Логотип Казан Утлары
Публицистика

Рифә Рахман Төркия татарлары белән очрашты

Бу көннәрдә Төркиягә килгән галимә, язучы Рифә апа Рахман Искешәһәрдә һәм Корыһөек авылында яшәүче татарлар белән очрашты.

Бу көннәрдә Төркиягә килгән галимә, язучы Рифә апа Рахман Искешәһәрдә һәм Корыһөек авылында яшәүче татарлар белән очрашты. Шулай ук Искешәһәр татарлары җәмгыятенең татар теле һәм музыка дәресләрендә булды. Туган телебезне өйрәнүгә кагылышлы киңәшләрен бирде. Гомумән, Рифә ханым катнашында узган һәр очрашу татар әдәбияты, татар теле, мөһаҗирләрнең нәселләре, язмышлары хакында кызыклы фикер алышулардан торды. Биредә яшәүче татарлар белән аралашканда язучы: “Төркиядә яшәгән татар халкының рухи хәл-халәте бүгенге көндә рәсәйнекеләрнеке белән бер төслерәк. Һәрберебездә үз Ватаныбызга, илле булуга сусау көчле. Шул ук вакытта, көн дәвамында төрки телне ишетеп торуыгыз белән, сез безнең шәһәр халкыннан хәтта бәхетлерәк тә. Безгә бергәләшеп ничек тә ана телебезне килер буыннар өчен саклап калырга кирәк. Мәктәпләребез бер-бер артлы ябыла һәм дәресләребез киселә барган шартларда, без дә сезнең рухи яклауга, теләктәшлегегезгә мохтаж. Татарстандагы милләттәшләрегез, милли җанлы дәүләт ирләре, үз чиратларында, булдыра алганча, кардәшләребез туфрагында традицияләребезне яшәтүдә, туганнарыгыз белән бәйләнешләрне ныгытуда сезгә дә ярдәм кулы сузарлар дип өметләнәм”, - диде.
Икенче көнне язучы Искешәһәрдән ерак урнашмаган, бер гасырдан артык тарихка ия татар авылы Корыһөеккә сәфәр кылды, авылда яшәүче өлкән яшьтәге апаларның туган телебездә “Казан сөйләме” белән сөйләшүләренә сокланды.

Искешәһәрдә, авылда яшәүче татарлар Рифә ханымга ерак араларны якын итеп килүе һәм туган телебезнең байлыгын, камиллеген аңлатуы, шәҗәрәләр төзү өчен кирәкле мәгълүматлар бирүе өчен рәхмәтле.


 

Айзирәк Гәрәева-Акчура, Төркия

Фото: авторныкы

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев