Логотип Казан Утлары
Публицистика

Камиллекнең чиге юк (ахыры)

Ирешелгән уңышларыбызны, милли хәятыбызны саклау, яңарту, милләтебезне теленнән, дененнән, диненнән яздырмас, яшәү-көнитешен кабатланмас сурәтләрдә чагылдырып калдыручы тормыш мәктәбе ул – поэма жанры.

(Башыннан укыгыз)

Чыпчык кына, димә

Шигъриятнең әйдәп баручы жанры поэма иҗатчыларны тар әдәби кысалар белән чикләми, хыялларына, иҗади мөмкинлекләренә тулы ирек бирә. Реалистик, романтик, хәтта утопик поэмалар янәшәсендә кинаяле, яшерен эчтәлекле, «җемелдәүле» образлы әсәрләр дә туа тора. Галим, шагыйрь, публицист Хәнәфи Бәдигый «Авылдан килгән чыпчык» әсәрен «аллегорик поэма» дип атый.

Африкада туып, җиһанның барлык кыйтгаларында үз булып киткән чыпчыклар, үзләренең кадерләрен белеп, язмышлары белән «шаярганны» яратмыйлар. Бер тарихи факт күңелдә, хәтердә. Кытайның «акыллы җитәкчеләре» соңгы елларда бөртекле ашлыкларның, бигрәк тә дөгенең уңышны аз бирә башлауларын чыпчыклар чүпләп бетерүдә күрәләр һәм ил буенча аларны юк итү кампаниясен башлап җибәрәләр. Беренче елны баерак уңыш алып, мактанып йөриләр, бүләкләр өләшәләр. Ә икенче елны ашлыкны элек «бәләкәй сунарчылар» чүпләп барган кортлар, бөҗәкләр, күбәләкләр ашап бетерә. Кытайлылар аңнарына килеп, долларлар түләп, дөнья буйлап, чыпчыклар җыя, кайтара башлыйлар, табигый балансны урнаштыралар.

Авылда гомер сөргән поэманың «каһарманы» Качкын кушаматлы чыпчыкны кардәшләре шәһәр белән танышып кайтырга җибәрәләр.

– Күреп-белеп кайт! – диделәр.

– Анда ничек яшиләр?

Нәрсә ашыйлар кешеләр?

Кошлар... безнең ишеләр?

Поэма иҗатчысы да чыпчыкның сәфәрен хуплый һәм үз чиратында аңа җитди сәяси «бурычлар йөкли». Шул рәвешле, чыпчык кала тормышы белән таныша башлый. Анда «Карап торсаң тамаша, Утлы язуларны күреп, хәтта күзләр камаша», ди «сәяхәтче» шәһәргә очып килеп төшүгә.

Чокыр-чакырлы, күптән кеше кулы тимәгән йортлар арасындагы юлларны хупламыйча, үлән үсеп утырган авыл урамнарын сагынып куйса да, кибетләрнең күп һәм төрле булуы беренче мәлне күңеленә хуш килә. Тик нәзберек кунак күпчелегенең исемнәре чит-ят телдә язылуын ошатмый. Күзенә маңгаена зур итеп татарча язылган «Бәхетле» сүзе чалынгач кына, җаны бераз тынычлангандай була. «Татарлашкан» чыпчык бераз милләтче дә икән әле. Барчабызны борчыган, тәшвишкә салган, татар рухына кагылышлы мәсьәләләрне калкытып куйганчы, «чик-чирик, зиф-тиф»тән башканы белмәгән чыпчык азык-төлек дөньясына чумып, авторның «эрудициясен» калкытып куярга тиеш була.

Бәрәңге, кабак, помидор,

Кукуруз, арыш, бодайлар

Килгән Америкадан.

Кәбестә, чөгендер, шалкан

Тары, арпа, кишер, суган,

Дөге, чия, карабодай

Таралган Азиядән.

Һиндстаннан, Кытайдан иңгән ризыкларны да санап киткәннән соң, чыпчык «авыр хәлдә» кала, «Ашап карарга һәммәсен җитмәс чыпчык гомере», дигән нәтиҗәгә килә. Шул ук вакытта ризыклар уртаклыгы халыкларны якынлаштыруга хезмәт итә ала икән.

Менә кайлардан башлана

Чын дуслык бу дөньяда.

Иҗатының төп максаты Качкынны ризыклар белән хозурландыру, шәһәрнең тышкы көязлеген тасвирлау гына булса, аллегориянең кирәге дә калмас иде. Тиздән шөбһәле, кыю, шактый «үтә күренмәле» фикер әйтелә: «Тел кыскартырга боерган Карга короле Каргин». Ошбу әмер беренче чиратта милли мәктәпләрнең киләчәгенә китереп суга. Әсәрнең язылу максаты алгы нәүбәткә чыга. Серлелек пәрдәсе алып ташлана.

Татар мәктәпләре беткән,

Татар теле киселгән.

Татар баласы илендә

Димәк ки – кимсетелгән!

Туган ил дип, утка-суга кергән, күпме батырлар үстереп биргән халыкны җәберләүне гафу итә, аңлый алмый «чыпчык».

Хәер, коронавирус дигән зәхмәт килеп туганнан соң, шәһәр урамнарының бушап калуын, ара-тирә күренгән кешеләрнең хастаханәдән качкан чирлеләрдәй, авыз-борыннарын ак, кара, яшел чүпрәкләр белән каплап, кулларына бияләйләр киеп селкенеп йөргән адәми затларның хәлләрен белеп китәргә туры килмәсен әле кошчыкка?

Шәһәр ризыклар төрлелеге, мавыктыргыч урыннары күп булуы белән ошаса да, чыпчык авылын сагына. Кайда яшәү, авылдамы, шәһәрдәме яхшырак дигән сорауга ул өздереп җавап бирә алмый, барысы да «үзеңнән тора», дип кенә котыласы урынга, бар җаваплылыкны Ходай белән Дәүләткә «сылап» калдыра. Янәсе, һәр җан иясе турында алар кайгыртырга тиеш. Кала базарында тамак туйдырып кайткан чыпчык үз мөстәкыйль иле, дәүләте булмаган, хокуклары киселгән халыкларга нишләргә, ничегрәк яшәргә дигән сөальгә «җавап» бирми, бу очракта автор да каһарманына «ярдәм кулын» сузмый.

Нәтиҗә ясап әйткәндә, Х.Бәдигый чыпчыгына күктән йолдыз чүпләргә «кушмаса» да, күңелен кымтырыклап, зиһенен борчып торган фикерләрен җыйнак сын-сурәткә сыйдыра алган. Поэмасы күп мәгънәле һәм тигез эшләнгән. Иң мөһиме: эчке әрнүен тышка чыгаруның сәнгатьчә отышлы алымын тапкан. Киләчәктә аллегорик, ас төшермәле ысул төп юнәлешебезгә әйләнеп китмәсен?!

Соңгы чор поэмаларының бер өлешендә матурлык, яктылык, игелеклелек, нәсел, бала кебек төшенчәләрнең эчтәлеген ачуга омтылган кыйммәтләр алга чыга. Башкортстанда яшәүче милләттәшебез Зөлфия Ханнанованың шагыйрә Э.Шәрифуллина фатыйхасын алган «Кот» поэмасы («М.Җ.»,2020, №13, 14) – шул рухтагы әсәр. Соңгы еллар татар поэмалары арасында сагышка «манчылган» лирик затның кылган ялгыш гамәлләре, кире кайтарып булмаслык югалтулары өчен үкенү сюжет сызыгын билгеләүче мотивка корылган әсәрне хәтерләмим. Фикерләвенә тиң шигъри бизәкләр, бай, күркәм теле, нечкә психологик күзәтүләре, ихласлылыгы – иҗатчы файдасына эшли торган гонсырлар (элементлар). Шулай да, иң әүвәл атамага чыгарылган «Кот» сүзенә аңлатманы кабул итә алмадым: «Өебезнең коты – затлы җиһаз».

Үзәккә алынырга тиешле төп мәүзугъка якынлашканчы, автор йөгерә-йөгерә өй җыештыруы (хатын-кыз вазифасы дип беләм) турында хәбәр бирә. Үзенә таяныч ноктасы эзләп, биш бала тәгәрәп үссәләр дә, әниләренең һәммәсен тигез күрүен искә ала.

Кичереш үзәгендә туасы баласын югалткан ана монологы – эчке сөйләме. Ул кайгыхәсрәт даирәсендә яши, җан тирәнлегенә үтү юлларын эзләп, читлектәге кош кебек бәргәләнә, кеше аңының иң тирән катламнарында яткан борчуларны ачу юлларын эзли. Авторның төп таянычы – психологик анализ, аның мөмкинлекләре.

Сүз дә юк, һәркайсыбызның сыкрандыра, сызландыра, төн йокыларыннан мәхрүм итә торган борчуларыбыз җитәрлек, элеккечә әйтсәк, буа буарлык. Тик шәхси борчуларны иҗтимагый күренешнең бер төре булган әдәбиятта, бу очракта мең еллык тарихлы поэма жанрында яңгырату мәҗбүри түгел иде кебек. Аның өчен истәлекләр дәфтәре барын яисә мәчеткә барып тәүбә итү, сәдака бирү мөмкинлеген дә онытырга ярамый.

Әлбәттә, «тураклап алган сабыемның җаны рәнҗеп, очып йөридер» кебек могтәбәр юллар күңелне тетрәндерәләр. Тик монда мотивация юллар арасында калган: бала ни өчен туракланган, кем гаепле? Лирик зат бар гаепне үз өстенә ала.

Мин гөнаһлы хәзер, өем котсыз,

Күңелемнән хәтта җыр кача.

Автор үзенең шәхси кайгысын дөньяви югалту дәрәҗәсенә күтәрә.

Бу өнемме, бу төшемме минем?

Тирә-ягым тоташ кара кан.

Арынырга теләп артык йөктән

Җирме әллә аборт ясаткан?

Автор бу юлларының мәгънәсен аңлы халәттә яздымы икән дигән сорау туа?

Чөнки җир шары шул тупас гамәлен кылса, беребез дә исән-имин кала алмыйбыз дигән сүз түгелме соң? Бу очракта коронавирусың да бала-чага уены гына булып күренер.

Һичсүзсез, табигый сәләткә ия шагыйрә шәхси хәсрәтләре дәрьясыннан «чыгып», телебезнең, милләтебезнең язмышы кыл өстендә торган көннәрдә һәр сүз остасы көрәшче булырга тиешлеген онытмасын иде. З.Ханнанова да бай телен, тойгы-хисләрен халык язмышы белән бәйләсә, сүз-кинжалын тиешле җиргә кадаса, шунда «Кот»ы да табылыр, яңа баласы да туар иде.

Тәнкыйди рух белән психологик юнәлешне табигый рәвештә кушып алып киткән әсәрләрнең берсе булып саналырга лаеклы «Качу» («К.У.» 2020, №6) олы жанрга үз мәүзугы, үз өслүбе белән килгән Рәниф Шәрипов каләменнән төшкән әсәр. Ул бер мәлне модага кереп алган, робагыйлар, газәлләр, кыска шигырьләр белән артык мавыкмыйча, шигъри җегәрен, тормыш-яшәеш агышын аңлавын, рухи дөньясын поэмаларында ачып, яңгыратып бирергә тырыша.

Вакыт ягыннан иң соңгы әсәрен ул олуг юбилейларга багышламый, әхлакыйэтик, иҗтимагый-фәлсәфи уйлануларын үзенең 70 еллык тормыш бәйрәме уңаеннан шигъри юлларга сала

«Качу»да төгәлләнгән эпик сюжет эзләү яисә аның эчтәлеген сөйләргә алыну – заяга вакыт уздыру гына булыр иде. Шагыйрьнең сирәк очрый торган гыйбрәтле тормыш юлы аның өчен ишек тоткасыдай таяныч та, сагынычлы истәлекләр, могтәбәр, берсенберсе кысрыклап килгән күчерешләр чыганагы да: яшьли ятим калу, «җылы кулы белән бәйләп», «елап сорамаска» өйрәткән детдом, югары уку йортыннан гаскәри хезмәткә алыну, салкын якта корабта сигналчы матрос, кече командир хезмәте, Төньякның кырыс, давыллы табигате аның исәнлеген какшата, ел ярымнан инвалид егетне Казанга китереп куялар.

Поэмасының беренче бабында балалар йортының исемен, урынын тәгаенләмичә генә, йөзләгән баланың хезмәт белән тигезлектә узган елларны сагынып искә ала: «кемдә пычкы, көрәк, балта... Кызлар савыт-саба, идән юалар...» Яшьлегенә мәгънә, җан җылылыгы биргән вакыйга-апасы янына Казанга барып кайту. Татарның башкаласы аңа сагышлы илһам белән беррәттән (әлегә анда калып булмый) күтәренке җылы рух та бирә.

Ә без тагын качтык йортыбыздан,

Ике көнгә, тагын Казанга.

Тарта иде безне ерак кала,

Әйтерсең, ул балдан ясалган.

Берничә елдан соң янәдән апасы кырына килүдә Казанны ихластан яратып, ул чорда күңеленә сеңгән хисләрен гомере буена уылдык бөртегедәй саклый. Кыскасы, поэма үзәгендәге вакыйгалар агышында, өслүбендә шаклар катарлык, «кара әле син аны, ничекләр биетә шигырьне», дип, телне шартлатып куярлык яңалык та юк шикелле. Эчке сиземләвенә таянган лирик-фәлсәфи юнәлеш, үтә реалистик өслүб, якты сагыш, моңсулык белән сугарылган аң агышы... Замана чалымнарына ияреп, мод-постмодернистик «изм»нарга иярмәгән, айның аръягына чыгып, хыялый дөньяви сәрхушлегенә дә чуммаган шагыйрь үзен олы шигърияткә алып кергән, бәет-мөнәҗәтләрдә, озын лирик җырларда калыплашкан 10-9лы иҗеккә, классик силлабик шигырьгә тугрылыклы калып, фикер-ниятләрен мәкаль-әйтем, хикмәтле гыйбарәләр агышына сыйдыру юлын сайлаган. Үзәк каһарман – шатлана, кайгыра белгән, үзен «камчылый-камчылый» яшәүнең мәгънәсен эзләгән, халык, туган телебез язмышы турында әрнүле уйлануларын йөрәге аша уздырган лирик иҗатчы үзе. Бер яктан, ул сызлану фәлсәфәсен алга сөргән суфыйчылар шикелле тәңрегә табынып хисләнгән эгоцентрик шәхесне хәтерләтеп куйса да, акрынлап аның башка сыйфатлары өскә калка: «була кайчак, юллар дөрес кебек, / Ерагая ләкин арабыз». Язмышыңнан качып булмый икән, / Балачактан китеп булса да», дип, туктаусыз уйлана, эзләнә. Аның уенча, адәм баласы гомере буена тормыш, язмыш сынавын уза. Ул үзен алда ни-нәрсә көткәнен белми, аны кире кайтып булмаслык «газап тулы тоташ үкенеч» көтә.

Шагыйрьнең иң яратмаган, җене сөймәгән халәте – ялгызлык. Үз тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, ул бу мотивны кайта-кайта үстерә. Балалар йортында үткәргән чорны чагылдырган «Ялгыз булсак, бәлки, елар идек, / Күмәк күчтә күңел түземле», дигән әхлакый сөземтә туа. Дөньяның ачысын-төчесен татып, шәхес буларак җитлеккән кеше уе: «Киләчәктән түгел, чорлар буе / Ялгызлыктан адәм курыккан». Кеше нинди генә гаярь, гыйльми, һөнәри әзерлекле булып, югары дәрәҗәләргә ирешмәсен, халкы мескенлектә яшәсә, тулы бәхеткә тара алмый. Әгәр «Өммәтең булса сүтелгән», «Чыккан чакта соңгы күпердән» җаның өшеп, югалып калырсың!

Татар халкының олы вә ахыр үкенечле язмышын күз алдыннан уздырып, аның хәзерге халәтен тышаулы атка тиңли. Күңелгә тия торган чагыштыру, әмма аның белән килешергә туры килә.

Тышаулы ат һаман бер урында,

Казыгына бавы уралган.

Чынбарлыктан кача белгән саен

Яугир рухы көн дә сүрелә.

Буйсындырылган кавемнең матди, димәк, иҗади мөмкинлекләре кысылган. Тук яшәү өчен аңа ике генә юл калдырылган.

Йә буласың син указлы мулла,

Йә буласың татар-йомышлы.

«Җиләк мәйданы»нда өреп тутырылган күркәдәй тәкәбберләрне тәлинкә тотып, томан туйдыручыларны шагыйрь гафу итә алмый. Ялагайлар турында язганда, аның тавышы кырыслана, усаллана.

Ялганчылар, оятсызлар ашый

Хәрәм ризык алтын савыттан.

Тел язмышы шагыйрьне иң борчыган мәүзугъларның берсе, аны танымаучыларны ул «хурлык тактасы»на кадаклый.

Үз нәселен сөйми. Мокыт, мөртәт –

«Нинди файда миңа бу телдән?»

Исемсез бу йолкыш килмешәкнең

Күперләре сүнгән. Сүтелгән.

Шәхси мәнфәгатен миллилектән өстен куйган кешеләргә аның бәясе гаять җитди.

Килер ул көн. Аннан качып булмый. Сиңа, миңа. әллә кемгә, –

ди, ул кашын җыерып, маңгаен сырлап.

Әдәби барышка, аның үсешенә булсын дип, хезмәт иткән сүз осталарын олылап яза шагыйрь.

Милләтнең чын әдип-батырлары

Рәнҗетелә көн дә кадерсез.

Сез идегез безгә иман-кыйбла,

Чын шагыйрьләр, Тукай кебекләр.

Исем-фамилияләрен әйтмәсә дә, кемнәр турында борчылганы көн кебек ачык. Лаеклы булып та премияләрне алмаганнарны «тынычландырып» та куя. «Дәүләт бүләкләрең бармы диеп, Сорамаслар теге дөньяда». Төньяк салкыннарында, кар бураннарында ныгыган «нордик характерлы» Р.Шәрипов берәү генә. Бу холкы аның «Тәрәзәдә утлар», «Ян, учагым», «Күк һәм күңел йолдызлары» кебек китапларында чагыла, тәнкыйть мәкаләләре дә аның «йогынтысында» язылганнар, диярсең. Г.Морат «Чиксезлеккә манып каләмне», Г.Садә «Изүен ачкан җилләр», М.Шаһимәрданов «Шигърият иясе» һ.б.

«Качу» әсәрендә җемелдәүле сурәтләрдән, серлелектән баш тартып, ачыктаначык, син «мөртәт» дип маңгайга бәреп сөйләшүгә өстенлек бирсә дә, ул тормыш ләззәтләреннән, сөю-сөелү кебек интим хисләрдән, дөнья бизәкләреннән – хатынкыздан йөз чөереп яшәүче дәрвиш түгел. Юкка гына шагыйрә Н.Сафина мәкаләсен «Җиргә төшә сөю йолдызлары» («К.У.» 1998, №1.) дип исемләмәгәндер.

Үзе искәртүенчә, беренче саф мәхәббәтенә ул «Меңнән бер өлеш» (2006) исемле лирик рухлы, садә кичерешле поэмасын багышлый. Эротикага да өлеш чыгарып, мәхәббәт хисенең тирәнлекләренә үтеп керү җәһәтеннән ул Р.Харисның «Өч үбешү» поэмасына көндәшлек тудыру дәрәҗәсенә якынлашкан әсәр, минемчә. Бәяне укучылар үзләре бирсен дип, поэмадан ике өзек кенә китерәм.

Бас чиратка, күр, еракта әнә

Фәрештәләр сөю өләшә.

Яисә

Очып килдең кебек, кочып алдың,

Үбеп алдың, уйлап тормадың.

«Качу» әсәрендә дә ул мәхәббәткә карашын чыш-пыш кебек символларга төреп интекмичә, турыдан «сылый».

Яратканда чынлап яраттым мин.

Яратмасам алдый алмадым.

Шунда ук кәпрәеп китеп, башкаларны кимсетеп алуны да оятка санамый.

Мин яулаган чиксез мәхәббәтне

Теләп калам барыгызга да.

Татарның бүгенге халәте, киләчәк язмышы турында уйлаганда, «без бөек халык», «без олы милләт» дип, үткән бөеклекләр белән үз-үзебезне үсендереп күкрәккә кагып кына телне, димәк ки, милләтне саклап калып булмый, ди «Качу» авторы. Яшәешебездә гел чигенү: заманында ханнар аралашкан лөгатебезне мәктәпләрдән куып чыгару, уку йортларында татар бүлекләрен кыскарту белән килештек, карар кабул итсәк тә, милли дәрелфөнүнне ача алмадык, ди кебек шагыйрь.

Татар язмышы турында уйлаганда, аның каләме – корыч, сүзе – ук. Ул башкаларны тешсезлектә гаепләп, үзе читтә калу ягын каермый. Бәла уртак, җаваплылык уртак. Поэмага бирелгән исемнең асыл мәгънәсендә түбәндәге сүзләр тулы көчкә ачыла.

Кача белдек. Яраклаша белдек.

Ләкин кайчан кире кайтабыз?

Дөнья тулы качкан татар белән

Кемнәр соң без? Кайда, кайда без?

Туган-үскән җирдән качып була, «Кереп ятып кына кабергә», дип раславы белән килешмәскә дә мөмкин. Әгәр үз илеңдә иркенләп әби-бабаң, ата-анаң телендә белем алу мөмкинлеге булмагач, һәр җирдә «говорите на нормальном, понятном языке» дип, кычкырып торсалар, җирсү хисләреңне дә тоярга мәҗбүр буласың. Яңа Конституция буенча дәүләт төзүче милләт вәкилләре байлыкка таруга, читкә чыгып китү, балаларын шунда урнаштыру ягын карыйлар. Татарның ул яктан да мөмкинлекләре чикле шул. Бер әсәрдә генә, ул нинди генә күләмле булмасын, бар уй-хисләрен, теләкниятләрен сыйдыра, җанын ачып сала алмый әдип. Р.Шәрипов та укучыны котыртып, өметләндереп калдыру әмәлен таба.

Аяусыз мин ялган, яман сүзгә, Усаллыгым золым-җәбергә. Куәтем бар, сүзләрем күп әле. Әйтми торам әле хәзергә.

Көтәбез, ашыкмыйбыз, үзе әйтмешли. «Алда әле безнең Мәңгелек бар». Шагыйрь «Бүгенгедән качып буладыр ул, /Котылгысыз ләкин киләчәк... Аннан качып булмый» кебек килешүсез бәяләре белән сискәндереп, каз тәннәре чыгарып, хәтта диннәрнең явызларны «көткән» кыямәт турындагы тәгълиматларын искә төшереп куя кебек. Шуңа күрә, М.Садриның «Сандугачлар сайрый чут-чут дип, /Безнең илдән матур ил юк дип», кебек тезмәләргә мөкиббән китеп, һаман да аны мактап, панегерик сырлаган затларга Р.Шәрипов поэмасын укымаска тәкъдим итәм!

«Качу» җиңел, кәеф күтәрү өчен укый торган әсәр түгел. Тышкы шигъри тигезлек, бертөслелек өстенә артык тирәнгә керүләрне яратмаган укучыны ялыктырырга мөмкин. Иҗатчы шигъри дулкынын, дөресрәге классик калыпны диалог-үзара сөйләшү, эндәш, мөрәҗәгать һ.б. алымнар исәбенә үзгәртеп, баетып җибәрсә, бер тынлылыктан арыныр иде кебек. Болары киңәш бирүем түгел, уйлануым гына. Р.Шәрипов бүгенге халәтебезне үз язмышына бәйләп, тирән кичерешле, аңа гына хас шигъри өслүбтә уйландыра, тәрбияли торган әсәр иҗат иткән.

Йомгак урынына

Татар халкының безгә мәгълүм тарихын поэма жанрының үсеше буенча да танып була, дисәк тә зур ялгыш булмастыр. Язма-басма әдәбиятыбызның юл башында торган Кол Галинең «Кыйссаи-Йосыф» поэмасыннан дәрт, ышаныч, иман нуры алган шигъриятнең олы төре башка жанрлар белән аралаша, үз кыйммәтләре белән дә бүлешә-бүлешә ныгыган, сүнмәгән, сүрелмәгән килеш эстафетаны безнең көннәргә китереп җиткергән. Татарның үзедәй һаман иҗади гамәл вә халәттә, халык язмышы үзәгендә үз юлы белән бара поэма жанры. 2019, 2020 елларда иҗат ителгән, югарыда карап үтелгән, төрле юнәлешле поэмаларда милли яшәешебезне, телебезне саклауга омтылыш үзәк юнәлеш булып күтәрелә. Ирешелгән уңышларыбызны, милли хәятыбызны саклау, яңарту, милләтебезне теленнән, дененнән, диненнән яздырмас, яшәү-көнитешен кабатланмас сурәтләрдә чагылдырып калдыручы тормыш мәктәбе ул – поэма жанры.

Иң соңгы елларда иҗат ителгән поэмаларның иҗатчылары, тулаем алганда, татар әдәбиятының төп үсеш юлына – реализм белән романтизм бердәмлегендә ирешкән казанышларына хилафлык итмәгәннәр.

 

"КУ" 12, 2020

Фото: pixabay

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев