Логотип Казан Утлары
Публицистика

2023 елның 1нче яртыеллыгына язылу кампаниясе ачылды!

Хөрмәтле укучым! Милләтебез сагында – туган телебез, туган телебез сагында – матур әдәбиятыбыз, ә әдәбиятыбызның төп барометры булып “КАЗАН УТЛАРЫ” журналы торуын исеңнән чыгарма! Безгә мирас итеп калдырылган милли хәзинәбезне кадерләп саклау, үз нәселебезгә васыять, әманәт итеп калдыру синең кулыңда, синең намусыңда! Аңа языл һәм укы!

Хөрмәтле укучым!

Синең кулда үзенең 100 елын тутырган МИЛЛИ ХӘЗИНӘ, әби-бабайларыбыз яратып, үз итеп укыган “КАЗАН УТЛАРЫ” журналы. Ул Бөек Ватан сугышы елларында да дөнья күрүдән туктамаган. Фронтовик язучыларыбызның җан азыгы, күңел көзгесе булган. Аны кулдан-кулга йөртеп укыганнар. Ул бүген дә классик әдипләребезнең әдәби әсәрләре, иҗат үрнәкләре белән таныштырып бара, яңа, яшь буынны иҗат үрләренә рухландыра. Үз укучыларын әдәбият, сәнгать, иҗтимагый-мәдәни тормышыбыз өлкәсендәге яңалыклар белән таныштыруын дәвам итә. “Казан утлары” сәхифәләре аша укучыларыбыз заманча юмор-сатира, әдипләребез, күренекле шәхесләребезнең тормыш һәм иҗат юлы, яңа табадан төшкән роман, бәян, хикәя, шигырь-поэмалар, публицистик язмалар һәм әлеге әсәрләргә карата тәнкыйтьчеләрнең бәяләмәләре белән танышып бара.

"Сез иң гүзәл кеше икәнсез!" әдәби әсәрләр конкурсында, “Укучыларыбыз иҗаты”,  “Яңа исемнәр” кебек сәхифәләрдә үз иҗат җимешләрең белән синең дә каләм сынау, “Казан утлары” журналының авторы булу мөмкинлегең бар! Матур әдәбият дөньясы сиңа да мәйдан бирә, журнал сәхифәләренең түренә чакыра!

Хөрмәтле укучым! Милләтебез сагында – туган телебез, туган телебез сагында – матур әдәбиятыбыз, ә әдәбиятыбызның төп барометры булып “КАЗАН УТЛАРЫ” журналы торуын исеңнән чыгарма! Безгә мирас итеп калдырылган милли хәзинәбезне кадерләп саклау, үз нәселебезгә васыять, әманәт итеп калдыру синең кулыңда, синең намусыңда! Аңа языл һәм укы!

Журналга 2023 елның беренче  яртыеллыгына  язылу ачык !

Почта России бүлекләрендә язылу өчен индекс: П2365.

Шулай ук "Татмедиа" сайтында онлайн-язылу да каралган  "Татмедиа"

 Безнең почта: kazanutlari@yandex.ru

Безнең сайт: http://kazanutlary.ru/

Вконтактеда: http://vk.com/kazanutlari

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев