Логотип Казан Утлары
Повесть

Йә, кем кызганыч? (дәвамы)

...Төрмәдән ул өзелеп-өзелеп, хат көтте. Озын-озын хат... «Нахакка ябылдым», – дип язарга тиеш иде Шамил. Әмма кәгазь битендәге өч җөмлә җанын гына өшетте: «Мин вәгъдәсезне кичер. Ялгыз интекмә, бердәнбереңне очратып, кияүгә чык. Соңгы киңәшем шул».

(Башыннан УКЫГЫЗ)

12

«Исемеңне дә Таһирә апагыз куштырды. Тарихын сөйлимме?» Ул чакта кыз Сафина Миннисаның әкиятен тыңлап баш катырмас өчен:

– Сез мине тоткарламагыз әле, унбиш минуттан автобусым кузгала, – диде.

Мәрхүмә апасын тәрбияләп, «мәңгелек йорты»на озаткан кортка белән күрешү бернинди нәтиҗә бирмәде. «Яшел эшләпә» аны янәдән вокзалга илткәндә, һаман үзенекен тәтелдәде:

– Син Таһирә Җамаловнаның варисы. Коттедж синеке, акчалар синеке. Кайчан бөтенләйгә киләсең?

– Беркайчан да!

– Абау Аллам, киренең дә киресе икән син.

– Исән вакытында чакырсын иде апа!

– Үләм дисә, знамы, хушлашырга дәшәр ие. Ул йөзгә кадәр яшәмәкче иде, юбилеена күлмәк тектертте хәтта. Нотариус китертеп, мал-мөлкәтен сиңа яздыруын да: «Бер эшем бетә торсын», – диде.

– Рас сез аны тәрбияләгәнсез икән, нишләп ул барсын да сезгә бүләк итмәде?

– И-и, кызкаем, миңа ниемә аның байлыгы? Нәфес котыртыпмы? Аллам сакласын! Шөкер, өем менә дигән, шөкер, балаларым йортлы-җирле.

Алсинә дә бай туганының дәүләтенә ымсынмады. Парын җуйган аккошка нәрсәгә ул? Итәгең тулы алтын-көмешкә карап, бәхетнең кителгән китеге ямалмый! Шамил аның дөньясын кара пәрдә белән чолмады. Гүя төнлә күктә ай-йолдыз, көндез кояш сүнде... Олы юлга хәтле милиция машинасы артыннан йөгерде кыз. Егылды – басты, егылды – басты, ташка сыдырылып, тезе канады, тузан, күз яшенә буталып, авызына тулды. «Туктагыз, тукта! Ул беркемне дә үтермәде, ул төндә без икәү таң аттырдык! Тукта-а-а-гы-ыз!»

Аның җан авазын җил кырга гына таратты:

– ...а-а-а!

Шамилләрнең капка төбендәге артсыз эскәмиягә килеп төртелде Алсинә. Хафизулла ишегалды себерә иде, әйтерсең, чүп белән олы улының соңгы эзләрен дә себереп түгә. Хуҗа көтелмәгән «кунак»ны себерке очына эләктереп очыртырга теләгәндәй җилләнеп:

– Көш, көш! – диде. – Ни йомыш, Нурихан кызы?

Алсинәгә җебемәскә кирәк иде.
– Җәмилегез өйдәме?

– Ниемә ул сиңа, Нурихан кызы? Абыйсын аздырдың, хәзер, менәтерәк, энесенә ябешәсеңме, кырмавык?

– Синең кабахәт малаеңа нишләп ябешим, ди, мин! Исерек Җәмил таптаткан кеше! Ә сез бер гаепсез Шамилне төрмәгә тыгасыз! Судка үзем шаһит булып барам!

– Һы, бара икән Нурихан кызы. Сиңа кем ышансын! Әптечи! – Хафизулла төчкерде. – Вәт дөрес тә. Сабый төчкереге. Син берәү генә, без – дүртәү, дүрт шаһит. Кемдә көч, җә? Знамы, бездә!

– Белегез, мин Шамил өчен ахыргача көрәшәм

– Көрәш, көрәш, Нурихан кызы. Кылычыңны айка, мылтыктан гөрселдәт! Безгә жәлке түгелме Шамилебез, чәчби? – Жәлке. Ну нишләтик, таптаттым әти, мин бинауат, ди. Уф, улкаем өчен йөрәгем ярыла, уф, – дип, Алдар себеркесенә таянды.

Себерке сабы нәзек иде, шырт итеп сынып, Хафизулла йөзе белән җиргә кадалды. Әллә ничек, бая гына чиксез нәфрәтләнгән кыз аны кызганды: ни дисәң дә ата лабаса, әмма үрмәләп аякланган Хафизулла елан төсле кабыгын тиз салды, аның теле генә «жәлке» ди, ә күзендә ачу һәм мәкер иде:

– Әй, Нурихан кызы, дөнья болгатма, җәме?! Көш-көш моннан! Болай да ябык Шамил әнкәсе Зәйтүнә хәсрәтеннән бетеренеп кечерәйгән иде, менә ул өйдән чыкты, беркавым Ходай язмаган каенана Ходай язмаган килененә карап торгач:

– Син дә безнең ярага тоз сипмә инде, бәбкәм, – диде.

Сибәр иде, валлаһи, учлап-учлап сибәр иде Алсинә, әмма ни Хафизулланың, ни Җәмилнең «ярасы» күренмәде.

Авыл китапханәсенең ишеге кайсы якка ачылганын да белмәгән Алдар төпчеге шул ук кичтә көй чыгарырга көчәнеп, киштәдәге иске гармунны шыгырдатты. Әгәр мәктәп укучылары шаулашып-гөрләшеп китап сайламаса, кыз мөрәвәтсез егетнең күзен тырнап, битен ертыр иде. Ул үзен көчкә тыйды. Җәмил юри гармун күреген тарткалый, балалар гына комачаулый, аның да Алсинәдә «йомышы» бар иде. Ниһаять, бүлмәдә икәү генә калдылар. Кайчакта гаепле кеше беренче һөҗүм итә, шулай ул көрәштә отам дип уйлый. Җәмил бугаз киереп:

– Кызый, карале, ник син әтиләр белән әрепләшәсең? Миңа яла яккан өчен суд юлында йөртсәм, ә, кызый?! – диде.

Алсинә Алдар малаена йөз дә бер төрле сүз әзерләгән иде: «Адәм актыгы, бәдбәхет, хәшәрәт, имансыз...» Тик аларның барысы да йомшак тоелды. Кайда соң ул яшен булып суктырырлык, таш булып тишәрлек, боз булып яварлык каһәрле сүз?! Мөгаен, андый сүз аның күзендә яралгандыр, егет шомайды. Җитмәсә, Алсинә өстәлдәге кайчыга сузылган иде.

– Агач корты! – диде кыз.

– Кем? – диде Җәмил.

– Син! – диде Алсинә. – Син, агач корты, иң асыл агачның бәгырь тамырын кимердең.

– Китап укый-укый миең шулпаланган, ахры, кызый! Нинди корт, ди, мин! Кеше мин, кеше! 

– Юк, син – корт!

– Давай, усалланма! Ахырзаман диярсең! Абыйга «условно» гына чәпиләр, точно! Теге исерекләр үзләре машина астына кергән.

– Чеп-чи ялган! Үзәктәге кафеда әшнәләрең белән син аракы эчтең, син! Шешәдәшләреңне син таптаттың, син!

– Юк, абый дуслары белән сыйланган!

– Үз ялганыңа үзең буылсаң иде ичмасам! Алсинә кайчы алды. Җәмил күкрәген гармун белән каплады:

– Җә, җә, сугышма, пәри зат! Әгәр кияү дип, бик кычынасың икән, мин өйләнәм сиңа. Көзгә хуҗасы пилорамын минем исемгә күчертә. Абзый ушлы, кылый кызын миңа ярәшмәкче. Хәйлә бездә дә бер капчык: күчерсен генә, хуш, кылый, хуш, абзый. Так что, бай ир әзер! Кайчы очлы башы белән егеткә табан очты. ...Иртәгәсен участок милиционеры беркетмә төзеде. Маңгаеннан кан сиптергән Җәмилне авыл фельдшеры хастаханәгә илткән иде. Исән, агач корты, исән.

– Йә, нишлибез, Нәзирова, – диде Заманов.

– Хафизулла абзыйлар үзләре моны зурга җибәрмибез, диләр. Үкенәсеңме?

– Үкенәм!

– Менә яхшы, Нәзирова.

– Әйе, ник шул бәдбәхетне чәнчеп үтермәдем икән дип үкенәм, Заманов абый.

– Алай ярамый, Нәзирова. Җәмил Дияровка рәхмәт, бу фаҗигане купайтмый.

– Купайтыр иде, арты буялган, – диде Алсинә.

– Шамил түгел, Җәмил җинаятьче! Моны мин генә аның күзенә бәреп әйтәм, мин генә! Аяк астында җир убылып йотсын иде кабихне! Йотар да әле, Алла бер суктырыр әле Алдар төпчеген! ...Төрмәдән ул өзелеп-өзелеп, хат көтте. Озын-озын хат... «Нахакка ябылдым», – дип язарга тиеш иде Шамил. Әмма кәгазь битендәге өч җөмлә җанын гына өшетте: «Мин вәгъдәсезне кичер. Ялгыз интекмә, бердәнбереңне очратып, кияүгә чык. Соңгы киңәшем шул». Әй йөрәксенде кыз, әй йөрәксенде. Карагыз, кара, тиз генә чит-ятларның салкын кочагына этәрмәкче икән егет. Нинди шәп «киңәш»!

«Мин сине генә яратам», – дип язды Алсинә, ләкин кызның хис тулы хатлары кире үзенә генә әйләнеп кайтты. Хат ташучы Камәрия:

– Аталарына да сыңар сәлам юк, бүтән төрмәгә озатканнармы икән әллә? – диде.

Бердәнбер таяныч – зур күзле өмет иде. Сынам-сынам дигәндә, ул аны төрледән төрле «вәгъдәләр» белән күмде: «Әнә амнистияләр игълан ителә, Шамилгә дә кагылыр алар... Әнә, тәртибе яхшы тоткыннар срогыннан алда иреккә чыга...» Әмма еллар белән бу өмет төссезләнде. Ә исән кеше өчен тормыш елгасы коточкыч хәлләргә тарганда да, үз җаена ага икән. Үлем генә өтерне сызып, нокта куя. Алсинәнең дә гомер сәгате текелдәгән сыман иде. Яңа клуб төзелгәч, китапханә иркен һәм якты бүлмәгә урнашты. Гөлләргә күмелеп эшлә дә эшлә! Тик күңел үсмәде, күңелне авыр таш бастырган, кузгатса аны бары тик Шамил генә кузгатыр, ә ул юк иде, юк...

Шундый ямансу көннәрнең берсендә телефон шалтырады: Алсинәне Сафина Минниса атлы табышмак Казанга чакырды. Әлеге күрешүдән соң: «Килмим!» дигән иде кыз, китерде ташкала. Менә бүген аның ашаганы – ясмык, йоклаганы – түшәк, ә җанда... җанда дәрья сулары белән дә тутыра алмаслык бушлык.

– Ясмык пеште-е-е! – Минниса тәрәзәдән бизәкле «башы»н сузды.

– Суына-а!

Сафина апайның биш ел элек кигән яшел эшләпәсе тузды, хәзер ул артка чөеп, аллы-гөлле яулыклар бәйли иде. Көненә өчәр мәртәбә бистәнең бер очыннан икенче очына җәяү йөргән бу олы яшьтәге хатынны (карчыкны, билгеле!) башта ук:

– Мин гарип-горабә түгел, үзем җыештырам, үзем пешерәм, – дип, «өй хезмәтчесе» вазифасыннан азат итмәкче иде Алсинә, кая ул, Таһирә Җамаловна: «Сеңелемне ташлама, үзеңне күкләрдән күзләрмен», – дигән, имеш. Әкият, валлаһи! Әйе, әйе, «күзлидер» апасы, ул бит кызга да биотоклары аша исем «куштырган» икән лә. Чү әле, чү, монысы да матур әкият ләбаса. – Хәтерлисеңме, Минниса апа, беренче очрашканда, минем исемем турында нәрсәдер сөйләп көлдермәкче идең. Бая бакчада шул исемә төште.

– И-и, ышанмый берәүсе! Сезнең авылыгыз Җамаловнаның уч төбендә кебек иде, аппагым. Энесенең кызы тууы хәбәре килүгә ул Исламгали бабайны сәфәргә җибәрде. Килеш-килбәте белән Хозыр Ильяска охшаган иде бабай. Ап-ак күлмәк-ыштан, ап-ак сакал. Кулында кәкре таяк, аркасында киндер биштәр. Сезгә керә. Бәрәкалла, Аллаһ сезләрне бала белән бүләкләгән икән, аның аты Алсинә булсын дип, тиз-тиз йортыгыздан чыгып югала. Ничек инде Аллаһ үзе юллаган бу изгенең сүзен аяк астына салып таптыйсың, ди, кушалар сиңа Алсинә дип, аппагым. – «Бизәкле баш» кызга бармак селкеде. – Әйдәле, миннән генә сер җебе тарткалама! Үзең дә күңелеңне ач. Өченче көн үзәк универмагта атыла-бәрелә нинди ир-ат артыннан чаптың, ә? Кемең иде ул, ә? Егетем төрмәдә дигән идең, әллә аны чыгарганнармы? Түлке бигрәк усал сөйләштегез, аппагым.

Бу сорау Алсинәнең йөрәгенә ярамады.

– Ясмык тәмле, син дә аша, Минниса апа. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 07,2021

Фото: pixabay

Теги: проза повесть татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев