Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР КИТАБЫ ЙОРТЫНДА «ИМЛӘ» КҮРГӘЗМӘСЕ АЧЫЛА

«Имлә» күргәзмәсе татар язуы тарихы контекстында татар әдәбияты тарихына багышланган. Әлеге күргәзмә Татарстан Республикасы Милли музее фондында саклана торган экспонатларны үз эченә ала.

2021 елның 9нчы сентябре

Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар

китабы йорты)

Казан шәһәре, Островский урамы, 15нче йорт

«Имлә» күргәзмәсе татар язуы тарихы контекстында татар әдәбияты

тарихына багышланган. Әлеге күргәзмә Татарстан Республикасы Милли музее

фондында саклана торган экспонатларны үз эченә ала. Ләкин күргәзмәнең төп

өлешен яшь рәссам һәм каллиграф, Истанбулдагы сәнгать университеты

студенты Айзат Минһаҗевның каллиграфик эшләре тәшкил итәчәк.

Күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк эшләрнең бер бик мөһим үзенчәлеге бар:

барлык эшләр дә Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль

фатирында (Татар китабы йортында) узачак күргәзмә өчен дип ясалды.

Күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк һәр 4 картина да Татар китабы йортында әдәби-

каллиграфик перформанс вакытында ясалды. Рун язуы белән картина язу

вакытында Айзат Минһаҗев музейның нәни кунаклары – балалар белән остаханә

уздырган иде. Һәр картинада теге яки бу әдәби әсәрдән яки халык иҗатыннан

өзек китерелгән. Мәсәлән, рун язуы ярдәмендә – төрки мәкаль, уйгыр

язмачылыгы ярдәмендә – Йосыф Баласагунлының «Котадгу белек» әсәреннән

өзек, гарәп имләсе ярдәмендә Сәйф Сараиның «Гөлестан бит-төрки» әсәреннән

өзек язылды. Ә 1930 елның символына әйләнгән Яңалифтә исә Шәйхи

Маннурның «Бәхет» поэмасыннан юллар китерелде.

Күргәзмә ачылышы вакытында Сез барлык картиналарны да күрә, аларның

язылу тарихлары белән таныша алачаксыз. Чарада танылган тарихчылар, 

каллиграфлар һәм Татарстан Республикасы Милли музееның фәнни

хезмәткәрләре катнашачак.

Көне: 9 нчы сентябрь

Башлана: 14:00

Белешмәләр өчен телефон: +7 919 630 28 43 (Айгөл Абдрахманова)

Фото: Татар китабы йортыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев