Логотип Казан Утлары
Юбилейлар

Әдип иҗатында милли идеянең бирелеше

Күренекле татар әдибе, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ә.Еникинең әдәби-публицистик иҗаты милләткә хезмәт итүнең иң гүзәл бер үрнәге булып тора.

Күренекле татар әдибе, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ә.Еникинең әдәби-публицистик иҗаты милләткә хезмәт итүнең иң гүзәл бер үрнәге булып тора.

Аның иҗатын шартлы рәвештә өч чорга бүлеп карап булыр иде. Беренчесе – башлангыч чор иҗаты, ягъни бу 1930-1950 елларны үз эченә алып, әдипнең каләм тибрәтә башлап язылган беренче тәҗрибәләрен һәм 1940 еллардагы хикәяләрен иңли. Әлеге чорда милли идеянең асылында халыкның иҗтимагый тормышын тасвирлау, сугыш чоры хикәяләрендә ватанпәрвәрлек хисләре чагылыш таба. «Бала» хикәясендә автор солдат Зарифның урман эчендә адашып калган кызга ярдәм итүе, аның әнкәсен табуда күрсәткән ярдәме кечкенә генә эпизодта тасвирлана. Хикәядәге гадәти сюжетта милли идея балаларга карата мәхәббәт, кеше кайгысына битараф булмау, үз тормышын куркыныч астына куеп, башкаларга ярдәм итү кебек сыйфатлар аша чагыла.

Ә.Еники милләткә хас сыйфатларны гади кешеләр арасыннан эзли. Аның «Соңгы китап» автобиографик әсәрендә хикәянең реаль нигезгә корылуы ассызыклана: «...дүрт кыздан соң Кәримә тутакай бер ир бала да тапты. Тәлгать исемле иде ул, Кәшшаф

җизнинең үзе төсле тыныч кына, сабыр гына бер малай иде... Сугыш башланган елны гына Тәлгать Куйбышевтагы план-экономика институтын бетерә. Бетерү белән ирекле рәвештә фронтка китә һәм 1941 елның көзендә, Мәскәүне фашистлардан яклаган чагында, һәлак тә була. Бердәнбергә тия, дип, халык юкка гына әйтми икән»1. Чыннан да, бу – әсәрнең эчтәлеген, аңа салынган вакыйгаларны типиклаштыру да булып тора.

Сугыш чоры вакыйгалары төрле милләт вәкилләрен берләштерә. «Бер генә сәгатькә» хикәясе сагыну, көтү, юксыну мотивларын ачуга нигезләнгән. Бу үзенчәлек өч улын сугыш кырына озаткан Мәрьям карчык аша ачыла башлап, соңыннан барлык

гаилә әгъзаларына, тирә-юньдәге һәммә кешегә тарала. Озак көттереп, сагындырып кайткан Гомәрнең санаулы гына сәгатькә кала алуы аяз көндә яшен суккан кебек, барысын берьюлы тетрәндерә. Хикәя дәвамында автор геройларны көтелмәгән, алдан билгеләп куелмаган халәттә күрсәтеп, укучыны да киеренкелектә тота. Хикәянең һәр герое очрашудан алган уйлар, хисләр белән яшәп ала.

Гомумән, Ә.Еникинең кырыгынчы елларда иҗат иткән «Бала», «Ана һәм кыз», «Бер генә сәгатькә», «Ялгыз кыз», «Мәк чәчәге», «Кунакчыл дошман», «Икенче көнне», «Тауларга карап» хикәяләре психологик прозаның гүзәл үрнәкләре булып тора. Алар

драматик һәм фаҗигале җирлектә ачылулары белән аерылалар. Арада фаҗигалелек ягыннан иң тәэсирле хикәя – «Кунакчыл дошман». Ә.Еники әлеге хикәясендә төрле милләт вәкилләрен тасвирлап, милли характерларның типик сыйфатларын ачып бирә. «...Ә Василий калын иренле, зур авызлы, җәенке борынлы, чырае, чыннан да, гаҗәеп серле иде: ул чырайда искиткеч бер ваемсызлык җәелеп ята, шуннан башка берни дә юк. Кем алдында басып торганын беләме ул, борчыламы, куркамы – һич сизеп булырлык түгел, шайтан алгыры»2. Әдип хикәя герое Василийның портрет детальләрен генә биреп калмый, аның эчке дөньясын, рухи халәтен ачып, характерындагы яшерен

сыйфатларга да игътибар юнәлтә, кызыклы гына геройларның бер-берсенә үзара бәя бирү алымын куллана. Әйтик, немец солдаты һәм офицерлары өч солдат күз алдында ачылса, Василий, Хәким, Талипка караш немецларны күзәтү, сыналу вакытында туа. «Ә Талип, намазга оеган мөселман шикелле, кулларын кендеге өстенә куеп, җирән керфекләрен җиргә терәп, тик кенә тора. Әллә уяу, әллә йокыга талган – белмәссең

дә»...»3 Әсәрдә Хәким һәм Талип образлары да психологик планда ачыла. Хәким   характерына хас битарафлык һәм Талиптагы милли үзенчәлекләргә тукталу аша автор

типиклаштыруга ирешә.

Милли фаҗигане ачу ягыннан «Кем җырлады?» хикәясе аерым игътибарга лаек. Әсәрдә авыр яраланган, үлем белән тартышып, гомеренең соңгы минутларын кичереп, фани дөньядан китеп баручы татар егетенең күңеленә шифа бирүче татар җыры бар.

Татар җыры эчке кичерешләрне, кайгы-хәвефне җиңеләйтә, туган җир кебек иркен, әнисе, сөйгән кызы кебек якын җыр тавышы милли көйнең, моңның көчле йогынтысын күрсәтә. Әсәрнең үзенчәлеген билгеләп, Д.Заһидуллина да: «...фәлсәфи әсәр кебек кабул ителә, ул милли әдәбиятта «аң агышы» алымын ныгыта. Гомумкешелек фәлсәфәсен язучы милли гомумиләштерү ноктасында чишә», – дип ассызыклый4.

Язучының сугыш афәтенең кешеләргә йогынтысын милли характерлар аша ачуы 1948 елда язылып, уналты ел басылмый торган «Тауларга карап» хикәясендә ачык күренә. Хикәя дәвамында төп геройның авыр кичерешләрен сурәтләү бара. Гомер ахырында нәселенең өченче буынын күрү насыйп булган Локман карт тыныч күңел белән кала. Ил картының кайгы-газаплары автор тарафыннан гомумиләштерелгән, татар картларына гына хас сыйфат буларак тасвирланган.

Язучы иҗатының беренче чорында иҗат ителгән «Ялгызлык» (1957), «Туган туфрак» (1959), «Шаяру» (1959) хикәяләре туган җир кадере, кешенең тормышта үз урынын табуы, үткәндәге мираска, рухи кыйммәтләргә мөнәсәбәтнең үзгәрүе турында

сөйли.

Язучы иҗатының икенче чорында, 1950 елларда язылган «Рәхмәт, иптәшләр!» повесте әдипнең, үз иҗат кыйбласыннан бераз тайпылып, заманга яраклашуын күрсәтә.

Ләкин «икенче чор» дип аталырга лаеклы 50-70 нче еллар аралыгында, күп кенә тәнкыйтьчеләр билгеләп үткәнчә, әсәрләрендә әхлакый башлангычның гына калку күрсәтелүенә басым ясау Ә.Еники прозасының киңлеген чикләү булыр иде. «Рәхмәт, иптәшләр!» повестеннан соң басылган «Саз чәчәге», «Рәшә», «Вөҗдан» әсәрләре сүз остасының эстетик карашлары тирәнәюен һәм аеруча тәнкыйди фикернең калкып чыгуын дәлилли. Әлеге фикер «Әйтелмәгән васыять»тә аерым урынны били. Шул рәвешле, Ә.Еники иҗатындагы икенче чорны, югарыда аталган вакыт чикләрендә калдырып, «әхлакый-тәнкыйди чор» дип атау урынлы.

Шулай да 1960 еллар ахырына таба әдип әхлакый-тәнкыйди юнәлешне инкарь итмәсә дә, 1968 елда «Вөҗдан» повесте басылу аның иҗатында тарихи-документаль юнәлешнең башлануын билгели.

Ә.Еники иҗатының икенче чорында хикәя жанры өлкәсендә дә яңа сүз әйтелә. «Матурлык» (1964), «Коръәнхафиз» (1964), «Төнге тамчылар» (1964), «Әйтелмәгән васыять» (1965), «Җиз кыңгырау» (1966), «Курай» (1970) кебек шедевр әсәрләр иҗат ителә. Аларны берләштергән төп үзенчәлек – рухи, мәдәни һәм милли мираска

мөнәсәбәт. Арада фән кешеләренең шәхси тормышын чагылдырган «Төнге тамчылар» әсәре аерылып тора. Хикәя калыбына кабат кайтып карасак, бөтенләй без уйламаган

яклар ачыла: әдипнең чорга бәясен, карашларын чагылдырган аскы катламда чынбарлыкның яшереп бирелгән күренешләре белән очрашабыз. 1964 елда язылган хикәяне «лирик башлангычка ия булган әсәр» дип бәяләү генә алгы планга чыкты.

Текст белән якыннанрак танышу башка якларны да ача.

Әлеге хикәягә бәя биреп, тикшеренүчеләр Д.Заһидуллина һәм Н.Юсупова: «...Кешеләр иманга кайтачак, совет системасындагы колга әверелдерү сәясәтенең асылына төшенәчәк, хаталары өчен кичерү сораячак 1990 еллардан күп элек, 1964 елда, Ә.Еники татар әдәбиятында беренче булып совет идеологиясенә ышанган буын фаҗигасен ача...»5 – дип язалар. Ә.Еникинең табышы шәхси фикерләрен яшереп бирә алуда да чагыла. Әгәр әсәргә салынган вакыйгалар белән әдипнең шәхси тормышын

тәңгәл куйсак, бик кызыклы гына күзәтүләр ясый алабыз. Аның шәхси биографиясендә 1930 елларда Баку, Маргелан шәһәрләрендә яшәп алуы ассызыклана. Нәкъ репрессия

шаукымы елларына туры килгән мәгълүматның иҗатта чагылуына игътибар да итмибез. Югыйсә, «Төнге тамчылар» хикәясендә сурәтләнгән вакыйгаларның фактик елларына күзәтү ясасак, бөтенләй башка картина күзаллана. Әсәр 1964 елда языла. Хикәядә Хәлилнең үткәне һәм бүгенгесе белән бәйле вакыйгалар, аеруча аның яшьлеге һәм зур галим булып танылуы турында сүз бара кебек. Шул урында автор, укучысын

кызыксындыру максатыннан, каһарманының шәхси тормышын да сурәтли башлый. Ләйлә – Хәлилнең беренче мәхәббәте. Ул Ленинградтан кунакка кайткан. Геройның уйларын чуалтып җибәргән. Яшьлек, эчкерсезлек янында Ә.Еникидә һәрвакыт мәкер бирелә. Монда да Хәлил язмышын үзгәрткән комсомол кыз Мәрвәр килеп керә. Аңа нисбәтле, Хәлилнең тормышы башка яктан ачыла.

Яшеренеп яшәү канына сеңгән Ишмаев образы исә Ә.Еникинең дә яшерен тормышын ачу мөмкинлеге тудыра. Мәрвәр белән 25 ел гомер иткән Хәлилнең моннан чирек гасыр элек булган тормышы сурәтләнә. Ә Ләйлә белән танышып, мавыгып

китүенә 27 ел. Әсәр язылган елдан бу датаны алып ташласак, 1937 ел чыга. Шул рәвешле, Ә.Еники ил өчен хәвефле, кулга алулар, төрмәгә нахакка ябулар башланган чорны, ул вакытка карата мөнәсәбәтен яшереп торырга мәҗбүр булган. Әмма әдип яшеренеп, куркып яшәгән, дип тә булмый. Ул бер төркем сатирик «Чәнечкеле хикәяләр» җыентыгына кергән әсәрләрендә, «Саз чәчәге», «Рәшә» повестьларында

совет властеның сәясәтен тәнкыйть итә.

Өченче чорга (1970-2000 еллар) караган «Тынычлану», «Без дә солдатлар идек», «Гөләндәм туташ хатирәсе», «Соңгы китап», «Кояш баер алдыннан» кебек хикәя, повесть, эссе-истәлекләре, публицистик язмалары һәм күпсанлы мәкаләләре язучының иҗат кыйбласы буларак бәяләнергә лаек. Шушы бүленешне күздә тотып, Ә.Еники иҗатына булган кызыксынуга нигезләнеп, әлеге чорда язылган әсәрләрнең асыл мәгънәсенә тукталу да урынлы.

Язучы әгәр «Тынычлану» хикәясендә галим образын тудыруга ирешсә, «Гөләндәм туташ хатирәсе» повестеның үзәгендә күренекле татар композиторы Салих Сәйдәшевның образы, аның сәнгатькә кереп китү чорындагы шәхси тормышы сурәтләнә.

Әдипнең авыр сугыш елларын тасвирлаган «Без дә солдатлар идек» повестенда тасвирланган образлар төгәл ике төркемгә бүленә: «картлар» һәм «өтелеп чыкканнар».

Картлар − алар өч ел фронтта йөреп, бер генә тапкыр да мылтыктан атып карамаган кешеләр. Бу төркемгә гәүдәгә зур-таза, мәһабәт, казакъның түгәрәк табыннарында күп утырган, легендаларны шактый ишеткән Байәхмәтов та, гаять тә нечкә, йомшак бәгырьле солдат − үзбәк Ишмәмәт тә, каравылда штык шикелле торучы, үткен, грамоталы солдат Шумилов та, солдатлар арасында иң өлкәне, казакълар аксакал урынына тотучы Өметбаев та керә.

Өтелеп чыкканнар − каты яраланып, госпитальдә ятканнан соң, нестроевой булып, фронтка кире кайткан солдатлар. Болар арасында утны-суны кичкән, бик үткен, кирәк урында хәйләкәр каракалпак казагы Дорды Ходайбирдин, тиз кызып китүчән, кызу канлы рус Емилькин, авырлыклар аша узган, тәҗрибәле солдат Хафиз Акшалов, куркак, бәлачел, тавыш кубарырга яратучы Шанаев, арада иң яше булган солдат

Җантимеров. Алар фронт сызыгында дошман белән көрәшерлек дип табылмасалар да, мылтык тотарлык хәлдә булуларын исәпкә алып, каравыл хезмәтенә яраклы

исәпләнәләр. Автор һәм аны чолгап алган кешеләрнең кылган гамәлләренә, үзара мөнәсәбәтләренә нигезләнеп, характер сыйфатларын билгеләп була. Взводның күп өлешен казакъ милләте вәкилләре тәшкил итә. Автор һәр персонажны ачуда шәхси сыйфатларның нигезе буларак гомумкешелеккә хас үзенчәлекләрне ала.

Әсәр һәр халыкның үзенә генә хас гореф-гадәтләре, традицияләренә тирән ихтирам хисләрен чагылдыра. Повестьта тыныч тормышка тансыклаган солдатлар арасында бер сөенечле мизгел булып ала – куй сую. Азия халыкларының милли традицияләре нигезендә җиренә җиткереп үткәрелгән бу бәйрәм төрки халыкларда ата-баба гадәтенә буйсыну теләсә кайсы вакытта да һич искерми торган бер гамәл булып сеңеп калуын ассызыклый.

Билгеле, әдип милли мөнәсәбәтләрне ачуда казакъ, кыргыз, рус халыкларына гына мөрәҗәгать итми. Автор Латвия җир-суының муллыгын, халкының яшәү рәвешен тасвирлаганда, җирле латышларның холык-фигылен, портретларын чагылдыруга да игътибар бирә.

Әгәр «Без дә солдатлар идек» повестенда казакъларның милли йолалары белән танышсак, латыш халкына хас гомуми характер сыйфатларын күрсәк, «Соңгы китап» әсәре башкортларның гореф-гадәтләрен ачып бирү ягыннан әһәмиятле. Милли колоритны сурәтләү аша автор эпик киңлек тудыруга ирешә. Повесть кысасында ул татар һәм башкорт халыклары тормышындагы социаль әһәмияткә ия картиналарны күңелдә калырлык вакыйгалар ярдәмендә тасвирлый. Шул рәвешле, әдәби тукымада тарихи чынбарлыкны (Еникиләр нәселенең килеп чыгышы, җирле халык тормышы, НЭП вакыйгалары һ.б.) хикәяләүче күңеле аша үткәреп ачып сала.

«Соңгы китап» повестенда, беренче карашка, автор публицистик стильдә язылган повесть кысаларында татар һәм башкорт халыкларына гына хас булган кабатланмас

милли характерларны, ерак бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне, этнографик байлыкны сурәтли сыман. Хикәяләүченең үсеш этаплары, мавыгулары, аның

формалашуы, кичерешләр дөньясы әйләнә-тирә белән тыгыз бәйләнештә бирелә. Әмирханны тәрбияләп үстергән мохит күп төрле: гаилә, туганнары, Дәүләкән кешеләре, Дим буе табигате, кырлар, үзәннәр һ.б. Ә.Еникинең «Соңгы китап»

битләрендә искә төшерүләре, уйланулары буш җирдә генә бармый. Әдип катлаулы, каршылыклы, бормалы юллар узып, «соңгы җырын» үзенең укучыларына тәкъдим итә.

Соңгы, чөнки изге; соңгы, чөнки шәхес тормышы; соңгы, чөнки кадерле, кабатланмас үткән көннәр, үткән тормыш.

Әдипнең әдәби иҗаты органик рәвештә публицистик эшчәнлеге белән кушылып китә. Алар бер-берсен тулыландыра, иҗат лабораториясен ачуга юлларын күрсәтә,

әдәби иҗатындагы казанышларын тирәнрәк аңларга мөмкинлек тудыра. «Кояш баер алдыннан...», «Ченәкәй кем ул?», «Татар мәсьәләсе», «Сарьян», «Кем хаклы?»,

«Касыймга сәяхәт» һ.б. мәкаләләрен өйрәнеп чыгу нәтиҗәсендә, Ә.Еникинең берничә юнәлештә эшләвенә тукталу сорала.

Беренче нәүбәттә, әдипне татар халкының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге кызыксындыра. «Кояш баер алдыннан», «Татар мәсьәләсе» мәкаләләре аны кыю фикерле, милли рухлы шәхес буларак танытты. «Кояш баер алдыннан» публицистик

мәкаләләр җыентыгында төрле тарихи формацияләр барлана, әдипнең шәхси карашлары нигезендә бәяләнеп барыла.

Ә.Еникинең милли карашлары, халыкның үткәне, бүгенгесе турында уйланулары «Татар мәсьәләсе» мәкаләсендә ачыла. Әдип үткәнгә нәтиҗә ясаудан башлап китә. Дүрт йөз ел дәвамында рус илендә яшәгән татар язмышы аянычлы: «Та-тар. Көйдереп баскан тамга шикелле йөртәбез без бу данлыклы хәтәр исемне!»6. Фикерен дәвам итеп, Ә.Еники, урыс-татар мөнәсәбәтләренең сәбәпләрен эзли: «Һәркемгә мәгълүм булганча, шушы көнгә кадәр урысча мәктәп дәреслекләрендә, матур әдәбиятта, газета-журнал битләрендә, экскурсоводларның туристларга сөйләп йөрүләрендә «татарское нашествие», «татарское иго» дигән сүзләрне еш кына укыйбыз һәм ишетәбез. Без инде моңа күнегеп беттек диярлек. Ләкин бит ул тәфсилләп язылган яки сөйләнгән нәрсәләрне йөзләгән милләт халкы укый, ишетә»7. Татар халкының мәшһүр уллары һәрвакыт булып торган. Еники дә татар аксөякләренең урыс дәүләтенә итагатьле хезмәт итүен ассызыклый...

1 Еники Ә. Соңгы китап. Истәлекләр. – Казан: Татар.кит. нәшр., 1987. – 504 б. – 33 б.

2 Еники Ә. Әсәрләр: өч томда. III том. Хикәяләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1991. – 416 б. – 67 б.

3 Шунда ук. – 67-68 бб.

4 Заһидуллина Д.Ф. 1960-1980 еллар татар әдәбияты: яңарыш мәйданнары һәм авангард эзләнүләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2015. – 186-211 бб. – 191 б.

5 Әмирхан Еники // ХХ гасыр татар әдәбияты тарихы: дәреслек / Д.Ф.Заһидуллина, Н.М.Юсупова. – Казан: Казан университеты, 2011. – Т.2: ХХ йөзнең икенче яртысында татар әдәбияты. – 38-57 бб. – 54 б.

6 Еники Ә. Әсәрләр: биш томда. V том: Публицистик язмалар, мәкаләләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2004. – 479 б. – 52 б.

7 Шунда ук. – 53 б.

8 Шунда ук. – 57 б.

9 Шунда ук. – 59 б.

(Дәвамы бар)

"КУ" 03, 2019

 

 

Фото: "Казан утлары"

архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу фәнни эш (кандидатлык диссертациясе булса кирәк) кемгә кызыклы булыр икән? Их, журнал кемнәр кулына калды, ә?????? Модератор аша үтмәс инде бу фикер. Йөрәк әрнегәнгә генә яздым.