Логотип Казан Утлары
Публицистика

"Казан утлары" китапханәсе сериясеннән 13нче китап бастырылуга әзерләнә!

Яңа китап тиздән сезнең кулларда булачак!

Күренекле язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ринат Мөхәммәдиевнең бу китапка кергән повесть һәм хикәяләре сәяхәтнамәләр жанрында язылган. Дөньяның кайсы гына почмагына барып чыкмасын, хәтта кеше аягы басмаган атауда да язучы татар эзләренә тап була. Җәннәт почмагына тиң кыргый утраулар, цивилизацияле илләр турында язганда, язучы сурәтләү чараларын мулдан куллана. Шуңа да әсәрләрне укыганда, укучының күз алдында гүзәл манзаралы картиналар җанлана, ә инде алардагы милли рух халык язмышы турында уйлануларга этәрә.  

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев