге жәллисеңмени? – диде Арслан, аңа хәйләкәр караш төбәп.

– Кайчан туктыйсың инде син мине кыздырудан? – дип куйды Раушания, баш чайкап.

– Син кызганда шундый да чибәр бит, карчык! – диде Арслан ихлас күңелдән.

– Ярар, күп сөйләнмә, ихаталарны җыештыра башла, – дип, Раушания өстәл янында мәшәләнергә кереште.

Кунак каршыларга әзерләнү, кунакны каршы алу, сыйлау – аның өчен балачактан ук әнисеннән күчкән иң олы бәйрәм ул. Кичәдән бирле авыртып торган биле шушы минуттан онытылды. Шушы әзерлек мәшәкатьләре тулы мизгелләрне, эшләрнең кайсын кайсы артыннан башкарасын күз алдына китерүдән күңеле кытыкланып җырлый башлады. Раушания беренче эш итеп өйдәге ястык-мендәрләрне, матрас-япмаларны, юрган-одеалларны, келәмнәрне

ишегалдына чыгарды. Ак кар исен, кояш нурларын ныграк сеңдерегез, күперебрәк, матурланыбрак китәрсез дип, мендәрләргә үзенең балаларын сөеп үстергәндәге кебек яратып, учы белән шап-шоп суккалап алды, күзләрен кысып зәңгәр күктәге кояшка карады, «кара аны, яктыңны кызганма», дип пышылдады. Арсланнан койма башларындагы карларны себертеп, одеал-юрганнарны, келәмнәрне бергәләп койма башларына элеп чыктылар. Арслан ул дәшүгә «ә» дигәнче килеп җитте, аның кушканнарын «ярар, карчык, ярар, матурым», дип йөгерә-йөгерә үтәде. Раушаниянең ныклыгына шакката ул. Хатынының чатнап торган салкында да, кара буранда да ишегалдына сырма яисә куртка киеп чыкканы сирәк. Бер кат күлмәктән яисә джемпердан, ялан балтырларын елтыратып чыга да тиз генә кош-кортка җим биреп, яисә башка ашыгыч эшен эшләп керә. Томау да төшми, ютәл дә эләктерә алмый аны. Эчендәге уты саклый ахрысы. Хәер, элекке тишек-тошык, салкын фермаларда да савымчы, терлекче халкы шул бер зәңгәр халат, каткан бутый белән эшләп йөрде ич. Берсенең дә салкын тидереп, грипплап өйдә ятканы булмады.

Раушания диваннарның, матрасларның тузанын суыртты, бөтен җирне юеш чүпрәк белән сөртеп чыкты, идәннәрне юды. Аннары мунчага китте, идән-түшәмнәрен, һәммә нәрсәне кат-кат юды, әллә ничә төрле шампунь, сабыннар куйды, кибеттән яңа алынган мунчалаларын, сөлгеләрен барлады.

Алар Арслан белән юрганнарны элгәндә чуар песиләре урам капкасы астыннан кайтып кереп, Раушаниянең шәрә балтырына ышкылып узды.

– Нәрсә, туңдыңмыни? – ди аңа Раушания. – Кайда нишләп йөрдең? Кунак киләсен беләсеңме син? Берүзең чистармыйча кунак каршыларга ниятлисеңмени?!

Арслан бер песигә, бер хатынына карап елмая. Песи бер аягын күтәреп

аларга карый, «мияу, – ди. – Табаным туңа бит», ди.

– Бар, өйгә кер, апаң ашарыңа бирер, – ди Арслан.

– Чистармаган килеш кермәсен әле! – дип, Раушания песине тотып ала да әле генә Арслан көрәгән йомшак кар өеменә ыргыта. Песи сыртына кадәр үк булмаса да, карга бата, борылып төчкереп җибәрә һәм аска сикерә, койрыгын чәнчеп, бөтен гәүдәсен дерелдәтә-дерелдәтә карын коя. – Әйдә, бүгенгә җитеп

торыр, – ди Раушания көлеп.

Песи аның алдына ук чыгып ишеккә йөгерә. Апасы биргән итле ашны тәмләп ашагач, мыекларын ялый-ялый, күзләрен кыскалап рәхмәт әйтә, ал аягы белән колак артларыннан ук сыпыра-сыпыра битен юарга керешә. Ә Раушаниянең эшләре әле башлана гына. Ул иң элек кичәге сөттән кызыл, бүгенгесеннән ак эремчек ясады. Кичке савымныкыннан чөгендерле катык оетырга булды.. Үләннәр сараена чыгып, вак пакетларга зур кайчы белән турап,

сары, зәңгәр мәтрүшкә, меңъяфрак, тукранбаш, юкә чәчәге, карлыган, чия, алма, җиләк яфраклары салды, кечкенә банкаларга андыз тамыры, гөлҗимеш, камырлык, миләш тутырды. Аларны сумка белән алып чыкканда, кәрәзле бал да эләктерде. Сөт аертып, ике савыт каймак әзерләде. Берсен хәзер ашарга,

берсен мәҗлес көнне табынга куярга дип ике урынга кырык йомыркалык чәкчәк пешерде, аны җиләк-җимешләр, каклар белән бизәде. Балан бәлеше, гөбәдия, пәрәмәчләр пешерде. Икенче көнне шифоньердагы, чөйдәге кием-салымнарны тагын койма өстенә элеп торып, барлык өйне, верандаларны күздән үткәрде, ихатада, абзарда чүп-чар калмаганмы дип чыгып тикшерде.

Арслан шилык себеркесеннән юри ике чыбыкны алып, берсен капка тирәсенә, икенчесен абзар алдына сындырып аткан иде. Раушания аларны җыештырып, тагын юкмы икән дип эзләнергә кереште. Арслан, хатыны күрмәгәндә, тагын бер чыбыкны ишегалдына ыргытты. Кире борылып килешли, Раушания шуны

күргәч, эшнең нидә икәнен сизеп алды да Арсланга йодрык селкеде:

– Бусын алмыйм, каян аттың – шунда куярсың, – дип, шилык чыбыгын аяк астына ташлап кереп китте.

Арслан тавышсыз гына көлеп куйды. Хатынының шулай елмаеп-балкып, җырлап-биеп кунак каршыларга әзерләнүләре бик тә ошый аңа. Ах-ух килеп зарланса, өйгә юньләп кайтып та кермисең дип бәйләнсә, нишләр идең?

Мәктәптә укыганда ук Раушания артыннан егетләр күп йөгерде. Ә ул чибәрлеге белән аерылып тормаган Арсланны сайлады, вакытны сузмыйча өйләнешеп тә куйдылар. Арсланны читтән торып Ветеринария институтында укытып, диплом алдыру өчен хатыны барысын да эшләде. Раушаниясе, балалары, оныклары исән булса, Арслан өчен иң олы бәхет шул...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 8, 2017

Фото: pixabay

Теги: повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев