Логотип Казан Утлары
Роман

Алло, кем әле бу?! (дәвамы)

Лариса ханым, абына-сөртенә, әнисенең каберен күпме генә эзләсә дә, таба алмады. Соңгы өмете – төпчек сеңлесе Валяда гына. Ул хәтерләргә, чамаларга тиеш. Күрше Олы Имән авылында гына яши ул. Шулай да хатынның ул салага күңеле тартмый иде.

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

***

Вакытлыча тоткарланучылар камерасына эләгүе Бориковка кайчак ниндидер яман төш күреп кенә яткандай тоела. Менә хәзер уянып китәр дә бөтен газап-борчулары иртәнге томан кебек җылы кояш нурлары астында таралып, юкка чыгар сыман. Ләкин тикшерүче чынбарлыкның бик дәһшәтле һәм бернинди дә төш түгеллеген һәрдаим исенә төшереп тора. Күптән түгел генә, йөгереп үк бармаса да, нык адымнар белән алдырган
тормыш юлы, бөтен дөньясы, күз ачып йомганчы убылып, җимерелеп төште бит! Әлеге караңгы уйларының болыты куерганнан-куера барып, Юраның йөрәген әрнеткәннән-әрнетә, чарасызлык күңел төшенкелегенә китерә иде. Шул каралып торган күңел болытлары арасыннан берәр яктылык төшмәс микән дип тә өметләнде ул. Хәзерге мәлдә кем дә булса Юра турында уйлый,
кайгырта микән?! Әнисе, хатыны, сүз дә юк, нишләргә белмичә бәргәләнә торганнардыр. Ләкин күпме генә борчылсалар да, ничек ярдәм кулы суза алсын инде алар? Берсенең, гади тормыш белән яшәп, акчасы да, ярдәм кулы сузарлык әшнәләре дә юк; икенчесе бүген-иртәгә бала табарга тиеш. Бар өмете хәзер Марс белән Игорьлар кулында! Яңа иптәшләре булышу турында уйлый микән?! Әллә инде бүтән кирәге юк дип, кул селтәделәрме?
Ә Фәндәс?! Юк! Мәктәптә укыганда шәһәр зимагурлары акча сорап
бәйләнгәндә дә ташлап качкан иде бит ул! Аңа ышанып булмас! Димәк, боксёр егетләр төркеме генә кала! Алар да кул селтәсә, чыгу, котылу юлы юк та юк.
Юра, әрнеп, камерадагы такта ятагына чалкан ятты. Штукатурлары коелган шыксыз түшәмгә карап, газаплы уйларыннан котылырга маташты. Бүлмәнең чат-чатлары артык дымнан, җилләтелмәгәнлектән гөмбәләп, күгәреп чыккан. Урыны-урыны белән су тамчылары җыелган. Әлеге шыксызлык та аның күңеленә шом сала, шуларны күрмәс өчен ул күзләрен йома. «Әнкәй җанкисәгем, бик авырдыр шул сиңа! Кесә телефоныма хәтле алдылар бит, юкса шалтыратып, хәлләреңне белер идем, тынычландырыр идем. Мин бит аның бердәнбере, үткәне, бүгенгесе, киләчәге идем! Гомере буе очын-очка ялгап, мохтаҗлыкта яшәсә дә, үз авызыннан өзеп, улы ким- хур булмасын дип тырышкан, тамагын тук иткән кеше бит син!» Юра да, үзенең һәм әнисенең тормышын якты, шатлыклы итәргә хыялланган иде! Инде шул кояшлы тарафка, бала чагындагы хәерчелек хәсрәтләреннән котыла барып, ныклы юл да алган иде. Йа Ходам, кайсыдыр мизгелдә дөрес булмаган сукмактан кереп кителгән бит! Эшкуар егетләр белән генә аралашып яшисе калган да... «Хәерчегә җил каршы» дигәндәй, нәфесен тыя алмады шул! Күңеленә кереп оялаган нәфес шайтаны «мөмкинлек булганда, ала бар, кесәңә сала бар!» дип саташтырып, котыртып торган,
күрәмсең. Кем әйтмешли, адәм баласының шайтаны туганда ук күңеленә кереп оялаган була, һәм аны чиктән чыкмасын өчен гел тыеп торырга кирәк икән. Улы яхшырак яшәсен дип, идән юарга да, йә булмаса, стена штукатурларга да чабып, әнисе аңа әллә ни тәрбия сабаклары да бирә алмады. Арып-талып кайта иде дә, кайда утырса, шунда йоклап китә торган иде! Тамаклары тук булсын дип, эштән эшкә чапты шул... Җәйге ялларда исә, улын Салмачының җиләк кырларына ияртеп барып: «Әйдә, улым, бер
туйганчы җиләк ашарсың, кышка витаминнар җыярсың», – дия торган иде. Юра шунда кызгылт матур җиләкләрне шартлаганчы ашый иде дә соңыннан эче авыртудан интегә иде.
Юра Дмитриевич Бориковның күз алдына тормыш авырлыкларыннан йончыган, шомырт кара чәчләренә чал кунган, шуңа карамастан күзләреннән табигый юашлык, мәрхәмәтлелек сибелеп торган әнисе Лариса килеп басты. «Кичер, зинһар, кичер мине, әнкәй, шундый авыр кайгыларга салганым өчен, зинһар, гафу итә күр! Алдагы тормышыңны бәхетлерәк, шатлыклырак итәргә тырышкан идем, ни кызганыч! Барып чыкмады. Ахры,
безнең язмышка төрмәгә утырулар язылып куелган! Син бит үз гомереңдә миңа бер генә авыр сүз дә әйтмәдең, кул күтәрмәдең, рәнҗетмәдең. Әтисез, бер яклаучысыз үсә дип, кайбер тәртипсезлекләремне дә кичерә идең, кызгана идең. Кирәк булган икән, әнкәй, кирәк булган сабагы да! Бәлкем, хәзер бу хәлгә калмаган да булыр идем...»
Юраның керфек араларыннан күз яшьләре сытылып чыгып, бите буйлап тәгәрәде. Ул әрнеп, йөзтүбән капланып ятты, башын беләкләренә салган килеш, үксеп елап җибәрде.


***

Сөекле улы Юраның – Юрочкасының кайдалыгын Дамир килеп
әйткәч, ана кеше күпмедер мәлгә ни булганын төшенеп җиткерә алмыйча, миңгерәүләнеп торды. Ничек кулга алдылар, ни өчен, кайда соң ул? Хәбәр китерүче Дамир Лариса ханымны тынычландырыр өчен:
– Сез, зинһар, борчылмагыз, Юраның бер гаебе дә юк, минемчә.
Тикшерерләр дә чыгарырлар, менә күрерсез, – дип юатты.
Ана кешенең аңына эшнең асылы, ниһаять, барып җитте кебек. «Минем улымны кулга алдылармы, минем бердәнберемне, җанкисәгемне, хәзер үк Чаллыга шалтыратырга кирәк. Хатынына да хәбәр итәргә», – дия-дия, кычкырып елап җибәрде.
– Зинһар, борчылмагыз, әлегә хатынына җиткерми торыйк. Аллам
сакласын! Бала тапканда, нык борчылып, өзлегеп китә күрмәсен. Ул арада киленегез исән-сау бәбиен дә алып кайтыр, Юра да чыгар, әле без бәби тәпиен дә уйный-көлә юачакбыз, Лариса ханым! Игорь Пантелеймонович та ярдәмебездән ташламабыз, кирәк булса, яхшы адвокат та ялларбыз, матди яктан да булышырбыз диде, – дип юатты Дамир.
Лариса ханым:
– Зинһар, үтенеп сорыйм. Коткарыгыз минем улымны, бердәнберемне! – дип, Дамир алдына тезләнде һәм:
– Ул тырышты, ул йөгерде инде, ике-өч эшкә чапты. Машинасын да, бакчасын да, фатирын да юнәтте. Тик миңа бернәрсә дә кирәкми, барысын да сатсак сатарбыз, баламны гына кире кайтарыгыз?! Әйдә, улым, күрсәт, миңа, кайда ята ул, кайсы милиция бүлегендә, әйдә, күрсәт! – дип, хәбәр китерүченең аякларын кочып шыңшырга тотынды.
– Лариса апа, әлегә аның янына беркемне дә кертмиләр, без инде Марс белән дә сөйләшеп карадык, әлегә мөмкин түгел, дип кенә җавап бирәләр. Хәзер иң мөһиме – яхшы адвокат ялларга, аннан эшнең ахырын сабыр гына көтәргә кала!
– Хатынына ничек аңлатыйм соң, ул да әти-әнисе янына кайтып китте. Әйтәм аны көнгә ике-өч тапкыр Юра белән элемтә юк дип, борчылып шалтырата. Кайгырма, кызым, ул тирәдә элемтә юктыр, кайтып җитүенә сиңа хәбәр бирдерәчәкмен, дип юата килдем. Менә хәзер нәрсә дип аңлатырмын инде.
Ана кеше улының стенага эленгән фотосы янына килде.
– Үзенең туачак сабыен больницадан барып алырга «әнкәй, күп итеп ак розалар алабыз, улымның йә кызымның бәхете ак булсын», дигән иде. Бала бишекләре, арбасына хәтле алып куйган иде бит! Шунда әйтә тордым, ашыкма әле, улым, башта төкле аягы белән якты дөньяга килсен, дигән идем. Ашыкты шул, балам, ашыкты. Бездә бит тумаган балага тегесен- монысын, кием-салымын алдан алып куярга ярамый дигән ырым бар! Тыңламады шул, тыңламады! 

***

Кайбер борынгы кабер ташлары алга-артка кыйшайганнар иде,
әйтерсең лә, үрә катып басып торып хәлсезләнгәннәр дә, сыгылып
төшкәннәр! Лариса ханым кабер өстендәге язуларны, кеше исемнәрен укый-укый үзенең газиз әнисе яткан урынны эзләде. Каберстан күптән каралмаган: үлән баскан, агач чардуганнар еллар буе яңгырлар астында коена торгач, муртаеп, череп, сынып-таралып төшкән. Әнисенең яткан урыны уратып кына да алынмаган иде шул... Элегрәк акча булмау кулына сукса, инде тормышлар рәтләнде дигәндә генә, Юрасы, бердәнбере, җанкисәге... Әнкәй, кемнәр каргады икән безне? Исерек атай белән яшәп, үзең дә рәхәт күрмәдең, без – балаларыңа да Ходай Тәгалә рәтле-башлы тормыш бирмәде. Улларың Витя белән Коляң әтиебез кебек эчеп үлде, өлкән апам Наталья каядыр Себер якларына чыгып китеп югалды. Ә син берәр хәбәр җибәрер, һич булмаса, кайтып төшәр дип, соңгы сулышыңа кадәр өзгәләнеп көттең. Әй, Юригым эләкмәгән булса, Наталья түтәен дә эзләтмәкче иде, синең кабереңә тимердән чардуган да куярга хыялланган идек. Бик кайгыртучан бала булып үсте шул, бәгырь кисәгем. Хәленнән килсә, барыбызга да ярдәм кулы сузар иде.
Аның күзләреннән эре яшь тамчылары тәгәрәде. Лариса ханым, абына-сөртенә, әнисенең каберен күпме генә эзләсә дә, таба алмады. Соңгы өмете – төпчек сеңлесе Валяда гына. Ул хәтерләргә, чамаларга тиеш. Күрше Олы Имән авылында гына яши ул. Шулай да хатынның ул салага күңеле тартмый иде. Әнисенең хәер-фатиха бирмәвенә дә карамастан, татар егете
Илдарга тормышка чыкты да куйды үзсүзле киребеткән Валя. Кечкенәдән шулай иде, ни әйтсәң дә, тыңламый, үзенә ничек уңай – шулай хәл итә дә куя иде. Үзе чибәр, үзе үткен, шул ук вакытта эшкә дә уңган. Күпме авыл егетләре аңа гашыйк, күпмесе өйләнергә тәкъдим ясап килде, борылып та карамады. Әнкәйләре: «Болай әллә кем булып кылансаң, ирсез калырсың әле», – дип сүгә иде. Валя исә ул исерекләргә чыкканчы, ялгыз яшәвең
яхшырак, дип кенә җавап бирде. Ә үзенең күңеле эшкә булган, карачутыр Илдарда булган икән. Чәчү, урып-җыю чорында игенчеләр алдында агитбригада белән концертлар куеп йөргәндә танышып, аралашып киткән алар. Ничек күрешеп, кеше күзенә чалынмыйча йөргәннәрдер? Әнкәйнең «ул басурманга мәңге бирәчәгем юк» дип, аяк терәп каршы торуына карамастан, октябрь башларында яңа гына унсигез яшен тутырган җилбәзәк кыз өйләреннән юкка чыкты. Соңыннан ачыкланганча, Валя үзе белән
концертлар куеп, баянда уйнап йөргән Илдарга ябышып, күченеп киткән икән. «Бетерде, бөтен дөньяга оятка калдырды, туйларына беребез дә бармаячакбыз, авылларына аяк та басмыйбыз», – дип ачыргаланып елады ул чакта әнисе. Сөйләнүен сөйләнсә дә, әнисе барыбер барган икән. Барысын да аптырашка калдырып, хәер-фатихасын биреп кайткан. Гаҗәпләнеп сораганнарга: «Ходай Тәгаләнең мәрхәмәте белән хет шул балама адәм рәтле тормыш насыйп булды. Бик уңган, бик булган гаиләгә килен булып
төште», дип горурланып та йөргән әле.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев