Логотип Казан Утлары
Публицистика

Татарстан укучыларын “Россия халыклары традицияләре” онлайн-квестында катнашырга чакыралар

10 июньнән 30 августка кадәр 1-11 сыйныф укучылары өчен “Россия халыклары традицияләре” дигән онлайн-квест үткәрелә.

10 июньнән 30 августка кадәр 1-11 сыйныф укучылары өчен “Россия халыклары традицияләре” дигән онлайн-квест үткәрелә.

Балалар анда күңел ачу рәвешендә Россия халыклары традицияләренең күптөрлелеге, үзенчәлекләре һәм чыганаклары белән танышачак. Онлайн-тестка, төрле халыкларның көнкүреше, бәйрәмнәре һәм, шигырьдән алып, биюгә кадәр, уникаль сәнгать әсәрләре турында сораулар кергән. Онлайн-квест Россия Мәдәният һәм Мәгърифәт министрлыклары тарафыннан тормышка ашырылучы “Культура для школьников” проекты, 2022 ел – Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында үткәрелә.

“Россия халыклары традицияләре” онлайн-квестында катнашучыларны теркәү 6 июньдә https://traditions.foxford.ru сайтында ачылган.

Квестта катнашучылар һәм җиңүчеләргә махсус призлар тапшырылачак. “Культура для школьников” Бөтенроссия проекты буенча әзерләнгән өстәл уенына ия булу өчен, квест узарга һәм Вконтакте челтәрендә, #вдобрыхтрадициях хэштегын куеп, нәтиҗәсе белән уртаклашырга кирәк.

Фото: https://traditions.foxford.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев