Логотип Казан Утлары
Публицистика

Бу хыяллар нигә якты дисәң...

Түбән Кама шәһәренә беренче тапкыр аяк баскан кеше яшеллеккә күмелгән урамнарга, матурлыгы белән күзне камаштырган дүрт манаралы Җәмигъ мәчетенә, Тукайның әкият геройлары белән каршы алган гаҗәеп ял паркына игътибар итми калмый.

Түбән Кама шәһәренә беренче тапкыр аяк баскан кеше яшеллеккә күмелгән урамнарга, матурлыгы белән күзне камаштырган дүрт манаралы Җәмигъ мәчетенә, Тукайның әкият геройлары белән каршы алган гаҗәеп ял паркына игътибар итми калмый. Сөембикә, Бакый Урманче, Чишмәле, Ямьле, Чулман урамы дигән исемнәр дә колакны иркәли кебек. Кечкенә генә, җыйнак кына булып утырган бу каланың үз йөзе бар. Ул йөзне кем матурлый, кемнең якты уй-хыяллары соклангыч чынбарлык булып чагыла – күпләр үзенә бу сорауны биреп тә тормыйдыр.

«Архитектор – иң-иң шәп профессия ул». Юк, бу минем сүзләр түгел. Гомере буе шул өлкәдә эшләп, Татарстан Республикасының, Россиянең атказанган архитекторы исемнәренә ия булган Фирдәвис Гайнетҗан улы Ханов шулай ди. Менә кырык елга якын ул Түбән Камада, шушы бер генә урында хезмәт куя. Шәһәрнең һәр сукмагы, һәр тыкрыгы, кул изәп калган һәр агачы, һәр йорты аныкы, үзенеке, үз, җанына якын.

***

Нинди генә язмага тотынсам да, үз героемның нәсел-нәсәбе белән кызыксынмый калмыйм мин. Алдан ук сиземләвем беркайчан да алдамый: булдыклы, уңган затларның нәсел тамыры иманлы әби-бабайларга барып тоташа.

Фирдәвис абыйның әнисе Һидая апа ягыннан бөтен токым – муллалар нәселе, Әбелхарис бабай – Уфада укып, Риза Фәхретдиннең үз кулыннан таныкнамә алган, аның хәер-фатихасы белән Актанышка хәзрәт итеп җибәрелгән кеше. Шул ук вакытта андый зыялы, укымышлы затларны кирәксенмәгән дәүләтнең чираттагы корбаны да… Ул замандагы бик күпләрнең ачы язмышын кабатлап, чор тегермәнендә иләнгән, тузанга әйләндерелгән, юкка чыгарылган, әмма барыбер затлы тамырын калдырырга өлгергән татар ире. Әнә бит, кызы Һидаяга гына кара – гарәп графикасында да рәхәтләнеп укыган-язган, латинга күчкәч, шул рәвешчә дә, аннан инде, татарны асыл мирасыннан, тарихыннан аерган кириллица дигәннәре килеп кергәч, ул язуны да үзләштергән, алай гына да түгел, башкаларга да өйрәткән гап-гади авыл баласы. Зур-зур университетларда уку бәхете тәтесәме?!. Әтисе Әбелхарисны кулга алгач, тентүгә керүчеләр өйдәге бар китапны урам уртасына чыгарып өяләр. Юл аркылы гына яшәүче, җир идәнле өйдә көн күрүче гаилә рәхәтләнә генә – әлеге китапларны үзләренә ташып, такта урынына идәнгә түшиләр. Һидая исә, кырыкмаса кырык сәбәп табып, аларга кереп йөри. Кергән саен, әтисенең җан ярасы, йөрәк җылысы булып яткан китапларның берсен булса да эләктереп чыгарга тырыша. Кызның күңелендә: «Әткәй кайтуга, бөртекләп булса да җыела торсын әле», – дигән самими уй бөтерелде микән? Тик ул чакта бер киткәннәрнең кире кайтуы гына ай-һай… Нурдидә абыстай, төпчек улы Нәсихне җитәкләп, Актаныштан Минзәлә төрмәсенә кадәр җәяү бара – күчтәнәчне алып калсалар да, ире белән күрешергә рөхсәт бирмиләр. Әй шул чакта Нәсихнең елаулары… Икенче тапкыр килгәч, «передача»ны да алып тормыйлар – Әбелхарисны Казан төрмәсенә күчерелде, диләр. Бу аерылышуның гомерлеккә икәнен Нурдидә абыстай сизенми калмагандыр, башын иеп Актанышка кире җәяү юл тотканда, «ни өчен» дигән бер соравына мең җавап эзләгәндер, таба гына алмагандыр. Кайда, кайчан, ни рәвешле юк иткәннәр аның газиз ирен, балаларының газиз атасын – бу сорауның җавабы да хәзергәчә җиде кат сер астында кала бирә…

Еллар үтеп, билгесезлек пәрдәсе күтәрелә төшкәч, талап алынган байлык өчен дәүләт беркадәр компенсация түли түләвен. Әнкәсе Һидаяның ул тиеннәрне күз яшьләрен сөртә-сөртә, «бабагыздан, сезнең өлеш», дия-дия, балаларына, оныкларына таратканын Фирдәвис абый яхшы хәтерли. Гаиләнең малы да, гаилә башлыгының гомере дә әнә шул тиеннәр белән бәяләнә…

Инде үзе әни кеше булып, пар канаты – Гайнетҗаны белән өй тутырып бала үстергәндә, Һидая апаның гыйлем хәзинәсе, тел йозагы астында сакланган сагышы, күңел моңы, күңел матурлыгы нарасыйларына күчә: Хәмдиясе, Мөдәррисе, Фирдәвисе, Дифинәсе, Гөлсинәсе, Фәрүсәсе һәммәсе эшкә уңган, төскә булган… Фирдәвисе бигрәкләр дә укуга һәвәс, рәсем төшерергә дә кулы килешеп тора.

– Авыл йортында эш тавык чүпләп бетермәслек бит инде ул, шулай да, мин укуга сәләтле булгач, артык эш кушмыйлар, ә менә Мөдәррис абыйга эләгә иде… Әнкәй миңа рәсем ясарга бирә иде. Акбур белән дә, күмер, карандаш белән дә ясыйм. Бервакыт чегәннәр авыл буйлап келәм сатып йөрделәр, әнкәй берне сатып алды да миңа да шундыйны ясарга кушты. Чүпрәкне таякка тарттырдым да, әнкәй теләгәнчә, үзебезнең күлләрне, аккошларны, казларны төшереп, буяу белән картина ясап куйдым. Стенаның бер ягында – чегән «картинасы», икенче ягында минеке эленеп торды, – дип балачак хатирәсен яңарта Фирдәвис абый. – Туган авылым Актанышбашта башлангыч мәктәп кенә иде, аны тәмамлагач, Актанышка йөреп укыдык. Авыл башында Изгеләр зираты дип йөртелгән иске зират бар, шуның янында бер-беребезне көтеп торабыз да, җыелышып беткәч, кыр казлары кебек тезелешеп, Актанышка китәбез. Юлда туктап, ял да итеп алабыз. Мине «Художник» дип йөртәләр иде, чөнки мәктәптә биш-алты ватман кәгазе ябыштырып ясалган су буе стена газетасын бизим. Рәсем дәресендә укытучыбыз, сыңар куллы Энгель абый да мине кыстый-кыстый рәсем ясата: портрет төшерәм, открыткалардан чәчәкләр күчерәм, укытучым кушканча, торналар, куяннар ясыйм… «Художник» кына түгел, «Бөрлегән малае» дигән кушаматым да бар иде әле…

Монысының – үз тарихы. Әнкәсе, инде бала табар вакытым җиткән дип тормый – елдагыча, сентябрь аенда бөрлегәннән кайтып керми. Беркөнне, хатын-кызлар белән җыйнаулап бөрлегәнгә киткәч, кинәт кенә тулгагы башлана. Ахирәтләре аны күтәреп, көч-хәл белән Әҗәкүл авылына кайтарып җиткерәләр, бер әбинең йортында Фирдәвис дөньяга килә. Аннан соң ул Кендек әби Гайнетҗан абыйлар йортында һәрчак кадерле кунакка әверелә. Ә менә малайга «Бөрлегән малае», «Бөрлегәндә туган» дигән кушамат берегеп кала.

Таш стена арасында түгел, табигатьнең үзендә аваз салырга ашыккан малай күңеленә ак болытлар аклыгы, болыннар киңлеге, урманнар сере, йолдызлар хыялыйлыгы күчте микән әллә? Җырлап торган күңел бу кадәр гел матурлыкка тартылмас иде… Җанда бөреләнгән хыял да бүтәннәрнекенә охшамаган: рәссам булырга! Бары тик рәссам!

– Мәктәпне тәмамлап, рәхәтләнеп ял итеп алгач, пароходка утырып, Казанга чыгып киттем. Ният – бары тик сәнгать училищесына керү, бары тик художник булу бит инде. Вестибюльдән җил-җил атлап кереп барганда, туктатып: «Сез кая?» – диләр. Минәйтәм, как кая – укырга керергә… «Соңга калдыгыз, инде өченче имтихан бара», дип ушны алдылар… Утырып килгән пароходым кич белән кире Уфага китә иде – шуның белән авылга юл тоттым. Бөтен план җимерелгән, елыйсы килә. Чөнки башта шушы бер генә хыял бар иде. Иртән ишегалдына кайтып кердем, әнкәй сыер савып утыра. Кы- яфәттән күренгәндер инде: «Нәрсә, улым?» дип ике генә сүз әйтте… Вузга керергә теләүчеләр өчен справочник бар иде өйдә – шуны яхшылап актара торгач, КИСИда (төзелеш институты) архитектура факультеты барлыгын, анда керү өчен рәсемнән имтихан бирергә кирәклеген күреп алдым. Кем ул архитектор, нишли – аны белү юк, рәсем булгач рәсем бит! Ничек кермәскә ди, гомер буе художник булып йөр дә… Канатланып тагын Казанга киттем дә… рәсемнән имтихан биргәндә «жирный икеле» алдым. Авыл баласы аның бөтен тәртибен каян белсен, сәнгать мәктәбендә укып килгәнме…

Барлык юллар да Римга илтә, диләр бит… Ул Казанны барыбер алачак әле, тик бераздан, берничә елдан… Әлегә – әнисе ягыннан туган тиешле апасының: «Авылга кире кайтып нишләрсең? Монда заводка эшкә кер, кич курсларда укырсың», – дип акыллы киңәш бирүе яшь егетнең тормыш сукмагын үз юлында калдыра. Казанның фотожелатин заводында слесарь өйрәнчеге булып эшли башлаган Фирдәвис, үҗәтләнеп, бөтен курсларга йөрергә тотына, спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт таба (самбо буенча спорт мастерлыгына кандидат титулы да бар!), завод рәссамнары яныннан кайтып керми, алардан бик күп нәрсәгә өйрәнә. Әлеге тырышлыгы бушка китми, армия хезмәтендә дә терәк була: ни әйтсәң дә, штаб рәссамының тормышы гади солдатныкыннан күпкә аерыла. Якутиядә, штабта ике татар егете – берсе Казаннан, икенчесе Актаныштан – гөр килеп татарча сөйләшәләр… Армиядән кайткач та, егет үзенең хыялларыннан ваз кичәргә уйламый: шул ук заводта бишенче разрядлы слесарь булып эшләгән җиреннән әзерлек курсларына йөри башлый, нияте – КИСИны барыбер буйсындыру. Буйсындыра да. Икенче елны, имтиханнарның бөтенесен «бишле»гә генә тапшырып, студент булу бәхетенә ирешә. Шунысы кызык: мәктәп кенә бетергән яшел авызларны – бер төркемгә, ә Фирдәвис кебек акыл утыртып, тормыш тәҗрибәсе туплап килгәннәрне аерым төркемгә җыялар. Һәм ул төркемдәгеләрнең барысы да диярлек, институт бетергәч, сайлаган һөнәрләренә тугры калып, архитектор булып китә…

Ә ул чак – яшьлек дәрте, яшьлек романтикасы белән тулы чак. Яллар җиткән саен, күңелне җилкендергән пятачоклар… Мәктәп елларыннан ук гармунны юлдаш иткән Фирдәвис ул кичәләрдә күз өстендәге каш кебек. Гармун уйнарга өйрәнүе дә үзе бер вакыйга булып истә калган:

– Минем әткәй гомер буе амбарда хуҗалык мөдире булып эшләде, көне-төне накладнойлар белән утыра торган иде. Ничәмә-ничә колхоз рәисе алышынды – гадел, намуслы булганга, әткәйне берсе дә эштән алмады. Әткәй – сугыш ветераны, Ленинград фронтыннан яраланып кайткан. Күргәннәрен бер дә сөйләми иде. Уң як калак сөяге астына пуля кергән, мунча кергән саен, әткәйнең аркасына «авыртмый микән», дип кызганып карый идем… Аның дусты – сугышта бер аягын югалткан Гаяз абый бар иде, икесе дә гармун уйнарга кызыкканнар болар. Шабашка акчасына икесенә бер хромка сатып алганнар. Гаяз абыйның бармакларын күрсәң – бүрәнә юанлыгы диярсең… Гармунның ике теленә берьюлы баса икән. Шуннан, булмаслыгын аңлап, гармунны әткәйдә калдырган. Әткәй, пыр туздырып уйнамаса да, ипле генә, ятышлы гына уйный иде. Бишенчеме, алтынчымы класста укыганда, мәктәптән малайлар белән сикерешеп кайта идек, егылып, умрау сөяген сындырдым мин. Байтак кына өйдә ятарга туры килде, шулчак гармунның бер ягында уйнарга өйрәндем. Әткәй бер көйнең аккордларын өйрәткән иде, шатлыгымнан йоклый алмый яттым ул төнне… Икенче елны, шаярып кайтканда, тагын умрау сөяген сындырдым. Бу юлы башка ягын. Өйдә инде икенче кул белән гармунның икенче ягын шыгырдатам… Шул вакытларда башта хромкада, аннан баянда абый белән бергәләп җыр-бию көйләрен уйнарга өйрәндек. Безнең авылда гармунчылар күп иде, клубка чыккач, гармунның бушаганын көтеп кенә торалар…

«Гармунчы булсын ярың», дип җырларда гына җырланмый. Апас кызы Розалияне дә шушы гармун моңнары үз дулкынына урап алгандыр әле. Студентларның бик күбесен әнә шул пятачоклар табыштырып-кавыштырып куя да инде – яшьләр соңгы курста укыганда, гөрләтеп туй ясыйлар. Уртак хисләр, уртак оя, уртак хыяллар…

Әнә шул хыяллар яшь гаиләне 1978 елда Түбән Кама шәһәренә алып килә. Фирдәвисне иң кызыктырганы – беренчедән, туган якларга якын, икенчедән, килүгә үк өлкән архитектор урыны, тиз арада бер бүлмәле фатир тәкъдим итәләр. Бирегә киләм дип ашкынып торучылар юк, чөнки халык телендә «зеклар шәһәре» дигән атамасы йөри… «Эшләп карыйм әле, бәлки кире дә китәрмен», дигән уйлар белән аяк баскан егет шушында төпләнеп калырбыз, балалар, оныклар үстерербез дип күз алдына китермәгәндер… Яшьләр башта Фирдәвиснең армиядә бергә хезмәт иткән дусты янында яшәп торалар. Ай үтүгә, үзләренә бер бүлмәле фатир бирәләр. Ни дисәң дә, Казанның кеше почмагында яки тулай торак бүлмәсендә яшәп яту түгел инде!

Яшь архитекторны эш дигәннәре колач җәеп көтеп торган: ничә еллар ташландык яткан тимер юл вокзалын бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек итеп үзгәртеп ясарга кирәк. Бу объектның эшен төгәлләгәнче күпме йокысыз төннәр узгандыр… Эш урынында, повидлолы пирожки белән генә тамак туйдыра-туйдыра, төн уртасына кадәр тоткарланулар… Ташландык ике катлы бетон бинаның уңайлы, заманча автовокзалга әверелүе яшь белгечкә карата ихтирам уята, үз һөнәренең остасы икәнен раслый.

Аннан инде – биш йөз кешелек залы булган Җәмигъ мәчете төзелешенә тотыну. Ул чакта әле шәһәрдә дипломлы дин белгечләре дә юк; мәчетнең эчен ничек бизәргә, анда ниндирәк җиһазлар булырга тиеш – андый белгечләр дә тезелеп тормый. Фирдәвис абый, Уфага барып, барысын да җентекләп өйрәнеп кайта. Алай гына да түгел, гарәпчә рәхәтләнеп яза белгән әнисе алдында оят дип, үзе дә гарәп графикасын өйрәнә башлый.

Язылышу сарае да бүген Түбән Каманың гына түгел, республиканың мактанычы булып тора. Элекке тар, кысан бина урынына зәвыклы һәм романтик бизәлешкә, үзенчәлекле проектка ия мәһабәт сарай калкып чыга.

Җәен гөрләп Сабан туе үтә торган «Ильинка» мәдәни-күңел ачу үзәге дә – архитекторның һәм төзүчеләрнең гаҗәеп иҗат җимеше. Хәер, мондый хезмәтләрне берәмләп барлый башласаң, бөтен һәйкәлләрне, Мәңгелек утны, фонтаннарны, паркларны, гомумән, ярты шәһәрне санап чыгарга кирәк булыр иде. Фирдәвис Ханов юкка гына 2004 елда Россиядә уздырылган профессиональ осталык конкурсында «Иң яхшы архитектор» исеменә лаек булмый! Җан җылысын кушып эшләгәнгә күрә, аның хезмәте үз бәясен ала.

Шәһәр үзәгендәге Тукай паркы кемнең генә игътибарын җәлеп итмәс?! Һәрберсе аерым һәйкәл булып «терелеп» баскан Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарык кебек геройлар, китап битләре, ачык сәхнә олысын-кечесен үз янына тартып торучы әдәби бер учакка әверелгән.

– Тукайның һәйкәле 1993 елда ук ачылган иде, шуннан бирле мин монда кайда нәрсә булачагын хыялда күзаллап, берәм-берәм кәгазьгә төшерә бардым. Тик барысы да финансларга килеп терәлә бит… Әзер проектны 2012 елда Мәскәүгә конкурска алып барган идем, «Иң яхшы проект» дипломы алып кайттым, бу хезмәт, иң яхшы эш дип, каталогка да керде. Бирим дигән колына – чыгарып куяр юлына дигән ш и ке л л е , б ы л т ы р Парклар һәм скверлар елы булды бит, шәһәр башлыгы Айдар Рәис улы Метшин үз янына чакырганда, мин инде шушы әзер проектны тотып кердем. Менә шулай, вакыты бик җайлы туры килде, паркны тиз арада матурлап сафка да бастырдык, ул Татарстанда иң яхшы парк дип бәяләнде. Менә быел Кама яр буен төзекләндерү буенча бик зур эш башлап җибәрдек, монда да елның исеме уңайлы туры килде… 2013 елда ук, пляж зонасы проекты белән Мәскәүдә халыкара конкурста катнашып, диплом алып кайткан идем. Быел да шәһәр башлыгы янына әзер эшне тотып кердем. «Нишлибез, нинди тәкъдимнәр булыр?» диюгә, «Миндә инде барысы да әзер», дигәч, ул ышанып та бетмәде, планшетны ачып күрсәттем. Хәзер менә яр буеннан кайтып кергән юк, республикадан акча бирелгәч, анда эш кайный. Елга эчендә зур фонтан булдыру күздә тотыла, шәһәр халкы өчен бик матур, уңайлы, заманча ял итү үзәге булыр дип өметләнәм.

Озак еллар шәһәрнең архитектура һәм төзелеш идарәсе җитәкчесе булып эшләгән, аннан китеп, берара район башлыгының киңәшчесе вазифасын да башкарган, бүгенге көндә янә элекке хезмәтенә кайткан Фирдәвис абыйны мин үзем тынгысыз бал кортына охшатам. Гел эзләнүдә, гел хезмәттә… Түбән Камада инде озак еллар Актаныш якташлар җәмгыятен җитәкләүче, зәвыклы кичәләр үткәреп, якташларына бәйрәм бүләк итүче дә әле ул. (Сүз уңаеннан шунысын да әйтик: бу җәмгыять Актаныш районы җитәкчелеге белән даими элемтәдә тора. Нинди генә чара үткәрелмәсен, аралашып, кулга-кул тотынып эшлиләр.) Туксанынчы елларда милли хәрәкәтнең күтәрелеш чорында актив катнашкан милләтпәрвәр шәхес тә. Шунысы гаҗәп: иҗтимагый үзәк белән җитәкчелек икесе ике якта калгандай тоелса да, администрациядә эшләгән Фирдәвис абый алтын урталыкны таба белә. Бервакыт, милли хәрәкәттәге утыз-кырык кеше ниндидер дәгъва белән мэрия ишеге төбенә килгәч, ул чактагы шәһәр мэры И.Р.Метшин: «Бар, синекеләр килде, чык, сөйләш», – дип, Фирдәвис абыйны шунда чыгарып җибәрә. Күңеленә «эштән дә куар», дигән шик йөгерсә дә, ишеккә күрсәтүче булмый булуын.

– Милләт дип кычкырып йөрү бер нәрсә, үзеңдә шул рух булырга тиеш. Без гаиләдә гел татарча сөйләштек. Бервакыт балаларның класс җитәкчесе, марҗа хатыны: «Сез, мөгаен, өйдә татарча сөйләшәсездер? Сөйләшмәскә тырышыгыз, телләрендә сизелә», – дигәч, әй ачуым килде. «Сез нәрсә, әллә өйдә үз телебездә сөйләүдән тыймакчы буласызмы?» – дип ярсып киттем… Улыма да, кызыма да гел әйтә килдем: башка милләт кешесенә күзегез төшсә, карагыз аны, ди идем. Балаларым йөзгә кызыллык китермәде. Улым минем сукмакны сайлады, дисәм дә була, ул дизайн өлкәсендә эшли.

Хәзер инде елмаеп һәм тыныч күңел белән әйтелсә дә, бу сүзләр артында күпме тәвәккәллек, ныклык, үз телеңә, милләтеңә никадәр хөрмәт ята! Кызы Айгөл дә, улы Марат та, оныклары Әминә белән Кәрим дә – Фирдәвис абыйның төп горурлыгы. Иңне иңгә куеп гомер кичергән Роза-Розалиясе исә – сабырлык үрнәге.

– Авыр мәлләр дә булмады түгел… Эш-эш дип йөгергәндә, вакыт белән исәпләшеп торулар юк бит. Җитәкче булып эшләгәч, соңга калып кайткан чаклар була, сәгатьне оныткан… Андый чакта үзеңне үзең беләсең, акланып маташмыйсың – сине гаепле итеп күрсәтәләр икән, «әйе, әйе, соңга калдым», дип ризалашасың инде. Шуннан зурга китми… Өйдә дә төн уртасына кадәр эшләп утырганда, хатыным чәй күтәреп керә, аннан әкрен генә чыгып китә иде, – дип татулык сере белән уртаклаша Фирдәвис абый. Аның: «Алдаган кешене яратмыйм!» диюе тормыш девизы кебек яңгырый.

Кыска-кыска җәһәт сорауларга җавап алганда, кешеләрнең эчке дөньясы ихласлыгы һәм еш кына көтелмәгән яклары белән ачылып китә. Язмам герое, сүз уңаеннан, Һади Такташ иҗатына хөрмәт белән каравын да җиткергән иде, үзенә күрә бер сере бар икән: нәсел шәҗәрәсен ясатканда, Такташның икенче хатыны Гөлчирә Мансурованың Фирдәвис абыйга әбисе ягыннан туган булуы ачыклана. Шагыйрь Актанышның ак каеннарына гашыйк булса, Фирдәвис абый яшькелт төскә мөкиббән. Гармунының әле дә кулыннан төшкәне юк, «Язлар җиткәч кайтырмын» дигән җыр – күңеленә иң якыннардан.

«Сайлаган һөнәрегездән туйган, башка эш табарга теләгән чакларыгыз булмадымы?» – дип соравыма Фирдәвис абыйның җавабы әзер һәм кискен икән.

– Юк! Башыма да килмәде! Архитектор – иң-иң шәп профессия ул. Рәссамнан аерыла! Сүз дә юк, рәссам – ирекле кеше, үзенә-үзе хуҗа. Яшәү, киенү рәвеше дә башка. Архитектор үзгәрәк… Бөтен күренешне энәсеннән җебенә кадәр алдан ук күз алдына китерәсең. Материалы нинди булыр, төсе. Кай урында агач утыртылыр. Кеше бу объектка җәяү киләчәкме. Эскәмияләрне кая урнаштырырга. Машина белән килгән очракта, кайдан, ничек борылырга, машинаны кая куярга… Менә шундый сораулар бөтен ваклыгына кадәр күз уңында тора, аларның бөтенесе әһәмиятле. Эшләгән эшең матур да булсын, кешеләргә файда да китерсен.

***

Мәктәп елларында Муса Җәлилнең:

Син яшәмә җирдә файдасыз бер

Түмгәк булып тигез урында.

Янып калсын гомрең маяк булып

Үзеңнән соң килер буынга, –

дигән шигъри юлларын фәлсәфәсе турында баш ватмый гына ятлап куябыз. Аңлау еллар узгач килә: чыннан да, кешеләргә кирәкле, файдалы булып, гомер сукмакларын матурлыкка омтылып һәм шул матурлыкны үз кулларың белән тудырып яшәү – җан асрау түгел, чын-чынлап Яшәү дип аталырга хаклы. Фирдәвис Ханов яраткан җырдагыча, кошлар кебек талпынып, ташкын кебек ашкынып, җитез җилләрне узып, тормыш матур булсын дип яшәү иңнәргә хыял канаты куя. Якты хыяллар исә дөньяны да яктырта…

 

"КУ" 09, 2016

Фото: архив

 

Теги: очерк публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев