Логотип Казан Утлары
Повесть

ТИК СИН ГЕНӘ (дәвамы)

Күрешергә кирәк. Аңлашырга. Хәтта Денис куенында булуы да артык әһәмиятле түгел бугай. Ярату бар икән, барысы да җайланыр. Ә Илнур аны һаман ярата. Кешеләр хәтта ирдән аерылган, бүтәннән бала тапкан хатынга да өйләнәләр. Һәм бер дигән итеп яшиләр. Әгәр кеше бер тапкыр хаталанган икән, бу мәңге кичермәслек хәл түгел.

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

20

Икенче көнне Илнур сәгать ун тулып киткәч кенә уянды. Әтисе дә, әнисе дә эшкә киткәннәр иде инде. Алар турында уйлауга, күңелен ниндидер җылы җил иркәләп узгандай булды. Элек гел битәрләп торалар иде бит, менә хәзер тормышы көйләнеп киткәч, уллары өчен сөенәләр. Авыр вакытта төрткәләп алулары ничек кенә кыен булмасын, зыянга түгел инде, әзрәк уйлансын, шушы авырлыктан чыгу юлларын эзләсен, диләрдер. Балаларының тормышы җайланып китсә, аларның да җаны тынычлана 
бит инде. Әнә бит ничек өзгәләнеп торалар! И, әти-әниләр беркайчан да начарлык теләми инде үз балаларына. Хәтта кайвакыт катырак кагылсалар да, яман ният белән кагылмыйлар. Йомшак җәеп, катыга утыртучылары да бик күп бу дөньяның. Ә әти-әниләр бүтән. Аларның кырыслыгы да фәкать балаларына яхшылык теләүдән.

Юынып, кофе кайнатып эчү белән Джонга шалтыратты. Тегесе хәзер үк килеп җитәргә вәгъдә бирде дә ярты сәгать дигәндә, әллә нинди озын чехол, кәгазь коробкалар күтәреп килеп тә керде. Әйберләрен почмакка куйгач, Илнурны кочаклап алды:

– Исән-сау кайттыңмы, хезмәт батыры! – дип, куенына кысты ул Илнурны. – Ябыгып киткәнсең әле, ашатмадылармы әллә?

– Ябыкмадым ич, шул килеш, – диде Илнур сүзсез калмас өчен генә.

Ә Джон үзенекен итте:

– Мин перронда озатып калганда тазарак идең.

Илнур бер мәлгә аптырап торды һәм гаҗәпләнүле карашын аңа төбәде:

– Перронда? Озатып калганда?

Хәзер инде гаҗәпләнү Джонга күчте:

– Нәрсә? Хәтерләмисеңме әллә?

Илнур дәшмәде. Тимер юл вокзалын, перронны исенә төшерергә тырышты. Гомумән, ничек эшкә урнашуын...

– Юк, – диде ул, кинәт күңеле сүрелеп. – Мин бернәрсә дә хәтерләмим. Беләм, синең коллекторлардан коткарып калгач, эшкә чакыруыңны. Соңыннан очрашуны да хәтерлим. Син анда ниндидер әзерлек үтү турында сөйләдең бугай... Авыр булачак, дидең...

Джон аның аркасыннан какты:

– Әйе, әлегә авыр эштә йөрергә туры киләчәк дип кисәттем. Әзерлек ул нәкъ шушы инде. Авыр эшләр, йокысыз төннәр, ачлы-туклы чаклар... Син барысын да кичергәнсеңдер бит инде?

– Әйе...

Илнур боларны кичерүен белә иде, тик бер күренешне дә төгәл генә хәтерли алмый. Җирнең түгәрәк икәнен бөтен кеше дә белә. Аның глобус яки туп шикелле түгел, ә ничектер бозык түгәрәк икәнен дә беләләр. Тик беркем дә диярлек аның рәсемен ничек бар шулай итеп ясый алмый. Һәрхәлдә, эше шуның белән бәйле булмаган кешеләр. Илнурның да хәле шул чама иде.

– Менә шул инде әзерлек, – дип елмайды Джон. – Тора-бара син югарырак баскычка күтәреләчәксең һәм эшең дә җиңелрәк булачак.

Ләкин Илнур иптәшенең шатлыгын уртаклаша алмады:

– Джон... – диде ул, бик төшенке тавыш белән. – Мин чынлап та хәтерләмим. Күп нәрсәләрне...

Джон беркадәр уйланып торды:

– Бу, бәлки, синең ай буена авыр эштә эшләп, йончуыңнан киләдер, – диде ул хәстәрлекле тавыш белән. – Ни генә әйтсәң дә, физик талчыгу аңны да томалый бит ул. Борчылырга ашыкма син. Бер-ике атна ял иткәч барысы да җайланыр.

– Ә җайланмаса?

– Вакытыннан алда куркуга бирелмә инде, – дип шелтәләде Джон. – Әле бит кайтканыңа бер көн дә юк. Ә син барысын да тиз генә үзгәртмәкче буласың, ашыктырасың... Алай ярамый инде... Болай паникага бирелсәң, ялың да ял булмас.

Джон дөрес әйтә иде. Илнур үзен кулга алырга тырышты.

– Әйдә, кофе эчеп алабыз.

– Рәхмәт, Илнур, башка вакытта, – дип, Джон күтәреп килгән әйберләрен бүлмәгә алып керде.

– Менә мин нәрсәләр китердем!

– Нәрсәләр?

Джон чехолны ачты да өр-яңа Hatsan Escort PS винтовкасын тартып чыгарды. Илнурга бу мылтык таныш иде, авылдагы аучы туганының да нәкъ шундый коралы бар. Илнур аннан әйбәт кенә ата белә, гомумән, ул әйбәт ата иде. Ләкин Джон каян белгән? Ник алып килгән ул моны? Хәер... Менә бит исенә төшә башлады. Коллекторлар белән интеккән вакытта пистолетмы, автоматмы сораган иде егет.

– Нәрсә, аптырап калдың, әллә монысын да хәтерләмисеңме?

– Хәтерлим... – Илнур мылтыкны кулына алды. – Монысын хәтерлим.

Джон катыргы тартмаларны тумбочкага куйды:

– Болары патроннары.

Илнур мылтыкны уйнатып, аткан хәрәкәтләр ясады да тумбочкадан биш патрон алып, бер-бер артлы мылтык эченә озатты.

– Корылган килеш торсын, – дип елмайды ул, предохранитель төймәсенә басып. – Дөнья хәлен белеп булмый. Һәм мылтыкны да, патроннарны да шкаф эчендәге сейфка урнаштырып бикләп куйды.

– Рәхмәт сиңа, Джон! Күпме тиеш булам?

Джон көлеп җибәрде:

– Моның бәясе – әйтеп бетергесез. Чөнки әле аның менә бу нәрсәсе дә бар.

– Нәрсәсе?

Джон аңа кәгазьләр сузды:

– Документлары, – диде ул корал сыман салкын тавыш белән. – Лицензия, паспорт, һәм башкалар.

Кыскасы, бу документларың яныңда булса, син урам буйлап мылтык болгап йөри аласың. Документларны караган саен Илнурның йөзендәге елмаю яктырак балкыды. Монда барысы да әзер, хәтта аның корал тотарга өйрәнү буенча курсларда укуы турында да таныклык бар иде. Шайтан алгыры! Бу Джонның кулыннан килмәгән берәр эш бар микән? Менә бит... Бөтенесен җиренә җиткереп куйган.

– Рәхмәт, Джон! – дип кочаклап алды аны егет. – Мең рәхмәт!

– Әйбәт кешеләр бер-берсенә ярдәм итәргә тиеш, – дип елмайды Джон. – Без бит туганнар!

– Әйе, туганнар, – дип җөпләде Илнур һәм күңеленең кайсыдыр почмагында бу сүзнең яшерен сыман мәгънәсе дә ишетелеп киткәндәй булды. Бер генә мизгелгә. Илнур аны тотып өлгерәлмәде, әмма күңелендә ниндидер эзе калды.

Джон ишеккә атлады:

– Ярый, күрешербез әле, – диде ул, саубуллашырга кулын сузып, – әлегә эшләрем күп, озаклый алмыйм. Ә син ял ит.

Джонны озаткач, Илнур мылтыкны сейфтан алып, әйләндереп-тулгандырып торды. Яхшы нәрсә инде бу! Бәлки, авылга кайтып, ауга чыгып караргадыр? Җәнлек-җанвар атмыйча, калай тәлинкәләрне, су балоннарын гына кыйратып кайтсаң да, ярар иде, урман буенда йөрүнең, яшеллек арасында булуның үзгә бер шифасы бар аның. Җәяүли-җәяүли, аякларың мамыкка әйләнеп бетсә дә, күңелең ял итә. Болай дип уйлауга аяк буыннары үпкәләгәндәй тартышып куйды, тәнендәге авыртулар үзен сиздерде. Ярый, әлегә физик көчәнүләрдән тыелып торырга туры килер.

Мылтыкны урынына куйгач, Илнур кофе кайнатып эчте дә, нәрсәгә тотынырга белмичә аптырабрак торганнан соң, телефонын актарырга кереште. Шалтыратучылар, хәбәр җибәрүчеләр хәтсез генә иде. Аларны бер арада иркенләп карап чыгарга кирәк булыр. Ул үзе дә сизмәстән фотоларны актара башлады һәм Ләйлә белән икесе йөргән мизгелләргә тукталып калды. Күңелендә якты хисләр кабынды. Хәтта кочаклашмыйча-нитмичә, янәшә генә басып төшкән сурәтләрендә дә алардан сафлык, яктылык, мәхәббәт бөркелеп тора. Икесе дә ихлас, карашлары бер ноктага төбәлгән. Беркадәр вакыт узуга бер-берсен ташлап китәчәкләр, дип, беркем дә уйларлык түгел. Гомерләренең азагына тиклем шулай матур пар булып калырлар, мәхәббәттә, татулыкта яшәп, бәхетле балалар үстерерләр, хәтта әҗәлләре дә бер көнне, бер сәгатьтә килер шикелле.

Күрешергә кирәк. Аңлашырга. Хәтта Денис куенында булуы да артык әһәмиятле түгел бугай. Ярату бар икән, барысы да җайланыр. Ә Илнур аны һаман ярата. Кешеләр хәтта ирдән аерылган, бүтәннән бала тапкан хатынга да өйләнәләр. Һәм бер дигән итеп яшиләр. Әгәр кеше бер тапкыр хаталанган икән, бу мәңге кичермәслек хәл түгел. Илнурның тормышы җайланды хәзер, ул бүгеннән өйләнергә әзер. Ләйлә каршы килмәсә, әлбәттә. Ә каршы килсә? Монда инде берни дә эшләп булмый. Аның фикерен хөрмәт итәргә һәм үз язмышың белән килешергә генә кала. Яраткан кешеңнең тормышын боза алмыйсың бит инде. Күрешергә кирәк. 

21

– Син мине аңларга тырыш, – диде Ләйлә хис-тойгылар турында сүз чыгуга ук һәм Илнурның күзләренә текәлде. – Аңлый аласың икән – рәхмәтле булырмын, юк икән – үзең кара...

Илнурның йөрәге жу итеп куйды. Ул инде сөйләшүнең ничек тәмамланачагын чамалый иде. Хет хәзер үк борылып кит, әмма соңыннан күңелеңне үкенечләр тырнамасын, ялган өметләр белән кабынырга, азактан үкенергә туры килмәсен өчен барысын да ачыкларга кирәк.

– Менә минем әти белән әни, – дип дәвам итте Ләйлә, – бер-берсен яратып өйләнешкән. Яратышып яшәделәр дә бугай. Әмма алар арасында да еш кына тавыш чыга һәм моның сәбәбе акча җиткерә алмау иде. Көне-төне эшлиләр, казганалар, ә акча җитми, аңлыйсыңмы?

– Һе, – дип куйды Илнур, аның елмаясы килгән иде, тик елмаю килеп чыкмады. – Аңлыйм, әлбәттә. Безнең үзебездә дә шундый ук хәл.

Алар үзләренең йорты белән мәктәп арасындагы парк эскәмиясендә утыралар иде. Бу элек аларның яраткан урыны иде, якында гына атынгычлар, таганнар, арырак китсәң – карусель. Элек алар эңгер төшкәч, шунда атыналар, әйләнәләр, көлешә-көлешә мәш киләләр иде. Ул чакларда әти-әниләренең ярлылыгы да, үзләренең кесәсе буш булу да борчымый, алар болай да бәхетле иде. Хәзер менә...

– Ә хәзер менә күз алдыңа китереп кара, – Ләйлә бераз тынып торды да дәвам итте, – әгәр әни берәр баерак егетне сайлаган булса, һич югында икесенең берсе бәхетле булыр иде. Бу тиклем үк интекмәсләр иде.

Илнур көлеп җибәрде:

– Ул чагында бу дөньяга син түгел, ә бүтән кеше туган булыр иде. – Кем белә? – дип, иңнәрен сикертте Ләйлә. – Тик бу бүтән мәсьәлә... Синең белән тормыш корсак, без дә шулай булачакбыз. Ә ярлылык, җитмәүчәнлек мәхәббәтне сүрелдерә ул. Без икебез ике якта акча дип чабачакбыз, ә аралар суыначак.

– Шул гынамы?

– Гына түгел. – Ләйлә җитдилеген җуймады. – Менә син икебез йөргән вакытларны күз алдыңа китер. Инстаграмга гына күз сал... Минем яшьтәге кызларның барысы да диярлек матур күлмәкләрен киеп төшкән фотоларын куя. Көн саен яңа кием. Йә диңгез буенда ял итә, йә чит илләрдә, һич югында үзебезнең берәр ял йортында. Затлы рестораннарда кәеф-сафа корып утыралар. Егетләре белән! Шайтан алгыры!

Нәрсәгә алданып йөрде икән Илнур, ник аз гына игътибарлырак булмады икән? Югыйсә берәр ресторанга кереп утырырга да, ял итеп кайтырга да җай таба алыр иде бит инде. Юк! Сөйгәне аны-моны сиздермәгәч, ул аны болай да бәхетле дип уйлады.

– Мин әйбәт урынга эшкә кердем, – дип акланды ул. – Хәрби төзелешкә. Акчаны анда әйбәт түлиләр, без интекмәячәкбез. Ләйлә аңа сынаулы караш ташлады.

– Хәрби төзелешкә? – Ул елмайгандай итте, тик бу елмаюда астан кисә торган ниндидер үткенлек бар иде. – Әйбәт түлиләр! Котлыйм, димәк өстеңдәге затлы костюмыңны прокатка алмагансың. Ә машинаң... Ә фатирың кайда? Ник без затлы ресторанда түгел, ә паркта сөйләшеп утырабыз? Ярый инде, паркта очрашабыз дип үзем әйттем, үзебезнең мәктәптә практика узам бит, әмма син ресторанга алып китәргә дә мөмкин идең...

Бу сүзләр, шаян чаялык белән әйтелмәсә, Илнурның йөрәген теләргә дә мөмкин иде. Тик егет тыныч калды. Бәлки, моңа матди хәленең чынлап та яхшыруы да сәбәпчедер инде.

– Киттек ресторанга, – дип елмайды ул. – Кая барырга телисең? Ләйлә чәчен төзәтеп куйды:

– Рәхмәт. Андый мохтаҗлык юк. Денис та тиздән киләчәк.

– Яратасыңмы соң?

Ләйлә дертләп китте:

– Синеме? – Күзләрендә очкын кабынды. Тик ул үзен тиз кулга алды. – Илнур, син һаман аңламыйсың... Хәзер хис-тойгыларга бирелә торган заман түгел. Без кечкенәдән дуслар булып, бергә үстек, үсмер чакны, яшьлек иртәсен бергә каршыладык. Без бәхетле булдык. Ләкин... Без хәзер олы тормышка аяк басабыз. Ә анда хисләргә урын юк. Тормышыңны яхшы итеп көйлим дисәң, хис түгел, ә аек акыл, исәп-хисап алдан йөрергә тиеш. Заманы шундый.

Илнур аның сүзләрен нәрсә дип тә кире кага алмады. Кире каккан очракта да Ләйләне үзгәртү мөмкин түгел иде инде, ул үз карарында нык тора һәм аны ачыктан-ачык белдерә. Шулай да егет:

– Заманны без ясыйбыз, – дигән булды.

– Бу заманны акча ясый, – дип төзәтте Ләйлә. – Ул идарә итә. Бер мәлгә тынлык урнашты. Илнур үзен матур гына атлап барган җирдән таш стенага килеп бәрелгән кеше кебек тойды. Бөтен ягында да таш стена иде, бер яктан да бәреп чыгарлык түгел. Шулай да ул сүз әйтерлек көч тапты.

– Димәк, синең күңелдә миңа карата бернинди дә хис юк?

Ләйлә бер мәлгә тынып торды да бөтен гәүдәсе белән егет ягына борылды. Аның куенына ташланырдай булып укталып куйды, әмма тыелып калды, бары тик күзләрендәге татлы газап белән үрелгән нур гына озак сүрелде. Бугазындагы төерне йотып куйды да:

– Бар, Илнур, – диде һәм хәлиткеч алышка әзерләнгәндәй тынып торды. – Дуслык та, туганлык та... Мәхәббәт тә... Мәхәббәтен күңелнең иң төбенә яшердем инде. Син аны казып чыгартырга тырышма, яме. Югыйсә миңа бик кыен булачак. Ә дуслык һәм туганлык... Алар һәрвакыт әзер. Нинди генә авырлыкка төшсәң дә, хәбәр ит – мин иң беренче килеп җитәчәкмен.

Беренче мизгелдә үзен мәхәббәт давылына уралгандай тойса да, Ләйләне кинәт кочаклап алырга, иреннәрен эзләп табарга, иркәләргә-назларга теләсә дә, Илнур тыелып кала алды. Яраткан кешеңнең йомшаклыгыннан файдаланырга ярамый иде. Ул сабырлыгын җуймаска тырышты. Аңлашырга дип килде, аңлаштылар. Ләйләнең үз язмышын сайлау хокукы бар һәм аны хөрмәт итәргә кирәк. Кыз да боргаланып-сыргаланып тормады бит,  ачыктан-ачык, ихлас күңеленнән әйтеп бирде. Аның бу сыйфаты үзе генә дә ихтирамга лаек иде.

– Яхшы, – диде ул, тавышы моңсурак чыкты һәм тирән көрсенеп куйды да ныклырак булырга тырышып дәвам итте. – Яхшы. Туганнар булып калыйк. Туганнар сүзен әйткәндә, тагын күңелендә нидер кыбырдап алды, тик әле аның кайгысы түгел иде. Һәм Илнур дәвам итте:

– Нинди генә авырлыкка төшсәң дә, син дә хәбәр бир. Мин синең иң беренче туганың.

Тын калдылар.

– Ә мин сине башкача борчымам. Үзең сайлаган юлда бәхетле бул.

– Сиңа да бәхет телим, – дип, урыныннан кузгалды Ләйлә. – Бу безнең соңгы очрашу булсын...

Илнур да кузгалды.

– Соңгы тапкыр бер кочаклашыйк инде... – дип, колачын җәйде ул. – Туганнарча гына булса да.

– Туганнарча... – диде Ләйлә һәм Илнурга сыенды.

– Юк, сөйгән ярларча. Әмма соңгы тапкыр.

Сөйгән ярыңны кабат куеныңда тою шулкадәр ләззәт иде. Илнурның бөтен күзәнәкләре сөю дулкынына, мәхәббәт назына күмелде, бу халәтнең соңгы тапкыр икәнен белгәнгә күрә аерыласы килмәде. Ләйлә читкәрәк тайпылса да, Илнур аны ычкындырырга теләмәде...

– Әй, сез!.. – дигән тавыш ишетелде. – Ләйлә!

Ләйлә коты алынып, Илнурның куеныннан арынды һәм гаепле кыяфәттә басып калды. Эскәмия янында Денис басып тора иде. Илнур аңа каршы атлады:

– Денис, син онытмаган булсаң, Ләйлә минем яратканым иде, – диде ул тыныч кына. – Без теге вакытта кинәт аерылыштык, аңлашалмый калдык. Ул сиңа мөкиббән китте.

– Әлбәттә, шулай булырга тиеш иде, – дип батырланды Денис. – Тик әле нигә кочаклашып торасыз?

Илнур елмайгандай итте:

– Без аңлаштык. – Ул бер мәлгә тынып калды, Денисның йөзеннән кара шәүлә үтте, тик егет аңа борчылырга ирек бирмәде. – Без аңлаштык. Ул сине сайлады. Денис бераз тынып торды да тавышын күтәрә биреп:

– Син болай кыланырга тиеш түгел идең, – дип, телефонына үрелде һәм нәрсәдер баскалаганнан соң дәвам итте: – Бу сөйләшүдә мин дә катнашырга тиеш идем. Ә хәзер... Син мине рәнҗеттең. Абруемны төшерергә тырыштың. Җавап бирергә туры киләчәк.

Илнур аңа кулын бирде:

– Бу безнең соңгы очрашу иде, – диде ул, ягымлырак булырга тырышып. – Син мине башкача беркайчан да күрмәячәксең. Мин сезне бүтән борчымаячакмын.

Денис аның килешергә сузылган кулын игътибарсыз калдырды:

– Әлбәттә, борчымаячаксың, – дип ыржайды ул. – Ә монысы өчен җавап бирергә туры килер. Хөрмәтле кешенең абруен төшерү – яхшы түгел.

Илнур сабыр булырга тырышты, әмма җавапсыз кала алмады:

– Минем алда синең абруең юк, – диде ул. – Ә булмаган нәрсәне күтәреп тә, төшереп тә булмый.

Һәм борылып китеп барды:

– Хуш, Ләйлә!

– Хуш! – Кунакларны каршыларга җыен, – дип калды Денис аның артыннан һәм Ләйләгә боерды:

– Ә син... Марш, машинага!

Бик теләсә дә, каршы торалмаслык әллә нинди көчләр мәҗбүр итәргә тырышса да, Илнур артына борылып карамады. Хәзер аңа артка борылырга түгел, алга барырга һәм үз өлеше белән килешеп яшәргә кирәк иде.

Агачлык куерганрак урынга җитүгә кемнеңдер тавышы ишетелде:

– Әй!

Илнур тавыш ягына күз салды. Озын таза гәүдәле егет тора иде. Ул арада моның иптәшләре дә чыкты һәм уратып алдылар. Егетләрнең басып торуына карап та аларның спорт, аның да сугышчан төре белән шөгыльләнүләре сизелә иде.

– Ә ихтирамлы кешеләрнең хатыны белән очрашырга ярамый, – диде беренче булып Илнурны сәламләгәне. – Моның өчен җәза каралган.

Денис бая телефон төймәсенә баскалый иде. Тиз, шайтан алгыры. Өстәвенә, элекке шикелле җебек нәрсәләр түгел, берсеннән-берсе таза, чын сугышчылар. Бишәү. Болардан котылам дисәң, йөгереп кенә качып буладыр. Тик ни өчендер ул йөгерергә ашыкмады. Алда торган егет ашыкмыйча гына якынайды да аягын күтәрде... Илнур аның аягы җирдән аерылу белән сул аягының кыры белән туктатты да ниндидер гади дә, көчле дә алым кулланды. Һәм икенче мизгелдә артында торган егеткә сикерде... Шул рәвешле, берничә секунд арасында биш әзмәвернең бишесен дә җиргә сылап, һуштан яздырды. Бер мәл аптырап карап торды. Аннан соң иелеп, һәркайсын тикшереп чыкты, сулышлары бар, йөрәкләре тибә иде. Һәм тиз-тиз атлап, ары китте.

Үзенең уңышына ул үзе дә аптырый иде. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 12,2022

Фото: unsplash

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев