Логотип Казан Утлары
Повесть

ТИК СИН ГЕНӘ (дәвамы)

– Тик аның шартлары бар, – диде ул һәм сүземне аңладымы бу дигәндәй, бераз текәлеп торды. – Хәзер коридорга чыгабыз һәм без сине үткәрмәскә тырышабыз.

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

14

«Каршылыклар кыры»н узгач, Илнур берничә адым читкәрәк атлады да чирәмгә ауды. Чалкан төшеп, кулларын як-якка сузып тынып калды. Һавада зәңгәрсу болытлар йөзә. Ниндидер саф, үзенчәлекле төс бу, җирдә очрамый торган... Болытларның чите кояш нурларында эреп, үзенчә бер төскә кергән. Ул төсләрнең нинди икәнен дә төгәл генә әйтеп булырлык түгел, кайберләре зәңгәрсу, кайберләре саргылт. Кояш нурларының тәэсире нәтиҗәсендәдер инде һәркайсы үзенчә балкый...

Остаз иртән нәрсә дигән иде әле? Кояш нурлары... Кояш бер булса да, аның нурлары бихисап һәм төрлечә. Сез дә шул кояш нурлары кебек барыгыз да бертуган. Барыгыз да уртак максат өчен яшисез, хезмәт итәсез. Сез – бертуганнар!

Бертуган булгач, бер максат өчен хезмәт иткәч, бу егетләрнең берәрсе аз гына булса да, юл куярга тиештер бит инде. Илнурның ничек интеккәнен күреп торалар югыйсә. Юк, алар бу хакта уйлап та карамады, бөтен көчләренә каршы тордылар. Хәер, шулай тиеш булгандыр. Һәртөрле юл куюлар, бирешкән булып кыланулар үз-үзеңне алдау гына бит ул, чын ярдәм түгел. Ә болар Илнурга чын ярдәм күрсәтте, алымны тиешенчә үзләштерергә булышты. Болар – туганнар. Шуңа да бит аларны алдатып, теге алымны куллану өчен Илнур әллә нинди хәйләләр уйлап табарга тырышты.

Бу – көч, җитезлек, физик әзерлек кебек сыйфатларга корылган гадәти көрәш кенә түгел, ә шахмат уены шикелле, бертуктаусыз уйланырга, эзләнергә мәҗбүр итә торган үзенчәлекле алыш иде. Илнур, әлбәттә, нәрсәдер уйлап тапты. Тик көндәшләренең берсе дә аяктан егылмады, бөгелеп төшмәде... Димәк, кичә өйрәнгән алымны ул яхшы дәрәҗәдә куллана алмаган булып чыга.

– Торып бас! – дигән катгый боерык яңгырады.

Илнур мизгел эчендә аягына күтәрелде. Теге өчәү инде юкка чыккан, аның янында Өрәк-егет кенә иде. Ул Илнурга бер тын сынап карап торды:

– Бу өч егет синең иртәнге, төшке һәм кичке ашың иде, – диде ул, мәйданчык читендәге грушалар ягына атлап. – Син ике алышта теге алымны дөрес куллана алмадың, димәк, иртәнге һәм кичке аштан колак кактың.
Илнур иңнәрен генә сикертеп куйды. Иртәнге якта ул шәһәрдә дә бик ашап тормый иде, берәр стакан чәй яки су да җитә. Кичке аш та ул кадәр үк зур югалту түгел, су эчәсең дә ятып йоклыйсың. Хәлләр әлегә аны канәгатьләндерерлек иде.

– Хәзер син теге алымны грушада кабатлыйсың, – диде Өрәк-егет. – Аннан соң миңа каршы кулланып карыйсың. Һәм яңа алым өйрәнәбез. Аңлашыламы?

Илнур баш чайкады:

– Юынырга кирәк иде...

Өрәк-егет катыргы тартмаларның берсеннән литр ярымлы минераль су алып, Илнурга ыргытты. Егет рәхмәт белдереп, баш иде дә баллонга капланды, юынудан бигрәк, эчәргә кирәк иде. Су инде җылынып өлгергән, тик ул барыбер су иде. Сусаган кеше өчен аннан да татлырак нәрсәнең булуы мөмкин түгел. Эчеп туйгач, Илнур Өрәк-егет ягына борылды:

– Зур рәхмәт сиңа! Үлемнән коткардың...

Тик егет инде каядыр киткән иде. Илнур суны учына алып, битләрен чайкатып алды да баллонны агач төбендәге күләгәрәк җиргә ташлады. Кире тартмага куйса, кабат бирмәсләр шикелле тоелды. Һәм шундук уйга калды. Кем бирмәс? Әлегә монда берәү дә юк. Кеше күрмәгәндә, тартмаларга күз салып чыкканда, бик яхшы булачак икән. Бәлки, кирәге чыгардай берәр нәрсә бардыр. Стакан, кофе, чәйкайнаткыч, чәй... Беткәнмени шунда... Илнур агач төбеннән суны кабат барып алды да тартмалар янына килде. Аларны бер-бер артлы тикшереп чыкты. Су, ярмалар, тоз, шикәр... Аларның берсендә яссы калай савыттагы балык консервалары иде. Егет берсен кесәсенә яшерде дә тирә-ягына каранып алгач, башкаларын да актарырга тотынды. Берсеннән чәй килеп чыкты. Пакетлы! Егет пакетны ачты да чәй капчыкларын алып, бүртеп тормаслык итеп, кесәләренә тутырды, ә буш пакетны аскарак яшерде. Кеше кулы тигәнне сизәрлек түгел иде. Беркадәр уйланып торгач, кечкенә шикәр кабын алып, каеш астына тыгып куйды. Булды. Җитте. Артык мавыгырга ярамый. Кешене мохтаҗлык түгел, нәфес харап итә.

Бишмәтен салып, җиргә ташлады да грушада шөгыльләнергә тотынды. Кояш инде ярыйсы күтәрелгән, беркадәр шөгыльләнүгә маңгаена тир бәреп чыкты. Каеш астындагы шикәр дә җеби башлаган кебек тоелды. Аптырагач, Илнур аны бишмәт кесәсенә салып куйды. Һәм күнегүләрен дәвам итте.

Якындагы агач башына эленгән тавыш көчәйткечтән музыка ишетелде. Илнур танылган рэпперларны чамалый иде, әмма монысын ишеткәне булмады. Шулай да башкаручы бик оста иде. Нинди телдә башкарганы аңлашылмый, Илнур белми торган ниндидер тел инде, ләкин шуның арасында торым-торымга таныш авазлар да ишетелеп куя:

Кешелекне коткару! Җәмгыятьне уяту!

Кискен каршылык күрсәтү! Күңелләрне тетрәтү!

Кешелекне коткару! Җәмгыятьне уяту!

Кискен каршылык күрсәтү! Күңелләрне тетрәтү!

Таныш түгел авазлар арасында бу сүзләр шулкадәр күңелгә якын булып ишетелә һәм үзең дә сизмәстән кабатлый башлыйсың. Илнур да ирексездән кабатлады, грушага һәр бәрүе шушы сүзләрнең берсе белән озатылды. 

Хәтта җырчы башка телгә күчкәч тә, Илнур ритмга ияреп, үзе белгәнне кабатлады: «Кискен каршылык күрсәтү!», «Күңелләрне тетрәтү!» Боларны әле тагын үз сүзләрең белән дәвам итү теләге дә бар иде, тик әлегә егетнең шигъри сәләте генә җитеп бетмәде.

Бераздан Өрәк-егет килеп җитте дә спарринг кебек нәрсә ясап алдылар: Илнур һөҗүм итте – кичәге алымын кулланырга тырышып, һәртөрле комбинацияләр уйлап чыгарды, тик көндәше аннан күпкә тәҗрибәлерәк тә, көчлерәк тә, җитезрәк тә иде, ул ирек бирмәде. Сәгать чамасы шулай маташкач кына, Илнур аның каршылыгын ерып, бер тапкыр суга алды. Ярыйсы гына килеп чыкты.

– Маладис! – дип мактап алды Өрәк-егет. – Хәзер менә мондый алым өйрәнәбез...

Өрәк-егет башта үзе сугып күрсәтте. Аннан соң акрын гына хәрәкәт ясап, Илнурга кабатларга кушты. Нәкъ менә кичә Джон өйрәткәнчә булды. Илнур хәрәкәтләрне әйбәт кенә үзләштергәч, кул сугышы буенча күнекмәләрне туктатып тордылар.

– Бүлмәңдә үзең кабатларсың, – диде Өрәк-егет. – Һәрбер хәрәкәтең автоматизм дәрәҗәсенә җитәрлек, уйлап тормый кулланырлык булсын. Кичке якта, ату дәресләреннән соң, бәлки, икәүләп шөгыльләнербез.

Бүлмәсенә кайткач, Илнур ишекле-түрле йөренеп, табышын яшерерлек урын эзләде. Консерва банкасын унитаз бачогына тыгып куйды. Һәрвакыт су эчендә, таза урында, өсте каплаулы, кеше күзенә чалынырлык түгел. Шикәрне шкаф түбәсенә ыргытты, аңа ихтыяҗ артык зур түгел, монда аны болай да күп бирәләр, алуы да бушка китмәсен дигәннән генә иде. Менә чәйне кайда яшерергә? Монысы кирәк нәрсә инде. Хәтта салкын суда җебетеп эчсәң дә, чәй тормышны бизәп җибәрә. Тик бүлмәдә аны яшерерлек урын юк иде. Шуңа Илнур чәй капчыкларын бишмәт һәм чалбар кесәләренә таратып кына чыкты. Шулай яхшырактыр да әле: бүртеп тормыйлар, пычранмыйлар һәм һәрвакыт үз яныңда.

Аннан соң кран борыныннан су эчеп алды да груша янына килде. Үзаллы рәвештә беркадәр кабатлады. Сугу техникасы камилләшә барган саен, бәрү көче арта төште, аның саен Илнурның күңеле күтәрелде. Һәм бераздан теге музыка үзеннән-үзе калкып чыкты. Ул инде хәзер агач башындагы тавыш көчәйткечтән түгел, ә Илнурның үз күңеленнән ишетелә иде:

Җәмгыятьне уяту!

Кискен каршылык күрсәтү!

Күңелләрне тетрәтү!

Күпмедер шулай шөгыльләнгәч, ишек ачылып китте һәм анда бая гына «Каршылыклар кыры»нда катнашкан өч егет пәйда булды. Болар юньле эш белән йөрмиләрдер инде, шундук өсләренә ташланып, кирәкләрен бирергә кирәк. Тик Илнур өлгерә алмый калды, калкурак буйлысы:

– Төшке ашка, – дип сөрәнләде. Илнурның карыны ача башлаган иде, «төшке аш» сүзен ишетүгә, йөзе яктырып китте.

– О, рәхмәт! – дип елмайды ул.

Тик егетләрнең йөзендә бер җепсел дә селкенмәде. Калкурак буйлы егет телгә килде:

– Тик аның шартлары бар, – диде ул һәм сүземне аңладымы бу дигәндәй, бераз текәлеп торды. – Хәзер коридорга чыгабыз һәм без сине үткәрмәскә тырышабыз. «Каршылыклар кыры»ндагы кебек, әмма монда вакыт чиге юк. Сугышу да ирекле – нинди алым кулланырга телисең – бар да үз ихтыярыңда. Без аерым-аерым да, өчебез бергә дә һөҗүм итәргә мөмкинбез. Син җиңеп чыгасың икән, мул табын көтә, җиңеләсең икән – ач каласың. Аңлашыламы?

Аңлашылуын, әлбәттә, аңлашыла иде.

– Алайса, башлыйбыз.

Егетләр коридорга чыкты. Илнур да иярде. Боларны ничектер алдатырга, кара-каршы сугышмаска кирәк иде. Тик Илнур берни дә уйлап таба алмады. Ә болай итеп карасаң... Ишектән чыгу белән Илнур егетләрне аралап, алга чыкты да кинәт йөгерергә кереште. Моны көтмәгән егетләр бер мәлгә аптырап калды. Калкурак буйлысы алдарак һушына килде бугай, Илнурны куарга тотынды. Иптәшләре дә бераз гына калышып, аңа иярде.

Әле генә күнекмәләр үткәргәч, Илнурның тәне кызган һәм авырлыкларга әзер иде. Шуңа ул бөтен көченә коридорның теге башына омтылды. Мизгелдән мизгелгә тизлеген арттыра барды. Тик артыннан куучы да төшеп калган егет түгел иде. Ул менә-менә куып җитәрдәй булып, аның артыннан ташланды. Ләкин соңлабрак кузгалу сәбәпле, араны якынайта алмады. Илнур коридорның каршыдагы ишегенә барып җитәргә ике-өч метр чамасы калгач, кинәт чүгәләде – артыннан куып килүче моны сизми калды һәм аңа абынып, мәтәллеп барып төште дә ишеккә бәрелеп туктап калды. Икенче егет тә нәрсә булганын аңлап җиткерә алмады бугай. Һәрхәлдә, ул тизлеген киметергә өлгермәде һәм Илнурга абынып, иптәшенең өстенә очып барып төште. Өченче егет тизлеген киметте, әмма Илнур аны көтә иде – чүгәләгән җиреннән торган уңайга ян яктан аның касыгына типте. Теге бөгелеп төште.

Бераздан ишек ачылды. Аларны Өрәк-егет каршылады, барсы да һуш җыеп, җир өстенә чыктылар. Калкурак буйлы егет баягы битарафлыгын бераз җуйган иде:

– Болай дөрес түгел, син сугышырга тиеш идең, – дип шелтәләде ул Илнурны. – Ә син качтың.

Илнур елмайды. Ул үзеннән канәгать иде.

– Син теләсә нинди алым кулланырга була дип әйттеңме?

– Әйттем.

– Шулай булгач? – Илнур Өрәк-егеткә карап, күз кысты: – Мин йөгерү дигән алым кулландым.

Илнурның күңеле көр, күз алдында – мул сыйлы табын, ә иреннәрендә сизелер-сизелмәс елмаю иде. Ләкин Өрәк-егетнең сүзләре аны тетрәнергә мәҗбүр итте:

– Уен тәртибен бозган өчен син төшке аштан мәхрүм ителәсең, – дип кистерде ул.

– Бу – бозу түгел, – дип, каршы төште Илнур. – Бу – авыр хәлдән чыгуның көтелмәгән әмәлен табу.

Тик аның сүзләре игътибарсыз калды. Алдан ук оештырылган нәрсә инде бу, димәк. Аны хәзер ачлык белән сынарга телиләр... Джон да әйткән иде бугай бу турыда... Әмма уйга бирелеп торырга чара куймадылар.

– Ә хәзер – спарринг! – дигән боерык ишетелде.

Өрәк-егет Илнурга карады:

– Син һөҗүм итмисең, бары тик сакланасың гына. Йөгерергә, качарга ярамый. Блоклар, читкә тайпылулар, иелеп калулар һәм башкалар. Ә сез һөҗүм итәсез. Әзерме?

Подвал янындагы ачыклыкка чыгып бастылар. Һәм әмер ишетелде:

– Башладык! Бернинди каршылык күрсәтмичә саклану җиңел түгел иде. Читкә тайпылып калдың, ди, инде... Тик бу көндәшләреңә әллә ни зур зыян сала алмый. Егет акрын гына мондый сугышның да җаен тапты – башыңа төшсә, башмакчы буласың икән. Илнур аларның һөҗүмен блок белән каршыларга, шул вакытта аяк-кулларының иң авырта торган ноктасына тондырырга тырышты. Моның бераз файдасы тиде – егетләрнең берсе аксаклый башлады, икенчесенең уң кулы сафтан чыкты. Бераздан ул айкидо алымнары турында хәтеренә төшерде. Көрәшнең бу төрен ул бик белми иде, шулай да көндәшенең сугуыннан янтаеп калган очракта, аны сугу уңаена этеп җибәрде, кайчагында аяк чалып та ярдәм итте.

Сугышу ярыйсы гына сузылды. Бу Илнурның күңелен күтәрде. Үзең сугу хокукына ия булмаган килеш, шулкадәр озак вакыт буена аягыңда килеш кала алу – начар түгел бит! Моның өчен гәүдәңне, кул-аякларыңны гына түгел, башыңны да эшләтергә кирәк.

Тик барыбер ул җиңелүгә хөкем ителгән иде. Туктаусыз рәвештә өч әзерлекле кешенең һөҗүменнән котылырга тырышу хәлне ала, аңны томалый, хәрәкәтләрне сүлпәнләндерә. Кинәт Өрәк-егетнең:

– Җитте! – дигән тавышы ишетелде.

Илнур җиңел сулап куйды һәм шул ук мизгелдә җилкә тамырына кемнеңдер йодрыгы килеп төште. Илнур упкынга очты... 

15

Илнур унитаз бачогыннан консерва банкасын тартып чыгарды да озак кына карап торды. Кул астында пычак-фәлән булмаса да, ул аны ачу ысулын уйлап тапкан иде инде. Тирдан алып кайткан буш гильзаның башын гантель белән яньчеп тә куйган иде. Хәзер шуны капкач өстенә куярга да гантель белән сугып барырга гына кирәк. Җайлы түгел, әмма нәтиҗәле.

Тик ул балык консервасын бүген дә ачмаска булды, аны кабат урынына куйды да караватына барып ятты. Көчне бер дә юкка әрәм итәргә ярамый.

Кул сугышы дәресләреннән соң, төшке аш ашамагач, ату күнекмәләренә кадәр әле аның хәтсез генә вакыты бар иде. Тик уйлары һаман консерва банкасына тартылды. Ул телевизорны кабызды да бөтен уен шуңа юнәлтергә тырышты.

Экранда полиция хезмәткәрләре ниндидер митингны тарата иде. Җыелышып, нәрсәгәдер каршылык күрсәтергә җыенган кешеләрне эт өстереп куркыталар да, тегеләр чигенә башлагач, арткарак калучы кешегә җилем таяклар белән өелешеп ташланалар. Аны сугып егып, бераз типкәләгәч, якында гына торган машиналарына сөйрәп алып китәләр... Этләрнең авызыннан селәгәйләре агып тора, аларны да берничә көн ач тотканнар бугай...

Ризык турында уйларга ярамый иде. Бу телевизор ярдәм итәчәк, чөнки анда гел файдалы һәм эчтәлекле тапшырулар гына күрсәтелә. Бу шәһәр телевизоры түгел. Шәһәрнекендә генә ул гел ашау: нинди генә фильмны, яки тапшыруны алсаң да, йә ашап, йә чәй эчеп утыралар, йә булмаса, минут саен ниндидер ризыкны рекламалыйлар, кешенең бөтен игътибарын ашауэчүгә юнәлтергә тырышалар.

– Сугыша белә инде безнең хәрбиләр коралсыз халык белән, – дигән тавыш ишетелә кадрлар артыннан.

– Тик әлегә сүз ул хакта түгел. Менә сез игътибар итегез! Ниндидер бөек идеяләрне яклап, митингка чыккан халык нишли соң?

Илнур бернинди дә гайре табигый хәл күрми, ә кадрлар артындагы тавыш дәвам итә:

– Митингка болай гына чыкмыйлар, нәрсәнедер яки кемнедер яклау өчен чыгалар. Гадәттә, бөек үк булмаган хәлдә дә зур идеяләрне, олы максатларны яклау өчен. Болар да шуңа дип чыккан. Сүзләребезне җитәкчеләр ишетсен дип. Полициянең тукмаклы төркемен чакырырлык булгач, идеяләре зур, максатлары нык, сүзләре кискен булгандыр.

Кинокамера кадр артындагы тавышның сүзләренә җавап эзләгәндәй, плакатлар, транспарантлар өстеннән уза. Тик аларның барысы да диярлек түбән төшкән, кайсылары җирдә аунап ята, нәрсәләр язылганлыгын аңларлык түгел.

– Тәртип сакчылары кыйный башлагач, алар үзләренең фикердәшләрен якларга тиеш, – дип дәвам итә тавыш. – Сугышырга котыртмыйм, һич югында сүз белән каршылык белдерергә тиеш. Ә болар нишли?

Илнур аларның нишләгәнен чамаларга тырыша. Тик ул нидер күреп өлгергәнче, кадр арты тавышы җавап бирә:

– Фотога һәм видеога төшерә! Чынлап та шулай бит!

Әлеге күренешне түгәрәк эченә алганнар да бер-берсен этешә-төртешә, телефонга төшерәләр. Кадр артындагы тавышта киная яңгырап китә:

– Берни дә эшләп булмый инде монда. «Безнең өчен сәнгать төрләренең иң мөһиме – кино һәм цирк!» Ленин бабай әйткән, диләр моны. Менә ул революция ясаганда, матрослар телефоннарын чыгарып, фотога яки кинога төшерә башласа, ничек булыр иде икән? Яки Гитлер һөҗүм иткәндә? Камера берничә секундка фотога һәм видеога төшерүче кешеләрне күрсәтә.

Аннан дикторның тавышы ишетелә:

– Милициягә каршы барырга ярамаганын аңлыйм инде мин. Ләкин гадәти хулиганнар кемнедер кыйнаганда да, шундый ук күренеш икән. Мондый видеоларның чиге-чамасы юк. Чираттагы кадрлар: урам уртасында, көпә-көндез берничә егет өлкән генә яшьтәге бер абзыйны кыйный. Аяктан екканнар инде үзен, йөзенбашын канга батырып ташлаганнар. Типкәлиләр.

– Ә узгынчылар... – дип аптырый кадр артындагы тавыш. – Юк, алар ярдәм итәргә уйлап та карамый. Алар тәртип сакчыларын да, «ашыгыч ярдәм» дә чакырмыйлар. Мөмкинлекләре юк. Телефоннары – «занято». Алар видео төшерәләр. Видео төшерә алмаганы фотога төшерә. Кадрлар алышынып тора.

Диктор тавышы аларга аңлатма бирә:

– Бозлавык юлдан барганда, бер әби таеп егыла икән – һоп, Алла бирде! – Аны видеога төшерергә кирәк. Ничек ята, торырга маташа, дүрт аягына баса, тагын таеп китә... Әзер сюжет бит инде. Ярдәм итәргә ярамый! Бу кешелекнең максатына каршы килә. Ярдәм итеп, аны аягына бастырасың икән, син әллә ничә кешене яхшы видеодан мәхрүм итәсең. Берсенеке төшмәсә, берсенең каргышы төшәргә мөмкин.

Дикторның шул рәвешле ирония беләнрәк сөйләве Илнурга ошый төшә. Иреннәре хәрәкәтсез калса да, күңелендә елмаюга тартым бер хис пәйда була. Рәхәт кебек тоела. Ә тавыш дәвам итә:

– Хәтта юл буенда аварияләр булып, кешеләр канга батып ятканда да, безнең халык хәзер иң беренче телефонга үрелә. Юк, ярдәм чакырыр өчен түгел. Фотога һәм видеога төшерер өчен. Сәнгать корбан таләп итә дип, юкка гына әйтмәгәннәр икән. Бүгенге сәнгать өчен корбан кирәк. Һәртөрле фаҗигаләр, аварияләр, урам сугышлары, кан коелу, үтереш... Менә нәрсәләр бүген сәнгатьне алга этәрүчеләр. Бөтен кеше сәнгать белән шөгыльләнә. Ул башта кинога төшерә, аннан ярдәм чакыра... Яки чакырмыйча китеп бара... Чакырмаса да, берни әйтеп булмый. Кызыгы бетте бит инде теге бәндәнең.

Яшәү шартлары үзгәреп, тормыш камилләшкән саен кешенең кешегә кирәге кими бара. Элек адәми зат бер-берсенә терәк-таяныч булып яшәгән. Ә хәзер...

Әйе, алар бертуган булып яшәгән, бергәләшеп, ауга йөргәннәр, бергә ашаганнар... Илнурның күз алдына борынгы кешеләрнең мамонт аулавы, учак янында ит кыздырып утыруы килде. Хәтта татлы төтен һәм учакта пешкән итнең тәмле исе бөтен бүлмәгә таралгандай булды. Бу халәттән котылырга теләп, телевизорны сүндерде дә бүлмә буйлап йөренергә тотынды. Тик аяклары тагын унитаз бачогы янына алып килде... Һәм ул груша янына килеп, аны төйгечләргә тотынды.

Җәмгыятьне уяту!

Кискен каршылык күрсәтү!

Күңелләрне тетрәтү!

Ач торуына ничә көн булгандыр инде, Илнур хәтерләми, бик күп кебек тоела. Баштарак бу аның үзенә дә кызык иде. «Ничә көн түзә алырмын икән?» дигән кызыксыну үз хәлең белән килешергә ярдәм итте, көч өстәде. Әмма тиздән бу тойгы да юкка чыкты. Ниндидер сүлпәнлек, битарафлык, аңгыраю тойгысы өстенлек алды. Бары тик таң белән Остаз үткәргән рухны ныгыту дәресләре генә күңелгә рәхәтлек бирә, үзеңне кешеләргә кирәкле һәм файдалы шәхес итеп тоярга мөмкинлек тудыра иде. Ул рух ныгыту дәресләрендә дә, бүлмәдәге кечкенә колонка аша да, карават өстендәге экраннан да төрле темаларга вәгазьләр сөйли, гыйбрәтле мисаллар китерә һәм һәр сүзе Илнурның күңелендә теләктәшлек таба яки сорауларына җавап булып ишетелә, тормышка яңача карарга мәҗбүр итә иде.

Шуңа күрә ач торуы да вакытлыча сынау, үз мөмкинлекләреңнең чиген билгеләү чарасы гына булып тоелды. Туалет бачогында балык консервасы, шкаф түбәсендә шикәр, бишмәт кесәсендә чәй барлыгын белсә дә, ул берсенә дә кагылмады. Бу сынауны гадел узарга кирәк иде. Остазның, Джонның һәм башка хуҗаларның сүзен тыңларга, әйткәннәрен үтәргә тиеш иде ул. Чөнки бу сынаулар көрәшнең үзе түгел, ә җитди адымга әзерлек баскычы гына. Алда, бәлки, тагы да зуррак авырлыклар көтәр, аларын да җиңеп чыгарга кирәк. Чөнки Илнурның тормышта үз вазифасы, үз максаты бар: ул җәмгыятьне уятырга, кешеләрне үз язмышлары турында уйландырырга тиеш. Моның өчен барлык кешеләр сискәнерлек, тетрәнерлек, төн йокыларын онытырлык хәтәр гамәл кылырга кирәк. Остазлар шулай өйрәтә. Әлегә Илнур үзенең нәрсә эшләргә тиешлеген тәгаен генә белми, әмма аның бик тә җаваплы, куркыныч икәнен чамалый.

Ачлык сынавын уза дип кенә күнекмәләр тукталмады. Һәр иртәдә Остазның рух ныгыту дәресләре, аннан соң кул сугышын өйрәнү, төз ату буенча күнекмәләр, каршылыклар-киртәләр аша йөгерү, чыдамлык тәрбияләү алымнары... Ял иткәндә, төрле кинофильмнар карау, аудиокитаплар тыңлау... Боларның барысы да файдалы, барысы да шәхесне үстерүгә булышлык итә иде. Кайсыларыдыр физик мөмкинлекләреңне ача, чын ир-егет итеп тәрбияли. Кайсылары белемеңне арттыра, аңыңны үстерә, тормышны аңларга, өзек-ертык сурәтләрдән тулы канлы картина төзергә булыша. Күнегүләрнең берсе дә зыянга түгел иде.

Көтмәгәндә, ишек шалтыраган тавыш ишетелде һәм Джон килеп керде.

– Хәлләр ничек? – диде ул, баштанаяк күз йөгертеп. – Сынауларга түзеп буламы?

Илнур сер бирмәскә тырышты:

– Була. – Әмма тавышы үзе теләгәнчә үк көр чыкмады, ул хәлсез һәм беркадәр битараф иде. – Була!

– Маладис! – дип мактады Джон. – Бүген сиңа кичке аш китерәчәкләр. Ачлык газабы шуның белән тәмам.

Илнур үз колакларына үзе ышанмады. Ул инде тәмам өметен өзгән, башкача бөтенләй ашатмасалар да, гаҗәпләнмәс кебек иде. Ул түзәчәк. Ләкин Джонның сүзе күңелен күтәреп җибәрде, димәк, бу сынауны да уңышлы узды. Димәк, ул – җиңүче. Ачлыкны гына түгел, ә үз нәфесен дә җиңә алды – консерва банкасына да, шикәргә дә кагылмады. Бу чынлап та зур куаныч иде. Әмма Илнурның бер хәрәкәтендә дә бернинди хис сизелмәде. Хәтта йөзенең бер җепселе дә селкенмәде.

– Ә хәзер ату буенча күнекмәләр, – диде Джон. – Бүген иң катлаулысы булачак.

Беренче көнне «снайпер» дип мактасалар да, күнекмәләр катлаулана барды. Башта бер юнәлештә генә хәрәкәт итә торган мишеньнәргә аттылар, аннан соң – әле уңга, әле суңга төрле тизлек белән хәрәкәтләнә торганнарга. Тора-бара мишеньнәрне манекеннар алыштырды, адәм кыяфәтендәге ул манекеннарның йә кулына, йә аягына, йә маңгаена тидерергә кирәк иде. Манекен килеп чыга, һәм Джон әмер бирә:

– Уң кулына ат!

Кыска вакыт эчендә уң кулына тидерергә тиеш буласың. Ә икенче манекен килеп чыгуга башкачарак әмер ишетелә:

– Сул күзенә!

Бүген күнегүләр үзенчәлекле иде. Башта манекеннар әле бер, әле икенче почмактан килеп чыкты. Кинәт. Алар авырлы хатын, кайберләре карт-коры, кайберләре сабый кыяфәтендә иде. Илнур барысын да кыйратты. Соңгы вакытта гел шундый күнегүләр булгач, ул моңа күнеккән иде.

Аннан соң Джон аны уртага чыгарып бастырды. Манекеннар төрле яклап, аның өстенә килә, ә Илнур аларның барысын да атып егарга тиеш. Башта алар акрынрак хәрәкәт иттеләр. Әле алдан, әле арттан, әле ян яктан тавыш-тынсыз пәйда булсалар да, игътибарыңны бер ноктага туплагач, аларны атып егу бик авыр түгел иде. Әмма тора-бара тизлекләре арта барды. Аларның барысына да өлгерү кыенлашты. Монда син башка бер нәрсә турында да уйлый алмыйсың, бер секунд та вакытың юк: күзеңә чалындымы – атып ек, шунсыз мөмкин түгел.

Озак кына шулай дәвам итте. Бу мәхшәрдән беркайчан да котылып булмас кебек иде. Ләкин Илнур бирешергә теләмәде. Фәкать шушы шөгыль өчен ясалган махсус машина шикелле ул һәрберсен атып екты. Хәтта манекеннарның тизлеге тагын бераз арта төшкәч тә югалып калмады, адәм ышанмаслык төгәл хәрәкәтләр белән ата торды. Иң соңыннан пәйда булган манекеннар ничектер сәер тоелды, тик бу хакта уйлап торырга вакыт юк иде. Бәлки, моңа кисәк кабынган музыка сәбәпче булгандыр.

Кинәт утны сүндерделәр. Ә музыка әкренәя төште.

– Җитте! – дигән боерыгы ишетелде Джонның. – Мылтыгыңны читкә ыргыт!

Илнур, җиңел сулап, мылтыгын ераккарак атып бәрде. Ату авыр булса да, күңелле иде. Ул бер дә ялгышмады, манекеннарның барысын да егып салды. Кинәт утны яндырдылар. Илнур тирә-ягына күз салды. Һәм күңелен әйтеп-аңлатып булмаслык газап томалады. Идәндә аунап яткан манекеннар астыннан куе кызыл күлләвек булып кан агып чыккан иде. Ул кан акрынлап кына, төрле тарафтан Илнур ягына шуышты, монысыннан инде мылтыктан атып кына да котылып булмый иде.

Музыка тынып калды. Тирә-якта ыңгырашу тавышлары ишетелде. Илнур курку, гаҗәпләнү, сорау һәм тагын әллә нинди хис-тойгылар тулы карашын Джонга төбәде. Тик Джонның бөтен кыяфәте – гәүдәсе, басып торышы, йөзе, күзләре – таш стена сыман иде. Бу Илнурны тагы да йомшартыбрак җибәрде. Әмма көтмәгәндә кире каккысыз катгый боерык ишетелде:

– Эшләрен бетер, интегеп ятмасыннар.

Һәм кулына штыклы мылтык китереп тоттырдылар. Илнур бер мәлгә аңгыраеп торды. Тирә-якка карау да куркыныч булып тоелды. Аннан соң колагына ыңгырашу авазлары килеп бәрелде. Бу авазлар үзен уратып алган этләр өередәй бөтен булмышын талады.

– Әйдә!

Джон кинәт аның яңагына чабып җибәрде һәм Илнур бераз һушына килгәндәй булгач, җитәкләп диярлек идәндә чәбәләнеп яткан карт янына алып килде.

– Менә шулай эшләргә кирәк, – диде ул балаларга дәрес бирүче укытучы тавышы белән һәм яралының йөрәгенә чәнечте. – Хәзер син дәвам ит.

Идәндәге карт беркадәр тартышты да күзләрен акайтып тынып калды. «Котылды», дип уйлады Илнур. Уйларын пышылдап та кабатлады бугай, Джон аңа:

– Башкаларын да коткар, – дип, ары атлады.

Илнур беркадәр басып торды да эшкә кереште, аның карышырлык чарасы юк иде. Бераз вакыттан соң тир эчендә тынлык урнашты. Колакны ярырдай, җанның астын-өскә китерердәй тынлык. Илнурның уйлары инде йөгереклеген югалткан, хис-тойгылары да элеккечә үткен түгел иде. Әмма бер нәрсә ачык: ул ниндидер күзгә күренми торган чикне атлап чыкты, ә бу чикне бер бозгач, аны беркайчан да, берничек тә төзәтеп булмый, нинди генә игелекләр кылып, ничек кенә акланырга тырышсаң да, кирегә юл юк иде.

Көтмәгәндә, тир эчендә таныш тавыш ишетелде:

– Рәхмәт, улым! Син бик зур игелек эшләдең... – диде стенадагы тавыш көчәйткеч Остаз тавышы белән. – Бу кешеләрнең үткәне дә, бүгенгесе дә, киләчәге дә юк, алар үз-үзләренә кул салырга омтылып та исән калган бәндәләр, чарасыздан яшәргә хөкем ителгән мескен затлар иде. Син аларны газаптан да, гөнаһтан да коткардың... Син – коткаручы...

Остазның сүзләрен тыңлау һәрвакыттагыча рәхәт иде. Аның тавышы гына да күңелгә май булып ягыла, ә фикерләре... Һәр мәсьәләгә бөтенләй башка яктан карый һәм карашын кире каккысыз дәлилләр белән ныгытып, үзенең хаклылыгына ышандыра ала. Бу юлы да шулайрак килеп чыкты. Остазның тавышы тынып калганда, Илнурның күңелендәге үкенү ачылары, газаплы тойгылар юкка чыккан иде инде. Ул үзен коткаручы, кешеләр язмышын хәл итәргә сәләтле, алай гына да түгел, нәкъ менә кешеләр язмышын хәл итү өчен яратылган илаһи зат итеп тойды. Болары бары тик күнекмәләр генә, хәлиткеч гамәлләре алда иде әле.

Ишек янында аны Джон каршылады. Кулында Илнурның рюкзагы иде.

– Хәзер юынып чык, киемнәреңне алыштыр. – Ул рюкзакны Илнурның иңенә элде. – Шуннан соң шәһәргә чыгып кайтырбыз. Син кешеләрнең нинди икәнен үз күзләрең белән күрерсең. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 12,2022

Фото: unsplash

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев