Логотип Казан Утлары
Публицистика

Биектәге козгын (дәвамы)

- «Өшетә шул, агай, җылынып китеп булмый... Саташтыра. - Алайса иренмә, торып бераз йөреп ал әле. Тор, Тор! Әйдә аякларыңны яздыр. Айт два... Айт два... - Агай, мин бит кош, айт-двага басарга солдат түгел. - Яшим дисәң, басасың инде, сеңлем!

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

Хәтәр капка

 

Көннәр аязга китте. Тик шималдагы кышкы аязу – тереклек башына. Җилләр Нух капчыгына кереп кача. Болытлар өерләре белән җылы Каф таулары йә Әдрән диңгезе артына шыла.

 

Гөмбәзенә тиклем шыр-ялангач калган җиһанга зәңгәр бушлык туктаусыз зәһәр сулышын өрә. Кояш үзе өши, ай күшегә кебек. Зәмһәрир суык кемлегенә карамый барысын – хайваннарны, кошларны, кешеләрне үз кубызына биетә. Кыш бабай да, Кар кызлары да, хәтта тавык тәпиләре өстендәге ызбада яшәгән Убырлы карчык белән тимердән сарай корган ата тискәре Үлмәсбай да аңардан котыла алмый, өши. Җылыныйм дисәң, утыныңны кызганма, мичеңне дөрләт, тунны яныңда, киез-катаңны җылыда тот. Малахаең тиредән, бияләең җилледән булсын!

Суыктан куркып, Черри да өйдәшенә җылы түшәк әзерләде. Кайдандыр озын йонлы тире кисәкләре күтәреп кайтты: «Өши башласаң, өстеңә ябарбыз». Болардан әллә нинди шомлы исләр бөркелсә дә, кыз карышмады, җылыга тиенеп йокларга күнекте.

- Карасылу, өшисеңме әллә? Бәргәләнәсең, канатыңны биртә күрмә! – Төннәрен, аеруча чатнама суыкларда Черри кызга шулай гел эндәшеп, курчалап торды. Тегесе дә хәзер кыенсынып тормый, өши икән, әйтә: «Өшетә шул, агай, җылынып китеп булмый... Саташтыра.

- Алайса иренмә, торып бераз йөреп ал әле. Тор, Тор! Әйдә аякларыңны яздыр. Айт два... Айт два...

- Агай, мин бит кош, айт-двага басарга солдат түгел.

- Яшим дисәң, басасың инде, сеңлем! Йә, хәзер исән канатың белән кагынып та ал. Күтәр, төшер, күтәр, күтәр, төшер! Менә шулай! Инде башыңны боргала, бер уңга, бер сулга кара! Әйдә, уңга, сулга, уңга, сулга!

Шулай агасының әмере астында байтак вакыт аяк-кул, тән яздыргач, кызның йокысы кача, җылынып китә.

- Инде янә әйбәтләп ят. Тыңла, кызыклар сөйлим. Син попугайның кем икәнен беләсеңме? Кош бу. Әйткәнне отып ала да кабатлап әйтә. «Черри дурак», дисәләр, икенче көнне бу да кычкырачак: «Черри дурак, Черри дурак!»

Попугай безнең телдә тутый кош инде ул. Шуны базардан Сәгыйть исемле сәүдәгәр алып кайта. Бу бик белекле кош булып чыга. Әйткәнне генә кабатламый, үз башы белән дә уйлый белә.

- Кызык! – дип тавыш бирә кыз. – Нәрсә уйлый, шуны сөйлиме? Аны иптәшкә мин дә алыр идем.

- Әйе, сәүдәгәр дә моңа бик ияләшә. Тик хуҗа кеше бит өйдә генә утырмый, сәүдә итә, ерак җирләргә дә киткәли. Мал табарга кирәк, акча эшләргә... Киткәндә, бу тутый кошка әйтеп калдыра: «Өйдә тәртип булсын!»

Озак тора Сәгыйть җәнүбтә. Халык күп, товар үтә. Өендә исә хатыны Хөршидә моны көтә-көтә көтек була. Бер егетне очрата бу, танышалар. Егетнең тел сандугачныкыдай, сайрый да сайрый. Ул төс-баш, кыяфәт, дисеңме – кыскасы, егет асылы. Хөршидәнең бу егетне көн дә күрәсе килә башлый. Әмма тәүге көнне үк моны тутый кош туктата:

- Кая юл тоттың, Хөршидә?!

Ниятен әйткәч, кош хатынга куркыныч хәл сөйли:

- Бар, бар, күрешергә чык! Тик бел, сине анда әлеге яман күрәчәк көтә...

Хөршидә чыкмый, кире борыла. Бу хәл икенче көнне дә, өченче көнне дә кабатлана. Хөршидә тутый кош сөйләгәннәрдән коты алынып, егет янына чыкмый.

Шулай акыллы кош аркасында ул ирен тугрылыклы хатын булып каршылый.

Менә бит, Карасылу, нинди хикмәтләр бар дөньяда. Йә, җылындыңмы?

- Җылындым, агай! Ә соң тутый теге егет хакында Сәгыйтькә берни дә сөйләмәгәнме?

Телендә кызның шул, ә уенда вәсвәсә тибрәнде: «Әллә Черри Кирәмәт егете хакында нидер беләме? Әнисе әйткәнме?» Әмма козгын егетенең җавабы бөтенләй көтелмәгәнчә килеп чыкты:

- Юк, чын дус юк-бар сөйләп, ара бозмас! Инде йокла, тәмле төшләр күр!- дип, Черри кыз өстенә җылы тиреләр яба, тегесе рәхәтләнеп, йокыга тала...

Каты суык төннәрдә үткән оя хәяте бер-берсенә гаҗәп охшаш булып чыкты.

Тышта шарт-шорт килеп нәрсәдер чатный. Мөгаен, агачтыр...

Нигәдер шомланган йокысыз хуҗа тизрәк эндәшүне кирәк таба:

- Карасылу, өшемисеңдер бит?

- Өшетә шул...

- Алайса, тор әле, бераз йөр, тәнеңне яздыр. Айт два... Айт два!

Сеңел агасы кушканнарның барысын да карышмыйча үтәгәч, җылынып китә һәм янә түшәгенә башын төртә.​​​​​- Тыңлыйсыңмы, мин сиңа тагын бер нәрсә сүлим... Безнең нәселдә Сүвәр атлы бер козгын булган. Дәү, көчле. Мосафир канатлылар җәнүбкә китә башлагач, бу да туган-тумачага әйткән: «Мин кемнән ким? Мин дә китәм, дөнья күрәм. Ошаса, калырмын да әле, бәхил булыгыз!»

Җәнүб ошаган Сүвәргә. Җылы, азык мул, борчу аз. Анда бәбкә чыгармыйлар бит. Тик бер нәрсә кәефен кырган безнең козгынның. Бөтен нәрсә өчен түләргә кирәк икән. Азык өчен, ятак өчен, күңел ачар өчен. Килүчеләр хезмәткә яллана да шуннан килгән акча исәбенә көн күрә. Сатучы, урам себерүче, бакча караучы... Ә Сүвәр ялланырга хурланган. «Мин үземчә яшим!» дип, тау башына күтәрелергә җыенган.

«Бу хан тавы, монда сиңа менәргә ярамый», – дип, юлын кискәннәр. Урманга юнәлгән, монда да туктатканнар: «Бу солтан урманы, сиңа монда керү тыелган». Шулай болын, кырларга, елга-күл буйларына да үтә алмаган козгын. Җәнүбтә килмешәк икәнен аңлагач, ике дә уйламаган Сүвәр, туган иленә сыпырткан. Арып-талып кайтып егылгач, сөенә-сөенә тәкрарлый ди бу: «Үз илем – үз көнем... Үз илем – үз көнем!

Менә шулай, Карасылу, Сүвәр безнең нәселгә сабак биргән. Җәнүбкә җыенучы юк бездә. Без – җир хуҗасы. Күрәчәгебез ил белән.

- Юк, сеңлем, җәнүбтә миңа ни калган? Мин суыктан курыкмыйм.

- Чынлапмы?

- Юк, тамчы да! Тәңре безгә әмәл биргән. Тәндә май бар безнең. Шул салкыннан саклый, өшетми.

Төшендем... Менә хикмәт нидә!

- Ярар, хәерле төн. Матур төшләр күр!

И Тәңре, кояшлы-айлы, кызгылт шәфәкъле, алсу таңлы, үзалдына чыңлап, зыңлап, яңгырап торган бу челләнең азагы булырмы? Тынны буган һава әгъзаларга гына түгел, инде үзәккә үк үткән

Кымшанырга, йөрергә кодрәт, хәтта уйларлык хәл юк... Черри бирешми, тәнендә мае бар. Шуның өстенә канатлары сау, көчле. Җим табу хәстәре белән иртүк чыгып китә, табышын кайтара да янә канат җилпи һәм бәскә чумып, кичен генә ояга кайтып керә. Арган-талган, табынга күз дә салырга теләмәгән өйдәшне ашарга кыстый: «Менә монысын кап, күр әле, нинди тәмле сервелат, алиһәләр сые – йотып куй!»

Урын-җир хәстәрен күргәч, кыз дертләп куя, башын түшәккә салуын да сизми: йокларга, йокларга! Бөтен нәрсәгә кояшына, аена, һавасына, ашына, хәтта агасына кул селтәп онытылырга, талгын изрәткеч дөньяга төшеп чумарга кирәк!

...Аны кемнеңдер кирәкмәгәнгә әрсезләнеп, сөрән салуы бимазалый:

- Карасылу, өшемисеңме? Туңасыңмы әллә, тор әле, тор!

- Юк, агай, миңа җылы... Мин йоклыйм, миңа тимәгез..

- Тыштагы суык өзлексез гүләү, чатнау булып ояны тибрәтә: «Йокла, бала, йокла! Күзеңне йом, бәү, бәү, бәү!»

- Сеңлем тор, аяклан, тәнеңне яздыр!

- Юк, йоклыйм.

Ниһаять, агасы килеп, иңбашына кагылгач кына, ул йокы исереклеген җиңеп, аягына баса: «Айт два... Айт два». Акрынлап тәне җылына.

- Агай, бүген миңа нәрсә сөйлисең, аяк өсте тыңлыйм

Сеңел, син кемнеңдер әлеге челләдә бәбкә чыгарып ятуына ышанасыңмы?

- Бәбкә?! Булмас, агай... Суык өтә бит аны...

- Була икән шул! Безнең наратлыкта янәшәдә чукырлар бар. Бәләкәй генә, әмма бик елгыр кошчыклар. Үзем дә күрмәсәм, ышанмас идем. Чынлап, сеңел! Җим табу нияте белән нарат кайрысын кузгатып маташам. Күземә бәләкәй генә куыш чалынды. Менә монда мин әйтәм табыш бар. Якын килдем. Тик колакка ниндидер чыр-чу чалынды. Әллә куышта тычканнар инде? Бәбкә тавышына да охшаган. Нәрсә уйларга да белми аптырап торам. Каршыма беркош килеп кунды.

- Нәрсә кирәк сиңа монда, козгын? – ди бу. – Минем оя монда, балаларым, белдеңме? Яхшы чакта ычкынмасаң кардәшләрне чакырам, күзеңне чукырлар.

Аның сугышчан кыяфәтен күреп көлеп җибәрдем

Энекәш, бу куышлыкта синең бәбкәләр чыелдыймыни? Менә могҗиза!

- Сез кышын бәбәй үстерәсезмени?

- Ә ник үстермәскә? – ди бу.Куышым җылы, мамык түшәлгән, җим муеннан! Нарат, чыршы күркәсе белән сыйланабыз бит. Чебен-черки очмагач, чирнең дә нәрсә икәнен белгән юк. Кыскасы, безгә кышын хөррият, козгын!

Чукыр белән без дусларча саубуллаштык. Аннары гел уйлап йөрдем. Гамь кирәк икән җанга.

Якты максат хаҗәт. Шул булса суыкны да, авырлыкны да җиңәсең, хәтта яшәреп тә китәсең әле.

Кыз авыр халәтеннән айнып киткәндәй булды:

- Агай, зинһар, гафу ит. Мине ниндидер таш баскан бит. Алдымда берәр яктылык булса, имгәк хәленә дә төшмәс идем. Миңа чынлап та яңарырга кирәк! Иртәгәсен һава кисәк алмашынды. Кыйбла тарафыннан җылы җил исте. 

Әдрән диңгез өсләрендә изрәп, кызынып яткан болытлар кайтып җиргә ябалак-ябалак кар сипте. Тирә-юньне янә күзләрне иркәләгән тансык манзара ямьләнде. Сындырды көн, сындырды!

- Рөхсәтме? – Ояга тукран кереп басты. Аңа әллә хатыны, әллә кызы ияргән иде. – Котларга кердек.

Сиздегезме, яңаруның хәтәр капкасын үттек бит. Исән-саубыз. Тәңре аяды, мур кырмады. Инде яңасына кердек. Яшибез! – Һәм ул килеп, хуҗаны кочты. – Яңа ел белән, күршеләр!

- Әйдәгез, әйдә Чүкеш абзый, – диде хуҗа.

 

"КУ" 01, 2020

Фото: pixabay

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев