Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирында (Татар китабы йорты) узачак Дәрдмәнд истәлегенә багышланган «Видагъ» күргәзмәсе узачак

20 октябрьдә сәгать 12:00дә Татар китабы йортында татар әдәбиятының классик шагыйре, җәмәгать эшлеклесе, сәнәгатьче һәм хәйрияче Закир

Рәмиевнең (Дәрдмәнд) тормышы һәм иҗатына багышланган күргәзмә ачыла.

2021 нче елда татар халкының иҗтимагый-мәдәни тормышында зур урын

алып торган бу шәхеснең вафат булуына 100 ел тулды.

Тарихи һәм билгеле бер дәрәҗәдә географик шартлар бу уникаль

шәхеснең матди мирасын саклауны шактый катлауландырган. Дәрдмәнд

белән бәйле булган, Татарстанда бик аз күләмдә тупланган документаль

чыганаклар, фото һәм шәхси әйберләрнең күбесе хәзерге көндә Милли музей

фондларында саклана. Күргәзмәдә әлеге сирәк ядкәрләрне күрергә мөмкин

булачак. Шул ук вакытта башка мирасханәләрдә сакланган материаллар да

урын алачак.

Күргәзмә эшләү дәверендә музейда Дәрдмәнднең тормышы һәм

иҗатына багышланган лекцияләр, очрашулар, түгәрәк өстәл оештыру күздә 

тотыла. Шагыйрьнең иҗаты, танылган сәнгать осталары, музыкантлар һәм

артистлар башкаруында әдәби-музыкаль кичәдә яңгыраячак.

Күргәзмә ачылу 20 нче октябрь, 12:00 сәг.

Адрес: Казан, Островский урамы, 15 нче йорт

Керү түләүсез. Теләге булган һәркемне көтеп калабыз.

Аккредитация өчен телефон: 89196302843 (Айгөл)

Белешмә өчен:

Дәрдемәнд (Рәмиев Мөхәммәдзакир Мөхәммәдсадыйк улы) - татар шагыйре,

меценат, җәмәгать эшлеклесе, сәнәгатьче, алтын приискалары хуҗасы, 1859 елның 23

ноябрендә Ырынбур губернасы Эстәрлетамак өязендәге (хәзерге Башкортостанның

Мәләвез районы) Җиргән авылында туа.

1905 елдан Шакир белән Закир Рәмиевләр Ырынбурда матбугат чыгару эшен

башлыйлар. 1906 елда «Вакыт» гәзите (башта атнасына өч тапкыр, аннары көн дә чыга

башлый), 1908 елдан «Шура» журналын чыгара башлыйлар. Бу басмалар 1918 елга кадәр

чыгып килә. Аларда төрле юнәлештәге әсәрләр, шул исәптән, Ризаэтдин Фәхретдин,

Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Камал, Мәҗит Гафури, Шаехзадә Бабич әсәсрләре басыла.

1906 елда Закир Рәмиев I Дәүләт думасына депутат итеп сайлана. Оренбург шәһәр

идарәсе әгъзасы була. Ярлыларга ярдәм, ятимнәрне тәрбияләү комитетларын җитәкли. Ул

үз исәбенә чит илләрдә студентлар укыткан, татар мәктәпләре, мәдрәсәләре өчен

дәреслекләр алып биргән.

1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң ул алтын прискаларын Совет дәүләтенә

тапшыра. Башта Оренбургта яши, соңрак Орск шәһәренә кайта, мәдәният эшләре белән

шөгыльләнә, татар орфографиясен камиләштерү проектларын төзи. 1921 елгы ачлык

вакытында халыкка ярдәм итү эшен оештыруга керешә, ләкин авырып китә һәм шул

елның 9 октябрендә вафат була.

Фото: "Татар китабы йорты"

архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: