Логотип Казан Утлары
Роман

ФӘХРИНЕ ҮТЕРЕП ТАШЛАДЫЛАР

– Скорый чакырыгыз! – диде шунда кемдер, илереп. Егет соңгы көчләрен җыеп, башын күтәрә төште, тавыш килгән якка күз ташлады. Җаны күккә ашарга бер мизгел кала: «Әнигә әйтмәгез, үтерә ул мине!» – диде һәм нишләптер елмайды.

Без түбәннән, тормышның
төбеннән күтәрелдек.
Галимҗан Ибраһимов
Гомерем берзаман азагына килеп
җитәр дип куркырга кирәкми,
аның, гомумән, башланып китә
алмавыннан куркырга кирәк.
Джон Генри Ньюмен
1. Ошамый әле миңа бу кәмит
– Әнигә әйтмәгез, үтерә ул мине!
Өчесе дә шул сүзләрне искә төшерде чакыру хаты алгач. Теге кичтә
булган хәлләр секундның йөздән бер өлешендә һәрберсенең күз алдыннан
ялт иттереп кенә узып китте, ә менә бер мизгел кинодагы стоп-кадр кебек
эленеп калды...
Каннан кызарган карда еш-еш сулап, бер егет ыңгырашып ята. Чыгып
кына килә торган сирәк мыегы ап-ак – бәсләнгән. Авызыннан әледән-
әле пар бөркелә. Куллары белән кендек тирәсен кысып каплаган, тик
бармаклары арасыннан барыбер кан саркый.
– Скорый чакырыгыз! – диде шунда кемдер, илереп.
Егет соңгы көчләрен җыеп, башын күтәрә төште, тавыш килгән якка
күз ташлады. Җаны күккә ашарга бер мизгел кала: «Әнигә әйтмәгез, үтерә
ул мине!» – диде һәм нишләптер елмайды. Киләсе мизгелдә аның башы
хәлсезләнеп, карга төште, куллары да аска шуышты, бите өстендә пәйда
булган пар болытчыгы – соңгы сулышы – салкын һавада эреп югалды... Әйе, хат алгач, һәммәсе дә шушы мизгелләрне искә төшерде. Очрашуга
килми кала алмый иде өчесе дә. Беренче булып Галимҗан килде.
Очрашу урыны итеп N шәһәренең иң кәттә кунакханәсендәге иң шәп
люкс-номер билгеләнгән иде. Галимҗан башта шөлләп кенә, ишеккә кагып
карады. Ә юк, әле шакыганчы ул бу имән ишеккә, аның матурлыгына,
уеп-сырлап ясалган бизәкләренә исе китеп торды. Бигрәк тә арыслан
башларының сыннары сихерләгәндәй итте аны. Дүртесе дүрт төрле иде:
берсе усал, икенчесе акыллы, өченчесе хәйләкәр елмая, дүртенчесе йоклый
иде. Хәйран гына шул бизәкләрне өйрәнеп торгач, Галимҗан берзаман
айнып киткәндәй булды һәм шунда гына ишеккә шакыды. Башта куркып,
шикләнеп кенә, аннары тагын бер мәртәбә – бу юлы ныграк, монда икәнен,
ниһаять, белгертәсе килеп какты ул ишекне.
Ачучы булмагач, тотканы әкрен генә аска төшерде һәм җилкәсе белән
җиңелчә генә ишекне этеп җибәрде. Зур биек ишек бик авырдыр кебек
тоелган иде, тик ни гаҗәп, ул бер тавыш та чыгармыйча тыңлаучан гына
ачылып китте. Галимҗанның аяк-куллары калтырый башлады, тик алай
да ул эчкә узды.
Болын хәтле бүлмә уртасында аш өстәле тора иде. Аның өч ягына
урындык, бер ягына затлы кәнәфи куелган. Кәнәфидә ап-актан киенгән
35-40 яшьләр тирәсендәге ир иягенә таянып, бер ноктага төбәлеп, мәрткә
киткән бер кыяфәттә утыра иде. Күрәсең, ул үз уйларына шулкадәр нык
бирелгән иде ки, хәтта Галимҗанның кергәнен ишетми-сизми дә калды.
– Кхым-кхым,– дип тамак кырып алды Галимҗан. – Ялгыш кердем,
ахрысы.
– Исәнмесез!
Ак костюм кигән ир шундук кәнәфидән сикереп торды, ул анда
утырганына үзен ничектер гаепле итеп хис итә иде бугай. «Официант,
ахрысы, бу», – дип уйлады Галимҗан.
– Исәнмесез... Тик ялгыш кердем бугай мин.
– Ник алай дисез? – Аптыраудан официантның кашлары сикереп куйды.
– Миңа... Хат килгән иде... Монда чакырып, – диде Галимҗан, пиджак
төймәсен бөтереп. – Тик...
– Тик нәрсә? – Официантның күзләре хәйләкәр ялтырый башлады.
– Бигрәк затлы бүлмә бит бу! Әнә нинди шәп өстәл әзерләнгән. Минем
үз гомеремдә мондый нәрсә күргәнем юк иде, гап-гади укытучы бит мин.
– Сезнең исемегез ничек? – дип сорады официант, кесәсеннән ниндидер
кәгазь чыгарып.
– Галимҗан.
– Фамилиягез?
– Гыйлемҗанов.
– Алайса, бернинди ялгышлык та юк, сез дөрес кергәнсез! – диде
официант, сүзләренә нык инанып һәм тимер тавыш белән. Аннары бераз
йомшаграк итеп: – Тик... Гафу итегез... Сезнең пиджакта... Сез аның
этикеткасын салдырырга оныткансыз, – дип өстәде.
– Һай Аллам, үләм икән! – Галимҗан артына каерыла-каерыла карап,
этикетканы эзләде. – Яңа гына сатып алган идем бу костюмны. Кайчы
юкмы сездә?
– Кайчы юк, менә өстәлдә пычак бар.
Галимҗан кулына пычак алып, яшел камин өстендә эленеп торган
галәмәт зур көзге каршына килеп басты. Шуңа карана-карана пиджак
ярлыгының җебен кискәч, Галимҗан кире өстәлгә таба китмәкче иде,
тик күз чите белән генә көзгедә ниндидер ир-ат чагылышын искәргәндәй
булды. Бу ир-ат аңа көлеп карап торган сыман тоелды. Исәнгерәп, ул башын
күтәреп, көзгегә ныклабрак карады, тик анда үз чагылышыннан тыш берни
күрмәде. Бераз тынычланып, инде китәм генә дигәндә, Галимҗанга көзгедә
тагын бер сурәт пәйда булгандай тоелды: каннан кызарган карда еш-еш
сулап, бер егет ыңгырашып ята иде кебек. Көзгегә тагын бер борылып
карагач, Галимҗан янә үзен генә күрде.
– Ә кем чакырды соң мине монда? – дип сорады Галимҗан официанттан,
пычакны кире өстәлгә илтеп куйгач.
– Ә сез белмисезме?
– Юк.
– Сәер. Кем чакырганын да, ник чакырганын да белмәгәч, алайса ник
килдегез? – Официант бу сүзләрне үзе генә белгән ниндидер бер рольгә
кереп, иякләрен күтәрә төшеп әйтте.
– Чакыру хаты бик оста язылган иде, – диде Галимҗан, ишетелер-
ишетелмәс кенә үзалдына мыгырданып.
– Һе! Кызык!
– Сезгә кызыктыр да, ошамый әле миңа бу кәмит... Бу номерны кем сатып
алды соң? Өстәлгә заказны кем бирде? – диде Галимҗан, бу сорауларга
җавап алмасын белсә дә.
– Белмим.
– Ничек инде, белмисез? Сез официантмы соң?
– Официант.
– Үз хуҗагызны белмисезме? – диде Галимҗан шаккатып, аның хәтта
авызы да ачык килеш калды.
– Хуҗамны беләм, әлбәттә! Ул – ресторан директоры. Монда мине өстәл
әзерләргә һәм клиентларны шәпләп кунак итәргә дип җибәрде. Ә заказны
кем ясаганын белмим. Беләсем дә килми, миңа ник кирәк соң ул?
– Өстәл дүрт кешегә әзерләнгән, – дип куйды Галимҗан һәм чалбар
кесәсеннән кулъяулык чыгарып, шуның белән маңгаена бүртеп чыккан
тир тамчыларын сөртеп алды.
– Әйе, заказда дүрт кеше булачак, диелгән.
– Димәк, тагын өч кеше килергә тиеш? Сезнең исемлектә тагын кемнәр
бар? – дип, Галимҗан официант янына килмәкче булды.
– Ашыкмагыз! – Официант кулы белән ишарәләп, Галимҗанны туктатты.
– Тиздән килеп җитәрләр, үзегез күрерсез. Менә, теләсәгез, өстәл янына
килеп утырыгыз. Берәр нәрсә салып биримме: су, сок, шәраб, аракы, коньяк,
виски?
Галимҗан карашын никтер өстәлдәге эчемлекләргә түгел, официантка
юнәлтте. Аның каршында уртача буйлы – хәтта аннан бераз тәбәнәгрәк
– буй-сыны гимнастларныкын хәтерләткән, һәр мускулы үз урынында
булып, йомраеп калкып торган ир уртасы басып тора иде. Өстенә ап-ак
костюм кисә дә, моны чамалау авыр түгел иде. «Буең да булса, Камыр
батыр диярләр иде», диде Галимҗан күңеленнән генә официантка. Бик
төгәл билгеләмә иде бу. Чыннан да әвәләп ясалган кебек йомры гәүдәле,
хәтта кыска бармаклары да калын, әйтерсең лә, камырдан тәгәрәткән сыман
иде. Дегет кебек кап-кара чәчләре кыска итеп киселгән, биек булмаган
маңгаенда берничә җыерчык бар, куе кара кашлары арасында тагын бер
тирән җыерчык – күрәсең, еш кына усалланып кашларын җыерадыр.
Моңсу кара күзләре исә ничектер өчпочмак формалы иде, чит-читтән
күз кабаклары кабарыбрак чыгып торгангадыр инде. Сул күзе астында
тирән яра эзе бар, борынын да кайчандыр сындырган булганнар, хәер, бик
текәлеп карамасаң, анысын сизмәскә дә мөмкин. Галимҗан официантның
калын иреннәрен, чокырлы ияген, гомумән аның йөзен шулай дикъкать
белән өстән аска кадәр өйрәнеп-тикшереп чыккач, кечкенә чагында әнисе
өйрәткән табышмакны искә төшерде: олы урман, кече урман, ялтыравык,
мышнавык, шапылтавык, йомры тавык.
Ә официант табышмак түгел, әкият искә төшерде һәм Галимҗан турында:
«Картайган Буратино», – дип уйлап куйды. Чыннан да беренче булып килгән
кунак икенде күләгәсе кебек озын, үзе пәри табагачыдай какча, чандыр
иде. Әйтерсең лә, аны кәлчәк балыгыдай бауга элеп киптергәннәр, эче эчкә
ябышкан, кулларындагы бүртеп торган куе зәңгәр кан тамырлары картага
төшерелгән елгаларны хәтерләтә иде. Коры сөяк инде кыскасы, авызын
ачса, үпкәсе күренер! Озын очлы борыны гына тырпаеп тора. Шул борында
– калын пыялалы күзлек. Ул Галимҗанның зәңгәр күзләрен зурайтыбрак
күрсәтә, аңардан ниндидер бер карикатур образ ясый иде. Өстенә кигән
сыек көрән төстәге костюмы да кимендә ике үлчәмгә зур булып, бу көлкеле
образны тагын да көчәйтеп җибәрә иде. Ничектер, манекенга элеп куйган
сыман утыра иде бу костюм Галимҗанда, ә менә официантка ак пинҗәк-
чалбар, ак күлмәк – барысы да бик килешеп торалар иде.
– Берәр нәрсә салып биримме? – дип кабатлады официант.
– Юк, юк, рәхмәт! Миңа берни дә кирәкми! Менә шушында гына утырып
торам, – дип мыгырданып, Галимҗан диван читенә килеп урнашты. – Бер
дә ошамый әле миңа бу кәмит...
– Мин – күрше бүлмәдә генә, кирәк булсам, чакырырсыз, – дип,
официант чыгып китте.
Галимҗан башын күтәреп, өскә карады. Кергәч тә, иң беренче аның күзе
бүлмә уртасында эленеп торган гаять зур люстрага төшкән иде, хәзер ул
шуны җентекләбрәк өйрәнергә кереште. Галимҗан, әлбәттә, аның Венеция
пыяласыннан ясалганын белә алмый иде, тик шулай да ялык-йолык килеп
торган, боз сөңгеләрен хәтерләткән асылмалы бизәкләре, чын шәмгә
охшаган нечкә озын лампалары, готик стильдә эшләнеше – җыеп әйткәндә,
барысы да бу яктырткычның бик затлы һәм кыйбатлы булуы турында сөйли
иде. Тагын шунысы да шаккатырды – түшәмнең люстра эленгән өлеше
гөмбәз булып эчкә кергән, дөресрәге, өскә менгән, һәм анда алсу буяу белән
төрле-төрле чәчәкләр ясалган иде.
Мондый түшәмне беренче күрүе Галимҗанның. Гөмбәзле булудан тыш
ул әле тагын катлы-катлы, кирегә әйләндергән баскыч кебек. Почмакларда
теге ишектәге арысланнарга ике тамчы су кебек охшаш сын-консольләр
тора – әйтерсең лә, хайваннар патшасы булган җәнлек нәселеннән дүрт
бертуган түшәмне башлары белән терәп торалар. Шулай ук бу түшәмгә
искитмәле матур калку бизәкләр сылап ясалган: чәчәкләр, күбәләкләр, төрле
җәнлекләр – барысы да берәр генә, ике бертөрлене тапмады Галимҗан.
«Патша сарайлары шушындый була торгандыр инде», – дип уйлады
ул, искиткеч матур, чәчәкле-чуклы пәрдә-челтәрләргә, куе яшел мәрмәр
каминга, аның бизәкле тимер рәшәткәсенә, диварлардагы кызыл агачны уеп
ясалган зиннәтле, нәзакәтле панельләргә карап. Камин өстендәге галәмәт
зур көзгенең дә шулай ук кызыл агач рамга төрледән-төрле матур чәчәкләр
уелган иде. Шуларга хозурланып торганда, Галимҗан көзгедә бер мизгелгә
генә ике хатын-кызны күреп алды. Болар Әлфия Авзалова белән Шэрон
Стоун – зур самавыр куелган өстәл янында авыл ипиенә сөт өсте ягып, бал
сылап, тәмләп чәй эчеп утыралар иде. Галимҗан гаҗәпләнүеннән берничә
мәртәбә күзен ачып йомды, башын селкетеп алды, якынрак килеп тагын
бер кат дикъкать белән көзгегә карады – бу юлы бары үзенең кайтарылышы
гына күренде.
Тагын камин өстендә, көзгенең ике ягында, фарфор вазалар, ә алар
уртасында ике сын тора иде. Берсе гадел хөкем алиһәсе – ап-ак мәрмәрдән
ясалган Фемида, икенчесе кап-кара Анубис – эт башлы кеше кыяфәтендәге
үлем иләһесе. Җыеп әйткәндә, бүлмәдә тантаналы вәкарьлек хөкем сөрә
иде.
Шунда гына Галимҗан өстәл янында торган кәнәфигә һәм урындыкларга
игътибар итте. Кәнәфи карага манылган күн белән тышланган булса,
урындыкларга ачык көрән төстәге гобелен тарттырып куелган. Ләкин иң
мөһиме – урындыклар бу бүлмә бизәлеше мантыйгына бик туры килеп
торсалар, кәнәфи соңгы мизгелдә генә каяндыр алып кертеп куелган чит-ят
бер җиһаз сыман күренә иде. Әйтик, кәнәфи астына кечкенә тәгәрмәчләр
беркетелгән, ә урындык аякларының очында Галимҗан тагын арыслан
башларын күреп гаҗәпләнде: «Карале, монда да уеп куйганнар икән!» Ул
ирексездән карашын ишеккә юнәлтте...
2. Әллә сиңа да хат килдеме?
Шунда ишек ачылып китте, үз өенә кайткан хуҗа кыяфәтендә икенче
кунак килеп керде. Мондый бәндә ишек шакып тормый инде, арыслан
башларына да исе китми. Күрде микән әле ул аларны, гомумән? Галимҗан
курсташы Хамисны шундук таныса да, тегесе аның ягына борылып та
карамады, туп-туры өстәл янына килеп, кәнәфигә җәелеп утырды.
Аяк тавышларын ишеткәндер, күрәсең, бүлмәгә офицант кереп, Хамис
янына килеп басты.
– Су сал! – дип ырылдады яңа кунак.
– Гафу итегез, сез кем буласыз? – диде официант, итагатьлек сакларга
тырышып.
– Су сал, диләр сиңа, аңгыра! Мине монда кунакка чакырдылар!
– Мин сезнең өчен бик шат. Тик мине дә дөрес аңлавыгызны үтенәм,
минем үз эшем – беренче чиратта, сезнең бирегә чыннан да чакырулы
икәнен тәгаенләргә тиешмен, – диде официант, таләпчәнрәк тонга күчеп.
– Хамис Халитович! Устраивает?
– Шәрәфуллинмы? – дип, аныклык кертергә теләде аның әңгәмәдәше,
кесәсеннән кәгазь чыгарып.
– Әйе!
– Хуш килдегез, Хамис Халитович! Тик урындыкка күчеп утырсагыз
иде, кәнәфи башка кунак өчен әзерләнгән.
Хамис шикләнеп, ак костюмлы иргә карап куйды да, теләмичә генә
урындыкка күчеп утырды. Уртачадан аз гына югарырак буйлы, пеләш
башлы (чебен кунса, таеп егылыр кебек!), бәрәңге борынлы, яшел күзле
бер ир уртасы иде ул. Өстендә – соңгы арада бөтен ирләр дә киеп йөри
торган модалы зәңгәр костюм һәм саргылт күлмәк. Аны башкалардан аерып
торган төп билгесе – ничектер әрсез рәвештә алга чыгып торган, квадрат
формалы зур ияге иде.
– Тагын бер мәртәбә мине кичерүегезне үтенәм. Сезгә газлы су кирәкме,
газсызмы?
– Газсыз.
Официант су салган арада, Хамис бүлмәгә күз йөртеп чыкты. Ниһаять,
Галимҗанны да күреп алды, тик тегесе аңа арты белән борылып утырган
иде.
– Элек тә сансыз идең, хәзер бигрәк пырдымсыз мәхлукка әйләнгәнсең,
– диде Галимҗан борылмыйча, һаман арты белән утырган килеш.
Хамис күз ачып йомганчы очып килеп, аның якасына ябышты:
– Син нәрсә лыгырдыйсың, маңка борын?!
– Сансыз! Нишлисең?! Мин бит бу, Галимҗан!
Хамис тораташ катып, Галимҗанга текәлеп карап тора башлады.
– Буржуй Галимҗан! Әбҗәлилдәге бишенче тулай торакның 374 нче
бүлмәсен исеңә төшер, – диде беренче кунак, елмаеп.
– Буржуй?! – Хамис, шатланып, дустын кочып алды. – Син нишләп
йөрисең монда, Буржуй?!
– Кунакка чакырып, хат алган идем, килдем менә.
– Әллә сиңа да хат килде?
– Әйе.
– Кемнән? – дип сорады Хамис өмет тулы тавыш белән.
– Белмим.
– Ничек инде белмисең, Буржуй?!
– Менә шулай, белмим. Сине кем чакырды соң?
– Мин дә белмим шул, – дип авыр сулады Хамис.
– Бер дә ошамый әле миңа бу кәмит, – дип тәкрарлады Галимҗан.
– Әй, карале, кем?! – Хамис ялт-йолт як-ягына каранды. – Официант!
Синең исемең ничек?
– Официант.
– Исемең ничек дим мин сиңа!
– Официант, – дип кабатлады тегесе тагын бер мәртәбә тыныч кына.
Шул ук вакытта аның тавышында кисәткеч тон да чагылып китте кебек.
– Ну, ладно, чурт с тобой! Кем чакырды безне монда, официант, ә?!
– Белми ул бернәрсә дә, Хамис, бәйләнмә аңа, – диде Галимҗан зур
җәзага хөкем ителгән кешедәй.
– Яздан тора дәвам, яздан тора...
Официант үз бүлмәсенә чыгып китешли ишетелер-ишетелмәс кенә шул
сүзләрне кабатлады.
– Ни мыгырданасың син анда? – дип җикеренде аңа Хамис.
– Илгә кайтып, безнең табигатьтә яши алыр киек каздан тора – дәвам
яздан тора.
– Ни мыгырданасың дим?!
– Гафу итегез, мин мыгырданмыйм, мин шигырь сөйлим. Мөдәррис
Әгъләм шигыре. Ошый миңа аның шигырьләре! Төрмәдә ялгыш кына
кулга бер китабы килеп кергән иде, шуннан бирле яратып калдым, – диде
дә официант җавап көтеп тә тормыйча чыгып китте.
Галимҗанның тагын авызы ачылып калса да, Хамисның бала йоны да
селкенмәде:
– Шулай дисәң генә... Кем эше булыр бу шулай да, ә? Кем чакырды икән
безне монда?
– Кем чакырганын да белмәгәч, ник килдең соң, Сансыз? – дип сорады
Галимҗан, үзе ирен чите белән генә елмаеп куйды.
– Бик выгодный коммерческий предложение бар, дигәннәр иде абзыеңа!
Килми калалмадым.
– Ә-ә-ә, син эшмәкәрмени?
– Крупный компаниянең генеральный директоры абзаң!
Галимҗан Хамиска тагын бер карады да: «Шул ук Сансыз инде, әллә ни
үзгәрмәгән, чәче коелып беткән дә, бүксәсе генә үскән», – дип уйлап куйды.
– Кем эше булыр бу? – Хамис шулай дип кабатлагач, диванның икесе
ике ягына утырып, үз уйларына чумып тынып калдылар.
3. Аз гына артык
Бу вакытта ишекнең теге ягында өченче кунак басып тора иде. Алманиядән
кайткан Илгизәр иде анысы. Ул да ишекне ачканчы арыслан башларына
игътибар итте. «Карале, малай, ә! Көнбатыштан ясатып алып кайтканнардыр
инде бу ишекне, Рәсәйдә болай ясый алмаслар иде», дип уйлады ул.
Йоклый торган арысланны күргәч, Илгизәр үзенең кумиры Черчилльне
искә төшерде. II Бөтендөнья сугышы вакытында Бөекбританиянең Премьер-
министры Кырымга килә, 1945 елның февралендә Ялта конференциясендә
катнаша. Хикмәт шунда ки, Ливадия сараеның көньяк терассасын ак
мәрмәрдән ясалган берничә арыслан сыны «саклый». Аларны Италиянең
Каррара дигән төбәгендә Винценто Боннани остаханәсендә махсус заказ
буенча ясыйлар. Шуларның берсе, йоклый торганы, Черчилльнең күңеленә
бик хуш килә. Имеш, ул Сталиннан бу сынны бүләк итүен дә сораган, ди.
– Ни өчен нәкъ менә йоклый торганы кирәк? – дип кызыксынган Сталин.
– Соң, сез аңа карагыз! Ул бит нәкъ минем төсле, сигарасы гына җитми,
– дигән, имеш, Черчилль.
– Халык милке белән сату итмим, – дип җавап кайтарган янәсе Советлар
иле юлбашчысы.
Илгизәр сарказм белән генә елмаеп куйды, аннары тирән итеп бер сулыш
алды да, тәвәккәлләп, ишекне ачты. Бүлмәгә кергәч, ул туп-туры Хамис
белән Галимҗан янына килеп басты.
– Сәлам, егетләр! Ни хәлләр бар? – диде ул, Көнбатыштагыча ясалма
елмаеп. Үзе күрешергә дип, кулын Хамиска сузды.
– Бар, чыгып яңадан кер! – диде аңа тегесе, мыскыллы елмаеп. Ул
диваннан арт санын күтәрергә уйламый да иде.
– Ә? – Галимҗан сикереп торды да тагын авызын ачып катып калды.
– Яп авызыңны, чебен очып кермәсен! Ә син чыгып яңадан кер, дим!
Чукрак ыштули син?!
– Юк, чукрак түгел, – дип югалып калды Илгизәр. – Ә нигә яңадан
керергә, аңламадым?
– Ну, егерме ел күрешмәгән яшьлек дусларына болай сәлам бирмиләр
бит инде! Керде дә, сәлам, егетләр, ни хәлләр бар, ди. Әйтерсең лә, биш
минутка гына чыгып торган!
Шунда гына Галимҗан дустын танып алды:
– Илгизәр! Син түгелме соң бу? Хамис, Илгизәр бит бу!
– Илгизәргә әйләнергә тырышып карады ул, әйе, тик барыбер шул
элеккеге Штирлиц булып калган.
– Каян килеп чыктың син монда, Илгизәр? Сине бит Алманиядә дигәннәр
иде? – дип, Галимҗан сорулар яудыра башлады.
– Әйе, Алманиядән кайттым, туп-туры аэропорттан килдем.
– Ни хәлләрең бар соң, Илгизәр? – дип сорады Галимҗан ниндидер бер
самимилек белән.
– О’кей, рәхмәт!
– Моның о’кей инде! О’кей булмый, әйбәт булмас бит инде! – диде
Хамис, ямьсез көлеп. – Ә нишләп алайса бер дә кәефең юк?
– Ерак юл ардырды бераз, – дип, авыр сулады Илгизәр.
– Шул о’кей буламы? – диде Хамис, үзе һаман гыргылдап көлде.
Бу уңайсыз хәлне ничектер җайларга тырышып, Галимҗан тагын
Илгизәргә сорау бирде:
– Мин башта, Хамис килеп кергәч, бу өстәлне ул заказать иткәндер дип
уйлаган идем... Алайса, Илгизәр, син инде бу табынның хуҗасы?
– Юк, мин хуҗа түгел монда, кунак кына.
– Бәрәч икән?! Алайса бу кәнәфи кемгә икән соң? – дип аптырады
Галимҗан. Ихлас әйткән кебек тоелды.
– Ә сез белмисезме? – диде Илгизәр, читкә карап торган җиреннән
дуслары ягына кисәк борылып.
– Син беләсең ыштули? – Хамис көлүеннән туктаса да, һаман мыскыллы
елмая иде әле.
– Юк, мин дә белмим. – Илгизәрнең бу сүзләре ничектер кыюсыз
яңгырады, ышандырмады.
– Ник килдең соң алайса? – дип сорады Хамис, авызын җыя төшеп.
– Бар инде сәбәпләре...
Минор тоннардагы бу күңелсез сөйләшүне официант бүлдерде. Үзенең
бүлмәсеннән май кояшы кебек балкып чыкты да:
– Исәнмесез! – диде ул һәркем ишетерлек итеп.
– Исән булмый, чурт булсынмыни безгә! – диде Хамис, ачуы чыгып.
– Син нәрсә? Хәзер шулай биш минут саен исәнләшеп йөрисеңме инде
безнең белән?

(Дәвамы бар)

"КУ", 09, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев