ТИК СИН ГЕНӘ (повесть)

Автордан

Әсәрдәге барлык вакыйгалар, күренешләр, персонажлар, фактлар уйлап чыгарылган һәм аларның чынбарлык белән бер уртаклыгы да юк. Һәртөрле охшашлыклар, тап килүләр – очраклылык һәм алар беркемнең дә намусына тап төшерергә тиеш түгел.

Болай дип кисәтү дөрес. Ләкин әсәрне укыганда син, даими укучым, барыбер, тормышыбыздагы фаҗигаләрнең берсен искә төшерәчәксең. Котылгысыз рәвештә. Һәм син хаклы. Бу әсәргә нәкъ шул вакыйга этәргеч бирде.

Мин андый фаҗигаләрнең беркайчан да булмавын телим. Шуңа күрә әсәремдә «альтернатив тарих» тудырырга теләдем. Бу бер җирлексез түгел. Хәтта ниндидер көчләр тарафыннан эшкәртелеп, котылгысыз хәлгә калган очракта да кеше үзен хәтәр адымнардан саклау өчен көрәшә ала. Җиңеп чыгамы ул, җиңеләме – анысы башка мәсьәлә. Көрәшкә алынуы мөһим. Бу очракта аның җиңүенә өмет бар. Җиңү дә бер югалтусыз гына булмаска мөмкин.

Билгеле вакыйганы, билгеле персонажларны хәтерләтсә дә, бу әсәр – альтернатив тарих, димәк, тормышта булган вакыйганы бөтенләй башка яссылыкта күзаллау. «Ә бит шулай да була алыр иде…» дип уфтану. Билгеле бер факт нигезендә уйлап чыгарылган вакыйгалар тезмәсе.

Әсәрне укыганда да, аңа йомгак ясаганда да, шуңа игътибар итәрсең, ашык-пошык хөкем чыгарырга тырышмассың дип өметләнәм.

Ә хәзер без синең белән җитәкләшеп, коточкыч вакыйгалар дөньясына атлыйбыз… 

____________________

 Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан үткәрелгән конкурсның «Повесть» номинациясендә икенче урынны алган әсәр.     

_____________________

 

1

Кызның чәче-башы тузган, кашлары җыерылган, күзләреннән дәһшәтле очкыннар чәчелә иде. Ул нәфрәтле карашын Илнурга кадап, буарга теләгәндәй, ике кулын алга сузып, аның өстенә атлады. Килеп җиттем дигәндә, кулларын төшерде дә сөзәргә әзерләнгән тәкә кыяфәтенә кереп туктап калды.

– Козёл! Урод! – дип сөзеп чыгарды ул. – Кем син? Нигә кысылдың монда?

Илнур бераз аптырап калды.

– Сине яклыйсым килде... Кыз отыры кызды гына.

– Ә син миннән сорадыңмы? – Берничә минут элек кенә ярыйсы ук матур булып күренгән кыз аҗдаһа кыяфәтенә керде. – Ә бәлки, миңа шулай ошыйдыр.

Егет берни дип тә әйтәлмәде. Бу аның өчен бөтенләй көтелмәгән хәл иде. Ит изгелек, көт явызлык дигәне нәкъ шушыдыр инде. Һәм кыз җирдә аунап яткан егетләрнең берсенә чүгәләде:

– Пашка, ничек син?

Тегесе ыңгырашып кына куйды. Кыз аның башыннан сыйпап алды да карашын янә егеткә батырды:

– Нәрсә карап торасың? Шыл моннан! Туктап тор... Әгәр якын арада бу биләмәдән югалмыйсың икән, үзеңне әрвах дип уйла. Ә хәзер... Шайтаныма олак!

Илнур көлемсерәп куйды. Бу – кызык булган өчен түгел, ә дөньяның мәгънәсезлегенә аптыраудан туган көлемсерәү иде. Һәм китәргә ашыкты. Кыз да, кафе артындагы паркның агачлар куерак үскән урынында аунап яткан өч егет тә аңа кызык түгел иде инде.

Ялгышлык килеп чыкты. Ул кызны фаҗигадән араларга теләде, ә чынлыкта... Әллә нинди дөнья бу, шайтан алгыры. Нинди генә игелек эшләргә теләсәң дә, ул һәрвакыт үзеңә каршы кылынган явызлыкка әверелә.

Тәүге карашка бер рәвешле булып күренгән нәрсәләр, асылда, бөтенләй башка төрле булып чыга. Берәр бокал сыра чүмереп уйларын тәртипкә китерү ниятеннән, Илнур кафега атлады. Язгы төн үзенчә матур иде: ягымлы гына җил исеп куя, кошлар сайрый, үлән арасында чикерткәләр чекердиләр, тагын әллә нинди бөҗәкләр җыр суза. Җәй уртасы шикелле. Югыйсә, май башы гына бит әле. Әллә табигать тә бераз саташа инде. Шулайдыр. Бөтен галәм, бар дөнья, һәрбер кеше саташа торгандыр... Ә бәлки алай да түгелдер... Юк, барыбер саташадыр алар. Бу дөньяның нәрсәседер дөрес түгел. Менә ул үзенең унтугыз ел гомере эчендә генә дә... Юк, соңгы берничә елда гына да әллә нәрсәләр күреп бетерде. Һәм бер нәрсәне яхшы аңлады: ул – бу дөньяда беркемгә дә кирәкми торган кеше. Беркемгә дә. Ә бит бала чакта, мәктәп елларында өметләре зур, ышанычы ныклы иде. Ул дөньяда иң бәхетле, иң бай, иң данлыклы кеше булырга тиеш кебек иде. Моның өчен аның бөтен мөмкинлекләре дә бар – ирекле иле, халкы, үзе... Тик институттан куылып, эш эзли башлау белән, ул үзенең кем икәнен тиз төшенде. Ярый, ансы хакында иркенрәк вакытта. Ә монсы. Бүгенге, менә әлеге хәл... 

Парк эчендәге кафеда иптәш егетләре белән сыра чүмергән җиреннән Илнур тәмәке тартырга дип, урамга чыккан иде. Болай, ачыган тәмәжник түгел инде ул, авызына кергәндә генә бераз төтен суырыштыра. Кафe-рестораннарның яки рюмочныйларның да еш кунагы түгел. Әле монда утыруы иптәш егетләреннән азрак акча сорап торып булмасмы дип килүеннән генә иде. Ашыгыч рәвештә акча кирәк – кредитын бераз соңлатты, хәзер коллекторлар тынгы бирми. Менә шул... Иптәшләре кафеда кызлар белән танышып алдылар да Илнур алар янында ялгызы күңелсезләнеп утырырга теләмичә, тәмәке тартырга дип, урамга чыкты. Төнге лампочкалар нурында парк эче матур булып күренә иде. Саф һава. Кеше юк диярлек. Илнур кулындагы тәмәкесен колак артына кыстырып куйды да һава сулап, бераз әйләнеп килергә булды.

Агачлар куерак урынга җиткәч, бераз кысталганын чамалап, йомышын шул агачлар арасында йомышлап чыгарга теләде. Ешлык иде монда, ерактан да, хәтта якындагы сукмактан узып баручы да күрерлек түгел. Хаҗәтен үтәгән арада аларны күреп калды. Һәм эшнең кая таба барганын шундук төшенде. Өч егет бер кызны көчләргә азаплана иде. Икесе ике яктан кулын каерып тоткан, берсе учлары белән кызның авызын каплаган, өченчесе аның итәкләрен күтәреп, ыштанын салдырырга маташа. Кыз чәбәләнә, шыңшый, әмма аның тавышы ерак китәлми, авызы томаланган.

Фаҗига күз алдында иде. Чит-ятларның эшенә тыгылырга яратмаса да, Илнур бу юлы түзә алмады. Бәлки, сыра шаукымы да булгандыр инде бераз. Хәер, алай да түгелдер... Әлеге хәлне күрү белән үзенең Ләйләсен күз алдына китерде. Явыз егетләр кулында чәбәләнүче кыз аның сөйгән ярыдыр шикелле тоелды. Нәкъ шул сәбәпче иде. Ләйлә белән аралары өзелгән булса да... Барыбер... Кемнеңдер яратып йөргән кызы бит инде бу. Кемнеңдер сеңлесе, йә апасы. Кемнеңдер кызы. Һәм аны ниндидер өч егет көчләргә җыена. Әгәр берәү дә ярдәм итми икән, хәзер бу кыз өч егет кулыннан үтәчәк. Коточкыч хәл бит! Һәм Илнур алар янына атлады:

– Әй, братан, тынычлан аз гына. Егетләрнең өчесе дә чиксез гаҗәпләнү белән аңа төбәлде. Кызның ыштан төбен кармалап маташканы:

– Ты чё, мудак, совсем охирел?! – дип, сөзәргә җыенган үгездәй, Илнурга таба атлады. Тик килеп җитү белән сугышырга ашыкмады, егетнең иңеннән тартып, кафе ягына этәрде. – Монда безнең үзебезнең эшләр, братан. Бар, син үз юлыңда бул...

– Кызны җибәрегез, – диде Илнур тыныч кына.

– Син борчылма, братан. Ул үзебезнең кыз.

Илнур бераз аптырап калды. Шунда кызның сүгенгән тавышы ишетелде.

– Ычкын моннан!

Кызның авызын томалап торган егет бу якка атлый иде:

– Нәрсә сөйләшеп торасың, – диде ул иптәшенә. – Бәр дә ек. Теләсә кая борынын тыгып йөрмәс.

Һәм килгән уңайга Илнурның ияк астына төбәп, берне манчымакчы булды. Боксёр, дип уйлады Илнур читкә тайпылган арада. Гади егетләрнең берсе дә болай һөҗүм итми, йә турыдан бәрәләр, йә кырыйдан тарталар, ә килгән уңайга астан бәрү өчен беркадәр әзерлек таләп ителә. Бу егет әзерлекле иде. Тик ул дошманын гына дөрес сайламады. Илнур башын артка алды, һөҗүм итүченең йодрыгы борын очына тия язып узды. Илнур шундук башын ия төшеп, бер адым атлады. Бар авырлыгын алга атлаган аягына күчереп, муен тамырларын катырды. Асылда бу алга атлау түгел, ә сөзү иде. Үзе теләгәнчә үк килеп чыкмады, ул дошманының каш арасына манчырга теләгән иде, авызына туры килде. Тегенең коелган тешләре маңгай тиресен сыдыртты. Илнур аз гына артка чигенде дә терсәге белән егетнең чигәсенә бәрде. Бик дөрес булды, теге ике егет инде аңа һөҗүм итәргә тора иде. Илнур аякларын уйнатып алды. Берничә секундтан соң аларның икесе дә һушсызланып, җиргә ауды.

Илнур сугыша белә иде. Аның әтисе кечкенә чагыннан ук каратист булырга теләгән, ләкин ул чорларда бу тыелган нәрсә булган. Шуңа малаен бәләкәйдән үк кудо секциясенә биргән. Кудо – каратэ, дзюдо, тай боксы нигезендә барлыкка килгән сугыш төре. Аяусыз нәрсә. Тренировкаларда да чынлап сугышасың. Бу төр турында анекдот та бар. Русча инде.

– Нәрсә ул кудо?

– Әгәр сиңа берәрсе бәйләнә икән: «Куда-о?» – дисең дә берне манчыйсың.

Илнур баштагы мәлләрдә бик дәртләнеп шөгыльләнде. Ярышларда катнашып, урыннар да яулады. Тик соңыннан күңеле сүрелде. Бишенче класста укыганда, аңа сигезенче классның ике малае бәйләнде дә сугышып киттеләр... Илнур аяктан екты инде икесен дә, тик берсенең ияге күчкән булып чыкты һәм малайны милициядә исәпкә куйдылар. Илнур хаклы булгандыр инде, бәлки, тик үзенең хаклылыгын гына исбатлый белмәгәндер. Өстәвенә, теге малайның әтисе дә ниндидер зур чиновник булып чыкты... Сүрелде ул шуннан соң ничектер. Хәтта син иң зур җиңүләрне яулап дөньяда бердәнбер булсаң да, тормышта синнән дә көчлерәк кешеләр бар кебек тоелды. Шөгыльләнде, әлбәттә. Үзе дә ярата иде. Мәктәпне бетергәч тә, форма тоту өчен дип, үзаллы маташты әле. Меңәр тапкыр кабатланган алымнар исеңдә кала инде ул. Хәтта үзең аңлап өлгермәсәң дә, мускуллар хәтерли һәм алар нинди очракта ничек хәрәкәт итәргә кирәген беркемнән дә сорап тормый.

Әле дә шулайрак килеп чыкты. Илнур үзенең нәрсә эшләгәнен үзе аңлап өлгергәнче үк, егетләрнең өчесе дә җирдә ята иде. Ә көчләүгә эләгеп, харап була язган кыз бөтен нәфрәтен чәчеп аның өстенә килә:

– Козёл! Урод! Кем син? Нигә кысылдың монда?

Мондый хәлгә калган кыз бала аңа рәхмәт әйтергә тиеш кебек иде. Һич югы иңенә капланып еларга, һич югы... Берни дә әйтеп булмый бугай... Тик ул кыз болай кыланырга тиеш түгел иде. Илнур аның кыланышын аңлап җитәлмәде һәм үзен дә нокаутка китеп, җирдә аунап яткан теге егетләр хәлендә тойды.

Кафега кереп, берәр бокал сыра җибәрергә кирәк. Бергә килгән егетләре дә көтәдер инде... Бәлки. Ишек төбенә җитәрәк телефоны шалтырады. Таныш түгел номер булса да, ул сөйләшү төймәсенә басты һәм үкенеп куйды, тагын шул коллекторлар шалтырата иде.
– Әй, бөҗәк, синең бүгенге көнең дә үтеп китте. Бурычыңны кайчан кайтарасың?

Илнур кинәт кенә нәрсә әйтергә дә белмәде. Тавыш дәвам итте:

– Бөҗәк булсаң да, баш миеңдә сыр калмаса да, син бит яхшы беләсең – алган нәрсәне кайтарып бирергә кирәк. Син аны аңлый алырлык дәрәҗәдәме?

– Пош-шёл ты!.. – Илнур сөйләшүне туктату төймәсенә басты да ишек тоткасына үрелде. 

2

– Сезнең дусларыгыз китте. Рәхим итеп, менә бу урынга утыра аласыз. Сезгә нинди эчемлек кирәк?

Кафеда халык күп, ә официант күрсәткән урын читтә иде. Бик әйбәт, әлегә аның беркем белән дә сөйләшәсе килми. Ресторан хезмәткәренә дә ялкау гына җавап бирде:

– Бер бокал сыра. Немецныкы.

– Ә сыра янына берәр нәрсә теләмисезме?

Теләми иде ул, тик җавапсыз да булмый:

– Кириешки.

Хезмәткәр блокнотына язды да китәргә ашыкты. Мондый хәерче клиент янында озаклап тору аның өчен дә авыр иде бугай. Ул киткәч, Илнур үзе дә җиңел сулап куйды. Аллага шөкер...

Казанда нинди генә кафелар юк инде. Грузин да, әрмән дә, чеченнар да, үзбәкләр дә, хәтта гарәпләр дә үз рестораннарын, кафеларын төзегән. Алар шәһәрнең бөтен почмагында да бар. Бары тик татарныкы гына юк. Бауман урамындагы «Татар ашлары» дигән кафе да хәзер башкача атала икән – Чәй йорты. Якында гына самогон йорты. Бик татарныкы кебек тә түгел инде ул... Хәтта Бауман урамында да татарлык юк...  

Ә бу кафе урысныкы иде. Ничек кенә яманатын таратсак та, урыс ул, барыбер, үзебезнеке инде. Менә рус кешесе белән татарны янәшә бастыр – аерып алалмыйсың. Ул төрек тә, үзбәк тә, башкорт та түгел. Алар әллә кайдан аерылып: «Мин татар түгел!» – дип тора. Урыс үзебезнеке. Кафесы да шулай.

Стеналары агач бүрәнәләрдән, өстәлләр дә әллә имәннән, әллә бүтән авыр агачтан ясалган. Урындыклары да көч-хәл белән генә кузгатмалы. Өстәлләргә зәңгәр җеп белән чигүле ак җәймә җәйгәннәр. Идән уртасында чит-читләре бизәкләнгән кызыл палас. Түшәмендә вак-вак лампочкалар.

Артык әллә нәрсәсе дә юк кебек инде, тик ничектер күңелгә якын булып тоела. Гарәп яки үзбәк кафесына кереп, сыра эчеп утыралмыйсың бит инде. Бу Алланы мыскыл иткән кебек тоела. Ә монда барысы да иркен. Җайлы. Рәхәт. Монда барысы да сыя. Иптәш егетләре китешеп беткән иде. Кызлар эләктергәч, шулай булыр инде, кайсы-кайда барып, үзләре генә калырга омтылырлар. Теләсә, бәлки, Илнур да шулай итәр иде, тик әлегә анда кызлар кайгысы түгел, Ләйләсен һаман оныта алмый, күңеле тулы мәхәббәт кыйпылчыклары. Өстәвенә, коллекторлар... Өстәвенә... Әле генә булган хәл дә тормышындагы гарип күренешләр чылбырының бер боҗрасы булып тоелды.

Илнурга гына шулай туры килде микән, әллә ниндирәк дөнья булды бу – берничек тә җай тапмалы түгел. Ул күңелен һәрвакыт тырмап торган мондый уйларга бирешмәскә тырышты. Бокалын ашыкмый гына суырды, ара-тирә кипкән икмәк капкалап куйды. Берни уйламаска кирәк, уйласаң, әллә нәрсәләргә кереп китәсең дә, яшәвеңнең бер мәгънәсе дә калмаган кебек тоела. Тик уйлары гына үзенә буйсынмады. Торым-торымга теге кызның кыяфәте калкып чыкты:

– Урод! Нигә кысылдың? Кем чакырды сине монда? Синең «ярдәм»еңә кем мохтаҗ иде...

Тормышның төрле мизгелләре була торгандыр инде аның. Тик мондый мизгелне Илнурның күңеле сыйдыра алмый иде. Булмый инде болай. Иң яхшысы, кайтып, үз бүлмәңә кереп бикләнергә дә музыка кушып куярга һәм шуның ләззәтендә йокыга чумарга. Йокы – бәхет, ул тормыштан арынып тору мөмкинлеге бирә.

Бокалының яртысына да төшмәстән, ул кафедан чыгып китте дә баягы парк аша үз өенә ашыкты. Көн бераз салкынайткан иде. Сыра сөреме шушы салкынлыктан туңып, кубып төшкәндәй булды. Уйлар да бер-берсенә ялгана башлады бугай. Ялгышты ул, хата булды барысы да... Беркемгә дә яхшылык эшләргә кирәкми иде... Бер фильм бар бит әле... Зомбилар турында... Ничек аталганын хәтерләми инде Илнур. Анда зомбилар гарип итеп күрсәтелми, барысы да нормаль кеше кыяфәтендә – кайберләре хәтта костюм-галстуктан, үзләрен итагатьле итеп тоталар. Ә иң хәлиткеч мизгелдә, аларның зомби булуы, үз теләкләрен үтәү өчен хәтта кеше ашарга да әзерлеге ачыклана. Бу тормышта да шул ук хәл диярлек. Тыштан караганда, барысы да гадәти кеше шикелле. Ә чынында... Зомби булып чыга... Уйларына бирелеп барганда, колагына таныш тавыш килеп бәрелде:

– Әнә ул! – дип кычкырды хатын-кыз тавышы. – Тотыгыз... Әнә!.. Бу аның үз башында, үз уйларында яңгыраган ялгыш тавыш шикелле иде. Тик алай булып чыкмады... Илнур, нәрсә булды икән дип борылып караганчы, кемдер аның арт чүмеченә ниндидер каты нәрсә белән тондырды. Дөнья йөзеп китте. Илнур беркадәр чайкалып торды да җиргә ауды.

– Коткаручы! – дигән тавышы ишетелде кемнеңдер. – Вәт, менә синең дә чират җитте... Коткаручы...

Әйе шул, ул ниндидер кызны көчләнүдән коткарырга теләгән иде... Тик хаталанган булып чыкты. Беркемне дә коткарырга кирәкми икән... Хәтта ярдәм сорап кычкыручыларны да... Коткарган хәлдә дә бу халыкны, бу илне дәррәү рәвештә коткарырга кирәк. Барысын берьюлы. Ә ул... Һәм менә... Аны инде берәү дә коткармаячак. Ярым һушсыз булып, җиргә егылган егетне берничә кеше аяусыз типкәли... Илнур башын капларга тырышып бөгәрләнеп ятты. Башыңа басып сикерүләре дә бар. Рәхимсез хәзер кешеләр. Тик барыбер тәненең төрле урыннарына эләккән аяк эзләреннән сызлану кала иде. Ерактан ниндидер авазлар ишетелә:

– Һә, коткаручы булырга теләдеңме?...

– Герой буласың килдеме?..

Һәм башта калкып чыккан уйларны да өзәрлек итеп тибәләр. Типсә тимер өзәрлек, дигән сүз бар бугай... Болар уйларны да өзә...

«Герой буласың килдеме?..» Әллә нинди сәер дәвер бу... Батырлык хөрмәттә булырга тиеш бит инде, үз геройларын кешеләр югары бәяләргә, аларга тиңләшергә омтылырга тиешләр. Һәрхәлдә, элек-электән шулай килгән. Ә бүгенге тормышта ниндидер батырлык кылган кешеләргә сантыйга караган кебек карыйлар: акылы аек, психикасы дөрес булса, кеше мондый адымга барырга тиеш түгел, дип уйлыйлар. Хәтта үткән заманнарның каһарманнарын да төрлечә пычратырга, аларның бөеклеген кимчелек итеп күрсәтергә теләүчеләр бар. Намус, гаделлек, кешелеклелек кебек төшенчәләр дә шундый ук хәлдә. Әгәр кем беләндер сөйләшкәндә, бу хакта авыз ачасың икән, ул сине тыңлап та тормый, йогышлы чирең барлыгын белгәндәй, тиз арада китәргә ашыга. Монда да нәкъ теге фильмдагы шикелле: тышы бер төрле, эче – бүтән. Кешеләрнең генә түгел, хис-тойгыларның да, һәртөрле билгеләмәләрнең дә...

Ә аның чынлап та герой буласы килә иде. Үз Ватанын илбасарлардан азат иткән ата-бабаларына тиң егет булырга тели иде. Ил бит инде ул. Илне ирләр якларга тиеш. Халык өчен, илдәге кешеләр өчен ирләр җаваплы булырга тиеш. Тик аның бу теләкләрен уртаклашырга атлыгып торучы юк, шунлыктан җаны телгәләнә һәм тормышның һәр күренеше диярлек җан җәрәхәтенә тоз сипкәндәй тоела иде. 

* * *

Кеше нинди авыр хәлләргә калып, кайларда гына егылса да, аның яклаучы фәрештәсе була, диләр. Аңа да үз фәрештәсе килеп сарыла. Җирдә бөгәрләнеп яткан гәүдәсен канатлары белән каплый да:

– Хәлең ничек синең? – диеп сорый.

– Ыһһы, – дип җавап бирә Илнур һәм керфекләрен күтәреп карый.

Төнге парк караңгылыгын ертып, якты нур булып аның янында фәрештә басып тора. Йөзеннән ягымлылык, наз, ярату бөркелә. Илнурны ышыклар өчен җәелгән канатларыннан якты нур тама.

– Тор, – ди ул. – Монда ятма. Никадәр авыр булса да, торып басарга тырыш. Аунап ятучыларның кадере юк. Хәтта алтын булсалар да.

Илнур торырга маташа. Тик буыннары тотмый. Егыла.

– Син көчле, – дип, дәрт өсти фәрештә. – Син аягыңа басарга тиеш.

Илнур тагын торырга маташа, дүрт аяклап, сабый бала сыман мүкәләп, беркадәр бара, аннан бераз күтәрелә төшеп, аякларына баса да чайкалып тора. Тирә-ягына каранып ала. Нәрсәләр булганын, үзенең ничек шушы хәлгә төшкәнен хәтерләргә тырыша. Төн. Караңгылык. Агачлар. Кошлар тавышы. Кайдадыр якында машиналар шавы ишетелә... Бөтен тәне сызлый. Сулыш алган саен нәрсәдер чәнчеп-чәнчеп куя. Аз гына көчәндергән саен аяк буыннары өзелеп китә... Нәрсә булды соң бу?

– Кыйнадылар сине, – ди фәрештә, аның йөзе күренми, сүзләре ишетелми, ни әйткәнен Илнур сүзсез дә аңлап тора. – Синең яхшылыгыңа кабахәтлек белән җавап бирделәр.

Һәм ул барысын да исенә төшерә. Күңелен чиксез әрнү биләп ала. Ул бит яхшылык эшләргә, кемгәдер ярдәм итәргә теләгән иде. Ләкин аның яхшылыгын кабул итмәделәр... Гомер буе шулай булды бугай. Кабул иткән хәлдә дә гарипләп кабул иттеләр. Әйбәтлеккә урын юк микәнни соң бу дөньяда?

– Кешеләргә беркайчан да яхшылык кылма, – ди фәрештә. – Аларның берсе дә моңа лаек түгел. Хәтта әти-әниең дә.

Аның соңгы сүзе бик сәер булып ишетелә. Әти-әниләргә игелек эшләргә кирәк. Монысы канга сеңгән нәрсә. Шуңа Илнур:

– Кем син? – дип сорарга мәҗбүр була. – Ник алай дисең?

– Мин – синең фәрештәң. Син – минем Аллам.

– Мин Алла түгел.

Фәрештә елмайган кебек итә:

– Син – Алла. Синең кебек әйбәт кешеләрнең барысы да – Алланың бер өлеше, димәк, Алланы бербөтен итүче.

– Ә калганнары? – дип сорый егет, үзе яклашырга теләгән теге кызны күз алдына китереп. – Калганнары кем?

– Алар – чүп.

Ә бәлки чынлап та шулайдыр ул. Үзенә карата кылынган игелекне кабул итә алмаучылар, аңа начарлык белән җавап кайтаручылар, бәлки, чынлап та чүптер... Ләкин фәрештә Илнурга уйланып торырга ирек бирми.

– Син өеңә кайт, – дип таләп итә. – Әле без тагын очрашырбыз. Һәм юкка чыга. 

* * *

Фәрештә юкка чыгу белән Илнурның күз алдында ир-егет гәүдәсе пәйда булды. Кыйналудан томаланган аңы белән егет аның кем икәнен аңлап бетерә алмады. Уртача буйлы. Ныклы гәүдәле. Ул китәргә җыенган җиреннән тукталып, Илнурның чайкалып атлаганын бераз карап торды да кире килеп култыклап алды. Куллары көчле иде.

– Ярый, болай кайтып җитәлмисең инде син. Әйдә, безнең Үзәккә кагылып чыгабыз. Өс-башыңны карарсың, үзеңне тәртипкә китерерсең...

Тавышы баягы фәрештәнеке кебек иде. Шулай да Илнур бер таныш булмаган бу кешегә ияреп, каядыр китәргә теләмәде. Бүген күргән маҗаралары да бик җиткән иде.

– Юк, мин өйгә кайтам, – дип, кырт кисте ул. – Бары тик өйгә генә. Таныш түгел кеше карышмады:

– Яхшы, – диде ул шул ук ягымлы да, таләпчән дә тавыш белән. – Мин сине илтеп куям. Ерак яшисеңме?

Илнур ерак яшәми иде. Шушы паркны чыгып, бераз атларга гына кирәк. Теге егет артык сүзгә бирелмичә генә култыклап, подъезд төбенә кадәр озатып куйды. Һәм түш кесәсеннән алып, визитка сузды:

– Әгәр кирәк булсам, теләсә кайсы вакытта шалтырат, йә үзең килеп чык.

Илнур визитканы алды да бер мәлгә аптырап калды. Ул томанлы аңы белән дә чамалый иде, бүгенге чорда чит-ят кешеләр бер дә юктан гына игелек итми. Димәк, бу адәмгә дә нәрсәдер кирәк.

– Кем син? – диде ул, аны исендә калдырырга тырышкандай, күзләрен кыса биреп. – Нигә миңа ярдәм итәсең?

Тик бернәрсәне дә хәтеренә сеңдерерлек хәлдә түгел иде, шулай да таныш түгел егетнең сизелер-сизелмәс елмаюын күрә алды.

– Әйбәт кешеләр бер-берсенә ярдәм итәргә тиеш, чөнки без шулкадәр аз калдык.

Әлеге сүзләр Илнурның аңына барып җиткәнче беркадәр вакыт узды.

– Шайтан алгыры! Ә син каян беләсең минем әйбәт икәнлекне.

Бу юлы егет кычкырып көлеп җибәрде:

– Бу заманда әйбәт кешеләр һәрвакыт кыйнала... – Һәм кулын сузды. – Мине Джон дип йөртәләр...

– Илнур...

Кул кысыштылар да, Джон китәргә ашыкты:

– Ярый, Илнур, очрашырбыз әле... Ә син шалтырат, йә үзең килеп чык. Ярдәм һәрвакыт булачак.

Ул киткәч, Илнур беркадәр подъезд алдындагы эскәмиядә утырып торды да авыртудан авыр сулый-сулый, чалыш-молыш адымнар белән фатирына атлады. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 11, 2022

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: