Йә, кем кызганыч? (дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

10

...Тыкрыкта ул күгәрек «ашаган» тимер-томыр өеме янында туктап, тезенә таянды. Машина «җәсәде». Кабере җир өстендә. Өч ел буе калдык-постыктан җыйды аны Шамил. Күрәчәгенә җыйды: экспонат кебек иде бу «тимер арба»: авыл урамнарында тузан туздырып йөрүдән гайре ул юньле эшкә ярамады, чөнки учётка куелмаган, маңгаена дәүләт номеры сугылмаган иде. Энекәше белән укырга киткәндә, «экспонат» капка төбендә моңаеп калды. Энекәш... Ә бит Казанда Җәмил белән аралар җылынды. Энесе – төзелеш, ә Шамил авыл хуҗалыгы институтында укыды. Шәһәрдә «калай әтәч»нең кикриген тиз шиңдерделәр, ул авылдагы гадәтен куып, йодрык уйнатырга тотынган иде дә, кала бандитлары бер генә сызгырды, таракан кебек, ярыкка посты иркә төпчек. Ләкин Җәмил аңа гына хас яңа «һөнәр» үзләштерде: кәкре каенга терәтү. Берсендә ул җүн генә бәягә Мәскәүдән ислемайлар китертәм, танышым поезд белән озата дип, Шамилләр төркемендәге кызлардан акча суырган. Тот капчыгыңны, ислемайның ни ислесе, ни сасысы юк! Азык-төлек базасында төнге каравылда торган абый кеше түләде аның өчен. «Ярты гына бәясенә авылдан бозау ите алып киләм», – дип, тулай торак комендантын алдагач та, Шамилнең кесәсе бушады. Энекәш белән шактый чиләнде ул. «Үзең акча эшлә!» – дип, базага сакка урнаштырган иде, төнлә дүрт тартма (һәрберсендә егермешәр данә!) шоколад «аякланды»: итәк астыннан гына пистолет юнәткән база директоры аны чүт кенә атып үтермәде. Ни хикмәттер, әллә ни укып кинәндермәгән карак студентны факультет деканы (фамилиясе дә мәзәк – Йомычкаев) группа старостасы итеп сайлаттырган. Җәмил кемгә ялагайланырга белә, бу мәсьәләдә ул искиткеч талантлы иде. Хәер, энекәш үзе дә яшермәде, Йомычканың атасы Биектауда такта ярдырта, мин – авыл баласы, әйдәгез, ялларда аңа булышам дидем, ди. И, сөенде, ди, Йомычка! Энекәше умырып эшләсә, кояш ярты төндә генә баер иде. Тиздән аның декан атасы табасында нинди борчак куыруы ачыкланды. Җәйге каникулларда студентлар төрле якларга таралышты. Дүртенче курсны тәмамлаган Хафиз малайларының исә уртак тукталышы авыл иде.

– Син автобус белән кайт, мин йөк машинасы ялладым, – диде Җәмил.

Мөгаен, районнан килгән берәр шофёр белән сөйләшкәндер дип уйлады Шамил. Телгә оста, сусыз юындыра. Кичкә табан турда машина кычкыртты. Әрҗәсенә такта төягән! Аталары шатлыгыннан аксак аягында «биеде».

– Йорт җанлы бала шул, вәт маладис, улым. Абыең ике кулын селкеп кайтканда, ишегалдын тутырып, сап-сары такта аудардың. Как раз идән җәярбез, өйалдын тышларбыз, тишегеннән җил өрә әтү.

– Тиясе булма! Минеке болар! – «Йорт җанлы бала» бугаз киереп, атасына акырды.

– Сатып ал давай, бик кирәк икән!

Әнисе такмаклады:

– Каян бездә акча, улым! Атагызның пужар йортында кәрт суга-суга бармаклары кәкрәйде әнә! Хуҗалыктагы ярлылык күптән инде Шамилнең эчен пошыра, егет бу җәйдә ауган-егылганны рәтләмәкче, ул ике кулын селкеп кайтмады, аның кесәсе матур гына «бүлтәйгән» иде. Җәмил: «Йомычкаев атасы хезмәт хакын такталар белән бәхилләтте», – дип карганса да, абый кеше шикләнде. Бакчада аулакта энекәшенең җилкәсеннән каптырып: – Урладыңмы? – диде.

– Ант, урламадым! Ике күзем чәчрәп аксын, абый. Ышанмасаң, хуҗага шалтырат! Шалтыратмады Шамил, гомерендә беренче тапкыр туганына ышанды.

– Ник сатасың?

– Һе, кызык син! Миңа акча кирәк, абый.

– Бер тактаң күпме?

– Өч йөз тәңкә, абый.

– Мин алам!

– Син? Бетең беләнме?

– Энекәшенең күзендә акча җеннәре пырылдашты. – Ә-ә, син теге каравылда идең бит әле. Югары стипендия дә синең. Давай, сатам! Түлке чыгымнар да синнән, абый. Шофёр бушка төямәде, бушка апкилмәде. Стоп, стоп, абый! Безнең алыш-биреш турында әтиләргә ләм-мим. Такталар миннән, диярбез. – Җәмил шаркылдады. – Мин бит «йорт җанлы бала!»

– Синнән икән, синнән. Монысы вак мәсьәлә, – диде Шамил. Хәзер аның өчен дөнья кочагына да сыймастай бер генә мөһим нәрсә бар, ул да булса – Алсинә иде. Яратудан егетнең аңы томаланды. Югыйсә энесенә карата уяулыкны югалтмаска тиеш иде ул. Егетнең түш кесәсендә көмеш балдак, кич очрашкач, ул аны кызның бармагына кигезеп:

– Миңа кияүгә чык! – диячәк. Тулай торак коменданты аерым бүлмә бирәм, ди. Шамил институтны тәмамлагач янәдән авылга кайтырлар. Алсинә – китапханәче, Шамил – агроном, туган җиреңнең шифалы һавасын сулап яшә дә яшә!
Җәйге төннең гомере – ярты сүәм, таң тиз атты. Икесе дә бәхетле иде. Август азагында никах укытабыз дип вәгъдәләшеп, нибарысы кичкә кадәр генә аерылышкан иде алар. Нибарысы... Күрәчәгеңә ни язса – шуны күрәсең, диләр. Ә Шамил аны үз куллары белән язды, беркем дә аңа карага манып каләм тоттырмады. Капка төбендәге «экспонат»ның фаралары ватылган, капоты тырналган иде. Җәмил эше! Ул котырынып, авыл урамнарыннан куа! Мөгаен, багана «сөзгәндер».

Өйдәгеләр йокламый иде. Өйалды ишеге шар ачык. Тагын нинди чебен тешләгән икән, әтисе ярсый. Әһә, иркә төпчеген сүгә. Ниһаять, аның нинди башкисәр икәненә инанган. Тик талны чыбык килеш бөгәләр. Хәзер ул калынайган, сындыруың ихтимал. Шамил сагайды. Тукта, тукта, атасы төрмә, ди. Менә ул пышылдауга күчте. Әмма барыбер аның һәр сүзе колакка бәрелә иде.

– Җу-ук, Зәйтүнә, минекен төрмәгә яптырмыйм! Синең Минганидән туган көчегеңне утыртсыннар!

– Авызыңнан җил алсын, Хафизулла! Тәки яратмадың шул баланы. Фамилияңне дә митрикәсенә дөрес яздыртмадың ич! Без – Дияров, ә ул берүзе Динаров.

– Чикритар чуваш Әндри хатасы бу, ахмак хатын! Төзәттерергә иде, малаеңны Дияров итәсең килгәч! Баш түбәсеннән үк бозлы су койдылармыни, Шамилнең каны катты. Ул Мингани көчеге? Ничек?

– Уф, Алла бәндәсе. – Әнисе елый иде. – Син бит Минганигә ант иттең, үлгәндә дә, ул серне тишмәм, дидең!

– Ә кем тишә, ди, аңгыра?! Моңарчы минем малай саналды, ары таба да саналыр. Шыпырт син, свиданҗидән кайтса, ишетер тагы. Ишетте Шамил, ишетте. Балачактагы бәнахакка кыйналулар, җәберзолым тикмәгә генә булмаган: кан бүтән, нәсел-ыру бүтән... Кыскасы, ул чит оя кошы. Менә ни өчен үги ата аны каккан-суккан икән. Сулкылдаган әнисе кызганыч иде, бичара олы баласы хакына гомере буе холыксыз иргә түзгән. Хәзер ни-нәрсә үзгәртәсең? «Мин белдем», – дип, Хафизулланы яңаклыйсыңмы? Ә нигә яңакларга?.. Авыл күзендә Шамил ятим түгел, әтиле иде. Олырак малайлар аңа тырнак белән дә чиертмәде: «Моның атасы бар, атасына әләкләр...» Төрмә диләр, төрмә, әллә икәүләшеп саташалармы икән? Егет үзалдына сызгырып, өйгә керде.

– Нишләп йокламыйсыз? Мине көтәсезме соң? – дигән итенде. Ирле-хатынлы гыр-гыр «йокы арканы» ишкән Җәмилнең караваты кырыена чүмәшкән иде, әнкәсе тагын да көчлерәк сулкылдап:

– Без бәлагә тарды-ык! – диде.

– Әйе, бәлагә тардык шул, улым, – дип җөпләде атасы. Беренче тапкыр «улым» диде әти кеше, йомшак итеп әйтте. – Энең өч кешене таптаткан. Җәле, уян, хөрәсән! Тартып-йолкып, Җәмилне уяттылар.

– Бәйләнмәгез! – дип үкерде иркә төпчек. – Йокларга ирек бирегез!

– Йоклама әле, хәсрәт капчыгы, хәлләреңне абыеңа сөйлә! – Атасы Җәмилне ботыннан сөйрәде.

– Сөйлә, диләр!
– Аның нәрсәсен сөйләргә? Тапталдылар өчесе дә. Алар шыр исерек иде. Рульне борып өлгермәдем. Вот сезгә хәлләр! Уяттыгыз, дәҗҗал кавеме!

– Син дә лаякыл исерек идең, җүнсез! Нинди акчага аракы чөмердең? – дия-дия, аталары исән аягы белән идәнгә типте.

– Һы-һы, такта саткан акчага. Иеме, абый.

Энесе, мөгаен, аракы белән акылын да эчкән иде. Өстендә күпме генә җилләнсәләр дә, ул тагын гырылдап йоклап китте.

Йокысы туеп айныганда, иркә төпчек дер-дер калтырана иде.

– Әти, коткар, әни, коткар, – дип, әле әтисен, әле әнисен кочаклап шыңшыгач, Шамилгә төбәлде:

– Бәй, абый, машина синеке бит. Эзләп килсәләр, точно синеке, иеме? Минем баштагы кепка да синеке иде.

– Ә рульдәге куллар синеке, – диде Шамил.

Ул әле күрәчәк дәфтәренең беренче битенә каләмен тидермәгән иде.

– Улым, без баягынак әнкәң белән киңәштек тә... – Ата кеше икенче мәртәбә «улым» дип эндәште. Аның тавышы да, кыяфәте дә мескен иде. – Ул өч сәрхуш алай хәтәр изелмәгәннәр, исерекнең гәүдәсе камырга әйләнә, шуңа бук та булмый аңа. Әгәр-мәгәр милиция тикшерсә, машинада мин идем диярсең, улым. (Өченче тапкыр «улым!») Тәгәрмәч астына керделәр дип, үзләрен гаепләрсең. Эшне судка җиткермәсләр, улым. (Дүртенче тапкыр «улым!») Тәртибең яхшы, авылда да Хафизулланың олы малае акыллы, диләр. Ә син, – атасы Җәмилнең аркасыннан шапылдатты, – син, хәсрәт капчыгы, шайтан суы белән тамак чылатасыңмы, йә? Биз ул начар гадәтеңнән! Син нәчәлник буласы кеше, зур урыннарда эшлисе кеше. Шамилгә кызык та, кызганыч та иде. Үзенең туган әтисе орышканда, аны да каз мамыгы белән генә сыпырыр идеме икән? Бил каешын чишмичә генә. Бәлки. Ә бит әнисе аныкы. Нишләп ул авызына су капты? Киңәшкәннәр, имеш, хөкемдарлар! Ак эт бәласе – кара эткә икән. Егет кистереп:

– Ялганыгызга мине катыштырмагыз, закон каршында төпчегегез үзе җавап тотсын, – диде.

Атасы сүгенә-сүгенә ат җикте. Аның телендә «олы улы»ның исеме бишкә төрләнде бугай. Алар Җәмил белән озын арбага такта төяделәр. Монысы бик сәер иде.

– Идән такталарын нишләтә болар, әни? Ул безгә бит, – дигәч, адым саен көрсенгән анасы:

– Урман каравылчысы Хәмиткә илтәләр, – диде. – Нишләтсә дә нишләтер, әтиеңнең ниләр исәпләгәне бер Ходайга гына мәгълүм. Сиңа да инде, балам, киреләнмәскә иде. Энеңне кызган әзрәк. Сабыйлыгыннан арыналмый бит ул.

– Нинди сабыйлык, әни! Күсәк сезнең иркә малаегыз, күсәк!

– Син абыйсы, аңа терәк, балам.

– Миңа терәлә-терәлә азынды күсәгегез. Аның Казанда ниләр кыланганы сезгә караңгы шул. Монысында терәмим, аркам юкарды, әни-и!

Иртән генә мескенләнә-мескенләнә, Шамилгә ялварган атасы чыбыркы белән куып яндырган айгырмыни, борын тишегеннән пар бөркеп кайтты да «хәбәр» салды:
– Хәмит урманда идем, ди, фунар белән яктырттым, валлаһи, рульдә олы малаең иде, ди. Без хәзер дүрт шаһит: мин, Җәмил, урман каравылчысы, Зәйтүнә. Тәк ычту, җегет, тегеләрне син таптаткансың.

Шунда әнисе: «Мине шаһит итмәгез!» – диде дә аңын югалтып егылды. Авыл фельдшеры аның йөрәк тибешен тыңлагач:

– Кузгатсак, юлда үләчәк, могҗиза белән терелсә генә, – диде. Төне буе үз-үзен табалап, әнисенең баш очында утырды егет. Нигә ул бу уенга ризалашмады икән? Якын кешесе – әнисе хакына. Нигә? Ул хатасын төзәтергә тиеш иде. Төзәтте, чөнки анасы газизләрдән дә газиз зат иде. Энекәш белән урыннар алышынды. Бирсәләр, шартлы рәвештә бер-ике ел бирерләр, диде. Фаҗига сәбәпчесе – машинаны сүтеп, тимер-томырларны тыкрыкка өйде. Судта «шаһитлар» (әнисеннән гайре) беравыздан аның ничек кешеләр таптатуын, ничек урманга качуын тәфсилләп сөйләгәндә, күз алдында һаман бер күренеш иде. Авылдан олы юлга хәтле дүрт чакрым. Әнә, Алсинә милиция машинасы артыннан йөгерә, йөгерә, йөгерә... Әз генә аякларын кызулатса, ара якынаячак. Ә менә елларны ул мәңге куып тоталмас: Шамил «таптаткан» егетләрнең өчесе дә хастаханәдә җан тәслим кылган иде.

«Куркыныч җинаятьче» унбиш елга хөкем ителеп, төрмәгә ябылды...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 07, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: