Логотип Казан Утлары
Публицистика

Биектәге козгын (дәвамы)

Өстеңдә зәмһәрир суыклар торып, күз ачкысыз бураннар уласа, җан саклау, исән-имин калудан башка тагын нинди теләк, уй булуы мөмкин? Менә бит нинди авырлыклар кичәсе бар гарип кыз баланың...

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

Янарал планнары

Кор, Кор!..

– Черри, кая, күрсәт фатирчыңны!

Ояга инде аяк баскан әбисе Шәүләне күреп, яшь хуҗа «шап» итеп артына утыра язды. Каян белгән? Ир-ат кебек калын тавышлы һәм талкан коры булып, турыга ярып сала торган кортка аның бу гамәлен өнәмәс, әрләр, мөгаен. Онык үзе барып, хәлне сөйләсә, яхшырак буласы иде дә бит.

– Карасылу, яктыга чык. Менә әбием килгән...

Карга кызы дәшми-тынмый, күзләре зәһәр ялтыраган, башындагы чәчләре инде чалара башлаган козгын карчыгы каршына килеп басты. Тегесе башын боргалап, күзләрен челт-челт итеп бик озак кызга «кадалып» торды. Тик бераздан гына исенә килгән кебек:

– Авыртамы? – диде.

– Канатмы? Ничек кенә авырта! Төннәрен үтә сызлый.

– Авыртса, яхшы! Өмет бар. Әгъза авыртмаса гына – хөрт. Им-томы табылыр.

Бераздан кортка үзалдына гына сөйләнгәндәй өстәп куйды:

«Җирдәге аяк абынса, күктәге канат та биртелә шул... Ярар, терелсәң, инде кабат абынмассың. Сабыр бул, Тәңре ташламасын!»

Шәүлә карчык фатирчы белән сүзне беткәнгә санап, оныгына таба борылды:

– Черри, сиңа әйткәнем бар инде. Тәңре адәми затларның иң асылларын кошлар итеп күккә күтәрә. Синдә, мөгаен, берәр яугир җаны яшәп ятадыр. Солдат кына түгел, әфисәр-мазар, хәтта янаралныкы ук түгел микән әле? Бигрәк тәвәккәлсең, бала. Ниятләрең дә каланы алмыш кебек зурдан. Артыңда

гаскәр торамыни?! Изгелекләр эшләп яугир җанын зурласаң, бик шөкер. Рәхмәт кенә әйтәм. Мәгәр киресенчә килеп чыкса, ни эшләрсең? Ит изгелек – көт явызлык бик әче сабак булачак... Тәгаен, синең янарал кыз-хатын белән болай бәйләнмәс

иде. Кыз-хатын – кыска тун, аңардан шайтан да куркып качкан.

Хур булмассыңмы? Ныклап уйладыңмы? Ярар, миннән фатиха, янарал булырга теләгәнсең икән, бул, янарал!

Әби кеше тыштан сабыр, миһербанлы булып калырга тырышса да, эчтән сүрелмәде. Кыстасалар да, сыйларын капмады, хушлашмый-нитми китү ягын карады. Күренеп тора, яратмый инде ул оныкның, үзе әйткәнчә, фатирчы итеп, оясына карга кызын кертүен. Бәлки, булачак оядашы турында аның үз исәбе

бардыр. Сиңа, балакай, парлашу кирәк дип, юкка тукымый бит...

Черригә оясы кысан булып китте. Уйларына киңлек, иркенлек кирәк иде.

Ул ашыгып күккә омтылды. Бүген кояшлы зәңгәр киңлек ифрат тын. Тавыш әсәре чыгарырга сәйяр кошлар да юк.

Китәселәр китеп беткәндер шул. Әнә урман, болыннар, сулар да бушанып, тынычланып калганнар.

«Вак җаннар, юләрләр», дип уйлый козгын китүчеләр хакында. Шул сәфәрләре белән газиз башларына күпме хәсрәт алалар, борчу салалар. Имеш, аларга тагын җәйге ямь, җылы, затлы җим кирәк. Тамак коллары! Шәүлә кортка гаделлек теләсә, Черрины түгел ә иң элек әнә шул китүчеләрне әрләсен.

Чатан Каррул чирле кызын, хатынын ташлап, җәнүбкә сызган ласа... Ә казага тарыганга ярдәм кулы сузган, шайтан белсен, кем? Әллә шөһрәткә сусаган янарал, әллә кыз-хатын аулаучы бер җилбәзәк?

Шәүлә кортканың, кыз-хатын-кыска тун, аңардан шайтан да куркып

качкан, дигән сүзләре Черрины аптыратып кына калмады, тәмам ярсытты. Ниткән кыз-хатын? «Кыска тун» дигәне нинди кимсетү тагын? Тун-кием инде – анысы аңлашыла. Кием кысан, тар булгач, нечкә билнең гаурәте ташып, ир-ат күңелен аздыра, котырта микәнни? Бу вәсвәсәле җенестән шуңа шайтан да куркамы?

Яшь егеткә тагын башкасы да аңлашылмый. Мут нечкә билнең аның өйдәшенә ни катнашы бар? Карасылу гарип бер бичара лабаса! Канат сөйрәп, көчкә-көчкә йөргән затта тизрәк сихәтләнүдән башка тагын нинди уй, гамь була алсын? Шуның өстенә кышы да ничек килер бит әле. Өстеңдә зәмһәрир суыклар торып, күз ачкысыз бураннар уласа, җан саклау, исән-имин калудан башка тагын нинди теләк, уй булуы мөмкин? Менә бит нинди авырлыклар кичәсе бар гарип кыз баланың, сөекле әбекәем... Черри аңа һәрьяклап булышырга тиеш. Канат кына төзәлер, рухы сынмасын...

Ә аннары яз килер, җылы ләйсән яңгырлары белән бергә җылы яктан кошлар кайтыр да козгын өйдәшен анасы кулына тапшырыр:

– Менә, анакай, Карасылу исән-сау, инде бәхетле яшәгез!

– Әни, әнекәем! – дияр Карасылу. – Менә күр, мин очам! Һәм шул чак анасының күзләренә шатлык яшьләре тулыр...

Карга кызының үз оясындагы тормыш агышын матур күзаллау белән чикләгән Черриның кәефе күтәрелеп китте. Янаралмы, түгелме – моны булдырыр ул... Каргаларга биргән вәгъдәсен үтәр...

Үзендә яңа көч-куәт тоеп, һавада уйнаган козгын, җим эләктергән елгыр кош сыман янә бер ачыш ясады: «Ә нишләп, әбекәй, янарал кыз-хатыннан шүрләргә тиеш?»

Син үзең парлашу ямен татыдыңмы, тойдыңмы язгы һаваны тутырган мәхәббәт хисен?

Барысы җырлый, моңлана, бер-берсенә сыена бит бу ямьле фасылда. Чын сөю Черрига да килер. Ул гына читтә калмас. Үзенә яр табар. Сөйгән яр!.. Ул инде башка, икенче җан...

Әлбәттә, үзен күрмәгәч, егет аны ачык төсмерләми. Әмма тоя, ул бар булмышы белән хыялындагы шәүләгә тап килә. Сыны, үзен-үзе тотышы, күзләре, тавышы хәтта сөйләме белән дә тач шул! Бу шәүләгә инде син ияләшкән, шуңа күрә аның җанланып, чын кыяфәттә күңелеңә кереп урнашуына да һич гаҗәпләнмисең. Тик хәзер ул тере, аның да каны йөри, җаны йөрәге бар.

Үзенчә моңланып, канат кагып, чит талларга кунып, сине утка-суга салырга да мөмкин сөйгән яр!

Юк, юк, Черрига мондый аумакай яр кирәкми. Ул тик аныкы, бары тик аныкы гына булырга тиеш. «Янаралым!» дип, һәрчак үзе сиңа атылып торсын.

«Черри...Черри!» дип өзгәләнгәндә, колакны бәллүр чыңнар иркәләсен. Бәбкәләрен сыйлаганда: «Суйган да каплаган... кәкре сыйрак, түмәр баш!» дия- дия, иренә күз кыскаласын. Янарал шүрләргә түгел, гүзәл затны яуларга тиеш!

Менә, әбекәй, чын мәхәббәт хакында оныкның планнары нинди! Ә өйдәш карга кызы хәтердә изгелек һәм шәфкатьлелек үрнәге булып кына калыр.

Черри күктә чамадан тыш озак булуын абайлады, кайту ягына юнәлде. Әрәмәлек өстеннән үткәндә, үткен күзгә өлгергән җимешләр чалынды.

Төшеп гөлҗимеш, миләш, балан кебек сусыл җимешләрне учына йомарлады һәм оясына кайткач, җимне һаман да дәшми-тынмый гына үзен каршылаган Карасылуга сузды:

– Куян күчтәнәче! Кайсы тәмле, әйт, җыеп кайтырмын.

– Болар миңамы?

– Кемгә тагын?

Карасылуның чем-кара күзләренә яшәү нуры бәреп чыкты. Мөгаен, күктә имгәнеп егылганнан бирле аның тәүге елмаюы иде бу.

 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 1, 2020

Фото: pixabay

Теги: эссе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев