Шундый инде без... (дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

3

Галиб хәбәр көтте. Һай, пырдымсыз! Мирзам әле генә Җиргә кунаклады. Бурычымны үти алырмы яисә яшь парларны сайларлык тәҗрибәсе җитәрме, дип хафаланмый, Оныкка ышана Хуҗа, юксыну йөрәкне телгәли иде. Юксыну... Центаврда сагыш-сагынулар юк, ә аңарда бар, чөнки Галиб... Чү, кузгатма, кирәкми! Бу юлысы Мирзамның сәфәре айларга сузылыр. Бәлки, ул кыскарыр да. Вакыт озынлыгы егеткә бәйле: әгәр Онык тимерне кызуында сукса, күрешү сәгатьләре бик тиз якынаер.

Шушы төштә Галибнең уйлары бүленде: баш түбәсенә су тамчысы тамса тәгәрәп төшәрлек итеп ялтыратып чәчен кырган Мангуш күренде. Ул да боек иде.

– Мирзамны тагын каядыр юлладың бугай, әткә, – диде ул, аның тавышында ризасызлык сизелә иде.

– Остаз! – дип төзәтте Галиб.

– Йә, Остаз, диик. Сиңа мәгълүм ки, оныгың маҗаралар белән мавыга. Канатам, дими, һәр тишеккә борынын тыга.

– Мин аңа җитди йомыш куштым.

– Барыбыздан да яшерепме? Ичмасам шура әгъзалары белән киңәшер идең, Остаз!

– Сабыр, нәтиҗәсе турында ахырдан әйтелер. Кайчакта ялгыз гына уйлап эшләнгән эш өер белән хәл итүгә караганда отышлырак була. 

– Бәлки, – диде Мангуш, килешкән төсле. – Синең абруең зур анысы. Ләкин ник соң син Мирзам белән барлык элемтә чараларын өздерттең, хәзер аның белән бары тик үзең генә аралашасың?! Ул бит минем дә каным, минем дә бердәнбер улым! Үсмер чагында ук оныгыңны Җир белән бәйләдең, әткә! Ике аяклы адәмнәр төяген йөзләгән галим күзәтә, тот та шуларның берсен җибәр юкса! Ә син һаман Мирзамны утка ыргытасың!

– Онык үзе риза, аңа Җир ошый!

– Картаясың ахрысы, әткә! – дип пошынды Мангуш.

Галиб сискәнде. Хак, картая... Тиздән Кодрәт иясе хозурына күченер. Җиһанда бер генә мәхлукның да тышкы кабыгы мәңгелек түгел. Җан гына мәңгелек...

– Картайсам да үкенмим, – диде Остаз. – Алмашка син җитештең. Дәрәҗәң зур, хөрмәтең зур. Шура әгъзалары сиңа гына өмет баглый, улым. Мин моңа шат. Тик улым... – Остазның калын тавышы нечкәрде. – Җирне ташлама, үтенәм...

– Җир дип саташасың инде, әткә!

Галиб чытырдатып күзен йомды. Ул шулай тынычлана иде.

– Остаз, галимнәр унынчы буын суперкорабларны сыный. Синең әмерең нигезендә яңа планета өчен йөз очкыч ясала.

– Хуп, улым.

– Аны ничек дип атарбыз икән, Остаз?

– «Җәннәт почмагы», диярбез, Мангуш. Син әле ашыкмыйсыңмы? Моны миңа үләр алдыннан Әнсари бабаң сөйләп калдырды. – Ул агарган сакалын кат-кат сыпырды, әйтерсең, сере иягенә төенләнгән дә, хәзер аны әкрен генә, кабаланмыйча гына чишәргә кирәк иде. – Ике йөз дә алтмыш алты ел элек безнең «тәлинкә» туфрак катламын тикшерергә Сыер дигән татай авылының урман аланына төшә. Галим үзе белән биш яшьлек улын да ала. Малай корабта йоклап кала. Эшен төгәлләп, кире килсә, бала юк! Галим ары карый, бире карый һәм күбәләкләр куып уйнаган малаен күрә. Ни гаҗәп, сабый өс киемнәрен салган, ялангач икән. Ул аны утырткычка кертеп утырта. Моңарчы, тәрәзәчектә җемелдәгән йолдызларны саный-саный, тыныч кына сәяхәт иткән малай, шыңшып-көйсезләнеп бара. Кайткач кына аңлый әти кеше: улы Җир баласы белән алмашынган. Әйе, ул йөз-кыяфәте белән ике су тамчысы кебек үзенең малаена охшаган була, ләкин ятсынуы, беренче тапкыр күргәндәй уенчык роботларны әйләндереп-әйләндереп каравы «сата». Әгәр дә галим ялгышы турында шура әгъзаларына әйтсә, котылгысыз җәзага тарачагын белә. Ят баланы кабат аланга кайтарып, ә үзенең газизен табып хатасын төзәтергә ниятли ул. Тик өч очышта да «тәлинкә» ватыла. Атасы, Центавр Хуҗасы, билгеле, аның койрыгына баса. Фаш итеп, улын үтертмәс бит инде, Бөек Кодрәт иясе шулай хәл кылгандыр, син, улым, беркемгә дә белгертмә, нарасыйны үз улың кебек тәрбиялә, гыйлем серләренә төшендер, бу бала – синең дәвамчың, ди. Без, Мангуш...

Сүз бавы өзелде, баштанаяк зәңгәрсу тукымадан тегелгән киемгә төренгән кыз керде. Ул:

– Гафу үтенәм, Мангуш, сине шәкертләрең дәрескә көтә, – дигәч, Галиб, сөенеп:

– Бар, улым, бар, – диде.

Хикмәтле сер сандыгын ачып ни ота ул, йә? Ашыга Галиб, ашыга. Картая, янәсе! Сиңа: «Фәлән хәтле генә яшисең», – дип, белешмә язып тоттырганнармыни! Галиҗәнап билгели гомер озынлыгын, ул гына билгели. Мөгаен, аның хикәяте җәлеп тә итмәгәндер, мәгәр Мангуш кызыксынса, тукта, моның азагы ничек бетәр икән, дип, тагын әз генә тоткарланыр иде. Тоткарланды, хәер. Кисәткәндәй: – Әткә, хыялый әсәрләр язып көлдермә, бала алмашу турындагы әкиятең сиңа чеметем генә дә дан өстәми. – Син искиткеч талантлы галим, син бәһасез ачышларың белән Центавр тарихында тирән эз сыздың, – диде.

Галиб баягыдан да ныграк сөенде. Әлегә ышанмавы хәерлерәк. Әкиятнең чын икәнен исбатлар ул, исбатлар, онык кына исән-сау әйләнеп кайтсын...

4

Хәсән картның базары сыек иде. Ни бәрәңгесе, ни чөгендере сатылмаган, болай да балчыклы тауар, кояшта кибеп, «негр малайлары»на әйләнгән иде.

– Ничә тәңкә? – диде Мирзам, чиләкләр өстенә иелеп. Беләзектәге төймә чыелдамады.

Карт, керфеге коелган шәрә күз кабагын күтәрмичә генә:

– Бушлай, ал, – диде.

Машина баскычына арт санын төрткән шофёр кулы белән кош төсле кагына-кагына:

– Менә, менә! Ал, ди, имеш! Чүплеккә ташларга иренә ызначит! Пычранма, хур җитәкчесе! Киттек! – дигәч кенә сатучы күзен ачты. – Синең машинаңда ящник тулы агу, Кафил бәндәсе. Нәсел корытучы син!

– Синдә һаман бер такмак инде, агу да агу, имеш!

Мирзам чиләкләрне берәм-берәм капчыкка бушатты.

– Кафил агай, әрҗәгә куйыйк әле.

– Үлсәк үләбез, зато ашап үләбез, бабай! – диде шофёр, ямьсез ыржаеп.

– Ух, нәсел корытучы дошман! – Хәсән карт таягы белән селтәнгән иде, Кафил кабинасына атылды:

– Сукса, башыңны яра, көчле, шайтан алгыры!

Шәкүрә карчык:

– Базар катыннары ир-атка, мыскыллап, шакшы әйбер тутыра шул. Син дә, күзле бүкән, капчыгыңа нәмә аткарганнарын карамадыңмыни, җә? – дип базарын, Мирзамын бергә өеп тирги-тирги, яшелчәләрне сулы ләгәнгә томырды.

– Җебесеннәр!

Мирзам берни дә аңлатмады, чөнки файдасыз иде. Аннары, вакыт дигәнең чаптырып арттан куа, аның һәр минуты исәптә, җәелеп-таралып йөрсәң, вакыт үзе үк төп башына утыртачак иде. Клубта да кымтыраталар, Фәзилә, әнә, озак килми, дип, мыгырданадыр инде.

Егет «Мәдәният йорты»на юлны кыскартам, дип, тыкрыктан гына киткән иде, өченче бакчада алты аяклы үрмәкүчнең җир сөргәнен күреп, шул якка борылды. Клуб качмас ла! Гаҗәпләнмәде ул, мондый батрак-роботлар Центавр мәмләкәтендә гадәти нәрсә санала, ә Җирдә бу гайре табигый күренеш иде. Сукадан тракторга әле кайчан гына күчкәннәр! Авыл гына димә икән, кул хезмәтен ничек җиңеләйтәләр. Димәк, монда башлы татай гаиләсе яши. Чыпчык оясында – чыпчык, бөркет оясында – бөркет үсә, бәлки, нәкъ шушы гаиләдә яңа планетага лаек егет-кызлар тәрбияләнгәндер?

Аңа каршы, дөя кебек аркасына йөк аскан, кызыл косынкалы кыз белән тәлпәк1 кигән егет килә иде, Мирзам сынап та, өметләнеп тә аларга карады. Икесе дә чибәр, икесе дә ачык йөзле. Татайлармы икән? Их, беләзектәге иң кирәкле тишекнең төймәсе куптарылган! Шуңа басса, «дөяләр»нең кемнәр икәнен секунд эчендә ачыклар иде дә... Остаз бабасы: «Интуиция – иң шәп ярдәмчең», – диде шул.

Лач-лоч сагыз чәйнәгән яшьләр гүя былтыргы танышын очратты, икесе дә беравыздан урам яңгыратып сәламләде:

– Исәнмесез-саумысыз, абый?! – Үзләренең теле телгә йокмады. – Сыерда сине беренче тапкыр күрәбез. Кунаккамы? 

– Клубка эшкә билгеләделәр, – диде Мирзам. – Сәнгать җитәкчесе мин.

– Оһо, кич белән дискотекада тыпырдыйбыз икән!

Кыз бию хәрәкәтләре ясады.

– Абый, абый, бездә Америка поп йолдызы Николь Кеаның дискы әллә ничә. Хәзер үк биримме? Музыкасы маймыл кебек сикертә! – дип авыз ерган егеткә Мирзам кырыс кына:

– Татай көйләренә биерсез, яме? – диде.

Әмма аның дорфалыгы һич кенә дә яшьләрнең кәефен бозмады. Кыз:

Ярый, абый, ярый, без татай моңнарын да үлеп яратабыз, – дигәч, Мирзамның нокта хәтле генә өмете зурая-зурая тәвә йомыркасы кебек булды. Бу яшь парны күз уңыннан ычкындырмаска кирәк! Ояда беренче мая бар! Сокланып туймаслык, саф татайча ничек матур сөйләшәләр!

– Мин – Илдус, – диде ул.

– Ильяс, – диде егет.

– Мәрьям, – диде кыз.

– Сәяхәткә җыендыгызмы әллә? – Мирзам яңа танышларын хәзер үк кармак очына эләктерергә тиеш иде. Дөнья – дәрья, «балык»лар аска чумса – кайдан эзлисең ди!

– Юк ла, абый. Сөремле шәһәр һавасыннан туеп, без дүрт ел рәттән җәйге айларда Көлчә елгасы буенда палатка корып яшибез! Балык тотабыз, уха пешерәбез, дару үләннәре киптерәбез. – Мәрьям нур сибеп балкый, әйтерсең аның йөзе май кояшы иде. Урыныбыз иркен, кунакка рәхим итегез, Илдус абый.

– Килештек, – диде Мирзам-Илдус.

Чынлыкта килеште микән? Бая гына: «Кораб чакырт та төяп озат боларны!» дип ашкынган иде, ә хәзер әлеге уен күңеленнән аркылыга-торкылыга сызды. Нидер сагайта иде, нидер... Яшьләргә җан тартылмый иде, җан... Гаҗәп!

Батрак-робот сөргән бакчалы йортның такта капкасы төрле төсләргә буялган йолдыз бизәкләре белән чуарланган иде. Монда хыялый бала-чага тора бугай, дисә, ялгышты Мирзам, хуҗасы – ак сакаллы Хәсән карт – чирәмгә тараткан бәрәңге өемендә казына иде.

– Алла куәт бирсен! – Егет эш белән мәшгуль татайны ни рәвешле сәламләргә икәнен белә иде.

– Бирсен, бирсен, – диде карт.

– Сатлык бәрәңгеме, бабай?

– Чәчүлек. Үрдердем.

– Булышыйммы, бабай? – Ул ничек тә карт белән элемтә чылбырын ялгарга тиеш иде.

– Булышма, бәбәген имгәтерсең җә.

Үрмәкүч сөрә дә, чәчә дә. Мирзам үрелеп-үрелеп бакча ягына карады. «Үрмәкүч» үткен теше белән җир катламын актара да, артыннан биш җәпле тырмасын төшереп, туфракны тигезли иде. – Тимер ярдәмчең уңган икән. Кыйммәттер, бабай? – Сүз юктан сүз, аны роботның бәясе бөтенләй кызыксындырмый иде.

– Малайлар ясап кайтарды. Әти, сиңа бүләк, диләр, рәхмәт яугырлары. «Минем кадерле ата икәнемне бел!» – дигәндәй, карт горур гына башын артка чөеп алды.

– Улларың талантлы икән, бабай.

– Әйтмә дә! Калай кисәгеннән дә җанлы рубыт әтмәллиләр. Эттән – эт, беттән бет туа, ди татай, үзенең зурлыгын ул эт белән дә үлчи,Рудия күләмендә танылган авиаконструкторларның балалары да, һичшиксез, булдыклыдыр. «Җәннәт почмагы»на менә дигән вәкилләр!

– Оныкларың бармы соң, бабай?

– Икәү, – диде карт. – Ир балалар.

– Авылга кунакка кайталармы?

– Нинди мәгънә алардан! Мин аларның телен барыбер аңламыйм. – Хәсән бабайның тавышында үпкә сизелде. Мирзамның да оядагы мая янәшәсенә салырга җыенган хыялы чатнап ватылды.

– Татайча сөйләшмиләрмени?

– Юк, гел инглизчә. Пачпыртлары да чит илнеке. Киленнәр әмрикән, оныклар да шундагы мәптектә укыды. Олысы Энри атлы, кечесе Мельс, икесе дә кусмик кораб төзүче. Чү, син үзең кем әле? Моңарчы Сыерда күзгә-башка чалынганың юк иде.

– Илдус мин, бабай. Клуб хезмәткәре. – Мирзам алдашырга остарды шикелле, тотлыкмый башлады. – Базыңда җәйлеккә ашарга бәрәңге каламы?

– Кала, кала. Килеп ал! Пычрак, димә, мин «җир алмасы»н яңгыр яугач казытам рубыттан, бакча чиләнгәч. Аннан балчыгы белән киптерәм, ул шулай яхшы саклана, череми, – дип мактанган юмарт картның бәхете бәрәңге белән чикләнгән, аның ни уллары, ни оныклары чын татай түгел иде. Тик егет бу фикерен эченә йомды: аксакал язмыш тарафыннан болай да кимсетелгән, аның нәсел дәвамы чит кавем кочагында эрегән иде. Ул карт белән күңелсез генә саубуллашты. Клубта директор мәдәни чаралар турында белешмә яза иде, кәгазеннән аерылмыйча гына:

– Илдус күгәрченем, бүген без нинди кичә уздырдык әле? – диде. Егет аптырап җилкәсен җыерды. Көн кичкә авышкан, тиздән кояш байый иде.

– И-и, миңгерәмә инде, Илдус күгәрченем! Фактта узмады, ә кәгазьдә узды! Миннән мәдәният бүлеге җитәкчесе отчёт таләп итә. Давай, давай, фантазияңне эшкә җик! Кичәнең исеме ничек? «Җырлы-биюле гомер»ме? «Такмаклар ярышы»мы? Әллә «Авыл көйләре»ме?

Мирзамны салкын тир бәрде. Хатын аны ялган буявына мана, хәер, ул үзе дә Илдус исемле кырыгалдар иде. Тик аны акларга була: егет татай халкы ирекле һәм бәйсез дәүләттә яшәсен өчен битлек кияргә мәҗбүр иде.

– Белешмәне берсекөнгә илтерсез, иртәгә дискотека оештырабыз, – диде Мирзам.

– «Без» дигәнең кемнәр инде ул, күгәрченем?

– Яшь парлар – Ильяс белән Мәрьям булышабыз, диләр. Директорның йөзе чалшайды.

– Аһ, төлкеләр! Сиңа да койрык болгадылармы? Тыгылмаган җирләре юк! Шулар гына «клуб йозакта», дип, безнең өстән шикаять сырлыйлар. Егет:

– Ата-баба туфрагы тартадыр, аларны читкә какмыйк, – дип, яшьләрне якламакчы иде, Фәзилә аны да бәреп атты:

– Күгәрченем, син хет белмәгән башың белән лыгырдама! Дүрт ел элек ике әрсез вокзалда танышкан Зөлфиягә ияреп Сыерга кайтты да айлар буе мәрхүмә Фазыйлә әбинең бәлеш-коймаклары белән сыйланып ятты. Шуннан бирле Сыерга ияләште, төлкеләр! Яр буенда рәхәтләнеп ауныйлар. Ашау – байдан, үлем – Ходайдан, дигәндәй, авыл юмарт бит, кемнәрдәндер сөт-каймак, кемнәрдәндер йомырка теләнәләр. Акча янчыгына күпме экономия! Әле балык тотып саталар үзебезгә үк, үзебезнең елгадан, адәм ыстырамы! Хатын шытыр-шытыр язды да, каләмен өстәлгә ыргытып: – Шәп! Отчётыма сукыр чебен генә абынып егылыр, – диде. – Нәрсә уңайсызланасың, күгәрченем? Алдашу – зур гөнаһ, дип, вәгазь укы тагы! Гел дөресен генә сөйләгән кешене табып китер, давай! Өстәге түрәләр көн саен күзгә төтен өрдерә. Алар белән чагыштырганда, без – фәрештә!

«Мине Җиргә чүп җыярга җибәрмәделәр, миңа олы миссия йөкләнде», – дип, Мирзам үзен тынычландырса да, ялганнан тын кысыла иде. Ул тынчу бүлмәдә һава җитмәгәндәй еш-еш сулады. Таза гәүдәле Фәзилә аны ишеккә табан кысрыклады.

– Әйдә, егетләр-кызлар белән танышасыңмы?

Таныша, әлбәттә, таныша! Сыер авылының киләчәге – яшьләр арасыннан килеш-килбәте, акыл-зиһене, уй-нияте белән сокландырган пар сайлангач та, ул әзерлек эшләренә керешер...

Сәхнә чуар, кайсы кырын ауган, кайсы чүмәшкән, кайсы утырган иде, директор белән Мирзамны күргәч, халык җанланды, солдатлар кебек бер сафка тезелде.

– Ардыгызмы, бәгырь кисәкләрем? – диде Фәзилә. – Моннан соң күрше авылга йөрмисез. Менә безгә яңа җитәкче билгеләделәр. Кул чабып сәламләгез әле! Егетнең күзе маңгаена менде. Нәрсә бу, нәрсә?! Болар бит... болар әби-бабайлар! Ул качарга җыенгандай артка чигенгән иде, директор тагын гәүдәсе белән кысрыклап, колакка «өрде»:

– Авыл картайды, күгәрченем, димәк, бәлеш төбе катты. Ни бары белән сыйлан инде, яме? Әгәр дә ки без беренче урынны яуласак, сиңа ике йөз тәңкә премия яздырттырырмын, Алла кушса. Җырлат, давай! Җитез «артист» карчыклар Мирзамны уратып та алды.

– И балакаем, безнең хуҗабызмыни инде син? Төкле аягың белән!

– Ай, бигрәк ябык! Шыр сөяк!

– Ничава, без аны симертербез, – диеште әбиләр.

Ир-ат җенесе «хуҗа», дип китеп егылмады, танышу кәмитен читтән генә күзәтте. Егет кулын шапылдатты:

– Рәхмәт, рәхмәт! Ике соравыма җавап бирерсезме икән, җәмәгать? Нишләп әле сез күмәкләшеп җырларга уйладыгыз? Бабай халкы пеләш башлы картны «арадашчы» итеп, алга чыгарды:

– Фәйзетдин, синең телеңә шайтан төкергән, сөйлә!

«Пеләш» кәкре таягын әле бер, әле икенче кулына күчерде. Аннан соң тамагына сөяк кадалгандай озак кына йөткерде.

– Ә сез – куркакларга кем төкерде икән? Хагын-нахагын сөйләсәк – «кара козгын» апкитә, дип дер калтырыйсыз. Кхым, кхым... Безнең авылда мең шәхси хуҗалык иде, энем, кем Илдус. Калхуз алдынгы иде, сөт белән уңдык без, һәр сыерның маңгаена орден чәпәрлек иде. Мин ферма мөдире идем ул чакта. Халык эшле-ашлы иде. Җитмәгәнен кыр-басудан чәлдердек. Бала-чага мәптеккә сыймый, һәр йортта бишәр-алтышар олан иде. Берзаман карак керде авылга, энем Илдус. Хөкүмәт атлы карак. Калхузны талады, җирләребезне комсыз байларга өләште, мал-туарны суйды, техникасын каядыр апкитте. Кыскасы, авылны акыртып чишендерде.

– Дөрес, – дип җөпләде карчыклар төркеме.

«Тел остасы» аның саен шәбәрде:

– Шулай бервакыт телевизордан «Буран әбиләре»н күрсәттеләр. Безнең кай төшебез алардан ким, мәйтәм. «Буран»нар чит илләрдә буран уйнатканда, ник без Сыерыбызны данламыйбыз, мәйтәм. Үлә бит авыл, мәйтәм. Әйдәгез, кымшаныйк, мәйтәм. Җыйдым кордашларны. Татай бит ул, энем Илдус, моңлы халык, борынгы көйләребезне сузганда, күз яшьләнә, юаныч та әле безгә җырулар. Боерса, атна саен клубта кәнсирт куярбыз, дибез. – Кех-кех, кех-кех, – дип кеткелдәде арттан берәү.

– Безгә залда өч кеше кул чабар микән? Кех-кх...

 – Прәс, Гайфетдин! – Карт, борылып, кеткелдеккә йодрык янады. – Тик тор! Тирә-яктагы авылларда сәләтебезне бик тә күрсәтер идек, автобус юк, автобус! Район җитәкчесеннән ярдәм сораган идем, сезнең җырыгыз җырланган инде, мич башында сөякләрегезне җылытып ятыгыз, ди. Шуннан соң сүнгән идек тә, Фәзилә үсендерде. Әгәр, ди, ярышта алдынгылыкка чыксагыз, автобус – сезнеке, төялешеп хет Кытайга барыгыз, ди. Кеткелдек тагын аваз салды: – Кех-кех! Директорда автобус кайгысы ди! Алдый! Аңа кәнсирткә китертеп, халыктан түрәләр сайлаттырасы бар! Югары прасинт өчен тырыша! Кех-кех! Кирегә сукалаучыга берәү дә игътибар итмәде.

– Икенче соравың ни, энем Илдус? – диде карт.

– Әгәр дә сезнең белән янәшә яшьләр хоры да оештырсак, ни диярсез, җәмәгать?

– Ә монысы инде мәзәк! – диде Фәйзетдин карт, ә үзе көлмәде. – Ниткән яшьләр?! Югары сыйныфтагы барлы-юклы ун бала күрше руд авылына йөри. Татайча укып кеше булалмыйсың, янәсе. Ялган! Безнең Сыердан биш фән докторы, ике конструктор, өч журналист, унбиш мөгаллим, җиде галим, өч табиб чыккан. Барсы да татайча укыды. Миңа мәгълүм, хатын мәптектә хуҗалык мөдире иде. Бүген авыл яшьләргә корыды, энем! Һәммәсе шәһәргә кыяклый. Эш юк, эш! Хәзер оланнарны бәйрәмнәрдә генә күрәбез, оныкларны гүпчим күрмибез, җәйге каникулларда да кайтмыйлар. Сездә күңелсез, диләр. Ай-һаегыз юк, диләр. Алар бит тилифунга береккән.

– Вай-фай, – диде Мирзам.

– Алай ук арттырма инде, Фәйзетдин! – «Кызлар» шаулашып алды. – Балалар гел хәл белешә. Ялларда капка төбе саен икешәр-өчәр машина, әнә. Әле кәнсиртегезне тыңларга җыелабыз, диләр.

Егет култык астына кыстырган дәфтәрен Фәйзетдин картка бирде:

– Сыерда туып-үскән яшьләрнең исемлеген төзегез, без алар белән ничек тә аралашырбыз! Кемгә – нәрсә, кәҗәгә – кәбестә! Карт-корының аһ-зары Мирзамның йөрәген әрнетмәде, чөнки үзенеке – үзәктә. Ул Җиргә бердәнбер максат белән иңде, аңа вак-төяк проблемаларга күмелергә ярамый иде.

– Җәмәгать! Тынычланыгыз, – диде ул, аның бөтен уе – тизрәк теләгенә ирешү иде. – Репертуардагы җырларны берәр-берәр куплет җырлап карыйбыз. Кайсыгыз гармунда уйный?

– Хәмит, түлке ул атнадан артык безгә катышмый. – Фәйзетдин карт гаепле кеше сыман башын аска иде. – Орышкан идем мин аны җиңелчә генә, көйне бозма, дип. Үпкәләде Хәмит.

– Ә без аңа ялынмыйбыз, авыз гармунын сыздырабыз, әйеме, кордашлар? – Кеткелдек Гайфетдин «лә-лә» дип такмаклаган иде, аңа «нә-нә», «лү-лү»ләр кушылып, «оркестр» уйнарга тотынды. Егет авызының зур икәнен дә онытып, чәчрәп көлде.

– Җәмәгать, үтерәсез! Гармунсыз булмый. Хәмит өендәме?

– Күл буенда балык тота. Хәзер дә шунда ул! – диде Фәйзетдин карт. – Җайласаң, майласаң, шәт, үпкәсе эрер.

Кинәт залга өермә төсле жуылдап бер хатын килеп керде.

– Аңгыра сарык-кәҗә көтүе! Сез монда бәкелдәшкәндә, җирләребезне сатып, үзебезне батрак итәләр! – дип акырды ул. – Глава белән Әнәс оныгы кырлар карый. Мәгәр ач күзләрне шакшы себерке белән кумасак, пазур безгә, пазур! Халык уптым ишеккә ташланды. Фәйзетдин карт кына усак ботагыннан юнган таягына таянып калды.

– Һай, һай, бу Санияне! Кеше котыртырга дисәң, аңа куш. Чебеннән фил әвәли. Басуларны чүп басты, Әнәс оныгы сөреп бодай, арыш чәчсә, шөкер, дияр идек әле. Саниянең бабасы Насрый фетнәче иде, диләр. Тирестә казынган күрше тавыгы өстеннән дә жалу язган, диләр. Нәсел чире! Монысы, Әмирҗан белән без– камунислар, дөреслек өчен көрәшәбез, дип, күкрәк кага. Минем ише гади халык болай да дөрес яши, син бик кыю икән, хөкүмәт йорты каршысында кычкыр! Кая, эт чаба дип, бет чаба, дигәндәй, мин дә түләүсез тамашаны багыйм әле, – дип, карт та ишеккә табан титаклагач, Мирзам уфырды. Бүген бер төрле, иртәгә икенче төрле, адәм баласының ыгы-зыгылы тормышында ни тәртип, ни мантыйк юк, мондагы хәлләр акылга сыймый иде. Ул Хәмитне эзләп күлгә китте. Күңел тагын алгысыды. Куе камыш белән каймаланган күлдән егет Айлиягә дип төнбоек өзә иде... Әллә табигать картая, әллә кешеләр чүп-чар ыргытып быкырдата, каракучкыл төстәге су, савытыннан түгелгән сыман, саеккан да иде. Алда зур һәм бәләкәй баш шәйләнде. Зурысы ике таш уртасына консерв банкасы утырткан, шырпы сызып шуның астындагы йомычкага ут элдерә. Кечкенәсе: – Әти, чи бит инде маймыч, ашама! – дигәч, зурысы:

– Күзе бүлтәйсә, пешкән санала, улым, – диде.

Мирзам тамак кырды. Аталы-уллы аңа табан борылдылар.

– Саумысыз, туганнар?!

– Сау, сау, дуктыр диярсең! – Хәмит банкадагы тәгамен чирәмгә бушаткач, берсен алып тәмләп кенә суыра башлады.

– Нинди культурный безнең Зөбәрҗәт кияве, ә! Элек без аның өчен хайван идек, инде дә туганнар икән. Алдакчы син! Дустыңның туенда төн ката гармун уйнаттың, сукыр тиен түләмәдең! Кит, суга бәрәм, кабахәт! Егет «игезәге» белән шактый чиләнәчәк иде.

– Гафу ит, туган. Мин – Илдус, яңа гына билгеләнгән сәнгать җитәкчесе.

– Тизрәк акланмасаң, эш харап, Хәмит җиңен сызгана иде. – Ә-ә, шулаймыни?! – Гармунчы кулын чалбар балагына сөртте.

– Балык исе сасы. Син дә гафу. Күрешик! Ни йомыш соң, җитәкче?

– Сине эшкә чакырам, туган.

– Кая?

– Клубка.

– Анда нәрсәм калган икән миңа, җитәкче?

– Синсез без көйсез, моңсыз, туган.

– Эһе, тиле ди мин! Карт-коры белән нервы туздырам, ди. Тегеләй уйна, болай уйнама, имеш.

Мирзам үзендә бер кимчелек тапты: ул ялына да, үгетли дә белми, чөнки Центаврда андый гадәт юк иде. Хәмит яхшысынмады, ахрысы (кешенең үтенечен аяк астына салып тапта әле син!):

– Гармунчыга үтереп мохтаҗ икәнсең, минем олы малай Фәнил ялда, ул да шәп сайрата. Безнең йорт яшел капкалы, авыл кырыенда ук, бәрелеп уз, – диде. Фәнил капка төбендә утын яра иде.

– Ни хәлләр, дустым Фәнил?! Ят адәмнең исемен атап сәламләвенә аптырамаган егет, балтасын түмәргә чабып, сынын турайтты.

– Аллага шөкер, абый. Әти кесә телефоныннан зеңгелдәтте инде, абый.

– Миңа эш җиңеләйгән икән, Фәнил. – Озын сүзнең кыскасы шул: минем вакытым тар, абый.

– Әтиең, ялда, ди.

– Нинди ял? Йөз илле чакрымдагы Каган шәһәрен көненә икешәр тапкыр урыйм, абый!

– Аңламадым, Фәнил?

Егет әче әрем суы эчтемени, йөзе җыерылды.

– Дөнья шаулый бит, абый! Айдан төштеңме әллә соң? Бездә коточкыч фаҗига! Татайның телен кисәләр. Без – яшь милләтчеләр – моңа протест белдерәбез. Чиратлашып, шигарь күтәреп, хөкүмәт бинасы каршында таптанабыз!

Мирзам авызында телен әвәләде. Исән, киселмәгән... Фәнилдә дә ул исән, юкса кайнарланып сөйләмәс иде.

– Нинди кансызлык! Юлбасарлар шулай кыланамы? Хөкүмәт сакчылары нишләп халыкны якламый? – диде ул, аның мие түнеп кызган, тимер белән өткәндәй маңгае яна иде, Фәнил, сүз белән «пешереп», аны тагын да кызартты:

– Ниткән юлбасарлар, абый кеше! Син, чын, сукыр һәм чукрак икән. Тулаем татайның телен кисәләр. Рудиядә шовинистик хәрәкәт көчәйде, илдә бер генә милләт, бер генә тел, бер генә дин, дип бугаз ерталар. Бүген татай үз җирендә килмешәк! Колныкыннан да яман аның хәле! Безгә сары чәчле марзалар: «Өегездә генә үз телегездә бытылдагыз, сез бердәм һәм бүленмәс Рудиянең нигезен какшатасыз», – дип, югары мөнбәрләрдән төкерек чәчә башлады. Ә син монда гармун шыгырдатырга чакырасың! Җырлап-биеп кенә татайның исән калуы икеле, абый кеше!

Фәнил түмәрдән балтасын йолкып алды да утын пүләнен шартлап урталай ярды. Гәрчә, дорфа сөйләшсә дә, Мирзам бу егетне ошатты. Менә кем яңа планетада хөр татай дәүләте төзиячәк! Батыр һәм гайрәтле, аннан бигрәк, милләтем дип җанын фида кыла! Ул өмет белән өйалды ишегенә карады. Хәзер елмаеп Фәнилнең чибәр хатыны чыгар, әйдәгез, чәй эчәргә керегез, дияр. Татай халкы кунакчыл ул. Монысы да Мирзам файдасына: әгәр яшь пар белән дуслашса, әлеге дә баягы әзерлек чарасына керешер... Тик ишек ачылмады.

– Кайда эшлисең, Фәнил?

– Университетта укыта идем. Татай факультетын яптылар. Урам себерергә калмасак инде... Татайның киләчәге тузан белән өртелгән, абый.

– Гаиләң зурмы?

– Гаилә? Көлдермә, абый! Гомеремдә дә өйләнмим мин. Бу җәмгыятьтә балаларымны милләтеннән ваз кичтереп, манкорт итеп тәрбияләгәндә, йөрәгемә кан савар.

– Дөнья киң вә широкий, дип шаяртасыз... – Сез, ди, сез! Без, бары тик без!

– Әй, шаяртабыз. Каядыр күченеп яшәргә дә мөмкин, Фәнил, – диде Мирзам, тотлыга язып.

– Дөрес, дөнья киң. Татайны Рудиянең кайбер шамакай сәясәтчеләре күптән Магнолия далаларына куарга хыяллана. Ә мин фәлән төштә җәннәт, әйдә, дисәләр дә, туган җиремнән беркая да кузгалмыйм, шушында көрәшеп үләм. Мирзамга кисәк кенә авыр булып китте. Гүя, егет балтасы белән аның бөреләнгән өметен ваклап-тураклап ташлады. Бая гына басуга йөгергән халык тыкрыкка җыелган, уртада яшь кенә ир заты аларга нәрсәдер сөйли иде, Мирзам да бер кырыйга килеп басты.

– ...Сыерда халкыбызның тормыш-көнкүрешен сурәтләгән музей төзибез. Камыр ашлары пешерү цехын көйлибез. Күлне тирәнәйтәбез, балык үрчетәбез, алма бакчасын терелтәбез. Планда атлар фермасы, кымыз заводы...

Оратор уңлы-суллы вәгъдә чәчә иде. Кемдер җилкәгә орынды. Ильяс белән Мәрьям икән, сәгатьләр буе комда кызыналар ахрысы, ап-ак чырайларына кояш җылысы сеңеп тә өлгергән. Икесенең дә күзе ялтырый, икесе дә көләч. Мирзам арыган иде, җыен дигәнең дә кызык түгел иде, ул фатирына юнәлде. Инәгә сапланган җеп төсле, яшьләр аңа тагылды. Валлаһи, телләренә шайтан төкергән, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә такылдыйлар!

– Әнәс оныгы Илфар, инвестор әфәндебез молодец!

– Авылга туристлар җәлеп итә!

– Страуслар үрчетеп, йомыркасыннан тәбә пешерә.

– Экзотика!

– Булдыклы татай!

Тыңлар-тыңламас кына атлаган Мирзам «уянды»:

– Әйе, әйе, татай! – диде ул, сөенеп. – Татай! Сез аның белән танышмы, дусларым?

– Ике ел элек Илфар юл уңае Сыерга кергән иде. Без яр буенда идек, озак кына гәпләшеп утырдык. Балык шулпасы чөмердек. Бөтен белешлегебез шуннан гыйбарәт, абый.

– Илфар бүген авылда кунамы?

– Юк, үзәктә, кунакханәдә. Әйдә, балыкка, дигән идек, вакыт юк, ди. Бай бит, эре халык! Таныштырыйкмы, абый? Без – арадашчы! – Рәхмәт, татайга тылмач кирәкми, – диде Мирзам, бу яшьләр, чынлап та, артык әрсез иде. Югыйсә, өлге итеп куярлык милләт балалары, тик нигәдер аларга җан ягылмый, һәм моның сәбәбе дә аңлашылмый иде.

Кич якынлаша иде инде. Шәкүрә карчык бәрәңге кыздырган, егет, аннан-моннан гына капкалап, ятагына ауды. Әмма шырпы кыстырганнармыни, керфек йомылмады. Матавыклы, тавышлы, төссез көн вакыйгалары эченнән судагы калкавыч төсле Фәнил калка иде. «Татайның телен кисәләр, телен...» Их, дус! Син шушы коллар җиренә ябышып ятасыңмы? Көрәшеп үләм, дисең. Үлмә, күч яңа планетага, күч тә яшә хөрлектә һәм иректә!

Төн җиһанга кара юрганын япты. Шәкүрә карчык гыр-гыр йоклый иде, Мирзам урамга чыкты. Күк йөзенә баккач, йөрәк чемердәде: сагындыра! Бурычы үтәлсә, монда ярты минутка да тоткарланмас иде. Урам очында тагын берәү йокламый... Ә аны нинди хәсрәт талкый икән?

«Төн кошы» – Хәсән карт иде. Турында2 күбәләк-самолётлар очырта иде ул. Бала-чага! «Күбәләкләр» пыр-пыр җирдән күтәрелә дә, баш очында әйләнеп, кире чирәмгә куна иде. Карт сүзсез генә килеп баскан Мирзамга игътибар итмәде, кулындагы тартманың төймәсенә төртеп уйнавын белде.

– Оныклар уенчыгы идеме? – диде егет.

– Минеке. Олы малай кайтарды. Юаныч. Шуның берсенә утырып, үзем дә өскә менәр идем.

– Күршеләрең көлмиме, бабай?

– Көлсеннәр. Кешедә эшем юк.

– Төнлә генә очыртасың бит, бабай.

– Көндез күкнең сере кими, энем.

– Анда да тереклек бар, дисеңме? «Син дә карт белән уен уйныйсың, ахмак!» – дип, үз-үзен битәрләде егет.

– Һи, ник булмасын ди! Улым әйтә, әти, ди, җиһанда унсигез миллион күк җисеме, ди, кайберсендә бездән йөз тапкыр акыллырак җан ияләре яши, ди.

– Сиңа кайсы якын: җирме, күкме, бабай?

– Күк хикмәтлерәк, малай! Аллаһ аны ае-йолдызы, кояшы белән бизәгән. Яңгыры да, кары да өстән ява. Энем, карале, – карт тавышын кысты. – Ышансаң – ышан, ышанмасаң – ышанма, безнең нәсел күк чире белән авырый бит.

– Ничек, бабай?

– Ничек, ничек! Тыңла. Әтинең бабасы бер риваять язып калдыра. Имеш, аның атасы, ягъни минем бабай биш яшендә урман аланында адаша. Ике көннән соң гына сабыйны табалар. Черки тешләп, тәне кабарган бала ай буе хасталый. Телдән яза. Моны куркудан, диләр. Җиде мулла өшкергәч кенә хәлләнә бичара. Терелде, дисәләр, икенче хикмәте тотына: гел һавага йөз чөеп ыңгыраша. Бабай дәфтәрендә: «Мин биектән төштем», – дигән. Язуы әле дә саклана. Әкиятме, энем? Мирзам башын гына чайкады.

– Һе, йогышлы әкият түлке, энем. Безнең ыруда бөтен ир-ат күк белән җенләнде. Ә син үзең кай тарафлардан? Егет бармагын күккә «кадады»:

– Шуннан, бабай...

(Дәвамы бар)

Тәлпәк (диал.) – баш киеме.

2 Тур (диал.) – капка төбе.

 

"КУ" 03, 2019

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: